АВЫЛ ЮККА ЧЫКСА, ТЕЛ ДӘ, МИЛЛӘТ БУЛАРАК, ХАЛЫК ТА БЕТӘ

Без — татарлар, телебез татар теле,
мөстәкыйль һәм камил тел ул.
Каюм Насыйри
Республикада татар теле — дәүләт теле булса да, ул үсеш ала алмый. Гәрчә урыс теле белән бертигез хокукта, ләкин татар теле кулланылыш тапмый. Ни өчен шулай?
Безгә киләчәк турында уйларга кирәк. Бүгенге шартларда ни эшләргә була? Тел проблемасын шушы шартларда хәл итәргә кирәк. Минем фикерем шундый: күп нәрсә теге яки бу кешенең үзеннән тора. Безгә беркем дә туган телдә сөйләшергә комачауламый, урамда да, укыган урыннарда да шулай ук. Ник икмәкне татарча сорап аласың дип, кибеттә берсе дә авызга китереп сукмый. Кем безне татарча тәрбияләүдә аяк чала?! Беркем дә комачау итми. 70 нче елларда ук Эстониядә эстоннар бер-берсе белән бары тик туган телендә генә сөйләшкән, берсе дә тыя алмаган. ә бит ул совет заманасы булган.
Бар нәрсә үзебездән тора. Мәҗбүри татар теленә өйрәтеп булмый. Кыйнап татарча сөйләштерү мөмкин түгел. Бу кешенең рухи таләбе, халәте булырга тиеш.
Милләтне элек дин генә саклап калган, хәзер исә заман үзгәрде. Безгә иң беренче чиратта телне сакларга, аны үстерергә кирәк. Монда кешенең белем дәрәҗәсе дә, халыкның үз тарихын, телен белү дә, хөрмәт итү, дин дә керә.
Икенчесе — ул материаль байлык, яшәү дәрәҗәсе. Кешенең кесәсендә акча юк икән, аңа милләт тә, милли проблемалар да кирәкми. Рухи һәм материаль байлык яһүдләрне саклап калган. Татар милләт буларак саклансын өчен, халык рухи яктан да, материаль яктан да бай булырга тиеш.
Милләтнең тамыры, бигрәк тә татарныкы авылда. Татар телен саф, камил белгән кешеләр шунда яши. Ләкин газ керсә дә, юллар салынса да, кайбер авыллар бетеп бара. Ни кызганыч, моңа халыкның битараф, үшән булуы да ярдәм итә. Анда мәктәпләрне, мәдәният учакларын да бетерергә ярамый, алар ябыла икән, авыл бетте дигән сүз. Ул бүген татарның терәге. Авыл юкка чыкса, тел дә, милләт буларак, халык та бетә. Шушы хакыйкатьне аңларга иде.
Мин укыган Мөслим 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә күп кенә дәресләр рус телендә алып барылса да, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм үзебезнең тырышлык аркасында без татарча сөйләшәбез, аралашабыз.Әдәбият дәресләрендә без татарча сөйләшеп кенә калмыйбыз, ә бәлки зур-зур күләмле әдәби әсәрләр укып фикерләшәбез.
Әдәбият- сүз сәнгате. Әдәби әсәрнең үзәгендә кеше, аның эчке дөньясы, эш-гамәле, теләк-омтылышлары ята. Әнә шулар аша, матур әдәбият әсәрләре нигезенә киләчәк буыннарны тәрбияләү мәсьәләсе салына. Бу һәр чорда шулай булган. Әсәрләрдәге геройлар арасыннан без үзебезгә ошаганнарын сайлап алабыз, теге яки бу сыйфатын үзебездә булдырырга тырышабыз. Шулай итеп, матур әдәбият әсәрләре безнең тормыш маягына әверелә. Гаҗәеп бай әсәрләребез бар бит безнең. Матурлык һәйкәле булырлык әсәрләр!
Әлеге әсәрләрне безгә әдәбият дәресләрендә тәкъдим итәләр, алар белән таныштыралар һәм кызыксындырып укытырга тырышалар.
Мин, мәсәлән, 5-8 классларда әсәрләрдән өзекләрне дәреслектән генә укысам, өлкән классларда инде зур кызыксыну белән тулы әсәрләрне укый башладым.
Бүгенге көндә әдәбиятны өйрәнү- гаять күпьяклы, катлаулы һәм җитди мәсьәләләрнең берсе. Әдәби әсәрләрне өйрәнү безгә тормышны тулырак аңларга, кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Аларны укыгач, дулкынланасың, андагы вакыйгаларга һәм образларга карата төрле фикерләр туганын сизәсең. Дәреслекләрдә тәкъдим ителгән өзекләрне генә укып, әдәбият дөньясына бөтенләй кереп чума алмыйсың.Алар тиешле нәтиҗәне дә бирмәскә мөмкин. Моның өчен әсәрне тулысынча укырга кирәк. Тулы бер романны хәзер генә укырга өйрәнеп булмый. Без башлангыч класслардан үк укырга күнегергә тиеш. Ә инде кече яшьтән үк китапка мәхәббәт уяна алса, тормышның төрле хәлләрендә дә безнең үз фикеребез булачак.Зур күләмле әсәрләрне дәрестә укып җитешеп булмый, аларны өйдә укырга кирәк. Ә инде әсәрне берьялгызыбыз укып чыга алганбыз икән һәм бездә язучының башка әсәрләрен, бөтен иҗатын белү теләге кузгалса, бу хәл укытучы эшчәнлегенең нәтиҗәле булуы турында сөйли. Укыганның эчтәлеген без иптәшләребез алдында сөйли дә алсак, бу инде телнең баюына, җегәрне ныгытуга булыша.
«Эчтәлек сөйләү» гыйбарәсе бездә кайвакытта тискәре мәгънәдә кулланылды.Әмма эш-гамәлдә шулай да эчтәлек сөйләү белән еш очрашырга туры килә. Һәм ул кирәк тә.Хикмәт нәрсәдә соң? Эчтәлек сөйләү-сурәтләнгән вакыйгаларны, автор әйтергә теләгәннәрне үз сүзләрең белән кыскача гына әйтеп-сөйләп бирү, сюжетны бәян итү дигән сүз ул. Ә сюжет-әсәрнең иң мөһим, даими өлешләреннән берсе.Чөнки матур әдәбият тормышны хәрәкәттә, процесста чагылдыра. Ә сюжет әнә шул яшәеш агымын бирүгә хезмәт итә. Анализны, билгеле, эчтәлек сөйләүгә генә кайтарып калдырып булмый.Әмма аны бөтенләй кысрыклап чыгару да дөрес булмас. Борынгы грек философы,әдәбият галиме Аристотель дә күләмле әсәрләрнең эчтәлеген кыска, җыйнак итеп сөйли белүне осталык дип санаган, үзе «Илиада» кебек катлаулы һәм зур әсәрнең эчтәлеген кыскача гына бәян иткән.
Сүзем татар халкының телен һәм мәдәниятен саклау, үстерү өлкәсендә хакында. Әгәр без татарча сөйләшеп калмыйча, әдәбияты белән дә кызыксынсак, телебез, һичшиксез үсәчәк, сакланачак.
Бездә саф татарча сөйләшәләр, татарча китаплар укыйлар дип мактансак та, ә республикабызда хәлләр алай ук мактанырлык түгел.
«ТНВ» каналыннан еш кына галим-голәмәләр, язучылар, журналистларыбызның гәпләшеп утырганын күрсәтәләр. Бигрәк тә «Мәдәният дөньясында» исемле тапшыруда күп алар. «Мәдәният дөньясы» бүгенге татар халкының мәдәният көзгесе булып тора түгелме соң?! Шушы «көзге»дән соңгы 20 елда милләтебезнең никадәр түбән тәгәрәвен күреп йөрәк сызлый. Бу тапшыруны кемнәр генә алып бармады инде. «Шәхәр», " хәм", "җылытасың инде", «бу җылда» дип, телләре ни сөйләгәннәрен колаклары ишетми журналистларның. Әллә татар тапшырулары өчен журналистларны эшкә алганда конкурс уздырып, иң начарларын гына сайлап алалар инде. Шулай булмаса, 20 миллион татар арасыннан матур тавышлы, сүзләрен ачык, аңлаешлы әйтеп сөйләүче һәм саф татарча киенергә, ягъни оят җирләрен капларга оялмаучы, 4-5 журналист табып булмыймы инде? Әгәр «Хәерле иртә» тапшыруында Илдар Кыямов та булмаса, иртә белән телевизорны кабызып торасы да юк. «Хәерле иртә» тапшыруын алып баручылар, автобус тукталышында бөгелә-сыгыла, шыркылдый-шыркылдый мәзәк сөйләшеп торучыларны хәтерләтәләр. Чагыштырып карыйк инде Рөстәм Нәбиуллин, Әминә Сәфиуллина, Эльс Гаделев, Айрат Арсланов, Мәрьям Арсланова, Камал Саттароваларның сөйләүләрен бүгенге диктор-журналистлар белән. Бүгенге теле-радио тапшырулар алып баручыларның әдәби телләре урам теленнән кайсы яклап аерыла?!
Газеталар да кимен куймый. Мәсәлән, берәр кешенең кайгысын уртаклашкан матәм язмасын укысаң: "… фәлән кешенең вакытсыз вафат булуы сәбәпле..." – дип язалар. Кеше беркайчан да вакытсыз вафат булмый, кеше гомере беткәнгә күрә вафат була. «Кешенең әҗәле бер минут алдан килмәс һәм бер минут соңга калмас», – ди Коръән Кәрим. Кайберәүләрнең гомере озын, кайберәүләрнең гомере кыска була. Татар теленең тарихына күз салсак, әдәби татар теленең ХХ гасырда гына урам теленә әверелүенә инанырга була. Кол Галидән Габдрәхим Утыз Имәнигә кадәр 525 ел узган, тел сизелерлек үзгәреш кичермәгән, Утыз Имәнидән Тукайга чаклы 125 ел вакыт үткән, тел сакланган. Ә Тукайдан соң, дөресрәге Октябрь Революциясеннән соң без Тукайны тәрҗемәсез аңламый башладык.
Бармы безнең татар халкында галим исеме алыйм дип түгел, ә халкым дип җан атып йөргән галимнәребез? Бәлки безнең язучылар, шагыйрьләр арасында бардыр андыйлар, мин генә белмимдер…
Су язып май төшми ул. Милләт, тел, мәдәният дип тел чарлап телне дә саклап, мәдәниятне дә үстереп булмый. Армый-талмый эшләргә, гамәл кылырга кирәк. Аның өчен гыйлем кирәк, гыйлем булсын өчен иман кирәк.
Республикада ТР Дәүләт телләрен саклау, өйрәнү, үстерү программасы берничә ел эшли. Бер караганда, башкарылган эшкә хисап тотучылар күп, ләкин шул ук вакытта күзгә күренерлек зур үзгәрешләр дә юк кебек. Татар теленә урыс теле белән бертигез кулланылышка керергә бик ерак әле. Бүгенгә кадәр татарча хатасыз язылган элмә, мәгълүмат такталары зур проблема булып тора, сәүдә, күңел ачу үзәкләре, кибетләрдә, дәүләт учреждениеләрендә һ.б. татар теле үги булып кала бирә. Татар теле өчен кем җавап бирә? Туган телгә карата тискәре мөнәсәбәттә чиновниклар, әллә биредә яшәүчеләр дә гаеплеме? Әлбәттә, без. Татар теленең киләчәге безнең кулда. Шуңа күрә, әйдәгез без аны саклыйк, яклый, үстерик…

Әдәбият

1.Нигъмәтуллин Ә. Урта мәктәптә татар әдәбиятын өйрәнүнең фәнни-методик нигезләре.- 149 б.
2. Әхмәдиева Л. Язмыш һәм иҗат / Л.Әхмәдиева // Казан утлары. – 1995. — №4. – 110-115 б.
3. Хафизов С. Хәзерге татар әдәбиятының актуаль мәсьәләләре / С.Хафизов. – Уфа, 1988.
4. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда.: 60-90 еллар әдәбияты. – Казан: «Раннур» нәшр., 2001. — 6т. – 544 б.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Гайнетдинова Ч.Р., Мөслим районы Мөслим 2 урта гомум и белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Гайнетдинова Г.Ф.


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 14:57
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.