6 кл. татар теле. Эш программасы Р.Г. Хәсәншина дәреслеге белән эшләү өчен

Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:
1. «Мәгариф турында» Россия Федерациясенең Законы («Закон об образовании» Закон Российской Федерации)
2. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законы.
— 6 статья – белем алу теле (телләре)
— 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары
-10 статья –уку-укыту программалары
— 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.
3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).
4. »Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа» 5-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән, Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010 ел.
5. Дәреслек: Татар теле, 6 нчы класс. Р.Г. Хәсәншина«Татар теле», 2009 ел.

Мәктәптә татар теле укытуның төп бурычлары :
1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.
6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.
6 нчы сыйныф укучыларының тел осталыклары һәм күнекмәләре
6 нчы сыйныфта бирелә торган осталык һәм күнекмәләр (1-5 сыйныфларда алган белемнәргә өстәп күрсәтелә, ә кайберләре киңәйтелгән күләмдә санап китерелә):
— сүз төркемнәрен һәм аларның үзенчәлекле грамматик билгеләрен тану, мисалларны морфологик һәм өлешчә синтаксик яктан тикшерү;
— теоретик материалларга туры килә торган орфограммаларны мисаллар эченнән табу, сүзләрнең дөрес язылышын дәлилләү, сөйләмдә ярдәмче һәм синоним сүзләрне дөрес куллану, алынма сүзләргә төрләндергеч кушымчалар дөрес ялгау, алмашлыклардан һәм теркәгечләрдән фразаара бәйдәнеш чаралары буларак оста файдалану. Текст эчендә цифраларны дөрес язу;
— катлаулы план төзү. План нигезендә сочинениегә материал туплау, аны билгеле бер эзлеклелеккә китерү;
— сөйләм төрләрен (сыйфатлама, хикәяләү һәм хөкем йөртү) аеру, шуларга туры китереп, сочинениеләр язу, телдән, монологик һәм диалогик формаларда сөйләү;
— Текстның эчтәлеген төрлечә (төгәл, кыскартып яки киңәйтеп) сөйләү;
— берәр хәл яки вакыйга хакында мәкалә язу;
— изложение, сочинение һәм башка язмаларны камилләштерү (тулыландыру, редаксияләү);
— эш кәгазьләре төреннән расписка һәм акт язу.
 
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Сүзлек диктанты –20-25 сүз
Сүзлек диктантын бәяләү
  1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела.
  2. Бер орфографик хаталы эшкә «4» ле куела.
  3. Өч орфографик хаталы эшкә «3» ле куела.
  4. Биш орфографик хаталы эшкә «2» ле куела.
Контроль диктант- ел башында 110 сүз, ел ахырында 120 сүз

Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә «5» ле куела. (Бер – орфографик, ике пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике орфографик, ике пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә «4» куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә «3» куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә «2» куела.
Изложение текстының күләме
ел башында 200-220 сүз (120-130 –язма күләме)
ел ахырында 220-250 сүз (130-140- язма күләме)

Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела. Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була.

Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдэ зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендэ язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә дүрт—алты сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
 
Автор: Ирина Рифовна Фатхелова, МОУ " Актанышская средняя общеобразовательная школа №1" Учитель татарского языка и литературы.
Скачать: www.proshkolu.ru/user/Rifovna1210/file/714571/
  • 0
  • 10 ноября 2010, 10:35
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.