Сәйфулина Ф.С. Татар әдәбияты (1945-1965; 1965-2000) (3)

Хәзерге татар әдәбияты 1985-2000 еллар

Ил һәм җәмгыять тормышындагы зур үзгәрешләр. Үзгәртеп кору һәм милли хәрәкәт; коммунистик системаның җимерелүе һәм советлар иленең таркалуы; иҗтимагый һәм эстетик идеалларның үзгәрүе – шушы күренешләрнең әдәбият үсешенә тәэсире.
Милли хәрәкәтнең көчәюе нәтиҗәсе буларак, әдәбиятта милли проблемаларның көчәюе, милли герой. Ил һәм халык үткән тарихи юлны яңача бәяләү. Тоталитар системаның репрессияләр, халыкны ирексезләү, милләтләрне кысу аеруча көчәйгән елларны әдәбиятта сурәтләү. И.Сәлаховның «Колыма хикәяләре», Г.Тавлинның «Афәт», А.Гыйлаҗевның «Балта кем кулында» һәм «Ягез, бер дога» романнары. Тормыш агышын яңача бәяләргә, анализларга торышу үрнәге буларак Ә.Гаффарның «Олы юлның тузаны» романы. Милли азатлыкка омтылу, демократия, мөстәкыльлек яулау шартларында шәхес иреге темасының актуальлеге.
М.Маликованың «Шәфкать», Р.Мөхәммәдиевның «Кенәри – читлек кошы» әсәрләрендә җәмгыятьтәге ямьсез күренешләргә тәнкыйди караш чагылышы. Халыкның югары әхлакый нормалар һәм традицияләр рухындагы яшәешен яклаган, лирик рухта язылган әсәрләрдән Р.Батулланың «Юл буенда зәңгәр чәчәк» повесте.Әдәбиятта азатлык, милли үзбилгеләү фикерләренең көчәюе, аларны тарих белән бәйләнештә сурәтләргә омтылыш. Тарихи һәм легендар шәхесләрнең әдәби әсәрләрдә чагылышы. М.Хабибуллинның «Илчегә үлем юк», Сөембикә ханбикә һәм Явыз Иван», Р.Батулланың «Сөембикә», Җ.Рәхимовның «Батырша», Р.Мөхәммәбиевның «Сират күпере».
Прозада һәм драматургиядә үзенчәлекле язу стиленә ия булган авторлардан Р.Батулла, Ә.Гаффар, Ф.Яруллинның иҗатлары, аларның татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы.
Драматургиядә бүгенге яшьләрнең тормышка карашларын, каршылыкларны җиңеп, шәхес буларак җитлегүләрен романтик күтәренкелек белән сурәтләү омтылышы көчәюе.
Язучы Ә.Гаффарның иҗат үзенчәлеге. Үзенә хас язу стиле һәм сурәтләү алымнарына ия булуы. «Әҗәт», «Яра», «Кашан җыры» хикәя һәм повестьларыныда замана проблемаларының үзенчәлекле чагылышы. «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны» романнырының әдәби эшләнеше. Драма әсәрләрендә геройларның күңел кичерешләре чагылышы, тел байлыгы, метафора, символлар кулланылышына салынган мәгънә («Язлар моңы»).
Ф.Яруллин иҗатында кеше рухының ныклыгы чагылышы, әсәрләренең автобиографик характеры. Язучының «Җилкәннәр җилдә сынала». «Җилкәннәрне җилләр еккач» әсәрләре. Поэзия һәм драматургия өлкәсендә эшчәнлеге: «Мин тормышымны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы, «Әнә килә автомобиль» комедиясе.
М.Галиев, Г.Рәхим, Р.Кәрими. Ф.Садриев, З.Мәхмүди һ.б. язучыларның әсәрләрендә замана геройлары һәм замана проблемалары чагылышы.
М.Маликова, К.Тимбикова, Н.Гыйматдинова, Ф.Бәйрәмова повесть һәм романнарында хатын–кыз геройларның рухи дөньясын сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгы.
Р.Мөхәммәдиев, З.Хәким, К.Кәримов, Фәнзаман иҗатларында тормышка тәнкыйди караш чагылышы.
Хәзерге заман татар поэзиясенең үсеш–үзгәреше. Идея–тематик үзгәрешләр. Кешенең күңел кичерешләрен бөтен тирәнлеге һәм нечкәлеге белән чагылдырырга омтылыш. Поэтик җанрлар һәм алар үсешендә яңалыклар.
Ә.Рәшитовның «Колшәриф» исемле тарихы поэмасы, М.Әгъләмовның фәлсәфи тирәнлек белән иҗат ителгән шигъри әсәрләре. Шагыйрь Зөлфәт, Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Гаташ, И.Икъсанова, Л.Шагыйрьҗан һ.б. шагыйрьләр иҗатында яңа шигъри тәҗрибәләр. Үткәннәргә яңача караш, үткән белән бүгенгене бәйләп аңларга омтылыш.
Драматургиядә тематик һәм сыйфат яңалыклары. М.Гыйләҗевның «Бичура», «Казан егетләре», Р.Мингалимнең «Кайда сез, ирләр», «Өченче бүлмәдә эт яши», З.Хәкимнең«Су төбендә сөйгәнем», «кишер басуы», И.Юзиевның «Гашыйклар тавы», «Очты дөнья читлегеннән», «Мәңгелек белән очрашу» һ.б. әсәрләрдә заманыбызны төрле яклы чагылышы. Драма әсәрләрендә проблемалар куелышы, сюжет төзелеше, конфликт кискенлеге, характерлар бирелешендә яңалыклар.
Әхсән Баянов (1930 елда туган)
Шагыйрь, прозаик һәм драматург Ә.Баянов иҗаты. Илленче елларда поэзиягә беренче адымнары («Диңгез шавы»), «Сез аңларсыз мине», «Кышкы чәчәкләр» поэмаларындазаманның характерлы билгеләре, үз буын кешеләренең уй–хисләрен, яшәү һәм хезмәт проблемаларын сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгы.
Ә.Баяновның «Яшьлегемне эзлим», «Тау ягы повесте», «Төлке тоту кыен түгел», «Тавыш – табигать бүләге» повестьларында романтик һәм символик образлар муллыгы, сюжет–композиция төзелешендә автор кулланган шартлы агымнар.
Язучының «Ут һәм су» романының реалистик рухы һәм тормышчан җирлеге. Фәез һәм Борис образларының үзенчәлекле бирелеше.
Ә.Баяновның драматургия өлкәсендә эшчәнлеге: «Күзләре нинди иде», «Һәйкәл» әсәрләренең әдәби–эстетик эшләнеше.

Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995)
М.Мәһдиев – әдәбиятчы галим, тәнкыйтьче һәм проза остасы. Олы әдәбиятка килү юлы.
Язучының татар әдәбиятына алып килгән яңалыгы, «Без – кырык беренче ел балалары» повестенда лирик җылылык белән сугырылган бер төркем үзенчәлекле геройлар. Повестьта яшүсмерләрнең сугыш елларындагы тормышын һәм кеше булып формалашу, дөньяны танып белү процессын чагылдыру осталыгы.
«Фронтовиклар» романында сугыштан соңгы елларда авыл интеллигенциясен, мәктәп тормышын, фронтовик–укытучыларның балаларны укыту– тәрбия бирү өлкәсендәге фидакяр, намуслы хезмәтләренең гәүдәләнеше.
М.Мәһдиев иҗатында иҗтимагый. Әхлакый–фәлсәфи проблемалар чагылышы. авторның «каз канатлары», «Кеше китә – җыры кала», «Торналар төшкән җирдә». «Исәнме, Кәшфи абый» әсәрләренең үзенчәлекле сюжет төзелеше. Язучы сәрләрендә тудырган милли герой концепциясе.
Язучының үзенчәлекле язу стиле, тел байлыгы, җанлы, үткен телле, детальле сурәтләү осталагы.
Миргазыян Юныс (1997 елда туган)
М.Юныс – татар әдәбиятын яңа тема, үзенчәлекле геройлар белән баеткан язучы. Аның катлаулы тормыш тәҗрибәсе, әдәбиятка килү юлы.
Диңгезчеләр хезмәтенә, чит илләрдә яшәүче халыкларның тормыш–көнкүрешенә, гореф–гадәтләренә бәйле вакыйгаларны тасвирлаган «Занзибар зәңгәр болытлар артында», «Тозлы җил». «Теләп алган давыл» повестьлары.
Язучы иҗатының тематик офыклары киңәюе, «Табу һәм югалту» повестендә авыл һәм шәһәр мөнәсәбәтләрен геройларның күңел кичерешләре аша чагылдыру; «Шәмдәлләрдә генә утлар яна» («Биктә калу») әсәрендә Бөек Ватан сугышы темасының яңача ачылышы. Әсәрләренең сәнгатьчә тәэсир көче, тормыш күренешләрен һәм геройларны чагылдыруда психологизм.

Тема 1. Әмирхан Еники иҗаты

1. Үзенчәлекле язучы Ә.Еникинең тормыш һәм иҗат юлы.
2. Язучының сугыш елларындагы иҗаты үзенчәлеге, психологик образлар тудыру осталыгы. («Бала», «Ана белән кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз»).
3.«Әйтелмәгән васыять» повестенә художество анализы:
а) әсәрнең үзәгендә торган Акъәби образы, аның характерының үзенчәлекле ачылышы;
б) повестьтә күтәрелгән төп проблема, әсәрнең проблематикасы киңлеге;
в) буыннар арасындагы бәйләнешләр өзелүе аша милләт фаҗигасын күрсәтү омтылышы;
г) әсәрдә шагыйрь образына салынган идея.
4. Авторның «Матурлык», «Җиз кыңгырау», «Туган туфрак» хикәяләренең идея–эстетик көче, әсәрләрендә милли герой чагылышы.
5.Ә.Еники повестьларында замана тормышына тәнкыйди карашлар. («Рәшә», «Вождан», «Саз чәчәге»).
6. Ә.Еники – милләт язмышы, халкыбызның киләчәге турында борчылып язучы талант, язучының иҗат кыйбласы.
Конспектларга:
Җәләлиева М. Әмирхан Еники (Тойгы катламнары) // Җәләлиева М.Ш. Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. Казан, 2001.– б.66-83.
Өстәмә әдәбият:
1. Юныс М. Акъәбинең кабере янында //Казан утлары, 1998.–№9.
2. Миңлебаева Л. Ә.Еникинең «Матурлык» хикәясен өйрәнү //Мәгариф.–1997.–№7.–б.16-18.
3. Фәхретдинова Р.«Кем җырлады?» (Ә.Еникинең шул исемдәге хикәясен өйрәнү) // Мәгариф.– 1995.–№5.– б.18.
4. Бәшир Ф. Галиҗәнап сүз остасы...: Ә.Еники //Казан утлары.– 1992.–№12.–б.167-173.
5. Закирова Г. Курай моңы (Ә.Еники иҗаты буенча дәрес) // Мәгариф.–№1999.–№2.–б.19-20.

Тема 2. Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты

1.60 еллар прозасының талантлы язучысы М.Мәһдиевның әдәби иҗат өлкәсендә эшчәнлеге, иҗат үзенчәлеге.
2.«Без – кырык беренче ел балалары» повестенә художество анализы:
а) әсәрнең композицион төзелеш үзенчәлеге;
б) образлар системасы, характерларны сурәтләүдә лиризм;
в) әсәрдә тормыш дөреслеген чагылдыру осталыгы, тәнкыйди карашлар чагылышы;
3. «Фронтовиклар» әсәрендә сугыштан соңгы мәктәп тормышының үзенчәлекле чагылышы.
4. М.Мәһдиев – дөреслек, гаделлек язучысы, иҗатында милли горурлык чагылышы.
5. «Торналар төшкән җирдә», «Каз канатлары», «Кеше китә, җыры кала» әсәрләренең композицион үзенчәлекләре, әсәрләрнең идея–эстетик көче.
5. М.Мәһдиев иҗатында лиризм көче, халыкчан юмор сурәтләнеше, тел байлыгы.
6. Язучының әдәби тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге.

Конспектларга:
1. Галиуллин Т. Кеше китә–эзе кала: Сугыштан соңгы әдәбиятны өйрәнгәндә М.Мәһдиев иҗаты //Мәгариф.– 1995.–№10.–б.17-20.
Өстәмә әдәбият:
1. Акбашева М. М.Мәһдиев әсәрләрендә җыр символы // Мәгариф, 2001.–№7.–б.14-16.
2. Мәтәрәхов Т. Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлекләрем //казан утлары.– 1996.–№3.–б.127-135.
3. Фәтхерахманов Р. Тормыштан килгән геройлар: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләренең өчтомлыгы чыгу уңаеннан // Казан утлары.–1996.–№10.–б.149-158.

Тема 3. Аяз Гыйләҗев иҗаты

1. Язучының әдәби иҗатка беренче адымнары, язмышында катлаулы еллар.
2. А.Гыйләҗев иҗатының метод үзенчәлеге.
3. Язучы иҗатында мәхәббәт темасы:
а) «Кызлар язган хатлар» әсәренең тематик һәм композицион үзенчәлекләре;
б) «Язгы кәрваннар» әсәрендә лирик җылылык белән сугарылган геройлар.
4. А.Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» әсәрендә тормышка тәнкыйди караш чагылышы.
5. Сугыш темасының үзенчәлекле чагылышы буларак «Яра» повесте. (Әсәргә художество анализы)
а) Әсәрнең фәлсәфи нигезе, исеменә салынган мәгънәви тирәнлек;
б) повестьнең идея–эстетик көче, тән һәм җан ярасы төшенчәләре бирелеше.
6. Язучы иҗатында үзенчәлекле характерлар бирелеше. «Җомга көн кич белән» әсәренең идеясе.
7. А.Гыйләҗев иҗатында шәхес культы еллары трагедияләре чагылышы.«Өч аршын җир», «Балта кем кулында». «Ягез, бер дога» әсәрләренең тәнкыйди характеры.
Конспектларга:
1. Г.Ахунов. Язучы һәм заман //Казан утлары, 1998.–№ 11.
2. Р.Камалетдинова. Кодрәтле сүз иясе //Сөембикә, 1998.– №1.
Өстәмә дәбият:
1. Ф. Галиуллин. Таза орлыклар. //Казан утлары, 1996, №2.
2. А.Гыйләҗев. Өметләр уята торган әсәр //Казан утлары, 2001,.–№12.
3. Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. Казан: Таткитнәшр.: 1997.
4. Ахунов Г. Ян учагым, ян // Сайланма әсәрләр. 4 т.
5. М.Галиев. Догалы еллар //Казан утлары, 1998.–№1; №2.
6. Р.Сибат. Йәгез, бер дога //Казан утлары, 2001.–№10.

Тема 4. Хәсән Сарьян иҗаты

1. 1960-70 еллар татар прозасында үзенчәлекле язучы Хәсән Сарьян иҗаты.
2. Язучы иҗатында замана героечагылышы ягыннан «Әткәм һөнәре», «Егет язмышы» әсәрләре.
3. Х.Сарьян иҗатында тәнкыйди юнәлеш, үзенчәлекле әсәрләренең берсе буларак «Нокталы өтер» повесте. (Әсәргә художество анализы).
а). Әсәрнең тематикасы, фән кешеләренең үзенчәлекле чагылышы;
б). Төп геройларының бирелеше, характерларның капма–каршылыгы, сюжетлар бәйләнешләре;
в). Әсәрнең төп идеясе, геройларга салынган идея–эстетик көче.
4. Заман проблемалары, тормышчан геройлар сурәтләнеше ягыннан «Бер ананың биш улы» әсәре.
а) әсәрнең темасы, эчтәлеге, төп геройлары;
б) бер гаилә балалары язмышы аша замананың катлаулы мәсьәләләре чагылышы;
в) ана образына салынган төп идея.
5. Х.Сарьян әсәрләренең төзеклеге, тел байлыгы, халыкчанлыгы.
Конспектларга:
1.Галиева. Туган як моңы //Мәгариф, 1995.–№1.

Өстәмә әдәбият:
1. Ахунов Г. Сарьянны сагынганда //Сайланма әсәрләр. 4 т.
2. Галиева М. Туган як моңы // Мәгариф,1995.–№1.
3. Еники Ә. Сарьян //Казан утлары, 1990.– №3.
4. Макарова В. Зур әдип әзер хакыйкәть белән яши алмый… (Х.Сарьян сатирасы) // Казан утлары, 2001.–№7.
5. Макарова В. Х.Сарьян иҗатында юмор //Мәгариф, 2001.–№10.
6. Шабаев М. Туган җиренең баласы иде // Казан утлары, 1998.–№ 9.

Тема 5. М.Хәбибуллин иҗаты
1. М.Хәбибуллинның әдәбиятка керткән үзенчәлекле өлеше.
2. Башлангыч иҗатында замана герое чагылышы. («Унсигезенче яз»)
3. Язучының «Чоңгыллар» романының әдәбиятка алып кергән яңалыгы.
4. М.Хәбибуллин – тарихи романнар авторы: «Кубрат хан», «Илчегә үлем юк»; «Шайтан каласы»; «Сөембикә ханбикә һәм Явыз Иван». «Хан оныгы Хансөяр» романнарында татар халкының тарихи үткәне чагылышы. (Художество анализы)
а). Романнарда образлар системасы.
б). Халык һәм җитәкче бәйләнешләре чагылышы.
в) Үткәннәр һәм бүгенге турында фәлсәфи уйланулар.
г).Халык тарихында шәхеснең тоткан урыны хакында фикер.
5. М.Хәбибуллинның тарихи роман жанрын үстерүгә керткән өлеше, әсәрләренең идея–эстетик көче.

Конспектларга:
1. Хәбибуллин М. Тарих һәм тормыш сәхифәләрем //Мәгариф, 1998.– №2.

Өстәмә әдәбият:
2. Галимуллин Ф. Игелеклелек //Офыкларны алдан күреп. Казан: Таткитнәшр., 1995.–б.130-145.
3. Миңнуллин Ф. Реаль хәлләргә күз салыйк //Казан утлары, 1983.– №10
4. Мостафин Р. Каләмдәшем – якташым //Мәгариф, 1998.–№2.

Тема 6. Нурихан Фәттах иҗаты

1.Татар әдәбиятында язучының үзенчәлекле урыны, әсәрләренең гомуми үзенчәлеге.
2.50-60нчы еллар иҗатында замана геройлары чагылышы, әдәбиятка алып кергән яңалыгы. («Бала күңеле далада» романы; «Мөдир Саҗидә» повесте).
3.Тарихи романнар язу өстендәге эше. («Ител суы ака торур», «Сызгыра торган уклар» романнары, «Кол Гали» трагедиясе).
4.«Сызгыра торган уклар» романына художество анализы:
а). Романда төрки халыкларның б.э.к. булган тормышының үзенчәлекле чагылышы;
б) Әсәрдә төп образлар, алар белән бәйле сюжет сызыклары;
в) Романда Туман каган, Албуга образларына салынган төп идея;
в). Әсәрдәге шәхес һәм халык, үткән һәм бүгенге көн, власть өчен көрәш турында фәлсәфи уйланулар.
5. М.Хәбибуллин иҗатында детальләр төгәллеге, зур күренешләрне чагылдыру осталыгы.
6. Язучы иҗатында төрки халыкларның борынгы гореф–гадәтләренең үзенчәлекле чагылышы, тарихилык.

Өстәмә әдәбият:

1. Әшрәфҗанов Х. Тарихи роман жанры һәм әдәби тәнкыйть //Тарихка әдәби сәяхәт. Казан: Таткитнәшр., 2000.– б.162-213.
2. Бәшир Ф. Юлын белгән – аерылмас //Казан утлары, 1998.–№10.
3. Миңнуллин Ф. Үткәннәрдән гыйбәрәт ал //Балта явызлар кулында. Казан: Таткитнәшр., 1997.

Тема 7. Миргазыян Юныс иҗаты

1. Язучының тормыш һәм иҗатка килү юлы.
2. Әсәрләренең автобиографик характеры, әдәбиятка алып кергән тема яңалыгы («Тозлы җил», «Теләп алган давыл»).
3. Иҗатында сугыш темасының фәлсәфи чагылышы.
4. «Биектә калу» («Шәмдәлләрдә генә утлар яна») әсәренә художество анализы:
а). Әсәрдә сугыш югалтуларының фәлсәфи чагылышы;
б). Характерны ачуда психологик тирәнлек;
в). Геройларның рухи батырлыгы, әхлакый сафлыгы чагылышы.
5. Язучының «Табу һәм югалту» әсәрендә замана проблемаларының үзенчәлекле чагылышы, авыл һәм шәһәр тормышы турында уйланулар.
6. М.Юнысның сәяхәтнамә жанрын үстерүгә керткән өлеше. («Юлда уйланулар», «Европа ат сагына»).

Өстәмә әдәбият:

1. Миңнуллин Ф. Биектә калу //Балта явызлар кулында. Казан: Таткитнәшр.,1997.
2. Юныс М. Юлыбызда сикәлтәләр, упкыннар //Мәгариф, 1993.– №10.
3. М.Юныс. «Европа ат сагына» //Казан утлары, 1989.–№3.

«Хәзерге татар әдәбияты. 1965-95 еллар.» курсы буенча имтихан сораулары.
(4 курс, 8 семестр.)
1. 1945-65 елларда татар әдәбиятында проза жанры үсеше, күренекле прозаиклар иҗаты. Иҗат методы, тематика киңлеге.
2. 1945-65 елларда поэзия үсеше. Әдәби тәнкыйтьнеңлирикага мөнәсәбәте, аның нәтиҗәләре. Поэзия үсешенә зур өлеш керткән шагырьләр.
3. Сугыштан соң татар драматургиясе үсеше, «Конфликтсызлык» теориясенең драматургия үсешенә тискәре йогынтысы.
4. Ф.Хөсни– хикәяләр остасы. Аның иҗат үзенчәлеге, әсәрләрендә тематика киңлеге, тел байлыгы.
5. Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» повестендә төп герой бирелеше, аның үзенчәлеге, әдәбиятка алып кергән яңалыгы. Тәнкыйтьнең әсәргә бәясе.
6. «Йөзек каш» (Ф.Хөсни) повестендә төп конфликт, аның үзенчәлекле чишелеше. Төп геройларга характеристика, әсәрнең идеясе.
7. Г.Әпсәләмов иҗатында Бөек Ватан сугышы темасы чагылышы. («Газинур», «Алтын йолдыз» һ.б.)
8. Г.Әпсәләмовның «Газинур» романының документаль характеры, төп герой бирелеше.
9. Г.Әпсәламовның «Ак чәчәкләр» романының тематикасы. Әсәрнең методы мәсьәләсе, романтик–реалистик характеры.
10. Г.Әпсәламовның «Ак чәчәкләр» романында авторның төп герой концепциясенә карашы, төп геройларының характеры ачылышы.
11. Г.Бәширов иҗатындагы төп тема – авыл тормышын чагылдырган әсәрләренә күзәтү.
12. Г.Бәшировның «Намус» романында чагылдырылган төп тема, әсәрнең идеясе. Бу идеяне бирү ысуллары.
13. Г.Бәшировның «Җидегән чишмә» дилогиясендә табигатьне саклау проблемасы чагылышы. гайнан образына салынган идея–эстетик фикер.
14. Г.Бәшировның «Туган янгым– яшел бишек» романының автобиографик характеры, әсәрдә халык гореф–гадәтләренең үзенчәлекле чагылышы.
15. Прозаик, драматург М.Әмирнең татар әдәбияты үсешенә керткән өлеше. «Саф күңел» дилогиясендә күтәрелгән проблема.
16. М.Әмирнең драма әсәрләрендә Бөек Ватак сугышы елларының үзенчәлекле чагылышы. («Миңлекамал», «Тормыш җыры» һ.б.)
17. И.Гази иҗатында тематика төрлелеге, татар прозасын үстерүдәге роле.
18. Язучы И.Гази иҗатында геройларның күңел дөньясы чагылышы. («Алар өчәү иде», »Тургай картаямы икән?»).
19. Н.Исәнбәтнең драматургия өлкәсендәге эшчәнлеге, әсәрләрендә халык иҗатының тәэсире. («Хуҗа Насретдин», «Түләк» һ.б.).
20. Ш.Маннурның поэзия һәм проза өлкәсендәге эшчәнлеге, башлангыч чор иҗатына әдәби тәнкыйтьнең бәясе.
21. Ш.маннурның «агымсуларга карап» романының төп үзенчәлеге, әсәрдә себер якларының үзенчәлекле чагылышы.
22. Ә.Фәйзи иҗатына Г.Тукай поэзиясенең тәэсире. Язучы иҗатында Тукай образының чагылышы. («Тукай» романы һ.б.).
23. Шагыйрь Х.Туфанның тормыш һәм иҗат юлы. Поэзиясендә лиризм, психологизм.
24. С.Хәким шигъриятендә тематика киңлеге. Лирик герой бирелеше.
25. 1960-90нчы еллар прозасында тематика киңлеге, актив жанрлар.
26. Хәзерге чор поэзиясе үзенчәлекләре, үсеш юнәлешләре.
27. Ә.Еники иҗатында психологизм, геройларны сурәтләү үзенчәлеге. («Бер генә сәгатькә», «Кем җырлады?», «Җиз кыңгырау» һ.б.).
28. Ә.Еники иҗатында рухи дөнья чагылышы, мораль–этик проблемалар чагылышы. («Саз чәчәге», «Воҗдан», «Әйтелмәгән васыять»).
29. Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» әсәрендә авторның төп герой концепциясенә карашы, әсәргә салынган идея.
30. А.Гыйләҗев иҗатыныда мәхәббәт темасының үзенчәлекле чагылышы. («Кызлар язган хатлар», «Язгы кәрваннар», «Җомга көн кич белән» һ.б.).
31. А.Гыйләҗевның «Яра» повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы, әсәрнең төп идеясе, фәлсәфи тирәнлеге.
32. А.Гыйләҗев иҗатының тәкыйди характеры, әсәрләрендә шәхес культы вакыйгаларының чагылышы. («Өч аршын җир», «Ягез, бер дога»).
33. В.Нуруллинның «Шинельсез солдатлар» повестендә Ватан сугышының үзенчәлекле чагылышы, геройны һәм вакыйгаларны сурәтләүдәге яңалык.
34. В.Нуруллинның «Әгәр син булмасаң» повестендә сугыштан соңгы авыл тормышы чагылышы, әсәрнең төп идеясе.
35. М.Мәһдиев иҗатының үзенчәлеге. Иҗатында әхлакый–фәлсәфи проблемалар чагылышы. («Кеше китә – җыры кала», «Ут чәчәге».).
36. М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы, милли горурлык идеясе чагылышы («Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»).
37. М.Мәһдиевнең «Без–41 ел балалары» повестенең композицион төзелеш үзенчәлеге. Әсәрдә чагылган персонавлар һәм вакыйгалар реальлеге.
38. Х.Сарьян иҗатында фән кешеләренең үзенчәлекле чагылышы, «Нокталы өтер» повестендә төп герой концепциясе.
39. Х.Сәрьянның «Бер ананың биш улы» повестендә замана проблемалары чагылышы, милләт язмышы турында фәлсәфи уйланулар.
40. Язучы Ә.Гаффар иҗатында тематика киңлеге.
41. А.Расих иҗатында тарихи роман жанры («Ямашев», «Ишан оныгы»). Романнарның үзенчәлекле темасы.
42. Н.Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романында халык тарихы чагылышы, образлар системасы.
43. Н.Фәттах иҗатында тарихи тема, халык һәм шәхес мөнәсәбәтләрен күрсәтү, үткәннәр белән бүгенге бәйләнеше («Сызгыра торган уклар», «Әтил суы ака торур»).
44. М.Хәбибуллин иҗатында татар халкының тарихына мөрәҗәгать. Ханнар һәм халык язмышын сурәтләү ягыннан бирелгән образлар.(«Кубрат хан», «Илчегә үлем юк» һ.б.).
45. М. Хабибуллин романнарының үзенчәлеге, халыкның үткәне һәм бүгенгесе чагылышы («Шайтан каласы», «Сөембикә Ханбикә һәм Явыз Иван» һ.б.).
46. М. Хәсәновның «Язгы аҗаган» романында ил һәм кеше язмышы сурәтләнеше.
47. Драматургиядә Туфан Миңнуллин эшчәнлеге, иҗатында милли мәсьәләләр чагылышы. («Әлдермештән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Вера + Илгизәр»).
48. Хәзерге чор татар прозасында Ана образы чагылышы. (Х. Сарьян «Бер ананың биш улы», Ә. Еники «Әйтелмәгән васыять», В. Нуруллин «Әгәр син булмасаң» һ.б.).
49. Соңгы еллар татар әдәбиятында тарихи темага игътибар арту, мондый әсәрләрнең үзенчәлеге һәм әһәмияте.
50. Г.Ахунов иҗатында заман геройларының үзенчәлекле чагылышы («Ардуан батыр», «Хәзинә», «Идел кызы»).
51. Язучы Ә. Баянов иҗатында яңа герой концепциясе бирелеше («Яшьлегемне эзлим», «Аязучан болытлы һава» һ.б.).
52. Я.Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» әсәрендә укытучы образы чагылышы.
53. Я. Зәнкиев иҗатында себер татарларының гөреф–гадәтләре чагылышы.
54. М.Юныс иҗатының тематик үзенчәлеге, язучының татар әдәбиятына алып кергән яңалыгы.

Читтән торып укучылар өчен
«Хәзерге татар әдәбияты. 1965-95 еллар.»
курсы буенча имтихан сораулары.
(5 курс, 10 семестр.)
1. Ә.Еники – психологизм остасы («Бер генә минутка», «Кем җырлады», «Җиз кыңгырау» һ.б.)
2. Ә.Еники иҗатында рүхи дөнья чагылышы, мораль-этик проблемалар бирелеше («Саз чәчге», «Вөждан», «Әйтелмәгән васыять»).
3. «Әйтелмәгән васыять» (Ә.Еники) повестендә татар халкы өчен әһәмиятле күтәрелеше. Әсәрнең төп идеясе.
4. А.Гыйләҗев иҗатында мәхәббәт темасы («Кызлар язган хатлар», «Язгы кәваннар» һ.б.).
5. А.Гыйләҗевның «Яра» повестендә сугыш фаҗигасе чагылышы. Әсәрнең үзенчәлеге, романтик-реалистик характерда язылуы.
6. А.Гыйләҗев иҗатына шәхес культы фаҗигаләре тәэсире («Өч аршин җир», «Җомга көн кич белән», «Ягез бер дога» һ.б.). әсәрләрдә бирелгән төп идея.
7. М.Юныс иҗатында тематика киңлеге, авторның әдәбиятка алып килгән яңалыгы.
8. В.Нуруллинның «Шинельсез солдатлар» повестендә Ватан сугышының үзенчәлекле чагылышы. Равил – рухия мөнәсәбәтләре, беренче мәхәббәт хисләрен сүрәтләүдәге осталык. Әсәрнең төп идеясе.
9. В.Нуруллин иҗатында кеше язмышы, гомер мәгънәсе хакында уйланулар («Җавап бир, кеше», «Ике урам арасы» һ.б.)
10. В.Нуруллинның «Шинельсез солдатлар» повестендә Ватан сугышының үзенчәлекле чагылышы. Төп геройны һәм вакыйгаларны бирүдәге яңалык.
11. М.Мәһдиев иҗатының үзенчәлеге, иҗатында әхлакый-фәлсәфи проблемалар чагылышы («Кеше китә, җыры кала», «Ут чәчәге»)
12. М.Мәһдиев иҗатында милләт язмышы, милли горурлык идеясе чагылышы («Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү»).
13. М.Мәһдиевнең «Без 41нче ел балалары» повесте үзенчәлеге, әсәрдә тормыш реальлеге бирелеше. Образлар сүрәтләнешендәге төп үзенчәлек.
14. Х.Сәрьянның «Нокталы өтер» повестендә яңа тема, фән кешеләре образлары бирелеше.
15. Х.Сәрьянның «Бер ананың биш улы» әсәрендә кеше язмышлары бирелеше, әсәрнең тормышчанлыгы. Повестьтә авторның милләт язмышы турында фәлсәфи уйланулары.
16. Язучы Ә.Гаффар иҗатында тематика киңлеге.
17. А.Расих иҗатында тарихи роман жанры («Ямашев», «Ишан оныгы»). Романда күтәрелгән проблема, сүрәтләү объекты.
18. Н.Фәттахның «Сызгыра торган уклар» романында халык тарихы чагылышы, образлар системасы. Авторның теманы чагылдыручы осталыгы.
19. Н.Фәттах иҗатында тарихи тема, халык һәм шәхес мөнәсәбәтләрен күрсәтү, үткәннәр белән бүгенге бәйләнеше. («Сызгыра торган уклар»).
20. М.Хәбибуллин иҗатында татар халкының тарихына мөрәҗәгать. Ханнар һәм халык язмышын сүрәтләү ягыннан бирелгән образлар.
21. М.Хәбибуллин романнарының үзенчәлеге, халыкның үткәне һәм бүгенгесе чагылышы («Илчегә үлем юк», «Шайтан каласы», «Сөембикә Ханбикә һәм Явыз Иван»)
22. 1960-90нчы еллар прозасында тематика киңлеге, актив жанрлар.
23. Хәзерге чор поэзиясе үзенчәлекләре, үсеш юнәлешләре.
24. М.Хәсәновның «Язгы аҗаган» романында ил һәм кеше язмышы сүрәтләнеше.
25. Драматургиядә Туфан Миңнуллин эшчәнлеге («Әлдермештән Әлмәндәр», «Әниләр һәм бәбиләр», «Вера +Илгизәр»)
26. Хәзерге чор татар прозасында Ана образы чагылышы. Х.Сәрьян «Бер ананың биш улы», Ә.Еники «Әйтелмәгән васыять», В.Нуруллин «Әгәр син булмасаң» һ.б.)
27. Соңгы еллар татар әдәбитянда тарихи темага игътибар арту, мондый әсәрләрнең үзенчәлеге һәм әһәмияте.
28. Г.Ахунов иҗатында заман геройлары чагылышы («Ардуган батыр», «Хәзинә», «Идел кызы»).
29. Я.Зәнкиевнең «Иртеш таңнары» әсәрендә укытучы образы чагылышы.
30. Я.Зәнкиев иҗатында себер татарларының гореф-гадәтләре чагылышы.
31. Язучы Ә.Баянов иҗатында яңа герой концепциясе бирелеше («Яшлегемне эзлим», «Аязучан болытлы һава» һ.б.)
32. Хәзереге чор әдәбиятында шәхес культы еллары корбаннары язмышы чагылышы (А.Гыйләжев «Ягез бер дога», И.Сәләхов «Калыма хикәяләре»).

Методические рекомендации по организации самостоятельной работы студентов 4 курса татарского отделения (с дополнительной специальностью «Русский язык», «Иностранный язык») филологического факультета дневной и заочной форм обучения по курсам “Татарская литература 1945-65гг.”; “Современная татарская литература.”

Тубыл 2003

Ф.С.Сайфулина. Татарская литература (1945-1965; 1965 2000гг.).Учебно–методическое пособие.
Тобольск: ТГПИ имени Д.И.Менделеева, 2003, 48 с.

Составитель: Сайфулина Ф.С., кандидат филологических наук, доцент

Рецензент: Яхин Ф.З., доктор филологических наук, профессор.

© Тобольский государственный педагогический институт имени Д.И.Менделеева, 2003
© Сайфулина Флера Сагитовна, 2003
  • 0
  • 23 сентября 2010, 19:06
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.