ТЕЛ – МИЛЛӘТ САКЧЫСЫ

Тел – халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын күп гасырлар буена үзенә сеңдерә барып, аны безнең заманнарга китереп җиткергән зур хәзинә.
Җир йөзендә телләр бик күп. Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. Бар миллиардлап кеше сөйләшкән рус, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз кеше сөйләшкәннәре… Шулар арасында үзебезнең туган телебез — татар теле дә бар. Телебез иң бай, иң матур телләрнең берсе. Татар теле, татар теле дөньясы – үз бер тылсымлы дөнья. Борын-борыннан мәшһүр акыл ияләре, әдипләр бу көчнең бөеклегенә, нәфислегенә сокланганнар һәм аның җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләгәннәр. Халык тел аша чын йөрәктән чыккан матур хисләрен, күңел түрендә яткан тирән кичерешләрен, хыялында гәүдәләнә торган изге теләкләрен белдергән. Элекке әби-бабаларыбыз, җир йөзендәге башка байлыклар белән беррәттән, олы тел хәзинәсен дә безгә мирас итеп калдырганнар. Һәр буын ул хәзинәгә үз өлешен керткән, күп сынаулар аша чал тарих аны һаман саен эшкәртеп һәм шомартып безнең заманга китереп җиткергән.
Бүген көндә ул ни хәлдә? Бездән соң киләсе буынга җиткерү өчен үз өлешебезне кертәбезме соң аңа? Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ун-унбиш тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган Ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булыр соң? Бер яктан караганда бу гади генә сорау кебек. Икенче яктан караганда ул катлаулы, шул ук вакытта барлык татар милләтеннән булган кешегә уйланырга мәҗбүр итә торган сорау. Бу сорауга җавап эзләгән кеше битараф калырга тиеш түгел, минемчә. Бу милләтнең бүгенгесе, киләчәге белән бәйле. Әгәр телне милли үзаңны билгеләүче бер төп күрсәткеч дип саныйбыз икән, безнең хәлләр бүгенгә мактанырлык түгел. Халкың тулысы белән үз телендә сөйләшә икән, ул—тулы милләт, яртысы сөйләшә икән—ярым-йорты милләт, ә биштән бере сөйләшсә… Бүгенге көндә туган телебездә сөйләшкән халыкның саны куандырырлыкмы? Минем уйлавымча, әллә кая ерак китәсе түгел. Шушы үз Татарстаныбызда яшәүче татар милләтеннән булган халыкның күпмесе генә үз туган теледә сөйләшә икән. Татар мохитында үсеп тә, киләчәктә нәрсәгә ул татар теле дип, үз балаларына бер авыз татарча сүз өйрәтмәгән гаиләләр дә җитәрлек бит. Безгә хәзер «Уян, Татар!» дип кенә түгел, «Телне сакла, Татар!» дип кычкырырга кирәк.
Бүгенге көндә ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тоеп укыган укучылар яшьтәшләрем саны бик азайды; матур әдәбиятны, әдәби китапларны укучылар бөтенләй юк дәрәҗәдә. Ә бит китапта безнең тарих, безнең тел, безнең язмыш. Китап—татар өчен яшәү символы ул! Тел хәзинәсе сагында торган язучыларыбыз моны яхшы аңлыйлар. Халык язучысы Нурихан Фәттах болай язган: «Әгәр тиздән минем телем бетә икән, озакламый тамырым корый икән, бу дөньяда ник яшәргә дә, нигә яратырга, балалар тудырырга, чәчәкләр үстерергә? Нигә җырлар, китаплар язарга?.. Икенең берсе—йә тере килеш туфракка әйләнергә, йә көрәшергә! Мин көрәшергә булдым.» Минем уйлавымча, мондый хис әдипләрдә генә түгел, үзен татар дип санаган һәр кешедә, һәр затта булырга тиеш.
Ходай һәр кешене телле итеп ярата. Әти-әнинең бурычы шул телне дөрес, матур итеп балага җиткерү һәм сеңдерү. «Иң элек шул тел белән әнкәм бишектә көләгән», дип яза Г.Тукай. Димәк, телебез балага бишектә үк сеңә. Һәр ата-ана баласын иң беренче үз газиз туган теле белән таныштырырга, шул телне бала күңеленә сеңдерергә бурычлы. Аннан соң гаилә телне баетырга, аны яшәү коралына әверелдерергә тиеш. Тел гаиләдә яшәү коралына әверелсен өчен, әти-әни үзара балалары белән бары тик туган телдә аралашырга, туган телнең матурлыгын күрсәтә белергә, тирән мәгънәсен тоемларга омтылса яхшы була.
Бүгенге 21 нче гасыр татар гаиләсе, анын яшәү коралы нинди? Әлбәттә, әгәр әлеге гаилә чын татар авылында икән, бу очракта куркыныч янамый. Ә инде авылдан читкәрәк китәбез икән, әлеге мәсәлә катлаулана. Күпчелек гаиләләрдә үзләре татар милләтеннән, татар телен яхшы белүгә карамастан ата-ана үзара рус телендә сөйләшә. Әгәр дә ата-ана башка телдә аралаша икән, аларның балалары да шул телгә күнегә. Аларга тумыштан бирелгән тел, ачылмастан, йомыла. Тел — ананың балага биргән иң зур бүләге. Ул — байлык, хәзинә санала. Ә бүләкне, байлыкны, хәзинәне кадерләргә, сакларга кирәк. Байлыкның, хәзинәнең файдасын күреп яши белмәсән, ул тиз исраф ителә. Аны югалту да бик тиз. Әгәр дә шушы байлыкны югалтабыз икән халык халык булып яшәүдән туктый. Юкка гына «Теле барлар—халык булган, теле юклар—балык булган» дип әйтмәгәннәр.
Әлегә нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: тел -милләт сакчысы. Тел бетсә, милләт тә бетә. Менә шуның өчен гаиләдә тел мәсьәләсе беренче урынга куелырга тиеш. Шуңа күрә телнең беренче тоткасы –гаилә дип әйтәбез.
Телнең яшәешендә белем бирү учагы һәм җәмгыятьнең роле дә бик зур.
Бүгенге көндә баланың туган телен белмәүдә мәктәп, белем бирү учагының да гаебе юк түгел, минемчә. Билгеле, нигездә мәктәпләрдә укыту рус телендә алып барыла. Безнең шәһәрләрдәге, поселоглардагы татар дип аталган мәктәпләребездә дә, күп фәннәр русча укытыла. Балалар үзара русча сөйләшәләр. Ни өчен? Минемчә, төп сәбәпләрнең берсе – бердәм дәүләт имтиханы.
Татар теленнән кала барлык фәннәрдән дә имтиханны рус телендә тапшырырга кирәк. Бала телиме -теләмиме рус телендә укырга мәҗбүр була.
Күп вакыт ата-аналар балам русча белсен, русча укысын, рус теленнән башка яшәү авыр, җәмгыятьтә урын алу кыен, ди. Гадәттә, мондый ата-аналарның күпчелеге үз вакытында рус телен начар белү аркасында интеккән, авырлыклар күргән була. Алар балаларына андый язмыш теләмиләр. Моны аңлап була. Беркем дә үз баласына начарлык теләми. Укысыннар балалалар русча да, инглизчә дә, французча да, немецчә дә. Татар кешесе башкалардан ким түгел. Тик менә шушы телләрнең, гомумән, белем-мәгърифәтнең ачкычы туган телебез икәнлеген онытмасыннар иде алар. Үсеп буйга җиткәч, җәмгыятьтә үз урыннарын алгач, Тукаебызга ияреп «Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы» диярлек булсын киләчәк буын татарлары.
Шул ук вакытта без заманнан да аерылырга тиеш түгел. Хәзерге заманда русча белми калу мөмкин түгел. Ул тел, телисеңме, теләмисеңме, инде һәрбер йортның эченә кергән, кереп кенә калмаган, оялаган. Телевидение, радио каналлары барлык тапшыруларын диярлек рус телендә алып бара. Бүген русча белмәүчеләр юк дәрәҗәсендә. Шунлыктан, телебез өчен беренче куркыныч баланы бишектән үк туган телендә тәрбияләмәү булса, аның икенчесе— бүгенге көндәге бердәм дәүләт имтиханы, телевидение һәм радио. Өченчесе—ишек атлап чыккач та рус телендә кайнап торган тормыш.
Тик боларны котылгысыз фаҗига итеп карарга ярамый.
Патша Россиясендә татар теле дәүләт теле дә булмаган, хөкүмәт татарлар өчен милли мәктәпләр дә ачмаган. Киресенчә, аларны бик кысрыклаган, ничек тә булса бетерергә тырышкан. Тик татарлар телләреннән бизмәгән. Алар үз көчләре белән дистәләрчә мәктәпләр ачып, миллионлаган тиражлы китаплар, дистәләрчә газета-журналлар чыгарып, Россиянең иң укымышлы халкына әверелгәннәр. Чөнки ана теле беренче урында торган, аның аша дөньяга, аң-белемгә юл ачылган.
Йодрык-төен. Ул язылса-аерылыр бармаклары… Өчпочмаклар булып калыр- өзсәң йолдыз канатларын.… Бүлсәң бишкә бер халыкны аннан—исем калыр бары…

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Галиуллина М.Р. Кукмара 3нче номерлы муниципаль гомумбелем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Нәҗмиева В.Г.


РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 14:44
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.