“Татар халык педагогикасы һәм ислам дине” темасына реферат

Кереш.

“… Гыйлем бирүче галим бул, йә гыйлем өйрәнүче бул, йә аларның сүзенә колак салучы бул, гыйлемгә һәм гыйлем әһеленә мәхәббәтле бул...”
Мөхәммәт пәйгамбәрнең хәдисеннән.

Милләтебезнең киләчәген бик үткен, сизгер һәм акыллы караш белән алдан күреп, балалар тәрбиясенең нигезен салып калдырган мәшһүр мәгъ -рифәтчеләр, дин белеме бирү юнәлешендә эшләүче галимнәр, дин әһелләре хезмәтләре, әдипләребез, шагыйрьләребез әсәрләре, халкыбызның энҗе бөртегедәй тупланган җәүһәрләре яшь буынны рухи-әхлакый тәрбияләүдә алыштыргысыз урын тота.
Татар галимнәре, мәгърифәтчеләре, дин әһелләре җәмгыятьтәге сыйнфый тигезсезлекне, җәбер-золымны һәр кешегә аң-белем, яхшы тәрбия бирү юлы белән бетерергә мөмкин дип карыйлар. Нәтиҗәдә фәнни-фәлсәфи фикер барлыкка килә, илаһият гыйлеменә кагылышлы хезмәтләр, фәлсәфи трактатлар, матур әдәбият әсәрләре иҗат ителә. Уку-укыту эше билгеле бер системага салына, ислам динен тирәннән өйрәтү өчен мәктәп- мәдрәсәләр барлыкка килә. Мәдрәсәләрдә дин сабагы белән беррәттән, шул заманның дөньяви фәннәре укытыла.
Татар җәмәгатьчелегенең рухи үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләребезнең берсе, әлбәттә, күренекле дин белгече, фәлсәфәче, тарихчы, дини реформатор һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани була. Шул чор татар дини-фәлсәфи фикере өлкәсендә ул – иң алдынгысы.

I бүлек.
Ш. Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” исемле хезмәтендә Исламның мәдәни-әхлакый кыйммәтләре турында.

XIX гасыр татар җәмәгатьчелеге өчен Ш. Мәрҗани – заман таләпләренә йөз тоткан талант иясе, Яңа тарихка нигез салучы. Мәрҗани татар милләте аңында чынбарлыкны яңача аңлауга юл ача, Исламны да яңача шәрехләү кирәклегенә басым ясый, ә диннең хезмәткә мәхәббәт, намуслылык, гыйлемлелек кебек гүзәл сыйфатларны тәрбияләүгә караган нигезләмәләре татар җәмгыятен алга җибәрүгә булышачагын ассызыклый.
Үзенең “Мөстәфадел-әхбар...” китабында Ш. Мәрҗани Болгар иле һәм анда исламның керүе турында аерым фасыл багышлый, халкыбызның мәдәнияте үсешенә нигез салган мөһим бер күренеш, рухи, матди һәм язма мәдәниятебез тарихының чишмә башы булып торучы зур вакыйга булуын төшендереп бирә. “Болгарга күп төрле ерак илләрдән галимнәр, сәүдәгәрләр, ә гарәпләрдән казыйлар, укытучылар һәм вәгазь сөйләүчеләр килә торган булган”, дип, Болгарның бик күп илләр белән тыгыз элемтәдә торганлыгына һәм анда гарәп миссионерлары килеп дингә өндәүләренә ишарә ясый, һәм болай дип дәвам итә: “Шәһре Болгар – җир йөзенең өч яки дүрт кисәгеннән берсе булган Европа өлешендәге Румия һәм Константиядән кала, иң элек мәдәнияте үскән Әндәлес мәмләкәтеннән соң шул ук гасырда беренче булып ислам диненә кергән шәһәр”.
Ш. Мәрҗани биредә, дин кабул ителүнең сәүдә һәм башка алшартлары булуын, дин белән бергә гыйлем, язу, һөнәр-сәнагать, мәдәният, дәвалау ысуллары кебек дөньяви нәрсәләрнең үтеп керүен һәм аларның болгарларга һичшиксез көчле йогынты ясаулары шикелле бик мөһим бер күренешкә игътибар итә һәм аны болгарларга ислам дине керүнең гаять зур уңай тәэсире итеп күрсәтә. Ислам дине кабул ителгәнче, Болгар мәмләкәтендә рун язуыннан файдаланган булсалар, ислам кабул ителгәч, гарәп язмасы үтеп керә һәм ул 1930 нчы елга кадәр гамәли кулланылышта була.
Ислам динен һәм шул чорда бөтен укымышлы Шәрык дөньясы язган язуны кабул итү – Болгар мәмләкәтенең матди, икътисади, сәяси элемтәләрен генә түгел, ә бик күп көнчыгыш дәүләтләре белән мәдәни багланышларын киңәйтүгә дә ныклы җирлек була һәм шуның нәтиҗәсендә мәдәният, мәгърифәт һәм төрле фәннәр үсеш ала. Болгарлар арасында укый-яза белү шактый киң таралган була, чөнки мәчет булган һәр җирдә мәдрәсә эшләп килә һәм аларда мәгърифәткә һәм суфичылык хикмәтләренә өйрәнү эше алып барыла. Шул чорлардан безнең көннәргә кадәр яшәп килгән язма ядкярләр дә иҗат ителә. Ш. Мәрҗани күрсәткәнчә, шундыйлардан ”Нәхҗел фәрадис” (“Оҗмах бакчаларының ачык юлы”), “Йосыф китабы”, “Бәдәвам” китаплары кебек төрки китаплар була. Шәрык медицинасының дәвалау ысуллары белән танышканнан соң, борынгы табибларыбыз, җирле шартларга яраклаштырып, әллә никадәр дәвалау ысуллары уйлап чыгаралар. Шуңа өстәп, ислам дине белән пакьлек, тән саулыгы, сәламәт әхлак, шәхси гигиена кагыйдәләре керүне исәпкә алсак, болгар бабаларыбызның ничек яшәвен күз алдына китерү кыен түгел.
Ислам дине кергәч, Болгар дәүләтендә инде шактый үсеш алган сәнагать яңа бер баскычка күтәрелә, заманының иң алдынгы Шәрыкъ мәдәниятенә йөз белән борыла һәм аның шифалы йогынтысында үсүен дәвам иттерә.
Ислам дине чәчәк аткан илләрнең хөкемдарлары бик күпсанлы музыкантлар һәм җырчылар тотканнар. Шәһәр төзелеше, сынлы сәнгать, бизәү һәм гамәли сәнгать, матур язу һәм китап бизәү сәнгате, көйләп Коръән уку сәнгате, архитектура сәнгате нечкә зәвык белән башкарылган һәм башка бик күп мисаллар ислам диненең сәнгатькә уңай мөнәсәбәтен күрсәтә.
Ш. Мәрҗани раславынча, безнең бабаларыбыз Дәһли, Кабул, Мисыр, Истанбул һәм башка бик күп шәһәрләрнең югары уку йортларында төрле телләрдән, төрле фәннәрдән югары белем биргәннәр һәм без халкыбызның мондый зыялы уллары белән хаклы рәвештә горурланырга тиешбез.
Гомумән алганда, ислам динен кабул иткәч, борынгы бабаларыбыз дөньякүләм алдынгы урын биләгән гарәп-мөселман мәдәниятенең уңай тәэсирен кичерәләр.
Рус патшалыгы Казанны яулап алып, татарларны көчләп христианлаштыра, чукындыра башлагач, халкыбызның иманын саклап калуда ислам дине әһелләренең фидакарьлеге хәлиткеч роль уйный. Коточкыч авыр басым шартларында Ислам халык өчен ныклы таяныч була, миссионерларның һөҗүменнән сакланганда калкан вазыйфасын үти. Иҗтимагый тормышка кагылышлы мөһим мәсьәләләр мәчеттә, намазга җыелган халык белән хәл ителә, галим-голәмә дини һәм дөньяви мәсьәләләр буенча бәхәсләр алып бара. Атеизм заманында күпме генә инкарь итәргә тырышсалар да, бернәрсә бәхәссез: ислам дине – тәрбия-тәгълим эшчәнлеген үзәккә куйган диннәрнең берсе. Гыйлемлелек, беренче чиратта, ислам йолаларын үзләштерү, рухи аңга килү, мәсьәләләрне эзлекле фикерләү белән төшенүне үз эченә ала. Гыйлемлелек күпкырлы белемгә ирешүне күздә тота.
Һәр татар авылында мәчет (кайбер төбәкләрдә 10 ар мәчетле зур авыллар да булган) һәм алар каршында мәдрәсә булу, укый-язу белү ягыннан татарларны башка халыкларга караганга күпкә өстен куя. Ш. Мәрҗанинең “Мөстәфадел-әхбәр...” исемле китабының икенче томында Казан тирәсендәге кайбер авылларның кыскача тарихы, шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар турында тәфсилләп сөйләнелә. Минем туган авылым булган Сәрдә авылы мәдрәсәсе, Югары Сәрдә авылында имам, хатыйб һәм мөдәррис булып торган мелла Сәйфулла бине Үтәгән бине Нәдер бине Сәбкә бине Сафар бине Уразай бине Гаидхуҗа бине Шәмсихуҗа әс-Сәрдәви турында мәгълүмат бирелә. Тумышы белән ул Казан тирәсендәге Комыргуҗа авылыннан була. Югары Сәрдә авылында озак еллар эшләгәннән соң, Кызылъярга күчә. Озын гомер сөреп, картлыкның чигенә җитә һәм 1852 нче елда вафат була.

II бүлек.
Ислам тәрбиясе вә дин рухы бирү – изге эш.

Хәзерге заманда без динне әйләнеп үтә алмыйбыз, чөнки гасырлар буе халыкның рухын, иманын, әхлагын саф һәм таза саклаган дини кыйммәтләр — яшь буынны тәрбияләүдә алыштыргысыз хәзинә. Безнең Югары Сәрдә авылында 1995 нче елда мәчет яңадан төзелеп сафка басты. Югары белемле хаҗия Манапова Фатыйма балаларның яшенә туры китереп, психик яктан зарар китермәслек итеп (дин белән куркыту булмаска тиеш), балаларга дини-әхлакый белем бирүне башлап җибәрде. Мөгаллимә бүгенге көндә мәчет каршында “Иман дәресләре” алып бара. Күп кенә укучыларыбызның әти-әниләре дә дин сабаклары ала. Халкыбызның гасырлар дәвамында тупланган дини-әхлакый кыйммәтләренә, гореф-гадәтләребезгә, дини бәйрәм-йолаларыбызга нигезләнгән милли һәм әхлакый тәрбия бер-берсен тулыландыра, көчәйтә. Татар халкының әхлак кагыйдәләре ислам әхлак кагыйдәләре белән тыгыз бәйләнгән. Ислам үз җәмгыятендә кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне туганлык һәм кеше хокукларын хөрмәт итү принциплары нигезендә кора. Туганлык, бер-берең белән тату яшәүне, дуслык бәйләрен ныгытуны, нәфрәтләнмәүне күздә тота. Ислам әхлагында иң алда торучы һәм иң мөһим саналучы сыйфатлар – гаделлек, тугрылык, сабырлык, шәфкатьлелек, тыйнаклык, тырышлык. Дөньясы өчен тырышмаган милләтләр ярлы булып калырлар, башка милләтләргә мохтаҗ булырлар, көч-куәтләрен югалтып, башка милләтләрнең кулына төшәрләр, диелә Исламда. Ислам дине һәр мөэмин-мөселман булган бәндәнең чиста, пакъ булуын сорый, аның күңеле, рухы да яман холыклардан арынып чиста һәм саф булырга тиеш.
Халкыбызның борынгы уен-йолалары, бәйрәмнәре дини йолаларга, дини бәйрәмнәргә килеп тоташа. Алга таба сүз мөселманнарның бәйрәмнәре, дини, халык авыз иҗаты, әдәби әсәрләр турында барыр.

Йомгак.

Татарстанда Исламның тарихи тамырлары һәм традицияләре бар. Урта гасырлардан алып, бүгенге көнгә кадәр үзенең рухи һәм әхлакый өстенлекләрен раслый алган, әхлакны гомумкешелек аңлаган эчтәлектә торгызырга сәләтле булган хак дин ул.

1 нче кушымта
Мөселманнарның бәйрәмнәре
Рамазан – дуслык, кардәшлек бәйрәме

Рамазан ае – мөселманнарның изге ае. Чөнки шушы айда Аллаһыдан Коръән иңгән. Шуңа күрә Рамазан аен кеше Аллаһыга күңеле белән якын килеп, ураза тотып уздырырга тиеш. Ураза тоткан кешенең күңеле сафла-нып, акылы ачылып китә.
Рамазан бәйрәме – безнең бу айның аеруча изге көне. Ул өч көн үткәрелә. Бәйрәм көннәрендә бөтен җирдә туганлык хисе хөкем сөрә. Бу көннәрдә бер-берсенә үпкәләгән кешеләр килешәләр, дуслар очрашырга, туганнар бер-берсен йөреп чыгарга, һәркем әти-әнисенең хәлен белергә тиеш. Ятимнәр, фәкыйрьләр, бәхетсезлеккә очраган кешеләр дә игътибардан читтә калмасын. Бәйрәм көнне елаган күзләр көләргә, авырулар – күңелләренә юаныч алырга, нәниләр сөенергә тиеш. Бу бәйрәм кешеләрдә саф күңеллелек, чисталык, пөхтәлек, миһербанлык, игелеклелек кебек иң матур һәм кирәкле сыйфатларны тәрбияли.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Алгы планда мәчет рәсеме ясалган, догалар язып эленгән, бер якта өй сурәтләнгән, ризыклар белән өстәл куелган.
Магнитофон язмасында “Изге Рамазан” (Н. Яхина сүзләре һәм көе) җыры башкарыла.
Милли кием кигән балалар залга кереп басалар.
Алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Без сезнең белән бүген Рамазан бәйрәменә җыелдык. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
1 бала. Җилфердәсен динебезнең
Яшел ефәк байрагы.
Рамазан – дуслык, туганлык,
Зур кардәшлек бәйрәме!
2 бала. Рамазан ае килде,
Зурлап сәламен бирде:
— Әссәламегаләйкем,
Изге кешеләр! – диде.
Балалар “Әссәламегаләйкем” җырын (Р. Әхиярова көе, Г. Садә сүзләре) башкаралар.
3 бала. Изге Рамазан ае –
Бик мөбарәк бер айдыр.
Аның башы – рәхмәт,
Уртасы – гафу итү, кичерү,
Ахыры – җәһәннәм
Газабыннан котылудыр.
4 бала. И мөселман кардәшләр,
Динебезне тотыгыз!
Рамазан айлары җитте.
Уразалар тотыгыз!
5 бала. “Бисмилла”, – диеп,
Телне ачыйк таңда.
Йөзне борып кыйбла ягына.
Аллаһы тәгаләнең биргән көнен зурлап,
Иман нуры җанда кабына.
— Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Хөрмәтле кунаклар!
6 бала. Әс-сәламе-галәйкүм уә рахмәтүл-лаһи уә бәрәкәтүһ. Мөселманнар шатланып көтеп алган изге Рамазан аебыз җитте.
Алып баручы. Быел изге аебыз сентябрьдә башланып китте. Бу айда теләкләребез кабул булып, Аллаһы тәгалә өйләребезгә — тынычлык, муллык, гаиләләребезгә — татулык, дуслык, балаларыбызга тулы иман насыйп итсә иде.
Рамазан аенда мөселман кардәшләр ураза тоталар. Нәрсә соң ул ураза? Ураза ул, безнеңчә, тыелып тору. Ураза тотучылар, таң атканнан алып кояш батканчыга кадәр, ашау-эчүдән тыелып торырга тиешләр, аларга тәмәке тартырга, дару эчәргә, начар сүзләр әйтергә, кешегә яла ягарга, ялган сөйләргә ярамый. Сезнең дә, балалар, әби-бабаларыгыз ураза тоталар, намаз укыйлар, ә намазга азан әйтеп чакыралар.
Бер малай азан әйтә. Ике оныгын (1 малай һәм 1 кыз) ияртеп, әби керә.
Малай. Әбекәй, азан әйттеләр бит, авыз ачарга вакыт җиткәндер инде.
Әби. Шулай шул, балакайларым, кояш та баеды инде, авыз ачарга вакыт икән.
Алып баручы. Исәнме, әбекәй.
Әби. Исәнме, кызым. Балакайларым, сез монда нишлисез?
Алып баручы. Без Рамазан бәйрәменә җыелдык.
Әби. И, шулаймыни!
Малай. Әбекәй, әйдә, авыз ачарга вакыт җитте бит инде.
Алып баручы. Әбекәй, килегез бирегә, башта авыз ачып, тукланып алыгыз.
Әби оныклары белән өстәл янына утыра.
Әби. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Әби башта тоз, аннан җимеш каба. Оныклары да шуны кабатлый. Малай белән кыз сөйләшә башлыйлар.
Әби. Нишлисез сез? Ашаганда сөйләшмиләр дип, ничә мәртәбә әйттем мин сезгә, балалар?
Малай. Сөйләшсә ни була, әбием?
Әби. Тамагыгыз тукланмый, ризыгыгызны җеннәр ашап бара.
Кыз. Шулаймыни, әбием, ярар, сөйләшмәбез, алайса. Син туйдыңмы, Фаил? Мин туйдым. (Киерелә).
Әби. Өстәл янында киерелеп утырмыйлар. Балаларым, бервакытта да туйдым дип әйтмәгез, ризыктан туймыйлар. Аллага шөкер, тукландым дияргә кирәк. Тамак туйдыргач, дога кылабыз. Рәхмәт, балалар, ураза бетте инде. Хәзер Рамазан бәйрәме башлана. Без, шатланып, сездә кунак булабыз.
Алып баручы. Әбекәй, утырып кына тыңлап тор, балалар бәйрәмгә матур-матур шигырьләр өйрәнделәр.
Балалар өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйлиләр.
Әби. Балакайларым, бик матур шигырьләр өйрәнгәнсез.
Алып баручы. Хәзер малайлар мәдрәсәдәге хәлләрне тасвирлаган “Таз малай” биюен күрсәтерләр. Бию башкарыла.
Алып баручы. Безнең халкыбыз — моңлы халык бит ул. Элек әбиләребез бик күп бәетләр, мөнәҗәтләр белгәннәр. Әбекәй, син безгә бүген берәр мөнәҗәт җырлап күрсәтмәссеңме икән?
Әби мөнәҗәт укый: “Менә шундый заман җитәр”.
Алып баручы. Зур рәхмәт сиңа, әбекәй. Әйдәгез әле, бәйрәм көн бит, биеп алабыз. Балалар парлы бию башкаралар.
Әби. Хәзер сезгә Алсу апагыз “Сак-Сок бәете”н җырлап күрсәтер. (Бәетне тыңлыйлар). Балалар, бервакытта да каргарга ярамый. Каргаган кеше үзе гөнаһлы була. Әниләрегезнең сүзен тыңлагыз, алар сезне бервакытта да каргамасыннар, яхшылыклар гына теләсеннәр.
Алып баручы. Менә без дә бәйрәмгә дип, ”Әнкәйнең догалары “ исемле җыр өйрәндек. Балалар җырны башкаралар.
Әби. Ә сез, балалар, кешенең асыл сыйфатларын беләсезме?
Балалар. Әйе, беләбез.
1 бала. Беренчесе – намус.
Кеше өчен иң әүвәл – намус, дигән.
Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен, көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә ул – явыз, дигән.
2 бала. Икенчесе – акыл.
Икенчесе – иң кыйммәте – акыл, дигән.
Акылсызда акыл ягы такыр, дигән.
Акылсызда намус та юк, иман да юк.
Ялганга ант итеп, барын сатар, дигән.
3 бала. Өченчесе — әдәп.
Өченчесе — иң кыйммәте — әдәп, дигән
Әдәп көчле мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Әдәпсездә бәхет тә юк, тәүфыйк та юк,
Кеше исемен күтәрү дә гаҗәп, дигән.
4 бала. Дүтенчесе – күңел.
Дүртенчесе – иң кыйммәтлесе – күңел, дигән.
Күңеле бозык кеше – кеше түгел, дигән.
Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы,
Яшәмә дә үлеп җиргә күмел, дигән.
5 бала. Бишенчесе – сабыр.
Бишенчесе – иң кыйммәтлесе – сабыр, дигән.
Сабыр кеше зур бәхетләр табар, дигән.
Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу
Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән.
Алып баручы. Әйе, кеше өчен намус, акыл, әдәп, күңел, сабырлык – иң кирәкле сыйфатлар. Алар бер-берсе белән нык бәйләнгәннәр.
1 бала. Оран салмыйм, кычкырмыйм мин,
Масаймыйм синең белән.
Киләчәккә барасың син,
Туган тел, минем белән.
2 бала. Синең белән булганга мин,
Шатланып җырлыйм менә.
Җырлаган саен яңа җыр
Канат җәя күңелемдә.
3 бала. Аннан күтәрелеп китеп,
Оча дөнья күгенә.
Туган телем, хәзер миңа
Бөтен дөнья күренә.
“Туган тел” җыры башкарыла. (Г. Тукай сүзләре, татар халык көе).
Алып баручы. Аллаһы тәгалә җир йөзенә тынычлык, һәммәбезгә дә сәламәтлек, бәхет, шатлык, авыруларга шифасын бирсә иде. Амин!
4 бала. Барыгызга да булсын хәер-дога,
Буыннар чылбыры өзелмәсен җирдә.
Тыныч булсын еллар, яңа туар таңнар,
Изге нурлар иңсен һәр иманлы өйгә.
Рамазан бәйрәме шуның белән тәмам була.

2 нче кушымта
Дини, халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләр

Хәдисләр
• Гыйлем алу һәр мөселман өчен фарыздыр.
• Кытайга барып булса да белем алыгыз.
• Ялганнан сакланыгыз, ул – иманга каршы.
• Колакка ятышсыз сүзләрне ычкындырудан саклан.
• Оялучанлык – иманлы булуның бер төре.
• Халыкка файдасы тияр кеше – изге кеше.
• Соңыннан гафу үтенергә туры киләчәк һәр эштән саклан.
• Күркәмлек – ир-егетләрнең телендә.
• Җәннәт – аналарның аяк астында.
• Кеше күңеленә мал белән түгел, бәлки, көләч йөз һәм күркәм холык белән кереп урнашыгыз.

Мөнәҗәтләр
Укырга иткел гадәт
(Кыскартып алынды)

Китап уку – бик зур эш, китап укырга тырыш,
Укымаганны орыш, Алла дигел, бәдәвам(берөзлексез).

Китапның бар төрлесе, гәүһәр кебек серлесе,
Җүнлесе һәм җүнсезе – сайлап укы, бәдәвам.

Китап уку кызыклы, юл арасы сызыклы,
Мәгәр надан кызыкмый, андый булма, бәдәвам.

Китап уку ләззәтле, укучысы гыйззәтле,
Сүзләре бар гыйбрәтле, китап укы, бәдәвам.

Әхлак китабы укысаң, фикер кылып утырсаң,
Яманлыктан котылсаң, шөкерана кыл, бәдәвам.

Таян Аллага
Г. Тукай.

Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллага!
Йа, Ходай, күрсәт, диген, ошбу җиһанда якты юл;
Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!..
Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь теленең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең – барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдаим таян син Аллага!

Сәдака
Хәмид Вәлиди.
Сәдака – тәнгә шифа ул,
Сәдака – җанга дәва.
Сәдака биргән кулларга
Ходай рәхмәте ява.

Пакьләнсен дисәм күңелем,
Тапшырам мин сәдака,
Изге эш бу, изге гамәл,
Әверелсен гадәткә.

Үлгән бабаларым рухын,
Шат кылсын Раббым, диеп,
Мохтаҗларга сәдака бир,
Кан-кардәшләрне сөеп.

Күп бирдем диеп мактанма,
Аз бирдем диеп оял.
Табарсың син шул чагында
Арган йөрәгеңә ял.

Биргән кул өстен алганнан,
Биргән кул – фәкыйрьләнмәс.
Сәдака өләшкән җаннар
Керләнмәс, каһәрләнмәс.

Артсын Мөхәммәд өммәте,
Көчәйсен ислам дине –
Шулай дип биргән сәдака
Хәтәрдән саклар сине.

Хәрәкәттә — бәрәкәт
Газинур Морат

Әбекәем намаз укый,
Мин читтә карап торам,
Аның һәрбер хәрәкәтен
Искәртеп, барлап барам.
Өч тә түгел, дүрт тә түгел,
Нәкъ биш мәртәбә көнгә
Әбекәем намаз укый,
Мин аңламаган телдә.
Иелә дә турая ул,
Турая да иелә,
Шуңа күрә әбекәйнең
Сызламыйдыр биле дә.
“Хәрәкәттә — бәрәкәт”, — ди,
Минем әби тапкыр ул.
Көн дә физзарядка ясый,
Шуңа көләч, матур ул.

Кулланылган әдәбият

1. Гарипова Ф. Авыллар һәм калалар тарихыннан. Казан, 1997.
2. Ислам. Белешмә-сүзлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1993.
3. Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
4. Мәрҗани китапханәсе. Казан: “Милли китап” нәшрияты, 2004.
5. Минһаҗетдинова Г.М. Тәрбиядән яраладыр тәрбия. Яр Чаллы: “Идел-йорт” нәшрияты, 2002.
6. Шиһабетдин Мәрҗани. Әлмәт: “Рухият” нәшрияты,1998.
7. Харисова Л.А. Иминлек һәм игелек дине: укучыларга ислам турында. Казан: “Мәгариф”, 2001.
8. Хәйри Ә. Ислам дине бәйрәмнәре. Казан: “Заман”, 1996.
9. Хөснуллин К. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. Казан: “Раннур”, 2001.
10. Хуҗәхмәт Ф. Татар мөселман календаре. “Идел-пресс” нәшрияты, 2008.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Югары Сәрдә авылы

Эшне башкарды: Югары Сәрдә төп мәктәбенең
8 нче сыйныф укучысы
Сираҗиев Дамир Камил улы.

Җитәкче: Югары Сәрдә төп мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Гарипова Лилия
Равил кызы.

2008 нче ел, февраль
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:54
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.