ТЕЛ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР, ДӘРЬЯ ТӨБЕНДӘ МӘРҖӘН БАР

«Тел дигән дәрья бар, дәрья төбендә мәрҗән бар» дип, халкыбыз телнең дәрьялардай иксез-чиксезлеген һәм тирәнлеген, тел байлыгының мәрҗәннәрдәй серле һәм могҗизалы булуын әйтергә теләгәндер. Һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш, ә бу исә – телнең бөтен матурлыгын тоеп, аның кагыйдәләрен белеп эш итү, ягъни сүз байлыгына ия булу дигән сүз. Сүзгә бай булу башка фәннәрне үзләштерергә дә ярдәм итә, тел белгән кеше фикерен ачык һәм аңлаешлы итеп җиткерә ала, аның сөйләме дә төгәл һәм тәэсирле була. Димәк, тел – ул кешенең, шәхеснең беренче күрсәткече, хәтта акыл мөмкинлекләренең күрсәткече. «Тел – белемнең ачкычы, акылның баскычы»,- диләр бит. Тел гыйлемен үзләштерергә теләгән кеше сүз байлыгын даими арттырырга, үз сөйләмен камилләштерергә, әдәби тел нормаларын үзләштерергә тиеш. [М.С.Артюшкина, Р.Р.Мәүләтшина, Ф.М.Нигъмәтҗанова, Р.Н.Хөсәенова 2007:3 ]
ЮНЕСКО галимнәре тикшеренүе нәтиҗәләреннән күренгәнчә, татарлар (81 процент) үз ана телләрен яхшы белүче милләтләр исәбендә, 5 миллион кеше татар телен белә. Җир йөзендә 6 мең тел бар дип исәпләнелә. 2500 телгә югалу куркынычы яный. Моның төп сәбәбе: «эре» һәм «көчле» милләтләрнең аз санлы халыкны яулап алуы, таралган һәм җәмәгатьчелек тарафыннан уңайлы дип табылган телдә рәсми документлар алып бару, мәктәпләрдә белем бирү, үзара «популяр» телдә аралашу. Әгәр дә җәмгыятьтә 30 процент бала ана телен өйрәнми башлый икән, димәк, телгә югалу куркынычы яный. Җир шарында һәр ике атна саен бер тел юкка чыга. Төркиләргә караган якут, тува, хакас, долган, алтай телләренә дә шул язмыш яный. Европа илләрендә дә 123 телнең тугызы гаип булган, егерме алтысы – югалу алдында. Тагын 38 телгә шундый афәт яный. Тел юкка чыкса, шул телдә сөйләшүче халык та юкка чыга. [ Р.Камалетдинова «Сөембикә» 2009 №6: 21]
Татар телебез Казан ханлыгы чорында ук халыкара аралашу теле – илчеләр теле булган. Хәтта Казан ханлыгы җимерелгәч тә, рус дәүләтчелегендә яшәп тә халкыбыз ана телен саклый алган. Әлбәттә, бу үзеннән-үзе, җиңел генә бармаган. Чукындырулардан качу өчен илен-җирен калдырып китәргә мәҗбүр булган килеш тә татар булып калу, ана телендә сөйләшү хокукы өчен көрәшкән минем халкым. 90 нчы елларда без дә, олуг өметләрне байрак итеп, мөстәкыйльлек, суверенитет алабыз дип, көрәш мәйданына чыктык. Тик ни аяныч, тарихтан сабак алып, язмыш биргән олы форсаттан файдалана белмәдек. «Татар акылы төштән соң»,-дигән гыйбарә хак шул. Хәер, шул чакта ачылган татар гимназияләре, балалар бакчаларының күбесе әйбәт кенә эшләп китте. Әмма, бар мөмкинлекләрне эшкә җигеп, яңа үрләр яуларга, үз позициябезне ныгыту максатында гөрләтеп эшләргә безгә нидер комачаулады. Татарга хас таркаулыкмы? Әллә бердәмлек, тупланганлык, милләтпәрвәрлек җитмәүме? Бүген менә «хөр» Татарстанда милли хәзинәбез – телебез юкка чыгу алдында тора. Кайчандыр халыкара аралашу чарасы өчен яраган телебезне юк итү өчен әллә ничә гасырлар буе дәвам иткән рәхимсез көрәш яңадан көчәйде. Имеш, мәктәпләрдә милли телдә укыту Россиянең бердәмлегенә яный, җирле элита мәктәпләрне үз сәяси максатларына ирешү өчен файдалана икән. Ә чынлыкта, бу канунның төп максаты милли телләрне мәктәпләрдән сөреп чыгару.
Татар фамилияле, әмма милләт язмышына битараф кешеләрнең, бәлки моңа исләре китмәс. Әмма тел сагында торган әдипләр, зыялылар моның нинди хәтәр хәлгә китерәсен, төпсез упкын янаганын бик яхшы аңлыйлар.
Димәк, бабаларыбыз гасырлар дәвамында энҗе бөртегедәй туплаган тел дә, мәдәният тә җуела, югала. Ә моның афәткә илткәнен без беләбезме?! Соңгы егерменче гасырда гына өч мәртәбә алфавит алыштыру – гарәп имлясыннан латин графикасына, аннан кириллицага күчү халкыбыз тарихы, мәдәнияте өчен эзсез уздымы? Борынгы заман кулъязмаларын, әйтик, «Хөсрәү вә Ширин» кебек ядкарьләрне галим-голәмә генә укый ала. Дөрес, мөгаллимнәр, укытучылар аркылы алар халыкка ирешә.
Яңарыш вакытында Кол Галиебезнең «Йосыф кыйссасы» халыкка кайтты. Бәхеткә, Тукаебыз безгә һаман да рух, көч биреп тора. Ә бит тел язмышы – халык язмышы, дигән сүз ул. Безнең тарихыбыз, хәтеребез, рухыбыз, иманыбыз анда. Хәтерсез, имансыз калган халыкның киләчәге юк. Шул хакыйкатьне онытып, соңгы вакытларда глобализация хакында сүз куертабыз. Әмма глобализациянең икенче ягы да бар. Туган телен, ата-анасын белми торган кешегә маңкортка әйләнүенең нинди хәвефле хәлгә китерәсен классик язучыбыз Чыңгыз Айматов моннан шактый еллар еллар элек сурәтләгән, киләчәк буыннарны кисәткән иде инде. Теле булмаган халыкның милли хәтере дә, милли горурлык хисе дә юкка чыга. Кыйбласы югалса, милләт үзе дә тузанга әйләнә.
Теләсә нинди җәмгыятьнең рухи мәдәниятендә ике бертөрле реаль үзлек була: беренчесе – тотрыклыклылык, гармония һәм бердәмлек, икенчесе – үзгәрешләр, конфликтлар, киеренкелек һәм хәл ителмәгән проблемалар. Теләсә нинди җәмгыятьнең, шул исәптән беәнең җәмгыятьнең дә, мәдәнияте халәтен анализлаганда һәм бәяләгәндә, моны истә тотарга кирәк.
Рухи мәдәният үсеше дәрәҗәсе җәмгыятьтә тудырылучы рухи хәзинәләр күләме, аларның таралу масштабы һәм аларны кешеләр, шулай ук һәр аерым кеше үзләштерү тирәнлеге белән үлчәнә. Теге яисә бу илдә рухи прогресс дәрәҗәсен бәяләгәндә, шул илдә фәнни-тикшеренү институтлары, университетлары, театр, китапханә, консерваторияләрнең, мәктәпләрнең һ. б. күпме булуын Һәм халыкның нинди телдә аралашуын белү мөһим.
Җәмгыятьнең мәдәни үсешенең тагын бер критерие – кешенең иҗади көчләрен, сәләтләрен һәм талантын үстерү һәм күрсәтү өчен шартларның булуы. Мондый шартларга төрле уку йортлары, музыка һәм сәнгать мәктәпләре, студияләр, клублар, үзешчән театрлар һ. б. керә. Олылар һәм балаларның иҗади мөмкинлекләрен гамәлгә ашыруга шулай ук мәдәни үзәкләрнең якын урнашуга яисә аларга юлны кыскартырлык транспортның яхшы йөреп торуы, ягъни мәдәниятнең инфраструктурасы дип аталучы нәрсәнең – рухи хәзинәләрне җитештерүгә һәм куллануга хезмәт итүче чаралар комплексының булуы ярдәм итә. Аз үскән инфраструктура аркасында безнең илдәге югары уку йортларында, мәктәпләрендә татар телендә аз бала укый.
Тел һәм әдәбият –ул безнең рухи байлыгыбыз.Тел, рәсми дәрәҗәсе сакланып, кулланылыш даирәсе киң булганда гына үсә ала. Телне гаиләдә, башлангыч сыйныфта ныклап өйрәнгән очракта ул хәтергә мәңгегә сеңеп кала дигән фикер еш кабатлана. Ләкин дәүләт хезмәткәрләре дә телне яхшы белсә, ул телгә сорау булса, тел үсә.
«Милләтем исән, рухы сау булсын өчен мин бүген, хәзер ни эшли алам? »,- дигән сорау һәркемне борчыса гына, тел саклана ала. Бүгенге яшьләрнең күбесе «Татар теле белән кая барасың?»-диләр. Ә бит кеше башта үз телен камил белергә, моннан тыш чит телләр белергә тиеш.
Башка телләрне үзләштерү фикере Я. А. Коменскийның «Бөек дидактика» хезмәтендә үк аеруча игътибарга алына. Аның лингводидактик концепциясе буенча, белемле кеше берничә телгә ия булырга тиеш: үз телеңне белү – шәхси тормыш өчен, күрше халыклар теле – аралашу өчен, латин теле – фәнни эчтәлектәге китаплар уку өчен, һәм өстәмә рәвештә фәлсәфәчеләр һәм табиблар өчен – грек һәм гарәп телләре, дин әһелләре өчен грек һәм яхуд телләрен белү кирәклегенә басым ясала.
Профильле укыту билингваль(күптелләр белүче) шәхес тәрбияләүгә аеруча басым ясый, чөнки табигать һәм математика юнәлеше фәнни стильне чарласа, филология юнәлеше телләрне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеген үстерә. Үз чиратында Бердәм дәүләт имтиханының рус теленнән, ә дәүләт имтиханының татар теленнән булуы берникадәр ике тел өйрәнү арасында чикләүләр тудыра. Әлбәттә, мондый шартта өстенлек рус теле ягында. Бүген мәктәпләрдә укучыларның да, укытучыларның да телләрне яхшы белүе шарт. Ике телне белгән кеше интеллектуаль яктан көчле. Ул бер чит телне өйрәнсә, әхлаклы шәхес була, җәмгыятькә күп файда китерә.
Бүгенге көндә, заманча икътисади һәм социаль-мәдәни шартларда, халыкара аралашу чарасы буларак телләр өйрәнү әһәмияте үсеш кичерә, чөнки телләрне камил белү милләтара килешү һәм стабильлелек урнаштыру өчен, конкуретлык шартларында хезмәт базарында үз йөзеңне саклап калу өчен хезмәт итә. Мин туган телем — татар теленә дә шундый өлеш тияр дип ышанам.

Әдәбият

Артюшкина М.С., Мәүлетшина Р.Р, Нигъмәтҗанова Ф.М., Хөсәенова Р.Н. Тел-белемнең баскычы.-Казан: Мәгариф, 2007.
Гәрәева Н.Г., МаксимовН.В., Зыятдинова Ә.Ә. Тел – акылның баскычы.- Казан: Мәгариф, 2007.
Кәримуллин Ә.К. Тел – милләтнең сакчысы.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1997.
Камалетдинова Р. Өмет белән өметсезлек чигендә.-»Сөембикә» 2009 №6-21-23б.
Хаков В. Тел – тарих көзгесе — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2003.

Галиуллина А. Яр Чаллы шәһәре, М.Вахитов исемендәге №2 гимназия,
Фәнни җитәкче: Нурисламова Э.Ә.


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 14:42
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.