Әдәби әсәрләрне анализлау методикасы

Махсус курс программасы

Кереш.

«Әдәби әсәрләрне анализлау методикасы» махсус курсы студентларны әдәби әсәрләрне мөстәкыйль тикшерүгә чыганакларны эчтәлек һәм бирелеш рәвешләре белән берлектә, сәнгати үзенчәлекләрен аңлатып, тарихи җирлеген ачыклап, укучының кабул итү мөмкинлекләрен күздә тотып өйрәтүне максаты итеп куя.
Тикшерүче иҗади процессны бердәмлектә, ягъни язучы хыялыннан, уй-ниятеннән алып, матбугатта басылып укучы, тамашачы кабул иткәнгә чаклы аралыкта карарга тиеш. Шуңа күрә өйрәнү үзәгенә алынган чыганакларны төгәл билгеләү мөһим: алар авторны теге яки бу әсәр – роман, повесть, хикәя, поэма, шигырь яисә драманы — иҗат итүгә этәргән конкрет тарихи шартларны ачыкларга ярдәм итәрлек булсын. Фәнни хезмәт авторының башкаларны кабатламас һәм үз фикерен ачык итеп әйтеп бирү өчен әүвәл шул мәсьәләгә кагылышлы фәнни-тәнкыйди әдәбиятны ныклап өйрәнүе — мәҗбүри шартларның берсе. Шушы рәвешле, аерым әдәби әсәрләрне бөтеннең өлеше буларак анализлау методикасын һәм методологиясен үзләштерү — махсус курсның бурычы.
Әдәби әсәр яшәешне сурәтләү һәм бәяләү күренеше буларак өйрәнә. Әдәбиятның тормышны күп яклы, кеше характеры — холкын иҗтимагый һәм шәхси мөнәсәбәтләрдә, үсештә, үзгәрештә, хәлләр һәм табигать белән бердәмлектә сурәтләү сәләтенә ия сәнгати көч буларак бәяләнүе. Кеше тормышының конкрет чагылышын һәм аның гомумиләштерү әһәмиятен, сәнгати образның күптөрле мәгънә-төсмерләр бирү үзенчәлеген тикшерү мөһимлекне аңлау.
Эчтәлек белән бирелеш рәвешенең катлаулы мөнәсәбәтен, керешүен, традиция белән яңачалык арасындагы күп яклы багланышларны өйрәнү аша әдәби әсәргә тулы анализ ясау, аның танып белүдәге, матурлыкны аңларга һәм тоярга өйрәтүдәге алыштыргысызлыгын билгеләү.
Үткән чорларда, төрле иҗтимагый–тарихи шартларда туган әсәрләргә бәя биргәндә, аларның төрле һәм хәзерге иҗтимагый-әдәби шартларда яшәү һәм яңгыраш үзенчәлекләрен исәпкә алу кирәклеген онытмау. Бу таләп әдәби чыганакны яңача уку һәм бәяләүне шарт итеп куя. Тарихи-әдәби чыганакларны шул рәвешле тикшерү библиография, текстология һәм фәлсәфә, психология, тарих, стилистика, тел гыйлеме кебек арадаш фәннәр биргән мәгълүматларга да таянуны сорый.
Әдәбият белеме фәннәре системасында махсус курсның үз урыны бар, ул «Әдәбият белеменә кереш»тән соң татар һәм рус, Көнбатыш әдәбиятларын өйрәнү белән бергә бара һәм студентны «Әдәбият теориясе» курсын кабул итүгә әзерли.
«Әдәби әсәрләрне анализлау методикасы» махсус курсы тикшеренүчене реферат, фәнни доклад, курс эше язарга әзерли, киләчәктә диплом эшен язганда мөһим фәнни күнекмәләргә өйрәтә.
Уку планы буенча әлеге махсус курс Ш курста үтелә, һәр студент бер реферат яза һәм семестр ахырында зачет тапшыра.

1. ӘДӘБИ ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕН ОЕШТЫРУ АЛЫМНАРЫ

1. Тема сайлау. Тикшеренү эшен уңышлы алып бару өчен теманы дөрес сайлап алу әһәмиятле. Фәнни хезмәт мөһим темага язылырга, актуаль булырга, тикшеренүченең индивидуаль теләкләренә һәм мөмкинлекләренә җавап бирергә тиеш.
Биредә, шулай ук, студентны әдәбиятның нинди төре, хәтта нинди жанры кызыксындыру да исәпкә алынырга тиеш: ул әдәбият тарихының кайсы чорын өйрәнергә омтыла, кем иҗатын аеруча ярата, кайсы жанр (лирика, эпос, драма) буенча эшләргә тели һ.б.
Теманың ни дәрәҗәдә өйрәнелүе дә күз уңында тотыла. Башта беркадәр тикшерелгән мәсьәләне алу яхшырак. Мәсәлән, әсәр гомумән өйрәнелгән, әмма аерым аспектлары (сюжет-композициясе, сәнгатьлелек чаралары һ.б.) тиешенчә ачылмаган, яки әсәргә моңа кадәр бирелеп килгән бәяне үзгәртү таләп ителә һ.б.ш.
Тикшеренү эшенә башлап керешүченең конкретрак тема алуы яхшы; киң гомумиләштерүләр таләп иткән темадан бигрәк, зур булмаган мәсьәләне алып, тирәнрәк, җентеклерәк эшкәртергә омтылу лязим.
Тикшеренү эшендә башка авторлар әйткәнне кабатламаска, башкалар күрмәгәнне, яки алар ялгыш бәя биргәнне табарга тырышырга кирәк.
Үзеңнән алда язылган тикшеренүләргә күзәтү ясап, аларны дәвам итәргә, үстерергә, яңа нәтиҗәләр чыгарырга мөмкин.
2. Хезмәтнең якынча планы. Һәрбер гыйльми тикшеренү эшен уйлап, төгәл оештыру бик мөһим. Эш системалы, максатка юнәлешле итеп алып барылсын. Шул чакта гына ул нәтиҗәле, җимешле була, эшкә дәрт, иҗади күтәренкелек туа.
Күләмгә карамыйча, барлык тикшеренү эшләренә хас төп этаплар бар. Якынча эш планын төзү — шундый этапларның берсе. Ул тема сайлап, аны раслаганнан соң төзелә.
Дөрес, башта планның бик гомум характерда, схематик төстә булуы мөмкин. Эш барышында ул нык кына үзгәрә. Чөнки әдәби материалны, чыганакларны өйрәнгәнгә кадәр төзелә. Шулай да план кирәк, анда тикшеренүнең вакыт чикләре билгеләнә, материалны табу юллары әйтеп бирелә. План бу материалны төрле бүлекләр буенча тупларга, максатка юнәлешле рәвештә эшкәртергә булышлык итә.
3. Фәнни хезмәтнең структурасы. Хезмәтнең эчтәлеге, темасына һәм үзенчәлегенә карап, төрлечә була. Шулай да гомуми структурасы бер-берсенә охшый. Гадәттә, ул дүрт өлештән тора: кереш; төп өлеш; йомгак библиография.
Керештә сайлап алынган теманың актуальлеге күрсәтелә; чыганакларга һәм материалларга фәнни күзәтү ясала; хезмәтнең максаты һәм бурычлары билгеләнә.
Максат һәм бурыч тема буенча әдәбиятка күзәтү ясаудан логик рәвештә килеп чыгарга тиеш.
Әдәби характеристика хронологик (вакыт) яки проблематик тәртиптә була. Күбесенчә әдәби әсәргә анализ проблемалар буенча ясала. Әмма язучыга яки әсәргә төрле чорда төрлечә бәя бирелгән булса, беренче тәртип яхшырак.
Шартлы рәвештә «төп өлеш» дип аталган бүлек, гадәттә, берничә бүлекчәдән тора. Ул теманың үзенчәлегенә бәйле. Төп өлеш — хезмәтнең иң күләмле, әһәмиятле кисәге.
Йомгакта хезмәтнең барлык бүлекләре буенча да нәтиҗә ясала. Әгәр язучы иҗатына яки әсәргә дөрес, тулы, нигезле анализ бирелгән икән, йомгакта аның танып-белү, тәрбия әһәмиятен күрсәтеп бирү кыен түгел. Йомгакта киләчәк өчен бурычлар куелырга мөмкин.
4. Конспект төзү. Теоретик хезмәтләр һәм тәнкыйди әдәбият белән танышканда, аларны укып чыгу гына җитми. Яхшырак үзләштерү, уңышлы файдалану өчен аеруча мөһим хезмәтләрнең конспектын төзергә кирәк.
Конспект төзү — иҗади эш. Нинди дә булса китапны яки мәкаләне конспектлаудан алда, аны ныклап укып чыгарга тәкъдим ителә. Укыган чакта андагы төп фикерләр ачыклана, авторның карашлары арасындагы бәйләнеш билгеләнә, аларның ничек исбат ителүе күзәтелә.
Конспект төзү — укылган хезмәткә бәя бирү ул.
Конспектның график формасы да шул таләпләргә җавап бирергә тиеш. Гадәттә конспектны кәгазь битенең '/з (өчтән бер) өлешендә поля (ачык урын) калдырып төзиләр. Анда үзең укыган хезмәткә мөнәсәбәтеңне, бәяңне язып куясың; автор белән ризасызлыгыңны да белдерергә, хатасын да күрсәтергә, башка чыганакларда икенче төрлечәрәк бәя булуын да билгеләп куярга мөмкин.
Әдәбиятка күзәтү ясаганда гына түгел, гомумән үз хезмәтең өстендә эшләгәндә, полядагы язмалар бик ярдәм итә.
Конспектның төп ике төре билгеле. Беренче тип конспектлар төгәл алынган цитаталардан тора. Тик алар арасында бәйләнешне күрсәткән аңлатмалар гына бирелә. Икенче тип конспектларда китап яки мәкалә авторының төп фикерләре, исбатлаулары бәян ителә. Ул киңәйтелгән планга яки тезиска охшый.
Гадәттә конспектлар шул ике төрнең төп үзенчәлекләрен берләштерәләр.
Конспект төзегәндә, иң мөһим моментларны аерып кую өчен, аерым җөмләләрнең астына сызу, төсле каләмнәр куллану ярдәм итә.
5. Карточкалар төзү — конспектлауның бер төре. Анда хезмәтнең төп эчтәлеге яки аның турында фикерләр языла, цитаталар китерелә.
Карточкаларны конвертларда яки махсус тартмаларда саклыйлар.
Карточкалар файдалану өчен бик уңайлы: аларның урыннарын алмаштырып куярга, чагыштырып карарга, яңа мәгълүматлар өстәргә була.
Конспект төзегәндә яки карточкалар әзерләгәндә библиографик мәгълүматларны күрсәтергә онытмаска кирәк. (Авторның фамилиясе һәм инициаллары, әсәрнең тулы исеме, чыккан урыны, нәшрияты, елы, битләре).
6. Өземтәләр китерү. Өземтә (цитата) — икенче бер кеше әсәреннән сүзмә-сүз алынган өзек. Аның әдәби әсәрдән дә, теоретик яки тәнкыйди хезмәттән дә китерелүе мөмкин. Һәр очракта ул куштырнаклар эченә алына һәм астөшермәләр белән төгәлләштерелә.
Өземтә үз фикереңне раслау өчен дә, кемнең дә булса фикерен инкарь итү өчен дә китерелә.
Ләкин аны бик кирәк булганда гына алырга кирәк. Бәхәссез фикерләрне раслау өчен өземтәләр китереп торуның хаҗәте юк.
Автор тексты бик төгәл, дөрес, сүзмә-сүз алына. Биредә һичнинди бозуларга юл куелырга тиеш түгел. Өзек кыскартып китерелгәндә, төшереп калдырылган сүзләр урынына өч нокта куела. Ләкин кыскарту автор фикерен, текстның мәгънәсен бозуга илтмәсен.
Шигырьдән цитаталар бирүнең үзенчәлекләре бар. Әгәр шигырь (яки аннан өзек) тексттан тыш китерелә һәм ике юлдан арта икән, куштырнаклар эченә алынмый. Ике юлдан артмаган шигырьне текст эчендә юлларга бүлмичә урнаштырырга була. Мондый чакта шигъри өзекнең һәр юлы баш хәрефтән башланырга һәм куштырнаклар эченә алынырга тиеш.
7. Астөшермәләр — хезмәттәге фәнни аппаратның мәҗбүри элементы. Өземтәләр аеруча авторитетлы басмалардан сайланып, астөшермәләрдә аның чыганагы, ягъни каян алынганлыгы күрсәтелергә тиеш.
Астөшермәләр төрлечә була. Иң күп кулланылганнары түбәндәгеләр: 1) Астөшермә өземтә китерелгән битнең азагында ясала. Һәр цитата ахырында номер куелып, шул номер астөшермәдә кабатлана. 2) Бит азагында астөшермәләр биргәндә, аларның нумерациясен бөтен битләр буенча үтәли куярга да мөмкин. (Номерлар тәртибе үтәли була). 3) Кайбер хезмәтләрдә (бигрәк тә фәнни журналларда) цитаталар соңыннан җәяләр эченә ике төрле цифр гына куела. Аларның беренчесе хезмәт азагында бирелгән әдәбият исемлегендәге тәртип номерына туры килә, ә икенчесе бит санын күрсәтә. 4) Бер үк әсәрдән цитаталар бик күп булып китсә, текстта әсәрнең томын һәм битен җәяләр эчендә күрсәтеп бару җитә. 5) Архив материалларына мөрәҗәгать иткәндә, чыганагы түбәндәге тәртиптә күрсәтелә: архивның исеме, фонды, тасвирламасы (опись), саклау берәмлеге (единица хранения), кәгазе (лист). 6) Өземтә оригиналның үзеннән түгел, ә башка хезмәт буенча китерелсә (төп оригиналны табып булмаганда), «өземтә түбәндәге чыганактан алынды» дип искәрмә бирү таләп ителә.

II. ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ АЛАРНЫҢ ТӨРЛӘРЕ

Әдәби чыганаклар белән эш итү — һәр фәнни эшнең мөһим тармагы. Фәнни хезмәт язганда да аннан башка мөмкин түгел.
1. Чыганакларны төрләргә бүлеп өйрәнү. Чыганаклар күп төрле була. Аларга берничә принцип буенча классификация ясыйлар: 1) тарихи чорлар буенча; 2) яшәү формалары буенча; 3) билгеләнешләре буенча; 4) эчтәлекләре буенча.
Тарихи чорлар буенча чыганаклар үз чиратында икегә бүленә: язучының үз заманында чыккан әсәрләре һәм аның турындагы тәнкыйть мәкаләләре; әсәр язылганнан соң күп вакытлар үткәч аның турында язылган хезмәтләр.
Яшәү формалары буенча чыганакларны ике төркемгә аерып йөртәләр: басылып чыккан һәм кулъязма килеш, колган чыганаклар яки фоторәсемнәр, микрофильмнар төсендә сакланган чыганаклар. Кулъязмалар, үз чиратында, каралама хәлендә дә, акка күчерелгән (яки машинкада басылган) хәлдә дә була. Иң ышанычлылары: язучының автографлары, яки машинкада басылып, авторның имзасы белән ныгытылганнары.
Билгеләнешләре буенча чыганаклар дүрт төргә бүленә; 1) Иҗади чыганаклар, ягъни әсәрне язу процессы белән бәйләнгән чыганаклар (әсәрнең каралама яки акка күчерелгән нөсхәләре, корректуралар); 2) Эш кәгазьләре (язучының нәшриятлар белән язышкан хатлары, гонорар ведомостьлары, цензура документлары һ.б.); 3) Интим чыганаклар (көндәлекләр, хатлар, куен дәфтәрләре һ.б.); 4) Тәнкыйди чыганаклар (язучы әсәрләренә язылган рецензияләр, бәяләмәләр һ.б.)
Эчтәлекләре буенча чыганакларны төрлечә бүлеп карыйлар: 1) Беренчел чыганаклар (әсәрнең текстлары — басма һәм кулъязма хәлендәгеләре, планнары); 2) Эпистоляр чыганаклар (авторның үзенең һәм замандашларының хатлары); 3) Мемуар чыганаклар (истәлекләр, көндәлекләр, автобиографияләр һәм шуңа охшаш материаллар); 4) Документлар (әсәрне язуга материал булып хезмәт иткән тормыш сәхифәләре); 5) Әдипнең рецензияләре, мәкаләләре, күзәтүләре, заметкалары; 6) Әдипнең үз әсәренә язган баш сүзләре, соңгы сүзләре, аңлатмалары; 7) Заман-дашларының тәнкыйть мәкаләләре, күзәтүләре, рецензияләре; 8) Әдипнең әдәби-иҗади мирасы; 9) Язучы иҗатын монографик планда тикшергән хезмәтләр; 10) Теге яки бу чордагы әдәби тормышка, әдәби күренешләргә багышланган гыйльми-тарихи һәм фәнни-популяр әсәрләр.
Моннан тыш, ярдәмче чыганакларны да җәлеп итәргә кирәк була. Алар еш кына башка фән тармакларына (тарих, фәлсәфә, сәнгать, этнография һ.б.) карыйлар. Ләкин алынган теманы төрле яктан ачуга зур булышлык күрсәтә алалар.
Төрле юнәлештәге сүзлекләр, тармак энциклопедияләр, библиографик белешмәләр әдәби тикшеренү эшендә киң кулланыла торган чыганак булып торалар.
Тикшеренүче чыганакларга тәнкыйть күзе белән карарга, аларның иң әһәмиятлеләрен, ышанычлыларын сайлап ала белергә тиеш.

III. ТЕКСТОЛОГИК ЭШ

Текстология — әсәр текстының дөресме-түгелме икәнлеген билгели торган ярдәмче фән. Тарих белгечлегендә ул мөстәкыйль фән буларак өйрәнелә.
Текстология эше бигрәк тә борынгы чорларда туган әдәби әсәрләргә анализ ясаганда кирәк. Чөнки борынгы әсәрләрнең күбесенең автор тарафыннан язылган нөсхәләре сакланмаган. Аларның соңрак башкалар тарафыннан күчерелгән данәләре генә безгә килеп җиткән. Әдәби әсәрнең төп текстын белү аның турында дөрес хөкем йөртү өчен бик мөһим. Н.Юзиев, М.Әхмәтҗанов, З.Рәмиевләрнең бу юнәлештәге эшчәнлеге.
1. Әсәрнең авторын һәм язылу вакытын билгеләү. Бу, бигрәк тә, борынгы заманда һәм тәхәллүс белән чыккан әсәрләрне тикшергәндә зарури. Мондый тикшеренүләр вакытында бик мөһим тарихи фактлар ачылуы ихтимал.
Кайбер әсәрләр кулъязма килеш йөреп, беренче тапкыр басылганда, язылган елы, гадәттә, якынча гына куела. Бу еш кына тикшеренүчеләр арасында бәхәсләр тудыра. Шуның өчен язылу датасын билгеләү бик мөһим.
Текст белән эш иткәндә, кагыйдә буларак, язучы исән чакта иң соңгы тапкыр чыккан басмасы нигез итеп алынырга тиеш. Чөнки үз иҗатына җаваплы караган әдип әсәрләренә гомере буе төзәтүләр, үзгәрешләр кертеп бара. Тикшеренүче боларны игътибарда тотарга тиеш.
2. Анализ өчен текстны сайлап алу. Әдәби анализ өчен теләсә нинди текст ярамый, ә иң авторитетлы, тулы басманы сайлап алырга кирәк. Басма төрле комментарийлар, аңлатмалар белән тәэмин ителгән булса, бигрәк тә яхшы. Шуның өчен, әсәрне тикшерә башлаудан элек, язучының тулы җыентыгы яки академик басмасы чыкканмы-юкмы икәнлеген ачыкларга кирәк. Академик басма әдәби тикшеренү өчен аеруча кыйммәтле. Аңа язучының тәмамланган һәм тәмамланмаган барлык әсәрләре, хатлары, көндәлекләре һ.б.кертелә. Анда хәтта шул язучыныкы булуы ихтимал әсәрләр дә урын ала. Бөтен материал текстологлар тарафыннан җентекле тикшерелеп, кулъязмалар яки автор үзе исән чакта чыккан басмалар белән чагыштырып карала. Аларда текстологик аңлатмалар да була: ни өчен әсәрнең шушы варианты алынуы, аның кайларда басылуы, нинди үзгәрешләр кичерүе күрсәтелә.
Соңгы елларда күп татар язучыларының сайланма әсәрләре дөнья күрде. Аларны да кулланырга ярый. Ләкин алар язучы иҗаты турында тулы ткүзаллау бирә алмыйлар. Шуңа күрә күп кенә өстәмә материалларга мөрәҗәгать итәргә туры килә.
3. Текстларга чагыштырма анализ. Дөньяга чыккан әсәрләрнең төрле редакцияләрен чагыштырып карау язучының иҗат лабораториясен ачыклау, әдәби-эстетик үсеш баскычларын тирәнрәк күзаллау өчен әһәмиятле. Мәсәлән, Г.Камалның «Бәхетсез егет» драмасының 1898 һәм 1907 еллардагы вариантларын янәшә куеп өйрәнү авторның әдәби-эстетик үсешен тирәнрәк аңларга ярдәм итә. Г. Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» повестеның, «Безнең көннәр» романының вариантларын чагыштырып карау язучының әдәби осталыгы, дөньяга карашы үсешен ачык күз алдына бастыра.

IV. ЯЗУЧЫНЫҢ ЭСТЕТИК ҺӘМ ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
КАРАШЛАРЫН ӨЙРӘНҮ


1. Язучының тәнкыйть мәкаләләре һәм рецензияләре. Хәзерге вакытта әдәби тормышта катнашмаган, матбугатта мәкаләләр, рецензияләр белән чыгыш ясамаган әдипне очрату кыен. Алар бу яктан Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г.Ибраһимов кебек классикларның әйбәт традицияләрен дәвам итәләр. Теге яки бу әдипнең художестволы иҗатын тикшергәндә, аларны читләтеп үтәргә ярамый. Мондый хезмәтләр язучының әдәби-эстетик карашларын чагылдыралар һәм әсәрен аңлауга да ярдәм итәләр.
Аларда язучының ниңди метод белән эш итүе, кайсы юнәлешкә тартылуы ачык әйтелә, тормышны художестволы чагылдыруның принциплары күрсәтелә.
Биредә язучының раслаулары кайвакыт чын иҗат позициясенә туры килеп бетмәвен дә истә тотарга кирәк-
2. Авторның әсәргә яки җыентыкка кереш һәм соңгы сүзләре аның әдәби-эстетик карашларын чагылдыру ягыннан бик әһәмиятле. Кереш сүздә әсәрнең характеры ачып бирелә, аны ничек дөрес аңларга кирәклеге әйтелә. Әсәрнең жанр үзенчәлеген, композициясен, стилен аңларга ярдәм иткән фикерләр бәян ителә. Кайвакыт әсәрнең язылу тарихы да күрсәтелә.
Әсәрдә соңгы сүз гадәттә сирәк була. Ул укучыга әсәрне дөрес кабул итү, дөрес нәтиҗәләр ясау өчен ярдәм итү максатыннан чыгып языла. Әсәрне язуга этәргән фактлар, геройларнын прототиплары, аларның язмышлары күрсәтелә. Г. Ибраһимовның «Безнең көннәр» романына «Соңгы сүзе» — шуңа мисал.
3. Әдипнең чыгышлары һәм интервьюлары. Язучының чыгышлары һәм телдән ясаган башка сөйләүләре аның вакытлы матбугатта ясаган мәкаләләреннән форма ягыннан гына аерыла. Шуның өчен алар газета-журналларда басылалар, җыентыкларга кертеләләр. М.Әмир И.Гази Ф.Хөсни, Ә.Еники, Г.Ахунов, С.Хәким, Р.Фәйзуллин һәм башкаларның төрле җыелышларда ясаган докладлары, сөйләгән речьләре — шуңа мисал.
Соңгы вакытта язучылар белән интервьюлар да күренә башлады. Алар журналистның автор белән әңгәмәсе, яки аңа бирелгән сорауларга җаваплар төсендә була. Еш кына диалог формасын алалар. Интервьюларда язучының теге яки бу әсәре турында кыйммәтле мәгълүматлар китерелә.
Әдәбиятчының язучы белән әңгәмәсе тикшеренү эшендә зур әһәмият казана. Мәсәлән, Н.Юзиевнең «Шигырь гармониясе», «Хәзерге татар поэтикасы» китапларында галимнең әдипләр белән үткәргән күп кызыклы әңгәмәләре китерелгән.
4. Язучының поэтик декларацияләре аның әдәби-эстетик карашларын билгеләүдә мөһим чыганак була ала. Гадәттә, аларда әдип яки шагыйрьнең фикерләре образлы, афористик төстә чагыла. Мәсәлән, Һади Такташның 1923 елда язган «Иҗадиятем турысында» дигән мәкаләсе — асылда, шагыйрьнең поэтик декларациясе ул.

V. ТӘНКЫЙДИ ӘДӘБИЯТНЫ ӨЙРӘНҮ

Теге яки бу язучының иҗатын яки аерым әсәрен өйрәнгәндә, аның турындагы тәнкыйди әдәбият белән танышмыйча мөмкин түгел. Үзең сайлап алган тема, мәсьәлә буенча башкалар язган тәнкыйть материалларын белгәндә генә, нинди дә булса яңа сүз, яңа фикер әйтеп була. Югыйсә, үзеңнән элгәреләр әйткәнне кабатлау юлына басарга, хезмәтең исбат ителгәнне исбатлауга кайтып калуы мөмкин. Үзеңнән алдагы әдәбият белән таныш булу тикшерелә торган проблеманың яңа аспектларын ачарга ярдәм итә.
Әдәби тәнкыйть өлкәсендәге хезмәтләрне ике зур төркемгә бүләргә мөмкин: фәнни хезмәтләр һәм фәнни-популяр хезмәтләр.
Фәнни хезмәтнең авторы, башлыча, гыйльми тикшеренү максатын күздә тота. Мондый хезмәт, табигый рәвештә, әдәбият белеменә нинди дә булса яңалык алып килергә тиеш. Аның авторы, башка галимнәр тикшермәгән проблемаларны өйрәнү юлыннан китә, яки инде өйрәнелгән күренешләрне һәм фактларны гомумиләштерү, теоретик фикерләү белән шөгыльләнә.
Фәнни хезмәтнең бик мөһим үзенчәлеге тагын шунда: аның авторы еш кына архивларда яки музейларда үзе тапкан материал белән эш итә.
Фәнни тикшеренү эшенең мәҗбүри фәнни аппараты булырга тиеш (Өземтәләр алганда астөшермәләр ясау, библиография һ.б.).
Фәнни хезмәт авторы белгечләр өчен язылганлыктан, әдәбият белеме, лингвистика, фәлсәфә һ.б. фәннәрнең терминнарын да куллана.
Фәнни-популяр хезмәтнең бурычы, башлыча — әдәбият белемендә инде ирешелгән казанышларны масса арасында пропагандалау. Ул һәр кешенең аңына барып җитәрлек гади төстә бәян ителә. Анда нинди дә булса проблема буенча тикшеренүнең йомгагы җанлы итеп сөйләп бирелә. Ләкин аңарда да кайчакта бик кыйммәтле яңа фикерләр әйтелә, укучының белем даирәсен киңәйтерлек мәгълүматлар китерелә. «Жизнь замечательных людей» сериясендә чыккан китаплар шуңа мисал. (Мәсәлән, бу очракта И.Нуруллинның «Габдулла Тукай» китабы).
Әдәбият белеме буенча фәнни-тикшеренү хезмәтләрен берничә төргә бүлеп йөртәләр:
1. Аерым әсәрләрне тикшерү — иң күп таралганы. Ләкин әсәр үзалдына түгел, ә гомуми-тарихи һәм әдәби фонда тикшерелергә тиеш. Аларның үзләренең дә төрле формалары күзәтелә: әсәрне, барлык компонентларын исәпкә алып, һәрьяклап тикшерү; иҗат итү тарихын өйрәнү (әсәргә нигез булган тормыш материалын ачыклау, прототипларны билгеләү, типиклаштыру принципларын күрсәтү һ.б.); әдәби комментарийлар яки аңлатмалар язу (ул гадәттә томнарга, җыентыкларга карата языла); текстологик анализ (басылып чыккан әсәрне кулъязмалар белән чагыштырып карау, төрле вариантларын чагыштыру, күчермәләрен өйрәнү һ. б.); аерым образларын тикшерү (авторның образ өстендә эшләве, образга характеристика, сурәт тудыру чаралары); әсәрнең художество үзенчәлекләрен тикшерү (сюжет-композициясе, поэтик теле, образлылык һ.б.); әсәрне нинди дә булса яңа иҗат методын формалаштырудагы роле ноктасыннан карап тикшерү; әдәби тәнкыйть һәм әдәбият фәне өлкәсендә әсәрне өйрәнү йомгакларын барлау.
2. Ике яки берничә автор тарафыннан язылган ике яки берничә әсәрне чагыштырып өйрәнү. Бу үзе берничә төрле: 1) бер авторның ике яки берничә әсәрен чагыштырып өйрәнеп, иҗатындагы закончалыкларны ачу; 2) бер язучының бер үк жанрда язылган барлык әсәрләрен чагыштырып өйрәнү; 3) язучының бер әсәрен бөтен иҗаты белән бәйләнештә тикшерү; 4) төрле язучыларның әсәрләрен чагыштырып, традиция һәм новаторлык мәсьәләләренә ачыклык кертү.
3. Язучының иҗат юлын тикшерү. Мондый хезмәтләрдә язучының бөтен әдәби иҗат эшчәнлеген тоташ алып та, яки билгеле бер чорын гына да тикшерергә мөмкин.
4. Язучының әдәби осталыгын тикшерү. Ул гомуми планда да, осталыкның аерым мәсьәләләренә карата да (сюжет-композиция, пейзаж, художестволы сурәтләү чаралары, ритмик-интонацион строй һ.б.) булырга мөмкин.
5. Билгеле бер чор әдәбияты үсешен тикшерү. Болар төрле аспектта булырга мөмкин: карашлары бер-берсенә якын булган язучылар иҗатына багышланган гомуми очерк; бер чор әдәбиятының тематикасын һәм идея эчтәлеген өйрәнү; билгеле бер дәвер әдәбиятының бер төре яки жанрының үсеш юлын карау; билгеле бер чорда яки юнәлештә әдәбиятта өстенлек иткән образларны тикшерү һ. б.
6.Әдәбият белеме һәм тәнкыйть буенча хезмәтләрнең жанрлары. Иң күп таралганнары түбәндәгеләр: 1) Монография. Ул китап рәвешендә була. Анда нинди дә булса бер тема алынып, һәрьяклап тикшерелә. 2) Мәкалә. Ул, гадәттә, зур булмый һәм вакытлы басмада (журналда, периодик җыентыкларда) чыга. 3) Әдәби портрет. Ул язучының эшчәнлеген характерлый, аның иҗат йөзен күрсәтә. 4) Күзәтү (обзор). Анда билгеле бер чорда иҗат ителгән әсәрләргә гомумиләштерелгән күзәтү ясала. 5) Эссе. Бу — зур булмаган художестволы тәнкыйть әсәре. Анда фәлсәфи этик фикерләр әйтелә, кыю һәм тапкыр сүзләр белән язучының берәр проблемага карашы ачып бирелә.

VI. ӘСӘРНЕ ИҖАТ ИТҮ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ.

Әдәби әсәрнең мәгънәсен, кыйммәтен тирәнтен аңлау өчен, аны иҗат итү тарихын өйрәнү бик файдалы. Тикшеренүче бу вакытта теге яки бу дәрәҗәдә художникның иҗат психологиясенә үтеп керергә тиеш.
А.Фадеев, үзенең тәҗрибәсенә таянып, иҗат процессын төп өч чорга бүлә: 1. Материалны туплау чоры; 2. Аның өстендә уйлану, фикер йөртү («вынашивание») чоры; 3. Әсәрне язу чоры. Бу чорлар арасында чикләр бик шартлы. Аларның эзмә-эзлекле килүе дә мәҗбүри түгел. Шундыйрак фикерне С.Хәким, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов та әйтәләр.
Тикшеренүчеләр әсәрне иҗат итү тарихын төп ике этапка бүлеп йөртәләр. Беренче этап — төп фикернең (замысел) тууы; икенче этап — шул фикерне тормышка ашыру (реализация).
Төп фикернең тууы турында сөйләгәндә, башлыча ике мәсьәләгә тукталырга кирәк: язучының теге яки бу темага мөрәҗәгать итүенең закончалыклары; конкрет төп фикернең барлыкка килүе. Ә төп фикернең тормышка ашырылуы үзе өч мәсьәләне эченә ала: язылган әсәрнең планын һәм караламаларын (наброскаларын) өйрәнү; сюжет өчен чыганак булып хезмәт иткән конкрет фактларны билгеләү; әсәрнең персонажлары белән прототиплары арасындагы бәйләнешне ачыклау.
Әдәби әсәрнең туу тарихын өйрәнгәндә, түбәндәге күрсәтмәләр исәпкә алынырга тиеш: язучының теге яки бу темага мөрәҗәгать итүнең зарурлыгын ачыклау, төп фикернең туу үзенчәлекләрен авторның истәлекләреннән, хатларыннан һ.б. чыганаклар буенча өйрәнү, әсәрнең төрле вариантларын чагыштыру, әсәргә чыганак булырдай фактларны, геройларның прототипларын эзләү фәнни эшнең мөстәкыйльлеген һәм үзенчәлеген тәэмин итәчәк.

Әдәбият исемлеге (мәҗбүри минимум).

Татар телендә.

1. Әдәбият теориясенә кереш. / доц. З.Мәҗитов редакциясендә. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1987.
2. Әдәбият белеме сүзлеге. Төзүче — редакторы А.Әхмәдуллин. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1990.
3. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. — Казан: Мәгариф, 2002.
4. Галиуллин Т.Н. Шәхесне гасырлар тудыра. — Казан: Тат.кит.нәшр., 2003.
5. Миңнуллин Ф. Балта явызлар кулында. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1989.
6. Мөхәммәдиев Р. Якутлар табыладыр вакыт белән. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1983.
7. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар телен укыту методикасы. — Казан: Мәгариф, 2004.
8. Хатипов Ф. Әдәбият теориясе. — Казан: Раннур, 2002.
9. Нуруллин И.З. Тормыш һәм сәнгать чагылышы. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1983.
10. Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? — Казан: Тат.кит.нәшр., 1974.
11. Юзиев Н. Хәзерге татар поэтикасы. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1973.
12. Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1978.
13. Юзиев Н. Татар шигыре. — Казан: Тат.кит.нәшр., 1991.
14. Язучы биографиясенә яңа чыганаклар. — Казан, 1990.

На русском языке.

1. Томашевский Б.В. Писатель и книга. Очерк текстологии. — М., 1928.
2. Богданов А.И., Юдкевич Л.Г. Методика литературоведческого анализа. — М.: Просвещение, 1969.
3. Бельчиков Н.Ф. Пути и навыки литературоведческого труда. — М.: Наука, 1963.
4. Берков П.Н. Введение в технику литературоведческого исследования. — Л.: Учпедгиз, 1955.
5. Вопросы методики преподавания литературы. / Сборник. — М.: Учпедгиз, 1955.
6. Гуковский Г.А. Изучение литературного произведения в школе. — М. – Л.: Просвещение, 1966.
7. Бушмин А.С. Методологические задачи литературоведения. // В сб.: Вопросы методологии литературоведения. — Л.: Наука, 1966.
8. Бельчиков Н.Ф.Источниковедение как научно-вспомогательная дисциплина литературоведения. // Известия АН СССР, отделение литературы и языка, т. ХХII в. II, 1963.
9. Хализев В.Е. Теория литературы. — М.: Высшая школа, 2002.
10.Литературный процесс: внутренние законы и внешние воздействия. — Тарту, 1990.

Казан дәүләт университеты
Татар филологиясе һәм тарихы факультеты


Галиуллин Т.Н.

Казан — 2004

Программа татар телен һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы һәм татар филологиясе һәм тарихы факультетының гыйльми советы карары белән басыла.

Төзүчесе: профессор Галиуллин Т.Н.

Махсус редакторы: профессор Заһидуллина Д.Ф.
  • 0
  • 05 октября 2010, 11:36
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.