БӘЕТЛӘРНЕҢ ҺӘМ МӨНӘҖӘТЛӘРНЕҢ ХӘЗЕРГЕ ТОРМЫШТАГЫ РОЛЕ

Әдәбиятыбыз тарихында, берара, мөнәҗәтләр, бәетләр фән һәм галимнәр игътибарыннан читләштерелә, берникадәр вакыт зур дөньяга чыга алмый тора. Моның сәбәбе нәрсә дә соң? «Янәсе, аларда ислам дине белән бәйле хис- фикерләр өстенлек ала, янәсе, дин-халык өчен әфьюн ул. Шулай булгач, дин белән бәйле әсәрләр дә юкка чыгарылырга тиеш. Әнә шундый карашлар нигезендә мөнәҗәтләр халык иҗаты җыентыклырына кертелмәгәннәр, китап-журналларда басылмаганнар, алар хакында фәнни сүз дә әйтелмәгән. Гомумән, алар фәнни һәм иҗади җәмгыятьчелектән читләштерелде»- дип яза филология фәннәр докторы Фатих Урманче.
Бәет үзәгендә яшәү белән үлем фәлсәфәсе, лирик һәм фаҗигаи фондагы сурәтләр белән «мин» исеменнән кешенең гүзәл сыйфатлары тасвирлана. Хәятыннан аерылган кешенең шул сөекле иле, гаиләсе, хезмәте, яшәеше тормышка гимн булып сурәтләнә. Минем бәетләрнең нәкъ менә шул шәхси вакыйгаларга багышланганнарына тукталасым килә. Галимнәр мөстәкыйль рәвештә, нәкъ бәет буларак, шәхси фаҗигагә багышланган бәетләр буларак килеп чыга башлавын аларны тикшереп исбатлаганнар.Темалар чикләнсә дә, бәет жанрында эчтәлек, шигърият традицияләренең бер үк юнәлештә үсүе артык үзгәрешсез кала. Үлемгә багышланган бәетләрнең төп фикере –аерылу, якты дөньядан китү фаҗигасе (Мәсәлән: Чистай районының Татар Гаделшасы авылында туып үскән Рамилгә багышланган »Рамил бәете» (көтү көткәндә яшен сугып үтерүе турында), Спас районы Иске Рәҗәп авылы егетенә багышланган «Рәфис бәете» (сау-сәламәт килеш, мотоциклына утырып, печәнгә киткән җирендә җан бирә).
Буа районында яшәүче Шакирә апаның сөекле улына багышлап язылган «Динис «бәете». Бу бәеттә авторның кешеләргә җиткерәсе теләге: бала кайгысын кичерергә беркемгә дә насыйп булмасын.
Шулай итеп, бәетләрнең иҗат ителү максаты — иң якын кешеләренең изге рухына дога булып барып ирештерү теләге.
Мәңгелеккә күчкәннәргә багышланган бәетләр арасында Арча районы Казанка авылында яшәгән Хәйретдин бабайга багышланган «Хәйретдин бәете», Чирмешән районы Кара Чишмә авылында яшәгән Хәзинә апага багышланган «Хәзинә әнием бәете», Әлмәт шәһәрендә гомер иткән Зәйнәп апага багышланган «Зәйнәп бәете» бар.
Апа-абыйларга, әби-бабайларга, әти-әниләргә багышланган бәетләрне аерым бер төркемгә кертергә була. Бу бәетләрне укыганда үзеңне җан авазы ишетелгәндәй хис итәсең.
Мәңгелеккә йомдың, әнием, күзең,
Йөрми инде гәүдәң янымда.
Юклыгыңны үзем төшенсәм дә,
Аңлый алмыйм әле аңымда. ( «Хәзинә әнием бәете»)
Бу юлларны укыгач, тормышның, якыннарыңның кадерләрен белергә кирәк икән дип, уйлап куясың.
Кеше яшәү өчен туа,
Ә гомеркәй бер генә...-дип әйтәсе килә.
Мине аеруча әле яшәү тәмен дә тоеп өлгермәгән язмышлар бик нык тетрәндерде: 20 яше дә тулмыйча бу фани дөньяны, туганнарын калдырып киткән яшьләрнең, фаҗигале төстә һәлак булучыларның саны аеруча күп булуы тетрәндерде. Мәсәлән: «Илиза бәете». Кыз, Чаллыдан кайтканда юл һәлакәтенә эләгеп, фаҗигале төстә вафат була. Бу дөньяда бары 19 ел да ике ай биш көн генә яшәп кала ул. Норлат районында туып үскән Илгизгә багышланган «Илгиз бәете»ндә Әлмәт шәһәреннән командировкага килгән машина Илгизне эштән кайтканда бәреп үтерүе сурәтләнә.
Соңгы елларда иҗат ителеп килә торган шәхси фаҗига бәетләрендә туганнардан аерылу, бәхилләшү, сагыну хисләре бирелә һәм аларның кайгыларын шушы төр әсәрләр аша сөйләп, хәлләрен җиңеләйтәселәре килә.
Бәетләрнең төзелешен өйрәнеп, галим Фатих Урманче «бисмиляһи вә билляһи» дип башлануына игътибар итә. Элек-электән мөселманнар һәр эшне «бисмиллаһи» дип башланганнар.
«Бисмилләһи» -дип башладым,
Бу бәетнең башларын.
Яшисен дә яшәмичә,
Гүргә керде башларың. ( »Динис бәете»)
Бәетләр бетем өлеше булу белән дә үзенчәлекле.
Онытмагыз, ата-ана
Мәңгелек түгел икән.
Елларүткәч, яраларым
Бераз басылыр микән? ( «Рәҗәп бәете»)
Бәетләрдә үгет-нәсихәт бирелә. Димәк, бәетләрнең вазифалары: яшь буынга тәрбия бирү, халыкны бердәмлеккә, дус яшәүгә чакыру. Әлеге тема һәр буын кешесенә бик таныш.
Мөнәҗәтнең эчтәлегендә аерым кешеләрнең тормышында булган фаҗигале хәлләр, шул хәлләр турында Аллаһе Тәгалә белән киңәшү, аның белән кайгы — хәсрәтләрне уртаклашу ята.
Менә шунда шатланам да үз-үземә ямь табам,
Шул ямь илә ачы хәсрәт, кайгыларымны ябам. («Кайгыларымны ябам»)
Автор мөнәҗәттә моң — зарларын сөйли, кылган гөнаһлары турында уйлана, Аллаһе Тәгаләдән гөнаһлары өчен гафу итүне, рәхимлелек, шәфкатьлелек сорый.
И Ходаем, рәхмәтеңне үзең салгыл,
Гөнаһыма чумдым инде, тартып алгыл. («Тәүбә итәм»)
Мөнәҗәтләрдә милләттәшләребезнең дөньяга карашлары, хис-омтылышлары тасвирлана.
Безнең Бөгелмә шәһәрендә дә мөнәҗәт иҗат итүче бабай бар, исеме -Миңнезаһит Шәрифуллин. Аның иҗат иткән мөнәҗәтләре «Бөгелмә авазы» газетасында басылып тора. Миңзаһит бабайның бер мөнәҗәте «Дога-Җәннәт ачкычы» дип атала. Бабай изге юлны дога укуда күрә һәм мөселманнарны намаз укырга чакыра.
«Ак калфак « хатын-кызлар җәмгыятенә йөрүче апаларыбыз арасында да мөнәҗәтләрне бик оста яттан көйләп укучылар бар. Шуларның берсе -Авзалова Сәгыйрә апа һәм Низамова Гөлүсә апалар. Алар кичәләрдә үзенең матур, моңлы тавышы белән күпләрне таң калдыралар, аеруча дини бәйрәмнәргә багышланган мөнәҗәтләрне көйләргә яраталар.
Сәгыйрә апа бик теләп, яшь буынга да дәресләр бирергә дә әзер. Бу саф күңелле апа татар халкының рухи хәзинәсен киләчәк буынга мирас итеп калдыру нияте белән яши. Мин мондый милли җанлы кешеләр алдында баш иям. Аның кебек оста итеп мөнәҗәтләрне көйләргә өйрәнү теләгем дә бар.
Бүгенге көндә кешене соңгы юлга озату вакытында, төрле милли мәҗлесләрдә бәетләр, мөнәҗәтләр көйләү күзәтелә башлады. Радио-телевидениедә профессиональ башкаручыларның мөнәҗәтләрне башкаруы да күңелгә рәхәтлек өсти. »Мөнәҗәт кичәләре» уздырылу, язмаларның дискларда, кассеталарда таратылуы да файдалы күренеш. Димәк, аларны иҗат итүчеләр, саклаучылар, җыючылар, халыкка җиткерүчеләр бар дигән сүз.

Әдәбият
1.Татар халык иҗаты: Хрестоматия.- Казан: Мәгариф, 2004.-479 б.
2.Татар эпосы. Бәетләр.-Казан: »Раннур», 2001.
3. Ф.И.Урманче Лиро-эпос татар Среднего Поволжья: Основные прблемы изучения баитов.-Казань, 2002-256 с.
4. К.М.Хөснуллин Мөнәҗәтләр һәм бәетләр.-Казан:»Раннур», 2001
5. Хан кызы.-Казан,1994.
Газеталар:
1.»Бөгелмә авазы», № 215, 4-б.
2.»Юлдаш « газетасының кушылмасы -»Дулкын», № 9,14,17,19, 21

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Гафурова К., Бөгелмә муниципаль районы аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 3 нче урта гомуми белем мәктәбе
Фәнни җитәкче: Шәкүрова Р.Р.


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 14:46
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.