Рус мəктəбендə татар теле атналыгы

Рус мəктəбендə тугыз ел буе татар теле укытучысы булып эшлəү дəверендə мин шуңа инандым: укучыларны татар теле дəреслəрендə генə дɵрес һəм матур итеп сɵйлəшергə, татарча аралашырга ɵйрəтеп бетереп булмый. Шуңа күрə телебезгə мəхəббəт тəрбиялəү, халкыбызның гореф-гадəтлəре, йола-бəйрəмнəре белəн таныштыру, сəнгатьле уку күнекмəлəрен үстерү һəм, иң əһəмиятлесе, аралаша белергə ɵйрəтү максатыннан дəрестəн тыш тɵрле чаралар үткəрүгə зур əһəмият бирəм. Шундый чараларның берсе – ел саен үткəрелеп, матур традициягə əйлəнгəн татар теле атналыгы. Үзебезнең мəктəптə аның ничек уздырылуы белəн журнал укучыларны да таныштырам.
Иң беренче эш итеп, атналыкның сайлап алынган əйбəт укучылар белəн генə түгел, ə бɵтен мəктəп укучылары катнашуында узуына əһəмият бирергə кирəк. Сɵйли белгəне сɵйлəсен, сɵйли белмəгəне җырласын, биесен, рəсем ясасын, театр уйнасын. Спектакль яки инсценировкаларда уйнап, əкият геройларына һəм укыган шигырьлəргə рəсемнəр ясап укучыларда үзлəренең иҗади сəлəтен сынап карау мɵмкинлеге туа.
Атналыкка хəзерлек эшлəре апрель башында ук башлана. Һəм ул Тукай туган атнада гаять тантаналы, күтəренке шартларда үткəрелеп, мəктəптə зур бəйрəм тɵсен ала.
Атналык башланыр алдыннан мəктəп залы атналык турында игътибарны җəлеп итəрлек белдерү, татар язучыларының тормыш һəм иҗат юлын чагылдырган таблица-плакатлар, тɵрле кызык башваткыч, ребус, кроссвордлар һ.б. белəн бизəлə.күрсəтмə əсбапларның күп һəм тɵрле булуы укучыларны атналыкка җəлеп итүгə һəм аларның тɵрле чараларда актив катнашуларына ярдəм итə. Атналыкның беренче кɵненнəн башлап соңгысына кадəр тəнəфеслəрдə, дəрескə кадəр татар музыкасы һəм җырлары яңгырый, татар халкының җырлы-биюле уеннары уйнала, видеофильмнар күрсəтелə. Татар теле кабинеты бɵтен уздырылган эшлəрнең үзəгенə əверелə. Эшлəнгəн һəм эшлəнəчəк эшлəр стена газеталарында даими яктыртылып барыла. Атналык кɵннəре түбəндəгечə бүленə.
Беренче кɵнне, алда əйтеп үткəнчə, атналыкның эчтəлеге белəн таныштырыла, максаты белдерелə, викторина сораулары элеп куела, якташ язучыларның китап күргəзмəлəре оештырыла. Сыйныфларда шигырь укучылар ярышы үткəрелə.
Икенче кɵн – шигырь бəйрəме кɵне. Тукай шигырьлəрен сəнгатьле сɵйлəүчелəр конкурсы уздырыла. Мəктəптə тɵрле миллəт балалары булганлыктан, марича, чувашча, русча шигырьлəр дə сɵйлəтелə.
Ɵченче кɵн. – Тукай-Кырлайга сəяхəт. Татар телен əйбəт белүче, атналык һəм тɵрле чараларда актив катнашучы 30-40 укучыны мин ел саен 26 нчы апрель кɵнне Тукай-Кырлайга шигырь бəйрəменə алып барам. Анда барышлый, яки кайтышлый без, гадəттə, Кушлавычка кереп чыгабыз. Тукай музейларында булу, анда килгəн язучылар белəн очрашу, алар белəн бергəлəп фотога тɵшү укучыларда онытылмас тəэсирлəр калдыра.
Дүртенче кɵнне авылдагы балалар һəм зурлар китапханəлəренə, авыл музеена экскурсиялəр уздырыла. Китап тарихына кагылышлы материаллар хакында фикер алышына. Китап һəм авыл тарихы тормышыннан кызыклы фактлар китерелə Күп китап укучылар билгелəнə. Соңгы укыган китапларының эчтəлеге сɵйлəтелə. Китап турында мəкальлəр, табышмаклар ɵйрəнелə.
Бишенче кɵн – Татар сəнгате кɵне. Татарча зур концерт күрсəтелə йə театр уйнала. Үткəн уку елында, мəсəлəн, драма түгəрəгенə йɵрүчелəр белəн «Хəйлəкəр егет» дигəн əкият-тамаша күрсəтелде. Шушы кɵнне үк татар əкият геройларына багышлап ясалган рəсемнəр конкурсы үткəрелə.
Алтынчы кɵнне викторина сораулары, тɵрле башваткычлар, ребусларга җаваплар алына. Җиңүчелəр билгелəнə. Чиста тотылган, матур язулы дəфтəрлəр күргəзмəсе оештырыла. Атна буе эшлəнгəн эшкə багышлап стена газетасы чыгарыла. Фотолардан альбом эшлəнə.
Килəсе дүшəмбедə атналыкка йомгак ясала. Нəтиҗəлəр, уңышлар əйтелə. Атналыкта иң актив катнашучы, тɵрле ярышларда җиңүче укучыларга истəлекле бүлəклəр тапшырыла.
Мин үткəн елгы татар теле атналыгының барышын сурəтлəдем. Ул һəр ел саен күпмедер үзгəрешлəр ала, яңалыклар кертелə. Атналыкта мəдəният йорты хезмəткəрлəре, башка мəктəп укучылары белəн дə элемтəлəр урнаштырыла. Атналык турында район газетасына мəкалə бирəм һəм анда укучылар үзлəренең исем-фамилиялəрен күреп тагын бер куану кичерəлəр.
Татар теле атналыгы бездə менə шулай зур җанлылык белəн уза. Язмыш тарафыннан кыерсытылып, рухи һəм физик яктан сəламəт булмаган балаларның сəхнəгə менеп татарча шигырьлəр сɵйлəве, җырлавы баланың үзе ɵчен зур шатлык. Ул кɵчен күрə, аның үз-үзенə ышанычы арта. Бала татар сɵйлəмен чит-ят тел итеп түгел, ə тормышта үзенə кирəкле файдалы тел итеп тоя башлый. Ə без, татар теле укытучылары ɵчен шуннан да зур уңыш була алмый торгандыр, мɵгаен.

Вафин Фәрит
Яңа Кенәр коррекцияләү мәктәбенең югары категорияле татар теле укытучысы

www.proshkolu.ru/user/vafinfar/file/2318493/
  • 0
  • 04 января 2012, 17:23
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.