АНА ТЕЛЕ – КЕШЕЛӘРГӘ АҢ-БЕЛЕМ, ТӘРБИЯ БИРҮ ӨЧЕН ИҢ ШИФАЛЫ ЧИШМӘ

Хәзерге үзгәрешләр заманында ана телен белүдән дә әһәмиятлерәк эш бармы икән! Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми буыннан буынга тапшыру – бу безнең төп бурычыбыз. Күңелендә аз гына милли хисе булган кеше моңа битараф кала алмый торгандыр. Ана теле – кешеләргә аң-белем, тәрбия бирү өчен иң шифалы чишмә.
Бертеллелек һәм икетеллелек турында төрле карашлар йөри. Кайбер «милләтпәрвәрләр», алдын-артын уйламыйча, татар телен ничек тә саклап калырга кирәклеге турында сөйлиләләр. Ләкин шул ук вакытта рус теленең колонизаторлар теле булуын, татар телен кысрыклап чыгаруы турында бәян итәләр. Алар фикеренчә, рус теле үсешенә чик куярга, ә бөтен игътибарны бары татар теленә генә бирергә кирәк. Кызганыч, мондый карашлар белән еш очрашырга туры килә. Бу карашлар бигрәк тә гади халык арасында киң таралган. Алар: »Рус телен су кебек эчкән кеше генә укып кеше була һәм зур урыннарда эшли ала, »- диләр.
Бу капма-каршы карашларның кайсысы дөреслеккә якын соң?
Берсе дә дөрес түгел!
Бертеллелек заманалары күптән узды инде. Хәзерге вакытта бердәнбер дөрес юл — икетеллелек. Халкыбызны, мәдәниятебезне, туган телебезне саклап калырга телибез икән – ике телне дә: рус һәм татар телләрен мөмкин кадәр тирән һәм тигез белергә, хөрмәт итәргә кирәк.
Әйе, туган телне югалту җанны югалту белән бер. Җансыз, имансыз, телсез көе дөньяда яшәп буламы соң? Юк, әлбәттә. Ләкин шул ук вакытта һәркемгә рус телен белү дә мәҗбүри. Без бит Россиянең нәкъ үзәгендә яшибез, без -аның гражданнары. Халкыбызның төп өлеше Россия буенча сибелгән, хәтта чит илләрдә дә туганнарыбыз яши. Кая гына барма, ни генә эшләмә – рус теленнән башка бер адым да атлый алмыйсың.
Алай гына түгел рус теле дөнья мәдәниятенә алтын ачкыч булып тора. Хәзерге заманда бер милләт тә үз мохитенә бикләнеп яши алмый. Болай булса, ул артта калачак, мескен хәлендә яшиячәк. Дөнья цивилизация казанышлары безгә рус теле аша керә. Үзебез дә дөнья киңлекләренә рус теле ярдәмендә чыга алабыз.
Мин үзем шундый нәтиҗә ясар идем: ана телебезне саклап калырга теләсәк, рус телен өйрәнергә кирәк. Халкыбызның киләчәге икетеллелек юлында. Бик авыр түгелме соң ул ике телне дә тирәнтен өйрәнү? Әлбәттә, ике телне өйрәнү бер телне генә белүгә караганда катлаулырак, күбрәк хезмәт таләп итә. Ләкин нишлисең? Кайбер күпмилләтле илләрдә халыкның күпчелеге ике, хәтта өч телне яхшы белә. Бер телне дә кимсетмичә. Икесенә дә тигез игътибар биргәндә генә татулыкка да, иминлеккә дә ирешергә була. Икетеллелек кешенең аңын, зиһенен үстерә, аңа рухи этәргеч бирә тора. Безнең телгә татарларның гарәпләр, руслар белән бәйләнешләре нәтиҗәсендә гарәп һәм рус телләреннән бик күп сүзләр кергән.Алар татар телендә йөзләрчә еллар кулланылып, халык тарафыннан үзләштерелгән һәм туган телнең үз сүзләре булып киткәннәр. Кайчандыр рус теленнән кергән –өстәл, камыт, эскәтер, буразна, салам; гарәп теленнән кергән дәфтәр, китап, тастымал, сандугач кебек сүзләр бүген дә безнең актив лексикада кулланылалар. Татар кешесенең берсе дә бу безнең сүз түгел дип әйтә алмый. Безнең татар лексикасы алынма сүзләр ярдәмендә тулыланган һәм тулыланып тора. Мондый сүзләр туган телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча, русчадан турыдан-туры, хәрефкә хәреф тәрҗемә итү, чит тел өлгеләрен механик рәвештә күчереп кую аркасында барлыкка килә. Очраклы рәвештә килеп кергән сүзләр тикшерелеп тора. Һәр сүз, һәр гыйбарә белән бик сак эш итәргә, яңасүз куллану мәсьәләсе уйланылып, һәр ягын үлчәп хәл ителергә тиеш. Тел галимнәребез аларның кайберләрен гарәп һәм фарсы сүзләре белән алмаштырырга тырышалар.
Тел ул, җанлы организм кебек, һәрвакыт хәрәкәттә була: кайбер сүзләр искерә, кулланылыштан чыга, яңа сүзләр барлыкка килә. Шулай ук телнең үсеше вакытлы матбугат белән бәйле. Газета, журналлардагы материаллар халыкны кызыксындырып торырга, киң эчтәлекле, кызыксындырырга тиеш.
Ана телен әйбәтрәк белим, аның серенә төшеним дисәң, иң әүвәл матур әдәбиятны белү зарур. Чөнки телебезнең җәүһәрләре нәкъ әнә шунда тупланган. Әдәби әсәрләрне укыганда авторның язу стиленә, тел байлыгына, сүз сайлавына игътибар итәргә кирәк. Төрле милләтләренң дуслыгы, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләр белән танышу, татар халкының тарихи мирасын өйрәнү, якташ язучыларыбызның, шагыйрьләребезнең иҗатларын туплау, өйрәнү – болар телне өйрәнүдә иң мөһим факторлардан саналалар.
Һәр халык өчен туган тел – иң кадерле, иң куәтле, иң моңлы, иң назлы тел. Казахлар өчен – казах теле, белоруслар өчен – белорус теле, грузиннар өчен грузин теле, марилар өчен –мари теле, башкортлар өчен башкорт теле. Ләкин синең туган телеңдә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү нинди зур шатлык. Синең аның кырыннан китәсең дә килми, әллә нинди уртак сүзләр табыла, сөйләшкән саен бер-береңә якынаясың. Башка милләт сөйләвендә татар теле тагын да ягымлырак булып ишетелә, чит телдән нәрсәдер кушыла. Ягымлылыкмы ул, хөрмәтме ул? Белмим. Телнең йомшаклыгына, шигърилегенә, сыгылмалыгына, аның борылышларына сокланасың. Икенче халык үз теленең нечкәлекләрен синең телеңә куша. Тыңлыйсың, сөенәсең, шатланасың. Телләр аралаша, сүзләр күчә, бер-берсен бизиләр.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә, без бер телгә дә битараф булырга тиеш түгел. Шулай да үз ана телебезне сакларга, аның яшәвен тәэмин итәргә, хөрмәт итәргә тиеш. Безнең күңелләрдә милли рух, милләт төшенчәләре мәңге яшәр. Тел галиме, укытучы — педагог, әдип Каюм Насыйри халкыбызның туган телен кайнар яклап чыга:»Без-татарлар, телебез – татар теле, мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул,»- дигән.

Әдәбият

Сафиуллина Ф.С. Сөйләм культурасы Казан: Мәгариф ,1995.
Юсупов Р. Дөрес сөйлик, дөрес языйк.Казан: Мәгариф, 1998.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Даутова М.М.,
Мөслим урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Даутова Г.М.


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.