Хәзерге әдәбиятның актуаль мәсьәләләре

Аңлатма язуы
“Хәзерге әдәбиятның актуаль мәсьәләләре” КДУның татар филологиясе һәм тарихы факультетында махсус курс буларак укытыла һәм имтихан белән тәмамлана. “Татар теле һәм әдәбияты” бүлегендә укучы беренче курс студентлары өчен тәкъдим ителгән бу программаның төп максаты – югары уку йортларында “Хәзерге әдәбиятның актуаль мәсьәләләре” курсын заманча укытуны камилләштерү. Ул хәзерге әдәби барыштагы үсеш-үзгәрешне, төп теоретик һәм иҗади проблемаларны билгеләүне, карашларны формалаштыруны, хәрәкәттәге һәм туа килгән яңа әдәби юнәлеш, агымнарны, аларның милли әдәбиятта һәм гомумән агымдагы сүз сәнгатендә үзләштерелү юлларын ачыклауны күздә тота. Шулай ук ХХ гасыр ахыры — ХХI йөз башы әдәбиятының үзенчәлекләрен билгеләүне, аның үсешендә мөһим роль уйнаган әдипләр иҗатын иң яхшы үрнәкләре мисалында яктыртуны максат итеп куя.
Бүген РФ составындагы барлык әдәбиятлар, бигрәк тә татар һәм рус әдәбиятлары эзләнү, үсеш-үзгәреш чорын кичерә. XX гасырның соңгы чирегендә барган сәяси яңарыш әдәбият өлкәсенә дә тәэсир ясады: моңа кадәр идеологик кысалар чигендә иҗтимагый вазифасына басым ясалган сүз сәнгатенең сәнгати хосусиятләренә игътибар көчәйде. Әдәби әсәр Матурлык, сәнгати Камиллек, Әхлакый бөтенлек ноктасыннан бәяләнә башлады.
Хәзерге әдәбият иҗат юнәлешләре, тема-проблема, образлар төрлелеге ягыннан гаять үзенчәлекле. Бүген соңгы елларда әдәбиятта барган үзгәрешләр, аеруча иҗат юнәлешләре, агымнары фикер төрлелеген аңлауны һәм фәнни дәлилләүне сорый. Шуңа без әдәби әсәрне төр һәм жанр, агым үзенчәлекләренә таянып тикшерүне, ягъни әдәби процессның үсешен иҗат агымнарының, ысулларының үзгәреше, темаларның яңарышы белән бәйләнештә өйрәнүне программаның үзәгенә куйдык.
Әлеге махсус курс программасын үзләштергән студентлар әдәбиятның барышын, үсеш юлларын, аның чор әдәби һәм иҗтимагый-фәлсәфи фикере белән бәйләнешен аңларга, әдәби төр һәм жанр, иҗат юнәлешләре, аларның төрләре, агымнары турындагы теоретик мәгълүматны үзләштерергә, әсәргә мөстәкыйль анализ ясарга, әдәби процесска гомуми бәя бирергә, төп актуаль мәсьәләләрне ачыклау күнегүләрен үзләштерергә тиешләр.
Программаның эчтәлеге һәм төзелеше Казан Дәүләт университетында “Хәзерге әдәбиятның актуаль мәсьәләләре” курсын күп еллар дәвамында укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп эшләнде.
Хәзерге әдәбиятның актуаль мәсьәләләре курсын өйрәнүне һәм программадан файдалануны җиңеләйтү өчен бүлекләрдән соң студентларга мөстәкыйль танышу өчен кирәкле аерым мәкалә-хезмәтләр күрсәтелде. Ә төп, мәҗбүри әдәбият, ягъни бөтен курска мөнәсәбәтле дәреслек тибындагы хезмәтләр, кабатлаудан качу максатыннан, программаның соңгы өлешендә — фәнни әдәбият исемлегендә урын алды. Соңыннан гамәли дәрес үрнәкләре, мәҗбүри укылырга тиешле әдәби әсәрләр исемлеге китерелде.

Хәзерге әдәби барыштагы актуаль мәсьәләләр
«Хәзерге әдәбиятның актуаль мәсьәләләре» курсы, аның үзенчәлеге, төп өйрәнү предметы һәм бурычлары. Курсның методологик һәм нәзари нигезләре. Аның әдәбият теориясе, фәлсәфә, әдәби тәнкыйть һ.б. арадаш фәннәр белән бәйләнеше.
Татар һәм рус сүз сәнгате тарихында аерым баскыч буларак хәзерге әдәбият, аның чикләре мәсьәләсе. Бу хакта әдәби-тәнкыйди фикердә карашлар төрлелеге, бәхәсләр. Октябрь борылышыннан соң, безнең илдә, чит мәмләкәтләрдә туган һәм 1920 нче, 1960 нчы елларда иҗат ителеп, тыелган әдәбиятның хәзерге әдәбият төшенчәсе белән янәшәдә кулланылуы, аның юнәлеше белән ярашуы.
Бүгенге әдәби процесс. Әдәбият үсешенә, әдипләрнең сәнгати фикеренә, рухи халәтенә тәэсир ясаган әһәмиятле вакыйгалар, XX-XXI гасыр чигендәге иҗтимагый-сәяси вазгыять. 80 нче елларның икенче яртысыннан башланган демократик үзгәрешләр. Аларның әдәбият белеменә, матур әдәбиятка йогынтысы. Әдәбиятның яңа үсеш чорына керүе, иҗтимагый тормыштагы вазифасына мөнәсәбәт үзгәрү, сүз сәнгате буларак танылуы. Әдәби журналлар, гәзитләр, әдәбият һәм фән, әдәбият һәм фәлсәфә.
Әдәбиятның яңарышы белән бәйле төстә нәзари фикердәге үсеш-үзгәреш. Сәнгатьчә фикерләү һәм сурәтләүдәге яңа алым, формаларның тууы. Хәзерге әдәбият белемендә бу турыдагы бәхәсләр. Социалистик реализм иҗат агымына мөнәсәбәт үзгәрү. Әдәбиятта классик реализм (традицион реализм) төшенчәсенең өстенлек алуы, “традицион” реализмның төрле агым, стиль үзенчәлекләре белән баюы. Реализмның тармаклануы, яңаруы, яңа агымнарның (авыл реализмы, магик реализм, интеллектуаль реализм, психологик реализм, сентименталь реализм, сюрреализм һ.б.) татар әдәбиятында әдәби күренеш хасил итүе. Аларга нисбәтән фикерләр төрлелеге.
Ике гасыр чигендә әдәби тәнкыйтьнең торышы. Әдәбиятның үткән чорларына яңача, заманча ноктадан торып бәя бирергә омтылыш. Әдәби хәрәкәткә, әдәби процесска, әдәби нәзариягә кагылышлы яңача эзләнүләр. Сүз сәнгатендәге тел-стиль мәсьәләләренең яңача куелышы. Соцреализм шартларында яшәп килгән эчтәлек-форма концепциясенең яңарышы. Әдәбият укытудагы кыенлыклар, әсәрләрне сайлап алу критерийларының алмашынуы, әдәби әсәрне иҗади аңлый-аңлата белүче белгечләргә һәм укытучыларга ихтыяҗ арту.

Проза
Хәзерге әдәбиятның торышы, язучыларның дөньяга карашларындагы яңарыш. Милли сүз сәнгатендәге тематик төрлелек, образлар бирелешендәге үзгәрешләр. “Авыл”, “Сугыш”, “Шәһәр” прозасына бүленеш мәсьәләсе. Иҗат юнәлешләре, агымнарының яңаруы. Детектив, публицистик, мемуар-автобиографик жанрларның үсеше. Хикәя, повесть, роман жанрларының төрләнү-тармаклануы. Бүгенге прозада “традицион”, шартлы-метафорик һәм яңа дулкында иҗат ителгән чәчмә әсәрләр. Шартлы-метафорик әдәбиятның киң колач алуы.
Татар әдәби фикерендә “Милли реализм” төшенчәсе, аңа карашлар төрлелеге. Бу юнәлештә иҗат ителгән әсәрләрнең милли үзаңны торгызуда әһәмияте, яңа тип идеалның күтәрелүе (Г.Исхакый һ.б.). Ф.Латыйфиның “Ишелеп төшкән бәхет” (1999) романы.
Прозада классик (чиста) реализм төшенчәсенең янәдән әйләнешкә керүе, хәбәрдарлык чорында Совет хакимияте сәясәтенә тәнкыйди карашның көчәюе, тоталитар режимга, шул дәвер сәяси эшлеклеләренә һәм тарихи шәхесләренә, колхозлашу елларына мөнәсәбәт белдергән әсәрләрнең күпләп языла башлавы. Шуның бер чагылышы буларак шәхес культы темасының активлашуы, А.Гыйләҗевнең “Өч аршын җир” (1962) повестендагы тәнкыйди фикернең үстерелеше (И.Сәләховның “Колыма хикәяләре” (1981), А.Гыйләҗевның “Ягез, бер дога” (1990) әсәрләре).
Реалистик әсәрләрдә 1917 елгы инкыйлаб, колхозлашу елларына карашның үзгәрүе, шәхси “үзаң” төшенчәсенең чагылышы, тоталитар системаның кешелексезлеген ачарга омтылыш (М.Хәсәновның “Язгы аҗаган”, Р.Мөхәммәдиевнең “Сират күпере”, В.Беловның “Кануны”, Б.Можаевның “Мужики и бабы” һ.б. әсәрләре). Шул елларны чагылдырган, 20-30 нчы елларда язылып та, озак вакыт дәвамында басылмаган М.Гафуриның “Кеше ашаучылар” (1921), Г.Ибраһимовның “Адәмнәр” (1921) әсәрләренең дөнья күрүе. Үткәннән бүгенгә кайткан әдәбият, “ак таплар”ның бетә баруы (Г.Исхакый, А.Ахматова, М.Булгаков, А.Платонов, В.Гроссман, А.Солженицын һ.б.).
Прозада 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышының чагылышы, аңа дөрес караш, мөнәсәбәтнең гәүдәләнеше. Х.Камалов, В.Быков, В.Гроссман әсәрләрендәге фикерләрнең дәвам иттерелеше, үстерелеше (М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” (1981), А.Гыйләҗевның “Яра” (1988), В.Астафьевның “Прокляты и убиты” (1992 ) повесть-романнары).
Совет системасының кеше тормышына тискәре йогынтысын ачкан, әхлакый идеалны югары күтәргән әсәрләрнең дөнья күрүе (Ф.Садриевның “Таң җиле” (1994) романы).
Совет идеологиясенең әхлакый нигезләрен, торгынлык елларында “чәчәк аткан” бюрократлыкны тәнкыйтьләгән, төп герой язмышы аша аның кешене рухи юкка чыгаруын фаш иткән әсәрләрнең иҗат ителүе (А.Гыйләҗевның “Балта кем кулында” (1988-1989) романы).
Реалистик әдәбиятта шәхеснең үзбилгеләнүе өчен көрәш темасының алга чыгуы, заманның әхлаксызлыгы турында уйланулар (Т.Галиуллинның “Тәүбә” (1996-1997), “Элмәк” (1998) романнары).
Психологизмның тирәнәюе, әдәбиятта барган әхлакый эзләнүләр, бу юлда “авыл” прозасы традицияләренең роле, әһәмияте. Тематик-проблематик яссылыкта, сурәтлелек җәһәтеннән аның бүгенге әдәбият белән бәйләнеше (А.Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” (1979), В.Распутинның “Пожар” (1985) повестьлары).
Татар прозасында лирик башлангычның, сентиментальлекнең көчәюе (М.Мәһдиевнең “Бәхилләшү” (1987), Р.Сибатның “Ялгызак” (1999) әсәрләре).
Чәчмә әсәрләрдә милли үзаң үсеше белән бәйләнештә тарихи теманың гәүдәләнеше. Язучыларның фәлсәфи-эстетик фикер сөреше, документальлеккә омтылыш, тарихи дөреслек белән уйдырманың үзенчәлекле бирелеше, аларның актуальлеге мәсьәләсе. Психологик архетип, әдәби символ, әдәби матрица буларак хәтер төшенчәсе (Н.Фәттахның “Сызгыра торган уклар” (1977-1985), М.Хәбибуллинның “Кубрат хан” (1985), Ф.Латыйфиның “Хыянәт” (1999) романнары).
Татар прозасында “яңартылган” реализм, психологик реализм (Ф.Бәйрәмова “Болын” (1982), “Битлек” (1983)), магик реализм, интеллектуаль реализм кебек агым сыйфатларын туплаган әдәби күренешләр формалашу. Психологизмның “аң агышы”, “җан диалектикасы” кебек төрләреннән актив файдалану. Магик реализм агымының асылы, төп үзенчәлекләре, сүз сәнгатендә кеше һәм табигатьнең бөтенлеген аңлауга омтылыш. Мифологик образ, символларның урын алуы, мифологик һәм реалистик катламнарның янәшәлеге, бу агым тәэсирендә иҗат ителгән әсәрләрдә шәхеснең тормышта үз урынын билгеләү темасының үзенчәлекле бирелеше. Кеше һәм табигатьнең бөтенлеген ачарга омтылыш, төп геройның тормыш-яшәеш кануннарына каршы чыгуы, натурализм элементларына мөрәҗәгать итү (Н.Гыйматдинованың “Сихерче” (1990), “Ак торна каргышы” (1995) повестьлары).
Интеллектуаль реализм агымы, шәхеснең фәлсәфи эзләнүләр аша яшәешне аңлауга, тормыш кануннарын анализлап, хакыйкатьне табуга омтылышы, җәмгыятьнең актуаль мәсьәләләренең әдәби материалда чагылышы (Ф.Бәйрәмованың “Алыплар илендә” (2002) повесте).
Хәзерге татар прозасында романтизм юнәлешенең үсеше. Поэтикасы, шәхси халәтне яки фаҗигане, кеше күңелен ачуга юнәлтелүе (М.Галиевның “Алтын тотка” (1987-1988), Ф.Садриевның “Кыргый алма әчесе” (2003) повестьлары).
Гасыр ахырында Россиядәге иҗтимагый торыш, рус әдипләре тарафыннан аның апокалипсис – бетү, югалуга борылыш дип бәяләнүе. Шундый мотивлар белән сугарылган әсәрләр буларак Л.Леоновның “Пирамида” (1994), А.Варламовның “Лох” (1995) романнары.
Хәзерге әдәбиятта постмодернизм юнәлеше. Рус әдәбиятында аның өченче дулкыны формалашу (Т.Толстая, В.Пелевин, В.Маканин һ.б.). Постмодернистик аң (яшәешнең мәгънәсезлеген тою, тарихны, мәдәни кыйммәтләрне кире кагу һ.б.). Постмодернизмның поэтикасы, сәнгатьчә сурәтләү алымнары, фәлсәфәсе. Татар әдәбиятында постмодернистик концепция, постмодернистик элементлар белән баетылган әсәрләрнең дөнья күрә башлавы, аның поэтикасы, лиризм чаралары исәбенә баюы (Г.Гыйльмановның “Албастылар” (1990-2001) хыялый кыйссасы, М.Кәбировның “Сары йортлар сере” (2001) повесте).

Әдәбият
1. Әхмәдиева Л. Язмыш һәм иҗат / Л.Әхмәдиева // Казан утлары. – 1995. — №4. – 110-115 б.
2. Галимуллин Ф. Офыкларны алдан күреп / Ф.Галимуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – 200 б.
3. Галимуллин Ф. Туксанынчы еллар әдәбияты / Ф.Галимуллин // Казан утлары. – 1999. — №7. – 131-133 б.
4. Есин А. Принципы и приемы анализа литературного произведения / А.Есин. – М.: Флинта, Наука, 1999. – 248 с.
5. Закирҗанов Ә. Яңа җилләр исәме / Ә.Закирҗанов // Казан утлары. – 2001. — №6.
6. Заһидуллина Д. “Албастылар” яки татар прозасында яңа сыйфатлар / Д.Заһидуллина // Казан утлары. – 2001. — №11. – Б.111-120.
7. Заһидуллина Д. Яңа дулкында / Д.Заһидуллина // Казан утлары. – 2003. — №1. – Б.152-160
8. Компанеец В. Русская социально-философская проза 1970-80-х годов. Нравственный и психологический аспекты изображения человека / В.Компанеец. – Саратов, 1994. – 228 с.
9. Латынина А. За открытым шлагбаумом: Литературная ситуация конца 80-х. / А.Латынина. – М., 1991. – 160 с.
10. Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында / Ф.Миңнуллин. – Казан: Татар.кит. нәшр., 1994. – 344 б.
11. Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Р.Мөхәммәдиев. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1983. – 216 б.
12. Нигматуллина Ю. “Запоздалый модернизм” в татарской литературе и изобразительном искусстве / Ю. Нигматуллина. – Казань: Фэн, 2002. – 176с.
13. Сверигин Р. Туксанынчы еллар әдәбияты / Р.Сверигин // Казан утлары. – 1999. — №6. – 126-128 б.
14. Теория литературы. Т.4. Литературный процесс. – М.: ИМЛИ РАН, «Наследие», 2001. – 624с.
15. Хафизов С. Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре / С.Хафизов. – Уфа, 1988.

Поэзия
1970-80 нче еллар чигендә шигъриятнең торышы. Олы буын әдипләренең иҗатында тематик төрлелек, тарих һәм шәхес, сәясәт һәм шәхес мәсьәләләре, шигъри композиция өлкәсендә үзгәрешләр. Романтизм ысулының үзгәрүе, яңарыш кичерүе. Шигърияттә фәлсәфи романтизмның көчәюе (Х.Туфан, С.Хәким һ.б.).
Фәлсәфи-романтик тенденцияләрнең хәзерге поэзиядә дәвам иттерелеше. Шигъри жанрлар үсеше, поэма жанрының торышы, торгынлыгы турында бәхәсләр. Шәхеснең тормышта үз урынын эзләү, җәмгыять һәм кеше темаларының хәл ителеше, форма өлкәсендә эзләнүләр (И.Юзеев, Р.Фәйзуллин).
Романтик шигърияттә оптимистик канатның үсеше. Символлар аша яшәешкә бирелгән бәя, тормыш, дөнья, тарих турында уйланулар. Милли бәйсезлек темасының чагылышы, милли идеалның бирелеше. Табигатьне саклау проблемасының кискен куелышы (Зөлфәт).
Поэзиядә гражданлык мотивларының, публицистик башлангычның көчәюе, мөстәкыйльлек өчен көрәш белән бәйләнештә романтик шигърияттә тарихи темага игътибарның, үткән тарихны әхлакый, фәлсәфи ноктадан бәяләргә омтылышның артуы (Р.Харисның “Ант суы” (1988), Ә.Рәшитнең “Мөхәммәдъяр” (1996) поэмалары).
Реалистик шигърияттә тарихи шәхесләргә яңача мөнәсәбәт. Образларның үзенчәлекле чагылышы, берничә әдәби катлам аша бирелгән бәя (М.Әгъләмовның “Акмулла арбасы” (1981), “Тукайдан хатлар” (1985) поэмалары).
Татар поэзиясендә яңа юнәлешләрнең тууы, яңа агымнарга мөнәсәбәт, экспрессионистик (Р.Зәйдулла, Р.Әймәт), импрессионистик (Ш.Анак), постмодернистик (Сөләйман) алымнар, элементларның урын алуы.

Әдәбият
1. Бараков В. Современная русская лирика. Учебно-методическое пособие / В.Бараков. – М., 1994. – 74 стр.
2. Галиуллин Т. Шигърият баскычлары / Т.Галиуллин. – Казан: Мәгариф, 2002. – 229 б.
3. Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра / Т.Галиуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 192 б.
4. Гафиятуллина Н. XX гасыр татар шигъриятендә Тукай / Н.Гафиятуллина. – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 2002. – 152 б.
5. Зайцев В. О новых тенденциях в русской поэзии 1980-90-х гг. / В.Зайцев // Вестник МГУ. Серия 9. Филология. – 1996. — №4. – С.9-20
6. Кукулин И. О русской поэзии 1990-х годов. От перестроечного карнавала к новой акционности / И.Кукулин // Новое литературное обозрение. — 2001. — №5. — С.248-262
7. Нигматуллина Ю. “Запоздалый модернизм” в татарской литературе и изобразительном искусстве / Ю. Нигматуллина. – Казань: Фэн, 2002. – 176с.
8. Шайтанов И. Поэзия 70-90-х годов. Обзор. Новое в поэзии / И.Шайтанов // Русская литература XX века. – М., 1994. Ч.2. – С.277-303.

Драматургия
Драматургиядә Т.Миңнуллин, Р.Хәмид, Ю.Сафиуллин, И.Юзеев кебек өлкән буын әдипләренең актив иҗат итүе, алар янәшәсендә иҗат мәйданына яшь көчләр буларак З.Хәким, Д.Салихов, М.Гыйләҗев, Аманулла, Г.Каюмовларның килүе. Сүз сәнгатенең бу төрендә традицияләрнең дәвам итүе, заман үзгәреше белән бәйле төстә яңа тема-проблемаларның урын алуы, драма, трагедия, комедия жанрларының төрле формаларына мөрәҗәгать итү. Сәхнә әсәрләренә фарс, пародия элементларының күпләп кертелүе. Реализм һәм романтизмның синтезына омтылыш. Шартлылыкка корылган әсәрләрнең язылуы, аларның вазифасы, тематик-проблематик төрлелеге (М.Гыйләҗевның “Бичура” (1988-1989) драмасы), морзалар катлавы фаҗигасен яңарту (Т.Миңнуллинның “Шәҗәрә” (2001) драмасы).
Романтизм ысулының үзгәреп, драматургиядә милләт фаҗигасен ачуга юнәлтелүе. Катнаш никахлар проблемасының фәлсәфи яссылыкта хәл ителеше, эчке һәм тышкы каршылыкның үзенчәлекле бирелеше, кеше бәхете мәсьәләсенең куелышы, әхлак кануннарының, кешелек сыйфатларының юкка чыгуы, буыннар арасындагы бәйләнеш проблемаларының калку куелуы (Т.Миңнуллинның “Илгизәр+Вера” (1994) драмасы).
Хәзерге драматургиядә тәнкыйди фикернең үткенәюе, рус һәм көнбатыш сүз сәнгатенә хас, традицион булмаган сурәт-образларга, алымнарга мөрәҗәгать итү, “абсурд” театры һәм “явызлык” театры төшенчәләренең кулланылышка керүе, аның турында бәхәсләр. Совет системасын, бюрократлыкны тәнкыйтьләгән әсәрләрнең дөнья күрүе, заманның рәхимсез якларының юләрләр йорты метафорасы аша бирелеше (З.Хәкимнең “Юләрләр йорты” (1996) трагикомедиясе).

Әдәбият
1. Әхмәдуллин А. Дөреслеккә ирешү юлында / А.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1993. – 255 б.
2. Әхмәдуллин А. Офыклар киңәйгәндә / А.Әхмәдуллин. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – 239 б.
3. Громова М. Русская современная драматургия / М. Громова. – М.: Флинта, Наука, 1999. – 160 с.
4. Закирҗанов Ә. Заман белән бергә / Ә.Закирҗанов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2004. – 175 б.
5. Нигматуллина Ю. “Запоздалый модернизм” в татарской литературе и изобразительном искусстве / Ю. Нигматуллина. – Казань: Фэн, 2002. – 176с.
6. Сафиуллин Ю. Сәхнә әсәрләребез нинди? / Ю.Сафиуллин // Казан утлары. – 2000. — №2. – 138-144 б.
7. Явчуновский Я. Драма на новейшем рубеже. Драматургия 70-80-х годов: конфликты и герои, проблемы поэтики / Я.Явчуновский. – Саратов, 1989.

Гамәли дәресләрнең планы

Равил Фәйзуллин шигърияте
(1943)
1) Тормыш һәм иҗат сәхифәләре, әдәбият мәйданына килү юлы. “Нюанслар иле” циклы. Традицияләр һәм яңалык, форма өлкәсендә эзләнүләр. Аның турында әдәби бәхәсләр. Р.Фәйзуллин шигъриятенең тематик төрлелеге, фәлсәфи тирәнлеге, төрле юнәлештәге фәлсәфәләрнең берлеге. Поэзиядә фәлсәфи-романтик тенденцияләрне үстерүдәге роле.
2) Туган як, әти-әни темасының чагылышы (“Минем әти”, “Менә без дә үсеп җиттек, әни”, “Каникулга кайтыр алдыннан (Дәү әнигә)”, “Әти эшләгән җирләр бу...”, “Туган йортта – балалыкта”, “Топонимик мозаика”, “Туган як”, “Әни ишетми калган җыр”, “Балыкчы карт”, “Бала чактан туры”).
3) Фәлсәфи һәм сәяси эчтәлекле шигырьләре. Замана рухы. Үткән һәм хәзерге. Бу юнәлештәге шигырьләрендә метафорик һәм символик образлар, ассоциатив сурәт аша хакимияткә һәм җәмгыятькә, тормыш-яшәешкә бирелгән бәя, шәхес һәм җәмгыять, шәхес һәм яшәеш мөнәсәбәтләренең, шуның белән бәйләнештә шәхеснең тормышта үз урынын эзләү темасының чагылышы. Кеше, вакыт, мәңгелек образлары (“Үлемнәре белән үлемсезлек”, “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга”, “Җилфердәүче керләр җыры”, “Халык әле һаман кышта яши”, “Ул көннәрне инде даулап булмый”, “Идел ага”, “Палестина, Палестина”, “Татар теле”, “Колонизатор әлифбасы”).
4) Мәхәббәт темасының бирелеше. Бу темада шагыйрьнең кабатланмас үзенчәлеге, метафорик, символик сурәтләрнең гәүдәләнеше (“Сөйдем аны, шаштым”, “Кер чайкыйлар кызлар”, “Яшь хатын”, “Аккошлар”, “Мин сине ничек яраттым”, “Сагыш”, “Мәк чәчәге”, “Синең өчен яшим”).
5) Шагыйрь иҗатында олы шәхесләргә багышлап иҗат ителгән әсәрләр. “Сәйдәш” поэмасы. Төрле идея-эстетик катламнар аша бөек композиторга бирелгән бәя. Сәйдәш образы аша чорга хас җитди проблемеларның күтәрелүе. Әсәр тирәсендә барган әдәби-тәнкыйди бәхәсләр.
Әдәбият
1. Галиуллин Т. Шагыйрьләр һәм шигырьләр / Галиуллин Т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1985.
2. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 6-т. – Казан: Раннур, 2002. – 329-344 б.
3. Мәйдан. – 2003. – № 10.
4. Р.Фәйзуллин: Заман. Иҗат. Шәхес. – Казан: Мәгариф, 2002. – 492 б.
5. Хисамов Н. Тирән хакыйкать дөньясы / Н.Хисамов // Мәдәни җомга. – 1999. – 23 апрель

Ренат Харис иҗатында поэма жанры

1. Татарстанның халык шагыйре Р.Харис иҗатында лирик шигырь белән поэма үзенчәлекләрен берләштергән, тарихи шәхесләрне үзәккә алган цикллар. Лирик әсәрләрне якынлаштырган экспрессив образлылык. («Дәрдмәндкә», «Мулланур», «Камил Якубов», «Фатих Кәрим»).
2. Р.Харис поэмаларында заманга хас әхлакый проблемаларның фәлсәфи тирәнлек, зиһен эшчәнлеге һәм үзенчәлекле тел-стиль чаралары, кыю метафоралар ярдәмендә ачылуы. Максатның предметлылык детальләре ярдәмендә сурәтләнеше («Рәссам», «Ат иярләү» һ.б.).
3. Р.Харис иҗатында татар тарихы. Үткәнне сурәтләү аша бүгенге көн проблемаларына килү. Үзәктә олы вакыйгалар, халык, ил язмышы торуы («Ант суы», «Идегәй», «Худяков»).
4. Иҗатының соңгы дәверендә сатирик башлангычның көчәюе. Тукай, Бабич традицияләрен дәвам иткән символик һәм метафорик характерлы «Һарут белән Марут», «Чехов базары» поэмалары.

Әдәбият
1. Хисамов Н. Ренатның ак сөлгесе / Н.Хисамов // Бәрәкәтле чишмәләр. — Казан: Татар кит.нәшр., 1987 – 57-67 б.
2. Юзиев Н. Уйлы туйра / Н.Юзиев // Шигърият дөньясы. — Казан: Татар кит.нәшр., 1981. – 285-310 б.
3. Галиуллин Т. Здравствуй, поэзия! / Т.Галиуллин. – М.: Современник, 1987. — 146-164 с.
4. Галиуллин Т. Ренат Харис / Т.Галиуллин // Әдәбият: 11 сыйныф өчен дәреслек. — Казан: Мәгариф, 1995. – 120-126 б.
5. Галиуллин Т. Шәхесне гасырлар тудыра / Т.Галиуллин. — Казан: Татар кит.нәшр., 2003. — 109-117 б.

Флүс Латыйфи иҗаты
(1943)
1) Тормыш һәм иҗат юлына бер караш. Сиксәненче еллардан язучының милли темага “борылуы”, шуның бер чагылышы буларак “Хыянәт” романы. Тарихи дөреслек һәм хыял, тарих һәм шәхес. Ф.Латыйфи йөз тоткан иҗат агымы турында әдәби тәнкыйтьтә фикер төрлелеге.
2) “Ишелеп төшкән бәхет” романында төп сюжет сызыклары, әсәрдә чагылыш тапкан тормыш моделе. Образлар системасы, төп геройның яшәеш, җәмгыятьнең сәяси, әхлакый нигезләре турында карашлары. Образлар бирелешендә психологик анализ алымнарының чагылышы.
3) Проблематикасы. Шәхес һәм җәмгыять каршылыгының олы буыннан Хафиз, Оркыя, Әмирҗан, яшьләрдән Сирин, Рифгать, Ильяс язмышлары аша гәүдәләнеше, алар йөзендә язучының милләт фаҗигасен яктыртуы. Совет хакимияте сәясәтенә, тоталитар режимга, шул дәвер сәяси эшлеклеләренә тәнкыйди караш. “Ишелеп төшкән бәхет” ачкыч сүзенә салынган мәгънә. Әсәрнең теле.

Әдәбият
1. Заһидуллина Д. Милли реализм юлыннан / Д.Заһидуллина // Казан утлары. – 2003. — №6. – 134-147 б.

Галимҗан Гыйльманов иҗаты
1) Әдипнең татар әдәбиятына килү юлы, сүз сәнгатендә тоткан урыны һәм иҗатының төп юнәлешләре, тематик-проблематик төрлелеге, фәлсәфи-эстетик карашлары.
2) Милли сүз сәнгатенә эчтәлек һәм форма яңалыгы алып килгән “Албастылар” хыялый кыйссасы. Образлар системасы. Хәлим һәм Майя образлары, архетип персонаж буларак Сания образы, аның аша корбанчылык фәлсәфәсенең гәүдәләнеше. Мифологик образларның (албастылар) бирелеше. Хикәяләүче-скриптор, аның әсәр тукымасындагы роле.
3) Бер әсәр чикләрендә төрле катламнарның синтезына омтылыш. Реалистик, хыялый-романтик, дини-мифологик сюжет сызыкларының бер үремтәдә бирелүе. Фәлсәфи катламда үткәрелгән фикерләр. Әсәрдә төп каршылык буларак Ак һәм Кара көрәше.
4) Әсәрнең композицион үзенчәлекләре. Реаль һәм әсәр чынбарлыгының махсус аерып куелуы, аның сәбәпләре, әдип яратып кулланган композицион алымнар. Әсәрнең иҗат агымы турында фикер төрлелеге (Д.Заһидуллина, Й.Нигъмәтуллина). Җемелдәү эстетикасының чагылышы.
Әдәбият
1. Заһидуллина Д. “Албастылар” яки татар прозасында яңа сыйфатлар / Д.Заһидуллина // Казан утлары. – 2001. — №11. – 111-119 б.
2. Нигматуллина Ю. “Запоздалый модернизм” в татарской литературе и изобразительном искусстве / Ю.Нигматуллина. – Казань: Фэн, 2002. – 176 с.

Әдәби әсәрләр исемлеге
1. Астафьев В. Прокляты и убиты / Астафьев В. // кн. 1. – Новый мир. – 1992. — №10-12; кн. 2. – Новый мир. – 1994. — №10-12.
2. Әгъләмов М. Акмулла арбасы / Әгъләмов М. // Иман тәрәз шакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. — 190-200 б.
3. Әгъләмов М. Тукайдан хатлар / Әгъләмов М. // Иман тәрәз шакый. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – 209-242 б.
4. Бәйрәмова Ф. Болын / Бәйрәмова Ф. // Күңел карлыгачларым. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 7-68 б.
5. Бәйрәмова Ф. Битлек / Бәйрәмова Ф. // Күңел карлыгачларым. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 69-153 б.
6. Бәйрәмова Ф. Алыплар илендә / Бәйрәмова Ф. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – 144 б.
7.Галиуллин Т. Тәүбә / Галиуллин Т. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. – 240 б.
8.Галиуллин Т. Элмәк / Галиуллин Т. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1998. – 238 б.
9. Гыйләҗев А. Җомга көн кич белән / Гыйләҗев А. // Әсәрләр, дүрт томда. 3-т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – 5-143 б.
10. Гыйләҗев А. Балта кем кулында / Гыйләҗев А. // Әсәрләр, дүрт томда. 3-т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – 265-567 б.
11. Гыйләҗев А. Яра / Гыйләҗев А. // Әсәрләр, дүрт томда. 4-т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – 344-437 б.
12. Гыйләҗев А. Ягез, бер дога! / Гыйләҗев А. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. – 448 б.
13. Гыйләҗев М. Бичура / Гыйләҗев М. // Бичура. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2002. – 53-93 б.
14. Гыйльманов Г. Албастылар / Гыйльманов Г. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 383 б.
15. Гыйматдинова Н. Сихерче / Гыйматдинова Н. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990.
16. Гыйматдинова Н. Ак торна каргышы / Гыйматдинова Н. // Ак торна каргышы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997. – 246-286 б.
17. Латыйфи Ф. Ишелеп төшкән бәхет / Латыйфи Ф. // Казан утлары. – 1999. — №5,6.
18. Леонов Л. Пирамида / Леонов Л. – М.: Голос, 1994. – 344 стр.
19. Мәһдиев М. Бәхилләшү / Мәһдиев М. // Сайланма әсәрләр, 3 томда.
3-т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – 3-252 б.
20. Миңнуллин Т. Илгизәр+Вера / Миңнуллин Т. // Ай булмаса, йолдыз бар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – 5-50 б.
21. Миңнуллин Т. Шәҗәрә / Миңнуллин Т. // Казан утлары. – 2001. — №12. – 89-118 б.
22. Распутин В. Пожар / Распутин В. – М.: Просвещение, 1990. – 285-331 б.
23. Рәшит Ә. Мөхәммәдъяр / Рәшит Ә. // Фидаиләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 62-79 б.
24. Садриев Ф. Таң җиле / Садриев Ф. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – 256 б.
25. Садриев Ф. Кыргый алма әчесе / Садриев Ф. // Мәйдан. – 2004. — №1. – 14-30 б.
26. Сәләхов И. Колыма хикәяләре / Сәләхов И. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989. – 255 б.
27. Сибат Р. Ялгызак / Сибат Р. — Казан: Татар.кит.нәшр., 2001. – 272 б.
28. Фәйзуллин Р. Сайланма әсәрләр, ике томда. 2-т. / Фәйзуллин Р. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1993. – 502 б.
29. Фәттах Н. Сызгыра торган уклар / Фәттах Н. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – 800 б.
30. Харис Р. Ант суы / Харис Р. // Ант суы. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1987. – 24-42 б.
31. Харис Р. Хисемнең исеме / Р.Харис. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – 192 б.
32. Хәбибуллин М. Кубрат хан / Хәбибуллин М. – Казан: Мәгариф, 2001. – 335 б.
33. Хәким З. Юләрләр йорты / Хәким З. // Сайланма әсәрләр. Өч томда. 3-т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997.

Гомуми курска караган фәнни әдәбият
1. Лейдерман Л., Липовецкий М. Современная русская литература: В 3-х кн. Кн.2: Семидесятые годы (1968-1986): Учебное пособие / Лейдерман Л., Липовецкий М. – М.: Эдиториал УРСС, 2001. – 288 с.
2. Лейдерман Л., Липовецкий М. Современная русская литература: В 3-х кн. Кн.3: В конце века (1986-1990-е годы): Учебное пособие / Лейдерман Л., Липовецкий М. – М.: Эдиториал УРСС, 2001. – 160 с.
3. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда. Т.6: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: “Раннур” нәшр., 2001. — 544 б.

Мөхәммәт Мәһдиев
(1930 – 1995)
1) Тормыш сәхифәләре, татар әдәбиятына килү юлы, сүз сәнгатендә тоткан урыны һәм иҗатының төп юнәлешләре, тематик-проблематик төрлелеге. Иҗатының төп лейтмотивы буларак сугыш һәм сугыштан соңгы татар авылы тормышы темасы.
2) “Без – 41 ел балалары” повестенең тематикасы. Яшьләрне сурәтләү алымнары, язучының сәнгатьчә фикерләү сөреше. Укытучылар коллективы, аларның фаҗигасе (шәхес культы, ачлык, фидакарьлек). Әсәр уңышының серләре.
3) 30-50 еллар татар авылын тасвирлаучы әсәр буларак “Кеше китә – җыры кала” повесте. Аерым гаиләләрне сурәтләү аша ил тормышын, аның авыр язмышын бирү. Хәкимулла, Нургали, Васфикамал образларының сурәтләнеше, төп идеяне ачудагы роле. Ярдәмче образларның автор идеясен ачудагы урыны (Улибаева, Заһри, Тимерхан һ.б.). Сурәтләү чараларының байлыгы.
4) Сентименталь проза үрнәге буларак истәлекләре формасында язылган “Бәхилләшү” повесте. Әсәрдә сюжетның үзенчәлекле бирелеше. Психологик тирәнлек. Сентименталь чаралар аша әхлакый бөтенлекне, якты үткәнне сагыну, юксыну, вакытны кире кайтара алмау кебек уйлануларның чагылышы. Шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте.
Әдәбият:
1. Мәһдиев М. Кеше китә – җыры кала / Мәһдиев М. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – 288 б.
2. Миңнуллин Ф. Яшьлекне сагыну / Мәһдиев М. // Балта явызлар кулында. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1994. – 218-231 б.
3. Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән / Мөхәммәдиев Р. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1983. — 163 – 177 б.

Ибраһим Сәлахов
(1911 – 1998)
1) Тормыш һәм иҗат юлына бер караш.
2) “Колыма хикәяләре” (“Тайгак юлда”) әсәренең язылу һәм басылу тарихы. Жанрлык үзенчәлекләре.
3) “Колыма хикәяләре”нең төп сюжет сызыклары. Тарихи дөреслек һәм хыял. Совет хакимияте сәясәтенә, тоталитар режимга, шул дәвер сәяси эшлеклеләренә һәм тарихи шәхесләренә тәнкыйди караш.
4) Проблематикасы. Образлар системасы, төп геройның яшәеш, җәмгыятьнең сәяси, әхлакый нигезләре турында карашлары. Әсәрдә татар зыялылары (язучылар, артистлар, комсомол, партия җитәкчеләре) образлары, аларның язмышларын сурәтләүдә психологик элементлар. Әсәрнең теле.
Әдәбият:
1. Совет Татарстаны язучылары. – Казан: Татар.кит.нәшр, 1986. – 410-411 б.б.
2. Минһаҗева Л. Ибраһим Сәлахов: (тормышы һәм эшчәнлеге) / Минһаҗева Л. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 176 б.

Хәсән Туфан
(1901-1981)
1) Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗади үсеш чорлары. Иҗатында төрле темаларга мөрәҗәгать итүе.
2) Бүгенге әдәби-тәнкыйди фикердә шагыйрьнең 20-30 нчы еллар иҗатына бәя. Мохит һәм сурәтләү чаралары яңачалыгы. (“Урал эскизлары”, “Ике чор арасында”, “Башлана башлады”, “Иске Рәсәй үлде”, “Бибиевләр”).
3) Х.Туфан лирикасында тарих һәм шәхес, табигать һәм кеше арасындагы мөнәсәбәтләрнең сурәтләнеш үзенчәлеге. Сыйфат үсеше. Халык авыз иҗатына хас афористик фикерләүгә мөрәҗәгать итү. Лиризм көчәюе. (“Ак каен”, “Узып барышлый”, “Очрашырбыз әле”, “Сөйли торган материя”, “Сүз кушасы иде талларга”, “Аралагыз мине, ак каеннар”, “Чәчәкләр”, “Давылда”).
4) Кырыгынчы – җитмешенче еллар иҗатында сугыш темасы. Афәткә читтән караш. Кеше һәм сугыш. Бәйләү киңлеге һәм шигъри нәфислек. Шәхси фаҗиганең эзоп теле аша җиткерелүе (“Каеннар сары иде”, “Хәят”, “Илдә ниләр бар икән”, “Гөлләр инде яфрак яралар”, “Иртәләр җитте исә”, “Кем тиде?”, “Моабитны күрдем төшемдә”, “Битараф ай”, “Кырда ике ак
канат ята”, “Ни булды бүген сиңа?”).
5) Туфан лирикасында туган илгә мәхәббәт темасының аерым кеше язмышы аша бирелеше. Мәхәббәт фаҗигасында изгелек, өмет күрү. Лирик композиция төзү осталыгы. (“Син дә көттеңме?”, “Каян алдың?”, “Ай чыга Арча кырыннан”, “Гыйбрәт”, “Ромашкалар”, “Ландыш”, “Сиңа”, “Әйткән идең”, “Кайсыгызның кулы җылы?”, “Җилләр исә”, “Гүзәл”, “Кая шулай ашыгасың, йөрәк?”, “Исле гөлләр исе булып”). Х.Туфанның бүгенге шигърият үсешенә керткән роле. Аның традицияләренең дәвамчанлыгы.

Әдәбият
1. Мостафин Р. Хәсән Туфан / Р.Мостафин // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 5-т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.
2. Галиуллин Т. Сәлам сиңа, тормыш / Галиуллин Т. // Туфан Хәсән. Әсәрләр. 2 томда, 1 т. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1976.
4. Гайнетдинов М. Давылларда, җилләрдә / Гайнетдинов М. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.
5. Ак чәчәк атар идең. Туфан турында истәлекләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990.

КАЗАН ДӘҮЛӘТ УНИВЕРСИТЕТЫ
Татар филологиясе һәм тарихы факультеты
Татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы

ПРОГРАММА

КАЗАН – 2004

Төзүчеләре: филол. ф. докт., профессор Т.Н.Галиуллин,
филол. ф. канд., өлкән укытучы Н.М.Гафиятуллина

Фәнни мөхәррире: филол. ф. докт., профессор Д.Ф.Заһидуллина

Программа 2004 елның 14 сентябрендә КДУның татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасының киңәйтелгән утырышында расланды.
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:36
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.