Саба чишмәләре (классный час)

— Нинди ул минем Туган төбәгем – Саба яклары? Нинди ул Байлар Сабасы?
… Туган нигезенә тугры кешеләр Саба төбәге турында начар сүз әйтмиләр һәм әйттермиләр, үз ягын мактаганда, аның үзенчәлеген таба беләләр. Мисалга, хөрмәтле аксакалның:
— Безнең Саба тирәсендә җәйнең аяз иртәсе – йомшак җилле иртәсе – аерата колачлы була, бу җәһәттән аңа тиң юк, — дип шигъри тасвирлавын ишетергә туры килде безгә.
Игътибар итик: җәй, аяз иртә һәм колач. Боларны Саба табигатен күңел биреп, үз итеп күзәткән һәм колакларын торгызып тыңлаган кеше генә тоя ала. Боларны таңнан беләкләрен сызганып эшкә тотынган кеше генә әйтә ала…
Безнең якларда, шөкер урманнар бар. Кайчандыр аларда төрле җанварлар, хәтта арсланнар һәм мамонтлар (төбәктә Арслан тавы булуы – Тенекидә — һәм мамонт сөякләре табылуы – Урта Саба тирәсе – моны раслый лабаса!) ерткычылк кылганнар. Бу урманнар ата – бабаларыбызны тормыш итәргә өйрәткән. Авыл кешеләренең яшәү өметен чынга ашырган тырышлыгы – тәвәккәллеге яши Чытырманлы – Ешкынлы Урманнарда!
Безнең якларда — әрәмәлекләрдә — күлләр – коелар бар. Зур түгел алар, әмма тирән, бик тирән, хәтта төпсез, диләр аларны…
Безнең якларда чишмәләр бар. Аларның мул сулылары да, кыяр – кыймас челтерәүчеләре дә ишле. Арада Тәпәнле чишмә (Байлар Сабасы), Изгеләр чишмәсе (Тимершык), дигәннәре – шулай ук безнең байлык. Инешләрне һәм тегермәннәр тавышын гөрләткән елгаларны шул чишмәләр туендыра. Авыл кешеләренең матур өметләре яши Җырлы Чишмәләрдә!

/ Тәлгат Нәҗмиев, Мәгъсүм Хуҗин. Яшә Саба – Йорт!/

Чишмәләр – гасырлар шаһиты.

Читкә китеп гомер уздырган кешеләрнең олыгаеп, тән – сөякләре, кан тамырлары таушалып тузгач: “Үз чишмәмнең суын эчсәм, тәнем – сихәтләнер иде”, — дип ерактан йөрәк авазлары салуы бер дә гаҗәп түгел. Үскән чакта ул кешенең тән күзәнәкләре әнә шул чишмә суының микъдарыннан ясалган, формулашкан. Әнә шуңа күрә борын – борын заманнан алып чишмә халык җырларына керә килгән:
Тау астында салкын чишмә
Челтер – челтер агадыр, — дип җырланган халыкта чишмә инде, әлбәттә, матди байлык – эчәр өчен су чыганагы гына түгел, ә рухи, поэтик байлык чыганагы да.

/М.Мәһдиев/
Чишмәләр! Кайда гына юк та, кайда гына очрамыйлар алар. Тау асларыннан, үзәнсу җирләрдән өскә бәреп чыгалар да, үсемлекләр дөньясын, җирдәге тереклекне назга төрергә, алҗыган тәнеңә сихәт, көч бирергә теләгәндәй, һәркайсы үз көе, үз моңы белән туктауны белми ага бирәләр.
Халык чишмәләрне тәменә, кайда урнашуына карап бәяләгән, аларны укымышлы, булдыклы кешеләрнең исемнәре белән атап йөрткән, мактанычы итеп санаган, горурланган. Чишмәләр җырларда җырланганча, изгелеккә — яхшылыкка табыну, яшьләрнең очрашу – танышу, вәгъдәләр бирешү урыны, сафлык, пакълек чыганагы булып хезмәт иткәннәр. Борынгылар чишмәсез авылга кыз бирмәскә тырышканнар. Чишмәсез авылны йолдызсыз күккә тиңләгәннәр. Ни генә әйтсәң дә, матур чагыштыру бу. Ә инде изгеләр чишмәсе булган авылның исеме еракларга киткән.
Чишмәләр… Алар бөтен тирә — якта да, бөтен төбәктә дә моңлы – җырлы, урман буйларында да, тургайлар моңына күмелгән…
Бу яктан табигать Сабаны да ким – хур итмәгән. Һәр чишмәнең үз тарихы, исеме, үз матурлыгы бар.
Соңгы 2 елда миңа аларны шактый җентекләп өйрәнергә туры килде. 1992 елның март аенда Саба авыл Советы башкарма комитеты, зур чыгымнар тотып, “РСУ – 1” дигән оешмадан “Ягүр” (“Егор”) чишмәсенә өйчек төзеттерү эзләнүләрне башлауга һәм бу язманы нәшер итүгә сәбәпче булды” – дип яза Нурислам ага Закир / “Саба таңнары” район газетасының актив хәбәрчесе, Закир Йосыпов премиясе лауреаты / — Бу эшне Зиннур Шәвәлиев, Рафаэль Шәмсетдинов башкарган иде. Ташуда су астында калып, ләм басудан арынмаган бу чишмәнең матурлыгын күреп куанган бер су алучы газетага язуымны үтенде. Чыннан да… Сабада туып гомерләрен шушында уздырган 75 яшьне узган 37 өлкән кеше белән очраштым, сөйләгәннәрен бәйнә — бәйнә язып барырга тарыштым, чагыштырдым, нәтиҗә ясадым.
Авылда унынчы дистәне ваклап та зиһеннәре яхшы булган 4 аксакал бар. Миңа шундыйларның берсе – үзенең хәтере белән тыңлаучыларны таң калдырган Габделгалләм бабай Хужин (1902) янында берничә тапкыр булып, сәгатьләр буе сөйләшеп утырырга туры килде. Ул Сабаның үткәне турында күпне белә, ягъни, “аяклы” тарих.
— “Тәпи басып киткәннән алып, мин үземдә әтинең дөрес йогынтысын тойдым, — диде ул, — Искәндәр Вәлие Якубының 1854 елда туган улы Хуҗиәхмәт, ягъни минем әти 105 ел яшәде. Мин әтигә ияреп мәчеткә йөрүдән башлап, өлкәннәр сүзен тыңларга, күбрәк алар бар җирдә булырга ярата идем. Ул чакларда оят сүзләр сөйләшү, сүгенү зур әдәпсезлек саналды. Өлкәннәрнең һәр авылда җыелу урыны каравыл өе иде. Бабайларның тәм табып сөйләгәне:
— Абалаков дигән байның даны, тирә — юньгә таралган туку, кием ману фабрикасы булыр иде.
Иске зират яныннан башланган бу фабрика шактый зур майдан алып торган. Аның янәшәсендә читтән китерелгән арзанлы эшчеләрнең бараклары Вәләкәй Галиләренә (хәзерге шешә кабул итү пункты) кадәр сузылган булган. Бер елны янгын чыгып, фабрика гына түгел, әнә шул бараклар да янып беткән, ялланып эшләүчеләр пешкәннәр, җәрәхәтләнгәннәр, үлгәннәре шушы төбәктә җирләнгәннәр. Хәзерге шифаханәнең түбәнге ягында чирмешләр зираты булуы да шул хакта сөйли. Янгыннан соң бу якларга ияләшеп тә эшсез калган арлар, чирмешләр (элек удмуртларны, мариларны шулай йөрткәннәр – ред.) Сабадан күченеп, үзләренә сыеныр урын кора башлаганнар. Сабада һәр карыш җирнең хуҗалары булу аларны кысрыклаган булса кирәк.
Инде сүз чишмәләр турында булса да, 1902 елда Сабада туган Зариф абый Гариповтан (хәзер мәрхүм) ишеткән шушы күченүләргә бәйле риваятьне язмый кала алмыйм. Менә аның Туктар заводында кирпеч төягәндә сойләгәннәре: “Фабрика баеның ялланып эшләүчеләре эшсезлектән арлы – бирле сугылып йөри башлагач, авыл халкы аларга ризасызлык белдергән. Алар күченеп китеп урнашканнар. Татар баенда эшләүче ар янына иптәше килеп, үзенең кайда яшәвен сойләгәч, теге дә биштәрен алып, аңа иярә. Моны байга җиткерәләр. Приказчик ат белән куа чыга һәм тау битендәге ачык аланнан менеп барган кешене күреп “тукта, ар!” дип кычкыра Тавышка качып баручының иптәшләре килеп чыга, гаугалашып алалар. Тугрылыклы хезмәтче күргәннәрен байга әйтә. “Ярар, мин фәлән кемгә арларга ипи бирмәскә кушармын, шуннан соң туктарлар, эссе башлар, — ди бай. Соңга таба бу яктан йөрүчеләрне “Туктарлар” дип атый башлаганнар.
Абалаков байдан кала да, авылның үзендә төрле кәсеп белән шөгелләнүчеләр була. Сәүдәгәрләр озын юл узагн саен Сабаның даны ераккарак тарала. Мәсәлән, Абалаков фабрикасында калдык – постык тукымалардын бау ишкәннәр, аны казанга салып киндер төбендә кайнатканнар. Алар суда да бүртмәгән, черемәгән дә. Шул бауларны Урал якларыннан килеп алып киткәннәр. Авылның тырыш, эшчән кешеләрен “Асабачлар”, ягъни һөнәрчеләр дип йөрткәннәр. Шул сүзнең “А” хәрефен төшереп калдырсак, “Саба” сүзе килеп чыга түгелме соң? “Байлар” кушаматының килеп чыгуы да әллә каян килмәгән. Көнне – төнгә ялгап тырышканнар, ярлы булмагандыр, күрәсең. Зур янгын чыгып та, аннан зыян күрмәгән, күченергә мәҗбүр булмаган кешеләр, төпләнеп яшәргә керешкән…
… Сүзне авылның көнчыгыш ярына урнашып, көнбатышка таба агучы ӘМӘНДЕ чишмәсеннән башлыйк. Инешкә иң элек аның суы килеп кушыла. Ни өчен Әмәнде соң ул?
… Минем әтинең якын дусты, кордашы Кәримулла Әхмәтша улы Мөхәммәтшин (Амаша Кәриме) бездә бик еш булып, иртән килсә, кичкә генә кайтып китәр иде. Элеккеге тормыш турында сөйләргә ярата иде ул. Аның аңлатуына караганда бу урамда (хәзер Бикет урамы) ат юлына, капка төпләренә түгелгән салам көленнән янгын чыга. Бары авыл читендәге Әмәндерәхим бабай нигезе генә уттан кала… (Ул урында хәзер Нурислам Хабабрахманов йорты). Урамның өлкән кешесе Шәһәрбану ападан Әмәндерәхим бабай турында сорашып, җавап таба алмагач, өстемә салкын су койгандай булды… “Ярый килдең әле, көтә идем, — дип каршы алды ул өченче баруымда.- Мин кичә көннәр буе уйга чумып, күңелемнән шушы урам кешеләрен барлап чыктым. Теге юлы әйтә алмаган идем. Әмәннәрнең Мөхәммәтрәхим исемле тагын берәү барын сөйлиләр иде. Өч бертуган дип шәйлим мин, тәгаен, нәрсә дип әйтим”.
… Кешеләрнең кайгы – хәсрәттән аккан күз яшьләрен юган Әмәндерәхим бабай чишмәсен гасырлар шаһиты булган дибез.
Вахитов урамы буйлап сузылган ерганакның түбәнге итәгеннән бәреп чыгып, көнбатышка карап агучы чишмә, 1900 елда туган “Керкәнәй” Каюмының бабасы Габдрахман тарафыннан казылган. Шуңа күрә ул “КЕРКӘНӘЙ” чишмәсе дип йөртелә (халык аны күпер чишмәсе дип тә атый).
Габдрахман күршесенә килеп урнашкан бертуган Әхмәтҗан, Нигъматҗан, Дәүләтҗан, Мөбаракшаларның балалары Кадыйр, Шакир, Исмәгыйльләр дә үсеп буйга җиткәннән соң чишмәне карап, төзекләндереп торалар. Бу су чыганагы “ТАРАКАННАР” чишмәсе дигән исем ала. Исеме арткан саен чишмәләрнең кадере дә арта гына. Кемнеке булса да, су алучыларның барысын да куандырып ага бирә ул. Текә ярына яңа баскыч ясаганда, шабашчылар моннан йөрүчеләргә уңайлык тудыру турында уйлап та карамаганнар. (рәсемдә чишмәләр кышкы айларда фотосүрәткә төшерелгән) – күчерелде* Саба таңнары, 25 май, 1995 ел, №55.; *Саба таңнары, 27 май, 1995, №56.)
Көнчыгыш ярдан агып чыгучы өченче чишмәгә килик. Анысын “БӘДЕРКӘЙ” чишмәсе дип атыйлар. Килдебәктән килен булып төшкән Иблиәмин улы Һидиятулла (Һидайлар, аның БӨРӘ елгасы буендагы чүннигендә 100 баштан артык умартасы булган.) кызы Бәдриҗамал була инде ул. Менә шул килеп ярдан менгәндә үлән арасында казларның су эчкән хәрәкәт ясауларын күреп ала. Килеп караса, чыннан да су икән. Казыгач, чишмә барлыкка килә, соңга таба улак та куела. Бәдриҗамал апа олыгайгач та күп гомерен су буенда мамык җыеп уздырган, чишмәгә күзәтчелек иткән. Ул узе чишмәгә, Сабада яшәүче 87 яшьлек Таифә апа Гомәрова сөйләвенә караганда, көянтәсенең бер колагына елкылдап торган җиз комган элеп йөргән. Кызыксынучыларга: “юына торган суыма шайтан төкермәс, комганым ябык, суым саф” – җавап биргән, имеш.
“Бәдеркәй” Сабада суның йомшак, давалау үзлекләренә ия булуы белән билгеле чишмә. Бер апа кеше менә нәрсәләр сөйләде миңа: “Яшь кенә кыз баланың бөтен тәнен бетчә баскан. Әбисе кушуы буенча шушы чишмә суын җылымса итеп иртә — кич коендыргач, бер атна дигәндә, бетчәләр юкка чыккан. Күзләре эренләгән кешеләргә дә сихәте тигән”.
Инеш буйлап тагын бераз түбәнгә төшсәк, халык телендә “КӘЛИ” чишмәсе дип йөртелгән 4 нче хәзинәбезгә юлыгырбыз. Бу урамда “Кәлиләр” нәселен дәвам итүче Кәрим Әминовка сүз бирми мөмкин түгел: “1894 елда туган әтием Әмин исемле иде. Атасы Вәли, бабасы Гали атлы булган. Алар күп мал асрап, татулыкта яшәгәннәр. Төп кәсепләре терлек суеп, ит сату булган. Шулай беркөнне ит сату сәгате билгеләнгән вакытка кешеләр җыелганнар. Ә Гали абзый кызуланып чыгып киткән җирендә нигәдер тоткарланган. Аны көтеп торучылардан түземлеген җуйган берәү, — кая китәр бу Гали – Кәли, — дип куйган. Безнең нәселнең “Кәли” кушаматын йөртүе менә шул сәгатьтән башланган да инде. Гали абзыйның малайлары Вәли, Габдрәхим, Габдрәшит, ә Вәлинең уллары – Миңнегали, Миңнегариф, Зариф, Хәлил, Әмин исемле иделәр...”
Әйе, Гали абзый, аның балалары биеп торган атлар белән авылларга чыгып, мал тиреләрен җыеп кайта торган булганнар. Габдрәхим абый да Кильдебәктә шушы эш белән йөргәндә очрата Бәдриҗамал исемле сылу кызны. Һәр эшкә җитез, тынгысыз Гали абый казыган бу чишмә (3 нче биттәге рәсемдә) су алучыларны куандырып ага бирә. Берничә ел элек “Сельхозхимия”нең район берләшмәсе тарафыннан өе дә эшләнгәч, бу чишмәгә кер чайкарга килүчеләр бермә — бер артты. Кирпечен салуда катнашкан К.Әминов чыбык сузып утлы да иткәч, чишмә сукмагында кичләрен дә хатын – кыз өзелмәде. Әмма бу куаныч озакка бармады. Аңы бер зәгыйфь сәрхүш чыбыкларны өзеп кенә калмаган, ишекне дә кубарып алып киткән. Озак та үтмәде, Кәрим чишмә өенә тагын 2 нче РСУ да ишек ясаттырып, кагып та куйды.

Тәртип буенча бишенче чишмәне дә кем чыгарганлыгы билгеле.
Хәзерге Совет урамындагы 42 нче йорт урнашкан нигездә яшәгән Әбелбакый исемле кеше булган ул. Шуннан “БАКА” чишмәсенә әйләнеп калган. Хатыны Фәхерниса, кызлары Шәмсениса, Гыйльминур, Шәмсенур бакча башындагы суга бик теләп йөргәннәр. Әбелбакый абый хатыны вафат булгач, күп еллар ялгыз яшәгән. Кем ярдәмгә чакырса, шуңа тубалын киеп барган, чәчү чәчешкән.
“Бакый олы тубал аскан,
Җәй җитми салмас әле
Синең җир дә, минем җир дә
Чәчелми калмас әле,” –
дип такмак чыгарганнар аның турында. Чишмә казудан тыш, менә шундый изгелеге дә тигән аның кешеләргә. Әбелбакыйны авылда Бака абый дип йөрткәннәр, үзенә дә шулай әйткәннәр. Хәтта үлеме дә шушы кушаматына бәйле рәвештә кешеләр хәтерендә калган. Минем әтинең (1893 елда туган) сөйләвенә караганда, элек авылда кеше язмышына кагылышлы берәр хәл булса, Казаннан, Мамадыш өязеннән тикшерүчеләр килеп, башта яшертен генә сораштырып, аннары өй саен кереп йөргәннәр. Әнә шундый тикшерүчеләрнең берсе урам буйлап барганда, малайларның җиргә иңеп бетә язган өй тәрәзәсеннән эчкә күз салуларын күреп ала.
— Бака үлгән, абый, Бака! – диешәләр алар.
— Исегез киткән, бака теләсә кайда үлә ул.
Китегез аннан, — ди тикшерүче.
— Юк, абый, кеше бака ул, кеше бака…
Мулла абзый Әбелбакыйның үлгәнен ишетсә дә, аны, гүр сәдакасы бирүче юк дип, күмүдән баш тарткан була. Ә тикшерүче халыкка хәбәр салып, бөтен шартын туры китереп, мәрхүмне җирләткәч кенә китеп бара.
Әбелбакыйның вафатыннан соң чишмәне озак еллар күршеләрендә торучы Мәйсәрә әби карый. Шуңа күрә хәзерге буын кешеләре арасында чишмәне аның исеме белән атаучылар да бар. Әмма бүгенге көндә ташландык, яшәүдән туктау хәлендә. Аңа кемнәр ярдәм кулы сузар?
Алтынчы саналырга хаклы “ЯГҮР” чишмәсе турында белүчеләр аз. Өлкәннәрдән бары берничә кеше генә тулы булмаган мәгълүмат бирә алды. Габделгаләм бабай да: “Ягүрне минем Якуб бабай белгәндер инде,” – дип зурдан кубып сөйләргә ашыкмады. Күңелемдә әз генә булса да өмет кабызырлык сүз эзләп, йөзгә якынлашып килүче Җәмилә апа Хуҗина янына өенә барып кердем. Яше олы булсада, ул өй эчендә үз аягында йөри, күзләре күрә, колаклары ишетә. Аның беренче сүзендә үк ком тавы өстендә алтын бөртеге күреп алгандай хис иттем үземне.
— Җәмилә апа, яшь чагында суга кайсы чишмәгә йөри идең, — дип сорыйм.
— Кайсы дип, үзебезнең бакча башындагы олы чишмәгә инде. Аның суы улагыннан ташып агар иде, чиләк чумырып алсаң да болганчыкланмады.
— Ул чишмәнең исеме булмагандыр иде?
— Булмас инде, — дип кете – кете көлеп алды Җәмилә апа. – Элек – электән Ягүр чишмәсе дип йөртәләр аны.
— Ягүр кем булган соң ул?
— Кем дип, чылбырлы урыс дип йөртәләр иде, муенында чылбыры булган диләр. Ә менә каян килгәнен әйтә алмыйм.
— Комган сатучы урыслар күк урыс авылыннан килгәндер инде…
— Әй, тукта әле, ялгышам бугай, — дип уйланып калды әби.
— Дөрестерме – юктырмы, Сабаның бер бае атлар дагаларга алып килгән җиреннән торып калган дип сөйлиләр иде. Чишмәләрне төзәтеп, яңа улаклар да куйгач, халык аны үз иткән.
Дөрестән дә, саваплы эш башкарган Егор, ягъни безнеңчә Ягүр. Ул урында чишмәне генә түгел, басманы да аның исеме белән атап йөртәләр. Ул заманда Сабинка елгасының ярлары бер — берсеннән ерак булмаган, әмма текәлеге белән күп мәшәкатьләр тудырган. Менә шунда кешеләргә тагын ярдәмгә килә Ягүр. Янәшәдә үскән агачларны кисеп, бик әйбәтләп басма ясый, аларны такта урынына тезеп чыга. Кичләрен исә яшь егетләр бу агачларны кузгалтып су ташучы кызлар егылырлык итеп куйганнар.
Моннан 70 еллар элек авылның тау башы ягы егетләре кача – поса аръяк кызы янына килгәч һәм сөйләшеп туйгач, мондый җавап ишетә торган булган:
Җаныем, бар, кайт инде,
Соңга калсаң куркырсың,
Ягүр басмасын чыкканда
Кольһуаллаһ укырсың.

Бу сүзләр бүген дә дөреслеккә туры килеп тора. Чөнки шабашчылар эшләгән басмага кергәч, үзеңне кузгалып киткән товар поездында басып торгандай хис итәсең. Абайламый калсаң, түбәнгә очасыңны көт тә тор.
Дөрес, чишмә Ягүр юк дип караучысыз калмаган билгеле. Хәзерге буын кешеләре арасында аны Хәсән Шакиры, Хәсән Закир чишмәсе дип атаучыларның булуы юкка гына түгел. Хәмит Хөсәененнән Әхмәтвәли, Мөхәмәтвәли (1854 елгы), Шакир, Закир, Фәхриҗамал (халык арасында “кәлам каш” дип йөрткәннәр). Шакир абыйдан Кәрим, Гарифәбану, Әминә, Җәмилә, Мәрьямбикә, Зариф, Харис, Сылубикә, ә Закир абыйдан Габдулла, Юныс, Зарифа, Мәгъмүрә, Мөнәвәрә туалар, әтиләре казыган чишмәгә суга йөриләр.
Көнбатыш ярдан көнчыгышка карап агучы җиденче чишмә — КЕЛТЕР чишмәсе дип атала. Элек аның турындагы тау өстендә Сәхибулла (Безди Сәхип) абыйның тутасы (апасы) Сәхипҗамал йорты булган. Ул үлгәннән соң, йорты улы Шаһиәхмәт абыйга калган. Анысы исә кулдан ясалган йон тетү җайланмасы белән өязгә чыгып йөргән, акча эшләгән. Бервакыт йон тетеп җыйган акчасына Мамадыш якларыннан ашлык суыру машинасы алып кайта. Сабада беренче машина була әле ул. Халык Шаһиәхмәт йортына агыла. Ат арбасына 4 – 5 ир – ат күтәреп сала торган кулдан әйләндерелүче бу машина хуҗасына ялынучылар күбәя. Менә шунда ул: “Ярар, карышмам, килеп келтер – келтер итеп китәрмен,” – ди торган булган Хезмәте өчен кечкенә генә чиләк белән ашлык ала. Кыскасы, Шаһиәхмәткә “Келтер” кушаматы тагыла, моннан тыш авылдашлары аны гадел булмый дип, артык ашлык алмаганы өчен “Гадел Шаһи” дип тә атыйлар. Тау итәгендә ул төзекләндереп торган чишмә бүген дә аның кушаматы белән әйтелә. Суының керне яхшы агартканлыгын элек – электән белгәннәр, тозлы дип мал – туар эчәр өчен ташыганнар.
Сәяхәтнәмәнең уртасына килеп җитәбез бугай. Сигезенче чишмәбез 1866 елда туган Газизҗан абыйга, аның әтисе Әхмәтҗанга, бабасы Габбаска бәйләнгән. Бу нәселнең төп кәсебе ат асрап, симертеп сату булган. Газизҗан абый бик кызу сөйләшкән. Кешеләр аның сүзен аңламагач, бер – берсеннән сораша торган булганнар. “Пә — Пә дип әйтте,” – дигән берсе. Чишмәгә дә әнә шул кушамат тагылган. Газизҗан абый 25 яшьтә 17 яшьлек Мәймүнәбануга (Гали кызы) йөләнеп, аларның 14 балалары булган: 5 кыз, 9 малай (Гарифәбану, Габдуллаҗан, Мөбәрәкҗан, Габдерәхим, Нәҗип, Сәгыйть, Габделмәҗит, Йосыфҗан, Габделбарый, Зәйнәп, Мөхәммәткәшиф, Мазлүмә, Тәкъмилә) әтиләре казыган чишмәдән су ташыганнар. Ничә буын Саба халкына хезмәт иткән бу чишмә, плотина эшләгәч, хәзер су саркып утыра торган урынга әйләнде. Суы: “Безне күмелүдән коткарыгыз,” – дип ага төсле.
Кизнерда Ибраһим абый мине озата чыккач: — “Менә Пә — пә Газизҗан абыйның өе шушы инде, — дип күрсәтте. – Булдыклы, исәп – хисапка бик зиһенле кеше иде мәрхүм. Соңгы елларда тимер юл станциясендәге калкулыкка басып, сәгатьләр буе көнбатышка (Саба ягына) карап торыр иде. Сагынуын сөйләшүеннән үк аңлый идем...” Кем белә, бәлки чишмәне күрү уе белән дә янгандыр.
ХАҖИ чишмәсе (9нчы), Сабада туып тату гомер кичерүче Хуҗиәхмәт гаиләсендә Әлмөхәммәт, Хаҗи, Разия, Шәмсетдин дөньяга киләләр. Әти кеше икенче улын башлы – күзле иткәч (Тимершык кызы Гафифәгә өйләнгән), аңа хәзерге Совет урамы, 16 нчы йорт нигезендә йорт салуда булыша. Тормыш буыннан – буынга күчеп дәвам итә. Хаҗи абзыйның үз балалары Ситдыйк, Мәйсүфә, Маһитап, Мәгүрүфә, Хәтимә үсеп буйга җитәләр, бакча башларындагы әтиләре казыган чишмәгә суга йөриләр.
Хәзер инде әтиләре Хаҗи Хуҗин нигезендә балаларның берсе дә яшәп калмаган Язмыш җилләре аларны ил – җир буйлап төрле якларга тараткан. Мәсәлән, Маһитап апа Тула өлкәсендә яши, ә Хәтимә апа Сәмәркандта.
Хаҗи чишмәсен гомерләренең соңгы елларында Арча районыннан килгән Сөнгатулла Хәлиуллин (милиция хезмәткәре иде) карап төзекләндереп торды. Шуңа күрә халык арасында Сөнгатулла, Хәлиуллин чишмәсе диючеләр дә бар.
Унынчы чишмә. Аны котырынып үскән үләннәр арасыннан табуы да кыен һәм аның барлыгын санаулы кешеләр генә белә.
— Борынгыдан ЧОКЫР чишмә дип йөрттеләр үзен, — диде Мәхүпҗамал апа. – Чәй эчә торган чокырга охшаган иде ул. Ташларына кадәр бер төсле иде. Теге кем атлы байдан калган ул. Бик җиренә җиткереп эшләгәннәр иде. Хәзер ни хәлдәдер әйтә алмыйм…
Әйбәт түгел шул. Су буенда казлар куучы бер ханымның әйтүенә караганда, чишмәнең ташларын олыгаеп килүче агай өенә ташыган булса кирәк. Абалаковтан калган әлеге “корылманы” кире үз урынына кайтара алсак, бездән киләчәккә тарихи табигать һәйкәле булып барыр иде.
ЧӨГЕНДЕР чишмәсе. Аның турында мәгълүмат алу өчен 90 яшьне узган Әсмабикә апа Фазылова белән очраштым. “Ул чишмә иске зират янәшәсендәге тыкрык турысында ук. Ә тыкрык эчендәге өйдә Хәйрулла бабай белән Мәрьям әби яшәделәр. Малайлары Шәйхелислам пә — пә Газизҗаннарда мал чалып торды. “Мин казлар тешләмәсен өчен әнинең итәгенә ябышып чишмәгә төшкәндә әнидән мондый такмак ишетә идем:
Хәмәй чишмәсенә төшик,
Киндерне тукмакларга...”
Әсмабикә апа шунда тукталып калды.

“Таулар текә, аяк тая,
Таш түшик сукмакларга!”
Монысын үзем өстәп куйдым, такмак “ертык” тормасын дип. Ләкин бу заманнарда ул сукмакларга таш, ай – һай түшәрләр микән.
Хайрулла бабай олыгаеп киткәч, чишмәне карауны таза гәүдәле, кышкы салкыннарда да ут янып торган, шул кызылллыгы өчен Чөгендер кушаматы тагылган Шакир абзый үз өстенә ала. Аның балалары Гафифә, Зөһрә, Һәдия, Миңсылу, Әсма, Ибраһим, Маһруйбикә, Исмәгыйль Газизәбану үсеп буй җитәләр. 1895 елда туган улы Ибраһим чишмә янәшәсенә, тау өстенә өй салгач, бу эшкә игътибарны тагын да арттыра. Ул чишмәгә агачтан бура ясап иңдерә, уңайлы улак куя…
“ИЗГЕЛӘР чишмәсе” – “ТАҢСЫЛУ”. Ул иске зиратның урта бер җирендә диярлек, беркем казып чыгармаган килеш ага. Өлкәннәрнең сөйләвенә караганда, бу чишмә, көньяктан Сабага китерүче олы юл өстендә булганлыктан, юлчылар анда туктап, атларана су эчереп, үзләре юынып, хәл алып, хәер салып китә торган булганнар. Шулай бервакыт (Саба базарын күрергә килүче) бер әбине чишмәдә юындыргач, яулык салдырмый гына баш түбәсенә су тамызырга кушкач: “Аллаһ Тәгаләм изгелегеннән миңа өлеш чыгарды, күз алларым яктырды. Нинди матур таң, чишмәсе нинди сылу,” – дигән имеш. Авылларына кайткач каршыларга чыккан туганнарына улы “Әбине Таңсылу чишмәсендә юындырдым, танырсызмы?” – дип сорый. Исем менә шулай туа.
Өмә елгасына (Өми дип тә атыйлар) урнашып, аның төньяк ярыннан агучы унөченче чишмәгә “ЗӨЛХӘБИРӘ” исеме бирелгән. З.Мөхәммәтрәхимова 1898 елгы Саба кызы. Ул үзенең өен авыл башына – елга кырына күчереп салу уе белән яна, тик ул заманның кырыс законнары шартларында мондый рөхсәт бирелми. Буш вакытлары булса, Зөлхәбирә елга буйларын урап кайта. Җанына тынгы эзли. Анысын тапкандырмы, юктырмы, ә менә чишмә таба. 1946 елның җәе була ул. Аның рәхмәтле куллары белән казып чыгарылган чишмә, кояшны күрүенә шөкер кылгандай, челтерәп агып китә. Еллар үтеп, күп санлы маллар таптый башлагач, аның суы тагын саркый гына. Бары 1982 елда ул тирәгә Роза һәм Раил Нигъматҗановлар күченеп киләләр һәм әлеге чишмәне яңадан су алырлык хәлгә китерәләр. Алар бу чыганакны кем тапканлыгын белмәсәләр дә, Ленин урамында элек – электән яшәүчеләр өчен ул һаман да куш йөрәкле Зөлхәбирә чишмәсе.
Сабаның Мәктәп урамындагы Габделнур Җиһаншин йорты янәшәсендәге ерганак читеннән, без исәпләгәнчә, 14нче чишмә башлана. Аның исемен өлкәннәрнең күбесе әйтеп бирә алмады.
— Белсә Хатмулла абый гына беләдер, — диделәр миңа.
— Без бәләкәйдән Сираҗетдин чишмәсе дип йөртүләрен ишетеп үстек, — диде Хәтмулла абый. – Элек ул тирәдә бернинди каралты – кура юк иде, ә басуны Сираҗетдин биләмәсе буларак беләм:
— Ул бик тырыш, үз көченә ышанып көн күрә торган кеше булган. Елы – елы белән 100 баштан артык сарык тоткан. Көтүненң бер башы авылга керсә, икенче очы басуда иде, — диде Габделгалләм бабай.
Ә менә Сираҗетдин бабайның кызының кызы, 77 яшьлек Наҗия апа: “Белмим, бабай исеме белән йөрткәннәрен ишеткәнем булмады, аны Ташлыяр чишмәсе дип атыйлар иде,” – дигәч көймәм комга терәлгәндәй булды.
Юк, йөрткән икән. Мин Сираҗетдин абзыйның улы Корбангали абый кияве, 76 яшьлек М.Хабабрахманов янына килеп туктадым.
— 1964 елның көзендә бабайның олы кызы Оркыя гаиләсе белән Үзбәкстаннан кайтты, — диде ул. – Аларга йорт салганда шул тирәдән узып баручы Хәмит абый Хуҗин килеп туктады һәм: “Кан – канны тарта дигәндәй, Сираҗетдин бабагыз чишмәсенә якын сайлавыгыз, ихтимал, яхшы булган, игелекле, бәрәкәтле нигез булсын,” – дип китеп барды.
Күп еллар колхозны җитәкләгән, актив авыл хәбәрчесе булган бу кеше әйткән икән, димәк, икеләнүләргә урын юк дигән сүз. Шуңа чишмә дә Сираҗетдин чишмәсе булып тарихка кереп калсын. Дөрес, бүгенге көндә ул чишмә яшәүдән туктаган. Аны кое иттереп тә караганнар. (“Саба таңнары”, №57, 30 май 1995 ел)
Мин күреп сөйләшкәннәрдән шул аңлашылды: Әгәр башлап йөрүче булса чишмәне яраклы хәлгә китерү өчен бөтен якын тирәдә яшәүчеләр катнашачак. Иң беренче эш итеп өске грунт сулары төшмәсен өчен су юлын үзгәртергә техника кирәк.
Унбишенче чишмәбез дә аны казып чыгаручы кеше исеме белән атала. Ул 1898 елда туган Нурмөхәммәт Ярмөхәммәтов. 1925 елда башка чыккач, бакча башларына казый ул аны. Сабада осталыгы белән дан тоткан тимерчене куандырып гаиләдә Нәҗип, Сәлимә, Мәҗит, Саимә, Хәлимә, Фәрит, Фирдәвес туа. Алар шушы чишмә суын эчеп, аны төзеклектә тоталар. НУРМЫЙ чишмәсе балчык белән күмдерелде. Халык телендә исеме калса да, күрсәтер урыны юкка чыкты.
Плотинаның көньягында көнчыгыш ярдан көнбатышка таба агучы уналтынчы чишмәгә ӘКБӘР исеме бирелгән. Аны Йосыф – Алан авылыннан күчеп килгән ШАҺИӘКБӘР ХУҖИН казыган. Суы йомшак, әмма бүгенге көндә ташландык хәлдә.
Ә менә Завод урамы тавы (үре) астындагы ОРКЫЯ һәм МАНСУР (сан буенча әйтсәк 17нче һәм 18нче) чишмәләре улакларыннан бөркелеп ага бирәләр. Казучыларның тулы исемнәре Оркыя Нигъматуллина һәм Мансур Зыятдинов (1960елда). Соңгы елда Оркыя чишмәсен Газинур Минһаҗев зурайтып казый, баскычларын тәртипкә китерә. Чишмәне кардан арындырып, бозларын арчып торучы Фәрит Әминовка да рәхмәт укый сыман.
Ниһаять унтугызынчы, исемсез чишмәгә юлыктык. Район үзәк шифаханәсенең тау астыннан төньяктан көньякка карап агучы әлеге су чыганагын кем казыганлыгын белүче булмады. Түбәләп эшләгән бурасы ишелү хәлендә, суы беркем тарафыннан да файдаланылмый.
* * *
Шушы 19 чишмәдән тыш (Сабаның әйләнә — тирәсендә чүнник (умарталык) хужалары исеме белән аталып йөртелгән су чыганаклары да бар. Шуларның берсе – Йомгалак урманына илтүче Мучирмә елгасына урнашкан. Бу чишмә турында якташыбыз язучы Мәгъсүм Хуҗин менә нәрсәләр яза: “Зөбәер абыегыз ТӘПӘНЛЕ чишмәсен казып йөргән икән. Бу гармун Ләзизә әбиеңнең үзенә генә калган истәлеге булса, Тәпәнле чишмә Зөбәер абыйның бөтен авылга истәлеге иде.” Бу чишмә бүгенге көндә юкка чыкканнарның берсе. Саба авылы җирле үзидәрә советы рәисе Фәтхерахман Рәфыйков сөйләгәннәрдән: “Мин ферма мөдире булып эшләгәндә сыерларның җәйге лагерына су кудыру максатыннан чыгып, Тәпәнле чишмә кырыеннан экскаватор белән чокыр казыттык. Казыган шәпкә аның мул суы булып, тора – бара ул бөтенләй “качты”. Суның үз юлын тапканлыгын аңлап, бу эшне туктаттык. Ә чишмәнең төгәл урынын хәзер күрсәтеп бирә алам.”
Чишмәләрнең дә яшәү рәвешләре, язылмаган законнары бар. Аларны бозучыларга каршылык күрсәтү йөзеннән үзләре юкка чыгалар, күченәләр, агуын дәвам итәләр. Төркем – төркем булып чикләвектән кайтучы Саба халкының Тәпәнле чишмәсендә туктап, мәш килеп юынулары, ял итүләре күз алларыннан китми. Ач – ялангач заманнарда да халык чишмәләрне савап алу өчен караган, юкка чыгуына юл куймаган. Ә бүген туклыктан, эшсезлектән үзебез ботарлыйбыз, чишмәләрнең дә яшьләрен агызабыз.
Комаров урамының төньягында (Келәт елгасы яры көньягында) урнашкан чишмә 1873 елда ук Сабада туган Габделмәннән Габдрахманов тарафыннан казылган. Аерым хуҗалык елларында мул сулы бу чишмәдән басуда эшләүче яше – карты файдалана. Янәшәсендә учак ягып ашарга әзерләгәннәр, табын җәйгәннәр. Еллар үтү белән МӘННАН чишмәсе күмелү хәленә җитә, суы саркып кына утыра башлый. Инде елга янәшәсендә нигез корган Маликовлар гаиләсе аны, юан асбест — цемент торба утыртып, тимердән эшләнгән сиртмәле кое хәленә китерсә дә куаныч озакка бармый. Бала – чага сиртмәсенә атланып уйный аера – каера, суын пычрата. Бүгенге көндә суыннан беркемдә файдаланмый. Суы өстендә йөзеп йөргән такталар балаларга гына түгел, ә аларга тәрбия биреп җиткермәгән ата – аналарга да рәнҗи төсле…
Саба – Шәмәрдән юлы өстендәге ГАИ посты артында үзәнлек бар. Анда элек Сабит Солтанмораты дигән кешенең чүнниге урнашкан булган. Сугыш вакытында аның агачларын урлап кисәләр, ә чишмәсе озак еллар хәрәкәттә була. СОЛТАНМОРАТ чишмәсе булып ага. Бүгенге көндә исә юкка чыгып, суы икенче җирдән саркып кына утыра.
Хәзерге инкубатор кошчылык станциясе тирәсендә элек өч чүннек булган һәм алар тоташ агачлык хасил иткән. (Хуҗалары да билгеле: мөәзин Әбелхәят, Габдерәкыйп Хәлиле, Хафизулла, Йосыф абыйлар чүнникләре). Әлбәттә инде, исемнәре булмаса да, бу урында чишмәләр барлыгын элек биредә уздырылган сабантуйларына килгән һәркем диярлек беләдер һәм күпләр анда сусавын баскандыр. Чишмәнең берсе бүген дә ага. Әмма ул ташландык хәлдә. Анда 104 нче профтехучилищеның чәчүлек җирләре урнашкан булгач, шушы учреждениенең ярдәме кирәк.
“Урта Саба” авыл хуҗалыгы кооперативының Саба урманындагы умарталыгыннан ерак түгел бер үзәнлек башлана. Шунысы куанычлы, бездә чишмәләрнең генә түгел, ә андый урыннарның да исеме бар. Монысы МӘХӘНӘЙ үзәнлеге. Мәхәнәй авыр гәүдәле, бик салмак, әкрен кыймылдаучы кеше булган. Чын исеме Мөхәммәтҗан. Кушаматы телдән – телгә күчә — күчә киң таралган, теләр – теләмәс кенә эшләүче кешеләргә, суы агар – акмас утыручы үзәннәргә тагылган. Үзәне генәме, хәтта суы да – МӘХӘНӘЙ чишмәсе. Мөхәммәтҗан казынганга түгел, ә суы теләр – теләмәс акканга шулай йөртелә. Бу чишмә сазлыкта урнашканлыктан суы бик йомшак, эчәргә җиңел. Ул да училищенең чәчүлек җирләре буенча ага, аның җитәкчеләреннән рәхим шәфкать көтә.

* * *
Шулай итеп, без Саба авылындагы һәм аның әйләнә — тирәсендәге 25 чишмәгә сәяхәтнамә кылдык. Үзем җыеп туплаган мәгълүматларны, язарга мөмкин булганнарын кәгазь битенә төшерергә, Сөнчәләй, Аблаков, Егор (Ягүр), Әмәндерәхим, Мйхәммәтрәхим кебек бүген дә исемнәре кабатлана торган шәхесләрнең авылга, чишмәләргә кагылышлы тарихи вакыйгаларын сурәтләргә тырыштым” /Н.Закир. (Ахыры киләсе санда – 3/06-1995, №59)

Выполнила и провела:
Галихузина Гульназ Фаридовна

Сабинская средняя общеобразовательная школа №2
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:31
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.