ӘГЕРҖЕ РАЙОНЫ САЛАГЫШ АВЫЛЫНЫҢ ТАРИХЫ ҺӘМ ОНОМАСТИКАСЫ

Үткән тарихны белмәгән кешенең бүгенгесе һәм киләчәге юк. Без үзебезнең туган ягыбызны, туган авылыбызны, аның кешеләрен һәм табигатен бик яратабыз. Яратмаслык та түгел, Салагыш авылы табигатьнең иң гүзәл почмагы булган Иж һәм Чулман елгаларының кушылган урынына урнашкан. Аның үткәне бездә зур кызыксыну уятты һәм без шушы хезмәтебезне язганда авылыбызның үткән тарихын, табигатьтнең һәр почмагының матур атамалары килеп чыгышын, авылыбызның бүгенге көнен, андагы үзгәрешләрне тикшерүне, туган төбәгебез турында материалларны өйрәнүне төп максат итеп алдык.
Тикшерүләр барышында безнең туган төбәгебезнең үтә дә бай тарихын өйрәнү мөмкинлеге туды. Авыл төзелү ягыннан XIV-XV гасырларга барып тоташа. Казан ханлыгы чорында бу якларда беренче авыллар барлыкка килгәннәр. Моның шулай булуын безнең тирәдәге зиратлар һәм андагы ташлар раслап тора. Салагыш, Ямурза, Уразай, Рыс авылларының һәрберсенең икешәр зираты бар, димәк, алар оешу ягыннан бер яшьтәрәк, дип фикер йөртергә мөмкин. Халык телендә йөргән легендаларга ышана төшсәк, Иван Грозный Казанны алып, безнең якларда Ямурза авылы кешеләрен чукындыру 1553 – 1558 нче елларга туры килә. Шулай булгач, бу тирә-авыллар инде бу вакытта формалашакан булганнар.
1725 нче елгы картада «Иштирәк» авылы урманнары ачык чагыла[1].
Салагыш авылы «Иштирәк», «Әвәлге оя», «Иске авыл», «Атабай» авыллары кешеләрен үзенә берләштергән. Салагышка башлангыч биргән кешеләрнең: татар, мари, чуваш, башкорт булулары да миндә зур кызыксыну уятты.
Өйрәнүләр барышында без укыган мәктәпнең тарихы, анда укыткан укытучылар, шушы мәктәптә укып чыкан укучылар бездә горурлык хисе уятты. Ә табигатенә килгәндә, аның искиткеч гүзәллеге, аның атамаларының тирән мәгънәле, кызыклы булулары безне җәлеп итте. Без аларның кулланылышка керү тарихларын өйрәндек һәм барысында туплап үзебезнең язмабызда чагылдырырга тырыштык. Авылыбызның зур тарихы, гүзәл табигатенең бүгенге көндә кайбер сәбәпләр аркасында юкка чыга баруы, су астында калуы күңелебездә тетрәнү хисләре уятты. Гомумән, һәр кеше үз туган ягы, үзенең ата-бабалары тарихын белергә тиештер дип уйлыйбыз без һәм бу бик мөһим нәрсә.
Бүгенге кыска гына эштә без авыл тарихына тукталмыйча, авылыбызның ономастикасына караган материаллар хакында гына сүз алып барырбыз.
Һич арттыру булмас, Салагыш шикелле табигать кочагына сыенып утырган авыллар бик сирәк. Кайчандыр Салагыш картлары да «гөлҗәннәт»не бик тә дөрес сайлап, ялгышмый утырганнар. Авылның бер ягыннан кул сузымында гына Иж елгасы акса, ә икенче ягында – Чулман челтерәп ята.
Авылның исеме сал агызуга бәйле яисә «сул агыш» сүзеннән дигән риваятьләр бар. Тел галиме Г.Саттаров «сала» сүзенең мәгънәсен «тармак, кушылдык» дип аңлата. Ягъни, бу очракта Салагыш елгасы зуррак елга кушылдыгы буларак шулай исемләнгән.
Безнең туган авылыбыз урманнарга, болыннарга бик бай. Һәм аларның һәркайсының үз тарихи чыганагы бар.
Авыл антропонимиясенә күзәтү ясаганнан соң, кызыклы гына фактларны ачыкларга туры килде. Элеккерәк заманнарда балаларга исем кушкан вакытта бу исемнең нәрсә аңлатуына игътибар итәргә тырышканнар. Шул ук вакытта кайберләре тарихи вакыйгаларга бәйләп, үзләренчә яңалык кертергә омтылганнар: Маргарита, Революта, Октябрина, Вил (Владимир Ильич Лениннан алынган), Ивс (И.В.Сталин хөрмәтенә), Энглес, Эрнест, Эльс, Лениза, Луиза h.б. Соңрак интернациональ исемнәргә өстенлек бирелә башлый: Роберт, Долорес, Индира, Фрит, Альберт, София, Эмма, Раида, Эльза, Эльмира, Лира, Марсель, Рафаэль h.б. Ә 1975нче елга кадәр безнең якларда Гөлназ исеме бөтенләй булмаган. Иң беренчеләрдән булып минем әнине шулай атаганнар. Ә инде хәзерге вакытта кабат борынгырак исемнәргә игътибар ителә башлады: Ислам, Сөйләман, Рәсүл, Нурислам, Мәликә, Асия, Мәлик, Йосыф, Галия, Әмир, Камилә, Мәдинә, Зөләйха, Зәйнәп, Зөhрә h.б.
Авылда бер үк исемнәр кабатлану сәбәпле, hәркайсына кушамат тагылган: Шома Шаех, Йомры Шаех, Кәрләттәй Шаех, Чөкәй Шаехы, Титеркә Шаехы; Дүнтик Салих, Батман Салихы, Әтәми Салихы, Әчми Салихы, Татар Салихы, Саңгырау Салих, Казан Салих, Пошмаган Салих, Кияү Салих; Бака Сания, Бәләкәй Сания, Мөшәрәп Саниясе, Әчми Саниясе, Дәүлем Саниясе, Әхтәм Саниясе, Мүтүк Саниясе, Балыкчы Сания, Шания-Саниясе, Чикерткә Сания h.б.
Һәрбер кушаматның үз тарихы бар.Мәсәлән: читтә йөреп кайткач Касыйм үзен Костя дип атаган, ә өлкән кешеләр аны Күчтә дип атаганнар. Шушы кушамат аларга буыннан-буынга тагылып йөри.
— Хәсән абый hәрвакыт кукуруз басуын эшкәрткәнгә «Кукуруз Хәсән» булып кала.
— Бабамның бабасы үтә кырыс, каты куллы кеше булган, шуның өчен аны «Чаган Габдулла» дип йөрткәннәр, чөнки чаган агачы кипкәч, бик каты була. Бу кушамат белән аның бөтен нәселен атаганнар.
— Өлкәнәй — нык озын буйлы Мөхәммәтгәрәй бабай.
— Гитара- бертуктаусыз такылдап, һәрбер нәрсәгә кысылып, башка кешеләргә яшәргә тынычлык бирмәгәнгә Алмазия апага кушылган.
— Шикәр- Рафинад исемле абый.
— Бразилия фильмында Эстер исемле герой бар иде. Аның язмышына охшаш язмышлы яңа гына кияүгә чыккан күрше авыл кызы Ләйсәнгә «Эстер» кушаматы «ябышып калды»
— Ябыштырам Рафаэль- Горький өлкәсеннән күчеп кайткан егет татарчаны начар белә иде. «Сугам» дигән сүзне «ябештерәм» дип йөреп, үзе «ябыштырам» булып калды.
Авылда таралыш алган зоонимнар да бик үзенчәлекле. Терлекләргә кушаматлар аларның төсенә карап, ниндидер үзгәлекләренә карап кушыла. Галимнәр тикшерүе буенча исемле сыерлар исемсезләргә караганда сөтне күбрәк бирә. Шуңа күрә hәр авыл кешесе сыерларына, гомумән йорт хайваннарына кушамат тага: Каракай, Акмаңгай, Алакай, Чернушка, Машка, Ромашка, Ландыш, Мишка, Борька, Акбай, Барсик, Актүш, Сарбай, Нюша, Толстушка, Васька, Кәтүк h.б.
Топонимнарга, ягъни географик атамаларга килгәндә, минем туган авылым аңа да бик бай. Җирле орографик терминологиягә нигезләнеп ясалган топонимнар: Нәҗми Мулла сырты, Колбасный сырты, Алмалы тавы, Кортлык тавы, Кышкы тау, Ә үлияләр тавы, Читән тавы, Тизкул тавы, Бурлар кышкысы, Юлбирде тавы, Бирдекәй тавы, Чирмеш тавы, Конюх тавы, Олы тур тавы, Бәдиг тавы, Хөсәен тавы h.б. Боларның hәрберсенең үз тарихы бар. Мәсәлән: Чирмеш тавы – бу тауга чирмешләр үлгән малларын күмгәннәр; Кортлык тавында – кортлык булган, ә кайберләре кеше исемнәре белән бәйләнгән.
Кырлар, басулар: Архангель басуы, Олы Тарлау, Кече Тарлау, Өч Тирәк басуы, Нарат борыны басуы, Кармыш басуы, Гөлҗимешлек басуы, Рыс басуы, Акбалчык басуы, Мөлхия басуы, Паром буе басуы, Куянлы басуы, Хәмзә басуы. Бу басулар үскән үсемлекләргә hәм кеше исемнәренә бәйле. Мәсәлән: Яңабасу- агачларын төпләп, моннан 40-50 еллар элек кенә ясалган, башта басу була, ә хәзер болын.
Хәмзә басуы — тарихы кызык. Хәмзә дигән тракторчы басуда сукада икән. Бик тартасы килә. Шулчак юлда машина күренә, тартырга сорый, ә тегеләр туктамый, вакыт юк диләр. Шуннан Хәмзә: «Ярар, сезнең кире кайтасыгыз бар әле»- ди дә басуны, юлны аркылы сукалап куя.
Печәнлек, болын hәм көтүлек исемнәре: Фәттах җире- бу болынны, агачларын төпләп, Фәттах исемле кеше ясаган.
Җитен ышнасы — урманнарны янгыннан саклау өчен полоса киселгән, хәзер печән леккә әйләнгән. Элек бу җирләргә җитен чәчкәннәр.
Уразай болыны — колхозлашканчыга кадәр бу урынга килеп Уразай авылы печән әзерләгән.
Алмагачлык сырты, Гафия болыны, Галифә болыны, Олы атау болыны, Кече атау болыны, Куян атавы, Паром буе, Тимерчыбык эче, Урта ком болыны, Аръяк болыны, Юлбирде болыны, Ана көймә болыны, Танатар болыны, Бәсмәт болыны, Иске Авыл болыны, Военкамат болыны.
Урман, агачлыклар: Астафий (калын нарат урманы)- Астафьев дигән бай җирләре булган. Пәрәвез (гел каенлык).
Әркүш (каен урманы)- Аркадий дигән кешенең бай җирләре.
Йосыф әрәмәсе- Йосыф дигән кеше агачларын төпләп болын ясаган. Хәзерге вакытта бу урында печән чапмыйлар һәм ул әкренләп әрәмәлеккә әйләнеп бара.
Мотай урманы, Наратлык, Көнтү урманы, Рыс урманы, Барҗы урманы, Мәйдан таубашы урманы, Шаршады урманы, Теркелек урманы, Корбанай урманы. Урман исемнәре күбрәк кеше hәм авыл исемнәреннән алынган.
Юл hәм сукмаклар: Насосный юлы, Читән юлы, Мөлхия юлы, Төзкул юлы, Тарлау, Мәдьяр юлы, Бурлар сукмагы – элегрәк вакытларда колхоз эшеннән калырга рөхсәт ителмәгән, жиләккә hәм гөмбәгә барган авыл кешесе олы юлдан кайтмыйча, качып тар гына сукмактан кайткан. Бу сукмак «Бурлар сукмагы» дип аталган. Хәзер бу сукмакны агач баскан, шулай булса да урын шул исемдә калган.
Сазлыклар: Олы саз, Мүкҗиләк (монда мүк җиләге үсә), Торна сазы (торналар күп төшә), Дуңгыз сазы (дуңгыз фермасы буенда).
Тугайлар: Җидекүл (кайчандыр бу урында җиде күл булган), Таңатар. Чокырлар, ерганак исемнәре: Рәфис чокыры (1941нче елда басуда эшләгәндә Фәгыйлә апа Рәфис исемеле малаен шушы чокырда таба), Пәри ермагы, Эт чокыры, Шүрәле чокыры h.б.
Гидрографик терминологиягә нигезләнеп ясалган топонимнар.
Чишмә, инеш, елга исемнәре: Төчкәнәч, Изгеләр чишмәсе, Әҗәү елгасы, Мәдьяр чишмәсе, Әүлияләр чишмәсе.
Күлләр, буалар. Упкан күл – 1979 нчы елның 1нче маенда тигез урын убылып кереп китә hәм аның урынында зур күл барлыкка килә. Ә иң беренче тапкыр шушы урынның убылуы 1869нчы елда була.
Нәдрәй күле, Киндер күле, Гарифә күле, Баз күле, Ят балык күле, Бака күле, Шүрәле күле.
Кое исемнәре күбрәк казучы кеше яки урнашу урынына бәйле исем алган: Бөркет коесы, Сәгъди коесы, Конюх коесы, Исхак коесы, Бакырлы кое, Читән коесы. Хәзерге көндә күрше Ямурза авылында казылган кое нефтьчеләр тарафыннан казылганга «Нефтьчеләр коесы» дип йөртелә.
Ойконимик терминнар hәм алардан ясалган географик атамалар.
Урам исемнәре: Элек Атау, Бишөйле, Чебенле, Себерке, Никкүчтем (Рыс авылын су басу нәтиҗәсендә басуга килеп утырган Рыслылар суга тилмереп, «Никләр күчтем» дип зарланганнан «Никкүчтем» урамына әйләнә, халык телендә) урамнары дип аталса, бүгенге көндә «Ленин», «Совет», «Вәҗи», «Пионер», «Тукай» урамнары дип йөртеләләр.
Тыкрыклар. Элек «Чирмеш тыкрыгы», «Хөсәен тыкрыгы» дип аталган булсалар, хәзергесе көндә тыкрык исемнәре кулланылышта юк.
Авылның элек биш капкасы булган. Алар: Атабай капкасы, Конюх капкасы, Красный Бор капкасы (Коасный Борга чыгу юлы), Барҗы капкасы (Барҗыга чыга торган юлда), Бөркетләр капкасы (Бөркетов Мулламөхәммәтләр янында) дип аталганнар. Хәзергесе көндә безнең якларда авыл капкалары юк, шуңа күрә кулланылыштан бу исемнәр дә төшеп калды.
Күпер исемнәре: Атау күпере, Барҗы күпере (Барҗы авылына чыга торган юлда булганга шулай атаганнар), Түмә күпере, Балчык күпере (балчыктан ясалган), Исмәй күпере (Исмәй исемле кеше салган), Палавыз күпере (Балавыз сүзеннән алынган, чөнки анда кортлык булган).
Без мисалга китергән бу ялгызлык атамаларының бик кечкенә бер өлеше. Әле аларны тирәнтен өйрәнергә hәм өйрәнергә кирәк. Бу бик күп вакыт hәм зур тырышлык таләп итә.
Шул рәвешле, авылыбыз табигатенең искитәрлек үсемлекләр, кошлар, җәнлекләр дөньясын өйрәндек, алар яшәгән һәм үзем печән әзерләшкән болын, басу-кырларның, җиләк-гөмбә җыйган урманнарның, су коенган сулыкарның, үзем басып йөргән һәр юлның-сукмакның тарихи атамаларын белү бәхетенә ирештек. Ә шулай да, шушы гүзәл табигатебезнең нефтьчеләр тарафыннан пычратылуын, Түбән Кама сусаклагычы төзелү сәбәпле күп җирләрнең су астында калуын һәм әкренләп туган авылыбызның таркала һәм бетә баруын ачыкларга туры килде. Шушы тискәре күренешләр алдында үзебезне көчсез дип санаудан да авыр хәл бармы икән? Безнең бар җиһанга «Кагылмагыз авылыма, пычратмагыз табигатьне, тимәгез аның бай тарихына, калдырмагыз су астында!» дип кычкырасыбыз килә.

Кулланылган әдәбият.

1. Фирдәус Гарипова. «Авыллар hәм калалар тарихы». Казан, 1997 ел.
2. Раиф Мәрдәнов, Ирек Хадиев. «Әгерҗе төбәге тарихы». Казан, 2003.
3. И. Вахитов. «Мәйдан» журналы. №6. Яр Чаллы, 2008.
4. Чыңгыз Мусин. «Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр». Казан. 2008
5. Гариф Ахунов. «Салагыш таңнары» Казан, 1980.
6. М.Ш. Исламов. «Татарстан АССР Әгерҗе районының Пушкин исемендәге колхозына 50 ел». Салагыш, 1980.
7. Мансур Вәли-Барҗылы. «Әгерҗем – йөрәк җырым». Казан, 2000.
8. Музей материаллары.

Газизов И.Ф., Яр Чаллы шәһәре, 79 нчы лицей-интернаты
Фәнни җитәкче: Сөләйманова Х.Х.


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 14:39
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.