"Табигатьне саклыйк!" дигән темага ӘТД дан ачык дәрес планы

Табигатьнең гүзәллеген
Саклый белергә кирәк!
Укучылар безнең бүген табигать белеме дәресе. Бүгенге дәрестә без табигатьне саклау турында сөйләшербез. Ә нәрсә соң ул таби–гать?
Табигать ул– агачлар, үләннәр, кояш, су, кошлар, күк йөзе, бо–лытлар, яңгыр, кеше. Хәзер сезнең белән без табигатькә бирелгән билгеләмәне символик билгеләр белән белдереп карарбыз. Димәк без табигатьне менә шушындый кояш һәм агач рәсеме формасында бирә алабыз.

Табигать ике компоненттан тора: терек һәм терек булмаган табигатьтән. Аларны схема белән күрсәтәбез:

Терек булмаган табигатькә нәрсәләр керә? Терек булмаган та–бигать ул–су, ташлар, ай, болытлар, кояш, йолдызлар.
Терек табигатькә нәрсәләр керә?
Терек табигатькә– хайваннар һәм үсемлекләр керә. Үсемлекләрне агач рәсеме белән билгелик.

Үсемлекләргә нәрсәләр керә? Агачлар, үләннәр, чәчәкләр.
Терек табигатькә хайваннар керә дидек. Билгелик түгәрәк белән.

Укучылар хайваннарга без нәрсәләрне кертербез? Җәнлекләрне, балыкларны, кошларны, бөҗәкләрне. Символик билге итеп кошны алдык. Укучылар терек табигатькә тагын кемнәр керә? Әйе кешеләр.
Ке ше – терек табигатьнең бер өлеше. Моны һич онытырга ярамый. Нәкъ хайваннар, үсемлекләр кебек без кешеләр табигатьнең бер өлеше. Шуңа күрә мин аны түгәрәк өченә алдым.

Кеше ялгыз түгел. Ул яши, укый, бүтән кешеләр белән бергә эшли. Кешеләр барысы бергә җәмгыять төзиләр. Шуңа күрә мин ике кеше символын ясадым һәм табигать символы белән янәшә куйдым. Кеше символы белән тоташтырабыз.
Кешеләр эшли, үз хезмәтенең чималын тудыра. Өстәлләр, урындыклар, класс тактасы, китап, карандашлар, аяк һәм өс киемнәре, мәктәп биналары, йортлар– кеше кулы белән ясалган. Шуңа күрә өй рәсеменә тукталабыз.

Барысын бергә тоташтырабыз.
Укучылар табигатьнең башка өлешләреннән үзенең эшли һәм чимал җитештерә белүе белән аерылып тора. Ләкин укучылар кеше кулы белән ясалган, төзелгән әйберләрне табигать дип атый алабызмы? Юк.
Димәк балалар табигать белеме нәрсәләрне өйрәнә икән? Таби–гатьне, терек һәм терек булмаган табигатьне, хайваннарны, үсемлекләрне, кешеләрне, җәмгыятьне.
Укучылар кичә генә миңа бер дустымнан электрон почта буенча хат килеп төште. Әйдәгез тыңлап карыйк әле.

II. КОМПЬЮТЕР БЕЛӘН ЭШ.
Балалар авыл янындагы урманга корткычлар гаскәре һөҗүм иткән. Балалар урманга бик еш килә торган булганнар, ләкин мондый хәлне әле беренче күрүләре икән. Урман күз алдында үлә барган. Аңа ничек ярдәм итәсен беркемдә белмәгән. Ә иң аянычы– ни өчен бу хәл килеп чыгуын берәүдә аңлата алмаган.
Балалар бик борчылганнар. Әгәрдә балаларга урманның һәлак булуында сез гаепле дип кем дә булса әйтсә, балалар бик аптырарлар, хәтта ачуланырлар да иде. Ә менә чынбарлыкта нәрсә булган. Ел саен балалар урман яныннан, урман аланлыкларыннан да чәчәкләр өзгәннәр. Чәчәк атканнарын да, чәчәккә бөреләнгән–нәрен дә аямаганнар, ягъни барысын бергә рәттән өзә барганнар. Ә чәчәкләрдә, чәчәк нектары белән тукланып чәчәк чебеннәре яшәгән. Вакыты җиткәч чебеннәр йомырка сала торган булганнар. Йомыркалардан личинкалар барлыкка килгән. Нәкъ менә шул личинкалар урманга зыян салучы корткычларны юк итә икән. Ләкин менә чәчәкләр бөтенләй беткән, шулай итеп урман тирәсендә чәчәк чебеннәре дә юкка чыккан. Чебеннәр калмагач әл– бәттә, личинкалар да чыкмаган. Личинкалар чыкмагач– корткыч–ларны да тар–мар итәргә мөмкин булмаган. Шулай итеп корткычлар урманга ташланганнар. Ул кү алдында һәлак була башлаган. Барысы да нәкъ менә балалар үзләре дә шуны белмичә табигатьнең бу почмагының тигезләнешен, экологик законнары бо– зылу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

III. БАЛАЛАР нәрсә соң ул экология?
ЭКОЛОГИЯ –тереклек ияләренең әйләнә–тирә дөнья һәм кешенең табигать белән бәйләнеше турындагы фән.
Экология нәрсәне өйрәнә соң? Экология–хайваннар һәм үсемлек–ләрнең, ягъни бөтен тере организмнарның бер–берсе белән киле–шеп, бер–берләренә яраклашып әйләнә–тирә мохитта яшәүләрен, аларның кеше белән бәйләнешен, кешенең табигать белән бәйләне–шен, үзенең эш–гамәлләре белән табигатькә ничек тәэсир итүен өйрәнүче фән.
Без барыбыз да– кешеләр, хайваннар,үсемлекләр, кошлар Җир планетасында яшибез. Бу безнең уртак йортыбыз. Безнең барыбыз–га да суларга, ашарга, эчәргә, кайда да булса яшәргә, балалар үстерергә кирәк. Бик күп мең, хәтта миллион еллар элек үк хайваннарның һәм үсемлекләрнең барлык төрләре, бер–берләренә һәм аларны чолгап алган табигатькә яраклашкан, ияләшкән. Шулай итеп табигатьтә тигезләнеш урнашкан, барлыкка килгән. Нәкъ үл– чәүдәге кебек, ике як тәлинкәдә дә бертөрле герләр куйган кебек.
Менә әле генә тыңланылган хатта сүз нәкъ менә шул хакта барды.
Әйдәгез тагын бер конкрет мисалда тикшереп карыйк әле.

IV. КОМПЬЮТЕР БЕЛӘН ЭШ.
Бер елга ярлары буйлап урман үскән. Елга бик зур, күп сулы булган, агачлар төз, нык булып үскәннәр. Ни өчен?
– Елга үзенең дымын агачларга биргән, ә агачлар елгага су биргәннәр. Ничек итеп агачлар елгага су биргәннәр соң?
– Урман үзенә яңгыр болытларын тартып тора. Агач күләгәләрендә ермалаклар, кечкенә инешләр барлыкка килә.
Димәк, табигатьтә алыш–биреш барган: елга үсемлекләрне, ә
үсемлекләр елганы туендырган.
Менә кешеләр килгәннәр һәм барлык агачларны кисеп бетергәннәр. Елга белән нәрсә булыр?
– Азык, туклану ала алмыйча, елга саегыр, хәтта кибәргә дә мөмкин.
Димәк алар арасында элемтә, ягъни экологик тигезләнеш бозылыр. Карагыз әле барысыда ничек гади, һәм ничек катлаулы
Гади– без үзебезнең эш–гамәлләребез турында уйланмыйча эш иткәндә. Катлаулы– үзебез эшләгән эшебезне ачыклый башласак.

V. Димәк, тигезләнеш экологик законнар үтәлгән очракта гына саклана икән.
Кешеләр бик озак еллар бу хакта белмәгәннәр дә. Уйламыйча урманнарны кискәннәр, сазлыкларны киптергәннәр, далаларны сөргәннәр. Алар табигать законнарын бозуларын бөтенләй бел–мәгәннәр. Ниһаять менә хәзер кешеләр моны аңладылар. Табигатьне, шулай ук үзебезне дә саклап калу өчен кешеләр бик ныклап терек табигатьнең законнарын өйрәнә башладылар. Менә шулай итеп экология фәне барлыкка килде.

VI. Укучылар тактага карагыз әле. Бу газета. Әйе анда бернидә язылмаган. Бу газета « Мине чолгап алган әйләнә–тирә дөнья» дип атала.
Газетаның һәр түгәрәге аның битләре. Газетабызны коррес–пондентлар әзерләде. Алар монда нәрсә ясалганын сөйләрләр. Тик иң элек түгәрәк уртасына карагыз әле. Нәрсә ясалган монда?
–Күңелсез йөзле кеше.
–Ә ни өчен ул күңелсез икән?
–Сез төрле фикерләр әйттегез. Ә хәзер әйдәгез, корреспондентларга сүз бирик әле, безнең кеше әйләнәсендә нәрсә урнашкан икән? Менә шул вакыт аның нигә күңелсез икәнен аңларбыз.
1.к.
Мин менә бу зәңгәр кыр турында сөйлим. Ләкин иң элек минем табышмакка җавап бирегез.
Борыннан үтеп күкрәккә керә
Юлын кирегә дәвам итә.
Үзе күзгә күренми,
Аннан башка яшәп тә булмый. ( һава)
Әйе, сүз һава турында барачак. Без атмосфера дип аталучы һава океанында яшибез. Бу һава океанын без күк йөзе дип атыйбыз. Барлык тереклек һава сулый һәм бу һава чиста булырга тиеш. Ләкин ул һава һәрвакыт чиста булмый.Сез һавада микроблар– бик кечкенә тереклек ияләре бар икәнен беләсезме? Алар арасында төрле авыру китереп чыгаручылары да бар, м–н грипп. Бүлмәдә кеше күп булса, тәрәзәләр дә ябык булса, микроблар бик күп үрчергә мөмкин. Барлык предметларга да һавадан тузан утыра, анда микроблар җыела. Микроблар аз булсын өчен нишләргә кирәк? ( Б–р җавабы)
– Бүлмәләрне җилләттек, тузанны юеш чүпрәк белән сөрттек һәм микробларны зәңгәр кырдан алып аттык! ( укучы микроб аппл. алып куя)
Үсемлекләр һаваны чистарталар, сафлыйлар. Үсемлекләр яфрак–ларына завод–фабрикалардан чыккан төтеннәрнең зарарлы мат–дәләрен җыялар.Менә шуңа күрә зур шәһәрләрдә бик күп яшел–лек булырга тиеш. Ә безнең барыбызга да яшеллекне сакларга кирәк.
Укытучы Менә балалар микробларны ничек юк итәргә кирәк–леген аңлатып без дөрес эшләдек. Әгәрдә без бөтен кырларны да чистарта алсак– безнең кешебез әле елмаеп та торыр.
– Хәзер газетабызның икенче битенә күчик. Карагыз әле нәрсәләр соң бу? Ниндидер аңлашылмый торган рәсемнәр. Әй–дәгез әле 2 нче корресп. Тыңлыйк.
2. Дуслар сез җырлар һәм музыка тыңларга яратасызмы? Сезнең күбегезнең яраткан җырчылары һәм группалары да бардыр әле. Менә бер кыз бала болай дип җырлый:
Һәр көнне иртә белән
Телевизор кабызам,
Радионы да ачам,
Магнитофон кычкыртам. Ди.
Күңеллеме? Ә менә күршеләре нигәдер аңа «Җитте, кычкыртма, туктат » диләр. Ни өчен икән?
– Аларга шау–шу ошамый. Безнең заманда тавыш тирә–юньне бозучы булып тора. Замана машиналары төрле көчле авазлар чыгаралар, алардан кешеләр авырып китәргә мөмкин. Бик көчле музыка тавышы наркотик кебек тәэсир итә. Шуңа күрә өйдә магнитофонны бик озак һәм тавышын ачып куеп тыңларга ярамый. Әле кайбер малайлар, кызлар иптәшләренең колагы янына ук килеп кул чаба, кычкыра.Бу бик куркыныч. Көчле һәм көтелмәгән тавыш ишетү аппаратын хәлсезләндерергә мөмкин.
Күрәсезме, күпме пычырак авазлар җыелган бу кырга. Кайбер уклар– көчле, көтелмәгән. Кайберләре– музыка дулкыннары, ты– ныч сөйләмнәр. Күңелгә ятышлы, акрын гына ачылган музыка, тыныч сөйләм, аваз уңа йлыклары комфорт тудыра. Димәк, мәктәптә дә, өйдә дә тыныч булсын өчен нишләргә кирәк? Музыканы көчле итеп ачмаска, кычкыртмаска. Ак кырдан без укларны алып атабыз һәм матур дулкыннарны гына калдырабыз.
Укытучы Менә ике кыр чистарды. Ә хәзер күк төстәге биткә күчик. Сүзне 3 нче кор. бирик.
Бу бит су турында. Җир йөзендә иң күп су кайда? Әйе, океанда. Су тагын кайларда бар?
Диңгез, елга, чишмәләрдә. Кар да –су, болытларда–су. Хайваннар һәм үсемлекләр өчен теләсә нинди су ярамый. Океанда су тозлы була. Ә юыну һәм эчү өчен төче су кирәк һәм ул чиста бу– лырга тиеш. Юыну өчен дә чиста су кирәк. Төче су җир шарында күп түгел, аны сакларга кирәк. Ә ничек? Беренчедән – суны кирәгенчә генә тотарга, краннарны ачык калдырмаска. Икенчедән– суны пычранудан сакларга. Кешеләр бик еш елгаларга, чишмәләр–гә, күлләргә төрле чүп–чар ташлыйлар.Сулыкларда машиналар юалар,әле тагын завод–фабрикалардан сулыкларга күпме пычрак агып чыга. Без бу кырны чистарта алырбыз микән? Моның өчен нишләргә кирәк? ( җаваплар)
Суны экономияләп тотарга, чүп–чар тутырмаска, сулыкларда машиналар юмаска. Без үсеп җитәрбез дә завод–фабрикалардан чыккан пычрак калдыкларын чистартырга өйрәнербез. Пычырак тапларны алып атыйк.
Укытучы Карагыз әле, балалар, нинди матур һәм чиста булды бу кыр– чиста су. Хәзер газетабызның яшел битенә күчик. Сүзне 4нче кор. бирик.
Безнең газетабызның яшел бите – тормыш бите дип атала. Ә ни өчен ул яшел? (җаваплар) Терек табигатьнең күп өлешен үсемлекләр алып тора. Алар барлык тереклек ияләренә азык һәм кислород бирәләр. Менә шуңа күрә ул яшел. Кеше табигатьнең дусты дибез.Ә кеше табигатькә һәрвакыт дустына караган кебек карыймы? (җаваплар) карагыз әле бу кырга, анда кара түгәрәкләр һәм квадратлар. Аларның һәркайсының астында бик аз калган үсемлекләр һәм хайваннар. Без бу түгәрәк һәм квадратларны үзебезне табигатьтә дөрес тота белсәк кенә алып куя алырбыз. Нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?
Чәчәкләрне өзмәскә, матур үсемлекләрне бетермәскә. Бу кагыйдәләрне истә тотарбыз, ә хәзер түгәрәкләрне алыйк әле (чә–чәкләр) Карагыз бу рәсемнәр битебезне ничек матурлыйлар, табигатьнең үзен матурлаучы чәчәкләр кебек. Ләкин кырны кара квадратлар боза, алар астында җәнлекләр, кеше кулыннан юкка чыга язган җәнлекләр. Бу кара квадратларны ничек алып ташларга? (җаваплар) Иң төп кагыйдә– җәнлекләрне ауламаска, куркытмаска, урманда кычкырмаска, кош ояларын туздырмаска. Иң төбе– тимәскә, хәтта иң кечкенә бөҗәкне, үрмәкүчне, суалчанны да рән–җетмәскә. Бу кагыйдәләрне истә калдырабызмы? Кара квадрат–ларны алып атыйк. Алардан башка яшел кырда яхшырак.
УКУЧЫЛАР менә бу хайваннар бүтән хайваннардан да күб–рәк зыян күргәннәр. Күбәләкләр үзләренең матурлыклары, ерткыч кошлар табиг.тә аларның ерткычлык рольләрен дөрес аңламау, ә бакаларның кешеләргә тышкы кыяфәте ошамау аркасында.
Карагыз әле укучылар, нинди матур яшел кыр! Әлбәттә, без ярдәмгә мохтаҗ булган бик күп үсемлекләр, хайваннар турында сөйләшә алмадык. Ләкин, әгәрдә без табигатьтә үз–үзебезне тоту кагыйдәләрен белсәк, без аларга да ярдәм итә алачакбыз. Ә хәзер карагыз әле, безнең кешебез бөтенләй үзгәрде. Ул елмая. Аңа чиста дөньяда бик яхшы. Ул сәламәт. Кешенең сәламәтлеге ул– табигать байлыгы, аны сакларга кирәк.

VII. Хәзер укучылар сезнең белән «Урмандагы дәвалау йортында» дигән уен уйнарбыз.
Балалар безнең урманда дөресерәге, урмандагы дәвалау йор–тында. Тиздән авыруларны кабул итү башланачак. Шуңа күрә безгә врачлар, художниклар, экспертлар кирәк. Пациентларның һәрбер–сенә врачлар диагноз куярлар, ул карточкаларны художникларга бирерләр. Художниклар диагноз эчтәлеге буенча шартлы схемалар ясарлар һәм экспертларга тапшырырлар. Экспертлар«рецептка» тиешле рәсемнәрне һәм диагнозларны бөркетерләр, шулай итеп урманда яшәүчеләрне терелтерләр. Аңлашылдымы? Тик бик игътибарлы, төгәл эшләргә кирәк– чөнки дәвалау бик җитди эш.
Беренче пациентны чакырабыз.

КОМПЬЮТЕР БУЕНЧА.
Каен. Хөрмәтле докторлар, зинһар һчен миңа ярдәм итегез! Һәр яз саен кешеләр минем кәүсәмне очлы пычаклар белән кисәләр, тишәләр. Авыртудан мин шундый калтыранам. Яраларымнан сокларым ага. Мин хәлсезләнәм, көч–хәл белән җилдә басып торам. Ә ярама төрле бактерияләр үтеп керергә әзер торалар.
Чыршы. Мин урманда үсүче иң бәхетсез агачларның берсе. Кеше–ләргә минем хуш исле ботакларым ошый. Шуңа ботакларымны сындыралар. Ә ботакларым минем сыгылмалы, тиз генә сынмый. Юк алар барыбер боргалап–боргалап кайрым белән бергә өзәләр. Белсәләр иде ничек авыртканны! Иң аянычы кыш көне, Яңа ел бәй–рәме алдыннан. Ел саен үлемемне балта, пычкыдан көтәм. Кеше–ләрнең үзләренең бәйрәмен матур, йонлач чыршы белән бизи–селәре килә. Тик шул бәйрәм көннәрендә безнең һәлак булуыбыз турында уйламыйлар шул алар!
Күбәләк. Мин күбәләк булам. Урман аланында сөенә–сөенә канат–ларымны кагып очып йөрергә, чәчәкләрдән татлы бал җыярга, аларны серкәләндерергә яратам. Аланга балалар килсә безнең ко–тыбыз алына. Чөнки алар безне тотарга ябырылалар. Тик ни өчен?
Үзләренең каты куллары белән нәфис канатларыбызны бөклиләр, тәңкәчекләребезне коялар, аякларыбыздан, мыекларыбыздан эләк–терәләр, соңыннан ташлап калдыралар. Тик сынган канатлар белән очып булмый шул.
Ландыш. Мин бик матур, хуш исле чәчәк. Шуннан да инде минем бөтен бәхетсезлегем. Кешеләр безне уйламый да йолкыйлар. Бу–кетлар ясап саталар, өйләренә алып кайталар. Банкадагы суда торып кына, тамырсыз, туендыручыбыз булмагач хуш исебез, ма–турлыгыбыз озакка барамы инде? Мин кешеләрдән качып куак–лыклар арасына, дымлы, ярымкараңгы урыннарда үсәргә тырышам. Ләкин анда да табарлар дип куркам! Ә безнең бит дару үләне буларак та күпме файдабыз бар. Юк, кешеләр бу хакта уйлап та карамыйлар.
Врачлар өстәлендәге карточкалар:
– Чәчәкләрне өзәргә ярамый!
– Агач ботакларын сындырма!
– Яңа ел бәйрәменә ясалма чыршы бизәсәң яхшырак булыр!
– Күбәләкләрне тотарга ярамый!
– Бөҗәкләрне, бакаларны үтермә!
– Кош ояларын тузгытма!
– Агачларны пычак белән каезлама, аларны сындырма!

VIII. Балалар карагыз әле, менә нинди «рецепт» барлыкка килде безнең.( Калган кагыйдәләрне карап чыгу)
Укучылар әйтегез әле, бу рецептлар күберәк кемнәргә туры килә– кешеләргәме, әллә ярманда яшәүчеләргәме?
Әлеге рецептларны төгәл үтәп табигатьне дәвалап булырмы?

IX.Балалар, әйдәгез әле, урманны җанландырыйк. Алыгыз бу карточкаларны, шул авазны чыгарырсыз.
1. Яфрак кыштырдавы ш–ш–ш–ш–ш–ш
2. Кошлар җыры ку–ку–ку–ку–ку–ку
3. кошлар җыры фью–фью–фью
4. Бөҗәкләр гөжелдәве ж–ж–ж–ж–ж–ж
Менә без сезнең белән урман авазын ишеттек.

X.Компьютер буенча эш.
Балалар, безнең планетабыз чыннан авырып китте. Бу кешеләрнең гаебе аркасында килеп чыкты. Ә хәзер табигатьнең авыруы кеше–ләрнең сәламәтлегенә яный.
Бу Җир шарындагы бөтен кешелек дөньясына кагыла. Бергәлә–шеп табигатьне саклап калу буенча көрәшү өчен дәүләтләр халык–ара килешүләр төзиләр. Шундый килешүләрнең берсе –табигатьтә аз калган, юкка чыга язган кыргый хайваннар һәм үсемлекләрне сату турында Конвенция. Бу документ Африка, Азия, Көньяк Аме–рикадан төрле хайваннарны: обезьяннар, матур кошлар, ташбака–ларны– бүтән илләргә күпләп чыгаруны, леопардларны, филләрне, мөгезборыннарны, крокодил һәм башка хайваннарны тиреләре, мө–гезләре өчен үтерүне тыя. Шулай итеп «Кызыл китап»лар төзелә.
Диңгез, океаннарда нефть төягән суднолар авариягә очырап бик күп диңгез кошлары, хайваннары һәлак була. Тиз арада диңгез өстен нефтьтән чистарту өчен бөтен илләр ярдәмгә килә. Бары тик бергә, килешеп эшләгәндә генә планетабызны терелтеп булачак.

XI. SOS сигналы.
« Табигатьнең зарлар китабы»
SOS– халыкара сигнал. Аны батып баручы корабльләр тапшыра. Кеше нинди генә телдә сөйләшсә дә, нинди генә илдә яшәсә дә–бу сигналны ишеткәч: кайдадыр кешеләрнең һәлакәткә очравын, аларның ярдәм соравын аңлый.
Хәзер инде ярдәм сорап үтенү, батып баручы кораблардан гына түгел, торган саен ешрак табигатьтән дә ишетелә: SOS! SOS!
– Тукта! Уйлан! Дип пышылдый кешегә урманнар. –Җирне ялангач калдырма. Аны сахрага әйләндермә!
– Харап итмә! – дип кабатлый Җир. Син агачларны кисәсең… Бу мине дымнан мәхрүм итә. Мин кибәм… Озакламый мин кыяклы үсемлекләр дә, тудыра алмаячакмын… Мин беләм, Син йолдыз–ларга очарга өйрәндең. Бу искиткеч! Ләкин мин сиңа очышта да кирәк. Мин һәрвакыт синең белән булачакмын. Син бит минем икмәгемнән башка яши алмаячаксың. Кеше! Син бит бик күпне булдырасың, ярдәм ит, зинһар!

Менә балалар без табигатьне дәваларга телибез икән, аның авыруы турында да белергә кирәк.

XII. Сезгә өйдә экологик әкиятләр язарга бирелгән иде. Өй эшләрен тикшерик әле.
XIII.
Йомгаклау.
1. нәтиҗә ясау.
2. билгеләр кую
3. өй эше «Төтен калфагы астында», «Балык зиратлары»,
«SOS!– дип кычкыра елгалар» дигән темаларга рәсем ясап килергә. Хикәяләр төзеп килсәгез бик тә яхшы булачак.

Хайруллина З.И.
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:03
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.