Ассалар да, киссәләр дә, чукынмады татар теле

Татар теленең тарихы беренче этабы — татар теленә нигез булган ике төп компонентның — болгар белән мишәр һәм байлар белән казан телләренең — аерым-аерым үсеш чоры. Аларның чишмә башы бик борынгыдан — безнең эрага кадәр яшәгән киммерлар, скифлар чорыннан ук килә. Байлар белән казан телен формалаштыруда катнашкан би-герләрнең, суасларның элекке бабалары ийиркләр безнең эрага кадәр VIII-V йөзләрдә һәм аңа кадәр үк Идел буйларында яшәгәннәр, соңрак тарихта мәгълүм эз калдырган сөннәр (сөннәрне IV йөздә «Бөек күчеш» чорында гына Европага килгәннәр, алар Европада беренче төркиләр булганнар дип раслау европо-центризм карашы формалашкач кына уйлап чыгарыла, һәм ул берни белән дә расланмый) белән аралашканнар. Бигерләр VII йөз ахырларында Биәрем дәүләтен төзегәннәр.
Ләкин VIII йөз ахыры — IX йөз башларында бу дәүләтне к-диалектлы болгарлар кулга төшергәннәр. Борынгы язмаларда хәзәр теле белән болгар теле бер-берсенә охшаган дип әйтелә. Ә хәзәр теленең гадәти төрки тел булуы кире кагылмаслык итеп исбатланган. Шулай булгач, болгар теле гадәти төрки тел булган дияргә мөмкин. Борынгы болгар теле чуваш теленә охшаган дигән фикер XIX йөз ахырында гына туган. Кайбер галимнәр болгар каберташ язмаларында чуваш сүзләренә охшашлык тапкан, һәм, шул нигездә, болгарлар чуваш телле булганнар, элекке болгар ул бүгенге чуваш икән дигән фикерне таратканнар. Ләкин болгарларның тарихи эзләре бүгенге чувашларда бөтенләй юк дип әйтерлек. Хәзер галимнәр болгар каберташ язмаларына чуваш теленең керүен болай аңлаталар: чувашлар яшәгән территориянең зур өлеше Болгар дәүләте составында калган, һәм алар ислам динен кабул иткәннәр. Баштарак бөтенләй болгар-татарга әйләнеп киткәнче, алар кабер ташларына үз телләрендә язганнар һәм шулар белән сату иткәннәр. Ә инде болгарлар арасында ассимиляцияләнеп беткәч, каберташ язмаларында чуваш теле йогынтысы әкренләп юкка чыккан.
Рус тарихчысы В.Н. Татищев болгар һәм кыпчак телләренең бер төрле булуларын күрсәткән язманы теркәп калдырган. Югарыда әйтелгәнчә, болгар-мишәр теле көньяк-көнбатышта яшәгән борынгы оногурлар һәм акацирлар теленә барып оташса кирәк, чөнки мишәр фонетикасы көньяк төркиләрнекенә якын. Шулай итеп, болгар-татар сөйләм теленең беренче этабы байлар белән казан, болгар белән мишәр телләре формалашу һәм ал арның үзара якыная башлавы белән характерлана. Татар теленең икенче этабы — болгар-мишәрләрнең байлар һәм казан кабиләләре җирләрендә төзелгән Биәрем дәүләтен буйсындырудан башлана. Чулман елгасының көньягында һәм Иделнең сул ягында биәр-биләрләрнең бер өлеше, болгар-мишәрләр тәэсирендә, к-диалектка күчкән. Бары Чулманның төньягында гына казан кабиләләре үзләренең къ-диалектын саклап калганнар, хәтта аны Иделнең уң ягына да чыгарганнар. Ул хәзер тау ягы сөйләше дип йөртелә. Казан ханлыгы дип аталган Болгар иле Рус дәүләтенә буйсындырылгач, мишәрләрнең байлар һәм казан халкы белән аралашуы интенсивлашкан. Яңа җирләр яулап, чик яңа урынга күчкән саен, руслар мишәрләрне чик сакларга күчергәннәр. Руслар өчен бу бик файдалы булган. Бердән, мишәрләр ышанычлы чик сакчылары булса, икенчедән, «мещерская низменность» дигән регионда русларга яңа җирләр бушап калган. XVI йөздән башланган өченче этап XX йөз урталарына кадәр дәвам иткән. Бу чорда татар әдәби теленең формалашуына мишәрләрнең байлар һәм казан кабилә-халыклары белән бер авыл төзеп утырулары бик нык тәэсир иткән. Нәкъ менә шундый төрле диалектлар бергә кушылган җирләрдә татарлар өчен уртак сөйләм теле — авыл койнесе (грек теленнән, koine dialektos — гомуми тел) формалашкан.
Шәһәрләрдә дә шундый процесс барган, шәһәр койнесе оешкан. Соңыннан XIX йөз урталарында менә шул койне иске язма нормалар белән бергә яңа язма әдәби телгә нигез булган. Татар теле үсешендә дүртенче этап XX йөз уртасында башлана. Төрле милләтләрне руслаштыруга корылган Сталин сәясәте тәэсирендә, татар теле рус теле белән бик нык чүпләнгән, бозылган, әдәби телдән бик нык ераклашкан. Бигрәк тә шәһәр җирләрендә ярым татарча, ярым русча сөйләм өстенлек ала башлаган. Үзгәртеп коруларга бәйле рәвештә, тормышны демократияләштерү чорында (80 нче еллар ахырында) татар сөйләм телен торгызу өчен көрәш башлана.
Бу чорны татар теле үсешендә бишенче этап дип билгеләргә була. Хәзерге татар теленең лексик, фонетик нормалары, нигездә, урта диалекттан, морфологик нормалары — мишәр диалектыннан, синтаксик нормалары һәм стилистик эшкәртелеше иске татар язма әдәби телдән килә. Тагын да тарих тирәнлегенә таба китсәк, иске татар теле — иске төрки телгә, соңгысы борынгы төрки телгә барып тоташа.Борынгы төрки тел рун эпитафик язмаларында сакланып калган. Хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән мондый язма истәлекләрнең элгәрләре V-VI гасырларга карый. Алар Орхон һәм Енисей елгалары буенда зур ташларга төшерелгән хәлдә табылганнар. Рун текстлары төрле ташларга, металл һәм сөяк әйберләргә язылган. VIII-IX гасырлардан башлап кәгазьгә теркәлгән текстлар да очрый. Борынгы төрки әлифбасын төркиләр үзләре уйлап тапкан. Ул 60 лап тамгадан тора. Текстлар уңнан сулга, өстән аска таба язылган. Борынгы төрки тел V-X йөзләр арасында кулланылган дип уйланыла. X-XV йөзләрдә ислам дине тәэсирендә һәм гарәп графикасында язылган әсәрләрдә иске төрки тел кулланылган. Борынгы төрки тел һәм иске төрки тел хәзерге барлык төрки халыклар өчен дә уртак санала, һәр төрки халык бу телләрдә язылган әсәрләрне үзенеке дип өйрәнә. Чөнки ул чорда әле төрки халыклар бер-берсеннән аерылып җитмәгән, язма әдәби тел халыкның сөйләм теленнән ераклашкан булган. Уртак иске төрки тел лексикасы 60-80 процентка кадәр гарәп-фарсы алынмаларыннан тора. Алар барлык төркиләр өчен үзенә күрә интернациональ фонд хезмәтен үтәгәннәр. Шуңа күрә бу тел барлык төркиләргә дә бер үк дәрәҗәдә аңлашыла торган булган. XV-XVI йөзләрдә төрле төркиләрнең үз дәүләтләре оеша башлагач, гомуми иске төрки тел аерым иске төрки телләргә (иске төрек әдәби теленә, иске татар, иске үзбәк, иске азәрбайҗан һ.б. язма телләргә) аерыла башлаган. XVI-XIX йөзләрдә иске татар теле кулланылган, аннан башкортлар һәм казакълар да файдаланганнар. XIX йөз уртасында, татар милләте оешуга бәйле рәвештә, милли тел (хәзерге тел) формалаша башлаган.
Телне массакүләм куллану хаҗәте тугач, халыкны аңлашылмый торган иске татар теле канәгатьләндермәгән, шуңа күрә аны сөйләм телгә якынайту процессы башланган. Ләкин стилистик нормалар, иске татар теле нигезендә, әкренләп үстерелә барган. XX йөз башында татар теленең барлык стильләре дә теге яки бу дәрәҗәдә нормага салынган. Совет чорында тел нормалары тагын да ныграк эшкәртелгән. Аның электән ныгыган әдәби һәм публицистик стильләре генә түгел, фәнни, рәсми һәм сөйләм стильләре дә бик нык үстерелгән, нормага салынган. Ләкин Сталинның милләтләрне руслаштыру сәясәте татар телендә сөйләшүчеләрне бик нык киметә: 80 нче елларда татар балаларының 7 проценты гына татар мәктәбендә укый. Татарча сөйләшүчеләрнең кимүе телнең кулланылыштан төшә баруын күрсәтә. Хәзерге көндә татар телен һәм гомумән татар милләтен, мәдәниятен торгызу, үстерү өчен көрәш бара. Туган телдә белем бирү, аның өчен укытучылар әзерләү шул көрәшнең ышанычлы бер юнәлеше булып санала. 1979 һәм 1989 елларда халык санын алу мәгълүматларына караганда, татар халкы элекке СССРның 80 нән артык регионында яшәгән. 1979 елгы исәп буенча татарлар 6 млн 185 меңнән артык булса, 1989 елда 6 млн 645 меңнән артып китә. Ун елга үсеш 7,4 процент тәшкил итә. Россия Федерациясе территориясендә 1979 елда татарларның 79,3 проценты яшәгән булса, 1989 елда ул 83 процентка җитә.
Татарстанда, 1979 елгы исәп алу буенча, татарларның 26 проценты яшәсә, 1989 елгы исәпләү буенча 26,6 проценты яши. Башкортстанда 1979 елда 14,9 процент татар саналса, 1989 елда 17 процент исәпләнә. Бу үсеш элек башкорт дип язылырга мәҗбүр ителгән татарларның яңадан татар дип язылуы белән аңлатыладыр, мөгаен. Үзбәкстандагы татарларның чагыштырма санында да зур үзгәрешләр күзәтелә. 1979 елгы исәпләү буенча Үзбәкстанда татарларның 10,3 проценты яшәсә, 1989 елгы исәптә бу күрсәткеч 7 процентка гына калган. Төрле җирләргә сибелеп утыруларыннан чыгып, татарларны дүрт төркемгә бүләләр. Беренче төркем- Татарстанда, ягъни үз республикасында яшәүче татарлар. Икенче төркем — үзләренең борынгы илләрендә, үз җирләрендә яшәсәләр дә, Татарстанга керми калганлыктан, Россия Федерациясе җирендә яшәүчеләр. Өченче төркем — татар диаспорасы, ягъни кайчандыр туган илләреннән куылган яисә «үзләре теләп» читкә китәргә мәҗбүр ителгән, ләкин элекке СССР территориясендә төпләнгән татарлар. Дүртенче төркем — чит илләрдәге диаспора, ягъни Төркиядә, Финляндиядә, Америкада, Япониядә, Австралиядә һәм башка илләрдә яшәүче татарлар. 1979 елда СССРда 5 млн. 313 меңнән (85,9 проценты), ә 1989 елда 5 млн 529 меңнән артык татар кешесе (83,2 проценты) татар телен туган тел дип саный. Ягъни үз теленнән ваз кичерелгәннәр 10 ел эчендә 872 меңнән 1 млн 459 меңгә җитә. 10 ел эчендә гомумән татарларның саны 7,4 процентка арткан булса, үз телен оныткан татарлар саны 28 процентка үсә. Шуңа күрә хәзер татар халкын, телен саклап калу буенча төрле чаралар күрелә. Татар милләтен тергезү, саклау һәм үстерү максатында, 1992 елның 8 июлендә «Татарстан Республикасы халыклары, телләре турында» Татарстан Республикасы Законы кабул ителде. Анда татар телен дәүләт теле буларак тергезү, саклау, өйрәнү һәм үстерү юллары күрсәтелде. 1994 елның 20 июлендә Законны гамәлгә кертүне тәртипкә китерү буенча Дәүләт программасы кабул ителде. Ул «Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы» дип атала.

Әдәбият :

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек.- Тулыл. 2 нче басма.- Казан: Мәгариф, 2002.- 407 б.

Валеева Э.Н.Тукай районы Княз урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Валеева Г.Р.


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.
10 декабрь 2010 ел

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:36
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.