Әдәби туган як – зәй төбәге

Син кем? — дип сорасалар, син документыңны, паспортыңны күрсәтәсең: анда төп мәгълүмат язылган. Әгәр дә халыктан, син нинди халык, дип сорасалар, халык документ урынына үзенең галимен, язучысын, рәссамын, композиторын, сәясәтчесен, хәрби җитәкчесен күрсәтә.
Рәсүл Гамзатов.

Туган як! Туган як кеше өчен ата — анасы кебек үк кадерле. Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шуннан аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Торган саен син туган якның гүзәллеген ныграк аңлыйсың, байлыкларын күз алдына ачыграк китерәсең.
Туган җир! Туган төбәк! Туган табигать! Һәр кеше өчен нинди газиз, тирән мәгьнәле сүзләр!
Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияте, табигате һәм көнкүреше — болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.
Әдәби туган якны өйрәнү әдәбиятны тирәнрәк аңларга, аның тормыш белән бәйләнешен төшенергә булыша, туган төбәкне танып белергә, патриотик, әхлакый, эстетик тәрбия бирергә ярдәм итә.
Туган якны өйрәнү халык мәдәниятенең гасырлардан килгән традицияләрен, халыкның зур һәм күркәм эшләрен аңларга булышаТуган якны өйрәнү төшенчәсе нинди дә булса билгеле бер төбәкне төрле яклап, мәсәлән, тарихи, географик, биологик, әдәби, археологик, этнографик, икътисади яктан өйрәнүне үз эченә ала.
Әдәби туган якны өйрәнү — ул билгеле бер төбәк белән бәйле әдәби, әдәбият тарихына караган материаллар җыю дигән сүз.
Бүгенге әдәбият фәнендә әдәби туган як материалларын файдалану проблемасы, тарихи — мәдәни мирасны туплау, ул мираста аерым төбәкләрнең өлешен, урынын барлау проблемасы актуаль яңгыраш алды. Чөнки без уку — укыту һәм тәрбия эшендә абстракт төшенчәләрнең, гомуми матур сүзләрнең тәэсир көче түбән булуын аңладык. Шундый төшенчәләрнең берсе — туган ил. Ләкин әлеге төшенчәнең сүзләр арасында конкрет мәгьнәсе күмелеп кала язды. Туган ил — ул син яшәгән җир, авыл, төбәк, син яраткан табигать, син хөрмәт иткән кешеләр. Туган ил, туган як, туган авыл! Һәркем өчен иң мөкатдәс, иң изге, иң кадерле сүзләр алар. Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Ләкин алар турында уйланмау, әлеге төбәкнең тарихын, бүгенгесен белмәү, кызыксынмау аны яратмауга тиң. Шулай итеп, үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Димәк, патриотик тәрбия, туган илне, милләтне ярату, милләткә хезмәт итәргә әзер булу хисләре тәрбияләү өчен туган төбәк материалларын белү, өйрәнү мөһим, алар уку — укыту процессының нигезендә ятырга тиеш булалар.
Мәктәптә әдәби туган якны өйрәнүнең максат- бурычлары, формалары, ысуллары күптөрле: якташ әдипләрнең тормыш һәм иҗатларын тикшерү, музейлар. әдәби почмаклар ачу, стендлар, альбомнар төзү, фольклор материалларын туплау һәм өйрәнү, истәлекле әйберләр, экспонатлар җыйнау, әдәби кичәләр, очрашулар үткәрү һ.б. Бу зур эштә аларга әдәби, тарихи чыганаклар, җирле һәм гомумән вакытлы матбугат, архив, музей материаллары, мемуар әдәбият, төрле хатлар, кулъязмалар, өйрәнелә торган әдипләрне якыннан белгән кешеләр дә һәм үзләре әдипләр дә ярдәмгә килә.
Татарстанда тарихи һәм әдәби туган якны өйрәнүнең шактый бай тарихы бар. Е.Бушканец, Л.Котельникова, М.Р.Әхмәтҗанов, В.Климентовский, С.Алишев, Р.Шәйхиев һәм башка галимнәр бу юнәлештә игьтибарга лаеклы эш алып бардылар һәм баралар.
Минем эшемнең максаты — туган ягым — Зәй төбәген әдәби яктан өйрәнү. Зәй төбәгеннән күп санлы мәдәният әһелләре чыккан, бу як күп кенә әсәрләрдә гәүдәләнеш тапкан. Шуңа күрә мин аерым шәхесләргә, әдәби як төшенчәсенең кайбер мәсьәләләренә генә тукталып китәргә уйлыйм. Максатыма ирешү өчен Зәй районында туган, торган шәхесләр турында мәгьлүмат табуны һәм материал җыюны, кайбер язучыларның тормыш һәм иҗат юлын тулырак яктырту өчен аларның әсәрләрен өйрәнүне, туган якларына мөнәсәбәтен ачыклауны, Зәй районында туып — үскән күренекле шәхесләрне мәктәптә һәм, гомумән, халык арасында өйрәнелү торышын тикшерүне үземә бурыч итеп куйдым.
Шушы максаттан чыгып мин әдипләрнең әсәрләре, алар турында вакытлы матбугат битләрендә чыккан мәгьлүматларны өйрәндем, бу шәхесләрне якыннан белгән кешеләр белән очраштым, музейлар һәм мәктәпләрдә, мәдәният учаклары булган — китапханәләрдә булдым һәм бу материалларны үземнең хезмәтемдә файдаландым.
Үзең яшәгән төбәкнең туган як, туган ил булуына ышану өчен, билгеле, аның үткәненә, бүгенгесенә күз саласың, киләчәк турында уйланасың. Үткән белән очрашу теләге сүнми дә, сүрелми дә. Менә шул теләк тарих битләрен ачарга мәҗбүр итә дә инде. һәр төбәкнең үз тарихы бар.
Зәй төбәген әдәби яктан өйрәнүгә хезмәтләр юк. Әмма темага мөнәсәбәтле аерым мәкаләләр, факт — мәгьлүматлар вакытлы матбугат битләрендә очрап тора.
Бу уңайдан Зәйдә чыгып килә торган «Зәй офыклары» газетасы игьтибарга лаек. «Зәй офыклары» милли күтәрелеш алгарышның бер чагылышы буларак, 1990 елның июнендә «Знамя дружбы» газетасы тәрҗемәсе булудан туктап яңа исем астында мөстәкыйль рәвештә чыга башлады. Яңа газета " Сөй гомерне, сөй халыкның дөньясын!" дигән өндәү алды. Өндәү генә түгел, программа иде бу. Менә унтугыз ел дәвамында «Зәй офыклары» журналистлары аңа тугры.
Газетасыз, матбугатсыз милләт яши, милли аң калыплана аламы? Юк. Газета ул — вакыйгаларның кайнар эзеннән барып, җәмгыять фикерен формалаштыручы, туплаучы зур идеологик көч.
Зур өметләр баглап ачылган газета беренче саныннан ук укучысын милли яңарышка өндәде, телне, гореф — гадәтләрне, милли мәгарифне үстерүгә йөз тотты. Якташ язучылар Р. Батулла, А. Гыйләҗев Зәйдә татарча газета чыга башлавын хупладылар.
Икенче санда ук «Зәй — минем күңел кагъбәсе» дигән баш астында Аяз ага Гыйләҗев белән газетаның баш мөхаррире Рәис Габсәлам улы Нәҗипов әңгәмәсе басылды.
Газета битләендә күптөсле һәм күпкырлы тормыш калейдоскобы, шәһәр совет конференцияләре һәм пленумнары, корылтайлар һәм мәҗлесләр, мәктәп һәм гаилә мәсьәләләре һ.б. Сабантуй, Нәүрүз, җыеннар, «Карга боткасы» бәйрәмнәре, татар җыры бәйгеләре, татар телен укыту мәсьәләләре «Зәй офыклары»ның даими игътибар үзәгендә.
Мөхәррият каршында Г.Мөхәмов җитәкләгән «Төбәгем тургае», «Зәй энҗеләре», «Көмеш кыңгырау» әдәби берләшмәләре эшләп килә.
Газета соңгы вакытта район — шәһәр хакимияте башлыгы карары нигезендә Зәй төбәгеннән чыккан күренекпе шәхесләр, фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә танылган якташларның тормышын, иҗатын өйрәнү, алар турында мәгьлүмат туплау, аларны пропагандалау өстендә эшли." Күренекле якташлар" рубрикасында алар турында мәкаләләр, көндәлекләреннән өзекләр, тәрҗемәи мәгьлүматлар, әдипләр белән әңгәмәләр басылып тора.
Мәсәлән, Сөббух Рафиков, билгеле булганча, репрессия корбаны. Хәзер ул халыкка кайтарылган шәхесләрнең берсе. Аның халык тарафыннан якын һәм үз итеп кабул ителү чоры Зәйдә узды. 1957 елда ГРЭС төзелешендә «Социалистик Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе булып катнашудан алып, 1971 елда вафат буганга кадәр язучының гомере Зәй тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Шуңа күрә Сөббух аганың 1953 нче елдан алып барган көндәлекләрен — Зәй шәһәренең бәяләп бетергесез үсеш елъязмасы дип атарга була. Шушы Сөббух Рафиков көндәлекләреннән өзекләр «Зәй офыклары»нда урын алдылар. Алар белән танышкач укучы үзен 30 — 35 еллар элекке чорга әйләнеп кайткан кебек хис итә.
Шулай ук, Аяз Гыйләжев турында мәкаләләр, аның белән әңгәмәләр, үзе язган балачак хатирәләре дә «Зәй офыклары»нда даими басылып тора. Мәсәлән, Аяз Гыйләҗевнең үзе язган «Балачак сукмаклары». Ул монда балачагы, яшьлеге үткән Югары Баграж авылы турында истәлекләрен яза. Бу истәлекләр укучыларны авыл тормышы белән генә таныштырмый, ә булачак язучының туганда ук шигьри күңелле булуын ачыклап, аның тәрҗемәи хәле белән дә таныштырып үтә.
Туган якны өйрәнү буенча икенче мөһим чыганак булып В.С Малаховның «Зәй энциклопедиясе»һәм «Зәй тарихы буенча очерклар»ы тора.
В.С Малаховның «Зәй энциклопедиясе»ндә кушымталар белән, борынгы заманнан хәзерге вакытка кадәр булган, 400 дән артык аңлатма бирелгән. Әдәби туган якны өйрәнү буенча энциклопедиядә мәдәният әһелләренең тәрҗемәи хәле, әсәрләренең исемнәре бирелгән. Фактик материал («Зәй энциклопедиясе» өчен) илнең төрле архивларыннан: Мәскәү, Ленинград, Өфә, Казан, Оренбург шәһәрләреннән җыелган.
Ләкин шуны да әйтеп китәргә кирәк, бу мәгьлүматлар тулы түгел, ә кайберләре инде яңартуны сорыйлар.
Шулай итеп Зәй төбәген әдәби яктан яктыртуга җирле вакытлы матбугатта, жирле авторларның китаплары да ярдәмгә килә. Ләкин Зәй төбәген әдәби яктан өйрәнүгә җирле авторлар гына түгел, ә күренекле галимнәребезнең дә эзләнүләре, гыйльми эшләре дә кушылса, бу тема тагын да тулыланып һәм өйрәнелеп, киң масса укучыларга җиткерелер иде.

ХАНОВА ЗӨЛФИЯ, 11 НЧЕ А СЫЙНЫФЫ
ФӘННИ ҖИТӘКЧЕСЕ: ӘХМӘТҖАНОВА ЛӘЙСӘН КАМИЛ КЫЗЫ, ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ


Зәй муниципаль районы 4 нче гомуми белем бирү мәктәбе

ИҖАТКА ЮЛ АЧЫК

(Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эш тәҗрибәсеннән)

УКУЧЫЛАРНЫҢ ИҖАДИ ЭШЛӘРЕ

Г. ЗАИНСК 2010 г.
  • 0
  • 09 февраля 2011, 14:34
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.