Менә шундый заман җитәр(кичә-бәхәс) (1)

Бу чараны педсоветта эшлекле уен итеп тә үткәрергә мөмкин.
Сәхнәдә ике группа: «Аталар» һәм «Балалар» группасы.Кара-каршы утыралар. Сәхнә артында курай тавышы.Бераздан «Менә шундый заман җитәр» мөнәҗәтенең 3куплеты яңгырый, көйләнә. Курай моңы астында мөнәҗәтнең калган өлеше укыла.
“Менә шундый заман җитәр”.
(мөнәҗәт)
Дөньяда ямь бетәр шунда
Халык китәр уңга-сулга.
Изге гамәл һич кылмаслар
Тәмам мал күп булыр кулда.
Аталарда гайрәт бетәр,
Баларда шәфкать бетәр,
Туганнарда рәхмәт бетәр,
Менә шундый заман җитәр.
Биналары биек булыр,
Эче тулы зиннәт булыр,
Дин дөньясы бозык булыр,
Менә шундый заман җитәр.
Дин гыйлемен бетерерләр,
Фән гыйлемен күтәрерләр
Шуның белән көн күрерләр
Менә шундый заман җитәр.
Җаннары һич тыныч булмас,
Тәннәре һич сихәт булмас,
Нидән икәнен һич белмәс,
Менә шундый заман җитәр.
Яхшылыкка юл куймаслар,
Яманлыкка сүз катмаслар,
Хак сүзгә һич ышанмаслар,
Менә шундый заман җитәр.
Атасыз бала күп булыр,
Маллы кеше саран булыр.
Мәҗлесләрдә уен булыр,
Менә шундый заман җитәр.

Сәхнәгә алып баручы чыга.
Алып баручы. Менә шундый заман җитәр… Әйе, җитте ул заман. Без менә әлеге мөнәҗәттә тасвирланган заманда яшибез. Тирә — ягыбызны тәртипсезлек, әдәпсезлек, бозыклык, шәфкатьсезлек, битарафлык чолгап алган. Эчүчелек көннән-көн киңрәк колач җәя. Яшьләребез арасында наркомания, СПИД корбаннары көнләп түгел сәгатьләп арта.
Бөек шагыйребез Г. Тукай халкыбыз турында«шагыйрь ул, әдип ул» дип бик белеп әйткән. Юкса безнең әби-бабаларыбыз бүгенге көннең киләсен каян белерләр иде. Зирәклекләре, алдан күрүчәнлекләре, тормыш тәҗрибәләре ярдәм иткәндер, мөгаен.Бәлки, алар «Корьән-и-Кәрим»гә таянганнардыр. Ләкин ни булса да булган, без, аларның балалары, акыл ияләренең кисәтү- искәртүләренә колак салмаганбыз. Һәм менә нәтиҗә…
Кайды ялгыштык без? Алга таба да шулай барса, кая барып чыгарбыз без? Милләт буларак югалмабызмы? Нишләргә? Бу сорауларны хәзер күпләр бирә. Җаваплары да бар, әмма төрлечә. Без дә менә бу залга бүгенге көнебез, киләчәгебез турында сөйләшүне яңартырга, каткан күңелләребезне йомшартып, битарафлыгыбызны уятып, аз булса да алдагы проблемаларны хәл итәрдәй нинди эш- гамәлләр кылып булуын ачыкларга җыелдык.
Әхлагыбыз, язмышыбыз турында күп сөйлибез. Хуҗа Насретдин әйткәндәй, «хәлвә, хәлвә» дип кенә авызга хәлвә тәме керми. Күп сөйләп, бер генә файдалы эш- гамәлләр кылмасак, эшләмәсәк, буш сүз сөйләүдән бер мәгънә дә чыкмас.
Без бүгенге сөйләшүне бераз үзгәрәк формада алып барырга булдык. Сәхнәдә, сезнең каршыгызда, «Аталар» һәм «Балалар» утыра. Без аларны шартлы рәвештә шулай атарбыз. Залдагылар исә «Күршеләр» булыр.
Аталар һәм балалар арасында гомер-гомергә фикер каршылыгы булган. Тормыш тәҗрибәсенә таянган аталар бер төрле фикерләгән. Романтик рухлы, хыллар белән канатланган, бүгенге көн белән яшәргә яраткан балалар икенче төрлерәк уйлаган. Үзенчә һәр ике як та хаклы булган.
Хакыйкать бәхәстә туа, ди бит. Без дә бүген бераз бәхәсләшеп алырбыз. Бәхәскә «Күршеләребезне» дә чакырабыз Сорауларга җаваплар биргәндә, «балалар» ягы, без дә алар белән килешәбез, дип котылырга әзерләнеп утырмагыз. Без хәзерге заман балаларыннан эшлекле, заманча, үткен җаваплар көтәбез.
Берече сорау. Кайда ялгыштык без? Ялгышыбызның сәбәпләре?
Нишләргә? Сүзне аталардан башлыйк. «Аталар сүзе- акылның үзе»,-ди бит халык.
(Якынча көтелә торган җаваплар. Әлбәттә, җаваплар төрлечә булырга мөмкин.)
Аталар группасы: тәрбия процессында ата-бабаларыбыз калдырган педагогик мирастан баш тарту, диннән баш тарту. Чит илләрнең пропагандасы, бигрәк тә үзгәртеп корудан соң. Ил таркалу, бердәм законнар булмау, илдә тәртип булмау, телевидение һәм илдәге «демократия» һ.б.
«Балалар» группасы: яшьләр арасында да төрлесе бар. Бик яхшы, тәртипле, тәрбияле яшьләр бар. Яшьләр- замана җимеше.Заман белән бергә атлыйлар. Моннан 2000 ел элек бер галим: «Бозылды яшьләр»,-дигән булган. Яшьләр бозылды. Һәр чорның өлкән кешесе әйтә торган сүз. Әмма кайсы чорда яшәсә дә, кеше иң элек әхлаклы булырга тиеш. Мәшһүр язучыбыз Г. Исхакый: «Әүвәл әхлак бозыла, икенче, дин бетә, өченчедән, ул халык үзе бетә,»- дигән..Ә әхлак тәрбиясе халык педагогикасы, дини тәрбия аша көчлерәк бирелә.
Икенче сорау. Хәзерге вакытта кайбер мәктәпләр, гимназияләр укыту программаларына«Әхлак дәресләре», «Халык педагогикасы нигезләре», – «Дин дәресләре» кертәләр. Мәктәпләргә мондый төр дәресләр укытылуга карашыгыз? Кирәкме алар? Файдасы булырмы?
«Аталар» группасы. Һичшиксез кирәк… Адәм баласына иң кирәкле сәламәтлек, әхлак, зәвык, тәртип, чисталык, милли патриотизм, хезмәткә аңлы караш- барысы да халык педагогикасында һәм диндә төп урынны алып тора.
«Балалар» группасы. Әмма бу төр дәресләрне хәзерлекле, белемле, халык арасында абруе булган кешеләр укытырга тиеш. Программалар, дәреслекләр кирәк. Теләсә кем теләсә нәрсә укытыргә тиеш түгелдер. Моның файдасына караганда зыяны гына булырга мөмкин.
Өченче сорау. Бөек мәгърифәтчеләребездән К. Насыйри «Балалар яшь агач кебектер. Кечкенә вә яшь вакытында тәрбияне кабул итмәк ансат булыр»,- дигән. Р. Фәхретдинов исә:« Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы үзгәртә алмас»,- дигән. Мәгърифәтчеләребез тәрбияне гаиләдән башларга куша. Тәрбиянең 80-90 проценты гаиләдә бирелә, ди галимнәр Мәктәпкә кергәч кенә тәрбия итеп соңармыйбызмы? Аннан соң хәзер без укыта, тәәрбияли торган балаларның ата-аналары 50-60-70 нче еллар продукциясе бит. Халык педагогикасы, дин — искелек калдыгы, юк- бар сүз алар, дигән чор тәрбия җимешләре. Алар белән нишләргә?
Җаваплар тыңлана.
Дүртенче сорау. Гадәттә, әби-баба белән үскән балалар тәртиплерәк, әдәплерәк, шәфкатьле, мәгънәле, эш сөючән булып үсә, дигән фикер яши. Дөрес, яшь гаилә өчен кайнана, кайната белән яшәүнең проблемалы яклары шактый. Әмма алтыны бирм бишне алып булмый. Әби-бабай белән яшәүгә һәм югарыда әйтелгән фикерләргә карашыгыз?
Якынча җаваплар. «Аталар» группасы. Гадәттә, яшь вакытта кеше үз баласына җитәрлек, тиешле тәрбияне биреп бетерә алмый. Эш, тормыш мәшәкатьләре...Ә олыгайгач, үзенең бала тәрбияләү өлкәсендәге ялгышларын оныкларында кабатлыйсы килми. Бөтен туплаган тәҗрибә оныклар тәрбиясенә китә. Әби-баба белән тору- төп нигезне саклау, дигән сүз дә бит әле ул. Нигез сакланса, нәсел таркалмый, авыл, милләт яши.
«Балалар» группасы. Әмма бөтен кеше дә әби -бабай белән яши алмый. 3-4 малайлы гаиләләр була. Ата- ана үзе яхшы, үрнәк, әдәпле, хезмәт сөючән булса, бала шуңа карап та үсә. Һичшиксез, балаларны әби-бабасы белән аралаштыру кирәк. Кайбер яшь гаиләләр, ачу тотып, балаларын өлкәннәр янына җибәрмиләр.
Алып баручы. Ә хәзер сәхнәгә әби-бабайларга бик бай булган яшь кунагыбызны чакырабыз. (Бер әдәпле, үрнәк гаиләдә үскән баланы чакырып, әңгәмә үткәрергә мөмкин. Бу бала берәр концерт номеры белән чыгыш ясаса, тагын ду уңышлырак булыр).
Алып баручы. Шулай итеп, без бүген «Халык педагогикасы һәм дини тәрбиянең бердәмлеге» дигән сөйләшүгә канвалар салып чыктык. Дөрес, бу темага бәхәсне сәгатьләр, тәүлекләр буе дәвам итәргә мөмкин Әмма вакыт чикле. Уйлануларны үзегезгә калдырабыз. Шулай ук без алга куелган проблемаларны хәл итү турында да фикерләштек. Балаларны тәрбияләргә кирәк. Ата-аналар белән эшләргә, җәмгыять үзенең политикасын үзгәртергә тиеш, кебек фикеләр дә әйтелде. Әмма барыннан да бгрәк эшне үзебездән башларга тиешбез. Әгәр дә укытучы-тәрбияче кеше үзенең тоткан кыйбласына тугыры булмаса, үзе алып барган укыту-тәрбия эшенә чын күңелдән инанмаса, шушуы өлкәне тирәнтен белмәсә, ягъни надан булса, эшнең нәтиҗәсе юк дигән сүз.
Без, укытучы-тәрбиячеләр, Аллаһе тәгалә тарафыннан, Космос- Галәм тарафыннан Җиргә искиткеч зур һәм җаваплы бурыч үтәргә- адәм балаларына белем һәм тәрбия бирү өчен махсус җибәрелгән кешеләр. Шундый урын билибез икән, үз бурычыбызны лаеклы, гадел, намуслы рәвештә үтәргә тиешбез. Шулай булмаса, без киләчәктә җавап бирергә тиеш: үзебез укыткан балалар, аларның ата-аналары, җәмгыять, үзебезнең намусыбыз һәм Ходай каршында.
Кеше фани дөньядан киткәндә, үзе белән берни дә алып китә алмый. Аның бөтен байлыгы: акчалары, алтын-көмешләре, бәллүр савыт-сабалары, иномарка машиналары коттеджлары, зиннәтле квартира, балалары, туганнары, туган җире-барысы да утырып кала. Аңа өч аршин җир, 12 метр кәфенлек җитә. Әмма үлгәннән соң да яшәү барлыгын онытмыйк. Элек без “әкият итеп кенә” кабул иткән нәрсәләрне галмнәр дә исбатлый.
Кеше үзе вафат булганнан соң, аның җанына әҗер-саваплар килеп торыр, ул калдырып киткән түбәндәге эш-гамәлләрдән:
1. Әгәр кеше үзе исән вакытта бер агач (бакча булса бигрәк тә яхшы) утыртса, мәчет салдырса яки аны салдыруда ярдәм итсә.
2.Әгәр кеше үзендә булган файдалы белемнәрне башкаларга биреп калдырса.
3.Үзеннән соң тәүфикълы балалар калдырса.
Без үзебездән балалар түгел, ә тәүфикълы балалар калдырырга тиешбез икән.Үз балаларыбыз тәүфикълы булсын, шулай булмаса, халык арасында бернинди дәрәҗәбез булмас.
Пәйгамбәребез сәхабәләренең берсе әйтте: «Аллаһе Тәгалә әйтте ки, кемдә кем Аллаһыны танымый, гөнаһтан курыкмый, хәләл белән харамны аермый, шул бәндәмә бер тәүфикъсыз бала бирермен. Бәндәмнең гомере буенча җыйган байлыгын таратырга, сәламәтлеген югалтырга, барлы-юклы дәрәҗәсен какшатырга шушуы бер баланың «тырышлыгы» җитәр»,- диде.
Аллаһтан, гөнаһтан курыккан кеше җинаять юлына басмас, бозыклык эшләмәс; шәфкатьле, мәрхәмәтле булыр, урлашмас, алдашмас, гадел булыр.
Аллаһе Тәгалә адәм баласына аны кешелеклеген раслый торган өч сыйфат тәкъдим иткән: Акыл, Намус, Иман. Адәм баласы Акылны сайлаган.Намус әйткән: «Акыл кайда-мин шунда»,- дигән. Иман исә:«Акыл белән Намус булган җирдә Иман ,һичшиксез, була»,- дигән.
Без, укытучылар, үз балаларыбызда да, безгә тапшырылган балаларда да АКЫЛ, НАМУС, ИМАН тәрбияләргә тиеш. Ни чәчсәк, шуны урырбыз. Сарымсак, суган утыртып, алма, слива җыя алмабыз.
Кеше җир йөзенә бары тик яхшылык эшләр өчен генә җибәрелгән. Сынар һәм сыналыр, яратыр һәм яратылыр өчен. Яратуны үтермик. Кеше кешене яратырга тиеш; ата-анасын, балаларын, туганнарын, туган җирен һәм, ниһаять, Җир шарын. Яратыгыз.
Кичә «Яратыгыз» җыры белән тәмамлана. (Р.Миңнуллин, Р. Әхиярова)
Бу кичә 2000 нче елны район укытучыларының август конференциясендә класс җитәкчеләре семинарында күрсәтелде.

2002 нче ел, июль.
Үзең сакла зыяныннан
Шушы дүрт нәрсәнең, Тәңрем!
Бере- әләк, бере- гайбәт,
Бере- яла, бере-дошман.
Шушы дүртнең язылганын
Кагылдырма миңа, Раббым!
Бере- азгын, бере- динсез,
Бере- шымчы, бере- шайтан.
Г. Утыз- Имәни.
Дүрт афәттән саклан!
( агитбригада чыгышы ).

Сәхнә түренә “ Дүрт афәттән саклан !” дигән плакат эленә. Эчтәлек-тән чыгып сәхнәне төрлечә бизәргә мөмкин. Мәсәлән, статистик мәгълуматлар язылган плакатлар, цитаталар, сатирик рәсемнәр һ.б.
Сәхнә артында С. Сәйдәшевның “Совет Армиясе Маршы” яңгырый. Музыка әкренәйтелә. Сәхнәгә ике алып баручы чыга.
1 алып баручы. 1945 нче елның 9нчы Мае! Советлар Союзы бөтен дөнья өстенә ябырылган фашизм чумасын юк итте.
Ә 1945 нче елның 2нче сентябренда Икенче Бөтендөнья сугышына нокта куелды. Бу сугыштан илебез җиңүче булып чыкты. Әмма Бөтендөнья капитализмы моның белән килешергәтеләмәде.
2 нче алып баручы. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң Америка Кушма Штатлары Советлар иленә салкын сугыш ача. Аларның максаты СССРны таркатып, илне юк итү була.М.Горбачев ярдәмендә алар, тыныч юл белән, нәкъ яһүдләргә хас булганча салкын акыл аркылы, соң булса да, моңа ирештеләр.
1 нче алып баручы. 1945 нче елда ук Америка стратегы Даллес менә нәрсә дип яза:
“Сугыш бетәр, барысы да тегеләйме- болаймы тиешле юлына төшәр, көйләнер һәм без бөтен көчне, булган бар нәрсәбезне, барлыкалтынна-рыбызны, матди куәтебезне совет халкының башын әйләндерергә, аларны җүләргә сабыштыруга ташлаячакбыз.
2 нче алып баручы.” Әдәбият, театрлар, кино- һәммәсе кешенең иң түбән хисләрен сурәтләячәк һәм данлаячак. Кеше аңына секс, көчләү, садизм, хыянәт- бер сүз белән әйткәндә, һәртөрле әхлаксызлык тудыру һәм төйгечләү белән шөгыльләнәчәк. Андый сәнгатькярләрне без һәрдаим яклаячакбыз һәм күтәрәчәкбез. Дәүләт белән идарә итүдә без буталчыклык һәм башбаштаклык тудырачакбыз”.
1 нче алып баручы.” Намуслылык һәм гаделлектән көләчәкләр, аларбөтенләе белән искелек калдыгына әвереләчәк.”
2 нче алып баручы.” Ерткычлык, оятсызлык һәм ялган, эчкечелек һәм наркомания, бер- береңнән хайваннарча курку, читенсенә бел- мәү, хыянәт, халыклар арасында дошманлык- боларның барысын да без оста һәм шома гына чәчәчәкбез һәм болар барысы да гөрләп
чәчәк атачак”
1 нче алып баручы. “ Без кешеләрне балачактан, үсмер чактан тотынып эшкәртәчәкбез. Төп игътибарны һәрвакыт яшьләргә бирәчәкбез, аларны таркатачакбыз, бозачакбыз, аздырачакбыз. Без алардан шпионнар, космополитлар ясаячакбыз. Без моны нәкъ шулай эшләячәкбез”.
2 нче алып баручы. Без сезне Даллес программасының берничә пункты белән генә таныштырдык. Әйе, чәчләрең үрә торырлык, уйлап карасаң. Кая барабыз без -Даллес программасының корбаннары? Алда тагын ниләр көтә безне? Бөтен дөньясына ишетелерлек итеп чаң кагасы иде! (Сәхнә артында чаң тавышы ишетелә).
1 нче алып баручы. Саннар дөньясына гына игътибар итик әле. Сан- сыйфатның көзгесе, ди бит.(Китереләчәк саннарны үзгәртергә туры киләчәк, ягъни хәзерге вакытка туры китерергә, чөнки бу язмадагы санннар һәрдаим үзгәреп тора).
— Татарстанда яшәүче халыкның 0,5 % гына эчмәүчеләр исәбенә керә.
2 нче алып баручы. Узган ел Россиядә ялган, ясалма аракы эчеп,
40 мең кеше теге дөньяга киткән.
1 нче алып баручы. Бүген Татарстанда 100 мең, Россиядә 12 млн. наркоман бар.Ә рәсми статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә-3 млн., Татарстанда- 7 мең наркоман исәпләнә.
2 нче алып баручы. Соңгы елларда гына да безнең республикада наркотиклар буенча 1000нән артык җинаять эше ачылган.
1 нче алып баручы. Шунысы йөрәкне тетрәтә: наркоманнар арасында балалар һәм яшүсмерләр саны артканнан арта бара. Наркоманнарның 13% ы- 12- 13 яшьлекләр, 60% — яшүсмерләр.
2 нче алып баручы.Күпме корбаннар бәрәбәренә наркомафия үзенә чиксез табыш туплый. Наркотиклар сатудан кргән табыш 300% тан 2000% ка кадәр тәшкил итә. Әфганстанда бер кг. героин
9 мең, Таҗикстанда 25 мең,, Мәскәүдә 150мең долларга җитә!
1 нче алып баручы.Статистик мәгълүматлар раславынча, кешеләр һәр елны3600 миллиард сигарет тарта.
2 нче алып баручы.Россиядә ел саен наркоманиягә бәйле 20меңнән артык җинаять эшләнә.Соңгы 5 елда әйләнештән алынган наркотикларның күләме 16 тоннадан 95 тоннага җиткән.
1 нче алып баручы. Дөньяда барысы 35 миллион СПИД белән авыручы теркәлгән. Ә Татарстанда 95 кешегә ВИЧ инфекциясе диагнозы куелган.
2 нче алып баручы.Бу хәлләр җәмәгатьчелекне зур борчуга салды
һәм бер төркем зыялылар безнең президентыбыз Шәймиев М.Ш.ка мөрҗәгать белән чыктылар. Анда балаларыбызны, оныкларыбызны
әлеге пычраклыктан саклау хакына, илебез, милләтебезнең якты киләчәге хакына кичектергесез чаралар күрелүен таләп итәләр.
1 нче алып баручы. Без 21 гасырга да аяк бастык. 4 афәт белән! Без сезне бүгенге көндә 4 афәттән сакланырга чакырабз. Әнә, аның берсе үзенең корбаннарын эзләп килеп тә җиткән инде.
Сәхнәгә, музыка астында (ритмик музыка) кулына сөңге тотып, индеец киемендә Табак керә.
Табак. О дусларым, мине көтеп тордыгызмы? Менә мин- Табак, Табаго провинциясеннән. Тәмәкенең “О кей” сорты! Ә мине кем тапкан? Беләсезме? Минем туган җирем-Америка. 1492 нче елның 12 нче октябренда Христофор Колумб яңа утрау ачты. Утрауда яшәүчеләр, бүләк рәвешендә, Колумбка кипкән яфраклар китерә- ләр.Бу яфракларны алар трубкага тутырып тартканнар. Гаити утравының Табаго провинциясенең исемен үзенә алган үсемлек, ягъни мин булам инде ул! Менә шул көннән башлап, ирекле рәвеш-
тә, илләр һәм континентлар буенча сәяхәтемне башладым. Менә сезгә дә килеп җиттем. Ә хәзер мин сезне үземнең эне һәм сеңелләрем белән таныштырам.
Сәхнәгә Гавана сигарасы керә ( юан, сомбрерро кигән ).
Гавана сигарасы:
— О, компанире! Нелло! Сәлам!
Мин- Гавана сигарасы, Кубадан! Мин «Актаныш таңнары»,« Идел» кебек мужик тәмәкесе түгел! Мин- затлы! Мине Черчиль, Фидель К астро кебекләр генә тарткан һәм тарта. Миңа сезнең акчагыз җитмәс. Дөрес, «яңа урыс»,»яңа татар «кебекләр мине кулланырга маташа маташуын. Мин үземнең клиентларымны бик яратам һәм хуш исем белән алдап, аларның барысын да әкеренләп кабергә тартам!
Сәхнәгә, музыка астында ,» Мальборо» керә (кыз, бик стильный киенгән)
Мальборо. О, гуд монинг! Май нейм ис Мальборо! Хау а ю! Мине хәзерге заманда яшьләр, бигрәк тә кызлар яратып тарта. О, мине барысы да ярата. О, мин матур! О, мин хуш исле! Ә шулайда мин мәкерле, барысын да агулыйм!
Сәхнәгә сызгырып, “Космос” сигареты керә.
Космос. Кит әле моннан, мактанчык! Сине генә тугел, мине дә яратып тарттылар.Кызлар да ярата, дигән булып… Ә син беләсеңме, тәмәке тартучы хатын- кызлар турында 20 гасырның күренекле язучысы А. П. Чехов нәрсә дигән? “ Тәмәке тарткан хатын- кызны үбү… төпчек савытын үбү белән бер”. Кызлар үзләре бу турыда беләләр микән? Кешеләр икебезнең дә үзләрен космик тизлектә агулап, космик тизлектә үлемгә тартканнарын сизмиләр. Сизәрләр- соң булыр!
Сәхнәгә кочаклашып, “Актаныш таңнары” ( мужик кыяфәтле) һәм “Идел”( куртка, кепка кигән) керә, җырлыйлар.
Иделләре- Иделләре,
Иделләре, күлләре.
— Син- минеке, мин- синеке,-
Дидең үзең элгәре.
“Актаныш таңнары”. Әйеме, апаем! ( бер малайга эндәшә)
“Идел”. Әй «Актаныш таңнары», монда безнең “почти братлар” утыра икән бит!
“Актаныш таңнары”. Шулай икән шул, үдебеднең татар малайлары. Практиканы беднең белән башладылар бит бу малайлар. Әй “почти брат”, мине таныйсыңмы? Онытмадыңмы? Әтиең кесәсеннән, ул күрмәгәндә, чәлдергәләп йөргән чакларың бар иде. Ә син, (икенчесенә) әтиеңнең мич башына куйган тәмәкесен аз чәлдермәдең, юеш танау.
Идел. Әй сез, татар малайлары! Сезгә сер итеп кенә әйтәбез: ташлагыз безне, без сезгә үпкәләмибез. Үпкәгезне чертәсегез, тын юлларыгызны зарарлап, мәңгелек күксәү буласыгыз килмәсә, тәмәкенең бер генә төренә дә якын бармагыз!
Әй сез, хәзерге заман афәтләре! Сыпыртыгыз моннан! Әйдә, кардәш, без дә югалыйк моннан. Үземне үзем күрә алмый башладым.
Җырлап чыгып китәләр.
Актаныш таңнары,
Ул минем авыр хәлемне аңлармы?
Ишек шакыйлар.Тук— тук!
1нче алып баручы. Кем бар анда?
— Мин- реклама!
1нче алып баручы. Ниһаять…
Сәхнәгә ютәлли- ютәлли, таякка таянган бер карт керә.
Бер яшь кенә кыз үтеп бара.
Карт. Дученка, прочитай- ка это письмо. Сам по- татарски не умею. Прочти, пожалуйста!
Кыз. Ә-ә, Фердинант бабай, исәнлек- саулыкмы? Хәлләрегез ничек? Хәзер укып бирәбез хатыңны. Сезнең буын өчен татарча сөйләшү, уку авыррак шул. Кая әле, хатыңны бир әле (укый). “Әссәләмәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтеһү, Фердинант бабай һәм Марсельеза әби! Сезгә бу хатны Мәскәү каласында яшәп ятучы оныгыгыз Сөембикә яза. Бүген 2017 нче елның 20нче апреле. Без гаиләбез белән Татар дөньясы дигән Бөтендөнья күргәзмәсен карап кайттык. Тәэсирләребез искиткеч(хат уку барышында карт туктаусыз ютәлли).
1нче алып баручы. 21нче гасырда Фердинант бабай һәм Мар-сельеза әби хәлендә калмас өчен туган телегезне онытмагыз һәм тәмәке тартмагыз!
Әнә тагын бер афәт килә.
Сәхнәгә Аракы керә( җырлый).
Минем исемем- Аракы,
Алкогольле эчемлек.
Мине эчкән һәрбер кеше
Йөри һәрчак исереп.
Киемнәрне алмаштырам
Көннән- көн гел яңага.
Алдап кеше кызыктырып,
Эчертеп аздырырга.
Исемнәрем бик күп төрле:
Минзәлә бар, Бөгелмә.
Бик нык көчле батырлар да
Мине эчкәч бөгелә.
Кәеф- сафа кордырам,
Башларын әйләндерәм.
Күбрәк эчеп ташласалар,
Дуңгызга әйләндерәм. (“Менә, малай, мин сиңа әйтим” көенә).
Әһә, мине генә көтеп тора идегезме? Әйе шул, минсез дөнья сансыз! Минсез бер генә эш тә бармый. Минсез калсалар, бик күпләр авырый башлый. Әйтик, аларның башлары ярыла, кәефләре төшә.
1нче алып баручы.Аракы, әй Аракы! Сиңа башкача дәшеп тә булмый. Әфәнде сүзе дә, иптәш сүзе дә батмый. Шулай да үзең белән якыннанрак таныштыр әле.
Аракы.Минем туган җирем- Гарәбстан.Мине гарәп алхимиклары уйлап тапкан һәм әль- көһел дип атаганнар. Мин байтак яшьтә инде, әмма картаерга һәм бирешергә исәпләмим. Көннән—көн яшәрә генә барам. Юлларым көннән— көн киңәя генә.
1 нче алып баручы. Аракы, син уйлап тапканнары өчен гарәп алхимикларына рәхмәтледер инде. Тагын кемнәрне рәхмәт хисләре белән искә аласың?
Аракы. Мин үземнең клиентларыма рәхмәтлемен. Әби патшага рәхмәтлемен. Мине Рәчәйдә гомергә яраттылар.Мине бетерергә, дигәч, Әби патша:- Исерекләр белән идарә итү уңайлырак,- дигән. Мин иптәш Ельцинга рәхмәтле. Үзе дә мине яратты, иле дә. Хәттә Рәчәйдә яшәүче татарлар да минсез яши алмый хәзер.
1913 нче елда татарлар арасында бер эчүче дә булмаган, ә хәзерге көндә Татарстанда эчмәүчеләр 0,5% кына.
1 алып баручы.Сине болай бик яраткач, үзң яратмаган бер зат та юктыр инде.
Аракы. Мине яратмаганнарның берсен дә яратмыйм. Ну, Гор-бачевны яратмыйм да инде. Тәки тамырымны корыта язды, каһәр.Үзен юлдан яздырырга тырыштым, булдырып булмады. Рәйсәсе мишәйт итте. Гел тагылып йөрде бит шуңа. Минем дә Иблис биргән планны үтисем бар бит. Шуны белмиләр микәнни?
1 нче алып баручы.Сезнең киләчәккә планнарыгыз?
Аракы. Алдагы Дума сайлауларында катнашырга исәп. Минем бурыч- Әлкәшләр партиясе төзү. Бүгенге көндә Рәчәйдә 30 млн. нан артык әлкәш теркәлгән. Зур сан бит бу. Сайлауларга кадәр, сафларыбызны тагын да ишәйтеп, сайлауда Зюганов һәм Жириновскийларны бәреп егып, җиңеп чыгарга! Аннан инде бөтен Рәчәй минем кулда булачак.
Минем минимум план:
1) кешеләрне юлдан яздыру;
2) гаиләләрне таркату;
3) ятимнәр, гарип, авыру, ярм юләр балалар санын
арттыру.
Максимум план: милләтләрне, илләрне, планетаны юк итү. Нәрсә сез юк- бар сорауларыгыз белән мине аптыратасыз? Минем эшлисе эшләрем болай да би к күп (ашыгыгып чыгып китә ).
1нче алып баручы.Уф, нинди куркыныч! Ай, тагын нинди афәт килә?
Сәхнәгә Маска керә.Ул йөзенә куркыныч, карчык сурәтле маска каплаган кыз.
2нче алып баручы керә. Кем сез?
Маска. Мин Чулпан исемле кыз идем
2нче алып баручы. Нигә идем дисез?
Маска. Әйе, идем дим. Миңа әле 20 генә яшь булса да, хәзер яшәмим. Минем хәзер бар шөгылем- наркотик табу. Мине башка бер нәрсә дә кызыксындырмый.
2 нче алып баручы. Ничек бу көнгә төштегез соң?
Маска.Моннан ничәдер еллар элек миңа 15 яшь иде. Мин бик матур сөйкемле бер кыз идем. Әнә ул минем яшьлегем ( сәхнә-гә бик чибәр, яшьлек дәрте бөркелеп торган кыз керә. Ул шат күңелле, музыка астында бии, бөтерелә). Ул шундый якын, әмма безнең арада — упкын.
Башта кызык итеп кенә тәмәке тартып карадым, аннан бәйрәмнәрдә генә дип аракы да капкалый башладым. Шуннан шул: аракы эчкән җирдә кәеф- сафа корыла, наркотикларга да бик тиз ияләштем.Моның белән генә бетмәде әле. Сез миннән белеп курыктыгыз. Мин иң куркыныч булган афәтне- СПИД вирусын эләктергәнмен. Үз теләгем белән алып барган мәгънәсез һәм җиңел тормыш минем өчен менә шулай аяныч төгәлләнде.
2 нче алып баручы.Ничек инде төгәлләнде? Сез хәзер кая барасыз соң?
Маска. Кая барыйм? Билгеле инде — үлемгә!
Шул вакыт сәхнәгә Әҗәл керә. Кулында папка, ручка.Кыз янына килә, папкпны ачып, кул куйдырта һәм үзе белән алып чыгып китә.
1 алып баручы. Әйе, һәр бәланың, һәр фаҗиганең башы тәмәке һәм аракыдан башлана.Иң элек бу куркыныч афәтләрдән сакла-ныгыз!
Сәхнәгә барлык катнашучылар чыгып тезелә. Алар түбәндәге шигырь юлларын сөйлиләр:
1. Юк, кызыкмыйк тәмәкегә
Ул гомерне кыскарта.
Һәрбер кеше каршы чыксын
Тәмәкегә карата.
2.Никотин- агулы матдә.
Әкрен генә тәэсир итә һәр әгъзага.
Кеше сизми, агулана, чиргә олгаша,
Бу гадәтне вакытында ташламаса.
3. Борынгыдан килгән мәкаль дөрес әйтә:
Тәмәке белән бергә тартучы да яна.
Бу сүзләрнең хаклыгына мин ышанам,
Татар кешесе! Шуңа күрә сиңа дәшәм:
Тәмәкене тарата башламагыз!
Башласагыз ташлагыз!
Гомрегезне көчле рухлы булып
Чын кешечә яши башлагыз!

4.Эчүчелек- афәт, эчүчелек-үлем.
Нәрсә генә эчми газиз халкым бүген.
Безгә зәгыйфь тормыш, нурсыз күзләр түгел
Ихтыяр һәм акыл кирәк бүген.

5. Эчүчелек белән янәшәдә
Атлый бары үлем, авыру.
Бу фаҗига, бу үлемгә каршы
Акылыңнан башка юк дару!

6.Ышанма син, чир — авырулар аша
Бәхет килгәне юк кешегә.
Наркотиклар җыеп, акылыңны җуеп
Агу сипмә яшьлек төсеңә.

7.Баш әйләнә, сиңа рәхәт кебек
Тик бу мизгел алдый сине бел!
Котсыз тормыш, авыру көтә сине
Наркотик куллансаң шуны бел!

8.Кәефне энәдән эзләмә,
Кадалма яшь ефәк тәнеңә.
Тап син ул кәефне тирәңдә
Кояшка үрелгән гөлләрдә.
Эзләмә агудан бәхетне.

Бәхетне табалар хезмәттә.
Рәхәтлек бирәләр күңелгә
Дусларча сузылган куллар да,
Алдагы кояшлы юллар да.

9.Татар кешесе! Сак бул! Безнең тирәбездә эчкечелек, наркомания, рухи пычраклык кебек куркыныч афәтләр йөри.Бу афәтләргә каршы торыр өчен сиңа аек акыл, сәламәт рух кирәк.Үзеңдә яшьтән үк ихтыяр көче тәрбиялә!
10. Татар кешесе! Киләчәккә кара! Киләсе буынның язмышы өчен син дә җаваплы.Нәселеңнең рухи, физик һәм милли сәламәт булуы синең кулыңда. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл.
Хор. Сәламәт булыгыз!
Җыр. « Сәламәт булырга теләсәң.»
2000 елда Агитбригадалар чыгышында мәктәп командасы районда шушы чыгыш белән I урынны алды.
Белешмә. Бу сценарийны язарга да миңа “Таһир- Зөһрә “ газетасы этәргеч бирде. Аның беренче санында Америка стратегы Даллас программасыннан өзек бирелгән иде. Шуны укыгач, миндә бик күп фикерләр туды, күп сорауларга җавап та таптым, үземчә. Шул елны район буенча мәктәп агитбригадалары чыгышына конкурс игълан ителде һәм мин үзебезнең мәктәп командасына шушы сценарийны язып бирдем
( шигырьләр, такмаклар чыгаруда мәктәп китапханәчесе Кадирова Илсөяр, укытучылар Вәлиева Н. Фазлыева Г. лар ярдәм итте). Команда район буенча беренче урынны алды. Бу чыгыш берничә урында күрсәтелде( укучылар слеты, укытучыларның Август конференциясе, ата- аналар җыелышларында ). “ Тәрбия” газетасында басылды,№8,9;2000 ел.
.
Һәрнәрсәгә түләү бар.

Атаклы рәссам Карл Брюлловның “Помпеяның соңгы көне” картинасының репродукциясе белән бик күпләр таныштыр. Моннан 2000 ел элек Рим империясенең иң зур шәһәрләреннән берсе Помпеяда булган коточкыч фаҗига- һәлакәт мизгелләре сурәтләнгән анда.
Күк йөзен ялкын чолгап алган, йортлар җимерелә, күктән таш ява, утлы лава ташкыны юлындагы һәр нәрсәне яндырып, көйдереп үтә. Куркудан шашакан кыяфәткә кергән кешеләр кая барырга белмиләр. Кайберләре күзләрен күккә төбәп ялваралар, Ходайдан бу мәхшәрне туктатуны сорыйлар кебек. Әйе, моннан 2000 ел элек аткан Везувий вулканы бер сәгать эчендә зур бер шәһәрне юк итә.
Рәссам, сәнгать кешесе буларак, үз фантазиясен дә эшкә җиккән булса кирәк. Фаҗига — һәлакәтнең ни дәрәҗәдә зурлыгын, дәһшәтен күрсәтү өчен буяуларны да, рәсем сәнгатенең башка алымнарын да кызганмаган. Ә чынбарлыкта исә халык бер мизгел эчендә юкка чыккан.
Төркиянең иң күренекле ислам философы һәм галиме Аднан Октар Коръәнгә нигезләп күпсанлы фәнни хезмәтләр язган кеше. Менә аның “Үле диңгез серләре һәм Помпея фаҗигасе” (“Идел”, №5, 2002, 58-59 битләр) язмасында мондый юллар бар: “Шунысы гыйбрәтле: коточкыч гүләү һәм вулкан атылуга карамастан, беркем берни эшли алмаган, гүяки алар сихерләнгәндәй катып калганнар. Археологлар аш өстәле янында утырган, бернинди үзгәреш кичермәгән гаиләләргә юлыкканнар. 2000 ел үтмәгән диярсең. Лава һәм магма ташкынында җенси мөнәсәбәт вакытында катып калган бик күп парлар табылган. Ә иң гыйбрәтлесе: бу парлар арасында гомосексуалистлар гына түгел, балалар да булган. Аллаһ, әлбәттә, бу җәзаны сәбәпсез бирмәгән”,- ди автор. Чөнки Помпея шәһәре Рим империясенең әхлакый бозыклык, җенси азгынлык, фәхешлек символы үзәге була. ”Әмма ничек итеп меңләгән кеше берни ишетми, берни күрми, котылырга бер чара да эзләмичә, тыныч кына үлемнәрен көтеп утырганнар соң?- дип дәвам итә галим. – Бу халәт “ Коръән”дәге: “Без аларны бер тавыш белән һәлак иттек,”-дигән аятькә туры килә. “Кяферләрне һәлак итүебез Җәбраил фәрештәнең бер мәртәбә кычкыруы белән булды һәм алар сүнгән ут кебек һәлак булдылар” (“Йәсин” сүрәсе, 28-31 нче аятьләр, А. Октар).
Тарих кабатлана, диләр. Безнең көннәрдә дә, нәкъ менә шул Помпеядагы кебек, һәммә халыкларны, өлкәләрне әхлаксызлык, азгынлык яулап алды. Ата- улны, ана- кызны белмәү ноктасына җитеп киләбез. Эчүчелек, наркомания, фәхешлек, җинаятьчелек, гаделсезлек — адым саен.Һәм бу негатив күренешләр 1000 елдан артык ислам кануннары йогынтысында яшәгән, эшләгән, иҗат иткән татар халкын да читләтеп үтми. Тормышыбызның чәчәге булган балалардан башлап намаз әһеле булырга тиешле карт- карчыкларыбызга кадәр (барысы да димим) бозыклык сазлыгына һаман тирәнгәрәк керә бара. 12- 13 яшьтән сафлыгын югалткан, бала тапкан кыз балаларыбызны бу хәлдән ничек йолып калырга? Гомумән, хәзер ирсез бала табу гаепкә саналмый кебек. Чит ил фильмнары да моңа юл күрсәтә, ахры. Чөнки аларда ирсез бала табу гаепкә дә саналмый. “Яраткан кешемнән бала табарга телим”,- кебек сүзләр модада хәзер. Ә уйнаштан туган бала- бәхетсез бала ул, гомере буе бәхетсез. Ул — зина җимеше. Уйнаштан туган баланың кармасы (каһәре) җиде буынга кадәр җитә, ди. Юкка гына Р.Батулланың “Кичер мине, әнкәй” әсәрендә Минзифа Миргаянны: “Бәхетсез бала. Бәхетле бала булсаң, уйнаштан туар идеңмени син?! – дип ачулана.Нигә безгә читләрдән үрнәк алырга? Алар бит бөтенләй башка халыклар. Диннәре, гореф- гадәтләре башка. Безгә үзебез булып кала белергә кирәк.
Ирләрнең азгынлыгына күнегеп киләбез инде, күңелле хәл булмаса да. Соңгы елларда ирләре өстеннән “гуләйт” иткән хатыннарның артканнан –арта баруын, аларның азгынлыгын ничек аңларга? Моны хәтта кайбер хатыннар дәрәҗәгә саный. Имеш, аларга караучылар бар! Минем кайнана әйтмешли, эткә түмгәк башына “печ” итеп китү нәрсә ул? Хәдисләр арасында менә мондый мәгънәдәгесе бар ( сүзен сүзгә китерә алмыйм): үз иреннән башка ирне күрмәгән, белмәгән, чит ирләр белән якын мөнәсәбәткә кермәгән хатын оҗмахка беренчеләрдән булып керер, ди. Тагын менә мондые да бар: “Оҗмахны харам кыйлдым сигез кешегә: берсе — зина кыйлгучыга, икенчесе-исерткеч эчүчегә,өченчесе-урынсызга адәм рәнҗетүчегә, дүртенчесе- җәмәгатенең бозык, ярамаган эшләренә разый булгучыны, бишенчесе – кемсә хатыннарга охшап киенгән ир, алтынчысы – кием- салымда ирләрчә киенеп йөргән хатын, җиденчесе- гайбәт сөйләүче, сигенче- сүз йөртүче”.
Киенү ( әллә чишенүме?) мәсьәләсендә дә чит илләрдән калышмый татар халкы, аеруча кызлар тырыша: итәк – мини, ботлар — макси. “Ярымшәрә хатыннар җәннәткә керү түгел, аның исен дә татымаячак”,- диелә бер хәдистә.
Балаларын бар дип тә белмичә, ире — хатыны бергә егылып эчә. Исрек көе ата – анасын кара яндырып тукмаучы тәүфикъсыз уллар, кызлар турында ешрак ишетәбез. Гөнаһасыннан һич тә курыкмыйча, аналар — хатыннар, әбиләр “суррогат” аракы сата. Икенче бер аналарның кадерләп, картлык көнемдә бер таянычым булыр, дип үстергән уллары, балаларын язмыш кочагына ташлап аталар шул зәхмәтне эчеп “теге дөньяга” китә тора…
Соңгы вакытларда табигатьтәге катаклизмнар безне искәртә түгелме? Яңа ел алдыннан гына Индонезия, Таилланд, Бангладешта булган көчле цунами йөз меңләгән кешеләрне минут эчендә һәлак итте. Бу илләр елдан- ел туристларны үзенә тартты. Газеталар, телевидение анда, “дешевый секс” чәчәк атты, дип яза һәм сөйли. Дулкыннар өстенә “Аллаһ” сүзе язылу кисәтү тугелме? — Җитте сезгә, кешеләр. Барлык гөнаһларыгыз өчен түләргә вакыт. Һәрнәрсәгә түләү бар,- димиме бу дәлил?

Мөслим районы мәгариф бүлеге
Методик кабинет

Менә шундый заман җитәр…

Мөслим, 2005

Төзүче: Түбән Табын гомуми урта белем бирү мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы

  • 0
  • 22 сентября 2010, 14:05
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.