Әдәби туган як – зәй төбәге. (3)

Өченче бүлек

Әдәби туган якны өйрәнү чаралары һәм формалары

Тарихы, мәдәнияте шактый бай булган туган як, аның әдәби мирасына – язучы якташларыма тукталып үткән идем инде, ә хәзер аны өйрәнү чараларына һәм формаларына бераз кагылып үтмәкче булам.
Әдәби туган якны өйрәнү безнең Зәй төбәгендә еллар дәвамында, еллар арткан саен, аның эшләгән эше дә үсә бара. Безнең төбәктә туган якны өйрәнүнең максатлары һәм бурычлары күп төрле. Мәктәптә әдәби туган якны өйрәнү юнәләшендә җитди генә эшләр башкарыла: музей, әдәби почмак, түгәрәкләр эшли, тупланган материаллар укыту — тәрбия процессында файдалыныла. Якташ әдипләр, алар белән бәйләнешле сәнгать әһелләре, хезмәт һәм сугыш ветераннары да өйрәнелә. Туган якны бу рәвештә тикшерү эшне тагын да төрләндерә, тагын да кызыклырак һәм файдалырак итә. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә, музейларда «Туган ягым — Зәй төбәге», «Туган ягым — яшел бишек», «Шушы яктан, шушы туфрактан без!», "Әллүки", «Шигьри тамчылар», «Син сазыңны уйнадың...», «Моңлы аһәң» кебек әдәби почмаклар, стендлар, газеталар бар. Бу почмакларда район турында китаплар, газета — журналлар, шушы төбәктә туып үскән әдипләрнең рәсемнәре, әсәрләре, мәкаләләре алып тора.
Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләүдә туган як тарихын өйрәнү зур ярдәм итә. Киләчәк буынның нигез ташы истәлекләрдән салына, музейлар берләштерә. Булган мирасыбызны көлгә әйләндермәскә музейлар ярдәм итә. Кызыклы эшнең кызыксынучылары да була аның. Музей -укучылар өчен белем чыганагы һәм иҗат мәйданы.
Бүгенге көндә Зәй районында туган як тарихын өйрәнү музее эшләп килә. Ул музей Иске Зәйнең, элеккеге бае булган И.Бекетов йортында урнашкан. Музей 1985 елны 8 нче маенда ачыла. Музейда туган якка мөнәсәбәтле экспонатлар җыелган. Алар арасында татар хатын — кыз киемнәре, борынгы эш кораллары, савыт — сабалар, сөлгеләр һ.б. Экспонатлар җыюда шәһәр мәктәпләре генә түгел, авыл мәктәпләре дә (Аксар, Шепкә, Югары Баграҗ) актив катнаша. Шулай ук илнең тарихи архивларыннан табылган мәгълүматлар да музейга ярдәм итә.
Музейның төп өлешен: полеонтология, Зәй шәһәре тарихы, инкыйлаб, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы, авыл хуҗалыгы бүлекләре тәшкил итә. Монда вакытлы экспозицияләр дә эшли: нумизматика, сәнәгать предприятиеләренең тарихы. Җирле рәссамнарның, скульпторларның, халык осталарының күргәзмәләре оештырыла.
Укучылар, бу әйберләргә карап өлкән буын кешеләренең тормышы белән танышалар. Ләкин музейга килүчеләр булмаса, җыйган экспонатлар тузан җыеп ятсалар, аның файдасы да булмас иде. Экспонатларны туган тел, туган як тарихы дәресләрендә укытучылар еш файдаланалар. Музей укучыларның иң яраткан урыннарына әйләнде.
Елдан — ел музей баетыла бара. Хәзер анда туган ягыбызга кагылышлы китаплар, кызыклы документларның төп нөхсәләре һәм башка күп материаллар урын ала. Болар укучыларда туган як, аның күренекле кешеләре, язучы -шагыйрьләре белән тирән кызыксыну, үз төбәкләре өчен горурлык хисләре тудыра.
Тарихсыз, тамырсыз халык түгел без. һәм тарих өйрәнүне дөнья тарихын түгел, туган төбәк, әби — бабайлар тарихын өйрәнүдән башлау дөрес булыр иде. Бу тарихта ил тарихы көзгедәгедәй чагыла. ә нәсел — нәсәбкә мөнәсәбәтле тарих ул инде башкачарак, җентекләберәк өйрәнелә, хәтердә кала. Менә ни өчен кирәк мәктәп музейлары.
Зәй төбәгенең һәрбер авыл мәктәбендә туган як өйрәнү музейлары бар. Шуларның берсе, Чыбыклы мәктәбе музеена тукталып үтәсем килә. Музейны оештыручы — Чыбыклы кешесе, тарих укытучысы Җиһангир абый Сибгатуллин.
Музей мәктәптә зур бер бүлмә били. Ул — тарих һәм әдәбият укытуның аерылгысыз бер өлеше. Музей Чыбыклы һәм Суык- Чишмә, мәктәп, Зәй, Бөек Ватан сугышы һ.б. шундый бүлекләрдән тора.
Никадәр мәгълүмат бар биредә." Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган" өндәмәсе монда гамәлдә тормышка ашырыла. Еллар үтәр, буыннар алышыныр, аларның кыйммәте тагын да арта төшәр. Монда, исемләп, күмәк хуҗалык, партком секретарьләре саналган.Пионер оешмасының үзе юк инде, ә музейда беренче пионерлар Барый Йосыпов, Кәлимулла Миннебаев, Харис Хөснетдинов рәсемнәре тора. Торсыннар. Тарихны җил юнәлеше үзгәргән саен күчереп язу — наданлык ул. Пионер оешмасы дигән нәрсә бар идеме дөньяда? Бар иде. Димәк, ул музейда урын алырга бик хаклы. Музейда акчалар коллекциясе, акчадан чүкеп ясалган беләзекләр, йөзекләр, Чыбыклыда иҗат ителгән бәетләр тупланмасы, авылның алдынгылары төрле елларда төрле уңышлары өчен яулаган дипломнар, грамоталар, ВДНХ дипломнарына кадәр бар биредә.
Тулы бер диварны Бөек Ватан сугышы тарихы били. Сугышка озаткан ир — егетләрнең 155- е яу кырында ятып калган. Аларның 28 енең генә рәсеме сакланган, калган 127 сенең биредә исемнәре мәңгеләштерелгән. Монысы да авыл тарихы. Аның әрнүле, сагышлы сәхифәләренең берсе.
Музейның зур бер өлешен хуҗалык — көнкүреш әйберләре алып тора. Инде без исемнәрен дә белмәгән әллә нинди эш кораллары тупланган биредә: борынсыз җиз самавыр, балчык чүлмәк, күмер үтүге, дегет лагуны, май тәпәне, кер бәләге, бәлҗә (аркылы балта), ярма яргыч, гөбе, торбыча (җеп урау җайланмасы) һ.б. Барысының исеме, кемнән алынуы күрсәтелгән. Авыл апалары бик теләп музейга экспонатлар алып киләләр: чүпләмле сөлгеләр, ашъяулыклар, чигүле тастымаллар, керәшен күлмәкләре.
Музей тулыланып тора. Берничә ел элек ул авыл халкына үтә дә мәгълүм булган Садрый мулла дигән шәхес турындагы материаллар белән баетылды. Җиһангир абый Төхбәтуллиннарның бүгенге буыны белән элемтәгә кереп, алардан бай мәгьлүмат, нәсел шәҗәрәсен, кыйммәтле рәсемнәр алырга ирешкән. Садретдин хәзрәтнең үзен гражданнар сугышы елларында кызыллар Тәкмәк янында атып үтергән. Аның энесе Фатыйх Төхбәтуллин революциядә катнашып, Башкортстан хәрби комиссары булып китә. Садретдин хәзрәтнең Нуриҗамал исемле апасы -Кичучат авылы мулласы Ризаэтдин бине Фәхретдиннең хәләл җефете. Язучы, тарихчы, мәгьрифәтче, фәлсәфәче, олуг дин әһеле, милләтебезнең затлы улы Ризаэтдин бине Фәхретдиннең Нуриҗамал апа белән төшкән, аларның балалары, оныклары фото — рәсемнәре бар музейда. Олы музейлар көнләшерлек экспонатлар ич болар!
Музейлы халык — мәдәниятле халык. «Тарих ул — үткәннәр турында сөйләп бирү генә түгел, бәлки, нәрсә эшләнәчәген күрергә мөмкин булган көзге дә»,- дигән К.Маркс. Тарих өйрәтү — хаталардан кисәтү ул, ә хаталарны кабатламау хәерле.
Кыскасы, Ватан төшенчәсе гаять күпкырлы, ул — ил биләгән географик киңлекләр генә түгел, һич түгел. Авыл — шәһәрләр тарихы исә аерым кешеләр язмышы белән тыгыз үрелгән. һәр нәрсәнең тарихы бар. Аны өйрәнергә белергә, яшь буынны тәрбия кылу эшендә кулланырга гына кирәк. Күпме гыйбрәт, күпме сер ята анда.

Йомгак

Күргәнебезчә, әдәби туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. "Әгәр язучыны аңларга теләсәң, аның туган ягында бул", — ди Гете. Дөрестән дә,әгәр шагыйрьнең яки язучының язган әсәрен аңларга теләсәң, беренче чиратта, аның туып — үскән төбәге, табигате һәм тормыш юлы белән танышырга кирәк. Чөнки барлык язучыларның да иҗаты туган ягы белән бәйләнгән була.
Шулай ук, мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең дә әһәмияте бик зур, Туган якны өйрәнү укучыларның әдәбият өлкәсендә, төрле фәннәрдән алган белемнәрен баетып, тирәнәйтеп кенә калмый, аларга бу белемнәрне җәмгыятьтә файдалы эшләрдә кулланырга да юнәлеш бирә. Туган якны өйрәнгәндә укучылар якташларының китапларын укый, андагы геройлардан үрнәк алырга тырыша, шул әсәрләр нәтиҗәсендә укучыда туган төбәгенә, халкына, Ватанына мәхәббәт арта, язучы якташлары белән горурлану хисе уяна.
Мин эшемдә куелган максатыма өлешчә ирештем дип саныйм. Керештә теманың актуальлеген дәлилләргә тырыштым, мәсьәләнең өйрәнелү дәрәҗәсен яктыртып үттем. Зәйдә чыгып килә торган «Зәй офыклары» газетасының тарихы, төбәктә туып үскән фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә танылган якташларның иҗатына карата ачылган «Күренекле якташлар» рубрикасы белән таныштырып үттем. В.С.Малаховның «Зәй энциклопедиясе», «Зәй тарихы буенча очерклар» китапларына бәя бирдем.
Беренче бүлектә районга тарихи — мәдәни күзәтү ясадым Монда Зәй шәһәрчегенең кайчан барлыкка килүен, район өчен әһәмиятле булган кайбер тарихи даталарны ачыкладым. Бу бүлектә шулай ук районыбызда туган яисә аның белән бәйләнешле күренекле шәхесләр хакында мәгълүматлар бирелде. Әлбәттә, бу мәгьлүматлар тулы түгел, чөнки күренекле якташларның һәрберсе турында әйтеп үтәсе килде, ләкин алар бик күбәү икән!
Икенче бүлектә, күренекле якташларыбыз; Т. Ялчыгол, С. Рәфиков турында тулырак итеп язып үттем.
Өченче бүлек тулысынча әдәби туган якның ни дәрәҗәдә өйрәнелүенә багышлана. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә булып, тел- әдәбият укытучылары, халык белән сөйләшкәннән соң, мин түбәндәге нәтиҗәгә килдем: халык арасында әдәби туган як, мәктәп белән чагыштырганда, әйбәтрәк өйрәнелә. Халык С.Рәфиков, Г.Тавлин кебек аз билгеле булган шәхесләрнең үз якташлары икәнлеген беләләр һәм моның белән горурланалар. Мәктәптә исә күбрәк Совет чорында туып үскән язучылар, шул дәвернең күренекле кешеләре генә өйрәнелә. Киләчәктә бу хата төзәтелер һәм әдәби туган як борынгы чорлардан ук алып өйрәнелер дип ышанасы килә.
Эшем гамәли яктан да әһәмияткә ия дип уйлыйм. Ул, беренче чиратта, шул исәптән үземә дә, әдәби туган якны өйрәнүдә дә зур ярдәмлек һәм чыганак булыр.
Безнең туган төбәгебез тарихы белән кызыксынучыларның саны әлегә бармак белән санарлык кына булуы бик аяныч. Борынгылык юк дәрәҗәсендә, без аның тапканын да кадерләп саклый белмәгәнбез.
Мирас…
Ул буыннан — буынга күчеп килә торган байлык.
Матди байлык ул — фани, бетә торган, вакытлы нәрсә, ә рухи байлыгы, акыл көче белән хасил булган дөньяга караш, кешеләрнең мөгамәләсе, гореф — гадәте -мәңгелек.
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, иҗатында, гореф — гадәтендә, фикерләү сәләтендә буыннан -буынга күчеп калган риваятьләрендә саклана. Бай мирасыбызны өйрәнеп, үстереп киләчәк буынга түкми — чәчми генә җиткерәсе иде. һәрбер кеше, мин үземнең балама нинди рухи мирас калдыра алам, диеп уйлансын иде Ул мирас буыннан -буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде. Мин, әлбәттә бу очракта әдәби туган якны күз алдында тотам.
Тарихыбызның бу өлкәсенә туган як сөючеләренең саны ишәйсен, эзләре суынмаса тырышлык бушка китмәс, туган ягыбызның әдәбияты яңадан — яңа мәгълүматлар, истәлекләр белән тулыланыр, тарихы баер. Моңа барыбызның да уртак тырышлыгы, фидакарь хезмәте куелырга тиеш. Ә моның өчен туган як әдәбияты белән кызыксынырга, эзләнергә, аны ихлас күңелдән яратырга кирәк!

Файдаланылган әдәбият

1. Ахунҗанов И. Күңел кайнарлыгы. Казан утлары.- 1983 — № 7.
2. Ахунов Г. Пьсалар, әдәби портретлар. IV том. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984.- 488 б.
3. Әхмәдуллин А. Ничек сурәтләргә, сине замандаш? — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1976.-1506.
4. Әхмәтҗанов М. «Тарихнамә — и Болгари»ның яңа табылган бер кулъязмасы. Гасырлар авазы.-1996.-№3 — 4.
5. Батулла Р. Без Зәйдән. Ватаным Татарстан.-1999.- 30 апрель.
6. Валиев М. Киләчәккә кайту.- Казан утлары.-1988.-№ 1.
7. Валиев М. Тукайлар рухы. Казан утлары.-1990.- № 4.
8. Вәлиев М. Ирекнең кадере.(Күренекле язучы Гурий Тавлин иҗаты турында уйлану). Заман — Татарстан.-1995. 22 декабрь.
9. Вәлиев М. Киләчәккә кайту. Казан утлары.-1988.-№ 1.
10. Вәлиев М. Табарга һәм югалтмаска. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1982. 104 б.
11. Вәлиев М. Тынгысызлык уты. Казан утлары.-1979.- № 15.
12. Вәлиев М. Яшьләр мәйданга чыга.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.-102 б.
13. Верхотурцев Д. Мин аны белә идем. Зәй офыклары.- 1993. 7 октябрь.
14. Гарифуллин Г. Тарихта үз эзе бар.(Язучы Т.Ялчыгол турында). Казан утлары.-1989.-№2.
15. Гыйләҗев А. Балачак сукмаклары. Зәй офыклары.- 1998. 10 гыйнвар.
16. Гыйләҗев А. Эзләремне эзләдем. Идел.-1991 .-№10-11.
17. Гыйләҗева Н. Сандугач чыпчык булып чыркылдамый. Сөембикә — 2001.- №3.
18. Гыйлемхан Зәй яктысы (Зәй районы турында). Татарстан яшләре.-1997.-4 октябрь.
19. Зайнуллина Г. Ахырзаман билгесеме? Идел. -2000 — № 9
20. Зөлкарнәй Л. Җырлар аягүрә бара. Ватаным Татарстан.-1992.-3 апрель.
21. Зөлкарнәй Л. Мин әйттем (М.Әгъләмовның шул исемдәге яңа китабын укыгач). Татарстан яшьләре.-1992.- 29 февраль
22. Ибраһимова Ф. Таза орлыклар. Казан утлары.-1996.- № 2.
23. Камалов Б. «Афәт» Ватаным Татарстан.-1997. 8 февраль
24. Кәримова Д. Гурий Тавлин: хәтердә. Зәй офыклары.-1998. 28 март.
25. Малахов В.С. Заинская энциклопедия. Казань. -1994 — С 268
26. Малахов В.С. Очерки по истории Заинска. г. Наб. Челны газетно — книжное издательство «КамАЗ».-1992.- С. 208.
27. Маннапов С. Сезгә ышанам. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984. -146 б.
28. Милонов Н.А. Литературное краеведение. Москва: Просвещение, 1985.
29. Миңнегулов X. Рухи пакьлеккә өндәгән китап («Рисаләи Газизә» әсәре турында). Мирас-1988.-№10.
30. Миңнегулов X. Таҗетдин Ялчыгол. «Рисаләи Газизә». Мирас.-1999.- № 6.
31. Миргазиян Ю. Әдип сабак бирә.-Мәдәни жомга.-1999. 14 май
32. Морат Г. Савылсын бәгырь… (Язучы Р. Батуллага — 60 яшь). Казан утлары.-1993,-№4.
33. Мостафин Р. Кырыс реализм. Казан утлары.-1983.- № 7
34. Мостафин Р. Чынбарлык белән күзгә — күз. Татарстан.-1998.- № 1.
35. Мөхәмов Г. Сез кайдан дип сорасагыз. Зәй офыклары.-1990. 17 май.
36. Мусин Ф. Көмеш көзге: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989. 121 б.
37. Низамиев Р. Иҗатта газап белән шатлык янәшә. Татарстан.-1994.- № 3 — 4.
38. Рәхмәтуллина В. Хатыным -бәхетем минем. Зәй офыклары.-1997. 18 октябрь.
39. Сафина М. Мәхәббәтне каян табарга? Юлдаш.-1997.- № 18.
40. Сәхапов Ә. Хакыйкать йөзе. (Монография). Мирас.-1999.- № 6.
41. Сөббух Рәфиков көндәлекләреннән. Зәй офыклары -1992 11, 15 июль.
42. Таҗетдин Ялчыгол (1768 -1838). Зәй офыклары.-1996.-23 нче ноябрь.
43. Татар әдәбият тарихы. I том. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984.-557 б.
44. Фәйзуллин Р. Туңма туган. Мәдәни җомга.-1996.- 22 ноябрь.
45. Хуҗин М. Чомбырак. Татарстан. -1996. — № 2.
46. Шамионов Н. Зәй артистын хөрмәтләде. Зәй офыклары — 1997. 18 июнь
47. Юнысова А. Ягез, бер дога. Ватаным Татарстан.-1998.-27 гыйнвар.
48. Якупов Җ. Шәфкать жылысы. Мирас.-1996.- № 3.
49. ЯкуповҖ. Намус хөкеме. Мирас.-1995.- № 10.
Янко М.Д. Литературное краеведение. Москва: Просвещение, 1965.
ХАНОВА ЗӨЛФИЯ, 11 НЧЕ А СЫЙНЫФЫ
ФӘННИ ҖИТӘКЧЕСЕ: ӘХМӘТҖАНОВА ЛӘЙСӘН КАМИЛ КЫЗЫ, ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ


Зәй муниципаль районы 4 нче гомуми белем бирү мәктәбе

ИҖАТКА ЮЛ АЧЫК

(Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән)

УКУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕ

Г. ЗАИНСК 2010 г.
  • 0
  • 09 февраля 2011, 14:40
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.