Ана телем – газиз телем

Һәркемгә үз туган теле бик якын. Минем өчен татар теленнәндә кадерле аһәңле тел юк сыман. Аның үсүенә, камилләшүенә чын күңелемнән сөенәм. Ә туган теленә битараф булучыларга гаҗәпләнәм! Минемчә, сиңа гомер бүләк иткән әти-әниең теле аша, син дөньяны таныгйсың. Ул сиңа үгет-нәсыйхәт булып та, иркәләп-сөеп тә ишетелә. Туган тел! Колакка ятымлы, назлы, ерак гасырлардан килгән ата-бабаларыбыз теле. Шулай да әдәби телебездә, сөйләү һәм язу практикасында күп кенә чуарлыклар, төгәлсезлекләр яшәп килә. Халыкның мең еллар буена иҗат итеп, кадерләп, чарлап үстергән бөек мәгънәви хәзинәсенә, ягъни тел байлыгына без һәр очракта да тиешле саклык белән карыйбызмы икән? Бу турыда сөйләшү, мәкаләләр белән чыгу, телебез һәм тәрҗемә практикасында кимчелекләрне бетерү өстендә эшләү мөһим. Халыкның борынгыдан килгән мәгънәви байлыгы булган тел культурасын тагын да баету һәм үстерү өстендә эшләү — дәүләткүләм әһәмиятле бер эш. Тел ул — бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзенә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телеңне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.
Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм ул рус телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән-көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә.
Ә ни өчен кешеләр шундый матур, бай, ягымлы татар телләре була торып та, русча сөйләшергә тырыша соң әле? Бу сорауга җавапларны бик күп яклап биреп була. Моңа, әлбәттә, татар теленең дәүләт теле буларак киң даирәдә аралашу дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы да, күп еллар диннең бетеп торуы дә сәбәпле булгандыр. «Динсезлектән денсезлеккә бер адым» дип юкка гына әйтмәгәннәр бит.
Телнең сыйфаты, ягъни тиешле дәрәҗәдә булуы – аның дөрес кулланылуы, гадәти хәлендә саклануы дигән сүз. Бу мәсьәләдә уйланырлык, борчылырлык нәрсәләр юк түгел. Хикмәт шунда: телебез төрле сәбәпләр аркасында шактый нык бозыла, күпмедер дәрәҗәдә табигыйлыгын югалта, чүпләнә. Татар теленең үз сүзләре яки күптән үзләштерелгән, аңлаешлы гарәп алынмалары була торып та, кирәксезгә рус сүзләре куллану очраклары артты. Бу да туган телне бозуга китерә.
Мәктәпләребездә туган телдә укытуга караш үзгәрсен иде. Мин үзем дә 5 нче класска кадәр рус мәктәбенең татар классында укып белем алдым. Тик 6 нчы класста безне рус классына куштылар. Бүгенге көндә татар авылларындагы мәктәпләр дә ябыла. Бу сан елдан-ел арта гына бара. Татар мәктәпләрен ябу – татар телен бетерү ул.
Мин үз телемне бик яратам. «Туган телен кадерләгән халык кына кадерле, абруйлы булыр.»- ди татар халык мәкале.
Ана телендә уйлыйбыз, кайгырабыз, шатланабыз. Ана телендә бишек җырлары җырлыйбыз, сабыйларны иркәлибез, сөеклеләребезгә хатлар язабыз. Аның матурлыгына, тирәнлегенә ныграк төшенә барган саен, кадерсезләнүен күреп тә җаныбыз әрни.
Безгә, яшьләргә, үз халкыңның улы – кызы булу өчен аның гореф – гадәтләрен, җыр моңнарын, әкиятләрен, мәкаль-әйтемнерен тыңлап, ишетеп үсү кирәк. Ә үзебез татар телен саклап калу, үстерү өчен ниләр эшлибез?
Рус мәктәбендә татар теле дәресләрен теләп, яратып өйрәнәбез. Мәктәп, район, республикакүләм чараларда актив катнашабыз, татарча тапшырулар карыйбыз, газета-журналлар укыйбыз. Язучыларыбызга, туган телебезгә багышлап стенгазеталар чыгарабыз, язучыларыбызның әсәрләрен сәхнәләштерәбез. Якташ һәм республикабыз язучылары белән даими очрашулар үткәрәбез. Туганнарыбыз, дусларыбыз белән татарча аралашабыз. Татарча җырлыйбыз, сөйлибез, уйныйбыз, уйлыйбыз.
1996 нчы елдан бирле мәктәбебездә «Бәхетлеләр» драмтүгәрәге яшәп килә. Драмтүгәрәккә 5-8 нче сыйныф укучылары бик теләп йөри. Алар татар язучыларының драма әсәрләрен сәхнәләштереп, бик күп конкурсларда катнаштылар һәм даими рәвештә укучылар, ата-аналар алдында чыгышлар ясыйлар.Укучыларыбыз сәхнә аша аралашырга, саф татар телендә дөрес, матур сөйләшергә дә өйрәнәләр. Мәктәбебезнең иҗат белән шөгыльләнүче укучыларының шигырьләре район газетасында да, аерым «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән китапта да басылып чыктылар. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары телебезне саклап калу, үстерү өчен төрле кызыклы чаралар үткәрәләр. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе бездә даими алып барыла. Акция кысаларында укучылар, укытучылар, ата-аналар, җәмәгатьчелек бик актив катнаша. Тәнәфесләрдә татарча җырлар җырлыйбыз, тыңлыйбыз. Татарча газеталар чыгарабыз, «Сабантуй», «Ялкын» газета-журналларына күзәтү ясыйбыз, татар телендә телевизион тапшырулар карыйбыз, «Яңа гасыр» татар радиосын тыңлыйбыз. Рус милләтеннән булган укытучыларыбыз да бу бәйге кысаларында үзләренең татарча белүләрен күрсәтәләр. Кибетләрдә, урамда, ашханәдә – һәр җирдә татарча гына сөйләшәбез. Өлкән буын кешеләребезгә татар телендә аралашуыбыз бик ошый.
Якташ шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән безнең мәктәптә очрашулар еш үткәрелеп тора. Минем кулымда якташ шагыйребез Илдус Гыйләҗевнең «Җир китабы». И. Гыйләҗевнең шигырьләрендә шигьри, юмарт, бай, милли җаны кырыс дөнья белән та ртыша. Ләкин барыбер ул – халык, милләт гаме белән яшәүче ир, ил агасы, аксакал булып күз алдына килеп баса. Халык язмышы, милләт – тел язмышы өчен борчылу, халкы белән горурлану хисләре белән тулы шигырьләреннән, чыннан да, «Болгар атлы халыкның да чаткыллары уйный миндә» дигән юллар белән килешми мөмкин түгел. «Татарлыгым торсын күренеп» шигырендә шагыйребез үз теле, үз милләте белән горурлану хисләрен яшермичә яза. »Булмый кичереп» шигырендә шагыйребез татарча сөйләшергә оялган кызның «Не хочу я, мама, быть татаркой» дип елавын да… Чит милләткә хезмәт итүчене
Аңлап була, булмый кичереп...» – дип яза.
Ә якташыбыз, Г.Тукай бүләге иясе Марсель Галиев үзенең «Рух» китабында туган телебезнең матурлыгын, көчен, тәмен, ямен түбәндәге юлларда менә ничек матур итеп сурәтләп бирә:
Минем өчен шушы телдә — кояш чыга,
Җир әйләнә, йолдыз калка.
Минем өчен шушы телдә — кошлар сайрый,
җилләр исә, дөнья гүли.
Минем өчен шушы телдә — Идел ага,
иген үсә, илем ныгый.
Минем өчен шушы телдә — тормыш гаме,
бәхет тәме, дөнья яме.
Якташ шагыйребез Рөстәм Зәкуанның шигырьләрендә милләт гаме, халык борчуы, тел, халык язмышы ята. «Туган теле кирәк кешегә» шигырендә
»Бабамнарның данлы узганнарын
Аңлата тик туган тел генә.
Серен ачар өчен Тукайларның,
Туган теле кирәк кешегә.»- дип яза ул.
Кызганычка каршы, татар теленең аралашу даирәсе кими. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада рус телен үзләштерә. Тел ул — мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: телебезне саклау һәм үстерүгә игътибарны арттырырга, телебез чуарланмасын өчен, ике телне дә яхшы үзләштерергә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен өйрәнергә кирәк. Татар теленә ихтыяҗ булдырырга, ана телендә белем алырга күбрәк мөмкинлек тудырырга, татар мәктәпләрен, авылларын бетерү — Туган телнең тамырына балта чабу, шуңа күрә татар авылларын һәм мәктәпләрен саклап калырга, аларның үсешенә күбрәк мөмкинлекләр тудырырга кирәк. Бүгенге көндә яшьләребез, укучыларыбыз күп вакытларын интернеттта үткәрәләр, шунлыктан интернет челтәрендә татар телендә төрле уеннар, фильмнар, видеороликларны күбрәк урнаштырырга, татарча электрон дәреслекләр, татарча сайтларны булдырырга кирәк. Татарстан районнарында халык арасында төрле очрашулар, чаралар, җыелышлар татар телендә алып барылсын иде. Мәктәп программасында гореф-гадәтләребезне, тормыш-көнкүрешебезне чагылдырган әдәби әсәрләр күбрәк булсын иде. Эшкә алганда да ике телне дә камил белгән кешеләргә өстенлек бирелсен иде.
Җандай кадерле гүзәл, Туган телем минем! Киләчәктә сине саклап, яклап кала алсак иде! Һичшиксез, мин дә борынгыдан ядкарь булып калган туган телемне — татар телен кадерләп саклармын, үземнән соң килгән буынга әманәт итеп тапшырырмын. Алдагы көннәремдә дә ерак бабамнар рухын рәнҗетмичә, туган телемә тап төшермичә яши алсам иде.

Әдәбият
1. Илдус Гыйләҗев «Яратканга күрә» китабы, «Горурлыгым», «Булмый кичереп» Казан.Тат.кит.нәшр., 2006
2. Рөстәм Закуанов «Күңел тыкрыклары»китабы, «Туган теле кирәк кешегә», 55 нче бит, Казан. «Идел-Пресс».2009
3. Марсель Галиев «Рух» китабы, «Ана теле» 9-11 бит.Казан: Тат.кит.нәшр.,2005
4. «Сабантуй» газетасының «Үз телем» кушымтасы, 2003 нче ел
5. «Сүз – фикернең көзгесе», «Маяк» иҗтимагый-сәяси район газетасы, №38 (9942) 28 нче март 2002 нче ел
6. Сафиуллина Ф.С., М.З.Зәкиев «Хәзерге татар әдәби теле» Казан «Мәгариф» нәшрияты 2002 нче ел

Газизова Г.Ф. ТР Азнакай шәһәре муниципаль гомуми белем бирү учреждениясе, 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Җиһангирова И.Р.


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.
10 декабрь 2010 ел

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:39
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.