Гүзәлия Тарханова сайты. Татар телен укыту серләре

tarkhanova.ru

Тарханова Гүзәлия Инсаф кызы 1954 елның 22 нче июлендә Актаныш районы Калмаш авылында туа. 1971 елда Такталачык урта мәктәбен тәмамлап, КДУның тарих-филология факультетына укырга керә. Аны тәмамлагач, 10 ел дәвамында Чистай районы Татар Талкышы авылында тарих укыта. 1983 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчә һәм шәһәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыта башлый. Шунда ук Өзлексез педагогик белем бирү институтында (ӨПББИ) татар теле һәм әдәбият белегечлеге буенча диплом ала. 1991 елдан алып 2009 елга кадәр 22 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә эшли, татар теле укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. 15 ел дәвамында татар теле укытучыларын аттестацияләү буенча шәһәркүләм эксперт группасында һәм олимпиада, медаль эшләрен тикшерү буенча шәһәр комиссиясендә уңышлы эшләп килә. 2009 елда гаиләсе белән Казанга күчеп килә һәм хезмәт эшчәнлеген Вахитов районының 96 нчы гимназиясендә дәвам итә.

Тарханова Гүзәлия укыту-тәрбия системасында А.З. Рәхимовның үстерелешле белем бирү технологиясен кулланып эшләү нәтиҗәсендә шактый зур уңышларга ирешә. Шәһәр һәм республика күләмендә үз тәҗрибәсе белән даими уртаклашып килә: ачык дәресләр үткәрә, конференцияләрдә, август киңәшмәләрендә чыгышлар ясый, төрле программалар төзи. Мәсәлән, 2004 елның 11 нче мартында республика фәнни-гамәли конференциясендә “Гамәлдәге татар теле һәм әдәбият дәреслекләре, программалары: фикерләр һәм тәкъдимнәр”, 2006 елның 13-14 апрелендә регионара фәнни-гамәли конференциясендә “Белем бирү системасын модернизацияләү шартларында татар телен һәм әдәбиятын туган тел буларак укыту проблемалары” темалары буенча докладлар ясый. 2006 елда Тукай районы укытучыларының Август конференциясендә “Гамәлдәге татар теле һәм әдәбият дәреслекләренә, программалрына күзәтү” темасына чыгыш ясап, район укытучыларына методик ярдәм күрсәтә.

Гүзәлия Инсафовна ӨПББИ каршында оештырылган квалификация күтәрү курсларында һәм региональ семинарларда төрле темаларга инновацион дәресләр күрсәтә. Мәсәлән, “Мөхәммәдьярның “Төхфәи Мәрдан” поэмасын анализлау” (А.З. Рәхимовның үстерелешле белем бирү технологиясе буенча), “Ә. Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау” (үстерелешле белем бирү технологиясе буенча), “И. Юзеевның “Бакчачы турында баллада”сын анализлау” (компьютер технологияләрен кулланып) һ.б. бик күп дәресләр башка укытучыларга методик материал булып хезмәт итә.

Тарханова Гүзәлия бик күп программалар, мәсәлән, “Школа лидерства”, “Татар теленең стилистикасы” электив курслары, “Әдәбият теориясе” түгәрәге һәм укучыларның фәнни эшен оештыру программалары авторы.

Укытучының хезмәте үз укучыларының иҗади эшчәнлегендә чагылыш таба. Алар шәһәр һәм республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларда, фәнни конференцияләрдә катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Аның күп кенә укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен сайлыйлар.

Гүзәлия Инсафовна әйбәт әни дә. Ире белән бергәләп алар өч бала тәрбияләп үстерделәр. Зур уллары Нияз Тарханов Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Чаллы драма театрында композитор һәм музыкаль җитәкче булып эшли. Икенче уллары Илназ Тарханов ICL компаниясендә IT-технологияләр өлкәсендә белгеч булып эшли, төрле илләрдә командировкаларда була. Кызлары Гөлназ 2008 елда Инженер-икътисад академиясен кызыл диплом белән тәмамлады, хәзерге вакытта экономист-менеджер вазифаларын башкара.
  • +1
  • 22 сентября 2010, 15:25
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.