Сайфулина Ф.С. Садыков К.С. Педагогическая практика по татарскому языку и литературе
Учебно-методическое пособие для студентов татарского отделения дневной и заочной формы обучения
Педагогик практика буенча гомуми таләпләр
Педагогик практика югары профессиональ белем бирү программасын төзүче төп өлешләрнең берсен тәшкил итә. Практиканың күләме дәүләт югары белем бирү стандарты белән, педагогик практиканы үтү вакыты факультетның уку планыннан чыгып билгеләнә.
Педагогик практика филология факультетының рус-татар бүлегендә уку программасы буенча татар һәм рус телләре, татар һәм рус әдәбиятлары буенча татар теле һәм әдәбиятлары укытыла торган һәм тәрбия эше милли характерда булган мәктәпләрдә оештырыла. Тел буенча педагогик практика 4 курста урта сыйныфларда; әдәбият буенча-5 курста югары классларда үткәрелә.
Читтән торып укучылар өчен пратика үтү билгеле бер үзенчәлекләргә ия. Тел һәм әдәбият буенча укытучылык стажлары булган студентлар педагогик практикадан азат ителәләр. Мондый студентлар читтән торып уку өчен җаваплы методистка эш урыннарыннан уңай характеристика һәм эшкә урнашу турында таныклыкларының күчермәсен тапшыралар. Мәгариф системасында эшләп тә, ләкин факультетның профиле буенча эшләмәүче (төрле түгәрәк җитәкчеләре, озайтылган көн группаларында эшләүчеләр һ.б.) студентлар өчен дә шундый ук таләпләр кала, ләкин алар педагогик практиканы тулы күләмдә үтәргә тиешләр. Мәгариф системасында эшләмәүче читтән торып укучы студентлар педагогик практиканы 4 курста (7 семестрда) 20 ноябрьдан 19 декабрьга кадәр үтәләр.
Көндезге уку бүлегендә укучы студентлардан төп белгечлек буенча 15тән ким булмаган күләмдә (тел һәм әдәбият буенча), читтән торып укучылар 10 нан ким булмаган күләмдә (6 дәрес татар теле, 4 дәрес әдәбият буенча) дәрес үткәрүләре таләп ителә.
Педагогик практиканың эчтәлеге югары профессиональ белем бирү дәүләт мәгариф стандарты таләпләренә туры китереп, милли мәктәпләрдә укыту үзенчәлекләрен искә алып төзелә һәм факультет Советында раслана.
***
Педагогик пратиканың максаты һәм бурычлары
Булачак тел һәм әдәбият укытучыларын профессиональ эшкә әзерләү системасында педагогик практика төрле функцияләрне башкара. Практика студентларга киләчәк профессияләре белән танышырга, белемнәрен тирәнәйтергә, хәзерге мәктәп шартларында балаларны укыту һәм милли тәрбия бирү эше күнекмәләрен формалаштырырга һәм ныгытырга ярдәм итә, укучылар белән педагогик һәм психологик диагностика эшен оештырырга мөмкинлек бирә.
Педагогик практиканың беренче көннәрендә студентлар киләчәк профессияләре буенча адаптация үтәләр, ягъни милли мәктәп шартларында укыту-тәрбия эше белән якыннан танышалар.
Практика барышында студентлар укытучы профессиясе һәм үз белгечлекләре буенча алган белемнәрен тирәнәйтәләр, эш күнекмәләрен формалаштыралар, аларны уку-тәрбия практикасында кулланырга өйрәнәләр.
Педагогик практика студентларның иҗади талантларын ачарга ярдәм итә, дәрес вакытында төрле стандарт булмаган ситуацияләрдән чыгу юлын таба алу сәләтен ачыклый.
Практика барышында укыту-тәрбия процессында беренче адымнарын ясаучы студентның шәхси сыйфатлары да ачыклана, укытучы буларак үз-үзеңне тота белү сәләте бәяләнә.
Педагогик практика студентның теоретик һәм практик әзерлек дәрәҗәсен билгеләргә, киләчәктә бүлектә практиканың эш перспективасын яхшырту юнәлешендә эшне ачыкларга ярдәм итә.
Педагогик практиканың максаты түбәндәгечә билгеләнә: студентларның киләчәк профессигә әзерлек дәрәҗәен яхшырту, булачак укытучы-телчеләрнең иҗади эш башлангычын формалаштыру, студентларда булачак профессияләренә кызыксынуны үстерү һәм ныгыту, балалар белән аралаша белү, тәрбия эшен оештыра алу сәләтен сынап карау.
***
Педагогик практиканың төп бурычлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
• Теоретик үзләштерелгән белемнәрне практикада куллану һәм тирәнәйтү;
• Булачак укытучы-тел белгечләрендә үзенчәлекле педагогик-профессиональ күнекмәләр формалаштыру;
• Методика буенча фәнни-эзләнү эшенең кайбер нигез күнекмәләрен булдыру: күзәтү, алдынгы педагогик тәҗрибәне өйрәнү һәм нәтиҗәләр ясау;
• Укыту процессында төрле күргәзмә материаллардан, техник чаралардан, компьютер технологияләреннән файдалану тәҗрибәсе булдыру;
• Студентларда үзлектән белем алуга, профессиональ-педагогик белемнәрен тирәнәйтүгә омтылыш тудыру;
• Укытучы профессиясенә төпле кызыксыну уяту, профессия сайлауның дөреслегенә ышаныч тудыру;
***
Практика оештыру һәм үтү барышы берничә этаптан төзелә:
І. Әзерлек этабы:
Практикага әзерлек этабы институтта «Хәзерге татар теле», «Татар әдәбияты һәм тәнкыйте тарихы» курсларында ук башлана. Татар теле дәресләрендә студентлар тел белеменең аерым бүлекләре белән тирәнтен танышалар. Татар әдәбияты тарихы дәресләрендә теге яки бу әдип иҗатының мәктәптә өйрәнелү дәрәҗәсе ачыклана, студентлар әдәби әсәрләргә анализ ясау тәртибе белән таныштырыла.
Тел һәм әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль эшне оештыруга аерым игътибар бирелә: сүзлекләр белән эш, тәнкыйть мәкаләләре буенча дөрес итеп конспектлар язарга өйрәтү, библиография төзү, алган белемнәрне мәктәп шартларныда файдалана белүгә аерым басым ясала.
Педагогик практикага максатчан әзерлек «Татар теле һәм әдәбияты теориясе һәм методикасы» дәресләрендә оештырыла. Монда игътибарны төп мәсьәләләргә юнәлтү бик әһәмиятле: хәзерге мәктәп шартларында дәрес оештыру технологиясе, дәрестә кулланыла торган алымнар һәм ысуллар, әдәбият дәресләренең төрләре һәм типлары, әдәбият дәресләрендә укучыларның эзләнү активлыкларын үстерү Һ.б. Лекция дәресләрендә теоретик белемнәр формалаштырылса, практик һәм лаборатор дәресләрдә студентларны мәктәп программалары, дәреслекләре, дәрес һәм сыйныфтан тыш эшләр буенча конспектлар язу, мәктәптә тел һәм әдәбият буенча оештыралачак тәрбия эше белән таныштыру башкарыла. Практика вакытында мәктәптә аерым сыйныфларда үтеләчәк дәресләр буенча дәрес план-конспектын төзү, өстәмә материаллар белән танышу, югары уку йортлары һәм мәктәп программалары арасында бәйләнешләрне ачыклау, шулай ук, студентларны педагогик практикага әзерләүнең бер чарасы булып тора.
Педагогик практиканы уңышлы үтүдә студентларга махсус курсларда һәм махсус семинар дәресләрендә эшләү ярдәм итә. Студентларга түбәндәге темалар өстендә эш тәкъдим ителә:
• Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балаларның сөйләмә һәм язма телләрен үстерү;
• Татар телен һәм әдәбиятны укытуда педагогик технологияләрдән файдалану;
Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы утырышларында педагогик практиканы оештыруга һәм үткәрүгә багышланган мәсъәләләр карала, студентларның практикага әзерлек дәрәҗәсе һәм практикадан соң эш нәтиҗәләре буенча бу эшкә җаваплы укытучы-методистларның чыгышлары тыңлана, бәяләнә.
Студентлар мәктәпләрдә кулланыла торган төрле тип программалар, укытучылар өчен методик кулланмалар белән таныштырылалар, дәресләрдә кулану өчен дидактик материаллар әзерлиләр, педагогик хезмәтне фәнни оештыру турында өстәмә материаллар туплыйлар.
Филология факультетының рус-татар бүлеге (татар-чит телләр бүлеге) студентлары һәр ике төр практиканы да татар теле һәм әдәбияты укытыла, тәрбия эше нигездә татар телендә алып барыла торган мәктәпләрдә үтә. Шәһәрдә мондый мәктәпнең бер генә булуын исәпкә алып (Тубыл шәһәренең 15нче номерлы мәктәбе), студентлар практиканы күп очракта яшәү урыннарында, үзләре белем алган мәктәпләрдә үтәләр. Бу очракта мәктәп администрациясенең студентны практикага чакыру кәгазе булуы зарур һәм мәктәптә татар теле һәм әдәбияты буенча тәҗрибәле укытучылар, укытучы-методистлар эшләве төп таләп булып тора.
Студентлар өчен практика алдыннан оештыру конференциясе үткәрелә, монда булачак укытучы-филологлар практика үтүнең төп максатлары һәм таләпләре белән таныштырыла.
Студентларга библиотека фондында һәм кафедрада булган методик журнал «Мәгариф» тәкъдим ителә, аның эчтәлеге белән танышу методика буенча лаборатор дәресләрдә үк башлана, укыту эшен планлаштыруда, дәрес план-конспектын төзүдә кулланыла.
***
Практиканың оештырылу вакыты
Рус-татар бүлегендә педагогик практиканың оештырылуында да беркүпме үзенчәлекләр бар. Студентларның дүрт белгечлек буенча (татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты) белем алуларын исәпкә алып, ул түбәндәге рәвештә үткәрелә:
Татар һәм рус телләреннән педагогик практика 4 курста январь-февраль айларында 6 атна вакыт эчендә оештырыла. Студентлар татар теле һәм әдәбияты укытыла торган мәктәпләрнең 5-9 сыйныфларына беркетеләләр.
Татар һәм рус әдәбиятларыннан педагогик практика үтүгә 5 курста (9семестрда), ноябрь-декабрь айларында 6 атна вакыт бирелә. Практика 9-11 сыйныфларда үтелә.
Читтән торып укучылар татар теле һәм әдәбиятыннан педагогик практиканы 4 курста (7 семестрда) 20 ноябрьдан 19 декабрьга кадәр үтәләр.
Практика алдыннан һәр ике курс өчен дә оештыру конференциясе үткәрелә, студентлар методик кулланмалар белән тәэмин ителәләр, аерым темалар буенча консультацияләр, әңгәмәләр оештырыла.
***
4 курста педагогик практиканың максатлары
• Мәктәп, аның материаль базасы, техник чаралар куллану мөмкинлекләре, кабинетлары белән танышу;
• Эш документлары, расписание, класс җитәкчесенең эш планы, алдынгы эш тәҗрибәсе белән танышу, өйрәнү;
• Классның педагогик һәм психологик үзенчәлекләрен өйрәнү, бәяләү;
• Мөстәкыйль рәвештә өйрәнү характерындагы һәм зачет дәресләрен планлаштыру һәм үткәрү;
• Башка укытучылар үткәргән дәресләрне анализлауда катнашу һәм үз дәресләреңә анализ ясау;
• Предмет буенча класстан тыш эшләрнең төрле формалары белән танышу;
• Предмет буенча класстан тыш эш оештыру һәм үткәрү (класс сәгате, әңгәмә, тел проблемаларына багышланган кичәләр);
• Дәрес буенча дидактик материаллар, күрсәтмәлелек, техник чаралар әзерләү һәм файдалану;
• Укучылар белән индивидуаль эш оештыру;
• Предмет буенча методик совет утырышында катнашу;
• Укучыларда предмет белән кызыксыну тәрбияләү максатында диагностика үткәрү.
***
5 курста педагогик практиканың максатлары
Практика барышында студентлар түбәндәге эшләрне башкарырга тиеш:
• Мөстәкыйль рәвештә методик эшчәнлекнең тулы системасын фәнни-методик яктан нигезләп, аны оештыруга дидактик чаралар әзерләү;
• Югары сыйныф укучыларының әдәбияттан кызыксынган әсәрләрен ачыклау;
• Укучыларның татар әдәбиятыннан булган белемнәрен күзәтү астында тоту, бәяләү;
• Мөстәкыйль рәвештә, сыйныфтан тыш тәрбия эшен искә алып, аерым темалар буенча дәресләр системасын төзү;
• Дәреснең структурасын фәнни нигездә билгеләү, кулланыла торган алымнарны, укучыларның активлыкларын үстерү максатыннан чыгып, иҗади сайлау;
• Бер темага караган дәресләр системасын анализлау, үз дәресләрен сыйныфтан тыш тәрбия эше белән бәйләнештә бәяләү;
• Дәрестәге тәрбия эшен сыйныфтан тыш тәрбия эше белән бәйләнештә оештыру, шулай ук укучыларның әдәбият буенча күзаллауларын киңәйтү максатыннан предметара бәйләнешләрне тормышка ашыру;
• Мәктәптә үз предметлары буенча сыйныфтан тыш эшләр системасын өйрәнү һәм бу эштә үзләре дә актив катнашу, әдәби түгәрәкләрне җитәкләү, олимпиадалар, сәнгатьле уку ярышлары, әдәбият сөючеләр конкурслары, әдәби-музыкаль кичәләр, укучылар конференциясе, диспутлар, оештыру, әдәбият буенча факультатив дәресләр үткәрү, югары сыйныф укучыларының кызыксынуын үстерә торган стена газеталары, әдәби бюллетеньнәр чыгару;
• Татар әдәбияты укытучыларының алдынгы тәҗрибәсе белән танышу һәм аны үз эш практикаларында куллану;
• Чыгарылыш квалификация эшенә һәм фәнни-методик конференциядә катнашу өчен докладка материал туплау;
• Әдәбият укытуның традицион булмаган формаларын, алымнарны һәм ысулларны куллану, дәүләт белем бирү стандартын күз алдында тотып, укыту эчтәлеген сайлауны тормышка ашыру;
• Укучыларның яшь үзенчәлеген һәм индивидуаль кызыксынуларын исәпкә алып, сыйныфтагы укыту-тәрбия эшен планлаштыру;
• Укыту процессын оештыру өчен техник чаралар, күрсәтмәлелек һәм дидактик материаллар әзерләү;
• Тема буенча белемнәрне тикшерү өчен диагностика системасы булдыру (әдәбият буенча иҗади эшләр, викториналар, олимпиадалар, тестлар һ.б.).
***
Педагогик практиканың эчтәлеге (атналар буенча)
1 атна: — Практика алдыннан үткәрелә торган конференциядә һәм мәктәп педсоветында катнашу;
— Класс укучыларын өйрәнү, тел-әдәбият укытучысының дәресләрен карау;
— Тел һәм әдәбият буенча тематик план һәм класс җитәкчесе буларак эш планын төзү;
— Практика үтү вакытын тулысы белән исәпкә алып, индивидуаль эш план-графигын төзү;
— Предмет буенча җитәкче-методист белән индивидуаль консультация үтү, беренче дәреснең конспектын төзү һәм практика вакытында тел һәм әдәбият дәресләрендә үтеләчәк темаларны билгеләү.
2 атна: — Мәктәп расписаниесе буенча дәресләргә әзерләнү һәм үткәрү;
— Башка студентларның тел һәм әдәбият буенча дәресләрен карау, аларны бәяләү, үз дәресләреңә анализ ясау;
— Тел һәм әдәбият дәфтәрләрен һәм көндәлекләрне тикшерү;
— Предмет буенча сыйныфтан тыш үткәреләчәк эшне планлаштыру һәм җитәкче белән киңәшләшү («Әдәбият атналыгы», әдәби-музыкаль кичә, диспут, укучылар конференциясе һ.б.);
3,4,5 атналар: — Беркетелгән сыйныфта бөтен дәресләрне мөстәкыйль рәвештә үткәрү; Предмет буенча сыйныфтан тыш эш үткәрү. Башка студентларның дәресләрен карау һәм анализлау; тел һәм әдәбият укытучыларының методик семинарында катнашу;
— Дәрес үткәрү өчен күргәзмә әсбаплар, дидактик материаллар әзерләү һәм аларны пратикада куллану;
— Чыгарылыш квалификация эше темасы буенча фәнни эзләнүләр алып бару.
6 атна: — Индивидуаль план-график буенча эшләү;
— Тел һәм дәбият буенча йомгаклау дәресләрен үткәрү;
— Практика буенча отчет документларын әзерләү һәм төгәлләү;
— Мәктәптә практика үтү нәтиҗәләре буенча конференциядә катнашу.
Педагогик праткика нәтиҗәләре буенча
отчет документлары исемлеге
1. Практика буенча отчет;
2. Тел (әдәбият) дәресе буенча тематик план;
3. Тел (әдәбият) дәресе буенча тулы конспект;
4. Предмет буенча сыйныфтан тыш эш конспекты;
5. Психология буенча бирем;
6. Педагогика буенча бирем;
7. Студентның тел (әдәбият) укытучысы һәм сыйныф җитәкчесе буларак эшчәнлеген бәяләгән характеристика-бәяләмә.
Көндезге бүлектә укучы студентларның педагогик практика буенча эшчәнлеге бирелгән документларны тикшерү нәтиҗәсендә диффиренциаль зачет белән бәяләнә.
Читтән тыш укучы студентлардан таләп
ителә торган отчет
І. Белгечлек буенча укытучы булып эшләүче студентлар өчен:
1. Укытучының эшенә мәктәп администрациясе тарафыннан бирелгән бәяләмә-характеристика (Характеристикада укытучының кайсы класста эшләве, укыту һәм тәрбия эше, укыту методикасын белү дәрәҗәсе күрсәтелә).
2. Эш таныкламасы күчермәсе (Копия трудовой книжки).
ІІ. Укытучы булып эшләмәүче студентлар өчен:
1. Педпрактика буенча отчет;
2. Тел һәм әдәбият дәресе буенча конспектлар;
3. Психология буенча бирем;
4. Педагогика буенча бирем;
5. Мәктәптән студентның практика вакытында предмет буенча һәм сыйныф җитәкчесе буларак эшчәнлеген бәяләгән характеристика.
Читтән торып укучы студентлар педагогик практика буенча отчетны 8 семестрда тапшыралар, эшкә, шулай ук, дифференциаль зачет куела.
Педагогик практика буенча йомгаклау конференциясендә студентларның алдан тапшырган эшләрен бәяләү, эшләнгән эшләр буенча кыскача анализ үткәрелә. Практика вакытында студентлар тарафыннан алынган уңай нәтиҗәләр, шулай ук эшләнергә тиешле проблемалар ачыклана. Студентларның педагогик практиканы оештыру һәм үткәрү буенча кафедра эшчәнлеген уңай якка үзгәртү юнәлешендәге теләкләре дә тыңлана.
1. Кушымта
4-5 курс студентларының педагогик практика
барышы хакында отчет үрнәге
Практика үтүче һәр студент эш төгәлләнгәннән соң практика барышы хакында түбәндәге схема буенча отчет яза:
1. Гомуми мәгълуматлар:
• Студентның фамилиясе, исеме, әтисенең исеме;
• Факультет, бүлек, курс;
• Практика үтү вакыты һәм урыны;
• Мәктәп, класс, укытучылар коллективы турында гомуми мәгълуматлар, беренче тәэсирләр;
• Мәктәпкә, класска бәяләмә-характеристика, балаларның татар теле (әдәбияты) буенча белемнәрен бәяләү, укучыларның дәрестә һәм дәрестән соң үз-үзләрен тотышлары.
2. Уку эше:
• «Ачык дәресләрдә» һәм класстан тыш тәрбия эшләрендә булу һәм аларны анализлау; методик һәм педагогик нәтиҗәләр ясау;
• мөстәкыйль үткәрелгән дәресләрнең саны, дәресләрдә күргәзмә әсбаплардан һәм техник чаралардан куллану;
• дәрес барышында балаларны тәрбияләү юнәлешендә башкарылган эшләр;
• дәрестә һәм дәрестән соң балалар белән индивидуаль эш башкару һәм аның нәтиҗәләре;
• татар теле (әдәбият) дәресләрен оештыру методикасын үзләштерү дәрәҗәсе, теоретик белемнәрне практикада куллана алу. Татар теле (әдәбияты) буенча мәктәп праграммалары һәм дәреслекләр белән таныш булу; яңа материалны аңлату, ныгыту, укучыларның белемнәрен тикшерү һәм бәяләү, мөстәкыйль эшне оештыру методикасы белән таныш булу; өй эшләренең төрле варианта булуы, үз предметыңа кызыксындыру тудыра алу һ.б.);
• үзеңнең уку буенча эшеңә бәя бирү (уңай һәм җитешсез яклары), эштәге җитешсезлекләрнең сәбәпләре;
• башка практикантларның дәресләренә керү, аларның саны, кыскача бәяләү;
• дәрескә әзерлектә укытучы-предметникның һәм методистның ярдәме;
• татар теле (әдәбияты) буенча педагогик практиканы оештыруга теләкләр һәм фикерләр.
3. Тәрбия эше:
• класстан тыш эшне оештыру бурычларыннан чыгып эшләнгән эшләр;
• уңай һәм җитешсез якларны бәяләү, җитешсезлекләрнең сәбәпләре;
• башка студент-практикантларның дәрестән тыш эшләрендә катнашу, аларның саны;
• укучылар коллективы белән танышу, өйрәнү, класстан тыш эшнең дидактик анализын төзү;
• ата-аналар белән эшләү системасы (ата-аналар җыелышында катнашу, ата-аналар өчен лекцияләр, әңгәмәләр әзерләү);
• укучыларның өйләрендә булу (кемдә, ничә тапкыр, ни сәбәпле булдыгыз; ата-аналарны мәктәпкә чакырдыгызмы?);
• мәктәптә укучылар белән тәрбия эшләрен оештыру шартлары (мәктәпнең эш режимы, укучылар һәм укытучылар арасында аралашу үзенчәлекләре);
• практика үтү вакытында укылган методик, педагогик, психологик әдәбият, аларны эш барышында куллану дәрәҗәсе;
• класстан тыш эшне оештыру буенча теләкләр һәм фикерләр.
Нәтиҗәләр:
• студентның укуга һәм киләчәк укыту эшенә карата ясалган нәтиҗәләрнең эчтәлеге һәм характеры;
• уку процессын, укыту-тәрбия эшен камилләштерү буенча тәкъдимнәр һәм теләкләр.
Студентның имзасы________________
Укытучының имзасы_______________
2. Кушымта
Әдәбият буенча тематик план төзүнең үрнәк вариантлары
Тематик план төзүдә бердәм схемалар юк, берничә бүлекне эченә алган вариатлар тәкъдим тиелә:
1 вариант, бүлекләр:
— — дәрес темасы;
— — дәреснең максаты, бурычлары;
— — эш алымнары һәм ысуллары;
— — күргәзмә материаллар һәм техник чаралар;
— өй эше.
2 вариант, бүлекләр:
— — дәрес темасы, максаты, бурычлары;
— — дәрес формасы;
— — төп белемнәр, күнекмәләр;
— — практик эш;
— — өй эше;
— — тема буенча класстан тыш эш.
3 вариант, бүлекләр
— дәресләрнең темасы, әдәбият теориясеннән белемнәр;
— — дәресләр саны;
— — өйрәнү ысуллары;
— -максат һәм бурычлар;
— -мөстәкыйль эшләр;
— — күрсәтмәлелек һәм техник чаралар;
— — дәрескә кадәр кабатлау;
— — тема буенча кулланыла торган әдәбият.
4 вариант, бүлекләр
— — дәрес номеры;
— — дәрес темасы, үткәрү формасы (алым, ысул);
— — максат һәм бурычлар (дәреслек белән эшләү, цитаталар китерә алу, портерт характеристикасы);
— -төп фикерне аерып күрсәтә белү (дәрескә таләпләр);
— — индивидуаль биремнәр;
— — бөтен класска өй эше (төрле вариантларда);
— — белем дәрәҗәсен исәпкә алу;
— -сүзлек эше;
— -әдәбият теориясе;
— — предметара бәйләнешләр;
— — кабатлау, класстан тыш уку;
— — сөйләмә һәм язма телне үстерү өстендә эш;
— — күрсәтмәлелек һәм техник чаралардан файдалану.
Күрсәтелгән вариантларга нигезләнеп, практика үтүче студент әдәбият буенча теманы өйрәнү өчен үз индивидуаль планын төзи ала.
***
3. Кушымта
Студент-практикантның индивидуаль эш планының
үрнәк формасы
Индивидуаль план студент тарафыннан педагогик практиканың беренче атнасында төзелә, аңа практика барышы буенча бөтен эш төрләре кертелә. Индивидуаль план төзегәндә укытучы-предметник һәм класс җитәкчесе тарафыннан төзелгән планда билгеләнгән бурычларны исәпкә алу сорала.
Индивидуаль планның үрнәк формасы:
УТВЕРЖДАЮ:
Групповой руководитель _________
ИНДИВИДУАЛЬНЫЙ ПЛАН
Студента_______курса_______группы
Дата Планируемая работа
Учебная Воспитательная Текущая
4. Кушымта
5-11 нче сыйныф укучыларының татар теленнән
һәм әдәбияттан белемнәрен бәяләү
1. Укуны бәяләү
Укучыларның 1 минутта уку тизлеге түбәндәгечә билгеләнә:
Сыйныфлар Икенче ярты еллыкта
Хәреф саны Иҗек саны Сүз саны
5 355-600 415-650 155-235 160-250 65-105 70-110
6 415-650 445-700 160-250 170-270 70-110 75-115
7 445-700 455-725 170-270 180-280 75-120 80-125
8-9 455-725 485-755 180-280 190-290 80-125 85-130
10 465-735 495-765 190-290 200-300 85-130 90-135
11 475-745 500-775 200-300 210-320 90-140 100-145
Искәрмә:
• Укуның төп максаты – текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү;
• Укуны тикшереп бәя биргәнче, укучылар, бәяләү нормалары белән таныштырылып, текст белән эшләү күнекмәләре алырга тиеш.
Укуга куелган таләпләр һәм бәяләү
№ Таләпләр Билге
1.
2. Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:
— фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;
— татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең әйтелеш үзенчәлекләре сакланса;
— җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә дөрес бүленсә;
— тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса;
— интонацион яктан тексттагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;
Укытучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирелсә;
«5» ле билгесе куела
1.
2. Таләп ителгән күләмдәге сүзләр тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:
— кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;
— сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;
— җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрелсә;
Укытучыларның сорауларына төгәл җавап бирелсә;
«4» ле билгесе куела
1.
2.
3. Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;
Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;
Сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлекләр булса;
«3» ле билгесе куела
1.
2.
3.
4. Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;
Уку барашанда үтелгән орфорг.-да төгәлсезлекләр күп кабатланса;
Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;
Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә җавап алынганда.
«2» ле билгесе куела
5. Кушымта
Язма эшләрне бәяләү
Тел буенча бирелгән белемнәрнең үзләштерелү дәрәҗәсен, язуда дөрес кулланылышын тикшерү максатларыннан чыгып, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә төрле язма эшләр – диктантлар, изложение, сочинение яздырыла. Диктантларны бәяләгәндә, орфоргафик һәм пунктуацион хаталар саны, ә изложение һәм сочинениеләрдә орфоргафик һәм пунктуацион хаталар белән бергә, теманың ачылу дәрәҗәсе, язманың тел байлыгы (С.), грамматик ялгышлары (Г.), логик (Л.), һәм фактик (Ф.) хаталар да исәпкә алына.
Хаталар тупас һәм тупас булмаган хаталарга бүленеп йөртелә:
Тупас хаталарга алдагы сыйныфларда һәм бу уку елында үтелгән орфоргафик, грамматик һәм пунктуацион кагыйдәләргә караган хаталар керә;
Тупас булмаган орфографик хаталар:
— укучы үзе төзәткән орфоргафик хаталар (өч хатасын үзе төзәткән укучының эше бер баллга түбән бәяләнә); язылышы татар теле кагыйдәләренә туры килмәгән ялгышлар (Сибгат, төнъяк, Акъегет һ.б.);
— мәгънәләре төрлечә кулланылган кушма яки тезмә сүзләрне бутап язу (өй алды – өйалды, ил гизәр – Илгизәр һ.б.);
— программа нигезендә өйрәнү күздә тотылмаган яки соңрак үтеләчәк теоретик материалларга караган орфоргафик хаталар;
— дәреслектә күрсәтелмәгән очракларга караган сүзне юлдан-юлга күчерүдә ялгышу.
Тупас булмаган пунктуацион хаталарга җөмлә эчендәге синтагмаларны яки кушма җөмлә өлешләрен аеру өчен, функцияләре бердәй булган тыныш билгеләренең берсе урынына икенчесен кую (теркәгечләрдән башка бәйләнгән ике тиңдәш кисәкнең берсе икенчесенә каршы куюны белдергән очрактасызык яки өтер кую; гомумиләштерүче сүзләр янында – ике нокта яки сызык; аныклагычлар янына – сызык, ике нокта, җәяләр яки ике яктан өтер; ымлык яки аваз ияртемнәреннән соң – өтер яки өндәү билгесе; теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә – өтер, нокталы өтер яки сызык; тиңдәш кисәкләр арасында – өтер яки нокталы өтер; иярченле кушма җөмләдә – өтер яки ике нокта; туры сөйләм янында — сызык, өтер яки сызык, күп нокта һәм сызык, ике нокта һәм сызык; тиңдәш түгел аергычлар арасына өтер кую; берничә тыныш билгесе бергә очрашкан урыннарда ялгышу; үзара бик тыгыз бәйләнештәге гади җөмләләрне өтер, сызык яки ике нокта белән аерып язу; тезмә кушма җөмләләрнең өлешләрен нокта белән аерып, шул фикерне гади җөмләләр итеп бирү) керә.
***
6. Кушымта
Диктантлар
Диктант укучыларның орфографик һәм пунктуацион яктан белемнәрен тикшерү максатыннан яздырыла һәм, башкарылу алымнарына карап, ике төргә бүлеп йөртелә: өйрәтү һәм контроль диктантлар.
Өйрәтү диктантларына сүзлек диктанты, искәртмәле, аңлатмалы, ирекле, сайланма, хәтер, иҗади һәм күрмә диктантлар керә.
Контроль диктантлар, гадәттә, тема үтелеп беткәч һәм уку елының беренче, икенче яртысы тәмамлангач яздырыла. Контроль диктант өчен алынган текстка өстәмәләр кертелми, бернинди аңлатма һәм искәртмәләр бирелми. Ләкин укучылар контроль диктантның булачагы, нинди орфограммаларны кабатларга кирәклеге турында алдан кисәтелә.
Сыйныфлар буенча контроль диктант күләме түбәндәгечә билгеләнә:
Сыйныфлар Сүзләр саны
Уку елы башында Уку елы ахырында
Y 100 110
YI 110 120
YII 120 130
YIII 130 140
ІX 140 150
X 150 160
XІ 160 170
Контроль диктантларны бәяләү:
№ Таләпләр Билге
1. Орфографик һәм пунктуацион хаталар булмаган эшкә
Искәрмә. Пөхтә эшләнгән 1 орфоргафик яки 1 пунктуацион хаталы эшкә «5»ле билгесе
куела.
«5»ле билгесе
куела ала
2. 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган эшкә
Искәрмә. 1 орфографик, 2 пунктуацион хаталы эшкә яки орфографик хаталары булмыйча, 3 пунктуацион хатасы булган эшкә, яки Бер төрдәге 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хаталы эшкә «4»ле билгесе
куела
«4»ле билгесе
куела
3. 2 орфографик, 1-3 пунктуацион хаталы, 2 төзәтүле эшкә
Искәрмә. 4 пунктуацион, 1 орфографик хаталы эшкә яки бер төрдәге 5 орфографик, 4 пунктуацион хаталы эшкә «3»ле билгесе
куела
«3»ле билгесе
куела
4. 5 орфографик, 5 пунктуацион хаталы, 4 төзәтүле эшкә «2»ле билгесе
куела
5. 6-7 орфографик, 4-5 пунктуацион хаталы, берничә төзәтүле эшкә «1»ле билгесе
куела
7. Кушымта
Изложение яздыру һәм бәяләү
Изложение язу өчен укучыга аңлаешлы телдә язылган хикәяләү характерындагы текст алына.
Изложение язганда балаларның бәйләнешле фикер йөртә белү сәләте генә түгел, ана теленең орфографик, грамматик, стилистик һәм пунктуацион үзенчәлекләрен белүләренә, текст эчтәлегеннән чыгып, нәтиҗә ясый белү сәләтенә, сүз байлыгыннан файдалана белү мөмкинлекләренә дә бәя бирелә.
Сыйныфлар
Изложение саны Уку елы башында Уку елы ахырында
Текст күләме Язма күләме Текст күләме Язма күләме
Y 8 (2) 150-170 100-110 170-200 110-120
YI 6 (2) 200-220 120-130 220-250 130-140
YII 6 (2) 250-300 140-160 300-350 160-180
YIII 6 (2) 350-400 180-200 400-450 200-220
ІX 4 (2) 450-475 220-240 475-500 240-250
X 2 (1) 475-500 240-250 500-525 250-260
XІ 2 (1) 500-525 250-260 525-550 260-275
Изложениене бәяләү
№ Текстның бирелеше Грамоталылыгы Билге
1. Текст, планга нигезләнеп, эзлекле бирелгән; стиль бердәмлеге сакланган, фактик һәм техник хаталар юк. 1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар. «5» ле билгесе куела
2. Текст хикәяләү агышы бирелгән эзлеклелек белән тулысынча туры килми; стиль бердәмлегендә хилафлык сизелә; язмада 1 фактик, 1 техник хата җибәрелгән. 2 орфографик, 1 пунктуацион (яки 1 грамматик) хата бар. «4» ле билгесе куела
3. Текст язмада эзлекле бирелмәгән, стиль бердәмлеге сакланмаган; сүзләр бәйләнешендәге төгәлсезлекләр җөмләнең мәгънәсен бозуга китергән. Язмада 1 фактик, 2 техник хата җибәрелгән. 3 орфографик, 2 пунктуацион 1грамматик хата бар. «3» ле билгесе куела
4. Тексттагы эзлеклелек язмада сакланмаган; стиль бердәмлеге юк; сүзләр һәм җөмләләр бәйләнешендә хаталар бар; фактик һәм техник хаталар күп. Орфографик хаталарның саны өчтән, пунктуацион хаталарның саны икедән, грамматик хаталарның саны өчтән артык «2» ле билгесе куела
5. Текстның эзлеклелеге сакланмаган; сүзләр һәм җөмләләрбәйләнешендә җибәрелгән хаталар текстның эчтәлеген аңлауны кыенлаштыра, техник хаталар бик күп. Төгәлсезлекләр «2»ле нормасыннан артып китсә «1» ле билгесе куела
8. Кушымта
Сочинение яздыру
Сочинение укучыларның тормыш күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла.
Әдәби сочинениеләр нинди дә булса әсәр үтелеп беткәч яздырыла, андый сочинениеләр 5-8 сыйныфларда өйрәтү һәм контроль, 9-11 сыйныфларда контроль сочинение буларак үткәрелә.
Әдәби-иҗади сочинениеләр мөстәкыйль укылган яки дәресләрендә үткән әсәргә, андагы образ һәм вакыйгаларга карата укучы фикерен белү максатыннан яздырыла.
Өйрәтү характерындагы сочинениеләрне язганда, укучы текст, әсәр турында тәнкыйть материалларныннан, сүзлекләрдән файдалана.
Ирекле сочинениеләрдә тәкъдим ителгән теманы үзенчә ача, вакыйга һәм геройларга, геройларның үзара мөнәсәбәтенәбәя бирә, үз фикерен исбатлау өчен, башка чыганаклардан файдалана.
Сочинениене бәяләү
№ Текстның бирелеше Грамоталылыгы Билге
1. Эчтәлек темага туры килә, язмада фактик ялгышлар юк; план буенча эзлекле язылган; теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган. 1 орфографик (пунктуацион яки грамматик) ялгыш бар. «5» ле билгесе куела
2. Язманың эчтәлеге темага нигездә туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, теле бай, образлы; стиль, бердәмлеге сакланган. 2 орфографик, 2 пунктуацион һәм 2 грамматик ялгыш бар. «4» ле билгесе куела
3. Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; теле ярлы, синонимнар аз кулланылган, образлы түгел; стиль бердәмлеге сакланмаган. 3 орфографик, 3 пунктуацион һәм 3 грамматик ялгыш бар. «3» ле билгесе куела
4. Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп; планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз кулану ялгышлары очрый; стиль бердәмлеге юк. 7 орфографик, 7 пунктуацион һәм грамматик ялгышлар бар. «2» ле билгесе куела
5. Төгәлсезлекләр билгесе «2»ле кую нормасыннан артып киткән. Ялгышлары «2»ле билгесе кую нормасыннан артык. «1» ле билгесе куела
Язма эштән соң беренче юлга, кызыл юл турысыннан башлап, ялгышларның саны күрсәтелә: башта орфографик, аннан пунктуацион һәм стилистик хаталар саны ике нокта Аша күрсәтелә. Мәсәлән: 1:2:3. Бу язылыш 1 орфографик, 2 пунктуацион, 3 стиль хатасы барлыкны күрсәтә.
9. Кушымта
Тел һәм әдәбият буенча дәрес анализы схемасы
1. Класс. Дәрес темасы. Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме. Бу тема буенча үткәрелә торган дәресләр системасында бу дәреснең урыны.
2. Дәреснең билгеләнгән максаты. Бурычлар: белем бирү, өйрәтү, тәрбияләү. Дәреснең һәр этабында максатчан күрсәтмәләр булуы.
3. Дәреснең теоретик һәм эчтәлек дәрәҗәсе:
• материалның фәннилеге, төшенчәләр өстендә эш;
• укытуның кыенлык дәрәҗәсенең югары булуы;
• укыту процессында аңлап кабул ителү дәрәҗәсе;
• укучыларның белеменә таяну;
• өйрәтүнең эмоциональ факторы, стимуллаштыру алымнары;
• укучыларның белемнәрен исәпкә алу һәм тикшерүне оештыру, индивидуаль һәм дифференциаль якын килү, белемнәрне бәяләү;
4. Дәрестә балаларның эзләнү эшен оештыру:
• материалны проблемалы аңлату, проблемалы сорауларны ачыклау;
• дәрестә мөстәкыйль иҗади эшнең күләме;
• яңа ситуациядә укучыларның белемнәреннән файдалана алу сәләте;
• дәрестә диалог һәм полилогтан файдалану;
• балаларның телен, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү;
5. Укытучының методик һәм педагогик осталыгы:
• әдәби текстка комментарий ясый белүе;
• эвристик әңгәмә оештыра алу сәләте;
• сөйләменең дөреслеге һәм образлылыгы;
• дәрестә иҗади атмосфера тудыру;
• дәрестә вакытны рациональ куллану.
6. Өй эше:
• башкару технологиясе, башкару рәвеше;
• өй эшенең дифференцияләнгән булуы;
• проблемалы, иҗади характерда булуы.
7. Дәрескә гомуми бәя:
• дәреснең эстетик дәрәҗәсе;
• дәреснең фәлсәфи һәм рухи байлыгы;
• укытучының методик һәм педагогик табышлары;
• төп максатка ирешү;
• укытучының индивидуаль укыту стилен бәяләү;
8. Анализ үткәрү таләпләре:
• дустанә мөнәсәбәт, теләктәшлек;
• дәреснең җитешсез якларын түгел, уңай якларын табырга тырышыгыз;
• кыска, төгәл сөйләгез, вак детальләрдә казынмагыз, кабатланмагыз;
• башкаларны бүлдермәгез, фикер йөртегез һәм диалогка кушылыгыз;
• каралган дәрескә генә бәя бирегез, гомуми фикерләр йөртмәгез;
• дәресне яхшырту турында рекомендацияләр, тәкъдимнәр кертегез.
10. Кушымта
Татар теленнән яңа материалны өйрәтү дәресенә үрнәк план
1.Өй эшен тикшерү, тикшерү барышында үткән материал яңа белемнәрне үзләштерүдә нигез булып торырлык итеп юнәлдерү.
2.Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Сүзлек өстендә эшләү.
3.Дәреснең максатларын укучылар алдына кую.
4.Уку мәсъәләсен чишү (индуктив, дедуктив, репродуктив, проблемалы эзләнү юлы.
5. Үзләштерүне тикшерү: яңа төшенчәләр – кагыйдә, билгеләмә, тел материалын анализлау, таблица һәм схемаларны уку һ.б.
Яңа материалның бәхәсле элементларын яңадан телдән кабатлау, укучылар өчен кыенрак булган сораулар буенча әңгәмә үткәрү.
6.Яңа материал буенча алган белеем һәм күнекмәләрне ныгыту, аның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү: яңа мисаллар китерү, сайланма диктантлар, тел анализлары буенча күнегүләр (телдән һәм язма, тулы һәм сайлап), теоретик материалларны анализлау (дәреслек, күрсәтмә әсбаплар белән эш: кагыйдәдә ничә өлеш, анны өлешләп яңадан әйтү, сорауларга җавап, аңлашылмаган мәсьәләләр буенча укытучы аңлатмасы, чагыштыруга төзелгән күнегүләр, якын төшенчәләрне чагыштыру һ.б.)
7.Рефлексияләү, дәрескә йомгак ясау: нинди уку мәсьәләсе алынган идее, нинди яңалыклар белдек, яңа белемнәрнең кайда кирәк булуын анализлау.
8.Өйгә эш бирү, аны эшне үтәү үрнәкләре белән аңлатып бирү.
Белем һәм күнекмәләрне ныгыту дәресләре
1.Укучылар алдына дәреснең максатларын кую: уку мәсьәләсе нәрсәдән тора (нәрсәне сойләргә, нинди күнекмәләр булдырыла, алар ни өчен кирәк).
2. Телдән яки язмача өй эшен тикшерү: фронталь яки индивидуаль, Тулы яки сайланма. Эшчәнлекне бәяләү.
3. Сорау: индивидуаль һәм фронталь, телдән яки язмача.
4. Күнегүләрне эшләүгә әзерлек: кагыйдәләрне анык итеп кабатлау; эшнеңмаксатларын формалаштыру, эшне үтәү ысулларын аңлату. Эшне үтәүнең үрнәген анализлау.
5.Күнегүләр эшләү. Аерым укучылар белән индивидуаль эшләр. Биремнәрне дифференциальләштерү.
6.Үтәлгән эшне тикшерү. Хаталарны анализлау, авыр үзләштерелә торган материалны кабатлау.Классның мөстәкыйль эшкә әзерлек дәрәҗәсен билгеләү.
7.Мөстәкыйль эшкә әзерлек, тел үстерү өстендә эш.
8.Мөстәкыйль эшне үтәү, тел үстерү буенча эшләр. Биремнәрне дифференциальләштерү.
9. Эшне коллектив белән тикшерү, укучыларның индивидуаль эшләре буенча отчеты. Эшчәнлекне бәяләү.
10.Өйгә дифференциаль эш бирү, аның максаты һәм эчтәлеген аңлату.
11.Дәресне йомгаклау: нинди белеем һәм күнекмәләр ныгытылды, нәрсәгә өйрәнелде, нинди белемнәр үзләштерелде, нинди кыенлыклар булды. Укучыларның күнегүләрне мөстәкыйль һәм иҗади эшләү дәрәҗәсе.
11. Кушымта
Әдәбияттан план-конспект үрнәге.
Тема: Нәҗип Думави иҗаты.
Максат:
• Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.
• Н.Думави шигырьләрен уку һәм анализлау.
• Сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: 10 сыйныф өчен әдәбият дәреслеге һәм хрестоматия; «Шигырьләр һәм поэмалар» исемле җыентык, Н.Думавиның портреты.
Дәрес планы.
I. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1.Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру:
а) язучы биографиясен шигырьләре белән бәйләү;
б) Н.Думавиның шигырьләре тормыштагы, җәмгыятьтәге вакыйгалар тирәсендә язылганлыгын искәртү.
2.Аерым шигырьләр хакында әңгәмә уздыру:
а) «Яз» шигырен уку һәм анализлау;
б) «Мәхбүс дустыма» шигырен уку һәм анализлау.
II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Шигырьләрдә шәхес иреген буып торган хисләрне һәм сәбәпләрне табу.
2. Шигырьгә таянып, автор иҗаты турында фикер алышу.
III. Өйгә эш бирү: «Син кеше» шигырен яттан өйрәнергә.
IY. Йомгаклау.
Сорауларга җавап бирү.
Билгеләр кую.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
Исәнмесез, укучылар, утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз.
I. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
I. 1. Н.Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру
Бүген без сезнең белән күренекле шагыйрь Нәҗип Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырбыз.
Нәҗип Думави Татарстанның Аксубай районы Яңа Дума авылында 1883 елның 19 маенда туа. Әтисе мулла була, ул әтисеннән дүрт ел дәресләр ала. Ул үзенең балалык һәм үсмер еллары турында болай яза: «Авылның мәчете янында Бер мәктәбе бар идее. Әти иман шартыннан өзек укыта идее. Әти миңа намаз укыта башлады. Унбер яшемдә мине Кизләү имамнары мәдрәсәсенә илттеләр. Кизләүдә Бер кыш укып, киләсе кышта Казанга, Габдулла Апанаев мәдрәсәсенә илттеләр. Казанда унтугыз яшемгәчә укыдым». Нәҗип үзенең фикер үсешенә мәгърифәтче Шәмсетдин Көлтәси әсәрләренең тәэсире зур булганлыгы турында да әйтә.
1902 елда мәдрәсәне тәмамлауга, Думави рус мәктәбенә укырга керә. Бик тиз укырга-язарга өйрәнә. Ул Казандагы Татар укытучылар мәктәбенә кереп уку турында хыяллана. Ләкин матди хәле начар буллу сәбәпле, бу уен тормышка ашыра алмый, чөнки укырга керү өчен укытучы яллап хәзерләнергә, белемнәрне тәртипкә салырга кирәк булла. Бераз акча эшләп кайту мак5саты белән, Думави Әстерхан һәм Гурьевкадагы балык промыселларына килә, аннан казакъ далаларына юнәлә һәм ике ел буе шунда балалар укыта. Шуны да әйтеп үтергә кирәк: Думави гомеренең байтак өлешен, 30 елга якын, педагогик хезмәткә багышлый.
Н.Думави әдәбият мәйданына Беренче рус революциясе алдыннан килә. Казакъ даларында укытучы булып эшләгән елларында ул иҗат эше белән кызыксына башлый. Казакъ халкының бай фольклоры белән танышу, күренекле кешеләр белән аралашу Думавида иҗат дәрте уята. Аның башлангыч чор иҗатында төп темалар: халыкның авыр хәле, караңгылыкка, наданлыкка каршы фикер.
1905-07 еллардагы Беренче рус революциясен Н.Думави зур өметләр белән каршылый, патша властена каршы шигырьләр яза башлый. Аның күп кенә шигырьләрендә тормыштан ризасызлык, тормышның караңгылыгына нәфрәт мотивлары яңгырый.
Н.Думави балалар өчен дә шигырьләр яза, авыл тормышы, табигать күренешләрен истә калырлык образлар белән сурәтли.
1921 елда ул муллалык итә башлый, ләкин 1925 елда бу эшен туктата, 1927-1933 елларда Думави Үзбәкстандагы мәдәни-агарту оешмаларында хезмәт итә. Озак авырып, Н.Думави 1933 елның 3 маенда вафат булла.
Күргәнебезчә, Н.Думави катлаулы тормыш юлы үткән. Кыска Гомер өчендә күп әсәрләр иҗат итеп, бай мирас калдыра.
I. 2. Аерым шигырьләр хакында әңгәмә уздыру
Хәзер хрестоматияне ачып, 200 нче биттә бирелгән шигырьләрен укыйк. (Укытучы «Яз» шигырен укып чыга, берничә укучыдан укыта).
Укытучы: Хәзер шигырьләрне анализлап карыйк. Шигырьнең эчке мәгънәсе нинди?
Укучы: Лирик герой, яз белән бәйләп, татар тормышының аерым якларын тәнкыйть итә.
Укытучы: Шигырь лирик геройның риторик эндәше белән башлана. Ул кемгә мөрәҗәгать итә?
Укучы: Шигырьне укыячак татар кешеләренә.
Укытучы: Шагыйрь нәрсә дип эндәшә?
Укучы: Ул: «Күзне ачып карыйк әле!» -ди.
Укытучы: Укучылар, күңелегездә инде өйрәнгән шигырь юллары белән аваздашлык барлыкка килмиме?
Укучы: Әйе. Татар милләтенең йоклаган булуы турында С.Рәмиев, Г.Тукай да язалар.
Укытучы: Уйлап карагыз әле, шигырьдә сурәтләнгән яз күренеше әсәрдә табигать күренеше генәме, яки аның икенче мәгънәсе бармы?
Укучы: Монда 1905 елны татар дөньясына килгән яз, ягъни өметләр, якты киләчәккә ышаныч турында фикер йөртелә.
Укытучы: Н.Думави шигыренең беренче юлында милләтне нәрсәгә өнди?
Укучы: Күзне ачып карарга, ягъни үзеңнең яшәешең турында уйланырга, башка халыкларга күз салырга куша.
Укытучы: Фәкыйрьләрне җәфалаган кар образының мәгънәсе нәрсәдә? Әсәрдә тагын нинди метафора бар?
Укучы: Кар – символик образ, ул халыкның күргән кыенлыклары, хокуксызлыклар. «Үлеп яткан умарта» метафорасы татар дөньясына карата кулланылган. Аның турында автор «Терелгән күк» ди, ягъни халыкның уянуына, терелүенә өмет белдерә.
Укытучы: Өченче строфада хайван ни белән чагыштырыла, аның нинди мәгънәсе бар?
Укучы: Ул арестантлар-тоткыннар белән чагыштырыла. Авылда хайваннар ничек торса, алар да шулай тора, диелә.
Укытучы: Дүртенче строфада ак сакаллы, дөнья күргән картларның сөйләгән сүзләрендә нинди яңалык бар?
Укычы: Алар урыс сүзләре кертеп сөйләшәләр, ягъни олы кешеләргә дә инкыйлабның тәэсире тигән.
Укытучы: Ә бишенче строфада каршылык нидә?
Укучы: Сарыклар йөргән җирдә яз көне урман буе хуш исле булмый, ди автор.
Укытучы: Алтынчы строфада Думави елгаларның ничә еллар туңып ятканлыгы турында сөйли. Соңрак, елга сүзен «Идел» дип алыштыра. Димәк, елга сүзе күчерелмә мәгънәдә кулланылган.
Укучы: Елга сүзе халык мәгънәсен аңлата, димәк, тын гына яткан халык җанлана, шаулаша башлаган. Автор монда балаларның авыр хәлен, картларның тормышын да күрсәтеп үтә.
Укытучы: Соңгы юлда бирелгән «маяк» сүзе нинди мәгънәдә бирелгән?
Укучы: Монда юллардагы маяклар турында сүз бара, маякларсыз да адашмаслык вакыт җитте дип белдерә автор. Маяк – күчерелмә мәгънәдә бирелгән сүз.
Укытучы: Гомумиләштереп әйткәндә, автор бу шигырендә 1905 ел алып килгән үзгәрешләр турында уйлана, ләкин аның бу вакыйгага мөнәсәбәте ачык чагылдырылганмы?
Укучы: Бу мөнәсәбәт әле бик ачык түгел, яз килү, ягъни халык тормышына яңалык килү, халыкның уяна башлавына ул шатлана, өмет белдерә, ләкин тормышның яхшы якка үзгәрешенә ышанып бетми, чөнки «умарта да терелмәгән, арестантлар саз көри, балаларның аяклары туңып каткан, алар авырый...»
Укытучы: Ә хәзер икенче шигырьне анализлауга күчәбез. Думавиның бу әсәре «Мәхбүс дустыма» дип атала. Бу шигырь лирик геройның риторик эндәше белән башлана, ул кемгә мөрәҗәгать итә, кем ул мәхбүс?
Укучы: Лирик герой мәхбүс дустына мөрәҗәгать итә, мәхбүс – тоткынлыктагы кеше дигән сүз.
Укытучы: Ул мәхбүстән «Нәрсә күрде күзләрең тышта синең?»-дип сорый һәм үзе үк фикерен ничек төгәлли?
Укучы: «Син рәшәткә Аша берни дә күрмәссең, бары тик сакчыны гына күрерсең»- ди.
Укытучы: Лирик герой кемгә ышанмаска куша? Ни өчен?
Укучы: Ул иректәге дусларына ышанмаска куша. Тоткын иректәге кешеләргә ышанычын югалткан, чөнки алар үзләре турында гына уйлыйлар. Тоткын тормышы аларны кызыксындырмый.
Укытучы: Язучы иректәге кешеләрне ничек күрсәтә? Алтынчы строфаны укып күрсәтегез, нәтиҗә ясагыз.
II. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Укучы: Автор бу шигырьдә тоткыннарның ачы язмышын күрсәтә. Алар иректәге тормышка кызыгып яшиләр. Аларның дөньяга ышанычлары беткән. Бу шигырь реакция елларында язылган, гаепсезгә төрмәгә эләккән күп кешеләрнең фаҗигасен срәтли.
Укытучы: Мәхбүснең өмете бармы, ул нәрсәдә?
Укучы: Ул дуслары аңа иреккә чыгарга ярдәм итер дип өметләнә. Ә лирик герой аңа «өмет итмә, дусларың ярдәм итмәс,»-ди.
Укытучы: Лирик геройның хисен, мәхбүскә мөнәсәбәтен ничек билгеләп булыр идее?
Укучы: Ул мәхбүсне кызгана, ә аның дусларына ачу хисе бар. Ул үзенең түгел, ә башкаларның мәхбүскә мөнәсәбәтен чагылдыра.
Укытучы: Шигырьдәге бу каршылык ни өчен кирәк?
Укучы: Ул фикерне гомумиләштерергә ярдәм итә. Реакция елларында җәза алган кешеләрне коткарырга теләмәү, үзең турында гына уйлау – татар дөньясында киң таралган күренеш буларак шигырь юлларында тәнкытьләнә.
Укытучы: Димәк, фикерне йомгаклап, ни әйтергә мөмкин?
Укычы: Реакция вакытында җәза күргәннәргә ярдәм, башкалар язмышын кайгырту кирәк. Бу – лирик геройның теләге.
III. Өйгә эш бирү. Укучылар, дәресебез ахырына якынлаша. Өй эше итеп «Син – Кеше» шигырен яттан өйрәнергә.
IY.Йогаклау.Бүгенге теманы йомгаклап, берничә сорауга җавап бирегез:
— Н.Думави нинди темаларга иҗат иткән?
— Аның иҗатына башка милләтләр әдәбиятын өйрәнү ничек тәэсир итә?
Билгеләр кую.
Дәрес тәмам.
***
Эчтәлек
1. Педагогик практика буенча гомуми таләпләр. 3
2. Педагогик практиканың максаты һәм бурычлары. 4
3. Практика оештыру һәм үтү барышы. 5
4. Практиканың оештырылу вакыты. 7
5. 4 һәм 5 курста педагогик практиканың максатлары. 8
6. Педагогик практиканың эчтәлеге. 10
7. Педагогик практика нәтиҗәләре буенча отчет. 11
8. 1 Кушымта. Практика барышы хакында отчет үрнәге. 12
9. 2 Кушымта. Әдәбият буенча тематик план төзүнең үрнәк вариантлары. 14
10. 3 Кушымта. Студент-практикантның индивидуаль эш планының үрнәк формасы. 15
11. 4 Кушымта. 5-11 сыйныф укучыларының татар теленнән һәм әдәбияттан белемнәрен бәяләү. Укуны бәяләү. 16
12. 5 Кушымта. Язма эшләрне бәяләү. 17
13. 6 Кушымта. Диктантлар бәяләү. 18
14. 7 Кушымта Изложение яздыру һәм бәяләү. 19
15. 8 Кушымта. Сочинение яздыру һәм бәяләү. 20
16. 9Кушымта.Тел һәм әдәбият буенча дәрес анализы схемасы. 21
17. 10 Кушымта. Татар теленнән үрнәк план. 22
18. 11 Кушымта. Әдәбияттан план-конспект үрнәге. 23
Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогика институты
Филология факультеты
Татар теле, әдәбияты һәм укыту методикалары кафедрасы
Ф.С.САЙФУЛИНА; К.С.САДЫКОВ
ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА ПЕДАГОГИК ПРАКТИКА
Татар бүлегенең көндезге һәм читтән торып укучы студентлары өчен методик кулланма
ТУБЫЛ 2003
Сайфулина Ф.С.; Садыков К.С. Педагогическая практика по татарской литературе.- Учебно-методическое пособие для студентов татарского отделения дневной и заочной формы обучения.- Тобольск: ТГПИ им. Д.И.Менделеева, 2003г. – 28с.
Пособие рекомендовано студентам татарского отделения дневной и заочной формы обучения. Цель пособия – помощь студентам в подготовке и прохождении педагогической практики; способствовать совершенствованию методического руководства педагогической практикой студентов в соответствии с требованиями ГОС ВПО и в условиях современной национальной школы.
Рецензенты:
Яхин Ф.З. – д.ф.н., профессор.
Бакиева Р.К. – заслуженный учитель РФ.
© Сайфулина Флера Сагитовна, Садыков Клим Султанович, 2003
© Тобольский государственный педагогический институт имени Д.И.Менделеева
- 0
- 23 сентября 2010, 19:09
- admin
Комментарии (0)
RSS свернуть / развернутьТолько зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.