Күңелле ял итәбез

Кичер, әнкәй, кайта алмавымны.
(әдәби-музыкаль кич)

Ык суыдай ашкын гомер ага,
Күпме эзләр кала җуелып.
Калсын иде без яшәгән дәвер
Тарих битләренә уелып…

Әфганстан, Чечня…
Күпләрне тетрәндергән сүзләр бу. Күпме еллар буена барган, беркемгә дә игълан ителмәгән, беркемгә дә кирәк булмаган, мәгънәсез сугышлар булды бу җирдә. Сугышлар бүген дә дәвам итә. Күпме яп-яшь егетләр Чечен җирендә ятып калды. Меңләгән ата-ана газиз улларын югалтты. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела. Әмма без тарихтагы кайгылы көннәрне онытырга тиеш түгелбез.
Районыбызга 2005 нче елның декабрь аенда шушы мәгънәсез сугышларда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән Башкортстан Республикасы Уфа шәһәреннән “Яшь беретлар” ансамбле килде. Алар Ватан өчен һәлак булганнар хөрмәтенә истәлек билгесе итеп, мемориаль такта куйдыру нияте белән яшиләр. Районыбызга шундый 9 мемориаль такта урнаштырыла. Ә шуларның берсе- туган мәктәбебезгә. 24 нче декабрьдә Мөслимнең өченче урта мәктәбендә аларның йомгаклау очрашуы булды. Безнең мәктәптән бу очрашуга М.М.Бельтикова һәм Сергеев Викторның әнисе Рита апа барды. Батырның әнисенә тантаналы төстә “Яшел беретчылар” Витяның якты истәлегенә мемориаль такта тапшырдылар.
Борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. 2002 нче елның 14 декабрендә Сергеев Витя Ватанны саклау хезмәтенә алына. Ә инде ярты елдан цинк табутта кайтарыла. Без бүген Витяның якты истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасына җыелдык. Сезнең рөхсәт белән тантананы ачык дип белдерәм.
— Сүзне Мөслим районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль- мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Солтанов Р.Җ. кә бирелә.
— Сүз Мөслим районы хәрби комиссары урынбасары майор Баширов Ф.Ф. ка бирелә.
— Сүз Яңа Усы авылы ветераннар советы рәисе Кондратьев А.К. ка бирелә.
— Сүз Яңа Усы авылы җирле советы башлыгы Игошева В.Г. га бирелә.
— Сүз Витяның классташларына бирелә.
— Сүз Витяның беренче укытучысы Спиридонова Л.П. га бирелә.
— Сүз Витяның класс җитәкчесе һәм бүгенге көндә мәктәбебез директоры Митюшкин А.Г. ка бирелә.

Хөрмәтле Иван абый һәм Рита апа! Сез авылыбызда үрнәк гаилә булып яшисез. Сез икегез дә шулкадәр пар килгәнсез – икегез дә сабыр, гади, тыйнак кешеләр. Тәрбияле, тәртипле балалар үстердегез. Һәрвакыт шулай киң күңелле, ягымлы, сабыр булып калыгыз. Яңадан кайгы-хәсрәт күрмичә, тигез гомер кичерүегезне телибез. Кеченә истәлек бүләгебезне кабул итеп алыгыз.

Хәзер сүзне укучыларга бирәбез.

1.Юкка мени туган туфрак диләр,
Юкка мени туган җир диләр?
Төшләремдә кайтам авылыма,
Сагынулар тынгы бирмиләр.
Авылда бит яшьлек көтә безне-
Әнкәйләргә һаман бала без.
Гомеркәйләр читтә сөрелсә дә,
Мәңгелеккә монда калабыз.
(музыка)

2.Күгебез аяз, көннәребез имин булса, җирдә икмәк тә игелә, җаннарыбыз тыныч, табыннарыбыз мул була. Ә безнең иминлегебезне саклап, Ватаныбыз сагында кыю йөрәкле, лачындай ир-егетләребез тора. Ләкин бүген дә дөнҗя күгенең тыныч булганы юк. Әфган, Чечен сугышларында шактый улларыбыз мәңгегә ятып калды.
(җыр- “Кичер кайта алмавымны”)
3.Батырлар үлмиләр, алар безнең арадан гына китәләр, мәңгелеккә, үлемсезлеккә.
Безнең Усы авылыннан Ватан алдында хәрби бурычын үтәргә киткән Сергеев Виктор Иванович та яуда башын салды.

4.Хәтер –кайгы, әгәр ул үзендә
Кара көннәреңне сакласа.
“Кайтам, көтегез!” – дип киткән улың
Гаиләгә кабат кайтмаса.
Яп-яшь иңнәр вакытыннан иртә
Кара шәлләр белән капланса –
Олы хисләр, салкынлыкка очрап,
Челпәрәмә килеп вакланса.

5.Төньяк Осетия… Кавказ таулары арасында чик буена сибелгән бихисап күп заставалар. Кая таба карасаң да, таулар да таулар. Менә тау башына урнашкан бишенче застава. Аста кайнап Аргун елгасы ага. Витя үзенең хезмәттәшләре белән патрульгә йөри, разведкага чыга. Хәрби бурычны үтәп, чик буе полосасын саклаганда көчле бәрелеш була. Безнең авылдашыбыз Виктор Сергеев каты яраланып, батырларча һәлак була. Бу кара көн – 2003 елның 13 нче июле, аңа 9 көн элек кенә 21 яшь тулган була.

6.Иң беренче зур сугышка керәм бүген,
Иң беренче зур сугышны күрәм бүген.
Көтә мине яр астында инеш,
Суы көмеш.
Мин кайтырга тиеш исән килеш,
Мин кайтырга тиеш.
Мин кайтырга тиеш туган илгә,
Мин кайтырга тиеш туган өйгә.
Сабантуйга алган затлы киемнәрем
Калды чөйдә,-
Мин кайтырга тиеш өйгә.
Мин кайтырга тиеш исән килеш
Мин кайтырга тиеш.
(музыка)
7.Сергеев Виктор Иванович 1982 нче елның 4 нче июлендә Татарстан Республикасы Мөслим районы Яңа Усы авылында гаиләдә икенче малай булып дөньяга килә. Балалар бакчасында тәрбияләнә, ә 1989 нчы елда Усы урта мәктәбенең 1 нче классына укырга керә. Уку елларында мәктәптә һәм районда узган барлык чараларда да актив катнаша, спорт ярышларында призлы урыннар яулый.

1999 нчы елны мәктәпне уңышлы тәмамлап, Әлмәт шәһәрендәге политехник техникумга укырга керә. 2002 нче елда техникумны төзүче дипломы алып тәмамлый. 2002 нче елның декабре. Мөслим районы хәрби комиссариаты. Классташы, дусты Харитонов Руслан белән бергә барып, бер көнне китәргә повестка алып кайталар.

8.Ал, военком,
Үзем теләп китәм,
Җибәр мине илем сакларга,
Ватаныма биргән изге антым
Йөрәк каным белән акларга.
Җибәр мине, үзем теләп китәм,
Нәфрәт ташый, ярсый, ашкынам.
Ал, военком, үзем теләп килдем,
Ал, военком, менә гаризам.

9.И улым, газиз күз нурым,
Үстең син кайчан гына?
Күзеңдә кояш яктысы,
Йөзеңдә ай чагыла.
Кайчан гына бит әле
Тибрәттем бишегеңдә…
Ә бүген солдат иттереп
Озатам ил чигенә
(җыр)
10.Озатып вокзаллар каршында,
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре төренеп шинельгә,
Калдылар еракта йокларга.

11.Витя туган ягы, гаиләсе белән элемтәсен өзми, дусларына сагынычлы солдат хатларын еш юллый.

Хәерле юл сиңа, балакаем,
Исеңдә тот әниең сүзләрен.
Әни кеше бала өчен яши.
Йомылганчы яшьле күзләре.
Йөрәгемнән өзелеп төшкән улым
Чик язмышы аның кулларында,
Үзе һаман өйне сагына.

12.2003 нче елның 13 нче июль көне…
Кояш тотылганмы? Көпә-көндез
Җиргә иңгән сөрем, кара шом.
Бу көнне Сергеевлар гаиләсенә кайгылы хәбәр язылган телеграмма китерәләр.

Сергееву Ивану Никифоровичу
Республика Татарстан,
Муслюмовский район,
Село Новые Усы,
Улица Садовая, д.24

Уважаемый Иван Никифорович.
С прискорбием сообщаю Вам, что 13 июля 2003 года в результате саморанения, при исполнении обязанностей военной службы в пограничном наряде “ пост наблюдения” умер Ваш сын, рядовой Сергеев Виктор Иванович.
Командование и весь личный состав части искренне сочувствует Вашему горю.
Командир войсковой части 2132
Полковник А.Н.Камуля.

13.Шушы кош теледәй кечкенә кәгазьдә иңнәр күтәрә алмаслык кара кайгы, мәңгелек сагыш иде.Әти — әниең чәчләренә вакытсыз чал төште, күзләрдә мәңге кипмәс сагыш белән энҗе бөртегедәй күз яшьләре калды. Язмышның ачы хәсрәте Иван белән Ритага үз улларын ишек ачып каршы алырга насыйп итмәде.

14.Үтеп бетерә алмадым намус юлларымны,
Күрергә өлгермәдем бәхет киңлекләрен,
Барып җитә алмадым хыял офыкларым читенә.
Соңгы хатым ак кәгазь битенә
Күчереп тә бетерә алмадым.
Үземә тигән гомеремне
Яшәп тә бетерә алмадым, яшәп тә.

15.Кемнәр өчендер дөнья икегә бүленгән: армиягә хәтле һәм кайгылы хәбәрдән соң. Рита һәм Иван Сергеевлар өчен дә гомер ике яртыдан тора: _Төньяк Осетия һәм улларын җирләгәннән соң.
Бу хәсрәтне бар авыл халкы- кечедән олысына кадәр үз кайгысы итеп кабул итте. Авылның яме качты, кошлар да сайрауларыннан туктагандай булды. Шушы авыр кайгылы көннәрдә Сергеевлар гаиләсе ялгыз булмады, урам капкасы ябылып тормады. Туган – тумача, дуслар, күршеләр, гел таныш булмаагн кешеләр дә гаиләнең кайгысын уртаклашырга, ярдәм итәргә агылды.

16.Яу кырында гына түгел, тыныч тормышта да батырлык күп таләп ителә. Үзебезнең мәктәп укучысы Сергеев Витяның батырлыгы белән без чиксез горурланабыз. Безнең өчен гомерләрен кызганмаган ир- егетләребезнең батырлыгына хыянәт итмик, чын кешеләр булып усик.

17.Гәүдәләре кайда күмелсә дә,
Исемнәре ташка уелган.
Ватан өчен һәлак булганнарны
Җир- анабыз саклый куенында.
Яннарында Мәңгелек ут яна,
Йөрәкләрне һаман яндырып.
Юк, сүнәрлек түгел ялкыннары-
Сагыш утлары бит мәңгелек.
Гәүдәләре кайда күмелсә дә,
Исемнәре мәңге хәтердә.
Тугрылыкка, уяулыкка сакчы-
Мәрмәр һәйкәл- утлы хатирә.

18.Авыр юллар үткән ир- егетнең
Кара чәче көнгә агара.
Ир-егеткәй янса, көлгә калса,
Көл өстендә чәчәк ярала.
Кырыслана батыр ир йөрәге
Ил кырларын канлы яу басса.
Үлемсезлек яулый ил уллары,
Җитмеш үлем аша, ут аша.

19.Утта булган балчык кире купмас,
Эштә булган тимер тутыкмас,
Эш күрсәткән ирне ил онытмас,
Каберенә эзне суытмас.

20.Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сине.
(музыка)
Бер минутлык тынлык игълан ителә.

Алып баручы. Исән кайткан әфганлылыр, Чечен Республикасында хәрби бурычларын үтәп кайткан ир- егетләребез арабызда яши. Алар безнең арада эшли, өйләнә, балалар үстерә.
Төннәрен алар кабат- кабат шул сугышны төшләрендә күрә. Аларны хәтерендә бүген дә меңәрләгән машиналар яна, дуслары, полкташлары һәлак була.
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында беребезнең дә онытырга хакы юк!
Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнары, Әфганстан, Чечен җирендә һәлак булган, армия сафларында хезмәт иткәндә яшь гомерләре вакытсыз өзелгән Татарстан улларының якты истәлеге алдында баш иябез! Аларның исеме, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен. Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен.
Тыныч йокла, Витя!
Сугыш уты бер җирдә дә кабынмасын, дөнҗялар имин булсын.

Чит-ят җирдә киләчәкне раслап,
Башын салды яп-яшь кыю солдат.
Халык хәтереннән һич беркем дә
Юа алмас аны, юа алмас!

Харитонова Глүсә Ильясовна,
тарих укытучысы.
Григорьева Сөмбел Мөхәммәтфагизовна,– тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Усы авылында Покрау бәйрәме.

Әтәч кычкыра. Балалар, залга кереп, түгәрәккә тезеләләр.
Бала.Таң атты, таң атты.
(Җыр яңгырый.)
“Кикрикүк” җыры.
Балкыды нурлы иртә,
Тавышым ерак китә.
Телим хәерле иртә;
Кикрикүк! Кикрикүк!
Күктә сүнде йолдызлар,
Уянды үрдәк-казлар.
Торсын малайлар, кызлар!
Кикрикүк! Кикрикүк!
Карина. Дуслар, әйдәгез, санап уйныйк әле! Кем саный?
Ильнара.Мин саныйм, мин!
Бала.
Әке, пәке,
Эт колагы, сәке.
Карга, чыпчык,
Син кал, бу чык!
Ильнара. Ильвинаны нишләтәбез?
Балалар.Җырлатабыз!
Карина. Әйдә, Ильвина.(Җырлый)
А.Б. Дуслар,әйдәгез, йөзек салыш та уйныйк инде.Кем йөзек сала?
Ксюша.Мин салам, мин салам!
1)Сары матур, сары матур,
Сары матур сайласаң.
Тавышларыңнан танырмын,
Кошлар булып сайрасаң.
• Йөзек кемдә, сикереп чык!
• Миндә.
• Балалар, Денисны нишләтәбез?
• Биетәбез.(Денис бии, кул чабалар)

2)Килә кораб, килә кораб
Каршы тауларга карап.
Бер генә сүз әйтер идем,
Нурлы йөзеңә карап.

• Йөзек кемдә, сикереп чык!
• Дуслар, Каринаны нишләтәбез?
• Мин сезгә бер уен өйрәтәм.
(“Чума үрдәк, чума каз” уены)

Ильвина. Әй, малайлар, кызлар ,ә сез беләсезме, бүген бит бәйрәм көн.
Балалар.-Нинди көн?
Ильвина. Бәйрәм көн.
Балалар.-Ә нинди көн?
Денис. -Мин беләм, мин беләм!
Стас.-Пирог пешерә торган көн. Минем әни пирог пешерә калды.Әйдәгез, безгә кунакка барабыз.
Балалар.-Барабыз, барабыз.(Җырлап китәләр.)
Суда балык йөзәдер лә,
Су салкынын сизәдер, ай сизәдер
Авылыбызда бер матур бар, үзәгемне өзәдер.
Әлрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Стас.Әни, әни мин кайттым.
Стасның әнисе… Бик әйбәт булган улым. Әйдә, тамагың да ачкандыр, юын, утыр өстәл янына.
Стас.Әни, мин бит үзем генә түгел, иптәшләрем белән. Алар да керсенме?
Стасның әнисе… Керсеннәр, билгеле. Пирог барыгызга да җитәр.
Балалар. Исәнмесез, Роза апа. Бәйрәм белән Сезне!
Стас. Әни, бүген бәйрәм көн бит әйеме?
Стасның әнисе… Әйе, улым. Ә кайсыгыз белә, нинди бәйрәм?
Балалар. Кишер көне, апа.(Көләләр)
Стасның әнисе. Әйе, балалар. Утырыгыз әле, мин сезгә бераз аңлатып китим. Бүген бездә Покрау. Ул үзе “покров” сүзеннән алынган. Ә татарча әйтсәк, “каплам”, “япма” дигән сүз.Ул көзне озату, кышны каршылау булып тора. Бу көнне керәшен өйләрендә яшелчә, җимеш пироглары пешерелә. Яшь әтәч суеп аш пешерәләр.
Бу көзге эшләр тәмамланган вакыт, ә язга әзерлек әле башланмаган була. Шунлыктан халык берәз бушанып, ял итеп ала.
Мин дә бүген пироглар пешердем, әйдәгез, сыйланыгыз!
Катя.-Роза апа, ә нәрсә пирогы?
Стасның әнисе..-Менә, Стас сезгә хәзер сезгә хәзер табышмаклар әйтә.Җавабын тапсагыз, пирогларның да нәрсәдән пешерелгәнен белерсез.
1)Алма дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар.
(алма)
2)Җир астында алтын казык,
Без аны алдык казып.
(кишер)
3)Кат-кат тунлы,
Карыш буйлы.
(кәбестә)
4)Аланнарда утыралар
Ап-ак эшләпә киеп.
Кыздыра да, пешерә дә
Безне кешеләр сөеп.
(гөмбә)
• Бик дөрес. Әйдәгез хәзер, сыйланыгыз.(Ашыйлар)
Никита.Минем дә Апак җиңги пироглар пешерде. Әйдәгез, тизрәк.
Балалар. –Рәхмт, Роза апа, без китик инде. Сау булыгыз!
Роза. Сау булыгыз, балалар!(Җырлап китәләр.)
Кара бөдрә чәчкәйләрең
Шомарадыр тарасаң, әй тарасаң.
Күз алларымнан китмисең,
Бер елмаеп карасаң.
Әкрен кирәк, ипләп кирәк,
Ишетергә сандугач сайрауларын.
Никита.Менә, килеп тә җиттек. Әйдәгез, керәбез.
Апак җиңги.О-о-о кемнәр килгән безгә, әйдәгез, рәхим итегез.
Ильвина. Апак җиңги, исәнмесез. Бәйрәм белән сезне!
Апак җиңги… Рәхмәт, балалар, әйдәгез, түрдән узыгыз.
Никита. Апак җиңги, ә син Покрау турында ниләр беләсең? Сөйлә әле.
Апак җиңги.Ярар, алайса тыңлагыз.Мин сезгә сынамышлар әйтәм,ә сез миңа ярдәм итегез.
1)14 нче октябрьдә кар күренсә,(кырык көннән кар ятар )
2)14 нче октябрьдә җил көнчыгыштан булса,(кышка суык китерер)
3)Покрауга кадәр кар төшсә,(кыш суык булыр)
4)Покрау үтте,(кыш җитте)
5)15 нче октябрьгә кар яумаса,(декабрьгә чаклы кар яумас)
Апак җиңги. Булдырдыгыз. Сез бик күп беләсез икән. Ә хәзер, әйдәгез, сыйланыгыз.(ашыйлар).
Денис.-Әйдәгез, Дәү түтиләргә барабыз.
Карина.-Чибәр түти дә пирог пешерде.
Денис.Әйдәгез, шобага тотабыз.(Шобага тоталар.)
Денис.Ур-ра, Бал түтиләргә барабыз!(Усы көенә җырлап китәләр.)
Биеккәй дә тауларның башларында
Акбүз атларымның курмысы.
Җырлаек ла, дуслар, покрау көен,
Бәйрәм керсен безнең өйләргә.
Балалар.Исәнмесез, Бал түти, көттегезме безне?
Бал түти.Көттем, билгеле, ничек көтмисең инде? Без кечкенә чакта бер генә
өйгә дә керми калмый торган идек. Уеннар уйный,җырлар җырлый идек.
“Челтәр элдем читәнгә” уены шул көннәрдән хәтергә уелып калган. Сез беләсезме шул уенны?
Балалар.-Беләбез, беләбез.
Бал түти.-Әйдәгез, уйныйбыз шул уенны.
“Челтәр элдем читәнгә” уены.
Бал түти. Рәхмәт, балалар, бик матур уйнадыгыз.Әйдәгез хәзер өстәл артына.Сыйланыгыз.
Пискунова Гөлсинә Дарвинова,
башлангыч класслар укытучысы.

Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа.
(әдәби- музыкаль иртә)

Максат: бөтенроссия Аналар көне турында мәгълүмәт бирү, әниләребезнең бөеклегенә дан җырлау, аларга хөрмәт, ихтирам, тирән мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: аналар турында китаплар күргәзмәсе, магнитофон,әниләр турында язылган җыр кассеталары, әниләр турында матур сүзләр язылган плакатлар, әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе.

(Музыка яңгырый.А.Галимов.Кыз бала бию башкара)

1 а/б: Бар күңеллек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу?
2 а/б: Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Укытучы: Хәерле итрә! Кадерле укытучы-әниләр, кунаклар, кызлар һәм егетләр.
Росся Федерациясе Презедентының 1998 ел, 30 гыйнвар Указы нигезендә һәр елны ноябрь аеның соңгы якшәбесендә Аналар көне билгеләп үтелә.Бу елгысы 27 ноябрьгә туры килә. Бүгенге әдәби-музыкаль иртәбез әниләр көненә багышлана.
Әни! Һәркем өчен иң якын, иң кадерле һәм изге исем ул. Телебез “әни, әннә” сүзе белән ачыла. Туган телебезне дә ана теле дип әйтүебез юкка гына түгел. Әниләр- гомер буена безнең җан юлдашыбыз, терәгебез, киңәшчебез, яклаучыбыз. Әйе, сезне үстергәндә тормышның нинди генә ачысын- төчесен татырга туры килмәгәндер аларга. Сез кечкенә вакытта йокысыз төннәр, сез аз гына авырып китсәгез – хафалы, борчулы көннәр. Сез беренче сүз әйткәндә- шатлыклы йөзләр.

Ана! Язгы җилдәй йомшак, җылы,
Саф һәм яхшы аның күңеле.
Тиңсез көчле аның мәхәббәте,
Ана, бөек аның сөюе.

1.Кайберәүләр “кояш” – бер генә !-ди
Мин килешмим, икәү ул минем
Аның берсе балкый күк йөзендә,
Икенчесе өйдә-әнием.
Бер кояшым бирә тормыш уты,
Икенчесе- йөрәк җылысы.
Бөтен гомерем үтсен шулар белән,
Шул – бәхетемнең иң –иң олысы.

2.Беренче тел ачылуга
“Әннә” ди һәрбер бала.
Чөнки аның күңелендә
Иң кадерлесе- Ана.

3.Җылы наз ул, әнием-синдә генә,
Иркә сүзләр – синең телдә генә,
Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,
Изге синең, әнием, теләгең дә!

4.Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда…

( Музыка. Алсу Сафина “Әткәй”)

1 а/б. Әти! Әни! Бу ике газиз зат- балага тормыш бирүчеләр, аны карап- тәрбияләп үстерүчеләр, гомеренең азагына кадәр үз балаларының шатлык – куанычы белән сөенеп, кайгы- михнәтеннән хәсрәт чигеп яшәүчеләр. Шуның белән бергә хәер- фатиха биреп мөстәкыйль тормышка озатучылар.

Укытучы: ГөлсинәДарвиновна, сезне без бөек – батыр ана дип атар идек, дөньяга биш, мәхәббәт җимеше-бала бирүче ана сез. Үзегезнең хисләрегез, уйларыгыз, теләкләрегезне җиткерсәгез иде.
(Укучы-улы рәхмәт сүзләре белән бүләк тапшыра)

Укытучы: Нигә без әниләргә күбрәк өстенлек бирәбез?

1 а/б: Әниләребез безне дөньяга китерүче.

2 а/б: Күкрәк сөте белән туендыручы.

1 а/б Сулышлары белән җылытучы.

2 а/б Назлары белән иркәләүче.

Укытучы: Ә язмыш кушуы буенча төп йорттан аерылгач, әниләрнең кадере, кирәклеге тагын да арта. Шагыйрь әйтмешли, әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйсың, аларны искә төшерәсең, сагынасың.

(Музыка Л.Гимаева “Солдат егет”)

1а/б: Валентина Ивановна, сез 4 бала әнисе, гаилә учагын сүндермиче, авылдашларыбызга үрнәк гаилә әнисе, шул ук вакытта солдат әнисе. Алексей– безнең укучы һәм без аның белән горурланабыз. Алексей сагыну сәзләре белән хатлар язамы? Мөмкин булса, аның хат юллары белән таныштыра алмассызмы?
(Укучы-кызы гаилә исеменнән рәхмәт сүзләре белән бүләк тапшыра)

(музака С. Фатхетдинов “Әнкәмнең догалары”)

2а/б: Ана образы сәнгатьнең бөтен төрендә дә изге итеп сурәтләнә. Үсеп балигъ булгач та, картайгач та без ана өчен барыбер бала булап калабыз.

1 а/б: Татар язучыларының ана образын сурәтләгән әсәрләрен атап китмәссезме? ( Ә Еникинең “ Матурлык” хикәясе, М.Җәлил “Вәхшәт”, Т.Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”, Ф. Садриев “Таң җиле”)

2 а/б: Ходай безне әти-әнидән мәхрүм итә күрмәсен, нигә дигәндә, әйдәгез әле Г.Тукай тормышына күз салыйк. Ул кечкенә чактан ук ятим кала һәм күпме газап чигә. Аныә кичерешләре үзенең әсәрләрендә чагылыш таба.Хәзерге вакытта әзме әти-әни ярдәменнән, назыннан мәхрүм калган балалар һәм киресенчә, картайган көнендә мәрхәмәтсез балаларының ярдәменнән калган картларыбыз! “ Ана күңеле – балада, бала күңеле –далада”,- ди татар халык мәкале.

1 а/б: А.Гыйләҗев “ Җомга көн кич белән” әсәрендә шушы актуаль проблеманы халыкка ачып күрсәтә. Безгә әниләребезгә, әбиләребезгә, тирә-юнь кешеләренә мәрхәмәтле, игътибарлы булырга өнди.

Аналарның күңеле балаларда
Бала күңеле диләр далада
Тик онытмыйк шуны, ике килми
Хезмәт итү ата-анага.
Әниләрне күз карабыз кебек
Саклый күрик җәбер-золымнан
Нигә генә кадерен белмәдек, дип
Үкенерлек булмыйк соңыннан.
Хазеева Эльмира Протолионовна,
физика укытучысы.

Чишмә буенда.
(әдәби – музыкаль композиция)

Кызлар шау- шу килеп, йөгереп керәләр һәм өй янындагы утыргычка утыралар.
1 нче кыз: Әйдәгез, Ларисаны уенга чакырабыз.
Кызлар: Әйдә.
2 нче кыз: Лариса, бүген кичке уенга чыгасыңмы?
Лариса: (өйдән эндәшә). Хәзер чыгам! (Чыга)
Исәнмесез, кызлар!
Кызлар: Исәнме, Лариса.
(Читән артына качкан малайлар сикереп тора)
1 нче малай: Егетләр, кызлар монда икән!
2 нче малай: Исәнмесез, саумысыз!
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
Малайлар: Саумысыз, кызлар!
1 нче кыз: Шуннан?
2 нче малай: Тугыз ким уннан.
1 нче кыз: Шуннан?
2 нче малай: Утырган да шуган.
1 нче кыз: Шуннан?
2 нче малай: Кишер белән суган.
1 нче кыз: Шуннан?
2 нче малай (югалып кала): Егетләр, ярдәм итегез миңа! (Егетләр белән кызлар капма – каршы басалар да такмаклыйлар әйтешәләр).

Кызлар. Малайлар.
Ач тәрәзәң, җиләк бирәм, Уйнасак та, җырласак та
Җиләктән кайтып киләм. Гармун кулларыбызда
Пешкән җиләк ничек татлы, Алсу гөлләр чәчәк атсын
Мин сезне шулай күрәм. Җөргән җулларыгызда.

Суга баргач кына белдем Барма кояш каршысына,
Сулар салкын икәнен. Кояшларга пешәрсең.
Аерылгачтын гына белдем Ниләр генә уйласам да,
Дуслар җакын икәнен. Сез исемә төшәсез.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле,
Унны да, тугызны да.
Мәкнең алсу чәчәге күк
Күрәм барыгызны да.

2 нче кыз: Кызлар, егетләр, без биредә бик шаулашабыз. Әйдәгез, чишмә буена
.
Кызлар: Әйдәгез!Әйдә!

Малайлар: Без дә барабыз!(китәләр)

1 нче малай: Дуслар, әйдәгез ял итеп алабыз.

2 нче малай: Мин сезгә бер кызык сөйлим әле.
Әнисе кызына:
— Ашың тәмсез, кызым, итне юмыйча салдыңмы әллә?
— Өч кат сабынлап юдым ич, әни.
3 нче малай: Мин дә сөйлим әле. 15 яшьлек кенә бер ир- баладан бабасы:
— Я, син кайчан зур үсәрсең, улым? – дип сораган. Бала бабасының битенә карап торган да:
— Сакалыма чәч үскәч,-дип җавап биргән
.
2 нче кыз: Нинди ямьле чишмә буе!

3 нче кыз: Әй, кошлар, безгә карап көләсезме?

1 нче кыз: Саф чишмәләр, безнең җырны ишетәсезме?

2 нче кыз: Бигрәк күңелле монда. Әйдәгез, җырлап алабыз. (Түгәрәк буйлап йөреп җырлыйлар).

Карамадан дуга без бөгәек,
Сырлауларын кайчан сырларбыз.
Җыелышкан чакта җырлашаек,
Җыелышып кайчан җырларбыз.

Усы урамнарын без үтәек,
Яшелкәйдә ефәк сүтәек.
Яшелкәйдә ефәк-яшьнәр йөрәк,
Җырламыйча ничек түзәек.

2 нче малай: Әйдәгез, уйнап алабыз!
Барысы: Әйдәгез!

1. Артем бара базарга,
Баллы прәник алырга
Баллы прәник кикертә.
Артем башын сикертә.

2. И мышнаган, мышнаган
Мич башында кышлаган,
Тирләмәгән, пешмәгән,
Пешмәсә дә үсмәгән.

3. Алина балык пешергән
Лариса бәреп төшергән,
Алисасы җыя-җыя
Биш бармагын пешергән.

4. Эһем, эһем дигәчтен
Килеп керде Чтапан
Танымый да торам икән
Кызыл штан кигәчтен.

1 нче кыз: Кызлар, егетләр, җырладык та, уйнадык та. Өйдә безне көтәләрдер, әйдәгез, кайтык инде.

Барысы: Әйдәгез, кайтабыз (Җырлап чыгып китәләр).

Уенчылар килгән уенга
Уенчысы уеннар кырында
Безләр уйнадыклар ла, безләр көлдек.
Ямьле Усыкай буенд
БельтиковаМарсила.Миргарифановна,
укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Татарстан Республикасы
Мөслим районы
Яңа Усы урта гомуми
белем бирү мәктәбе

Яңа Усы- 2007
  • 0
  • 27 сентября 2010, 15:18
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.