Менә шундый заман җитәр(кичә-бәхәс) (2)

“Ил”дә ниләр бар икән?
(Р.Зәйдулланың “Ил” китабы буенча).
11нче класста татар әдәбиятыннан сөйләм телен үстерү яки класстан тыш уку сәгатьләре хисабына, бүгенге көн әдәбиятының кайбер вәкилләре белән якыннанрак таныштырып китү максатыннан, аерым дәресләр яки дәрес –конференцияләр дә үткәрәм. Шундыйларның берсе- танылган шагыйрь һәм прозаик Ркаил Зәйдулланың “Ил” китабы белән таныштыру, “Сөембикә” хикәясен өйрәнүгә багышланган бер дәрес – конференциянең язмасын тәкъдим итәм.
Бездә япон, яһүд, әрмән халкы кебек чиктән тыш милләтче халыкларга хас милли үзаң, милли горурлык, патриотизм соңгы елларда, аеруча яшьләребез арасында, көннән- көн кими бара.Яшьләребезне көннән- көн ныграк эчкечелек, наркомания, фахишәлек, җинаятьчелек кебек тармаклар үзенә суыра. Милли үзаңы түбән булган кеше мескенгә әйләнмичә нишләсен! Шагыйрь һәм язучы Р.Зәйдулланың “Ил “ китабы нәкъ менә яшь буын аңын уятырлык, уйландырырлык язмаларга бай булуы белән үзенчәлекле.
Максат. Шагыйрь һәм прозаик Р.Зәйдулла иҗаты белән кыскача таныштыру, иҗатына кызыксыну уяту. “Ил” китабы, китапка кергән “Сөембикә “ хикәясен өйрәнү аша укучыларда милли үзаң, милли патриотизм, коллыкка нәфрәт хисләре тәрбияләү, катнаш никяхларның милләтне бетерүгә бер адым икәнен төшендерү.
Җиһаз.Р.Зәйдуллага багышланган стенд, “Идел” журналының Р.Зәйдулла әсәрләре басылган берничә саны, “Ил” китабы, Сөембикә образын сурәтләгән берничә рәсем, иллюстрацияләр, “Казан утлары” журналы ( №12, 2000; №1, 2002ел), эпиграф язылган плакат.
Безнең илдә ахры җил дә, су да бүтән,
Таң башкача ата- ятлар танырлар.
Гүя очын дошман эзләп тапмасын дип,
Чәбәләнеп беткән тамырлар.
Р.Зәйдулла.
Укытучының кереш сүзе. Менә безнең алда ике китап ята. Икесе дә проза китабы.”Ил”- авторы Ркаил Зәйдулла, “Бохара мачысы”- авторы- Нияз Акмал. Бу әдипләр прозага икесе дә шигырьдән килгәннәр.Талантлы, үз укучысын тапкан шагыйрьләр иде алар, әмма прозада да алар сынатмады. Һәркайсының үз йөзе, үз стиле бар. Ике китап та милләтебез, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге, милләт фаҗигасе турында. Н.Акмал әсәрен мөстәкыйль укырга тәкъдим итәм, аеруча “Кол” хикәясен, ә бүгенге дәрестә Р.Зәйдулланың “Ил” китабы һәм китапка кергән “Сөембикә” хикәясе турында сөйләшербез.Башта берничә шигырь тыңлыйк.
Композитор М.Шәмсетдинованың “Багышлау” музыкасы астында укучылар башкаруында Р.Зәйдулланың “Яралгы”, “Кыз урлау”, Мин томанга төренгәндә”, “Төрбә” шигырьләре укыла( “Идел” №6, 1994 ел,20-21 битләр).
Укытучы.Сез шагыйрьнең берничә шигырен ишеттегез. Р.Зәйдулла әдәбиятка ныклап 80 нче елларда килеп керде. Г. Морат, Л. Зөлкарнәй Р.Зәйдулла… Егетләрнең әдәбиятка төркемләп килгән чаклары( хәзер төркемләп кызлар килә).Бу “егетләр “бүгенге көндә дә үз сүзләрен кыю итеп әйтә белүче милләтпәрвәр шәхесләр. Өчесе дә бергәләп “Идел” журналында эшләделәр. Бүгенге көндә бу “өчлек”нең берсе генә- Р.Зәйдулла гына ,үзе әйтмешли,”Идел” чыга башлаганнан бирле (1989, июль)”Идел”дә эшли. ( Бер укучы бераз биографик мәгълүматлар биреп китәргә мөмкин).
Укытучы. 90 нчы елларда Р.Эәйдулла исеме прозада еш күренә башлады. “Идел” журналында аның бер — бер артлы тарихи хикәяләре, повестьлары, публицистик язмалары басыла. Ә 1999 нчы елда “Ил” китабы дөнья күрде.Ул өч өлештән тора. Анда бары проза һәм публицистик әсәрләр тупланган.
Укучы чыгышы.Беренче бүлектә тарихи темага язылган 4 хикәя: ” Тәңре кылычы”,”Тимер буга”,”Хан һәм Шагыйрь”,”Шаһгали”.Кыйбла вә иман.Без каян киләбез дз кая китеп барабыз? Кыйблаңнан яртышар адым гына тайпылсаң да, барыбер башка якка китәсең. Иманыңны тамчылап кына сатсаң да, барыбер имансыз каласың. Ахыр чиктә барыбер үзеңнән китәсең. Ә үз-үзеннән киткән кеше үзен кем итеп хис итә соң? Ахыр чиктә эт итеп(“Шаһгали хикәясе)”.
Милләт, милли аң таркалу атом- төш таркалу сыман афәт.Ул бер башланса, чылбырлы таркалу сыман. Кешенең сөйләр теле, җырлар җыры, сагына торган җире, заты, нәселе, милләте булырга тиеш.Шуларның барысы бергә булганда гына кеше Кеше булып яши ала. Димәк, шушыларны саклап калганда гына ул үзе булып кала ала, киләчәккә үзе булып бара ала. Менә нәкъ шушылар: сөйләр тел, җырлар җыр, сагына торган җир, зат, нәсел, милләт булганда гына чылбырлы реакцияне туктатып була. Беренче һәм икенче бүлектәге 20 хикәядә нәкъ менә шул фикерләргә ныклы басым ясала да инде. Язучының һәр хикәясе үзенә бер ил. Аларның һәрберсенең үз логикасы, үз максаты. Фәкать шул хикәядә генә, шундагы ситуациядә генә үз асыллары ачыла ала торган шәхесләр.
Икенче укучы.III бүлектәге әсәрләр гаҗәеп бер төгәл логика белән бирелгәннәр: “Ил”,”Тел”,”Дин”.Әйе, теле, дине булган ил бик тә мантып китәргә мөмкин. III бүлек публицистик әсәрләрдән тора Шагыйрә Нәҗибә Сафина: ” Ил “китабын укыйсың да, ил язмышы хакында уйлар диңгезенә кереп чумасың. Ул ил турында, чыннан да, “Ил “ китабы дәрәҗәсендә язылган китап”,- ди. Әдәбият галиме Рифат Сверегин:”Ил” китабы аерым тәфсилле өйрәнүне сорый торган китап”,-ди.
Укытучы.Алга таба, шушы китапка кергән “Сөембикә” хикәясенә тукталып китәрбез.( Укучылар бу хикәяне укып чыккан булырга тиеш). Хикәя, белгәнегезчә, бик кыска.Китап бите белән 7-8 биттән артмый.Хикәя “КамАЗ” машинасын йөртүче шофер исеменнән сөйләнә. Анда әрмән милләтенннән булган чит кавем кешесенә кияүгә чыгып, гомерлеккә чит җирләрдә калган татар кызының фаҗигесе сурәтләнә. Сез барыгыз да әсәр белән таныш. Аның турында нәрсә әйтә аласыз? Нинди фикерләр, тәэсирләр? ( 2 -3 укучының фикерен тыңлап китәргә мөмкин).
Алга таба әңгәмә -анализ башлана.
Укытучы.Әсәрнең төп герое- Сөембикә.Әсәрдә аның фаҗигасе, фаҗигале язмышы сурәтләнә. Нәрсәдә аның фаҗигасе?
Җавап.Әтисе кызын әрмән егете Арсенга “сата”(колхоз рәисе яучы ролен башкара, чәнки әрмәннәр аның әшнәләре).Кыз, язмышына буйсынып, чит җиргә китә, мәңгегә шунда кала.
Укытучы. Әтисе кызын бер ярты аракы һәм фин йорты бәрәбәренә сатып җибәрә. Әмма йортын салып керә алмый. Аны авыл халкы ташып бетерә яза. Ни өчен йортның куанычын күрә алмыйлар?
Җавап.Чөнки Сөембикәнең күз яшьләре бәрәбәренә килгән йортка Сөембикәнең рәнҗүе кергән.Кызның әтисе Йосыф – эчкече( Сөембмкә ханбикәнең әтисе дә Йосыф исемле, ләкин алар арасында никадәр аерма!). Аңарда йорт, дөнья кайгысы юк. Бер ярты куйсалар, гаҗәп юмартлана. Такталарны үзе дә биреп җибәрә.Түбәнлеккә төшкән, әхлаксызлык сазлыгына кереп чумган. Исерек бер яртыга соңгы киемен дә сатарга мөмкин.
Укытучы.Сөембикәнең сатылуында бер ярты һәм фин йортына кызыгу гынамы? Йортка кызыкса, Йосыф аны салып та кергән булыр иде. “Гади авыл кешесенең колхоз рәисенә”хуҗа итеп каравы, коллык психологиясенең җелегенә төшүе сәбәп монда “, ди “Йомшак агачны корт баса”( “Казан утлары”,№1, 2002) мәкаләсендә Марат Закиров.
Җавап. Әйе, Йосыф мескен, куркак. Гомере буе үзеннән өстәгеләргә буйсынып яшәргә өйрәнгән. Балалыгы, яшьлеге Сталин, сугыш чорына туры килгән. Хуҗаларга колларча буйсыну бар аңарда. Председатель сүзе аның
өчен закон.
Укытучы.Ярый инде, Йосыф карт кеше. Гомере буе буйсынып, кол булып яшәгән, эчә торгач мие дә сыегаеп беткәндер. Ә яшьләр ничек? Яшьләр нишли?
Җавап.Яшьләр дә шул Йосыф кебекләрнең балалары бит инде. Алар да шундый куркак, юаш, кыюсыз.( “Минем үземнең дә Сөембикәгә күңел яткан иде, тик юаш шул мин, бер сүз кушарга кыймыйча, тик исәнгерәп йөрим”). Шалпы малайлары колак шалпайтып, башны җилкәгә качырып йөриләр. Авыл исеме дә Шалпы- шәлпе, шиңгән, шәлперәйгән мәгънәсендә.Авылда эчүчелек киң таралган. Әрмәннәр 1-2 ярты куйсалар, “хет бөтен авыл кызын шыплап төяп машиналарга салып китсеннәр”. Егетләрнең әрмәннәргә ачулары килә, куллар кесәдә, ә кесәдә йодрык. Тик йодрык кесәдән чыга алмый. Егетләр теш кайрап, бер — берсенә зарланышып йөрүдән уза алмыйлар. Әрмәннәр исә, килгән кешеләр генә булсалар да, башны җилкәгә яшереп йөрмиләр. Гәүдә купырайган, ияк һаваны ертып бара, борын җилле. Кавказ халкы гомер — гомергә куркусыз, кыю, горур ( Кавказ тавы кебек), ирек сөючән, буйсынмас, бердәм, әрмәннәр аеруча.Милли үзаң бик көчле аларда. Әрмән, яһүд, японнар- дөньяда иң милләтче, чиктән тыш милләтче халыклар.
Әрмәннәр дөньяга сибелгән үзләре. “Әмма совет чорында, башка халыкларны урыс белән болгатып, сыеклап бетергән чакте Әрмәнстанга бары 2% кына урыс керә алган. Руслар татарларга карата гына шулай аяусыз”,- ди язучы М. Юныс( “Казан утлары”,№1,2002 ел).
Укытучы. Ни өчен Арсенның күзе Сөембикәгә төшә, башка кызларга түгел? Сөембикә үзен ничек тота?
Җавап. Сөембикә әрмән егетен үзенә якын китерми. Арсен аның күңелен яулар өчен ниләр генә эшләми. Сөембикә — горур кыз. Үзен, авыл кызлары әйтмешли,”хан кызы” кебек тота, үз бәясен үзе белә. Әйе, әрмәннең күзе Сөембикәгә юкка гына төшми.” Әрмәннәр мал аера белә икән!”Автор кызның нинди гүзәл икәнен бер җөмлә белән бирә. “ Менә ул шагыйрь прозасы! Хис тә, фикер дә -үз урынында! Үтемле, тәэсирле!” ( Марат Закиров, “Казан утлары”, №1 ,2002, 163 бит ) Сөембикә — матур, горур, каймак! Егетләргә сыланырга, ым кагуга ияреп китә торган кызлар кирәкми әрмәннәргә. Хатыннарының үзләренә тугыры, әдәпле булуын ярата алар.
Башка кызлар аларга ияреп китәргә әзер.”Безнең кызлар бит ул жунглидан орангутан килеп чыкса, аңа да ябышырга әзер, маймылы гына татарга охшаган булмасын”.( “Сөембикә” хикәясе). Хатын- кыз кыю, әрсез, тимерне кызуында суга торганнарны күбрәк ярата. Ә безнең татар егетләре күбесе кыюсыз, юаш, эчүчелеккә бирелгәннәр, бигрәк тә авыл җирендә.
Укытучы. Сөембикә Арсенга теләп барамы? Ул аңардан баш тарта алыр идеме? Алмаса, ни өчен?
Җавап.Теләп бармый. Баш тарта алыр иде. Әмма Сөембикәдә дә, егетләр янында үзен горур тотса да, коллык психологиясе үзен сиздерә. Әгәр ул баш тартса, үзенә каршы килгәне өчен “хуҗа- пред” аларның гаиләсенә көн күрсәтмәячәк. Эшсез калдырачак. Атын, тракторын бирми, бакчасын сөрдермәячәк. Ә Сөембикәнең аңардан кала да өй тулы энеләре. Гаилә зур, әтиләре эчә. Сөембикә ханбикә кебек ул да, әти- әнисе, туганнары хакына Арсенга кияүгә чыгарга ризалык бирә.
Укытучы. Арсен Сөембикәне үз иленә алып китә. Киткәндә Сөембикәнең халәте нинди? Ни өчен авыл егетләре аны алып кала алмый?
Җавап.”Арсен Сөембикәне үз иленә алып китте. Алар кузгалганда мин кантур каршында утыра идем. Аның яшьле карашы минем йөзне кисеп үтте, күпергән иреннәре нидер әйтергә теләп кыймылдап алды. Мин бу чарасызлыкны күрмәскә теләп, башны түбән идем”.Авыл егетләре кыюсыз, куркак, юаш, әчкече, бердәмлек юк аларда.
Укытучы.Сөембикә әрмән илендә. 3 ел үткән. Авылдаш егет бер “КамАЗ” колхоз ашлыгын төяп, Каф тавы артына- Сөембикә яшәгән әрмән авылына китә. Барып җиткәч, Сөембикә белән очраша.Үзгәреш бармы?
Җавап.Өч ел эчендә шактый үзгәреш.Сөембикә әрмән хатыннарына охшый башлаган ( ассимиляция! ).”Кара күлмәктән, башына да кара яулык бөркәнгән хатынны башта танымыйча тордым.
-Сөембикә!
Аның йөзе дә кучкылланып киткән, борыны да озынаеп калган шикелле. Әйе, әйе, Шалпы авылының Сөембикәсе әрмән хатынына охшый башлаган иде”. Шулай, бу табигый күренеш: үзбәккә барган кызлар үзбәкләшә, урыска чыкканнар марҗага охшап бетә! Өч ел эчендә ике ул тапкан. Берсе –Тигран, икенчесе- Вазген.( “Әсәрнең шушы турына җиткәч, йөрәк чеметеп куйды. Ирексездән:” Соң беткән идемени сиңа, Сөембикә, үз авылыңда атар егете? Үстер инде менә хәзер балаларыңны чит кавемгә, чит токымга!,- дип уйлап куйдым. Үзбәккә- үзбәк, яһүдкә- яһүд, кыргызга- кыргыз, татарга- урыс табып бирә торган милләт шул без!” М. Закиров, “Казан утлары”,№1,2002). Сөембикә балалары белән юанып яши. Арсен Карабахта, бер ел инде хат- хәбәре юк.Сөембикәнең язмышы нәкъ адашыныкы кебек. Ул да кол хәлендә яши.Дүрт стена арасында. Әти- әнисеннән килгән хатлар да бирелми.Кайнатасы аңа авылдашы белән очрашуга көч-хәл белән ризалык бирә.
Укытучы. Әсәрдә тычкан образы бар. Ни өчен “КамАЗ” шоферына тычкан якын һәм кадерле? Тычкан образы белән Сөембикә образы арасында нинди охшашлык бар?
Җавап.”Күпмедер юл киткәч, кабина идәнендә нидер кыштырдаган төсле булды. Карасам, утыргыч астына таба уч төбе кадәр генә соры күләгә шуып үтте. Тычкан! Күрәсең, иген төягәндә кереп калгандыр. Рафик та игътибар иткән:”Хәзер тотып сытабыз”, — ди.-Тимә,-дим,- ул бит безнең авылныкы. Чит җирләр аша үткәндә янәшәңдә генә синең белән туган илеңнең бер җан иясе баруын тою күңелгә ниндидер тынычлык өсти икән. Хәтта ул җан иясе гади генә бер тычкан булса да.”Сөембикә мәңгегә әрмән җирендә калыр, ахрысы.Чөнки якташ тычкан әрмән җирендә үлеп кала.Кайтыр юлга чыккач, тычкан ялгыш шоферның аяк астына эләгеп сытыла.”Мин ишекн ачып, канлы тычкан гәүдәсен тузанлы әрмән туфрагына этеп төшердем”.
-“Сөембикә” хикәясен укыганнан соң:” Их, бу Ркаилне, ник Сөембикәнең монысын да илдән сөреп кол иттең инде?”- дип кычкырасы килә.Күңелдә әрнү. Сөембикә җаны шул аяк астында ялгыш басып сытылган тычкан сыман. Тагын кычкырасы, тагын чаң кагасы килә: татар кызлары, укып карагыз әле!”( Нәҗибә Сафина “Казан утлары”,№12, 2000 ел,143 бит).
Шушы урында җырчы З. Сәхәбиева башкаруында “Татар кызы” җырын тыңлату бик урынлы була.( Ф. Вафин көе һәм сүзләре).
Укытучы. Әсәрнең соңгы җөмләсенә игътибар итегез: “ Берәм- берәм тау тезмәләре артта калды, алда мине үксез илем көтә иде”. М.Закиров әйткәндәй” мескен, ятим ил, ягъни. Бу ил инде Сөембикәне генә түгел, сине дә, мине дә якларга сәләтсез, бетәшкән, үксез ил. Кыска, кырыс, тыгыз, төгәл- үтергеч нәтиҗә.Шәп финал! Никадәр көчле сарказм! ”Ә нәрсә соң ул сарказм?
Бер укучы сарказм төшенчәсенә аңлатма биреп үтә. Сарказм- сатираның бер ысулы. Грекча- усал көлү. С. тәнкыйтьләнүче күренешкә яки кешегә үтергеч бәя бирә.Бәясен яшерми, фикерен беренче планга чыгарып турыдан- туры әйтә. Г.Тукайның шигырьләре күбесе сарказмга корылган.
Нәтиҗә ясала. Димәк, язучы үзебезнең коллыктан, куркаклыгыбыздан, мескенлегебездзн әрнеп, усал итеп көлә.
Тарих укытучысы.Бездә курку 15 5 2 нче елдан соң башланган. Татар яңадан баш калкытмасын, үз дәүләтчелеген кире торгызмасын өчен 450 ел эчендә Россиядә бөтенесен дә эшләгәннәр. Татарның милли аңын, азатлык хәрәкәтен юк итү өчен, аны түбән сортлы халык дәрәҗәсенә төшерү өчен барысы да эшләнә.1. Милли аң зәгыйфьләндерелә, милли горурлык, милли патриотизм юкка чыгарыла. 2. Урыслаштыру сәясәте башлана( татар балаларын урыс мәктәпләрнә тарту, милли мәктәпләрне, балалар бакчаларын юкка чыгару, газета- журналларны кыскарту, татарны вәхши юлбасар итеп сурәтләү, милләтне яшерергә мәҗбүр итү, милләтеңнән качу- балаңа чит исем кую, тел оныту, милләтеңнән кимсенү һ.б.). 3. Динне бетерү. 4. Катнаш никяхларны пропагандалау, аеруча руслар белән.Имеш, татар милләтен” чит каннар кертеп аякка бастыру” өчен. Ә бит татар халкы бик сәләтле халык. Аның геннары башкаларныкына караганда күпкә тазарак, чөнки бездә эчү, тарту, бозыклык юк дәрәҗәсендә булган.
Укытучы.Укучылар, кечкенә генә “Сөембикә” хикәясе күпме фикер, тәэсир тудырды. Автор безгә инкыйразга китерә торган сәбәпне — коллык психологиясенең көчәюе һәм безнең аның белән килешүебезне атый. Коллык белән килешергә ярамый! Бетәчәкбез!
Суыр көн дә коллыгыңны!
Җаныңнан чыгар чөйләп!
Ирегең, тоеп суласаң,
Исемең — Кеше, димәк.
Хөрлектән башлана кеше,
Коллыгы аның ләхет.
Куркып тереклек иткәнче,
Хөр үлә белү-бәхет.
Дәрес- конференцияне “Уян, татар” җыры белән тәмамларга мөмкин (Р. Корбан сүзләре)
2005, 25 март, 20:21.
Ирләр, ирләр булыйк!

Ирләр булыйк һәрвакыт
Һәм һәр адымда.
Рәдиф Гаташ

Көн туса бер яңалык! Ләкин соңгы елларда юньсез, күңелсез “яңалыклар” ешаеп китте. Кичә генә сау-сәламәт эшләп йөргән кеше турында икенче көнне “үз — үзенә кул салган” дигән сүзне ишетеп, тетрәнеп каласың.(Узган ел район буенча мондый фаҗига 14 кеше белән булган, шуның икесе- ни аяныч, яшүсмерләр). Үз-үзенә кул салучылар кемнәр? Ирләр! Тап- таза, тормыш йөген җигелеп тартырлык ирләр күбесе… Ә аларны бауга менгерүче, башны элмәккә тыгарга яки “бәрәңге агуы” эчәргә мәҗбүр итүче сәбәп нәрсә?
Заман бозылды, тормыш үзгәрде, дөньясы болганды, дибез. Ирләр кая барырга, нишләргә белми, төшенкелеккә бирелеп, юанычны аракыдан эзли, дип нәтиҗә ясаган булабыз. Дөнья кайчан гел әйбәт кенә булып торган соң ул? Ир белән атка кайчан җиңел булган? “ Кайларда гына йөрми, ниләр күрми- ир — егеткәй белән ат башы?”- дип юкка гына җырламаганнар бит!.. Бүгенгегә караганда да күп тапкыр авыр чаклар булган. Ләкин яшәүгә омтылыш, киләчәккә өмет барысын да җиңәргә ярдәм иткән. Ә яшәү –ул бер мизгел генә! Яңадан кайтулар, кирегә юл юк бит! Нигә шул тормыш, яшәүнең кадерен белмибез?
Дөньялык та, дин дә үз-үзеңә кул салу, мордар китүне хупламый. Бу- әхлаксызлык. Ир кеше өчен бигрәк тә. Ата –анаңны, гомерлеккә дип сайлап алган ярыңны, газиз балаларыңны язмыш кочагына ташлап, алрны мәңгелек хәсрткә салып, нәсел-нәсәбеңә кара тап сылап китү әхлаксызлык булмый ни булсын! Чын ирләр эше түгел инде бу. Бер сериал герое әйткәндәй: “Чын ир кеше башына нинди генә авырлыклар төшкәндә дә ир булып калырга тиеш. Чын ир үзеннән элек, ата- анасы, якыннарын кайгырта.Чын ир бервакытта да ата- анасына, туганнарына, якыннарына авырлык салмый”.
Ирләр арасында үз-үзенә кул салу күбесенчә исрек хәлдә эшләнә. Бәлки ирләргә айнырга кирәктер? Аракы ,һәрхәлдә, проблемалардан коткармый, бәлки аларны катлауландыра гына. Аракы — сазлык кебек. Көннән-көн ныграк суыра ул үзенә бәндәләрне. Әллә нинди сәләтле, ”башлы” ирләр шул аракы аркасында юкка чыгып бара. Айнык кешегә эше дә табыла, күтәрелү мөмкинлеге дә бар. Айнык кеше ничек тә проблемалардан чыгуның уңай юлын табарга тырыша. (Алга таба исреккә түгел, айныкка да эш табу авырлашырга мөмкин дөньялар болай барса).
Ирләр булыйк-
Егет булгач-юллар үтеп арган чакта,
Ерып булмас карурманда калган чакта,
Куркынычның күзенә карап барган чакта,
Тормыш таләп иткән һәр урында.
Ирләрнең башына җитүче — аракы һәм хатын- кыз, дигән сүз бар халыкта. Ирләрнең эчкечелеккә бирелүендә, соңгы чиктә үз- үзләренә кул салу дәрәҗәсенә җиткерүдә без- хатын –кызларның да роле бар. Бәлки хатын- кызларыбызга да бераз сабыррак булырга кирәктер. “Ак-карадан тора бу хәят”,-дип яза бит шагыйрь Зөлфәт тә. Булыр, тора- бара эше дә табылыр, акчасы да булыр, квартирасы да, йорты да булыр. Исәнлек- саулык кирәк. Урын өстендә ятмаган, Хорасан ялкавы яки төзәлмәслек эчкече булмаган ир-ат ( әле аның шыр исерек дигәне дә айныган сәгатьләрендә “напалиюнский планнар” корып, гаиләсен, якыннарын бер җилкетеп, өметләндереп ала) ничек тә яшәргә, гаиләсен тәэмин итәргә тырыша. Мин бер гаиләне беләм. Ир кеше тырыша – тырыша( күпме “калым” эшләп) квартир булдырды, ә хатыны исә” квартир булу беләнмени, аның эче буш булгач” ди икән. Менә сиңа кирәк булса, берьюлы барысын да булдырырга кирәк икән берәүгә. Бөкреңне чыгарып эшләп, өйле дә, аны “мебль белән дә обставить итеп” тә булмый ул.
Ирләр үзләре хыянәт итәргә яратса да (күбесе “нам так положено” дип тә җибәрә),үзләренә хыянәт итүне бик авыр кичерә. Соңгы вакытларда хатыны хыянәтенә гарьләнеп, “теге дөньяга” китүче ирләр турында да еш ишетәбез. Әгәр хатының, чынлап та, сиңа хыянәт итә икән, бу проблеманы хәл итүнең гуманлы юллары да бик күп бит. Егетләребез арасында да, яраткан кызым ташлады, дип үләр дәрәҗәгә җиткәннәре күп. Башкорт шагыйре Марат Кәбировның бер шигыре бар. Бер егет армиягә китә.Сөйгән кызы аны, көтәргә вәгъдәләр биреп, озатып кала.Бер елга якын арада мәхәббәт хатлары йөри. Бервакыт кыздан хатлар килү туктала.Бер хат килә шулай да. Анда: “Мин кияүгә чыгам. Фотомны кире җибәр”,- дигән ике генә җөмлә язылган була. Егет, бу хатны алгач, нишләргә белми. Үз- үзенә кул салыр дәрәҗәгә җитә. Ләкин егет акыллы була, үзен кулга ала. Шәһәргә чыккач, бер фотографны эзләп таба да, аңардан иң матур кызларның фотоларын (бер дистәләп) сатып ала һәм кызга җибәрә.”Мин инде синең төсеңне дә оныттым. Синең кебек фото җибәрүчеләр пачкалап миндә. Үзеңнең карточкаңны сайлап ал да, калганнарын кире миңа җибәр,”- дип язу да сала конвертка. Менә бу егет ичмасам!
Ирләр булыйк-
Мәхәббәттә җиңелгәндә,
Чигенгәндә.( Р.Гаташ).
Яшьләр арасында машина бәрдереп яки бүтән төрле материаль зыян ясап, ата- анасыннан куркыпмы, бүтән сәбәп беләнме, үз- үзенә кул салучылар күбәеп китте.(Күрмәгәнгә Ходай күрсәтмәсен, күргәнгә зур сабырлыклар бирсен). Әлбәттә, ата- ана материаль зыян салган улына яки кызына “ вәйт булдыргансың, балам” дип тормас. Көне- төне йокы күрмичә, ал-ял белмичә, юньле кием кимичә җыйган малын ваемсыз бала бер селтәнүдә юкка чыгарсын әле! Әмма… ата- ана бит ул! Ничек тә, үз баласына авырлык килгәндә, соңгы тиенен җыеп, бурычка алып булса да ярдәм итәргә тырыша ул. Шуңа күрә, нинди генә хәлдә дә иң беренче ата- ана, туганнар белән җыелып киңәшү, проблеманы уртага салып хәл итәргә кирәк. Бәла аяк астында, ул көтмәгәндә килә. Мин моны күрмәм, бу хәл миңа килмәс, дип берәү дә кистереп әйтә алмый.“ Гаилә- кечкенә бер дәүләт”,- диләр бит. Һәр дәүләт үз проблемасын үзе хәл итә.
Безнең әти әйтә торган иде мәрхүм: “Урал тимере дип әйтеп утка кермәгез, Урал тимере дип әйтеп суга төшмәгез Урал тимере табыла, кеше гомере табылмый”,- дип.
Балаларга да җаваплылык дигән бик кирәкле нәрсәне онытмаска кирәк. Артык ваемсызланды бит балалар соңгы елларда.”Ярамый” дигән төшенчәне бөтенләй аңламый күбесе. Тормышка да, яшәүгә дә бик җиңел карыйлар. Монысы безнең дә гаеп, ата- аналар!
Атаклы барон Мюнхгаузенның мондый канатлы бер җөмләсе бар: ”Безвыходных полжений не бывает! “ Шушы цитатаны үзебезгә девиз итеп алыйк әле.

Тормыш тәрәзәләре.

Ире белән бергә 60 ел гомер иткән әбидән сорыйлар икән:
И әби, бер ир белән ничекләр итеп тоташтан 60 ел яши алдың? Бабай да ару гына холыксыз булган, салгаларга да яраткан, дип ишеткәнебез бар. Ничекләр түздең?
И балакайларым, баштагы 5-6 елына түзсәң, калган 50-60 елына гына түзәсең икән аны,- дигән әби кеткелдәп.
Менә шул баштагы 5-6 елына түзә алмый шул күп кенә гаиләләр Иң күп аерылышучылар да шушы чорга туры килә икән. Ә соңгы мәгълүматлар тагын да аянычрак: яңа оешкан гаиләләрнең күпчелеге ярты, бер ел эчендә таркала.
Бу-күпме бала тумас борын яки тугач та ятим кала; аталыдан- атасыз, аналыдан-анасыз үсә дигән сүз бит. Бер канаты сынык кош оча аламы? Очса да ерак китәме? Арбаның алды каян тәгәрәсә, арты да шуннан тәгәри, дигән сүз бар халыкта. Мондый балалар үсеп җитеп тулы канлы гаилә төзи, авырлыкларга түзеп тора алырмы? Күзәткәнем, игътибар иткәнем бар: ятим үскән кешенең баласы да ятим калучан. Язмышмы бу, тәкъдирме? Тормыш бик катлаулы бит ул. Аңламассың дөньясын.

Маймыл димә.

Тере маймылны телевизордан гына күргәнем бар. Нихәл итәсең, шушы яшемә җитеп зоопаркта була алганым юк. Хәер, болай да дөньясы зоопарктан ким түгел. Кеше арасына гына чык: «маймылы» да,«дуңгызы» да. «эте» дә, «бете» дә җитәрлек. Артыңнан «бүре» сагаласа, алдыңа «төлкесе» йөгереп чыга. Икенче яктан фыр-фыр килеп, инәләрен тырпайтып «керпесе» уза, «хамелеоны» да шул тирәдә генә, «еланы» да ысылдарга гына тора.
Әмма чын маймылларның кешеләрдән аермалы бер бик әйбәт сыйфаты бар: кулларына эләккән ризыкны (бананмы ул, әфлисунмы яки башка ризыкмы) кадерләп тотып, бер урынга җайлап утырып ашый. Сикерә-сикерә ашап йөргән маймылны күрмәссең. Ә кешеләр? Район үзәге яки шәһәр урамнарында, базар тирәләрендә аягөсте мороженое ялап, банан ашап, алма кимереп, көнбагыш чиртеп йөрүчеләрне еш очратырга була. Бала-чага булсалар бер хәл. Үзләре балалар үстереп ятучы әти-әниләр, олы гына кешеләр, югыйсә. Ризыкны хөрмәт итү, олылау төшенчәсен онытып барабыз түгелме?

Оҗмахта дип белгән.

Бер ата үзенең көчкә«3» легә укып баручы улын үгетли икән:
— Укы, улым, укы. Мужыт укытучы булса да булырсың,- дип.
Ни кызганыч, гомер-гомергә иң кирәкле, хөрмәтле, дәрәҗәле булган, иң изге һөнәрләрнең берсе-укытучының дәрәҗәсе көннән-көн кими бара. Хәзерге вакытта бүтән уку йортларына керә алмаган яки конкурстан үтә алмаучылар, аптыраганнан, педагогик уку йортларына юл ала. Соңгы елларда алары да яңгырдан соңгы гөмбәләр шикелле үрчеде дә үрчеде. Кеше саны кимемәсен, уку йорты ябылмасын дип, кем килә шуны алалар, ахрысы. Югыйсә, укытучы хезмәтенең никадәр җаваплы, авыр, тынгысыз икәнен, укытучының көндәлек төп эше-дәрес планы төзү, һәр дәрескә җентекләп әзерләнергә тиешлекне дә күз алдына китерә алмаучылар каян чыгар иде. Шундый укытучылар кулына калган балаларны, илнең киләчәген ни көтә?
Укытучы һөнәрен җиңел, теләсә кем булдыра ала, дип уйлаучылар өчен бер кыйсса.
Бер укытучы дәрес биргән җиреннән үлеп китә. Ярый, моны күмгәннәр. Теге дөньяда бу бәндәне оҗмахка озатасы урынга, ялгышлык белән, тәмугка озатканнар. Өч айдан соң, квартал ахырында, күк канцеляриясендә, ялгышлык киткәнен белеп алганнар да фәрештәләр теге укытучы янына очып төшкәннәр.
— И бәндәбез, зинһар, безне кичерә күр. Синең урының оҗмахта булырга тиеш иде бит. Нигә өч ай буе бер шикаять тә белдермәдең?- дигәннәр өзгәләнеп.
Укытучы исә:
— И-и, туп-туры мәктәптән китергәч, мин монда оҗмах дип белдем, -ди икән, утлы күмердән аякларын алмаш-тилмәш күтәреп.

Болай да була.

Укытучыларның август конференциясе. Пленар утырыш башланырга санаулы минутлар гына калып бара. Залда буш урыннар юк диярлек. Залга керүчеләрнең кайберләре, чыгып китәргә уңайсызланып, арткарак яки стена янына барып басалар. Шулар арасында бер кыз да бар. Өстендә күксел төстәге кофта, джинсы итәк. Чәчләрен дә матур гына куйган. Аякларында исә… тирән эчле резина галошлар. Шуңа күрәме, үткән-сүткән, кырый урындыкларда утыручылар аңар гаҗәпсенеп карап-карап куялар. Әмма мин үзем аның кулындагы чәчәккә игътибар иттем. Бик матур пион иде ул. Кыз аны шулкадәр кадерләп беләгенә салган.Һәр яшь ана да үзенең беренче сабыен кулына алганда ул кадәр нәзакәтле була алмастыр, мөгаен. Ул чәчәккә вакыт-вакыт карап ала, буш кулы белән аны сак кына сыйпап куя. Тантаналы утырыш барышында да күзем әледән-әле кызга төшеп торды.
Лаеклы ялга китүче педагогларны котлау, озату барышында аның күзләре моңсуланып китте. Әллә алар арасында аның берәр яраткан укытучысы бар идеме? Чәчәген шуңар бирергә җыенып та, сәхнәгә менәргә кыюлыгы җитмәдеме?
Сәхнәгә яшь алмаш-бу уку елында гына югары һәм урта педагогик уку йортларын тәмамлап кайткан егетләр-кызлар чыгып баскач, кыз кинәт җанланып китте: күзләрендә очкыннар кабынгандай булды. Ул хәтта сәхнәгә таба талпынып та куйды. Бәлки кыз укытучы булырга хыяллангандыр. Ниндидер сәбәп (бәлки авырып, бәлки финанс кытлыгы аркасында) укый алмый калгандыр. Бәлки бүгенге көндә аның урыны да шушы яшьләр арасында булырга тиештер. Мин аның бөтен йөрәге, күңеле белән педагог һөнәренә гашыйк икәнен тойдым.
Дөньясы да кырлы-мырлы бит аның. Син уйлыйсың алтыча, килеп чыга яртыча.

Сез һәм без турында.

Беркөнне иртә белән эш мәсьәләсендә районнан шалтыраттылар. Яшь кенә хезмәттәшем миңа Сез дип, исем — фамилиям белән мөрәҗәгать итә. Тавышыннан сизелеп тора: исемем янына рәхәтләнеп апа сүзен кушып, гади итеп кенә сөйләшәсе килә үзенең. Ләкин биләгән урыны буенча миннән өстенрәк булуы рәсми төстә сөйләшергә мәҗбүр итә булса кирәк аны. Ничек инде «начальство» башың белән мәктәп баласы яки авыл гыйбаты кебек «апа» дип турыдан ярасың.
Нәкъ шушы вакытта Татарстан радиосыннан иртәнге тапшыру бара иде. Радиога шагыйрь Әхмәт Гаделне чакырганнар. Ул бик оста итеп, әлеге дә баягы, Сез, Без зат алмашлыкларын куллануга карата үзенең карашын белдерде. Сез( Вы) дип мөрәҗәгать итү безгә руслардан кергән. Аеруча революциядән соң, татар халкы, аңлапмы-аңламыймы, бик күп гадәтләрне, сүзләрне руслардан алды бит. Русларда Вы Ата(Отец), Ул( Сын) һәм Изге рух( Святой дух) мәгънәләрен үз эченә ала икән. Күплекне белдереп, зурлап эндәшү сүзе буларак кулланылышка кергән. Ә мөселманнарда бер Алла. Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанган кеше мөселман була… Мөселман кешесе Аллаһка да Син дип мөрәҗәгать итә (И Ходаем, сорыйм синнән, рәхмәтеңнән ташлама, сиңа сыгынам, сәламәтлек, бәхет-тәүфикъ бир һ.б.). Мөселман кешесенең үзенә Сез дип әйттерүе үзен Аллаһтан да өстен итеп куюын аңлата булып чыга бит. Аннан, әбиләр сөйләве буенчә, адәм баласы янында һәрвакыт шайтан йөрер, ди. Мөселман кешесенә Сез дип әйтсәң, шайтан сөенер, ди, миңа да адәм рәтеннән эндәшәләр бит, дип. Әмма ни хәл итәсең. Бу сүз шулкадәр калыплашкан ки, хәзер аны берничек тә кулланылыштан алып ташлап булмый. Хәтта бу алмашлыкны куллануга аерым кагыйдә дә бар («Татар теле» дәреслеге, 6 нчы класс).
«Сез» дигән — ыспай сүз,
«Син» дигән -якын сүз,- ди халык.
Халык белим әйтмәс.
Без капчыкта ятмый.

Бер хатын яшь кенә көенә тол калган, имеш. Мәрхүм булган иренә тугрылыгын саклап, 2-3 ел буе берәүгә дә күтәрелеп карамый. И-и, яшь җан бит: сөясе, сөеләсе килә. Бер гаиләле ир белән яшерен генә очраша башлый бу. Берәү дә сизми, дип уйлый. Җир астыннан йөргән еланны да сизәләр. Күрше апа яшь хатынны кисәтә:
— Балакаем, ялгышасыың, Синең кебек яшь, сылу, уңган-булган хатынга хуҗа табылмый калмас, Аты-чабуы чыккан кешенең беркем алдында да дәрәҗәсе булмый. Туктат бу эшеңне,- ди. Дөньяның ачысын-төчесен татыган, акыллы хатын була күрше апасы. Яшь киленгә каз канаты тоттыра һәм болай ди:
— Өеңә кайт та, менә шушы канат белән мичеңне агарт. Әгәр дә бер генә тамчы акшарың да идәнгә төшмәсә, стенага чәчрәмәсә, очрашуыңны дәвам итәрсең. Яшь хатын өенә кайтып мич агарта башлый. Бер тамчы да тамызмаска тырышып, бик сакланып эшли бу. Өч көн тулганда, мичен агартып бетерә, Никадәр генә тырышмасын, сакланып эшләмәсен- идәнгә өч тамчы акшар тама…
Кыңгыр эшләребезне күпме генә яшерергә тырышсак та барыбер сизелми калмый. Бәндә белмәсә, Ходай күрә, ди торган иде минем бер әби.
Элек заманда бер хәлфә балаларның зирәклеген тикшерү максатыннан, өч шәкертенә мондый мәсьәлә биргән:
-Менә һәркайсыгызга берәр алма. Өегезгә кайтыгыз да алмагызны беркем таба, күрә алмаслык урынга җыеп куегыз. Иртәгә килгәч, минем колакка гына яшергән урыныгызны әйтерсез. Кемнең остарак яшергәнен шунда белербез,- дигән хәлфә.
Ярар, шәкертләр өйләренә кайтып киткәннәр. Икенче көнне килгәч һәркайсы яшергән урынын хәлфәсенә әйткән. Берсе алмасын агач төбенә күмгән, икенчесе чормага яшергән. Өченчесе исә алманы үзе белән алып килгән.- Аны барыбер Ходай күрә, шуңа күрә мин аны яшереп маташмадым,- дигән зирәк шәкерт.
Кыңгыр эшне эшләмә, эшләсәң, сизмәделәр дип һич тә тынычланма.

Ни булган бу хатыннарга?

9 нчы класста укыган чакта, кеше кылана дип, үз гомеремдә беренче(һәм соңгысы да) тапкыр маңгай чәчемне кистем. Икенче көнне мәктәпкә килгәч, дәрес башында ук бер укытучым (ул ир кеше иде) миңа:
-Сеңлем, маңгай чәчеңне кисеп бер дә дөрес эшләмәгәнсең. Маңгаенда берәр кимчелеге яки сыры күп булган хатын-кыз гына маңгай чәчен кисә. Аяклары кәкре, ямьсез, сыйраклары нечкә хатын-кыз чалбар кия, -дип тә өстәде. Үзе егетләргә карап мәгънәле генә итеп күз кысып алды: янәсе, монысын да белеп торыгыз. Үзем заманнан артта калган кеше булдыммы, әллә укытучымның сүзләре дә күңелгә кереп калганмы- үз гомеремдә бүрек, шапка, чалбар кия алмадым, Әти мәрхүм дә ирләрчә киенеп йөрүче хатын-кызны бер дә өнәми иде. Хәзерге хатыннарны күрсә, ни дияр иде икән? Урам тулы хатын-кыз, бар да кәчтүм- чалбардан, дияр иде микән?
Бразилия, Мексика сериалларының шаукымымы, әллә мода дигәненең бер вакытлы күренеше генәме-хатыннар тоташ чалбарга күчте бит, җәмәгать. Килешкәне дә кия, килешмәгәне дә кия чалбарны. Ярый инде, яшьләр кисен дә ди.Карт кына хатыннар ни дип кия инде?! Ни дисәң дә хатын-кыз нәфис зат буларак яратылган. Ирләр киеме алардагы шушы сыйфатны юа да ташлый инде. Бәлки кайберәүләрнең үзләрен ирләре белән бертигез дәрәҗәдә күрәселәре килә торгандыр. Ир- ир-ат урынында, хатын- хатын урынында булырга тиештер инде ул, җәмәгать. Дәүләт җитәкчеләренең рәсми очрашуларын күзәткәнегез бармы? Кайберләре үзләренең хатыннары белән киләләр. Хәтта Кытай, Корея кебек илләр җитәкчеләренең хатыннары ( ул илләрдә хатын- кыз күбесенчә чалбардан йөри) да күлмәктән яки костюм- платьедан була. Ник берсе иренең дәрәҗәсен төшереп чалбардан басып торсын.
Ислам дине дә бу өлкәдә шактый катгый. «Аллаһ тәгалә әйтте: — Оҗмах сәни харам кыйлдым сигез кешегә. Берсе- зина кыйлгучыга, икенчесе-исерткеч эчүчегә, өченчесе- урынсызга адәм рәнҗетүчегә, дүртенчесе- җәмәгатенең бозык, ярамаган эшләренә разый булгучыны, бишенчесе-кемсә хатыннарга охшап киенгән ир, алтынчысы-кием-салымда ирләрчә киенеп йөргән хатын, җиденчесе- гайбәт сөйләүчедер, сигезенчесе- сүз йөртүчедер».
Хатын-кыз ул- нәфис чәчәк,
Тормышның дәвамчысы.
Кайсы гына заманда да
Үзе булып калсачы.

Мөслим районы мәгариф бүлеге
Методик кабинет

Менә шундый заман җитәр…

Мөслим, 2005

Төзүче: Түбән Табын гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы

  • 0
  • 22 сентября 2010, 14:08
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.