Грамматик Сабантуй.Татар теле дәресе

Максат: 1)татар теленнән ел дәвамында алган белемнәрне ныгыту;
2)балаларның иҗади сәләтен, коммуникатив күнекмәләрен, танып белү осталыкларын үстерү;
3)зирәклек, җитезлек, бер- береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү, Халкыбызның милли традицияләренә, туган телгә мәхәббәт уяту.
Дәреснең тибы: Дәрес-уен.
Материал: дәреслек, карточкалар,.
Җиһазлау: магнитофон тасмасында “Сабантуй” җыры, рәсемнәр, компьютер, интерактив такта, мультимедияле диск, сабантуй бүләкләре

Дәрес барышы.
1. Дәрескә мотивация тудыру. Дәрес әкрен генә “Сабантуй” җыры белән башланып китә.
— Исәнмесез, балалар! Бүген без сезнең белән халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәреннән саналган Сабантуй бәйрәменә барабыз.Сез әзерме? Әйдәгез, киемнәрне матурлыйк, чәчләрне тарыйк(өс-башларын рәтлиләр), бер- беребезгә күңелле көн телик.(бер- берсен зурлыйлар)
Синең матур чәчләрең,
Минем дә матур чәчләрем.
Синең матур битләрең,
Минем дә матур битләрем.
Син дус, мин дә дус.
Без ике дус,
Бергә булыйк ҺӘрвакыт.(бер-берсен кочаклыйлар).

1. Күмәк уку.
–Балалар, без бәйрәмгә юктан гына җыелмадык.Безгә чакыру килде.Әйдәгез бергәләп укыйк,әле.
Шатлыклар күңелебездә.
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка
Сабантуй бүген бездә.
-Ә Сабантуй нинди бәйрәм соң ул?
-Сабантуй ул-яз көне кыр эшләре беткәннән соң элек-электән үткәрелеп килә торган халкыбызның мил-
ли бәйрәме. (Сабантуй турында видиоролик карау)
3. Диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
— Сезгә ошадымы? Әйдәгез, караганнар буенча сөйләшеп алыйк.(Укучылар бер-берсенә сораулар бирә. Диалогик сөйләм тыңлана).
4. Кроссворд чишү.
— Бүген без дә бергәләп “ Грамматик Сабантуй” га барырбыз.Сабантуйга халык элек- электән кыңгырау таккан җигүле атларга утырып барган. Әйдәгез, без дә шулай итәбез.( Парталарда бармаклар белән тояк тавышлары чыгаралар) Менә килеп тә ңиттек.( Җыр көчәйгәннән- көчәя).Бу бәйрәмдә татар халкының зирәклеге дә, шуклыгы да,җырга- моңга байлыгы да сыналган. Сез шуңа әзерме? Алайса тыңлагыз. Сабантуй капкасыннан керү өчен яшеренгән сүзләрне ачрга кирәк.

МОУ СОШ №12
4 нче сыйныфта татар теленнән йомгаклау дәресе
Укытучы: Садыкова Рәсимә Фоат кызы.
Ижау шәһәре,2010 ел


(дәвамы)
  • 0
  • 23 февраля 2011, 10:05
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.