Әдәби туган як – зәй төбәге. (2)

Икенче бүлек
Якташ әдипләребез

1. Таҗетдин Ялчыгол

Милли дәүләтчелеген югалтканнан соң, татар халкы аяусыз эзәрлекләүләргә, коточкыч геноцид сәясәтенә дучар ителә. Әмма шуңа да карамастан, ул, гәрчә зур югалтулар белән булса да, үзенең милли асылын, динен, телен, моңын саклап, аларны алдагы буыннарга тапшыра килде. Бу гаять кыен, әмма игелекле эш — гамәлләрнең үзәгендә халкыбызның фидакарь уллары, аеруча зыялылары торды. Алар арасында исеме, эшчәнлеге күпләргә мәгълүм булган Таҗетдин Ялчыгол да үзенә лаеклы урынны алып тора.
Таҗетдин Ялчыголның иҗатына һәм тормыш юлына галимнәребез узган гасыр урталарында ук мөрәҗагать иткәннәр. Аның турында беренче булып Ш. Мәрҗани, Р. Фәхретдинов, кебек мәшһүр галимнәр язып чыга. Әдәбиятчылардан Г. Рәхим, Г. Газизаның иҗатын өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә X. Миңнегулов, М. Гайнетдинов, М. Әхмәтҗанов хезмәтләрендә Таҗетдин Ялчыгол иҗаты чагылыш таба.
Әдипнең тормыш юлы турында хәзергә без аз беләбез. Аның тәрҗемәи хәленә караган кайбер белешмәләр үзенең әсәрләрендә һәм улларының язмаларында китерелә. Кайда туганлыгы ачык билгеле түгел. Таҗетдин Ялчыгол якынча 1768 нче елның октябрендә,әдипнең үз сүзләре белән әйткәндә, "Әй һәм Арша елгалары арасындагы Курмаш — елга авылында" дөньяга килә. Галимнәр моны Көньяк Уралга, Башкортстанга нисбәт итәләр. Фәндә Таҗетдин Ялчыголның туган җирен Троицк, Орск төбәкләренә бәйләп карау да бар. әдип кайвакыт, яшәгән урыннарына мөнәсәбәттә, Башкорди, Оруви, Болгари тәхәллүсләрен дә куллана.
Таҗетдиннең әнисе, туганнары хакында мәгьлуматлар хәзергә билгеле түгел. Ул чирек гасырга якын гомер юлын әтисе белән бергә уза. Ялчыгол мулла -тугыз мәртәбә хаҗда булган күренекле рухани. 1776 нчы елда ул углы Таҗетдин белән Әстерхан, Дагстан якларына күчеп китә. Бу датаТаҗетдин нәселенең бүгенге буын кешеләрендә яшәп килгән бер риваятьнең нигезе чынбарлыкта алынуын сөйли. Алар үзләренең ерак бабаларының (ягьни Таҗетдин атасының), «Пугачау явында» катнашуын һәм әлеге восстание бастырылгач, 1775 елларда җәзадан качып Кавказ ягына чыгып китүе турында сөйлиләр.
Әстерхан, Дагстан якларында Ялчыгол мулланың берничә ел балалар укытуы, руханилык вазифаларын башкаруы мәгьлүм. 80 нче еллар башында ата белән угыл Төркиянең Диярбәкер шәһәренә киләләр. Таҗетдин мәдрәсәгә урнаша, әтисе хаҗга китә. Диярбәкердә калдырылган Таҗетдин, дүрт ел әтисен көтә. Тәрбиячесе үлгәч, ул Истанбулга барып, хаждан кайтучы атасын каршылый. Аннан бу гаилә Дагстан якларына кайта. Кайбер авторлар Ялчыгол мулланың углы белән берлектә "Җаксай шәһәрендә "«дәрес әйтүен » искәртәләр. (Комык галиме Солтанморат Акбиевның: "Әйтик, 1768 -1839 елларда Җаксай шәһәрендә Таҗетдин Ялчыгол исемле татар мөгаллиме укыткан", — дип язып чыгуы әһәмияткә ия. Дөрес, бу даталар Таҗетдинның туу һәм үлү даталарын күрсәтәләр. Әмма ни генә булмасын, яшь Таҗетдинның комык балаларының мөгаллиме булуы игьтибарга лаек).
Бер елдан соң бу гаилә янә сәфәргә чыга: Мәскәү, Мәкәрҗә, Казан… Әмма туган якларына — «Троицк төбәкләренә кайтырга ниятләгән Ялчыгол мулланың гомер юлы 65 яшендә Мамадыш тирәләрендәге Кече Сөн авылында өзелә. Таж.етдин үзе дә шунда кала һәм читкә китмичә, Татарстанда гомер кичерә. Автор» Тәварихе Болгария " әсәрендәге тәкъдим иткән бу биография каршылыклы. Аның читтә йөргән елларын хисапласаң, туганчы ук әтисе аны хаҗ сәфәренә алып киткән була.
Диярбәкердә укуы белем үзенчәлегендә һәм әсәрләренең аз гына да сизелми. Ә менә Дагстанда берничә ел булуы бик ихтимал. Тормышның азагында, 1827 -1828 ел кышын, ул үзе кайчандыр булган Җаксайда үткәрә. Моны шул кышта Җаксайда аның үзе күчереп язган китабын күрсәтә.
Таҗетдиннең бөтен эшчәнлеге Татарстан җирлеге белән бәйләнгән. Ул әтисе җирләгән төбәккә "өч ел дәрес әйтә". Аннан Зәй буйларына күчеп килә. Аның 1792 -1799 елларда Зирекле (Җирекле, Каенлы), 1799 -1824 нче елларда Кызыл Чапчак авылларында яшәве мәгълүм. Гомеренең соңгы 14 елын хәзерге Зәй районы Мәлем авылында уздыра, балалар укыта, руханилык вазифаларын башкара, табиблык белән шөгыльләнә. Хәтта аның үлеме дә табиблык итеп йөргән вакытына туры килә. Таҗетдин байтак гомерен уздырган Мәлем авылы күршесе Игәнәбаш авылы 1975 елның җәендә табылган кулъязма җыентыкта Ялчыголның «Тәварихы Болгария»се дә бар. Китапның кырыена Таҗетдиннең тәрҗемәи хәленә караган белешмә дә теркәлгән. Анда мондый юллар бар: «1838 елда Сәратан йолдызының 24 нче көнендә… Мәзкүр Мәлем карьясында тереклек идәче мелла Таҗетдин мелла Яхшыколый хәзрәтзре Зәй буенда маризларә (авыруларга) дәва итеп йәрдеке вакытында Зәй суы карбендә (якынында) Имәнлебаш карьясендә вафат улып, анда дәфен улынмышдыр...»
Шулай итеп, Т. Ялчыгол авыл жирендә халыкны төрле авырулардан дәвалау белән шөгыльләнгән кеше булып чыга. Бу аның биографиясенә яңа сәхифә булып өстәлә. Таҗетдиннең табиб белеменә багышланган «Фәавиде Баьавия» исемле китап язгаи булуы да аның табиблек итү мөмкинлегенә ышандыра.
Таҗетдиннең" кайда үлсәм — шунда җирләрсез" васыятен истә тотып, аны Имәнлебаш зияратына җирлиләр. Каберташы да бар, анда аның Яхшыкол улы икәнлеге һәм 1838 елда вафат булуы бәян ителә.«Ташка басылган» бу мәгьлүматлар аның үлү елын төгәл күрсәтү белән бергә «Яхшыкол» дигән исем турында уйландыра. Кайбер галимнәр Яхшыкол Таҗетдиннең атасы түгел, ә бәлки бабасы [Ялчыголның атасы) булгандыр дип фаразлыйлар.
Гарәп, фасы һәм төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән Таҗетдин Ялчыгол — төрле тармакларда эшләгән энциклопедик табигатьле кеше. Ул халыкны белемле, тәрбияле, динле итүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның китаплар күчерү, шәрехләү белән шөгыльләнүе дә мәгълүм.
Таҗетдин Ялчыгол тарих, әдәбият, фәлсәфә, тыйб, фикъһе, илаһият һәм кайбер башка тармаклар буенча дистәдән артык китап язган: Хәдиселбаб", «Кафия...», «Тәнбиһел — гафилин» (...«Ваемсызларны искәртү»), Тыйльми табиб" Һ.б. Болар арасында фән һәм мәдәният өчен аеруча икесе игьтибарга лаек. Чөнки алар элек -электән укылып, өйрәнелеп килә. «Тәварихы Болгария» (1805-Аны кайчак «Тәварихы Болгар» дип тә йөртәләр.) — жанры белән шәҗәрәи, ягъни нәсел — нәсәбне гәүдәләндергән ядкяр.
Т. Ялчыголның «Тәварихы Болгария» әсәре фәнни әдәбиятта шактый вакыттан бирле галимнәрнең игьтибарын тартып килә. Беренче булып аңа татар галиме Ибраһим Хәлфин XIX гасыр башында игътибар итеп, беркадәр өлешен күчереп тә калдырган.
Безнең дәверләрдә әлеге язма академик Миркасыйм Госманов тарафыннан тарих чыганак буларак өйрәнелде. Ул Таҗетдин Ялчыгол язмасының тарихка мөнәсәбәте аз булуын һәм аның гыйльми чыганак буларак бернинди тәнкыйтьне дә күтәрерлек түгел икәнен ачты.
Соңгырак елларда Таҗетдин Ялчыгол әсәрен Өфә галиме, филология фәннәре докторы И. Галәветдинов тел җәһәтеннән өйрәнде. Аның хезмәтендә «Тарихнамән Болгар»ның тугыз кулъязмасы файдаланылган. Аларның сигезе Татарстанда, берсе Башкортстанда табылган.
Ләкин 1996 елда бу әсәрнең тагын да бер иске кулъязмасы булганлыгы ачыкланды. Аның тексты язылган кәгазь кисәкләрен археограф Раиф Мәрданов Татарстанның Кукмара төбәге, Манзарас авылында Сафин Фаяз исемле кешедән табып алып кайткан. Димәк, хәзер «Тарихнамән Болгар»ның ун күчермәсеннән тугызы Татарстанда табылган дип санарга мөмкин. "Әлеге кулъязманың сакланышы бик начар: ул яртылаш чергән, пычранып беткән сигез кәгазь кисәгеннән гыйбәрәт була." Текст өзек фрагментлардан торган. Ләкин бу табылдык фәнгә нәрсә алып килгән? Текстның гомумән тарих белән уртаклыгы бик четрекле булса да, аның тарих фәненә кагылышы бөтенләй үк юк түгел" — дип саный М. Әхмәтҗанов.
Бу язмасында Таҗетдин Ялчыгол, чуалып беткән Нугай урдасының этник тарих схемасын чагылдыра, ягъни Урал ягы татарларының халык буларак нинди өлешләрдән оешкан булуы ачыла. Т. Ялчыгол Урал ягы татарларының шәкелләнгән (формалашкан) географик мәйданы итеп Болгар улусы җирләре белән Урал буйлары икәнлеген раслый. Бу җирләрнең башкаласы әүвәл Болгар шәһәре булганлыгын, аның мөселман җирләреннән килгән Сократхаким, Искәндәр Зөлкарнәиннәр тарафыннан корылуын, борынгы ислам шәһәре булуын әйтә, анда килгән сәхабәләрнең бу җирләрдә пәйгамбәр заманында ук ислам дине тараткан булуларын дәгьвалый. Нугай урдасының Урта Азиядәге төрекмән, каракалпак, сарт, кыргыз — казак халыклары белән этник бәйләнешләрен санап чыга. Урал буена килеп чыккан татарлар, мишәрләр, иштәкләр, нугайлар бер этник берлек тәшкил итә дип саный.
Таҗетдин Ялчыгол — Урал ягы татарларының этник берлегендә керәшен татарларның да урыны барлыгын беренчеләрдән булып күтәргән фикер иясе. Аның язмасында китерелгән Митрафан Йәкәү, Улдимирларның бабалары мөселманнарның бабалары белән бертуганлыгын таный. Ихтимал, Таҗетдин Ялчыгол үз заманында Зәй буйларына утыртылган нугайбәк татарларының тарихын яхшы белгәндер. Шулай итеп «Тарихнамән Болгар» әсәре Идел — Урал буе татарларының мөселман мәдәнияте зонасына караганлыгын раслый. Бу әсәре белән автор үз халкының борынгы тарихлы булуын, аның күренекле шәхесләргә, истәлекле вакыйгаларга байлыгын, җир йөзендә башка кавемнәр белән берлектә лаеклы яшәргә хаклы икәнлеген раслый.
Таҗетдин Ялчыголнең «Тарихнамән Болгар» әсәре ул — дини көчләү — изүгә каршы язылган әсәр, ул — тарихи — фәлсәфи фикер ядкяре.
Әдипнең икенче күренекле әсәре — чәчмә һәм тезмә юллар белән язылган, зур күләмле " Рисаләи Газизә " ядкяре. (1806.) Ул тәүге мәртәбә 1847 елда Санкт -Питербургта басылып чыккан.(372 бит.) Аннан соң Казанда күп тапкырлар дөнья күргән. Кулъязмалары да шактый. Халык яратып укыган. Хәтта мәктәп -мәдрәсәләрдә башлангыч сыйныфларда дәреслек итеп файдаланганнар, балалар әдәбияты үрнәге итеп каралган. Аның гаять популярлыгына бер мисал: Тукай үзенен " Исемдә калганнар " әсәрендә " Кырлай авылыннан Җаек каласына алырга килгәндә мин ян тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем,"- ди.
«Рисаләи Газизә » — Урта Азиядә яшәгән, чыгышы белән татар булган атаклы Суфый Аллаярның (1616 -1713)" Сөбател — гаҗизин " («Көчсезләрнең ныклыгы „) әсәренә шәрех.
Әсәр язылу сәбәбен аңлатудан башланып китә. Танышларыннан бер төркем Таҗетдиннән “ Сөбател — гаҗизин „нең аерым сүзләренә шәрех язуны сорыйлар, ул риза булмый.
Ләкин кызының үтенеп соравына риза була, аның исеменә бәйләнештә китабын “Рисаләи Газизә» дип атый.
Китапның төп өлешен Таҗетдин Ялчыгол аңлатмалары, аның чәчмә һәм тезмә юллары алып тора Әмма алар Суфый Аллаяр шигырьләре белән табигый керешеп, бер идея — сәнгати бөтенлек тудыралар.
«Рисаләи Газизә»- әхлакый, фәлсәфи, дини — суфыйчыл карашларның тулы бер сәнгать энциклопедиясе. Китапта кызыклы гына сюжетлар, мотивлар, шигьри суратләр, тарихи, лингвистик аңлатмалар, белешмәләр бар. Анда Таҗетдин Ялчыголның тәрҗемәи хәленә мөнәсәбәте факт — мәгьлүматлар да очрый.
Китап гомуминсани рух белән сугарылган. Автор авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулын сузырга чакыра.
Әдип үз укучыларын яманлыктан еракторырга («ямандин кач, ямандин кач, ямандин»), кешеләр белән «сары май кеби мөлаем» булырга, дусларны «сөт өстендә каймак кеби» тотарга өнди, ә нәфескә иярүне, мал — мөлкәткә, хакимияткә чиктән тыш кызыгуны тәнкыйтьли. Аның өчен иң әүвәл инсанның вөҗданлы, намуслы булуы, үз — үзен пакьләве, үз шәхесен танып белүе мөһим. Әдип җәмгыятьтә кешеләр үз кул көче белән яшәргә тиеш дигән нәтиҗә ясый. Бу әхлак кагыйдәләрен дәлилләүдә автор халыкның авыз иҗатына, төрле ышану- ырымнарына, көнкүреш тәҗрибәсенә нык таяна. Биредә төрле легендалар һәм дини — мифологик карашларны. «Сакып. санма. йимәс суфи сугани. кабыгын дәхи куймаз. булса аны». Эт симерсә, ийәсене тешләр" кебек халык мәкальләрен байтак очратырга була. «Рисаләи Газизә » китабының төрки шигырь культурасын пропагандалавын да әйтеп үтәргә мөмкин. Афористик шигьри юллар аны киң катлау укучыга якынлаштыра, укучыларда сәламәт зәвекъ тәрбияләүгә өлеш кертә.
Шулай итеп.Т. Ялчыгол иҗаты татар әдәбияты тарихында мөһим урын били, һәм аңарда шул чор татар җәмгыятенең мәдәни — әхлакый һәм сәяси — рухани ихтыяҗларына җавап эзләү, шул чорга хас тарихи чикләнгәнлек һәм каршылыклар чагылыш тапкан.
Шушындый да олуг шәхес белән Зәй төбәге генә түгел, бәлки бөтен халык, әйтергә кирәк, бөтен кардәш халыклар горурланырга хаклы. Чөнки катлаулы язмышлы әдип Таҗетдин Ялчыгол культурабыз тарихында бер татар халкына гына кагылмый. Шуны истә тотып, шуның әһәмиятен аңлап, Зәй хакимияте Таҗетдин Ялчыголның исемен мәңгеләштерү буенча күп эшләр эшләде. Зәй мәркәзендә салынган таш манаралы мәһабәт мәчеткә Таҗетдин Ялчыгол исеме бирелде. Таҗетдин Ялчыгол исемле урам барлыкка килде. Аның кабере химаяга алынды. Аның турында материал туплау, эзләнүләр дәвам итә һәм махсуз заказ илә Таҗетдин Ялчыголның зур киндергә майлы буяулар белән рәсеме ясатылды, рәссамы — Раушан Шәмсетдин.
Зәй төбәге халкы аны олылап «Таҗетдин хәзрәт» дип кенә йөртә. Әтисе «күзем нуры», «бәгьрем парәсе» дип йөрткән Газизәнең кабере Мәлем зияратында. Еллар узган, ничәмә — ничә буын туфрак булган. Кабер өсләрендә агачлар үскән. Әмма кызын хөрмәтләп язган " Рисаләи Газизә " ядкяре, вакытның агышына, җил -яңгырларына бирешмичә, һәйкәл кебек яшәвен дәвам итә.
«Рисаләи Газизә»- әдәбиятны, динне, телне, мәгарифне, гыйлем тарихын тикшерүдә чыганак. Аны үзләштерү әхлаклылыкка, хәтерләр дәвамчанлыгына өйрәтәчәк.
Гомүмән, Таҗетдин Ялчыгол иҗатына Ш. Мәрҗани, Галимҗан Ибраһимов, Нәкый Исәнбәт, Риза Фәхретдинов һ.б. бик күп әдипләр, тел — әдәбият галимнәре зур әһәмият бирүен дә өстәсәк, аның әдәбиятыбыз күгендә сызылып үткән якты бер йолдыз булуына ышанабыз.

2. Сөббух Рәфиков

Сөббух Рәфиков исеме укучыларыбызга «Беренче яз», «Авыл иртәсе», «Тын елга буенда» романнары белән билгеле.Үзенең кыска иҗат гомерендә шактый зур әдәби мирас калдырган шагыйрь һәм прозик Сөббух Рәфиков Сарман районы Зур Нөркәй авылында, 1915 елның 15 июлендә туган. Башлангыч белемне дә шунда алган. Көнкүреш никадәр кыен булмасын, булачак язучы уку, белем алу турында да онытмый. Чаллы, Алабуга шәһәрләрендә тугыз еллык педагогик юнәлешле мәктәптә укый. Биредә әдәбиятка фанатикларча гашыйк малайга шигырь җене кагылган. Тора — бара яшь шагыйрьнең әсәрләре «Ызансыз кырлар», «Алмашлы каләмнәр» исемле күмәк җыентыкларда урын ала. Ә 1930 нчы елны «Соңгы талпыну» хикәясе аерым китап булып басылып чыга. 1931-1937 нче еллар арасында шигырь һәм хикәяләре тупланган өч җыентыгы: „Үсү җырлары“, „Соңгы талпыну“, „Үсмерчак“, сугыштан соң- 1957 нче елда „Ак төннәр“ исемле шигырьләр китабы дөнья күрә.
Сөббух Рәфиков 1932 -1934 нче елларны Сарманда чыга торган „Комбайн“ газетасында әдәби хезмәткәр, соңрак редактор урынбасары булып эшли. Үзенең журналистик хезмәте белән иҗади эшчәнлеген бергә бәйләп алып бара. Бер үк вакытта, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтының тел -әдәбият бүлегендә укый.
Ләкин үз хезмәтенең бөтен тәртибен, нечкәлекләрен белеп башкаручы, хезмәттәшләренә җылы мөнәсәбәтле, олы җанлы журналистка 1937 нче елның көзендә яраткан хезмәтеннән аерылырга туры килә. Ул „Кызыл Татарстан “ газетасында Ф. Хөсни, Галимҗан Мөхәммәтшин белән берлектә, татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимовның юбилее уңае белән озын гына мәкалә бастырып чыга. Бу аңа бик кыйммәткә төшә. Аңа „әсир, аклар разведчигы, халык дошманы Галимҗан Ибраһимовның булышчысы“ дигән нахак яла ягыла. Ул ун елга ирегеннән, биш елга хокукыннан мәхрүм ителеп, Себергә җибәрелә. Шушы гаделсезлек аркасында, С. Рәфиковка басарга әзерләнгән, инде сигнал нөсхәсе килгән, дүртенче китап булган „Пар алмагач төбендә“ исемле шигырьләр җыентыгын кулына алырга да, укучыларга тәкъдим итәргә дә насыйп булмый. Аны тикшерүчеләр сорау алу вакытында, авторның күз алдында вак- вак кисәкләргә турап ташлыйлар. Болай да җәрәхәтле шагыйрь өчен бу тетрәндергеч бер вакыйга була.
Шул сөрелүдән төньяк өлкәләрдә һәм Красноярск краенда яшәсә дә хаклык килеренә, гаделлек җиңәренә өметен өзми, шигьри утын сүндерми. Күңелендә туган җырларны хәтерендә саклый килә. Аларны мөмкинлек тугач та, кәгазьгә күчереп, 1956 нчы елны Казанга Татарстан китап нәшриятына юллый. Ул „Ак төннәр“ исеме белән китап булып басылып чыга һәм укучылар кулына керә.
С. Рәфиков 1957 нче елны туган якларга кайта. Үзенең әсәрләрендә якташларының, авыл тормышын реаль картиналарда, җанлы вакыйгаларда сүрәтләп бирүе дә туган якка, туган туфракка турылыклы булып калуындадыр.
Дөреслекне кычкырып әйтү түгел, күңелең белән уйлап йөрергә дә куркыныч бер заманда авыл җитәкчеләрен тәнкыйть утына алды, аларның халык акылы белән һәм тәҗрибәсе белән хисаплашмавын кискен гаепләве өчен Сөббух Рәфиковны чынбарлыкка, гаделлекә юл яручы диеп атасак та бер дә ялгыш булмас. Аның „Авыл иртәсе“, „Беренче яз“, „Тын елга буенда“ исемле романнарын чын мәгьнәсендә укучыларына зур бүләге, күңелләренә рухи азык бирүче булды.
Язучының „Тын елга буенда“ (1971) әсәре Зәй төбәген чагылдыра. Язучы гомеренең соңгы елларын Зәй шәһәрендә уздыра. Аның мәкаләләре, шигырьләре җирле татарча газетада даими басылып тора. Сөббух Рәфиков җәмгыять тормышында да актив катнаша. Ул Яңа Зәй советына депутат булып сайлана. 1962 нче елдан Язучылар берлеге әгьзасы.
Сөббух Рәфиков 1971 елның 21 нче ноябрендә Зәй шәһәрендә вафат була. Кабере дә биредә.
Зәйдә язучы Сөббух Рәфиковның исемен йөрткән урам бар, ул 1957 -1971 елларда яшәгән йортка мемориаль такта куелган, Зәй китапханәсенә аның исеме бирелгән һәм ниһаять, шәһәр хакимиятенең карары нигезендә, төбәк күләмендә Сөббух Рәфиков исемендәге бүләк тәгаенләнгән. Алдынгы эшчеләргә, һәвәскәр артистларга, журналистларга, укытучыларга ел саен ике бүләк бирелә. Бу фәгалият тә язучыбыз Сөббух аганың якты истәлеге халык аңыннан җуйдырмас өчен эшләнә.
Кыскасы, еллар сынавын үткән әдибебезнең, якташыбызның шигырь, хикәя, романнары татар әдәбияты тарихында сыкрау белмәс, өметен сүндермәс кайнар йөрәк авазы булып яшәр. Ул моны үзенең ялкынлы иҗаты, шәхси үрнәге, яшәү рәвеше белән раслаган. Менә ни өчен без аның белән горурланабыз, хезмәтенә зур хөрмәт белән баш иябез.
ХАНОВА ЗӨЛФИЯ, 11 НЧЕ А СЫЙНЫФЫ
ФӘННИ ҖИТӘКЧЕСЕ: ӘХМӘТҖАНОВА ЛӘЙСӘН КАМИЛ КЫЗЫ, ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ


Зәй муниципаль районы 4 нче гомуми белем бирү мәктәбе

ИҖАТКА ЮЛ АЧЫК

(Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән)

УКУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕ

Г. ЗАИНСК 2010 г.
  • 0
  • 09 февраля 2011, 14:38
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.