План – конспект урока по Культуре Башкортостана, посвященный 60 – летию поэтессы Гульфии Юнусовой
Тема: “Аермагыз җырларыннан, туктатмагыз юлларыннан!..
(Якташыбыз шагыйрә Гөлфия Иделбаева – Юнысованың 60 яшьлек юбилеенә багышлана)
Максат: 1) укучыларны шагыйрәнең тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру;
2) шагыйрәнең иҗатына кызыксыну уяту;
3) шагыйрәнең иҗатына сөю, ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: Г. Юнысованың портреты, “Тормыш көрәш, ә син көрәшче, тайпылма син хаклык юлыннан” дип язылган плакат, шагыйрәнең китаплар исемлеге, җырлары исемлеге язылган плакатлар, ваза белән чәчәкләр, аның китаплар күргәзмәсе, шагыйрәнең тормышы күренешләре сүрәтләнгән фотостенд.
Дәрес барышы: Психологик уңай халәт тудыру.
Дәрес Гөлфия Юнысова сүзләренә язылган “Әйдә, киттек Дим буена” җыры белән башлана.
Укытучы: Кадерле укучылар! Бүгенге дәресебез күренекле шагыйрә, журналист, һәм җәмәгать эшлеклесе, якташыбыз Гөлфия Юнысованың тормышы һәм иҗат юлына багышлана. Дәресебезне аның шигырь юллары белән башлыйсым килә.
Кыр казлары кебек, тезелешеп
Ияреп лә килә елларым.
Алар минем үткән гомеркәем,
Йөрәгемдә тоям моңнарын.
Нинди булсалар да, чит – ят түгел,
Һәрбересе тиңсез зур бүләк.
Ел – казларым мине өлкәнәйтеп
Тезелсеннәр иде күберәк.
Никтер капыл төркем тертләп китте,
Ел – казларга капыл ни булды?
Кыйгак – кыйгак килеп, канат кагып,
Тагын бер каз килеп кушылды.
“Хатын – кызның яшен сорамыйлар” дисәләр дә, бу очракта ташлама ясарга ярыйдыр. Чөнки сүз гади хатын – кыз турында түгел, Башкортстанда, хәтта Русиядә киң билгеле күренекле шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе турында сүз бара. Аның исеме энциклопедияләргә, календарьләргә кергән. Аңа бүген – 60 яшь! Әле мин сезгә укып үткән шигырь юлларында да Гөлфия Юнысова үзенең гомер елларын ел – казларга охшатып тасвирлый, үзенең һәрбер туган көнен “тагын бер каз килеп кушылуына” тиңли.
Җырлы, моңлы күңелле шагыйрәбез Гөлфия Азнагул кызы Юнысованың туган җире — Әлшәй районының Сарыш авылы. Әйдәгез, без дә сезнең белән “Сарыш авылы көе” җырыннан өзек тыңлап үтик.
(Сарыш авылы көе” җырыннан өзек тыңлап үтү)
Укытучы. Укучылар, мин сезгә өйдә Г. Юнысованың биографиясе турында, бала – чагы, үсмер еллары, студент еллары, иҗат юлы турында мәгьлүмәтләр җыеп, алып килергә кушкан идем. Әйдәгез, язучының бала чагы белән танышып үтик!
1нче укучы. ( Г. Юнысованың бала чагы турында сөйли )
Гөлфия Юнысова 1948 нче елның 10 сентябрендә Әлшәй районының Сарыш авылында, крестьян гаиләсендә туа. Алар гаиләдә 7 бала үсәләр. Кечкенә чакларыннан ук, әниләре Хөмәйрә балаларын һәрчак җырлап кына тирбәтә, гел үзе чыгарган җырларны көйгә салып, җырлый торган була. Әтисе Азнагул сугыш авырлыкларын тулысы белән күтәргән кеше.
Гөлфия 1948 елның алтын көзендә туа. Ул теремек, откыр бала булып, бик иртә кул астына керә. Үзеннән соң туган 6 баланы тәрбияләүдә ярдәмче була. Фронттан каты җәрәхәтләр алып кайткан әтисе һаман тырышып эшли, гаиләсен хәстәрли, ләкин үзе ашказаны чиреннән җәфалана. Кара икмәк ашарга ярамый. Шуңа күрә көне – төне гаиләсен туйдырам дип, эшләгән ана, иренә ак икмәк ашатырга теләп, ак он хакына, бәләкәй Гөлфияне ияртеп, югары урыннарда эшләгән кешеләрнең бакчасын казырга төннәрен йөри. Кыз белә: ак икмәктән әтисе аңа да өлеш чыгарачак! Гөлфиянең әти — әнисе Азнагул белән Хөмәйрә балаларын гадел, намуслы, изге күңелле булырга өйрәтәләр. Аларны кеше итергә, белем бирергә тырышалар.
Гөлфия мәктәпкә бармас борын ук, туганнарын әкиятләр сөйләп йоклатыр була. Үсә төшкәч, аларны үзе иҗат итә башлый. Мәктәптә укый башлагач, яратып иншалар яза, шулай итеп аның күңелендә илһам уяна.
5 нче сыйныфта укыганда “Таң” дигән шигыре “Башкортстан пионеры” журналында басылып чыга. Бу аңа тагы да тәвәкәллек өсти. Ул республика күләмәндә үткәрелгән конкурста үзенең шигырьләрен укып, беренче урын ала. Аннан кызны телевидениега балалар өчен тапшыру алып барырга чакыралар. Ул атнасына бер тапкыр Уфага эшкә килеп йөри. Озакламый аның шигырьләре “ Совет Башкортстаны” гәзитендә “Таныш булыгыз: яңа исем” дигән баш астында басыла. Күпмедер вакыт үткәч, әдәбият һәм сәнгать бүлегендә эшләгән шагыйрь Рәми Гариповтан хат ала ул. Ул кызга үзенең фатихасын бирә һәм үтә масаеп китмәскә киңәш бирә. Бу хат Гөлфиянең күңеленә әйтерсең дә канатлар куя.
Укытучы. Укучылар, әйдәгез Гөлфия Юнысованың бала – чак еллары турында язылган шигырен укып үтик!
2нче укучы. ( “Туган ягым – Дим буйлары” шигырен укый.)
Туган ягым – Дим буйлары,
Үзәнендә әрәмә.
Әрәмәгә барам, әнкәй,
Озакласам, әрләмә.
Әрәмәдә пешкән, диләр,
Балан, шомырт, бөрлегән.
Җәй кояшлы булгангадыр,
Җимеш иртә өлгергән.
Чакыра мине үзенә
Куак артыннан куак.
Бала чагым бер куакта
Яшеренеп тора сымак.
Укытучы. Әйе, укучылар, бала чак ул һәркем күңелендә һич уелмас, якты хатирәләр белән сугарылган, иң ихлас бер мизгел. Гөлфия Юнысова да, үзенең бик күп шигырьләрендә туган ягы, әти — әнисе, туганнары турында яза. Менә ул шигырьләрнең кайберләре: “Эзләр”, “Авылдашларыма”, “Әнием сүзләре”, “Колай тавы”, “Карт тирәк”, “Туган җирем”, “Зәйтүнәгә” һәм башка бик күп шигырьләр. Әйдәгез, аның “Әнием сүзләре” шигырен укып үтик.
3нче укучы. ( “Әнием сүзләре” шигырен укып үтик!)
Бәхет башы — намус, балам,
Намусыңнан аермасын.
Талпынып очар чагыңда
Канатларың каерылмасын.
Хезмәтеңнән изгелек күр,
Эшләгәннән кеше үлми.
Рәхмәт алып яшәмәсә,
Кеше үзе рәхәт күрми.
Булсын һәрчак кешеләргә
Саф күңелең, ачык йөзең.
Җанга уктай кадалмасын
Бәреп әйткән туры сүзең.
Кеше кешедән ким түгел,
Шуны, балам, һич онытма.
Йөрәгеңдә беркемгә дә,
Гомер буе ачу тотма!
Кертеп, куй, син, колагыңа:
Үзеңнән зур булып булмый.
Туган җирләр берәү була –
Өр – яңадан туып булмый.
Яшәү бүләк иттем сиңа,
Буш янмасын, яшәү ул – ут.
Әни сүзе изге була,
Мин әйткәнне исеңдә тот!
Укытучы. Укучылар, ә хәзер Гөлфия Юнысованың үсмер еллары, студент еллары белән танышып үтик!
4 нче укучы. ( Гөлфия Юнысованың үсмер һәм студент еллары турында сөйли )
Бала чактан актриса булырга хыялланган Гөлфия Уфа сәнгать училищесына имтиханнар тапшырып кайта.
Әти — әнисе бу турыда белми дә кала. Гөлфия укырга кергәч кенә, кайтып аларны шатландырырга була. Ләкин, һәр нәрсәне төптән уйлап, эш итәргә өйрәнгән әнисе кызының 15 яшьтән өйдән чыгып китүен теләми, кызын актриса булырга укырга теләвеннән кире үгетли.
Инде кызын ризалаттым гына диеп торганда, Гөлфия хәрби кеше булу теләген белдерә һәм военкоматка бара.
Анда аңа “хатын – кызны хәрби хезмәткә алмыйбыз “ дип, күңелен сүрелтеп кайтаралар. Шулай итеп Гөлфиягә Раевка мәктәбен тәмамларга насыйп була. Мәктәпне тәмамлагач, ул филология факультетына укырга керергә карар итә. Аны әдәбият, иҗат дөньясы үзенә тарта. Гади авыл баласының туры гына югары уку йортына кереп китүенә шикләнүчеләр дә булмый түгел. Ләкин кызга бәхет елмая, ул Сарыш авылыннан югары уку йортына керүче беренче кеше буларак, күпләргә үрнәк булып тора.
5 ел студент еллары Гөлфиянең тормышында бик күп нәрсәне үзгәртә. Ул даими рәвештә “Шоңкар” түгәрәгенә йөри, шигърият сөючеләр белән бергә шигъри кичәләрдә катнаша. Бәләкәйдән радио тыңлап, дикциясе өстендә күнекмәләр ясап, актриса булырга хыялланган кыз, шигырьләрне бик оста укый.
Студент елларында ук, аның 2 шигырь китабы дөнья күрә. Спорт белән дә шөгельләнә: гимнастика, чаңгы, йөгерү белән мавыга. Шул ук вакытта дуслашып йөргән егете дә була.
Кыз 3нче курста укыганда курсташы Мираска тормышка чыга. 2 студент гаиләсе бер бүлмәдә яшиләр. Балалар туа. 2 гаилә чиратлап лекцияләргә йөриләр, бүлмә чаршау белән генә бүленгән була. Студент стипендиясенә дөнья көтәләр. Чөнки Мирасның әти — әнисе күптән дөнья куйган, ә Гөлфиянең авылда бәләкәй туганнары күп. Әтисе чирле, бөтен эш әнисе иңендә. Шуңа күрә ярдәм сорау түгел, үзләренә туганнарын хәстәрләшергә кирәк. Буш вакытларында Гөлфия кулына каләм ала. Гәзит – журналларга мәкаләләр яза, телевидениедә алып баручы да булып эшли. Иптәше Мирас иртә таңнан торып урам себерү эшенә йөри. Бәләкәй балаларын дус – иптәшләренә калдырып, кичләрен кинога, театрга йөрергә дә вакыт табалар. Нинди генә авырлыклар килеп тумасын, яшьлекләренең иң матур чакларының кадерен белеп яшәргә тырышалар. Университетны тәмамламас борын ук, Сибай шәһәрендәге педучилищеда хезмәт юлын башлыйлар. Укуны тәмамлагач, Гөлфиягә аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Тик ул әдәбият дөньясын, ана бурычын өстенрәк күрә, шуңа күрә үзе түгел, ә тормыш иптәшен аспирантурага керергә күндерә. Уфага килеп яши башлау да аларга зур тормыш сынавы кебек, җиңелдән булмый. Ике уллары: Артур белән Уралны тәрбияләү дә, тормыш иптәшенә ярдәм итү дә, зур көч таләп итә.
Укытучы. Укучылар, Гөлфия Юнысованың тормыш иптәше, балалары, тормыш сынаулары турында да шигырьләре күп. Әйдәгез, аларның берничәсен укып үтик!
5нче укучы. ( “Сер нәрсәдә” шигырен укый )
Матурлар да күп арада –
Таң калырлык.
Кешеләр бар, акылына
Сокланырлык.
Бар чәчәннәр, телләреннән
Бал тамырлык,
Ут алырлык.
Кемнәр генә юк арада ?!
Шул күпләрдән йөрәк үзе
Ала белә берне сайлап.
Кыюлар бар, яшеннәрдән Сер нәрсәдә? Бу сорауга,
Бу сорауга тап, син, җавап!
6 нчы укучы. ( “Өмет “ шигырен укый. )
Без – елганың ике яры,
Язмышлар уйнаганнар.
Арабызда күк дулкыннар –
Безнең хисләр, хыяллар.
Икебезгә берүк елга,
Берүк максат, берүк юл.
Күзгә — күз карап яшибез,
Күпме айлар, күпме ел…
7 нче укучы. ( “ Ат көтүче малай “ шигырен укый )
Таңнан торып улым ат иярли,
Чыңлап китә көмеш йөгәннәре.
Мин өйрәткән, кушкан эш түгел бу,
Сайлап алды үзе теләгәнне.
Ияр – йөгән белән ат булыр ди,
Ир – егетнең ярсу күкрәгендә.
Улым көткән өер кешнәгәндәй,
Яшен яшьнәп, күкләр күкрәгәндә.
Күкләр күкри, коеп яңгыр ява,
Дер – дер килә урман тирә — якта.
Ә улкаем ялгыз җилә атта,
Йөзләгән тай аның карамакта.
Тайлар күрә: артка борылу юк –
Шашкан табигатьтән малай көчле.
… Бала чактан үсмерлеккә улым
Акбузатта чабып килә төсле.
8 нче укучы. ( “Яннарыңда дус бар чакта “ шигырен укый )
Яннарыңда дус бар чакта,
Түзеп була кайгыларга.
Тик дусыңның кем икәнен
Шатлык килгәч, сынап кара,
Бәхет килгәч, уйлап кара.
Шатлыгыңа гамьcез калса,
Бәхетеңә кара янса,
Күңелеңә шикләр куныр,
Ул соң нинди дустың булыр?
Укытучы. Әйе, укучылар, Гөлфия Юнысованың иҗаты тирән фәлсәфәви уйларга нигезләнгән, якты нурлар белән сугарыллган. Авылдашлары, гүзәл Дим буенда урнашкан Сарыш авылы халкы өчен Гөлфия һаман да “җил уртасындагы каендай, чая, үзе җил кебек ашкынучан, җитез, вакытны узарга омтылган” яшь кыз булып кала.
“Мин башкача яши алмыйм, — ди үзе дә, Гөлфия Юнысова. Сезгә шагыйрәнең “Ашыгамын” шигырен укып үтәсем килә.
Ашыгамын. Кешеләргә
Әйтә торган сүзләрем бар.
Ашыгамын. Алларымда
Артыласы үрләрем бар.
Ишетәсе моңнарымны
Ишетим әле, тизерәк, дим.
Күпме әле күрәсем бар.
Күрим әле, күберәк дим.
Көтсен мине ярсу язым,
Көтсен мине алтын көзем.
Тиерләргә тисен иде
Вакытында изгелегем.
Аермасын җырларымнан…
Күпме килер кулларымнан…
Ашыгамын, ашыгамын…
Туктатмагыз юлларымнан!
Бүген шагыйрәнең илебез халыкларының егерме биш телендә 30 га якын китабы басылган. Аның иҗаты күпкырлы. Ул балалар китабы авторы да, лирик шигырьләр авторы да. Якташыбызның шигырьләренә билгеле композиторларның 150 дән артык җыр язуы да, аның популярлыгы турында сөйли. Үзенең 60 еллык юбилеен дә, ул күп иҗади җимешләр белән каршылады. Октябрь аенда район мәдәният сараенда аның якташлары белән бик матур, эчтәлекле очрашуы булып үтте. Анда аның иҗади дуслары, якташлары, район җитәкчеләре аңа бик күп ихлас теләкләр белдереп, чыгышлар ясадылар, аны олы юбилее белән котладылар.
Утыз ел иҗади эшчәнлеге чорында ул зур казанышларга иреште. Ходай Тәгалә биргән сәләте генә түгел, максатка омтылучанлыгы, киеренкелеге дә, аңа иҗади биеклекләргә күтәрелергә, укучылар сөюен яуларга булышлык итте.
Күп еллар “Башкортстан кызы” журналының баш мөхәррире булып эшләгән Гөлфия Иделбаева – Юнысова, җәмгыять эшләрендә катнашырга да, сәясәттә колач җәеп йөзәргә дә өлгерә. Үзенең гаилә дигән кальгәсен генә түгел, илен кайгыртып, аның киләчәген хәстәрләп яшәргә дә вакыт таба.
Аның сәяси Олимп тавына ныклы аяк басуы 1990 нчы елга туры килә. Шуңа кадәр ул дүрт тапкыр кала советы депутаты була.
“Башкалар кебек икенче төбәкләр исәбенә дәүләт кесәсеннән төзелеш материаллары да, башка матди ярдәм дә, вәгъдә итә алмыйм. Әмма сайлаучылар наказын депутатлык эшмәкәрлеге елларында гына түгел, аннан соң да, халкым күзенә туры карарлык итеп үтәячәкмен. Язучыга, журналистка отставкага китәргә, халык күзеннән яшеренергә мөмкин түгел, “- дип, ярсып чыгыш ясады ул сайлаучылар алдында. Әнә шулай Гөлфия Азнагул кызы халык депутаты, соңрак РСФСР Югары Советы әгъзасы булып китә. РСФСР Югары Советы халык депутатларының беренче съездында ук Гөлфия Юнысова су басу сөземтәсендә күргән зыян, фаҗига турында ярсып сөйли. Тәүдә аны тыңларга теләмиләр. Соңрак аны В.Севастьянов яклый, соңыннан башкалар. Нәтиҗәдә Башкорт АССР – ның Министрлар Советына 91 йөк автомобиле, 20 автобус, 32 бульдозер, 20 экскаватор, 13 үзбушаткыч машина, 10 трактор, 26 мең кубометр агач материалы, 10 мең кв. метр тәшкил иткән агач йортлар, 7,3 мең тонна корыч, 1 мең тонна бензин һәм бер мең тонна дизель ягулыгы, башка бик күп матди – техник ресурслар бүленә. Шулай ук, 200 млн. сум акча күчерелә, ә инде 350 млн. сум бурыч бөтенләй сызып ташлана. Әлшәйдә яңа автовокзал төзетүгә, Миякәдә дәваханә һәм мәдәният йорты өчен заманча җиһазлар алырга ярдәм итә.
Дәүләт җыелышында эшләгән очырда да 200 дән артык шигырь кергән балалар җыентыгы әзерләп, нәшрияткә тапшыра. Шигырьләренә язылган 16 җырдан торган аудиотасма чыгара.
Ә шәхси тормышына килгәндә, ул башка хатын – кызларныкыннан һич тә аерылмый: магазиннан азык – төлек күтәреп кайту, идән – кер юу, ашарга әзерләү, җыештыру… Эштән кайту белән шалтырый башлаган телефон аша сөйләшүләр… Көндә диярлек дистәләрчә кунак каршылау… Нигездә чакырылмаганнарын… Аларның бит йомышлары да була… Иҗат эше күпчелек төнгелеккә кала…
Ә инде аның иң көтелгән кунаклары: оныклары Ирхан белән Энҗекәй. Алар белән гөр килеп уйнау, кайтып киткәч Мамай явы үткәндәй булып калган өйне җыештыру нәнәләре Гөлфия Юнысова өчен үзе бер бәхет!..
Елына бер тапкыр Гөлфия Юнысова, санаторийга барып, дәваланып, бераз язышып кайта. Мунчаның кызу парында чабынып, салкын бозлы су белән коенып, үзен дистә елга яшәреп киткәндәй тоярга, сирәкләп ике — өч әхирәте белән чәй эчеп, серләшеп алырга ярата. Музыкасыз яши алмый. Эштә дә, өйдә дә, бакчасында да һәрвакыт магнитофоны уйнап утыра.
Иптәше Мирас Иделбаев — доцент, язучы. Уллары Артур белән Урал да иҗат кешеләре.
Укытучы. Шагыйрә Гөлфия Юнысова үзенең гаиләсе белән, безнең авылыбыз Никифарда да булып киткәне, авылыбызның гүзәл бер почмагы – “Игенче” ял йортында ял итеп киткәннәре бар. Аның бу турыда бер шәлкем шигырьләре дә бар. Әйдәгез, аларны укып үтик!
9 нчы укучы. ( “Җаек – Хуҗа” шигырен укый )
Никифарның уртасыннан
Елга ага — Җаек – Хуҗа.
Таң атса да, ай калкса да,
Агым судай гомер уза.
Уң ярга да, суң ярга да
Җаек – Хуҗа үзе хуҗа.
Аръякта да, бире якта да,
Беркем күрми михнәт – нужа.
“Хуш, авылым “ көйләренә
Асфальт юлдан тузан туза.
Туган яктан киткәннәрне
Карап кала Җаек – Хуҗа.
Никифарның моңсу йөзе
Чагылгандай тонык суда.
Киткәнен дә, калганын да
Берләштерә Җаек – Хуҗа.
10 нчы укучы. ( “Игенче” шигырен укый )
Зәңгәр таулар, күк урман…
Уртасында зур аклан.
Акланда гөлгә күмелеп,
Бер күркәм авыл яткан.
Урманында нинди генә
Җимеш – җиләк үсмәгән ?!
Кемнәр генә сөеп – янып,
Таңда чыклар кичмәгән?
Яр астына саф чишмәгә
Суга төшкән киленнәр.
Тау аръягы басуларда
Күкрәп үскән игеннәр.
Дөньяда бер исемен дә
Кем кушкандыр? – “Игенче “.
Юк шул, хәзер бу авылны
Булмас инде күрүче.
Булмас инде. Чөнки ул юк, — Күчкән. Күчеп киткәннәр.
Туган җирләрне ташларга
Нәрсә мәҗбүр иткәндер?..
Ай яшәдем юк авылда
Эчеп чишмә суларын.
Әйләнә дә шунда кайта
Сагынычлы уйларым.
Ай яшәдем күк акланда,
Күңелемдә ул көннәр.
Ничек читтә түзә икән
Шунда туып үскәннәр?
Укытучы. Укучылар, без сезнең белән бүген якташыбыз Гөлфия Юнысованың тормыш юлы, иҗаты, үзенә генә хас характерлы сыйфатлары белән таныштык. Ә хәзер сезгә берничә сорау бирәсем килә.
1. Бөтен кеше дә язучы була аламы?
(Мөмкин җавап: Юк, бөтен кеше дә язучы була алмый )
2. Язучы булыр өчен нәрсә кирәк?
( Мөмкин җавап: Язучы булыр өчен талант белән беррәттән, ваемсыз булмау, үҗәтлек, тырышлык кирәк)
3. Сезнең сыйныфта журналист, язучы һөнәрен охшатучылар, бу һөнәргә гашыйк булучылар бармы?
( Мөмкин җавап: Безнең сыйныфта Мазитова Ирина
иншалар язарга ярата, шигырьләр яза )
Укытучы. Укучылар, тактада Гөлфия Юнысованың портреты тора. Ә хәзер сезгә шундый эш бирелә. Һәрбер укучы такта янына чыгып, Гөлфия Юнысованың портретын кояш нурлары кебек, урап чыкканчы, аңа характерлы берәр сыйфат язарга тиеш.
( Укучылар тактага чыгып язучының сыйфатларын язалар: чая, ярсу йөрәкле, ялкынлы йөрәкле, сөйкемле, уңган, тырыш, откыр, җитез, мөләем, ягымлы, түземле )
Укытучы. Гөлфия Юнысова “Почет билгесе” ордены Кавалеры, БР һәм РФнең атказанган мәдәният эшлеклесе, М.Акмулла исемендәге премия лауреаты. Аның туганнары да, үзе кебек, тынгысыз, ялкынлы йөрәкле кешеләр. Сеңелләре Зәйтүнә белән Гөлнәзирә укытучы һөнәрен сайлаганнар, алар районда билгеле укытучылар, зур казанышларга ия булган кешеләр.
Гөлфия Юнысованың шигъриятенең төп темасы – яшәү, кояш һәм мәхәббәт. Туган ягына, ата йортына, әнисенә, туганнарына һәм авылдашларына, якташларына сөю – болар барысы да аның шигырьләрендә чагыла. Аның шигърияте безне туган якны сөяргә, ихтирам итәргә өйрәтә.
Укучылар, шагыйрәнең үзенең туганына багышлап язган “ Миннәт кустыма “ дип аталган шигыре бар. Әйдәгез, аны укып үтик!
11 нче укучы. ( “Миннәт кустыма “ шигырен укый )
Зур тормышка күптән аяк бастың,
Үзең әти хәзер улыңа.
Ничек яшәргә соң? — дигән сорау
Бик еш чыга һаман юлыңа.
Таныш күптән бер хакыйкәт миңа.
Ул хакыйкәт килә борыннан:
Тормыш – көрәш, ә син көрәшчесең,
Тайпылма син хаклык юлыннан.
Тормыш көрәш булса, вакыт иләк,
Кырын эшләр барыбер тотыла.
Көрәшкәндә хәйләләшкән булып,
Кайберәүләр үзе отыла.
Тормыш көрәш булса, син — көрәшче,
Көрәш чәмең янсын, сүрелми.
Һәрбер таңың җиңү белән тусын,
Бел: җиңүләр җиңел бирелми!
Укытучы. Укучылар, әлеге шигырь юллары сезнең барыгызга да тормыш девизы булып яңгырасын, Гөлфия Юнысова кебек һәрчак тырыш, ялкынлы йөрәкле булып, тормышыгыздагы авырлыкларны мәйданга чыккан көрәшче кебек җиңәргә омтылыгыз!
Дәресебезне шагыйрәнең шигырь юллары белән тәмамлыйм:
Сау булыгыз, ләкин хушлашмыйк,
Очрашырга язсын тагы да.
Гомерләр бит һич тә туктап тормый,
Агым сулар кебек агыла,
Күңелләрем сезне сагына…
( “Әлшәй вальсы “ җыры уйный )
Учитель Культуры Башкортостана
МБОУ СОШ с. Никифарово
Набиуллина Зульфия Рашитовна
2008 – 2009 учебный год
Муниципальное учреждение Отдел образования Администрации муниципального района
Альшеевский район
- 0
- 27 сентября 2010, 15:38
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.