“Казан дастаны”– кыйммәтле рухи хәзинә

В. Имамовның “Казан дастаны” исемле тарихи романы дөнья күргәнгә дә өч ел үтеп киткән икән. Болгар чоры әдәбиятын өйрәнгәндә, бигрәк тә шул чорга бәяләмә биргәндә, һич арттырып әйтүем түгел, бу китап алыштыргысызга әйләнә. Ул татар әдәбиятында йөзек кашы саналырлык әсәрләр белән бер рәткә куелырга хаклы. Моңарчы беркем дә кагылып карамаган тарихи чорны сурәтләргә алынып, энциклопедик характердагы әсәр иҗат иткән Вахит Имамов киң карашлы, кыю фикерле язучы булуын тагын бер кат раслады.
945–1015 еллар аралыгында яшәгән Идел Болгары, Хәзәр каганлыгы, урыс кенәзлекләре арасындагы сәяси-икътисади багланышлар, шул чорда бу илләр белән идарә иткән тарихи шәхесләр һәм гади халык язмышы катлаулы, әмма үтә дә кызыклы, мавыктыргыч вакыйгалар эчендә ачыла. Бу вакыйларның үзәк ноктасында Болгар дәүләтенең бөтенлеге, халыкның иминлеге өчен көрәштә ныклы терәк булырлык яңа башкала – Казан каласына нигез салу тора. Искиткеч катлаулы чор. Төрле-төрле халыклардан, кабилә-ырулардан торган өч дәүләт. Хәзәр каганлыгы – арада иң көчлесе. Идел болгарын да, таркау урыс кенәзлекләрен дә буйсындырып тота ул: зур-зур салымнар түләтә, җиткән егет-кызларын ала. Болгарлар белән урысларга, берләшеп, бердәм рәвештә яу белән чыгасы да бит. Юк шул. Ни болгарлар, ни урыслар үз илләрендә ныклы тәртип урнаштыра алмыйлар. Урыс илендә башбаштаклык хөкем сөрә. Тәхет өчен көрәштә агай-эне кырыла. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә төрле якка яу чабалар, үз җирләрендә генә эшләп, тамак туйдырып яшәсәләр ни була? Юк, күрше тавыгы күркә булып күренә. Идел Болгарына да әллә ничә мәртәбә һөҗүм итәләр. Болгарның алардан башка да илне болгатып торучылары җитәрлек. Бортаслар баш бирми, тәхет өчен астыртын гына көрәш бара. Ил тәхете вакытлыча ахмак бәндәләр кулына күчеп, ничә мәртәбә кыен хәлдә кала болгарлар. Илне ныгытасы, таркау кабиләләрне берләштерәсе, чикләрнең төрле якларында, бигрәк тә урыслар белән чиктәш урыннарда, кирмән- калалар саласы иде.
Әнә шундый катлаулы проблемаларны үз эченә алган бу чорны сурәтләп, тарихи роман язарга алынган язучы алдында никадәр җаваплылык тора. Бу теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел, минемчә. Иң элек язучы үзе тарихны тирән белергә тиеш. Тарихи әсәр, чын хакыйкатьне бернинди ялганга төрмичә, фактларга, фәнни хезмәтләргә нигезләнеп язылганда гына югары бәяләнәчәк һәм милли үзаңны үстерү, халыкның үткәненә ихтирам тәрбияләү чыганагы булып торачак.
Авторның тарихи чыганакларга таянып эшләве бәхәссез. Ул бу китабында тормышны һәм шәхесләрне шул чорга гына хас үзенчәлекле сыйфатлар белән объектив рәвештә тасвирлый алган. Болгар иленә хас булган күренешләрне сурәтләгәндә, язучы Ибн Фадлан сәяхәтнамәләренә, риваять һәм легендаларга таянса, урыс кенәзлекләренең яшәү һәм идарә итү формаларын урыс тарихчылары С.М. Соловьев (“Чтения и рассказы по истории России” китабының “Русская летопись для первоначального чтения” бүлеге) һәм Н.М. Карамзин (Предания веков. Сказания, легенды, рассказы из “Истории государства Российского”) хезмәтләреннән файдаланып сурәтләве мөмкин. Вакыйгаларның хронологик эзлеклелектә баруы, тарихи шәхесләр тормышы турында язылганнарга һич кенә дә хилафлык итмәү шулай дип уйларга нигез булып тора.
“Казан дастаны” романы Х гасыр уртасыннан алып ХI гасыр башына кадәрге чорны үз эченә ала. Романда төп ике сюжет сызыгы бар: Идел Болгарының үз чикләрен ныгытуы, көчле дәүләт булып әверелүе һәм урыс кенәзләренең күрше илләргә бәйле сәясәте, тормышы. Романга сюжет эзлеклелеге хас. Сюжет сызыкларының хәрәкәте барышында вакыйгалар бер-берсе белән кисешеп, аралашып, оста итеп үрелеп баралар. Сюжет тармакларының үрелеп баруы ике ил арасындагы бәйләнешләргә нигезләнә. Хәзәр иле белән бәйле вакыйгалар, ярдәмче сюжет сызыгы буларак, бу бәйләнешләрнең төп таяну ноктасы булып саналырга хаклы. Шулай итеп, киң пространстводагы вакыйгалар билгеле бер вакыт эзлеклелегендә җай гына, оста гына хәрәкәт итеп, композицион яктан бербөтен әсәр барлыкка килгән.
Роман X гасыр урталарында Идел Болгарында булып узган вакыйгаларны сурәтләүдән башлана. Габдулла хан озак авырудан соң терелеп, якыннары белән күңел ачарга – ауга чыгарга җыена. Шул сәбәпле Болгарның башкаласы Биләргә Җүкәтау, Кашан, Ашлы, Болгар калаларыннан Габдулла хан кул астындагы олугбәкләр, әмирләр җыела. Болгар ханына буйсынучы бәрәнҗәр, барсил, искил халкы, сабакүллеләр, тәмте, чалмат, башкорт ырулары теләсә кайчан ярдәмгә килергә әзер булсалар да, бортасаларның баш ияргә теләмәүләре, бабасы Алмыштан соң тәхеткә утырган атасы Микаил вакытыннан ук аерым яшәргә омтылулары борчый Габдулла ханны.
Шул рәвешле автор романның экспозициясендә үк Болгарның зурлыгы, халкының төрле-төрле булуы, калаларның күплеге турында сурәтли һәм ил эчендәге бердәмлекне булдыру Болгар өчен төп проблема икәнлеген ассызыклый.
Әйе, яши Идел Болгары. Әле Алмыш хан вакытында ук тирә-як халкына ул үзенең көч-куәтен күрсәтә алды. Бүген исә Болгарның яшәеше, даны, иминлеге турында Габдулла хан кайгыртырга тиеш. Һаман шул бер балык башы дигәндәй, уйлар гел бер тирәдә чуала: хәзәрләр тырнагыннан котылып, тулы бәйсезлеккә ирешәсе иде; улы Мөхәммәтне тирә-як илләр белән эш йөртә алырлык тәхет варисы итеп тәрбияләргә дә вакыт җиткән.
Ауга чыгып, бераз җан тынычлыгы алырга теләгән Габдулла ханның бу уйлардан тәмам башы катты. Урыс иленнән кайтып җиткән шымчысы Даян мәргән аны шул хәлендә күрде.
Әсәрдә Даян образына шактый киң урын бирелгән. Ул – урыс-болгар мөнәсәбәтләренә бәйле вакыйгаларны бәйләп торучы төп көч, Габдулла ханның Кияү каласындагы (Киевтәге) күзе-колагы да. Даян аша укучы урыс илендәге вакыйгалар белән таныша. Бу юлы да ул Габдулла ханга байтак яңалык җиткерә.
Игорь кенәзне (идарә итү чоры – 945 – 972 еллар) древляннар үтереп ташлагач, тәхет варисы Святослав (945 – 972) балигъ булганчы, аның анасы Ольга хакимлек итә башлый. Каты куллы, нык ихтыярлы бу хатын үз илендә ныклы идарә урнаштырып кына калмый, тирә-яктагылар белән дә тынычлыкта яши. Анасына, аның көченә нык ышанган Святослав, балигъ булгач та, эчке идарә эшен Ольга хөкеменә калдырып, үзе гел сугышлар алып бара.
Даян сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, Габдулла хан, урыс илендәге хәлләрдән алга таба да хәбәрдар булу максатыннан, аны кабат Кияү каласына җибәрә.
Икенче көнне хан ауга чыга, ләкин бу аның өчен фаҗига белән төгәлләнә. Габдулла ханны кабан дуңгызы ботарлап ташлый. Шулай итеп, ул алдан әзерләнеп килгән хыянәтчеләр кулыннан һәлак була.
Күптәннән Болгар тәхетен кулына төшерергә теләгән Нур-Суар каласының олугбәге Талиб Шәмси Габдулла хан урынына утыра. Ил белән идарә итүдән бигрәк, ханлыкта бәйрәмнәр оештырып, башбаштаклык кылудан башканы белмәгән Талиб тиздән үз башына үзе җитә: ат чабышы бәйгесендә егылып төшеп үлә. Үзе үк мәсхәрә иткән Сания исемле кыз аның үлемен тизләтә.
Бу урында шуны искәртәсе килә: автор гомумкешелек проблемаларын да читләтеп үтми. Беренчедән, илнең, кавемнең бәхете, иминлеге хөкемдарның нинди булуына да бәйле. Гадел, акыллы илбашы гына халкына бәхет китерә ала. Талиб кебекләр илне һәлакәткә генә этәрә. Икенчедән, яхшылык җирдә ятмаган кебек, кылган яманлык та кешенең үзенә кире кайта, Габдулла ханны үтертеп, тәхеткә үрмәләгән Талиб әнә шулай үз әшәкелегенең корбанына әйләнә. Гаделлек өстен чыга.
Тәхеткә Габдулла ханның улы Мөхәммәт утыргач, ниһаять, ул бортасларны җиңеп, Бәнҗә каласын ала. Ләкин кайбер нәрсәләрне алдан күреп бетермәве аркасында, күп кенә ялгышлар җибәрә: вәзире Нуретдиннең улы Рахманны Бәнҗәгә әмир итеп куя.Тегесен исә байлыктан, күңел ачулардан башка берни дә кызыксындырмый. Кул астындагы халыкны изеп, мыскыл итеп яшәүче Рахманны Мөхәммәт хан илдән куа. Аның урынына Булат сәрдәрне куя.Үз улы Рахманны да кулда тота алмаган Нуретдин вәзир дә тәхет тирәсендә кала алмый. Аның урынына Мөхәммәт хан Кияү каласыннан Даянны кайтартып утырта. Габдулла хан вакытыннан бирле урыс кенәзләре арасында Болгарның күзе-колагы булып яшәгән Даян урыс халкының тормышын, эш-гамәлләрен биш бармагы кебек белә. Нәкъ шуңа күрә дә ул Мөхәммәт ханга акыллы киңәшләрен бирә ала. Ниһаять, Болгар ханнары мондый ышанычлы, турылыклы киңәшчеләргә кытлык кичерүдән туктый.
Даян вәзир үз улы Насыйр белән Байдар атлы баһадирны Хәзәр иленә шымчылык итәргә җибәрә.Чит мәмләкәтләрдә үз кешең булу файдалы. Даян үзе дә күпме еллар урыс арасында яшәп, Болгарга намуслы хезмәт итмәдемени?! Насыйр белән Байдарга да үзенә ышанган кебек ышана иде Даян.
Шушы урында Байдар баһадир образы турында берничә сүз әйтеп китү урынлы булыр. Автор аның турында әсәрнең дүрт бүлегендә сурәтли.Үз героена үзе мөкиббән китеп, яратып, үз итеп тасвирлый ул Байдарны.
Байдар – коллыкка сатылудан качып котыла алган Болгар баһадиры – далада качып яшәүче чибәр Санияне очрата. Исегезгә төшерәм: Сания хыянәтче Талиб әмирдән үч алганнан соң качып киткән иде. Алар бергә гаилә корып яши башлыйлар. Тиздән Сал-Сал атлы ир бала дөньяга килә. Бераздан Байдар белән Сания Болгар ханлыгына кайтып төпләнәләр. Байдар баһадир Мөхәммәт ханга хезмәт итә башлый. Даян вәзир кушуы буенча, Байдар һәм Насыйр Хәзәр каганы Манасның планнары турында Мөхәммәт ханга җиткереп торырга тиешләр иде.
Мөхәммәт ханга тәхетендә тыныч кына утырып, җайлы гына идарә итү насыйп булмый. Ул чор каршылыклы вакыйгаларга бик бай була. Аларны Хәзәр каганаты һәм Урыс илендәге хәлләр белән бәйләп карарга кирәк.
Никадәр генә көчле булмасын, Хәзәр каганы Манасны да хыянәт читләтеп үтми. Улы Иосиф атасын үтертеп, Хәзәр иле тәхетенә менеп кунаклый. Беренче эше итеп, ул урысларга һәм болгарларга каршы яу белән барырга җыенуын белдерә. Бу хәбәрне алып кайткан Насыйр белән Байдарны тыңлаганнан соң, Мөхәммәт хан куркуга төшә. Тиешле ясакны түләп, үзенең бердәнбер кызы Зөлфияне каганга бүләк итеп котылмакчы була. Иосиф каган гаскәрләре Болгарга килеп тә җитмичә, Сарытау яныннан кире борылып китәләр. Хәзәр каганы белән бәрелеш булмыйча кала, әмма Мөхәммәт хан кул астындагы турылыклы кешесен – Бәнҗә әмире Булат батырны югалта. Ул, Зөлфияне каган кулыннан коткарырга теләп, бер бәрелештә һәлак була.
Мөхәммәт хан Иосиф каганнан вакытлыча гына булса да котыла, ләкин урыс кенәзе Святослав Болгар илен тынычлыкта калдырмаячак иде. Кенәз озак көттерми. Урысларның Чулман ягыннан килү хәбәре бу тирәләрдә яңа кирмән төзеп яткан Ибраһимга килеп ирешә. Ул салынып яткан кирмәнне саклауны Илбуга бәккә калдырып, үзе атасы Мөхәммәт ханга ярдәмгә ашыга. Хан уллары Тимер- Мөэмин белән Габбаска таяна алмый, чөнки бу ике ышанычсыз бәндәгә аталарының тәхете генә кирәк. Алар илне саклау турында уйлап та карамыйлар: аталарына ярдәмгә килмиләр. Урыслар сан ягыннан күбрәк тә, көчлерәк тә. Җитмәсә, ике якның батырларын көч сынашырга чыгаргач, Байдар баһадир урыс батыры Алёша кулыннан (урыс этлек эшли: Байдарның күзенә ком сибә) һәлак була. Урыс явыннан илне талатмас өчен, Даян вәзир белән Ибраһим әмир акыллы хәйлә коралар: Святослав станына барып, бүләкләр биреп, аны Иосиф каган өстенә барырга котырталар. Болгар иле исән — имин кала. Акыллы Ибраһим әмир алга таба болай яшәргә ярамаганлыкны аңлый: “Дошман алдында тез чүктек. Иминлекне сатып алабыз. Бүре булып бүреләр дә кулга бирелмиләр. Ә без үз- үзен дә яклый алмаган мескен хатын төсле. Кем иренми, шул килә дә баса. Дәүләтебез көчсез. Кайчан гына тураеп басарбыз да башкаларга тиңнәр булырбыз без?..” – ди ул, ачынып.
Әйе, Идел Болгарының ханы булып, максатларына ирешер вакытлары алда әле Ибраһим әмирнең. Хәзергә әле ил белән Мөхәммәт хан идарә итә.
Святослав кенәз Хәзәр иленә барып җиткәнче, бортасларның Бәнҗә каласын яндыра. Мөхәммәт хан гаскәрләре Ибраһим әмиргә ярдәмгә килеп өлгергәнче, кала янып бетә, әмма баш бирмәс бортаслар моннан ары Болгардан аерылып яши алмаячакларын аңлыйлар. Шулай итеп, Мөхәммәт ханның күптәнге хыялы тормышка ашты: бортаслар Болгар иленә ныклап кушылды.
Ниһаять, Святослав кенәз гаскәрләре Иосиф каганның башкаласы Әтилгә басып керәләр. Гаскәрен саклап калу өчен, каган шәһәрне ташлап китә. Урыслар янган шәһәрдә әллә ни байлык таба алмагач, кайтыр юлга чыгалар. Каган, каршы төшеп, аларны чолгап ала. Святослав гаскәре хәйлә белән чолганыштан чыгып, качып котыла. Хәзәр каганы яраннарына моннан соң болгарларны урысларга каршы калкан итеп сакларга, аларга тимәскә боера.
Святослав Киевка кайтып, озак та тормый, бәҗәнәкләргә каршы кузгала. Тегеләре исә чигенеп, төп көчләрен саклап калалар. Святослав аларның Саркел каласын яндыра да юнаннарның башкаласын – Кайсаркаланы таларга чыгып китә, тик юнаннар “урысларны Дунай тамагына чаклы ут уйнатып кире куалар”. Хурлыкка калган Святославны Кияү каласында үлем көтеп тора иде. Бәҗәнәкләр каланы яндырып, Святославның үзен үтерәләр. Коркыт хан аның баш сөягеннән касә ясата. Сугышлардан, башкаларны талаудан башы чыкмаган Святослав кенәз әнә шулай үз үлемен таба.
Аның үлеменнән соң тәхетне бүлешү озакка бармый. Святославның уйнаштан туган улы Владимир бик тиз тәхет тирәсендәге башка туганнарын юк итеп, идарәне үз кулына ала. Владимир урыс тарихында (Н.М. Карамзин. Предания веков. Сказания, легенды, рассказы из”Истории государства Российского”) иң күп хатынлы, шул хатыннардан туган 12 ир баласы булган кенәз буларак сурәтләнә. Балаларының һәрберсенә җир биреп, Владимир кенәз урыс җирләрен удел кенәзлекләренә бүлгәләп бетерә. Моның киләчәктә нинди аяныч хәлләргә китерәсен ул уйлап та карамаган, күрәсең.
Бу вакытта Болгар ханлыгында да вакыйгалар шактый кискенләшә. Мөхәммәт ханның юньсез улы комсыз Тимер-Мөэминнең башсызлыгы аркасында Ростов кенәзе белән бәрелеш булып ала. Хан бу хәлләрдән соң Болгар илен урыс җирләре белән чиктәш Ука елгасы яклап ныгыту максатыннан, кирмән-кала салу өчен, улы Ибраһимны ерак юлга чыгарып җибәрә. Аның калалар төзү өлкәсендә тәҗрибәсе дә байтак иде. Илбуга белән бергәләп Чулманның текә ярында Алабуга (урыслар аны Шайтан каласы дип атыйлар) кирмәненә нигез салалар. Ибраһим әмирнең Казансу белән Идел арасындагы Елантау калкулыгында зур кала төзү теләге дә зур була, ләкин бу уйны калдырып торырга туры килә, чөнки Ука буенда яңа кала төзү Болгар иле өчен әһәмиятлерәк иде.
Ибраһим бу каланы да төзеп бетереп килә иде. Аны Янкала дип йөртәләр. Тарихта бу кала Ибраһим исеме белән йөри, ә соңрак урыслар аны Нижний Новгород дип атаячаклар.
Ибраһим Янкалада чакта әтисенең үтерелүен ишетә. Тимер-Мөэмин Мөхәммәт ханны ауга алып чыга. Үзе яллаган урыстан әтисен үтертеп (нәкъ Талиб әмир бабасы Габдулла ханны үтерткән сыман), Тимер-Мөэмин тәхеткә хуҗа була. Кул астындагы шәһәрләрне талап, халкын изеп яши яңа хан. Болгар халкы Янкалага барып, Ибраһим әмирдән хан булуын үтенә.
Аның янына килүчеләр арасында Сал-Сал да була. Атасы Байдар кебек үк батыр, турылыклы баһадирны Ибраһим әмир гаскәр башы итеп билгели.
Тимер-Мөэмин гаскәрен Елантау буенда җиңеп ташлый Ибраһим әмир. Болгар ханлыгы тәхетенә акыллы, һәр эшен уйлап башкаручы, илнең иминлеген бар нәрсәдән дә өстен күрүче Ибраһим хан утыра. Ил бәйрәм итә. Ибраһимның бердәнбер кызы Айзирәк белән Сал-Сал батыр бер-берсен яраталар. Автор шушы ике яшьнең мәхәббәтенә бәйле урыннарны сурәтләгәндә, Айзирәк авызыннан Елантауга бәйле риваятьләр, легендалар сөйләтә. Айзирәк белән Сал-Салның киләчәктә бергә булуына Ибраһим хан да риза, ләкин вакыйгалар көтелмәгән юнәлеш алалар да бу ике гашыйкның тормышын үзгәртеп ташлыйлар. Моңа урыс кенәзе Владимир сәбәпче була.
Владимир кенәзне дә Болгар җирләренең байлыгы күптән кызыктыра иде. Аның зур гаскәр белән якынлашуын ишеткәч, Ибраһим хан урыс гаскәрләрен Елантау башында торып каршыларга җыена. Ул вакыттагы гадәт буенча бәрелеш алдыннан һәр ике якның батырлары көч сынаша. Болгар баһадиры Сал-Сал урыс батыры Алёшаны үтерә. Шулай итеп, ул атасы Байдарның үлеме өчен бу урыстан үч ала.Владимир кенәзгә агасы Добрыня Ибраһим ханнан солых сорарга киңәш итә. Аның уйлавынча, күн итекләр кигән болгарлар чабаталы урыска беркайчан да буйсынмаячаклар һәм ясак түләмәячәкләр. Кенәз Владимир белән Ибраһим хан арасында солых килешүе төзелә: “ Таш су өстенә калкып йөзә башласа яисә колмак үләне таш шикелле су төбенә китсә генә бозылыр безнең дуслык”, – дигән сүзләр белән расланган бу килешү шарты буенча Ибраһим хан кызы Айзирәкне Владимирга кияүгә бирә. Сал-Сал батыр моның белән ризалашырга мәҗбүр була. Владимир да үз кызы Василисаны ханга кияүгә бирә. Ике ил бәйрәм иткән бу көннәрдә Ибраһим хан Елантау өстендә төзеләчәк яңа кирмәннең – Казан каласының нигезе урынына казык кага.
Болгар илен ныгытуга күп көч куйган Ибраһим ханны Владимир танымыйча булдыра алмый. Беренче мәртәбә урыс кенәзе чит кавемне талый алмыйча, аның белән килешү төзергә мәҗбүр була. Башкаларның байлыгын таларга яраткан зат бу юлы көчсез иде.
Владимир кенәз үз иленә туры кайтмыйча, Хәзәр каганына каршы китә. Иосиф каган җиңелә. Уртак дошман юк ителә.
Владимир иленә кайткач, христиан динен кабул итә.
Роман сюжетының чишелеше дә үзенчәлекле. Гасырлар буе һәр дәүләтне, аның идарәчеләрен эзәрлекләүче өч нәрсә бар: тәхет өчен көрәш, үч алу, хыянәт. Владимир кенәзнең дә, Ибраһим ханның да үлемнәрен шул нәрсәләр тизләтә.
Шулай да ике төрле кавемнең алга таба үсешендә, яшәешендә аерма бик зур иде. Урыс иле Владимир уллары арасында вак кенәзлекләргә бүлгәләнеп бетсә, Идел Болгары халкы тагын да ныгып, әмма башкаларга һөҗүм итмичә, үз көчен арттырып яшәвен дәвам итә.
Роман Сал-Сал баһадирның сөйгәне Айзирәкне туган иленә алып кайтуы белән төгәлләнә. Елантау башында Казан каласы. Ул киләчәктә халкыбызның үткәненә дан җырлаучы һәйкәлгә әйләнер. Геройларның аның каршында баш июе тирән мәгънәгә ия, әйтерсең лә алар үзләре яшәгән чордан киләчәккә сәлам юллыйлар.
“Казан дастаны” романының тулы эчтәлеге белән танышканнан соң, шундый нәтиҗә ясыйсы килә: автор тарихи вакыйгаларны хыял көче белән баетып, гаҗәеп матур, җанлы, укучысының күңеленә үтеп керерлек итеп, йөрәге белән тоеп язган бу әсәрен.
Тарихи вакыйгаларны, шәхесләрнең тормышын сурәтләгәндә, автор фәлсәфи уйланулардан да, гомумиләштерүләрдән һәм нәтиҗәләр чыгарудан да читтә кала алмый. Ул моны сиздермичә генә эшли. Төрле уй-фикерләрне геройлары авызыннан әйттерә, аларның эш- гамәлләре аша шул халыкка хас үзенчәлекләрне сурәтли, үзенең мөнәсәбәтләрен белдерә. Ул моны кабаланмыйча, артык катлауландырмыйча, укучысының аңына, күңеленә сала бара.
Һәр халыкның (хәзәр, урыс, болгар) үзенә генә хас үзенчәлекле яклары бар. Әсәрдән моңа кызыклы гына мисаллар табарга була. Итилгә килгән сәүдәгәрләр авызыннан яһүдиләр турында без менә нәрсәләр ишетәбез:” Олы сөңге асып, озын көн буена челләдә пешеп йөрергә яһүдиләрнең башына тай типкәнме әллә?.. Алар дивар артына качып, Каф тау ягыннан, Көбә үзәненнән китерелгән шәрабларны… чөмереп ятарга гына оста”. Чыннан да, яһүди беркайчан да кара эш эшләмәгән. Гел шулай булган. Димәк, халыкларга хас сыйфатлар борынгыдан ук аларның каннарына сеңгән икән бит.
Шунда ук яһүдиләрне саклаучыларның я Хорасан ягыннан килеп ялланган, я болгар-бортас мөселманы икәнен беләбез. Әйе, алар, тырыша-тырыша, бөтен кара эшне эшләүчеләр.
Шул арада сәүдәгәрләр тагын бер яңалыкны белеп алалар: көтмәгәндә Итилгә бәреп кереп, бар байлыкны талап китүчеләр урыс юлбасарлары икән, ләбаса.
Гади генә итеп сурәтләнгән бу вакыйгалар аша укучы үзе дә сизмәстән нәтиҗә ясап куя: бу бит бүген дә шулай.
Урыслар һәм болгарлар өчен характерлы билгеләрне күрсәтеп торучы бер вакыйгага күз салыйк. Казан каласын төзүче осталарга карап торганнан соң: “Көнләшәм мин сездән, – дип әйтеп куйды Владимир кенәз. – Без Киев җирендә бер-беребезнең калаларын үзара яу йөреп яндырабыз, ә сез кирмән артыннан кирмән тергезәсез”. Әйе, һәр халык үзенә генә хас сыйфатка ия шул. Өзектән күренгәнчә, ике төрле халык ике төрле максат куеп яши. Берсе төзи, икенчесе кеше төзегәнне җимереп, талап баерга тырыша. Нәтиҗә һаман шул. Ерактан эзлисе түгел. Татар авылы белән янәшә генә торган урыс авылына күз ташлау да да җитә.
Бу ике халыкның дөньяга карашын, фикер йөртү рәвешен күрсәтеп торучы тагын бер мисалны карап үтик.
Казан каласының нигезенә казыкларны үзе кагарга теләгән Ибраһимның кенәз Владимир белән сөйләшүе дә укучыны уйландырмыйча калмас.
– Кая, мин дә кагышыйм, – дип, Владимир кенәз дә имән казык янынарак елыша башлаган иде, Ибраһим хан, терсәге белән төртеп, читкә арындырды.
– Һәрбер яңа кала – яңа бала сыман. Ә җир йөзендә бер генә баланың да атасы икәү-өчәү булганы юк әле. Бу безнең җир, казыгын да ялгызым кагачакмын.
Ниһаять, гайрәтле кизәнеп, Ибраһим хан казык башына чукмар белән орды.
– Меңьяшәр кала булырга язсын инде берүк!
– Уртак кала булсын! –дип, чак- чак кына ишетелерлек итеп пышылдады бер як читтә турсаеп торган кенәз.
Никадәр осталык авторда! Никадәр ишарә! Бабаларыбызны акыллы, көчле логикалы итеп күрсәтү өчен, нинди үтемле сүзләр кулланылган. Урысның әрсезлегенә каршы оста итеп җавап бирә алган Ибраһим хан белән горурлану да, милли ватанпәрвәрлек хисе дә, уртак калага әйләнгән Казаныбыз өчен ачыну да сизелә монда. Укучы әнә шулай аңлый.
Романда төрле кавемнең көнкүрешен, гореф-гадәтләрен сурәтләгән урыннар да игътибардан читтә кала алмый. Урыс җиренә килеп чыккан Даянны хәйран калдырган ике нәрсә була. Беренчесе, урысларның су коенып юына белмәүләре. “Мондагы хуҗаларның, кунакларның барчасы да мич буена куелган бердәнбер ләгән эченә тыгылып юыналар. Кайсы тамак чайкап төкеренә шунда, кайсысы… борынын да юа. Әле шул суны алыштыруны да ике-өч көн буена оныталар”.
Юк, авторның фантазиясе белән уйлап чыгарылган нәрсәләр генә бу, дип ялгыша күрмәгез тагын. Х гасырда Ибн Фадлан да урысларның мондый гадәтләре турында нәкъ шулай язып калдырган.
– Их, шәрекъ мунчасына куалап кертергә иде сине! Каен миллек белән ике-өч кат чабынсаң, өр-яңадан туып чыгар идең!
Даянның бу сүзләре тагын уйландыра. Кыргыйлык, артталык һәм шуңа капма-каршы куелган алдынгылык. Әйе, капма-каршы куеп сурәтләү бик кирәк.Үзеңнең кем булуыңны онытмас өчен кирәк. Сезнең үз мунчагыз да булмаган дигән яла ягуларга җавап бирү өчен кирәк.
Икенче вакыйга Даян өчен бөтенләй көтелмәгән нәрсә була. Урыслар атналар буе эчеп хәлдән тайгач, кайнар мичкә кереп, махмырдан котылалар икән. Янып торган мичкә ташлар ыргыталар, алар кызып беткәч, өсләренә берничә такта ташлап, кайнар су сибәләр. Исерек мичкә кереп ятуга, мич капкачын ябып куялар. Кызган ташлар чыжлаудан туктагач кына, аны чыгаралар икән.
Бу ике күренеш урыс халкының үткәнен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Романда болгар халкының гореф-гадәтләрен, күңел ачу күренешләрен һәм башка милли детальләрне сурәтләүгә дә игътибар ителгән.
Әсәрнең мавыктыру көче аның сәнгатьчә эшләнешенең үзенчәлегендә. “Казан дастаны” романында реалистик тормыш романтизм бизәкләре белән үрелеп, аралашып бару рәвешендә сурәтләнгән, шуңа күрә дә әсәрнең эмоциональ тәэсир итү көче зур. Бер карыйсың, автор дәүләт башындагы хакимнәрнең сәясәте турында салмак кына хикәяли, икенче карыйсың, ул сине әсәр геройларының мәхәббәт маҗаралары, сөю газаплары утында яндыра, матур хыяллар һәм мәхәббәт белән тулы тормышны күзалларга ярдәм итә. Кешенең иң нәфис хисләрен затлы сүзләргә төреп сурәтләгән эпизодларда матурлык белән батырлык янәшә куела. Язучы укучысын геройларының тормышы белән яшәтә, матурлыкка сокландырта. Интим күренешләр сурәтләнгән урыннарда да тупас натурализм юк, ә, киресенчә, геройларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрендә тулы гармония, нәфислек кенә өстенлек итә.
“Күләгәдә үскән гөл шикелле җылылыкка һәм назга сусаган иреннәр тагын-тагын бергә кушылдылар. Күл буендагы мамыктай чирәмнәр дә яшь кияү белән киленнең тән җылысын, назларын таратмаска, сакларга тырыша иде сыман...”– дип сурәтләнә Байдар баһадир белән Саниянең кавышу мизгелләре турында.
Бер-берсен өзелеп сөйгән Булат батыр белән Зөлфиянең бәхетсез мәхәббәте турында укыганда, ирексездән күзләр яшьләнә, мәхәббәтнең бөек көч булуына сокланасың. Сөйгәнен коткарырга теләп, һөҗүмгә ташланган Булат турындагы өзек кызгану белән беррәттән соклану хисе дә уята: “Кулындагы кылыч ялт-йолт килеп тора. Күзләрендә бетмәс-төкәнмәс дәһшәт. Тагын биш-алты гына адым.Аннан… аннан ул Зөлфия җанашын кочагына эләктереп ычкыначак. Зөлфия ханәкә. Җанаш…
Өлгермәде егет. Яннан килеп чыккан бер угыз пәһлеванының кылычы аның гәүдәсен икегә телеп атты...”
Каган кулыннан качып кайткан Зөлфиянең атасы белән сөйләшүен сурәтләгән юлларны укыгач, чын сөю шулай булырга тиештер дип уйлап куясың: “ Мөхәммәт хан, кызының ярын җуйган аккошныкы шикелле сагышлы һәм өметсез карашын тотып алгач, утка пешкән карак хәлендә калды…
– Булат батыр… юк инде ул, балакаем. Сине коткарам дип… әрәм булды…
Кичен Болгардагы Җәмигъ мәчет манарасыннан кәүсәр чишмә челтерәве кебек саф тавышлы бәхетсез бер кызның җыруы ишетелде… Иртән манара янындагы чирәмлектә Зөлфиянең җансыз гәүдәсенә тап булдылар”.
Язучы сүзнең тәмен, матурлыгын, моңын тоеп яза. Теле шигъриятле, диләр андыйлар турында. Мәхәббәт хисенең гүзәллеген, нәфислеген автор геройларының тышкы кыяфәтен – портретын сурәтләү аша да бик оста бирә, аерым детальләр ярдәмендә табигый гүзәллек һәм рухи сафлыкның янәшә яшәвен күрсәтә: “ Сал-Сал Айзирәккә текәлде дә әйтерсең лә утлы күмер йотты. Чибәркәйнең буе-сыны каендай зифа. Биле ике учка сыеп бетәрлек төсле… Иң ярсу, иң мәһабәт газәлләргә дә биргесез төз аяклар озын, нәфис, дәртле… Дөньяда шушындый да камил затлар, гүзәллек һәм тылсым була икән, йа ходаем!..”
Тышкы кыяфәтне сурәтләгәндә язучы кием-салым, бизәнү әйберләренә хас үзенчәлекләрне дә оста бизәкләргә төреп бирә. Кунаклар каршылаучы биюче болгар кызларына сокланмыйча мөмкин түгел. “ Аларның камыштай озын һәм зифа аякларын, аккош канатыдай йомшак беләкләрен ялтырап торган ефәк каплап алган. Ләкин ефәк япмаларының һәммәсе дә үтә күренмәле. Ефәк аша сылуларның барча кайнарлыгы, чибәрлеге, даны чәчрәп тора… Һәркайсы да чәчләренә калфак кадаганнар, кул очларында беләзек һәм уймак… хәтта тубыкларында да нәни кыңгырау бар, ” – дигән сурәтләүләрдә Болгар иленең алдынгылыгын, байлыгын мактау сизелеп тора.
Үз геройларын сурәтләгәндә, язучы үзенең бай фантазиясен эшкә җигә. Ләкин романда авторның рус рәссамы К. Лебедев рәсеменә (В. Имамов искәрмәсе) нигезләнеп сурәтләгән портреты да бар. Урыс кенәзе Святославның тышкы кыяфәте бер дә мактанырлык түгел: “ Өстендә тезгә төшеп җиткән киндер күлмәк, балаклары капчык сыман киң киндер ыштан. Бозау тиресен аннан-моннан иләп теккән итекләр авыз ачкан. Бер колакта тимерче чүкеп ясаган алтын алка… кенәз өстендә шуннан гайре бер байлык юк… Куе кашлары астыннан төбәлгән утлы карашында кимсенү, көнчелек, нәфрәт”. Әйе, шул чорда яшәгән урыс халкы турында күп нәрсә сөйли бу юллар. Бай Болгар янәшәсендә әнә шундый ярлы ил. Хезмәт сөймәү, кеше исәбенә генә яшәргә теләү нәтиҗәсе бу.
Роман геройларының тышкы кыяфәтен бирүнең тагын бер үзенчәлеге бар. Кешенең эчке дөньясын, холык-фигылен күрсәтү өчен дә бик уңайлы бу алым.
“Борак әле яшь, авыз колакта… Ике яклап иягенә салынып төшкән мыек чылгыйларын сыйпаштырган була, ә табак кебек җәелеп киткән иреннәрен җыя алмый”, – дигән юлларны укыгач, күз алдына тугры, эчкерсез, самими яшь кеше килеп баса. Әсәрдә бу образ, чыннан да, нәкъ шундый сыйфатларга ия.
Образлы сурәтләү алымы – пейзаж да әсәрдә әһәмиятле урын алып тора. Улы Сал-Сал туганга зур шатлык кичерүче Байдарның кичерешләре, эчке дөньясы табигать тасвирларына тәңгәл куеп сурәтләнгән. Кеше туу – табигать белән ярашып яшәүнең иң биек ноктасы, шуңа күрә һәр нәрсә сөенә. Әйтерсең лә табигать тә яңа туган затның киләчәктә иле өчен файдалы кеше булачагына ишарә итә: “ Яңгыр-давыл үткән, бөтен ялан тып-тын. Гөнаһларын-керен юган чирәмлек өстеннән яңа сауган сөткә охшаш бу-пар күтәрелә… Күк йөзенә шау чәчәккә чумган аландагы шикелле эреле-ваклы йолдыз түтәлләре сибелешкән… Ком белән ышкып чистарткан җиз табак шикелле яп-якты, түм-түгәрәк ай да… гомер буе япа-ялгыз интегүен онытып торган, ахры”.
“Казан дастаны” романының тагын бер үзенчәлеге шунда: ул чагыштыруларга искиткеч бай. Әдәби телне тәэсирле һәм затлы итүдә аларның роле әйтеп бетергесез. Чагыштыруларны сөйләмнең энҗе бөртекләре дип атарга була.
Әсәрдә аларны куллануның дистәләгән очрагын күрсәтергә була. Мәсәлән, уй хәрәкәтен образлы итеп бирү өчен кулланылганнары: ” Уйлар арба тәгәрмәче шикелле әйләнә-әйләнә дә һаман бер үк эзгә кайтып төшә” яисә “ Көннәр, сау-сәламәт кеше сулыш алган төсле… узып бара”.
Урыс һәм Болгар баһадирларының таза, көч-куәтле булуын, бәрелешнең кискенлеген күрсәтү өчен кулланылган чагыштырулар тулы бер күренешне күзалларга ярдәм итәләр: “ Урыс баһадиры кулына тәртә чаклы юан сөңге тоткан, билендә кылычы, хәнҗәре бар. Байдарның да бил каешында кылыч, ә кулында үгез боты хәтле олы чукмар. Аргамаклар алда ни көткәнен сизенәләр бугай, борын тишекләре дөянеке сыман киерелгән… “
Көче ташып торган кешенең тышкы кыяфәтен сурәтләгәндә, “үгезне егардай”, “кибәндәй олы гәүдәле” чагыштырулары уңышлы булса, ямьсез кыяфәтне күрсәткәндә, “мич пумаласы да куркып качардай”, “ күгәрчен боты чаклы эре тешләре”, “ кайнар мичкә тыгып киптерелгән сыман гәүдәле” кебекләре туры килеп тора. Илаһи матурлык турында “ күзләре фирүзәләр сыман”, “яшь каендай зифа буй”, “ җиләк кебек сылу кызлар” чагыштыруларын кулланып сөйләү бик тә отышлы.
Мәкальләрдән, фразеологияләрдән, ягъни халыкның җанлы сөйләменнән файдалану да әсәрне баета: “нинди мөгез чыгарыр” (көтелмәгән эш эшләү) “дилбегәңне кыскарт” (аз сөйлә), “корсак киптереп яту” (эшсез тору), “тез астына бөтереп салу” (буйсындыру) кебек фразеологик берәмлекләр сөйләмне җанландырып җибәрә.
Гомумән, язучы сүзнең кадерен белеп, аның үтемлесен, йөрәккә якынрагын сайлап язган, теләсә кемнең хыялын эшкә җигәргә сәләтлесен кулланган. Мәсәлән, халык байлыгын әрәм-шәрәм иттеләр, дими, ә “чыгарып җилгәрделәр” (җилгә очыру), ди. Чамасыз, артыгын кыланып бизәнү турында “… иреннәрен, йөзләрен, кашларын иннек, сөрмә, кершәннәргә төрде”дип язуны кулайрак күрә.
Вакыйгаларны тулырак сурәтләү, ачыграк төсмерләр бирү өчен, романда синонимнарга да киң урын бирелгән. Алар күренешләрне төрле яклап күрсәтү, киңрәк күзаллау мөмкинлеген ачалар. “Ука елгасы аръягыннан урыс ушкуйлары янап тора.… кыпчаклар, угызлар тынгы бирми. Сарытау ягында… бортаслар чәбәләнә. Һәм иң яманы – Хәзәр каганлыгы… тураеп басарга чама бирми”, – дигән өзектә төрле төрләрдән булган фигыльләр болгарларга янаган куркынычның зурлыгын күрсәтү өчен файдаланылган.
Тарихи романнарның тагын бер үзенчәлеге бар. Автор һәм геройлар сөйләмендә шул чорга хас сүзләр еш кулланыла. Бу географик атамаларга да кагыла. Кайбер тарихи романнарда бу сүзләргә аңлатмалар китапның иң соңгы битендә бирелгән, ә “Казан дастаны”нда тарихи сүзләргә шунда ук аңлатма бирелә. Бу укучы өчен дә уңайлы.
“Казан дастаны” – халык теленең затлы үрнәкләрен файдаланып язылган тирән эчтәлекле, гүзәл зәвык тәрбияли торган матур әсәр. Бүгенге татар укучысы өчен ул тарихи чыганак кына түгел, ә кыйммәтле рухи хәзинә дә.
Татар халкы үзенең төп асылына кайтырга һәм рухы белән азат булырга тиеш. Моның өчен ул үзенең үткән тарихын бик яхшы белергә, борынгыдан ук цивилизацияле, дәүләтле халык булуын онытмаска тиеш. В. Имамовның “Казан дастаны” романы нәкъ шундый максатны күздә тотып язылган. Үз милләтен хөрмәт итүче таләпчән, зыялы һәм үткен телле язучыбыздан тагын да саллырак әсәр көтеп калабыз.

Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы,
22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Чыганак: Гүзәлия Тарханова сайты
  • 0
  • 22 сентября 2010, 16:58
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.