ТЕЛЕБЕЗНЕ САКЛАСАК, ХАЛКЫБЫЗ ДА ЯШӘР

Мең еллар элек Идел белән Кама кушылган җирдә болгар кабиләләре яшәгән. X гасырда болгар кабиләләре дәүләт булып оешкан. Бөек Болгар дәүләте Европаның көнчыгышында беренче зур дәүләт булган. 922 нче елда болгарлар ислам динен кабул иткәннәр. Бу вакыйга Болгар дәүләтенең үсешенә зур йогынты ясаган. Болгар иле ислам илләре белән тыгыз бәйләнешләр урнаштырган. Болгарларның инде бу вакытта үз язулары да булган һәм фән, мәгариф, мәдәният тә нык үсеш алган.
1236 нчы елда монгол явы Болгар дәүләтен басып ала. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урдага кертелә. Алтын Урда таркалганнан соң, XV гасырда яңа дәүләт — Казан ханлыгы төзелә. Казан ханлыгы Бөек Болгарның дәвамы була. Биредә яшәүчеләрне Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Казан ханлыгында игенчелек һәм тукучылык белән шөгыльләнгәннәр. Казан шәһәрләрендә гыйлем йортлары күп булган һәм аларда укырга-язарга, матур итеп китап күчерергә өйрәткәннәр.
XVIII гасырда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелгән. Ул хуҗалык үсеше ягыннан Россиядә алдынгы урында торган.
1920 нче елда Татар автономияле республикасы төзелә.
1921 нче елда татар теле беренче тапкыр дәүләт теле дип игълан ителә.
XVI -XVIII гасырларда Россиянең Урта Азия һәм Көнчыгыш дәүләтләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда татарлар тылмач буларак зур ярдәм күрсәткәннәр. Татар теле башка төрки телләрне белү өчен ачкыч булган. Россиянең Һиндстан, Кытай, Иран һәм башка күп кенә илләр белән рәсми эш кәгазьләре татар телендә алып барылган. Шунлыктан Россиядәге башка төрки телләр арасында татар теленең дәрәҗәсе югарырак булган. Ә бу исә XVIII гасыр урталарында ук күп кенә уку йортларында татар телен укыта башлауга китергән.
1764 нче елдан башлап Әстерхан мәктәпләрендә солдат балаларына татар теле укыталар. Екатерина II боерыгы буенча, гимназиянең беренче татар теле укытучысы итеп Сәгыйть Хәлфин билгеләнә. Гимназиядә татар телен укыту тәҗрибәсенә нигезләнеп, ул әлифба яза. 1778 нче елда бу хезмәт Мәскәүдә басылып чыга. Татар басма әлифбасының тарихы шушы китаптан башлана.
XVIII гасыр ахырыннан башлап татар теле дәресләре Мәскәү университеты каршындагы Академик гимназиядә, Тобольскида һәм башка берничә шәһәрдә дә алып барыла. Томск, Оренбург, Саратов, Әстерхан, Ставрополь гимназияләрендә татар теле мәҗбүри уку предметлары исемлегенә кертелә. 1812 нче елдан Казан университетында да татар теле укытыла башлый. Бу чорларда Сәгыйть Хәлфиннең ике томлы беренче «Русча – татарча сүзлеге« дөнья күрә.
Шулай итеп, гасырлар буеннан –буена безнең татар телебез, башка илләргә дә таралып, үзенең үсешен тизләтә.
Хәзерге заманда да безнең татар телебез бик киң таралган. Татарлар Төркиядә дә, Америка Кушма Штатларында да, Канадада да, Австралиядә дә, Финляндиядә дә яши. Ул татарлар чит җирләрдә, чит төбәкләрдә яшәсәләр дә, үз телләрен алтын бөртегедәй саклап тоталар.
Мин үзем Татарстан Республикасында яшим. Туган телем –татар теле, зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. Туган тел! Һәркем өчен дә газиз бу сүз. Әби-бабаларыбыз шушы телдә бер-берсе белән аралашкан, хисләрен бүлешкән, бездә туган телебездә сөйләшәбез, аралашабыз. Туган телебез безгә васыять булып буыннан –буынга тапшырылып килергә тиеш.
Газиз туган телебез – татар теле турында йөзләгән шигырь, җыр язылган.Алар үрнәгендә без матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл итеп белдерергә, җор теллелеккә өйрәнәбез. Телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да нәкъ әдәби әсәрләребез, телебез җәүһәрләре ярдәм итә. «Ят телдә иң мөкатдәс нәрсәләрне өйрәнү мөмкин түгел» [C.Максуди]. Күңелдә бер өмет яши: үз туган телендә нәфис сүз сөйләгән, җыр җырлаган шигъри җанлы кеше, һичшиксез, нечкә күңелле, җылы тойгылы, табигый матурлыклы һәм башка кешеләрдәге гүзәл сыйфатларны күрә –аңлый белүче бай рухлы шәхес булырга тиеш. Шул чакта гына кеше үзенең теленең гүзәллеген аңлый.
Дәүләт телебез ике тел: рус һәм татар телләре. Хәзерге вакытта укучыларга бу ике телне белү мәҗбүри. Бу телләр буенча, БДИ һәм БРИ бирергә була. Татар теле һәм татар әдәбияты фәннәре буенча БРИ бирүчеләргә югары уку йортларындагы татар теле һәм әдәбияты факультетларының ишекләре һәрвакыт ачык. Ә бит 11 ел буе татар мәктәбендә укыган укучыларга калган фәннәрне рус телендә бирү бик авыр. Киләчәктә башка фәннәрдән дә БРИ бирү мөмкинлекләре тудырылса, без бик шат булыр идек.
Рәсми чыганаклардан караганда, татар телендә 7 млн. кеше сөйләшә дип санала. Бу — без Россиядә сан ягыннан икенче урында торабыз дигән сүз. Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә тиешбез. Телебезне сакласак, халкыбыз да яшәр, Татарстаныбыз чәчәк атар.

Әдәбият

1. «Көмеш кыңгырау». – 2010. — № 13-14. – Б.4.
2. Хәбибуллина З., Миңнуллина Р. «Сочинение язарга өйрәнәбез». — М., 2008. – 128 б.
3. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. «Хәзерге татар әдәби теле». – Казан: Мәгариф, 2002. – 126 б.
4. Сафиуллина Ф.С. «Татар теленнән имтиханга әзерләнәбез». – Казан: Мәгариф, 2009. – 206 б.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Госманова Г.М., Ютазы районы, Кече Урыссу урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Галиева А.Ф.


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 14:53
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.