ТЕЛ ЯЗМЫШЫ - МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ

Тел сүзе — тормышыбызда иң күп таралган сүзләрнең берсе. Моны аның халык, ил, милләт сүзләре кебек үк иҗтимагый әһәмиятле киң колачлы, тирән мәгънәле төшенчәне белдерүе белән аңлатырга кирәк. Аннары бу сүз күп төшенчә белдерә. Менә кайберләре генә: тел ул — кешенең һәм башка тереклек ияләренең әгъзасы, тел ул шушы атаманың, бер яктан, аерым предметларга күчерелмәсе (гармун теле, сәгать теле, шәл теле), икенче яктан, иҗтимагый күренешләргә күчерелмәсе (монысы аеруча киң таралганы), тел ул — фикерләү чарасы (тел очына килү, тел төбе, телдән төшмәү), аралашу, аңлашу өчен корал — чара системасы һәм шул системаны өйрәнә торган фән (дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. Рус телен белү кирәк, үз телеңне белү тиеш. Татар теле программасы).Шушы системаның кулланыштагы хәле дә еш кына тел атамасы белән йөри ( Тел юата да, елата да. Газета теле. Агитатор теле).Язуда яисә сөйләүдә сүз белән үзенчәлекле эш итү системасы да тел дип атала (Шагыйрь Хәсән Туфан теле). Тел сүзе әле тагын да күптөрле мәгънәләрне белдерә, «Татар теленең аңлатмалы сүзлегенә» күз салырга мөмкин [3т.,69 бит]
Һәрбер телнең сүзлек составында үз сүзләр һәм алымнар барлыгын һәрбер кеше белә. Татар сүзләре турында сөйләгәндә төрки сүз дип әйтсәң, гаҗәпләнеп калучылар да очрый: соң, татарның үз сүзе юк мени?» дигәнне ишетергә туры килә. Элек-электән татарча халыкара әхвәлебез — җөябез турында сөйләгәндә «без мөселманбыз» дип өйрәткәннәр. Шуннан «без гарәпләр белән кардәш икән» дигән фикер туган. Аннары, совет власте урнашкач, «без СССР кешесе» дигән раслама беренче урынга куелган.
Татар лексикасында ( сүз нигезләре, нигез сүзләр составында) өч катлам аерыла: 1) төрки мирас, 2) төрле тарихи алынмалар, 3) татар теленең үзендә килеп чыккан яки пәйда булган сүзләр.
Борынгы төркләр иң беренче чиратта ике мәдәни даирә — көньяк- кончыгышта Кытай, көнбатышта Иран халыклары арасында яшәгәннәр. Көнчыгыш Азия белән Урта Азия һәм Иран арасында сәүдә эше ( « Бөек ефәк юлы») тәүдәрәк ирани халык — сугдиләр кулында булган. Безнең эра башларында бу сәүдәгә төркиләр кушылып, сугдиләр белән аралашып, катнашып киткәннәр һәм V гасырда ул сугдиләр үзләре төркиләшә башлаганнар. Шул чорда төрки телләргә ирани телләрдән бик күп сүзләр кергән һәм калькалар ясалган. Шушы факттан чыгып, төрки телләрдә сәүдә өлкәсенә ( борынгы транспорт, тавар атамалары, үлчәү — бәяләү терминнары һ.б.) караган күп кенә сүзләр сугди теленнән булуы көтелә. Сугди теленең үзендә борынгы (исламны кабул иткәнче формалашкан) фарсы һәм һинд телләреннән алынмалар бик күп булган. Алар да, билгеле, төрки телләргә күчкәннәр. Гомум төрки ат сүзенең борынгы фарсы ахта «алаша» сүзеннән булуы бик тә ышандыра.
« Ефәк юлы»ндагы сәүдә шәйләренең (предметларының) җитештерүче — борынгы Кытай теленнән дә күп сүзләр алынуы табигый. Иң беренче — тавар,әйбер атамалары, музыкага караган кайбер сүзләр (көй, кубыз һ.б.), идарә һәм суд эшләре терминологиясе.
Монгол телләреннән татар теленә алынган сүзләрнең күпчелеге Чынгыз хан яуларына кадәр кергән! Гарәп теленнән дини терминология киң таралган. Шулар белән бергә гомуммәдәни терминнар, шигырь теориясе терминнары, мораль- әхлак төшенчәләренең атамалары, матди мәдәният һ.б.
Хәзерге гомумевропа лексикасыннан агат, адмирал, алгебра һ.б. керделәр һәм бик күп яңа сүзләр бүгенге көннәрдә керә.
Академик Селезнёвский «Халык үзенең бөтен барлыгын телендә һәм телдә булган гамәлендә чагылдыра» дип дөрес әйткән. Телдә халыкның үткәне дә, кылган гамәлләре дә, уй- хыяллары да теркәлеп кала. Телнең тарихы никадәр баерак булса, бу халыкның тарихы да бай.
Тел язмышы — милләт язмышы. Мин үзем Тукай районының Кече Шилнә авылында яшим. Безнең авылыбыз рус авылы, ләкин ярты авылыбыз татар кешеләре. Мондый күренешләр аз түгелдер дип уйлыйм. 1993 нче елда безнең авылыбызда татар сыйныфы ачылды. Анда укыган балар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, арасында галимнәр дә булды. Ләкин ата -аналар балаларын татар классына бирергә теләмиләр, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Авылда катнаш гаиләләребез бик күп: я әтисе урыс, я әнисе, ләкин барсы да татар телен өйрәнәләр. Ул бит безнең туган телебез. Рус балалары да рәхәтләнеп иншалар язалар, яратып укыйлар. Безнең авылыбызда татарлар да руслар да үзара бик тату яшиләр. Татар телен өйрәнергәме, юкмы дигән сорау тумый.
Туксанынчы еллардан татар теле зур күтәрелеш кичерде. Татар теле дәүләт теле дип игълан ителде. Без аны чын-чынлап дәүләт теленә әверелер дип өметләнәбез. Минемчә, беренче чиратта, «өстәгеләрнең» ныклы позициясе булуы кирәк. Югары дәрәҗәдәге җитәкчеләребез ике телне дә камил белә. Ләкин аларның әйләнә — тирәсе бу үрнәккә иярергә ашыкмый. Туксанынчы еллар башында һәм урталарында Дәүләт Советы да, Министрлар кабинеты бу мәсьәләгә битараф түгел иде. Телләр турында законның үтәлеше контрольдә булды. Татар милли культурасы, фәне белән бәйле өлкәләрне приоритетлы, ягъни өстенлекле өлкә итеп аерып чыгару кирәктер. Мәскәү җитәкчеләреннән үрнәк алып, республикабызда Татар теле елы игълан итәргә кирәк иде.
Әгәр татар һаман да үзенең туган теленә караганда чит телне өстен күрсә, хәлебез мөшкел булыр.Әйе, тормыш телләр белүне таләп итә. Хәзер безгә рус телен генә түгел, инглизчәсен дә, кытайчасын да белергә кирәк. Ләкин бу хәл татарчабызга хилафлык китерергә тиеш түгел. Балаларның теле ана теле белән ачылсын иде. Гаиләдә аралашу ана телендә булсын иде. Бары шул чакта гына тел. милләт сакланачак. Татар милләте һәм теле яшәсен өчен тагын бер шарт кирәк. Татар авылының яшәве. Бүгенге көндә ике телле дәүләттә яшәп тә, бер телнең өстенлекле кулланылуы шартларында, татарны үзенең моноэтник торак пунктларында тупланып яшәве генә милләт буларак коткарып кала ала. Ә татарның бер милләтле, моноэтник шәһәрләре юк (мәсәлән, казахларның Астанасы кебек), андый авыллары гына бар. Димәк, авылның матди һәм рухи халәте турында дәүләткүләм кайгырту булырга тиеш. Авылыбызны саклау юнәлешендә зур күләмле милли проект булырга һәм ул яхшы итеп финансланырга тиеш.
Тел язмышы белән бәйле тагын бер фактор бар. Татар гаиләсенә кайсы милләт вәкиле килен булып төшүдә. Ана телен киләчәккә алып баручы кеше — Ана.
Быел, 2009-2010 уку елында, былтыргы уку елы белән чагыштырганда, татар телендә белем алучы татар балаларының күләме 3474( 3,9 %) арткан. 2010 елда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Мастер — класс» республика бәйгесе үткәрелгән. Милли Белемне саклау һәм алга таба да үстерү- 2010- 2015 елларда Татарстан Республикасында белем бирүне үстерү стратегиясе « программасын гамәлгә ашыруда төп юнәлешләрнең берсе.
Шул ук рәвешле берничә буын алышынгач, телебезнең хәле нинди булыр икән соң? Без татарча аралашырбызмы, укырбызмы? Укысак, кайсы шагыйрь — язучыларны, газета-журналларны? Нинди графикада? Исем- атамаларыбыз татарча яңгырармы? Мондый сораулар телебез, милләтебез киләчәгенә битараф булмаган һәркемне борчыйдыр.
Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.
И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам! Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр, дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, тормышның да яме- гаме артыр.
Милли телне күтәрү өчен төрле юллар бар.Ул матбугат-нәшриятны киңәйтү, радио-телевидение аркылы аралашу, кәгазьләрне татар телендә алып бару, төрле милләт кешеләрен татар теленә өйрәтү һәм башка күп сфераларда татар теленә юл бирү. Бүгенге көндә дә татар җанлы кешеләрнең булуы шатланырлык күренеш. Казан вузларында физика, математика, геометрия, медицина, ветеринария буенча укытучы доцентларыбыз, профессорларыбыз үз теләкләре, милләткә хезмәт итү, аның милли кадрларын үстерү йөзеннән туган телдә лекцияләр әзерлиләр.Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләре тулысынча татар китаплары белән тәэмин ителгән. Булганны саклап калдырыйк. Тел бит әле ул милләтнең сакчысы да.

Әдәбият

1.Әхмәтьянов Р.Г. Этимология., фән Һәм тел журналы, №4/2004 ел,3-10 б.
2. Вәлиева А.М… Шатлыгым, кайгым минем...-Казан: Мәгариф,2003.- 105б.
3. Низамов И.М. Уем тел очында.-Казан: Татар китап нәшрияте,1995,-163б.
4.Кәримуллин Ә. Тел- милләтнең сакчысы.-Казан: Татар китап нәшрияте,1997.-196б.
5. Саттаров Г. Туган тел гаме., Татарстан журналы, июнь,2007,43-45 б.
6. Балалыкина Э. Телебез ни сөйләгәнне колагыбыз ишетәме?, Татарстан журналы, октябрь,2007,40б.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Гарипова Р.,
Тукай муниципаль районы,
Кече Шилнә урта белем бирү мәктәбе.
Фәнни җитәкчесе: Гарипова Э.М.


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.