Методические рекомендации по организации и проведению фольклорной практики

Методические рекомендации по организации и проведению фольклорной практики для студентов русско-татарского отделения дневной и заочной формы обучения филологического факультета

Пояснительная записка
Фольклорная практика является продолжением курса «Татарское устное народное творчество», которая изучается на первом курсе русско-татарского отделения филологического факультета.
Фольклорная практика, вместе с курсом лекций и практическими занятиями по устному народному творчеству, призвана способствовать более глубокому изучению этой дисциплины и шире – более успешной подготовке учителей татарского языка и литературы.
Перед фольклорной практикой стоят, в основном, три задачи:
Учебная — практика должна способствовать расширению и углублению знаний студентов по татарскому устному народному творчеству;
Профессиональная — в ходе практики у студентов необходимо выработать основные навыки работы фольклориста-собирателя;
Научная — пребывание на практике должно помочь студентам, заинтересовавшимся собиранием и изучением фольклора, сделать первые самостоятельные наблюдения над его бытоваинем.
Эти задачи взаимосвязаны. Если практиканты будут относиться к практике серъезно, соответсвенно интереснее будут их наблюдения над бытованием фольклора, точнее записи, шире и глубже знания по устному народному творчеству.
Язык и устное народное тврочетство сибирских татар многим отличается от литературного татарского языка и фольклора Поволжских татар. При собрании местного фольклорного материала студентам рекомендуется учитывать эти особенности. В этом отношении интересна сопоставительная работа. Она дает возможность увидеть особенности местной разговорной речи, определить богатство жанрово-тематического состава устного поэтического творчества сибирских татар.
Проведение фольклорной практики предполагает три основных этапа работы: подготовку к практике, проведение практики, подведение его итогов.

1. Подготовительная работа
Перед фольклорной практикой проводится подготовительная работа. Этот этап начинается задолго до практики. На практических занятиях по курсу «Устное народное поэтическое творчество» ведется целенаправленная работа по подготовке студентов к предстоящей практике. Нужно учитывать, что фольклорная практика — это первая серьезная самостоятельная работа студентов. Они проходят ее по месту жительства и без руководителей. (Финансовое положение института не позволяет выезд студентов на фольклорную практику группами). Поэтому очень важна подготовительная работа со студентами. Преподаватель заранее сообщает студентам о предстоящей практике, знакомит их с целью и задачами фольклорной практики. Перподавателем показывается и анализируется несколько альбомов с местными фольклорными материалами, собранными и оформленными студентами отделения предшествующих курсов. При подготовке на практические занятия студенты могут пользоваться этими альбомами, что дает возможность поближе познакомиться с местными материалами и оформлением собранных материалов.
Студенты, заинтересовавшиеся курсом, уже на занятиях по устному народному творчеству показывают знание местного фольклора: обычаев, традиций, обрядов, что облегчает им работу по сбору народного творчетва.
Преподавателем особое внимание уделяется на то, что фольклорный материал, собранный студентами должен отражать весь жанровый состав устного народного творчества. Студенты должны уметь выделять особенности того или иного жанра, провести правильную классификацию самостоятельно собранного материала.
Перед выездом на фольклорную практику руководителю практики следует обратить внимание студентов на следующее: на фольклор сибирских татар чувствуется влияние культуры народов Севера, что является особенностью местного народного творчества. Такие обряды как «Кыз уйнату» — изгнание злых духов, некоторые элементы свадебного обряда, встречи весны и др. Сохранили некоторые особенности фольклора, присущие только сибирским татарам. Такие обычаи как «хузайтын» — праздник, организованный в честь приезда кого-либо с дальней дороги, легенды и предания о шейхах, сподвижниках Ислама, о местах их захоронения – Астана – тоже является особым фольклорным богатством, присущим только сибирско-татарскому народу.

2. Проведение практики
На этом этапе работы самая главная задача – в непосредственном общении с носителями устного народного поэтического богатства, углубить знания студента по татарскому фольклору, формировать умения и навыки собирательской работы.
Для успешного проведения фольклорной практики студентам рекомендуется данная программа. Вопросы в программе сформулированы с учетом современного бытования устного народного творчества. Различные жанры фольклора в разных местностях сохранились в неодинаковой степени. Поэтому, определяя совремнное состояние фольклорной традиции, студенты-практиканты должны выяснить, активно ли бытует записываемое произведение или же сохранилось только в памяти данного собеседника. Необходимо всегда помнить, что сказители и певцы не всегда знают научную классификацию фольклора и их научное название. Поэтому вопросы должны задаватся в такой форме, чтобы собеседник их понимал, чтобы вопросы подсказывали ему детали содержания или сферу бытования фольклорного произведения.
Пользуясь программой, необходимо помнить, что расположение в ней вопросов не определяет полностью порядка работы собирателя с исполнителем. В процессе работы могут возникнуть новые интересные вопросы.

3.Подведение итогов работы
Собранный фольклорный материал классифицируется по жанрам, оформляется и в виде альбома сдается на кафедру.

Программа
Тема I. Народные обряды // Йола фольклоры
1. Ел фасылларына бәйле нинди йола-бәйрәмнәр үткәрелгән?
2. Нәүрүз бәйрәме үткәрелгәнме, икече исеме бармы (әмәл, садака, көлчән)? Кайчан, ничек үткәрелгән? Кемнәр катнашкан? Җырлар такмаклар әйтелгәнме? Әйтүчеләргә бүләк бирлгәнме?
3. Нардуган (яңа елны каршылау) ничек үткән, анда кемнәр катнашкан, нинди теләкләр теләнгән? Фал ачулар (гадания) булганмы? Ул ничек үткәрелгән?
4. Язны каршылау йоласы булганмы? Ул ничек аталган, ничек, нинди максат белән үткәрелгән? Бозлар озату булганмы, бозга учак кабызып җибәрү курчак салып җибәрү ( авырулардан котылу өчен) булганмы, ул ничек башкарылган?
5. Сабантуй бәйрәме ничек үткәрелгән, нинди әзерлек үткәрелгән? (чакыру, бүләк җыю). Нинди Сабантуй ярышлары булган, аларда кемнәр катнашкан? Нинди бүләкләр бирелгән? Нинди аерым йолалар үткәрелгән?
6. Сабанга чәчү, җир сөрү, хәйваннарны беренче тапкыр көтүгә чыгару алдыннан нинди йолалар үткәрелгән?
7. Яз башында елга буенда, тау битендә уеннар, әйлән-бәйлән (хоровод) үткәрелгәнме, алар ничек дип аталган? Аерым әйлән-бәйлән җырлары булганмы?
8. Карга боткасы, яңгыр теләү, көләүләр үткәрелгәнме, ничек оештырылган? Кемнәр, ничек катнашкан? Нинди сүзләр, хәрәкәтләр башкарылган?
9. Каз өмәсе, уңыш бәйрәмнәре үткәрелгәнме? Ничек, кайчан үткәрелгән? Икенче төрле атамасы булганмы?
10. Кич утырулар, кызлар җыелып аулак өй үткәруләр булганмы? Кайчан, ничек оештырылган?
11. Календарьгә бәйле тагын нинди бәйрәмнәр үткәрелгән, ничек?
12. Семья –көнкүреш йолаларыннан ниндиләре үткәрелгән?
13. Балага исем кушу ничек үткәрелгән, нинди мәгънәле исемнәр кушылган? Балага, әнисенә бүләк бирү, теләк теләү булганмы?
14. Туй йоласы ничек үткәрелгән? Кыз сорау (теләү), килешү, никах ничек, кайчан үткәрелгән? Кызны сорарга килүчеләр, кызның, егетнең дуслары (свидетельләр) ничек аталган? Туй кем ягында, ничек үткәрелгән, күч күчерү, кыз озату, килен төшерү ничек булган? Яр-яр җырлары, туй җырлары, кода-кодагый җырлары булганмы? Елның кайсы вакытында туйлар күбрәк үткәрелгән?
15. Рекрулар (солдатка китүчеләр) өчен аерым йола фольклоры булганмы? Нинди йолалар, җырлар башкарылган?
16. Өй котлау, өмәләр үткәрелгәнме, ничек? Нинди теләкләр әйтелгән, җырлар башкарылган?
17. Дини йолалар үткәрелгәнме? Ничек үткәрелгән, нинди максат белән? Кеше күмү белән бәйле йолалар бармы, алар кемнәр тарафыннан, ничек башкарылган?

Тема II. Загаворы // Ырымнар
18. Ырымнар икенче төрле ничек аталган? Авылда ырымнар белүче кеше булганмы? Нинди ырымнар булган: халык медицинасына бәйләе, аучылар, балыкчылар куллана торган ырымнар кайчан, ничек үткәрелгән?
19. Календарь, гаилә-көнкүреш йолаларына бәйле үткәрелә торган ырымнар бармы? Кара, ак ырымнар булганмы, алар нәрсәне аңлаткан? Кайчан, нинди максат белән үткәрелгән?

Тема III. Сказки // Әкиятләр
20. Сөйләүчеләр әкиятне ничек дип атыйлар (йомак, сөйләк һ.б.)? Әкият сөйләүче бу әкиятне кемнәрдән ишеткән? Әкият сөйләүнең үзенчәлекләре бармы?
21. Хайваннар турында, тылсымлы, көнкүреш әкиятләренең кайсысы күбрәк сөйләнә?
22. Бу әкиятләрне сөйләүче кемнәргә булса да сөйлиме, аның белән кызыксынучы бармы?
Тема IY. Легенды, предания. //Легенда, риваятьләр.
23. Какие легенды и предания бытуют в данной местности?
24. Авыл исеме, аның килеп чыгышы турында легенда, риваятьләр бармы, алар ниди вариантларда сөйләнә?
25. Авылда шәехләр, астаналар турында риваятьләр бармы?
26. Тарихи вакыйгалар, тарихи шәхесләр турында риваятьләр?
27. Дини образларга кагылышлы легендалар сөйләнәме?

Тема Y. Баиты, мунаджаты. //Бәетләр, мөнҗәтләр.
28. Авылда бәетләр, мөнәҗәтләр белүче кеше бармы? Бу фольклор әсәре ничек һәм кайда башкарылган?
29. Элеккеге бәет-мөнәҗәтләрне хәтерләүчеләр яки хәзерге көндә бәет иҗат итүчеләр бармы?
30. Күбрәк нинди бәет чыгарылган: шәхси, тарихи, хәрби һ.б.?
31. Мөнәҗәтләр белүче бармы, алар бәетләрдән ни белән аерыла? Мөнәҗәтләрне кайчан, ничек башкарганнар? Бәет-мөнәҗәтләрне сөйләүчеләрнең әсәр эчтәлегенә мөнәсәбәте ничек?

Тема YI. Песни. //халык җырлары.
32. Халык җырлары нинди шартларда, кайчан, ничек башкарылдган?
33. Җырларның ниди тамалары бик популяр булган?
34. Уен –бию җырлары бармы? Нинди уеннар вакытында нинди җырлар башкарылган?
35. Лирик озын җырлар, тарихи җырлар сакланганмы?
36. Сугы, көрәш турында халык җырлары булганмы?
37. Кыска җырлар (частушки) нинди көйгә башкарылган, кыска җырлар кайчан (нинди бәйрәмнәр, уеннар, кич утыру вакытында) башкарылган? Кара-каршы кыска җырлар әйтешү булганмы?

Тема YII. Детский фольклор. //Балалар фольклоры.
38. Кечкенә балаларга багышлап олылар нинди фольклор әсәрләре чыгаралар, башкаралар? Бишек җырлары бармы?
39. Балаларның үзләре башкара торган фольклор әсәрләре бармы?
40. Нинди йолалар үтәү вакытында, бәйрәмнәрдә балалар катнашкан?
41. Нинди теләкләр (яңгыр теләү), үртәвечләр (дразнилик), тизәйткечләр (скороговорки) булган?
42. Нинди балалар уеннары, аларга карата нинди санамышлар (считалки) бар? Сүзле, җырлы, биюле уеннар, спорт уеннары бармы?
43. Хәзерге көндә балалар фольклоры сакланганмы?

Тема YIII. Пословицы и поговорки. //Мәкаль-әйтемнәр.
44. Бу җиргә генә, себер татарларына гына хас мәкаль-әйтемнәр бармы? Аларның икенче атамасы юкмы?
45. Мәкаль-әйтемнәрне телдә еш куллана торган оста телле кеше бармы? Мәкаль-әйтемнәр нинди вакытта, нинди максат белән әйтелә?

Тема IX. Загадки. // табышмаклар.
46. Табышмаклар кайчан әйтелгән?
47. Ике яки берничә җаваплы табышмаклар бармы? Киресенчә бер үк җаваплы берничә табышмак бармы?
48. Табышмакларның халык телендә икенче атамасы бармы? (Йомак, тапмак һ.б.)

Литература.
1. Балашов Д.М. Как собарить фольклор М., 1971.
2. Савушкина Н.И. О собрании фольклора. М., 1974.
3. Круглов Ю.Г. Методические указания к проведению фольклорной практики на филологических факультетах педагогических институтов. М., 1977.

Методика собрания фольклора.
При собрании фольклора нужно знать определнные правила, соблюдение которых значительно облегчает работу собирателя, делает ее более успешной. Но значение методики собирателя фольклора не исключает личной инициативы собирателя.
Одно из основных правил собирателя-фольклориста – заранее узнавать о том, какие талантливые исполнители, знатоки устного народного творчества живут в деревне. При собрании фольклора существует хорошее правило: обращаться за сведениями о талантливых исполнителях к учителям, к руководителям художественной самодеятельности, к клубным работникам. Нередко они сами собирают местный фольклор, запсиывают в альбомы.
Чем талантливее певец или сказитель, тем охотнее он делится своим искусством с собирателями. Но невсегда талантливые исполнителди сразу же охотно соглашаются поделиться своим знанием фольклора. Причины отказов могут быть самые разнообразные, например отрицательное отношение к фольклору в семье, насмешливые взгляды детей, внуков нередко могут быть причиной молчания таланта.
Одним из правил работы собирателя является требование не злоупотреблять временем и физическими возможностями исполнителей. Надо стремиться по возможности не отрывать их от повседневных дел, договариваться об удобном и лучшем для них времени запаиси. Для установления хороших контактов со сказителем или певцом не следует начинать беседу с прямых вопросов о фольклоре. Нужно завоевать доверие, начиная беседу о том, что больше всего интересует данного исполнителя, учитывая женскую, мужскую психологию, психологию деревенского жителя. Разговор с исполнителем непосредственно о фольклоре можно начинать по-разному, это зависит от многих причин – и от возраста и настроения сказителя, и от умения общаться собирателя, и от того, какая фольклорная традиция сохранилась в данной местности.
При собрании фольклора есть одно общее правило: запись фольклора необходимо начинать с просьбы к исполнителям рассакзать или спеть их самые любимые произведения. Важную роль играет и то, как собиратель формулирует вопросы. Наукообразность задаваемых вопросов – одна из самых частых ошибок начинающих фольклористов. Вопросы должны быть заданы в такой форме, чтобы исполнитель, с одной стороны, их понял, с другой – чтобы они подсказывали ему детали содержания или сферу бытования фольклорного произведения.
Основным требованием фольклористики является запись всех фольклорных произведений, т.е. записывать не только редкие тексты фольклорных произведений, но и уже известные науке тексты. Вариативность данного произведения для науки имеет тоже большое значение. Следующее требование методики записи фольклорных произведений – записывать фольклор только в момент его исполнения, нарушением является фиксация фольклорных произведений по памяти. Нельзя прерывать информанта, задавать вопросы во время исполнения произведения. Все вопросы по тесту задаются после исполнения.
Основные требования к записи фольклора.
Точность – одоно из главных качеств любой записи фольклорного произведения. Никакого домысливания, редактирования фольклорного произведения собиратель не должен допускать. Запись фольклорных произведений должны сохранять некоторые диалектные черты. Олсновной признак, определяющий необходимость записи той или иной диалектной черты в тексте – её поэтическая значимость. Нужно обязательно отмечать синтаксические и лексические диалектные черты, фиксировать ударения в диалектных словах.

Оформление фольклорных записей.
Записи фольклорных произведений должны формляться в зависимости от их жанровой и видовой принадлежности.
Каждый текст сторго паспортизируется. Паспортизация предполагает наличие следующих данных:
1) От кого записано произведение (ФИО).
2) Национальность исполнителя.
3) Возраст исполнителя, год его рождения.
4) Место рождения, откуда родом родители.
5) Образование.
6) Профессия.
7) Место записи произведения ( название деревни, района, области)
8) Кем записано произведение, дата записи.

Не меньшую научную ценность представляют собой небольшие очерки, в которых дается историко-этнографическая характеристика тех мест, в котрых проводится практика.

Тема: «Йола фольклоры»
1. Халык драмасы жанры буларак, йола фольклоры. Аның килеп чыгышы, халык тормышындагы әһәмияте. Йола фольклорында халыкның милли үзенчәлекләренең чагылышы.
2. Ел фасылларына бәйле йола-бәйрәмнәр, аларның үзенчәлеге:
а) нәүрүз, әмәл, нардуган, сабантуй, карга боткасы һ.б. йолаларны үткәрү тәртибе, башкарылган йолалар.
В) календарь йолаларның халык тормышында тоткан урыны, бүгенге көндә сакланышы.
3. Гаилә-көнкүреш йолалары, аларны үткәрү рәвеше:
а) туй, исем кушу, озату, кузайтын (каршы алу) һ.б. бәйрәмнәре;
в) аларны үткәрү максатлары. Теләкләр.
4. Дини йолаларның килеп чыгышы, үткәрү әһәмияте. Ислам дине йолаларының бүгенге көндә сакланышы.
5. Йола фольклорының милли тәрбия нигезе буларак роле, «Халык педагогикасы» дәресләрендә кулланылышы.
Бирем:
Конспектларга: Риф Мөхәммәтҗанов: «Ел фасылларына бәйле йолалар һәм җырлар» // Казан утлары.- 1992.-№1.

Өстәмә әдәбият:
3. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе. Казан, 1992.
4. Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казан,1995.
5. Ислам йолалары. Казан, 1992.
6. Уразман Р. Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре. Казан, 1992.
7. Нәүрүз // яңарыш.- 4 сан.-1996.
8. Мөхәммәдиева Р. Татар халык киемнәре. Казан, 1997.

Тема: Әкиятләр
3. Эпик жанр әсәрләре буларак әкиятләр, аларның үзенчәлеге:
— әкиятләрдә уйдырма-фантазиятең роле;
— әкиятләрдә вакыт һәм урын гәүдәләнеше;
— халык әкиятләренең тематик төркемчәләре.
4. Халык әкиятләренең иң борынгыформасы буларак, хайваннар турында әкиятләр. Аларда тотемистик һәм анимистик карашларның чагылышы. («Аю белән хатын», «Шәрә бүре», «Хәйләкәр төлке» һ.б.)
5. Тылсымлы әкиятләрнең төп үзенчәлекләре. Батырлар турында әкиятләр, аларда төп герой образының бирелеше. Архаик әкиятләр. («Ак бүре», «Камыр батыр», «Үги кыз» һ.б.).
6. Көнкүреш әкиятләренең төп үзенчәлеге. Аларның тематик төркемчәләре. («Тапкыр кыз», «Бай белән ярлы», «Саран белән юмарт», «Өч кыз», «Васыят» һ.б.)
7. Татар халык әкиятләренең өйрәнелеш дәрәҗәсе, әкиятләрнең бала тәрбияләүдәге роле.
Өстәмә әдәбият:
1. Татар халык иҗаты. Әкиятләр. 1-3 томнар. Казан, 1977; 1978; 1980.
2. Көмеш сылу. (Әкиятләр). Казан, 1992.
3. Ак бүре. (Әкият). Казан, 1981.
4. Иртешкә сәяхәт. Төз. – Мөхәммәт Садри. Казан, 1989.
5. Ярми Х. Татар халкының поэтик иҗаты. Казан, 1967.

Тема: Мәкаль һәм әйтемнәр
1. Кече жанр әсәрләре буларак, мәкаль-әйтемнәр, аларның жанр үзенчәлекләре.
а) мәкаль-әйтемнәрнең тирән мәгънәлелеге, контекст белән бәйләнеше;
б) өлге-кагыйдә формасында булуы;
в) телдә әзер килеш куллануы.
2. Мәкаль-әйтемнәрнең тематик киңлеге.
3. Мәкаль-һәм әйтемнәрнең уртак һәм аермалы яклары.
4. Туры (беренчел) мәгънәле мәкальләр (мисаллар өстендә эш).
5. Күчерелмә (икенчел) мәгънәле мәкальләр (мисалларны анализлау).
6. Мәкаль-әйтемнәрнең поэтикасы. Тел байлыгы.
7. Мәкаль-әйтемнәрне өйрәнүгә өлеш керткән галимнәр эшчәнлеге.

Бирем:
Конспектларга: Аз сүз белән күпне әйт // Мәгариф, 1999.- №5.

Өстәмә әдәбият:
9. Ярми Х. Татар халкының поэтик иҗаты. Казан, 1967.
10. Исәнбәт Н. Татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре. 3 томда. Казан, 1959-1967.
11. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан, 1989.

Тема: Табышмаклар
1. Кече жанртөре буларак табышмаклар, аларның жанр үзенчәлекләре.
2. Табышмакларның килеп чыгышы, табу сүзләр белән бәйләнеше.
3. Табышмакларның төрләре (мисаллар өстендә анализ):
а) метафорик табышмаклар, аларның үзенчәлеге;
б) сорау табышмаклары;
в) арифметик табышмаклар.
4. Табышмакларның тематик төрләре.
5. Табышмакларның поэтикасы, төзелеше, тел байлыгы.
6. Табышмакларның кулланылышы, балаларның зиһенен үстерүдә әһәмияте.
Конспектларга:
1. Халыкның күңел җимешләре // Мәгариф.-1995.-№6.
Өстәмә әдәбият:
1. Татар халык иҗаты. Табышмаклар. Казан. 1977.
2. Үсемлекләр турында табышмаклар // Мәгариф.- 1992.-№6.-43б.
3. Нәрсә соң ул, кем белә? // Мәгариф.- 1992.-№4.
4. Алма-салма-чалма // Мәгариф.- 1993.-№1.-26 б.
5. Табышмак әйтәм, тап // Мәгариф.- 1999.-№5.-77б

Тема: Мәзәкләр
12. Эпик жанр әсәрләре буларак мәзәкләр, аларның жанр үзенчәлекләре.
13. Мәзәкләрнең тормыш белән бәйләнеше, юмористик һәм өйрәтү характеры.
14. Мәзәкләрнең тематик төрлелеге:
а) акыллылык-аңгыралык;
в) юмартлык-саранлык;
15. Төрки халыкларда киң таралган Хуҗа Насретдин турында мәзәкләр, төп геройда милли характер чагылышы
16. Мәзәкләрне җыю-туплау, өйрәнү тарихы.
Өстәмә әдәбият:
a. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан, 1989.
b. Балалар фольклоры.Төз. Н.Исәнбәт. Казан,
c. Мәзәкләр темасын мәктәптә укыту. 6 класс. // Мәгариф, 1991.-№2.

Тема: Бәетләр
1. Татар халык иҗатының лиро-эпик жанры буларак бәетләр һәм мөнәҗәтләр, аларның төп үзенчәлеге, язма әдәбиятка якынлыгы.
2. Бәетләрнең тематик төркемнәре:
а) шәхси бәетләр;
в)хәрби-тарихи бәетләр;
г)хатын-кызлар тормышын чагылдырган бәетләр;
д)лашманчылар бәетләре.
3. Сатирик бәетләр, аларның жанр үзенчәгеге.
4. Мөнәҗәтләр, аларның бәетләр белән охшаш һәм аермалы яклары.
5. Мөнәҗәтләрнең үзенчәлеге: аерылышу мотивлары, яшәү мәгънәсе турында фәлсәфи уйланулар.
6. Ана белән бала мөнәсәбәтләрен чагылдыручы мөнәҗәтләрнең тәрбияви әһәмияте.
Өстәмә әдәбият:
d. Татар халык иҗаты. Бәетләр. Казан, 1983.

Тема: Җырлар.
a. Татар халык җырлары, жанр сыйфатлары. Музыка белән текст бәйләнеше. Халык жырлары турында Г.Тукай.
b. Л ирик җырларның тематикасы: туган ил, туган як, үткән гомер, хатын-кызлар язмышы, дуслык-туганлык темасы, мәҗлес җырлары.
c. Лирик-мәхәббәт җырлары.
d. Тарихи җырлар, аларны өйрәнү тарихы.
e. Тарихи җырларда конкрет тарихилык һәм индивидуальлек. (Мисаллар өстендә эш)
f. Кыска җырлар, аларның көй белән бәйләнеше. Озын һәм кыска көйләр, аларга мөнәсәбәтле рәвештә шигырь үлчәме үзгәреше. (Мисаллар өстендә эш).
g. Кыска җырларның тематикасы киңлеге (Мисаллар өстендә эш)Халык җырларының поэтикасы, тел байлыгы.
Конспектларга:
e. Г.Рәхим. Халык әдәбиятымызга бер караш. Җырлар // Мирас.- 1996.-№5-6.-б.42-60.
Өстәмә дәбият:
1. Халкымның күңел җимешләре // Мәгариф.- 1995.- №6.
f. Татар халык җырлары. Казан, 1991.

Тема: Балалар фольклоры.
1. Татар халык балар фольклоры, аның иҗат ителү рәвеше, үзенчәлекләре.
2. Балалар фольклорын өйрәдә Н.Исәнбәтнең эшчәнлеге.
Балалар уеннары, аларның төрләре:
а) җырлы-биюле уеннар;
б) сүзле уеннар;
в) спрот уеннары.
3. Уеннарның баланы физик һәм мораль яктан чыныктырудагы.
Җаваплылык тойгысы тәрбияләүдәге роле.
4.Тизәйткечләр. Мәкаль-әйтемнәр, такмакларның баланы эстетик тәрбияләүдәге роле, акыл эшчәнлеген, телен үстерүдәге әһәмияте.
5.Балаларны тәрбияләүдә әкиятләрнең урыны, балаларың күзаллау сәләтен, фантазиясен үстерүдә әкиятләрнең роле.
6.Халык педагогикасы нигезе буларак, балаларга рухи тәрбия бирүдә халык иҗаты әсәрләренең роле, мәктәп программаларында аларны куллану максатлары, формалары.
Өстәмә әдәбият:
1. Исәнбәт Н. Балалар фольклоры. Казан, 1986.
2. Татар халык иҗаты. Балалар фольклоры. Казан, 1989.

Тобольск 2002
Министерство образовани РФ
Тобольский государственный педагогический институт им. Д.И.Менделеева

Кафедра татарского языка, литературы МП
  • 0
  • 01 октября 2010, 15:08
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.