Рейтинг
+3.46
голосов:
3
avatar

Татар теле  

ХУҖА БӘДИГЫЙНЕҢ МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Еллар, дистә еллар, гасырлар буе безнең замандашыбыз булып калган кешеләрнең исеме халык хәтерендә онытылмый яши. Чөнки аларның иң яхшы хыялларын, омтылышларын алардан соңгы буыннар мирас итеп кабул итә һәм дәвам иттерә. Мондый кешеләрнең эшләгән эшләре бөтен халык казанышына әверелә, милләтнең рухи мәдәнияте тагын да чәчәк атуга хезмәт итә.

( Читать дальше )

ТЕЛЕБЕЗНЕ САКЛАСАК, ХАЛКЫБЫЗ ДА ЯШӘР

Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарларның инде бу вакытта үз язулары да булган һәм фән, мәгариф, мәдәният тә нык үсеш алган.

( Читать дальше )

ГАЯЗ ИСХАКЫЙ – МИЛЛӘТЕБЕЗ ГОРУРЛЫГЫ.

Гаяз Исхакый – халык язучысы, ул, халкы тирән йокыда чакта әдәбиятка килеп, аны уята, аның чирләрен һич яшермичә, тормыштагыча туп-туры, гади итеп ачып сала. Ул һәрбер әдәби әсәрендә әхлакый һәм иҗтимагый бер идеядән чыгып эш итә. ( Җ. Вәлиди ).
Гомере буе үз халкының язмышы өчен янып-көеп яшәгән, саекмас чишмәдәй саф, чиста мирасын халыкка бүләк итеп калдырган каләм әһелләренең саны бихисап.
Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Татар халкы да үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Аларның берсе – Мөхәммәтгаяз Гыйлаҗетдин улы Исхакый – Гаяз Исхакый.

( Читать дальше )

БӘЕТЛӘРНЕҢ ҺӘМ МӨНӘҖӘТЛӘРНЕҢ ХӘЗЕРГЕ ТОРМЫШТАГЫ РОЛЕ

Әдәбиятыбыз тарихында, берара, мөнәҗәтләр, бәетләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелә, берникадәр вакыт зур дөньяга чыга алмый тора. Моның сәбәбе нәрсә дә соң? «Янәсе, аларда ислам дине белән бәйле хис- фикерләр өстенлек ала, янәсе, дин-халык өчен әфьюн ул. Шулай булгач, дин белән бәйле әсәрләр дә юкка чыгарылырга тиеш. Әнә шундый карашлар нигезендә мөнәҗәтләр халык иҗаты җыентыклырына кертелмәгәннәр, китап-журналларда басылмаганнар, алар хакында фәнни сүз дә әйтелмәгән. Гомумән, алар фәнни һәм иҗади җәмгыятьчелектән читләштерелде»- дип яза филология фәннәр докторы Фатих Урманче.

( Читать дальше )

ТЕЛ – МИЛЛӘТ САКЧЫСЫ

Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә.
Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән рус, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре… Шулар арасында үзебезнең туган телебез — татар теле дә бар. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе.

( Читать дальше )

ТЕЛ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР, ДӘРЬЯ ТӨБЕНДӘ МӘРҖӘН БАР

«Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар» дип, халкыбыз телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, ә бу исә – телнең бөтен матурлыгын тоеп, аның кагыйдәләрен белеп эш итү, ягъни сүз байлыгына ия булу дигән сүз. Сүзгә бай булу башка фәннәрне үзләштерергә дә ярдәм итә, тел белгән кеше фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп җиткерә ала, аның сөйләме дә төгәл һәм тәэсирле була.

( Читать дальше )

ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ САЛАГЫШ АВЫЛЫНЫҢ ТАРИХЫ ҺӘМ ОНОМАСТИКАСЫ

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Салагыш авылы табигатьнең иң гүзәл почмагы булган Иж һәм Чулман елгаларының кушылган урынына урнашкан. Аның үткәне бездә зур кызыксыну уятты һәм без шушы хезмәтебезне язганда авылыбызның үткән тарихын, табигатьтнең һәр почмагының матур атамалары килеп чыгышын, авылыбызның бүгенге көнен, андагы үзгәрешләрне тикшерүне, туган төбәгебез турында материалларны өйрәнүне төп максат итеп алдык.

( Читать дальше )

Ана телем – газиз телем

Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен татар теленнәндә кадерле аһәңле тел юк сыман. Аның үсүенә, камилләшүенә чын күңелемнән сөенәм. Ә туган теленә битараф булучыларга гаҗәпләнәм! Минемчә, сиңа гомер бүләк иткән әти-әниең теле аша, син дөньяны таныгйсың. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган тел! Колакка ятымлы, назлы, ерак гасырлардан килгән ата-бабаларыбыз теле. Шулай да әдәби телебездә, сөйләү һәм язу практикасында күп кенә чуарлыклар, төгәлсезлекләр яшәп килә.

( Читать дальше )

Ассалар да, киссәләр дә, чукынмады татар теле

Татар теленең тарихы беренче этабы — татар теленә нигез булган ике төп компонентның — болгар белән мишәр һәм байлар белән казан телләренең — аерым-аерым үсеш чоры. Аларның чишмә башы бик борынгыдан — безнең эрага кадәр яшәгән киммерлар, скифлар чорыннан ук килә. Байлар белән казан телен формалаштыруда катнашкан би-герләрнең, суасларның элекке бабалары ийиркләр безнең эрага кадәр VIII-V йөзләрдә һәм аңа кадәр үк Идел буйларында яшәгәннәр, соңрак тарихта мәгълүм эз калдырган сөннәр (сөннәрне IV йөздә «Бөек күчеш» чорында гына Европага килгәннәр, алар Европада беренче төркиләр булганнар дип раслау европо-центризм карашы формалашкач кына уйлап чыгарыла, һәм ул берни белән дә расланмый) белән аралашканнар. Бигерләр VII йөз ахырларында Биәрем дәүләтен төзегәннәр.

( Читать дальше )

КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫНЫҢ МИЛЛИ ЙОЛАЛАРЫ

Гасырлар дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәмтормыш-көнкүрешенә бәйле рәвештә күп төрле йолалар барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчеп камилләшкән, искергәннәре кулланыштан чыккан.
Бүгенеге көндә күп кенә милләтләрнең диалектына карашлар башка, яки алар тәмам югалган.Шундый милләтләрнең берсе – керәшеннәр.

( Читать дальше )