ХУҖА БӘДИГЫЙНЕҢ МӘГАРИФ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ ЭШЧӘНЛЕГЕ

Еллар, дистә еллар, гасырлар буе безнең замандашыбыз булып калган кешеләрнең исеме халык хәтерендә онытылмый яши. Чөнки аларның иң яхшы хыялларын, омтылышларын алардан соңгы буыннар мирас итеп кабул итә һәм дәвам иттерә. Мондый кешеләрнең эшләгән эшләре бөтен халык казанышына әверелә, милләтнең рухи мәдәнияте тагын да чәчәк атуга хезмәт итә. Узган ХХ йөз башында һәм совет чорының 20-30 нчы елларында татар телен, халкыбызның авыз иҗатын фәнни өйрәнү, аларны укыту, дәреслекләр, программалар, методик ярдәмлекләр төзү буенча зур эшчәнлек күрсәткән фидакарь зыялыларыбызның берсе профессор Хуҗа Бәдигый әнә шундый кешеләр рәтенә керә. Татар халкының бөек улы Хуҗа Бәдигыйдан бүгенге буынга кадәрге ара гасыр аралыгы белән үлчәнә. Галәм тарихының шушы мизгелендә фән дөньясында гаять зур ачышлар ясалып, моңа кадәр күз алдына да китерүе мөмкин булмаган фантастик ыргылыш ясала. Дөньякүләм әһәмияткә тиң ачыш һәм уйлап табуларның һәркайсында татар галимнәренең дә өлеше зур. Минемчә, бу чынбарлыкны исбатлап торуның кирәге юк. Бу урында бары тик берничә сорауга ачыклык кертеп үтү генә кирәк булыр. Хәзерге чор биеклегеннән караганда, бүгенге көн өчен Хуҗа Бәдигый кем ул? Аның тоткан урыны кай тирәдә? Әллә ул үзенең хыяллары белән узган гасырларның тузаннары астында күмелеп калдымы? Хуҗа Габделбәдыйгъ улы Бәдигов (Бәдигый) Казан губернасының Мамадыш өязе Югары Берсут авылында (хәзерге Мамадыш районы Югары Берсут (Югары Кыерлы) авылы) 1887 нче елның 24 нче декабрендә мулла гаиләсендә дөньяга килә. 1940 нчы елда вафат була. Шушы кыска гына гомеренең яртысын диярлек ул татар әдәби телен фәнни өйрәнүгә, аны үстерүгә, гыйльми грамматикабызны камилләштерүгә багышлый. Халык авыз иҗаты җәүhәрләрен җыеп кына калмый, аны фәнни яктан эшкәртә, матбугатта бастырып, халыкның үзенә кайтару кебек изге эш башкара. Бәдигый башлангыч белемне туган авылында ала. Аннан соң тырыш hәм сәләтле баланы Казанның атаклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә бирәләр. Тиздән ул мондагы иң алдынгы шәкертләрнең берсе булып китә. 1908 нче елда Хуҗа Бәдигыйны шушы уку йортында мөгаллим итеп калдыралар. Октябрь инкыйлабын яшь укытучы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә эшләп каршылый. Аннары Мөселман пехота курсларында, педагогия техникумында, Шәрекъ академиясенең татар рабфагында татар теле hам әдәбияты укыта. Соңрак Ленинград көнчыгыш институтында аспирантура тәмамлый. 1930 нчы елда Казанга кайтып, гомеренең соңгы ун елында Педагогия институтында тел hам фольклор укыта. 1938 нче елда, халык дошманы булуда гаепләнеп, бераз вакыт төрмәдә утырып чыга.Хуҗа Бәдигыйнең эшчәнлеге күп кырлы. Тел галиме дә, фольклорчы да, педагог та ул. Без галимнең мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә күзәтү ясауны гына максат итеп куйдык.Хуҗа Бәдигыйның мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеге мәктәпләрдә, техникумнарда, югары уку йортларында укыту, тел, әдәбият, фольклор фәннәрен укыту буенча программалар һәм дәреслекләр төзү белән бәйләнгән. 1913 нче елда аның «Татарский букварь» дигән дәреслеге басылып чыга. Галим күп хезмәтләрен озак еллар профессор М.Корбангалиев белән иҗади дуслыкта тудыра. 1919 нчы елда аларның «Ана теле дәресләре» дигән дәреслеге дөнья күрә. 1923 нче елда зурлар өчен «Крестьян әлифбасы» басыла. 1923-1929 нчы елларда татар теленең грамматикасын, морфологиясен һәм синтаксисын өйрәнүгә бәйле «Гамәли (практик) тел сабаклары», «Гамәли сарыф-нәхү» (практик морфология-синтаксис) кебек дәреслекләрнең икенче, өченче, дүртенче басма китаплары укучыларга җиткерелә. Утызынчы елларда Х.Бәдигый читтән торып уку курслары өчен «Татар теле грамматикасы дәресләре», укый-яза белмәүчеләр өчен «Әлифба», бишенче уку елы өчен «Грамматика» (морфология), Ш.Нигъмәтуллин белән бергә башлангыч мәктәпләрнең 3-4 сыйныфлары өчен «Телдән эш китабы», «Татар теле дәреслеге», «Дөрес язу кунегүләре» кебек дәреслекләрен тәкъдим итә. Шулай ук М.Фәйзулла, М.Корбангалиев белән бергә «Колхоз яшьләре мәктәпләренең 1 нче уку елы өчен грамматикадан эш китабы» дәреслеген төзи.2 Егерменче, утызынчы елларда татар телен гамәлгә кую, дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрү юнәлешендә мәктәпләр, галим-педагоглар алдына җитди бурычлар куела. Бу чорда татар телен камилләштерү, халкыбызның белем дәрәҗәсен, мәдәниятен, мәгарифен үстерү юнәлешендә эш алып бару өчен шактый уңайлы шартлар тудырыла. Татарстан Үзәк башкарма Комитеты тарафыннан кабул ителгән декрет нигезендә татар теле рус теле белән бертигез хокуклы тел, Татарстан Республикасының дәүләт теле дип игълан ителә. Татарстанда яшәүче барлык кешеләрнең татар телен белергә тиешлеге турында әйтелә, бу эшнең асылын аңлаткан төрле документлар туа. Аларда татар телен барлык уку йортларында да рәсми рәвештә укытылырга тиешлеге әйтелгән була. Татарстан хөкүмәте тарафыннан татар булмаганнарга татар телен өйрәтү турында карар чыгарыла. Бу хәл программа һәм дәреслекләр, методик кулланмалар тудыруны таләп итә. Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты янындагы гыйльми үзәк татар булмаганнар өчен татар теле буенча программалар һәм дәреслекләр хәзерләүне Мөхетдин Корбангалиев белән Хуҗа Бәдигыйга йөкли. Бу галимнәр һәм Галимҗан Шәрәф авторлыгында язылган «Рус мәктәпләре өчен татар теле дәреслеге» беренче мәртәбә 1923 нче елда басылып чыга. 1925, 1926 нчы елларда бу дәреслекнең төзәтелгән, тулыландырылган икенче, өченче басмалары дөнья күрә.3 Бу дәреслек татарча өйрәнүчеләрнең яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, программа таләпләренә туры китереп төзелгән була. Дәреслектәге материал аерым-аерым дәресләргә бүлеп бирелгән. Хуҗа Бәдигый һәм Мөхетдин Корбангалиев шул ук елны «Рус мәктәпләрендә һәм вакытлы курсларда татар теле өйрәтү өчен җанлы сөйләшү теле сабаклары» дигән кулланманың беренче һәм икенче китапларын төзеп бастыралар. Алар татар булмаганнарны татар теленә өйрәтүдә беренче дәреслек булып саналалар. ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты янындагы татар телен гамәлгә кую Үзәк комиссиясе 1925 нче елда татар һәм рус телләрендә «Татар телен гамәлгә кую турындагы декрет, карар, циркуляр һәм башка материаллар» дигән җыентыкларны бастырып чыгара. 1926 нчы елда «Программа по обучению татарскому языку служащих нетатар на курсах-кружках реализации татарского языка при советских учреждениях и предприятиях Татреспублики». «Программа по татарскому языку для курсов ответственных работников нетатар», 1927 нче елда «Икенче баскыч (9 еллык) рус мәктәпләре, шулай ук вакытлыча югары мәктәпләр өчен татар теле программасы» кебек дәүләт документлары басыла.1932 нче елда «Программа по татарскому языку для нетатар», 1933 нче елда «Программа по татарскому языку для нетатарской начальной и средней школы», «Программа татарского языка для заочников нетатар» кебек программалар тәкъдим ителә. Бу программаларны төзүдә галим Хуҗа Бәдигый дә актив катнаша. Галим утызынчы елларда да татарлардан башкаларга татар телен өйрәтү юнәлешендә җитди эшләр башкара. Ул 1930 нчы елда З.Бадамшин, М.Галиев, М.Мостафиналар белән бергәләп җиденче уку елы өчен татарлардан башкаларга «Татар теле дәреслеге»н бастырып чыгара. 1932 нче елда М.Корбангалиев белән берлектә «Татар теле дәреслеге»н тәкъдим итә. Хуҗа Бәдигый укытучылар өчен методик хезмәтләр язуда да актив катнаша. Моңа мисал итеп, галимнең М.Корбангалиев белән бергә язып, 1924 нче елда Мәскәүдә басылган «Укый-яза белмәүчелекне бетерү мәктәпләрендә укытучылар өчен кулланма», М.Корбангалиев, Р.Газизов, Х.Бәдигый авторлыгында Казанда дөнья күргән «Комплекс системасында ана теле укыту юллары» китапларын китерергә мөмкин. Күренекле фольклорчы, тел галиме һәм педагог-методист профессор Хуҗа Бәдигыйның мирасы гаять бай. Галим ана телебезне үстерүгә, аны башка милләтләргә өйрәтүгә гаять күп көч куйган. Аның татар теле һәм рус телле халыклар өчен тудырылган хезмәтләре бүгенге көндә дә үз кыйммәтләрен югалтмыйлар. Татар булмаган халыкларны татар теленә өйрәтү максатын күз алдында тотып язылган дәреслек, методик хезмәтләренең кыйммәте, татар телен гамәлгә ашыру эше аеруча киң җәелгән хәзерге чорда тагы да арта гына бара. Җәмгыятьтәге үзгәрешләр уңай якка авышуга күп кенә җәмәгать эшлеклеләренең роле зур. Шулар арасыннан без Хуҗа Бәдигый исемен дә белергә һәм атарга тиешбез. Аның эшчәнлеге күпкырлы. Хуҗа Бәдигый талантлы тел галиме, педагог һәм методист кына түгел, ул фольклористикабызны яңа баскычка күтәрүче галим дә. Хуҗа Бәдигыйнең эшчәнлеген әле алга таба да өйрәнүне дәвам итәргә кирәк

Әдәбият
Исламов Ф.Ф. Хуҗа Бәдигый – танылган педагог һәм методист.// Исламов Ф. Мәгърифәт, әдәбият һәм тарих сукмаклары буйлап. — Казан: Печатный двор, 2002.
Исламов Ф.Ф. Танылган фольклорчы, педагог һәм методист. // Ватаным Татарстан, 2003, гыйнвар.
Кашапова С.Алтын – җирдән, белем китаптан табыла//Мәдәни җомга, 2008, 4 апрель, 11б.
Мәхмүтов Х. Тел галиме, фольклорчы, педагог.//Татар иле, 2003, 15 гыйнвар.
Мәхмүтов Х.Утта янмас, суда батмас хәзинә.// Мәдәни җомга, 2002, 6 декабрь, 16б.
Хуҗа Габделбәдигъ улы Бәдигый// Мәдәни җомга, 1997, 19 декабрь, 13б.
Хуҗа Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог: Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 192 б.
Ярми Х. Татар фольклористика фәненең күренекле галиме.// Совет әдәбияты, 1957, №12, 62-64 б.
Мирас, 2008, №5, 116-118 б.
Мәхмүтов Х. Тел галиме, фольклорчы, педагог. // Татар иле, 2003 ел, гыйнвар.
Исламов Ф.Ф.Танылган педагог һәм методист. / Х.Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог. Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 56б.
Исламов Ф.Ф.Танылган педагог һәм методист. / Х.Бәдигый: тел галиме, фольклорчы, педагог. Фәнни мәкаләләр җыентыгы. – Казан, 2008, 58б.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Габделхаков Б.Х. Яр Чаллы шәһәре, 79 нчы лицей-интернат
Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 14:55
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.