Исемнәрдә тарих чагылышы

Исемең матур, кемнәр куйган?

Кыз бала исемендә йолдыз балкышы яки
чәчәк нәфислеге, ир-ат исемнәрендә кылыч
чыңы һәм китап акылы чагылсын!
Рәсүл Гамзатов.


Гаиләдә бала туган көн ата-ана өчен зур шатлыклы көн. Дөньяга тагын бер кеше килү уңаеннан барысы да бер-берсен котлый. Шул вакытта алар өчен тагын бер җитди вакыйга—исем кушу йоласы уздырыла. Исем кеше язмышына зур йогынты ясый.
Исем, фамилия, милләт гади генә сүз түгел, ә — код ул. Һәр әйткән сүз Күктә язылып бара. Һәр әйткән сүз Күк белән гармониядә тора һәм кешелек мәгьнәсен аңлата. Шуның өчен элеккеләр әйткәнчә, һәр әйткән сүз уйлап әйтелергә тиеш. Әгәр кешенең исеме белән мәгьнәсе тәңгәл килсә, исемнең көче күп тапкыр артып, аның рухын көчле, үлемсез итә, исем дөрес бирелмәсә киресенчә көчен югалта, кешене үтерә. Исем — кеше холкының коды, аның Җиргә нинди максат белән килүен белдерүче билге. Ата-ана исемне уйлап сайларга тиеш, чөнки балаларының язмышын алар билгели. Исем үз милләтеңнеке, тәрҗемәсез аңлаешлы булырга тиеш. Чөнки аларны кан-кардәш милләтләр — башкорт, казакъ, кыргыз, карачай һәм башкалар да аңлаячак. Мәсәлән Чулпан, Акчәчәк, Илбикә, Акбарс, Иделбай, Юлдашны һ.б.
Төрки халыкларда борын-борыннан бер үгет-нәсихәт булган: ”Чит исем алу — башка халыкка әверелү үл”. 1788 елда Екатерина II нең махсус карары белен Уфада мөселман диния назәрәте ачыла. Исем куштыру муллаларга тапшырыла, чөнки яңа туган баланы рәсми теркәү аларга йөкләнелә. Шул вакыттан алып татар, башкорт, казакъ, кыргыз милләтләренә максатчан рәвештә гарәп исемнәрен куштыру башлана. Аннары әлеге халыклар гарәп исемнәренә гадәтләнеп китә. Бу хәл XIX гасыр азагы-XX гасыр башына кадәр дәвам итә.
Муллалар балаларга гарәп, фарсы исемнәрен куша, ә ата-ана аларның мәгънәсен һич аңламаса да, каршы килми. Кайвакыт, муллага нинди дә булса исем ошый икән, ул аны бик күп балага куша. Шундый очраклар да еш була. Шуңа күрә ул заманнарда төрле-төрле гарәп исемнәре кушыла башлый. Мәсәлән, “Хадичә” —”Иртә туган”(недоношенная) дип тәрҗемә ителә, ”Фатима” —Күкрәктән аерылган”, Мәрьям” —”Ачы”, ”Зәйнәп”—”Таза” “Хәлимә”— “Йомшак”, ”Исхак” — Елмая торган” һ.б. XX гасыр башында Г.Тукай узенең ”Исемнәребез турында” исемле мәкаләсендә болай яза: “Без татар рухында тәрбияләнмәдек. Без бу турыда бала тугач бирелә торган исемнәрдән чыгып кына да әйтә алабыз”. Шунда ул балаларга татар милли исемнәрен куштырырга кирәк дип чыгыш ясый. Исем милли үзенчәлекне, холыкны һәм милли сыйфатны чагылдырырга тиеш, ди әдип.
Октябрь революциясеннән соң, төрки халыклар урыс һәм Көнбатыш Европа исемнәрен ала башлый. Статистик мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта татарлар 72 % гарәп, 8% фарсы, 4% яңа, урыс һәм Аурупа, һәм 16% кына саф татар (төрки) исемнәрен йөртә. Хәзер чит исемнәр — халык тарафыннан — милли исемнәр кебек кабул ителә. Исем хәзер “башкалардан аерылып тору” билгесе генә булып хезмәт итә. Менә ни өчен Габдулла Тукайның әйткән сүзләре бүген бик тә актуаль. Шуның өчен бар булган көчне үз исемнәребезне кайтаруга юнәлдерергә кирәк.
Балага исем кушу йола-бәйрәменә күпләп туган-тумача чакырыла. Алкыш-теләкләрне белүче кеше, ата-ана һәм туганнар алдында, яңа туган баланың колагына исем әйтә. Исемдә әти-әнинең баланың язмышын ничек күрергә теләве чагыла. Исем кушканнан соң “Бәби туе” табын артында уздырыла.
Гадәттә төркиләр балаларына әйбәт гамәлләре белән данлы нәселдәшләре исемен кушкан. Яманатлы кеше исемен яңа туган балага кушкач, ул тискәре сыйфатлар аңа күчә дип саналган алар. Исемне үзгәртеп һәм кыскартып әйтү беркайчан булмаган. Бу–кешенең рухын ныгыткан. Әгәр кешегә исем дөрес бирелмәсә, ул аның тормышында авырлыклар тудырса, аны алыштыра торган булганнар. Кешенең яше күпме булуга карамастан, хәтта дәрәҗәсе, даны булуга карамастан, кирәк дип тапсалар, исемен алыштыра торган булганнар.

Исем кушуга фәнни караш.
Фән балага исем кушуны менә ничек аңлата. Күк структурасы, гомумән, Галәм купкырлы, күзгә күренми торган матрица рәвешендә төзелгән. Җирдә булган барлык процесслар, үзгәреш-вакыйгалар гомум табигать системасында кодлаштырыла. Мәгълүмат арткан саен, матрица ачыклана бара. Мәгълүмат туплангач, яңа тармак баскычына чыга, киләчәк этаплар кыска вакытлы эпизод буларак куренәләр. Шулай итеп, матрицаның мәгълүмат белән тулуы чылбыр булып спираль рәвешендә бара. Матрицаның алдагы тармагы мәгълүмат белән тулганнан соң гына, яңа баскычка чыгу мөмкин була.
Кеше баласы туу белән, җирдәге күренеш шундук күктәге күренмәс матрицада чагыла. Һәр кеше өчен күктә бүлекчә (ячейка) бар. Балага исем кушканнан соң, бүлекчәдә аның атасы һәм бабасының исеме, туган көне, милләте, теле һ.б. языла. Аерым бер кеше турындагы мәгълүмат, ячейкалар— нәсел капсуласына берләшә. Нәсел капсулалары исә үзара уртак шарга берләшә. Ыру капсулалары һәр бүлекчәнең (ячейка) ныклыгы өчен җаваплы. Уйламыйча, теләсә-ничек исем кушу баланың язмышына гына түгел, аның нәселенә, милләтенә һәм бөтен кешелек дөньясына куркыныч яный. Татар халкының бүгенге язмышы моңа мисал булып тора.

Исем кешегә гомерлеккә бирелә.
Балага бирелгән исем матур булып, аның мәгънәсе тирән булырга тиеш.Ата-ана баласының исеме белән горурланырлык булсын.Исемнең милли йөзе дә, милли рухы да булырга тиеш.Балага акыллы, матур исем бирү шактый гына очракта аның киләчәгендә, шәхес буларак җитлегүендә дә зур роль уйный.Бала үсә төшкәч,үзенең исеме нинди мәгънәгә туры килүен белергә тырыша.
Матур эчтәлекле, тыйнак, җыйнак исемнәр һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Исеме матур кеше үзе дә матур була.Үсеп җиткәч, иләмсез, ят исемнәре аркасында балалары уңайсыз хәлгә калмасын өчен, ата-ана исем кушканда сак эш итсеннәр иде диясе килә.Исемебез дә, җисемебез дә матур булсын, бу- безнең үз кулыбызда.
Дөньяда нинди генә исемнәр юк! Бер-ике хәрефтән торганнары да бар! Мәшһүр художник Пабло Пикассоның, мәсәлән, тулы исеме болай икән: Пабло Диего Хозе Франсиско де Паула Хуан Непомукено Криспин Криспиано де ла Сантисима Тринидад Руиз и Пикассо.Ә Гавай утрауларындагы Гонолулу шәһәрендә исеме 102 хәрефтән торган бер кыз яши икән.Татарча да озын исемнәр бар. Мәсәлән, бер әбигә Бибигайшә лекле бибиҗамал дип исем кушканнар.
Һәр кешегә үз исеме якын һәм кадерле.Исем кешегә гомерлеккә бирелә.Шулай булгач, исем мәгънәле, матур яңгырашлы булырга тиеш.Галим Гомәр Саттаров әйтүенчә, татар ир-ат һәм хатын-кыз исемнәренең тулаем саны 25000нән артып китә.

Татар исемнәренең чорларга бүленеше.
Татар исемнәре барлыкка килүне өч чорга бүлеп карарга мөмкин.
1.Мәжүсилек ышанулары, йолалары тәэсирендә булган борынгы төрки чор (I – X йөзләр).
Борынгы кеше табигать кочагында яшәгән.Һәр күренешкә игътибар иткән, өйрәнгән.Бер-берсенә эндәшү һәм, бер кешене икенчесеннән аеру өчен, ялгызлык исемнәр барлыкка килгән.Күп кенә йолалар, гадәтләр булган.Исемнәр әнә шул борынгыдан килгән йолалар белән бәйләнештә куелган.
Бала нык, таза, чибәр булсын дип, кыргый хайваннар, киек кошлар, сайраучы кошлар, каты һәм нык минераллар, асыл ташлар, алтын һәм көмеш кебек затлы металлар һәм башка әйберләрнең атамасын исем итеп кушканнар: Арыслан, Шаһбаз (бөркет), Лачын, Карлыгач, Ташбулат, Такташ (гранит, таш кыя мәгънәсендә), Алтынбәк, Рубин, Рубинә, Энҗе, Мәрҗәнә (кызыл яки алсу төстәге корал), Тимерҗан.
Болгар-татарларда Күркәм(“бик асыл,үтә чибәр, гүзәл”), Кәреклебанат, Күреклебикә кебек хатын-кыз исемнәре кулланылышта йөргән.Күреклебикә исеме районыбызның Иске Мәңгәр авылы зиратында XVI гасырда куелган болгар-татар кабер ташында бар.
Болгар-татарларда сылу (“гүзәл, матур, зифа”) сүзе элек-электән хатын-кыз исеме (Сылу) булып йөргән һәм кушма төзелешле ир-ат һәм хатын-кыз исемнәре ясаучы исем компоненты булып кулланылган: Сылубай, Сылубәк, Сылухан, Айсылу, Сылугөл, Гөлсылу, Байсылу, Миңсылу, Таңсылу.
Тел галиме Ф.С.Фасеев “чибәр, күркәм, нәфис, асыл, бик матур, күзнең явын алырлык чибәр” мәгънәләренә ия булган гүзәл сүзенә нигезләнеп: Гүзәл, Гүзәлбану, Гүзәлбикә, Гүзәлбанат, Гүзәлгөл, Гүзәлия кебек хатын-кыз исемнәре ясалганнар дип саный.Бүгенге көндә безнең Олы Әтнә авылында 28 Гүзәл, 12 Гүзәлия яши.
Димәк, борынгы заманнарда ата-аналар үз балаларында “нурлы”, “якты” сыйфатларның булуын ихлас күңелдән теләгәннәр, балаларына исем сайлаганда һәм кушканда шуны күздә тотканнар.
2. Ислам дине һәм шәригать кануннары йогынтысында булган чор (X-XX йөзләр).
Болгар ханы Алмуш Балтавар тарафыннан 922 елда Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгәннән соң Идел- Кама болгарларына гарәп сүзләре һәм исемнәре интенсив рәвештә үтеп керә башлый. Ислам дине йогынтысында пәйгамбәрләр исеме: Мөхәммәд, Идрис, Салих, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Әюб, Муса, Дауд, Сөләйман, Юныс, Ильяс, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә кебек исемнәр бирелергә мөмкин.
Ә Корбан Гаете көнне туган балаларга бабайларыбыз Гает, Гаетбай, Гаетхуҗа, Гаетҗан, Корбан, Корбанбикә, Корбангали, Корбансылу кебек исемнәр бирергә тырышканнар.
Мәүлед бәйрәме көнне туган балага: Мәүлед-Мәүлидә, Мәүледбай, Мәүледбикә, Мәүледгәрәй, Мәүледдин, Мәүледҗан кебек исемнәр кушканнар.
Ай исемнәрен дә кушарга яраган.Алардан: Мөхәррәм, Сәфәр, Шәгъбан, Рамазан, Зөлхиҗҗә кебек исемнәр күркәм яңгырый.
Аллаһы Тәгаләнең 99 күркәм исемнәреннән габде (кол) сүзе кушылган Габдрахман, Габделрәхим, Габдессәлим, Габделкәрим, Габдерәхим, Габделгалим, Габдерәшит һәм башка шундый күркәм исемнәр бирергә мөмкин.
Халык “Исемең матур, кемнәр куйган?” дип җырлый икән, бу-матур, акыллы исемгә, андый исемне куйган хәзрәткә карата җырлана.
3. Октябрь революциясеннән соңгы чор.
Бу чорда борынгы традицион исемнәребез белән беррәттән өр-яңа исемнәр дә барлыкка килә. Шушы чорда рус теленнән һәм рус теле аша көнбатыш Европа телләреннән байтак кына кеше исемнәре алына (Радик, Марат, Эльвира, Регина, Лилия, Альберт, Артур).
Шулай ук абревиатур исемнәр барлыкка килә (Ленар – Ленинская армия, Дамир – Да здравствует мир!). Күп кенә исемнәр төрле татар исем компонентларын кушу нәтиҗәсендә барлыкка килә(Илшат, Илсөя, Илнур, Айнур, Айгөл). Кайбер мөстәкыйль сүзләр дә кеше исеме булып китә(Ләйсән, Ирек, Азат, Миләүшә, Йолдыз).
Октябрьдән соң татарлар арасында кайбер кеше исемнәренең аерата киң таралу, популярлашуына телдән тыш факторларның сәбәпче булуын да күрсәтеп үтәргә кирәк. Илсөяр, Кадрия, Галия, Газинур һәм Резеда исемнәренең киң таралуына, популярлашуына Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”(1938), Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” (1935), Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур” (1951), Илдар Юзеевның “Таныш моңнар” (1955) дигән әдәби әсәрләренең геройлары, бу әсәрләрне укучының яратуы, әлеге әдәби образларга тирән симпатия белән каравы сәбәп булды дисәк, ялгышмабыз шикелле.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай хөрмәтенә борынгы Тукай исеменең яшь буын вәкилләренә бирелүе дә күп нәрсә турында сөйли. Тугандаш башкорт халкының баһадир улы Салават Юлаев, герой-шагыйребез Муса Җәлил, күренекле шагыйрь Хәсән Туфан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләребез Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян хөрмәтенә ир балаларга Салават, Юлай, Җәлил, Муса, Туфан, Хәсән, Фатих, Гадел, Нур, Баян исемнәрен кушу күркәм гадәткә әверелде.

Районыбыздагы исемнәр хәзинәсе.
Бу исемнәр безнең районны да читләтеп үтмәгән.Олы Бәрәзә авылында яшәгән Хөсәен абый 1947 нче елда туган кызына Люция, ә 1949 нчы елгы малаена Рево исеме кушкан.Шушы авылда Тельман, Марсель, Венера, Дамир исемнәрен дә очратырга мөмкин.Сәрдәдә, Түбән Шашыда Белиза, Кимедә Луиза, Түбән Көектә Энгель, Бактачыда Клара,Әтнәдә Вил, Виюль, Тельманис, Лира.
Халкыбыз элек-электән миңе булган балаларга Миңсылу, Миңниса, Миңлегөл, Миңлебану, Миңлекамал, Миңлеҗамал, Миңлехан, Миңлеҗан, Миңнулла, Миңлеәхмәт исемнәрен кушкан.
Җимеш бакчасында төрле агачлар үскән кебек, исемнәр бакчасында да төрле җимешләр-исемнәр бар.Халык кеше исемнәре дөньясында мәгънәви матурлыкка омтылуның классик үрнәкләрен тудырган, үзенең идеалларын һәм тарихын чагылдыра торган исемнәр хәзинәсен барлыкка китергән. Һәр авылның үзенә генә хас исемнәре бар. Ары авылында Гөләнуар, Камәр, Гаҗби, Миңгәч, Йөзлебикә, Гадения, Шомабикә, Бәгъдәдия исемнәре очрый. Олы Бәрәзә авылында Фәхрезадә, Гыйззелбанат, Гөлбаһар, Зиннәтбану яшәгән. Бәрәскәдә Шәмсемөхәммәт, Габделкави, Мәфтуха, Майшарәп исемнәрен очратырга мөмкин. Кимедә Турфәндә, Зөлкәгъдә, Мәңгәрдә Өммаһани, Майҗаян һәм башкалар.
Мәктәбебездәге исемнәр бакчасында.(2003 нче елгы күзәтү).
Күргәнегезчә, татар исемнәре искиткеч кызыклы һәм үзенчәлекле. Татарлар арасында 25000ннән артык исем кулланылышта йөри дидек. Ә безнең Олы Әтнә урта мәктәбендә нинди исемнәр бар икән? Шул максаттан, мин кечкенә генә тикшерү үткәрергә булдым. 2003 нче елда мәктәптә 549 укучы белем алган. Шуларга 155 төрдәге исем кушылган. Кызлар 79, малайлар 76 төрдәге исемгә ия булган. Малайлар арасында Азат исеме — иң популяр исем. Мәктәптә бу исемне 18 укучы йөрткән. Икенче урында Руслан исеме (17 кеше )- борынгы төрки Арыслан исеменең руслашкан формасы. «Кайнар унлыкка» тагын түбәндәге исемнәр керде: Айнур – 15, Алмаз – 12, Илнур – 11, Рамил – 10, Ленар, Динар, Илнар – 9ар, Раил – 8 кеше.
Кызлар арасында 1, 2нче урыннарны Алия, Лилия исемнәре бүлеште (16ар кеше). Алия – гарәптән кергән Галия исеменең диалекталь варианты буларак барлыкка килгән, бөек, олы, дәрәҗәле, кыйммәтле дигәнне аңлата. Лилия – латинча чәчәк исеме, рус теле аша кергән. Бу исем татарларда 60нчы еллар ахырында бик популяр булган. Соңгы елларда чын татар исемнәренә әйләнеп кайту күзәтелсә дә, бу исем популярлыгын югалтмый икән. “Кайнар унлыкта”: Ләйсән, Айгөл – 13әр, Алсу – 12, Алинә — 10, Айсылу, Гөлназ, Эльвира, Зөһрә — 9ар. Шунысы кызык, 7, 8 сыйныфларда укучылар арасында кабатланган исемнәр күбрәк булган. 7нче сыйныфларда 5 Айгөл, 5 Айнур, 3 Марат, 3 Руслан, 3 Булат укыган. 8 исем икешәр мәртәбә кабатлана. 8ләрдә 4 Раил, 3 Алинә, 3 Зөһрә, 5 Руслан, 3 Илнар, 3 Алия, 3 Алмаз укый. 10 исем 2 тапкыр кабатлана!
Ә менә 70 укучының исеме 1 генә булган. Алар арасында чын татарча исемнәр күбрәк булуы куанычлы. Сания, Закир, Таһир, Рәмзия, Зөләйха, Сөмбел, Хәлил, Фәридә, Фирүзә, Дилбәр, Инсаф, Илгизәр, Гадел, Рәйхан, Айтуган, Гөлсөя, Гөлсылуларның (барысын да санап бетерүе мөмкин түгел) әти-әниләре чын татарча, соңгы елларда бик кулланылмый торган исемнәр уйлап тапканнар.
Ә 2008нче елда үткәрелгән тикшерү буенча түбәндәге нәтиҗәләр күзәтелде. Барлык укучылар саны 442. Кызларга 77 төрдәге исем, ә малайларга 70 төрдәге исем кушылган. Малайлар арасында иң күп исем 2003нче елдагы нәтиҗәләр белән туры килә. Ул – Азат исеме. Чыннан да, мәгънәле, матур, чын татар исеме бу. Ул фарсы теленнән алынган һәм ирек, хөр, азат дигәнне аңлата. Икенче урында шулай ук, 2003нче елда популяр булган Айнур исеме. Ул унбер укучыга кушылган. Бу татар-гарәп исеме ай нуры дигән мәгънәгә ия. Өченче урында Илнур исеме тора. Бу исемне мәктәбебездә 10 укучы йөртә. Шулай ук “Кайнар унлыкка” Руслан (7 кеше), Рамил (6 кеше), Рөстәм (7кеше), Алмаз (6кеше), Салават (8кеше), Илназ (8кеше), Нияз (6 кеше), Булат (7 кеше) исемнәре керде.

Шунысы кызыклы, Руслан исеме 1992-1994нче елларда туган малайларга күбрәк кушылган, ә быел 1нче сыйныфка укырга керүчеләр арасында бу исем бөтенләй күзәтелми. Кайбер исемнәр бүгенге көндә дә популярлыкларын югалтмыйлар. Мәсәлән, Айнур исеме 11нче сыйныфларда 2 укучыда булса, 1нче сыйныфларда бу исем 3 укучыда. Шулай ук Илназ исеме югары сыйныфларда да, 1нче сыйныфларда да күзәтелә.
Кызлар арасында да моннан 5 ел алдагы күренеш күзәтелә. Беренче урында Алия исеме (12 кыз), икенче урында Энҗе (11 кыз) һәм Алинә (11 кыз), өченче урында Ләйсән (10 кыз), Алсу (10 кыз), Лилия (10 кыз) исемнәре тора. Шулай ук күбрәк Эльвира (7кыз), Зөһрә (7 кыз), Гүзәл (7кыз), Айгөл (9 кыз) исемнәре очрый.

Күзәтүләрдән чыгып, шуны әйтергә кирәк: 1нче сыйныфка укырга керүче кызлар арасында мәктәбебездә бердәнбер исемгә ия булганнары күп. Алар арасында Айсинә, Азалина, Зинара, Диләрә, Гөлчәчәк, Алтынай, Гөлшат, Гөлнур, Зөләйха, Рүзилә исемнәре бар.
Кызганыч, 1 генә тапкыр очрый торган исемнәр сизелерлек кимегән. Быел алар 58 генә. Һәм алар арасында чын татар исемнәре дә кимегән. Мәсәлән, Зинара, Юлисә, Зарина, Диана, Азалина, Эльза, Юля, Эльвина, Клара, Илгина, Азалия.

Ата-бабалар рухын яңарту бу,
Зәвыклы асыл исемнәр ярату бу.
Яңа туган сабыйга кушу өчен исем эзләгәндә, ул исемнең җыйнак, җиңел әйтелешле, яхшы мәгънәле һәм аһәңле булырга тиешлеген истә тоту зарури. Күркәм исемнәребез күп булганга, һәрбер ата-ана шулар арасыннан үзенә ошаганын, зәвыгына туры, күңеленә хуш килгәнен, әлбәттә, заман таләпләренә җавап бирә торганын сайлый ала.
Әлеге вакытта балаларга чын милли исемнәрне ешрак куша башладылар. Татар халкының киләчәк буыннарының язмышы, аларның милли гореф- гадәтләре, мәгърифәте, мәдәнияте, сабыйларның исеме белән турыдан-туры бәйле. Галим Гомәр Саттаров сүзләре белән әйткәндә “татарча милли исемнәр татарлыкны, татар халкының милли йөзен, төсен, сыйфатын, тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген тиешенчә яклый һәм саклый”.
Мин шуны истә тотып, Әтнә ЗАГС бүлекчәсенә мөрәҗәгать иттем. 2006нчы елда районда 135 бала туган. Ир балалар арасында Ислам исеме популярлашкан, ә кызларда — Әдилә. Шунысы куанычлы, яңа кушылган исемнәр арасында мәгънәле, матур һәм борынгыдан килгәннәре еш күзәтелә. Мәсәлән, Камил, Мәрьям, Мөслимә, Зифа, Зөһрә, Сәет, Гаяз, Рамазан, Шамил, Рәсим, Исмәгыйль.
Ләкин исем кешене түгел, ә кеше исемне бизи дигәнне дә онытмаска кирәк. Эш-гамәлләре белән тарихка кергән кешеләрнең исеме мәңгегә онытылмый бит!
Гамәлең булса, күркәм зат,
Тарихка керә исем-ат –
Исемен асыл итә алган,
Чал тарихка китә алган.
Бу дөньяда шул нәрсәне,
И кешеләр, булдыралыйк,
Тарихта урын алырлык
Яхшы исем калдыралыйк!
Гомәр Саттар.

Кулланылган әдәбият:
1. Ф.С. Сафиуллина “Тел дигән дәрья бар...” Казан, 1979 ел.
2. Гомәр Саттаров “ Исемең матур, кемнәр куйган”. Казан, 1989 ел.
3. Ш.Ш. Җәләлиев “Татар халык педагогикасы” Казан, 1997 ел.
4. Гомәр Саттар-Мулилле “Татар исемнәре ни сөйли?” Казан, 1998 ел.
5.”Ислам дине йолалары вә гореф-гадәтләре.”Казан, 2001 ел.
6. Я.Х. Абдрахимова “Исемең матур, кемнәр куйган?” Казан, 2002 ел.

Шиһабетдин Мәрҗани укулары

Исемнәрдә тарих чагылышы

Татарстан Республикасы,
Әтнә районы, Олы Әтнә урта
гомуми белем бирү мәктәбе,
11 Б сыйныфы укучысы
Закирова Динә Илдар кызы

Әтнә — 2008
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:11
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.