ТЕЛЕБЕЗ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ

Кеше исемнәре гадәти сүзләр генә түгел, ә һәр халыкның милли йөзе, тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Дөньяда нинди генә халыкны алма, аларның һәрберсенең үзләренә хас исемнәр байлыгы бар. Ә менә татар исемнәре белән эш ничегрәк соң? Безнең исемнәребез милли йөзебезне, халык буларак үзенчәлекләребезне, милли горурлыгыбызны чагылдырамы? Күренекле совет ономасты В.А.Николаев, статистик исәпләүләр нигезендә, 1967 елда татарлар арасында ир балалар исемнәреннән – Альберт, Эдуард, Роберт, Марсельнең, кыз балаларга – Лилия, Роза, Резеда, Эльмираның бик күп бирелүен хәбәр итә. Чыннан да, кем ул Роберт исемен йөрткән кеше: татармы, евреймы, ингизмы, французмы, русмы? Кайсы милләт кешесе? Кайда бу исемнең татар исемнәренә хас милли йөзе, төсе, сыйфаты? Менә шушы сорауларга җавап эзләп, мин фәнни эшемне башладым. Минем максатым – бай тарихлы татар исемнәре хәзинәсен өйрән.
Татар халкы элек-электән яңа туган сабыйга исем кушуга зур җаваплылык белән караган. Ул җиңел, матур әйтелешле, тирән мәгънәле исемнәр бирергә тырышкан, исемнәрдә халкыбызның милли йөзен, милли рухын саклап килгән. Ләкин еллар узган саен исемнәребез руслаша, интернационлаша барып, милли- лексик мәгънәсен, рухын югалта барган. Совет чорында татарларда балаларга исем кушу уңаеннан сәер үзгәрешләр барлыкка килеп, агач, үсемлек, ил, елга географик атамалар, күренекле кешеләрнең исемнәре популяр исемнәргә әйләнеп, арабызда Астра, Кипарис, Дания, Энгельс, Феликс, Дамир, Фәрит- Федя исемле апа һәм абыйларны күпләп очратырга була. Бу күренеш бай тарихы, мәдәнияты булган татар халкын бер дә бизәми, киресенчә, бу – татарлар арасында маңкортлык чире таралуын күрсәтә. Моннан ике гасыр элек, бөек шагыйрь Г.Тукай татар исемнәренең киләчәге өчен борчылып, »Исемнәребез турында» исемле мәкаләсендә «Исем милли үзенчәлекне, холыкны һәм милли сыйфатны чагылдырырга тиеш, шуңа күрә балаларга милли исемнәр кушарга кирәк», дип язып калдырган. Габдулла Тукайның әйткән сүзләре бүген дә бик актуаль. Бу тема мине дә борчый, уйландыра. Фәнни эшемне язар алдыннан антропонимика фәненә кагылышлы хезмәтләрне өйрәндем: мәшһүр галим- ономаст Г.Саттаров – Мулилленең фәнни хезмәтләре белән таныштым, татар галимнәре һәм әдипләренең шушы темага кагылышлы хезмәтләрен һәм мәкаләләрен укыдым. Шушы хезмәтләр аша татарларда кеше исемнәренең барлыкка килүен һәм үсеш тарихын өйрәндем, совет чорында һәм соңгы елларда барлыкка килгән үзгәрешләргә күзәтү ясадым, Түбән Кама шәһәре ЗАГС идарәсенең яңа туган балаларны теркәү бүлегендә булып, шәһәребездә бу проблеманың торышын тикшердем һәм шундый нәтиҗәгә килдем. Соңгы елларда ислам кыйммәтләре кире халыкка кайта, милли үзаң күтәрелә башлагач, борынгы исемнәрнең кулланылышка актив керүен күзәтергә мөмкин. Бу — матур һәм куанычлы күренеш, чөнки кешенең исеме аның кайсы милләттән булуын күрсәтеп торырга тиеш. Соңгы елларда татарларда кызларга Камилә, Әдилә, Зәмирә, Алинә дип, ә малайларга Салават, Рамазан, Ислам, Әмир исемнәре кушу популяр икән. Фәнни эшемдә шулай ук туганнарымның һәм үземнең исемемне «Татар исемнәре сүзлеге» ннән табып, аларның мәгънәсен, килеп чыгышын тикшердем, гаиләбез шәҗәрәсен төзедем һәм горурлык белән әйтә алам: безнең нәселебездәге исемнәрдә милли рух сакланган. Исемнәр дөньясы гаять зур һәм катлаулы, әлеге дөньядан үз балаңа иң матурын, иң күркәмен һәм иң мәгънәлесен сайлап алу – ата-ананың изге бурычы. Исемнәребезнең милли йөзе югалмасын иде, онытылган, онытыла, язган исемнәрне җанландыру яшьләр кулында, әгәр дә без бүгеннән үз хаталарыбызны төзәтмәсәк, чал тарихлы татар милләте, олуг милләт буларак, яшәүдән туктаячак. Без моңа юл куймаска тиеш!

Əдәбият

1. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре сүзлеге. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1981.
2. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: Татар.кит.нәшр, 1998.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Җамалиева З.
10 нчы урта мәктәп, Түбән Кама шәһәре
Фәнни җитәкче: Әхмәтова Х.И.


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.