КЕРӘШЕН ТАТАРЛАРЫНЫҢ МИЛЛИ ЙОЛАЛАРЫ

Гасырлар дәвамында табигатьтәге еллык үзгәрешләргә, бабаларыбызның хуҗалык эшләренә һәмтормыш-көнкүрешенә бәйле рәвештә күп төрле йолалар барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчеп камилләшкән, искергәннәре кулланыштан чыккан.
Бүгенеге көндә күп кенә милләтләрнең диалектына карашлар башка, яки алар тәмам югалган.Шундый милләтләрнең берсе – керәшеннәр.
Яңа керәшеннәр XVIII-XIX гасырларда гына христиан динен кабул итәләр һәм аларның күпчелек өлешен ул вакытта чувашлар, марилар, удмурт- лар тәшкил иткән.[Баязитова1997:7].Шул көннән алып хәзерге вакытка кадәр диалекта булган күп сүзләр, йолалар, гореф- гадәтләр югалган. Аларның бары тик күпмедер өлеше генә көнкүрештэ кулланыла һәм бу зур проблемаларның берсе булып тора. Минемчә, без буыннан буынга күчеп килгән мирасны киләчәккә дә тапшырырга тиеш. Шул вакытта гына милләт сакланып калачак.Һәм минем язмамның төп максаты шундый.
Керәшеннәрнең тормыш-көнкүреш һәм рухи үзенчәлекләренә инде XIX гасырда ук күп кенә тикшеренүче галимнәр игътибар иткәннәр. Керәшен халкының барлык башка милләтләрдән бер аерымлыгы бар: аларда һәрбер мәҗлестә, ниди дә булса выкйгада җырлар җырлыйлар.Тик мәгънәсенә туры килешле буларак.Фольклорчылар һәм этнографлар халыкның йола иҗатын-фольклорын ике төргә бүлеп йөртәләр:1)ел фасыллары белән бәйләнгән календарь йола фольклорына (әлеге төр иҗатының икенче төрле аталышы-хуҗалык фольклоры),2)гаилә-көнкүреш йола фольклорына.Шушы йолалар һәм аларга бәйләнешле фольклор татар халкы иҗаты өчен дә хас.[Бакиров 2008:48]
Беренче эш итеп башта егет ягыннан димче, җаучы ягъни башкода җибәрәләр. Ул: «Утырган урыным мендәрле, аяк астым бүкәнле»-дигән сүзләр белән килеп керә. Кызның ата-анасы кунакны олылап мендәргә утырталар.Аннары: « Бер тактадан атлап киләм, бер тактадан атлап чыгып китәм, кайа кызыгыз»,-дип, якынрак барып чыбыгы белән әкрен генә сугып куя.Кыз килешергә килүче кодалар вәгъдә итеп китәләр. Ак алыштыралар(егет һәм кыз ниди дә булса әйберләрен бер-берсенә бүләк итәләр).Туйда кыз чиккән зур сөлгесен чыгара-лар.Чыгарганда җыр җырлыйлар.Никахлашу чиркәүдә үтә.Христиан дине йола-сы буенча укылган никах – кәбен дип атала.Ата-аналар фатиха биргәннәр яки бәкилләгәннәр.Балалар фатиха сораганда кызның анасы тәрене аяк очына куеп теләкләр әйтә.Бу тәрене кызга биреп җибәрә.Казан арты керәшеннәре кәбен күлмәкләрен(туй күлмәкләрен )киеп, матур итеп бизәлгән атларга утырып, «кәбен кыйдырып кайткач», егет белән кызны үз өйләренә түгел, ә «кунак өйе» дип аталган, махсус хәзерләп куелган өйгә алып керәләр.Кызны турыдан- туры кияү йортына алып кайтмыйча башка өйгә кертеп тору- бик борынгы йола. Кунак өе итеп, гадәттә, кыйаматлык булган кешенең оен билгелиләр. Кыйаматлык итеп кияү ягыннан туган тиешлерәк хатын-кыз һәм аның ире сайлап алына.Кыйамат- гарәп теленнән кергән сүз.Ул гомер буе бу ир белән хатынның иң ышанычлы дусты, киңәшчесе һәм таянычы булырга тиеш.Ә кыйаматлык булган кеше үзе киленгә кыйаматлык кызым дип эндәшкән.Кыйаматлык булган кешеләргә кияү белән киленнең балалары әнеки әби, әтеки бабай дип зурлап эндәшкәннәр.Аларга шаяртып җырулар әйткәннәр.Шулай ук кыйаматлык сүзе Идел буе халыкларының бик борынгы уртак йолаларын чагылдыра.Иң олы кунак итеп аргыш билгеләнә. Ул туйга үз исеменнән я баллы бавырсак, я чәкчәк алып килә.Өстәлгә чыгарган вакытта такмак әйтеп чыгара.Такмаклар кимендә 2 куплеттан торган.
Кодалар бер-берсен олылап оло кода, төп кода дип эндәшәләр.Капма-каршы мактап җыр җырлыйлар.Төп кода каз чыгара. Ул да такмаклый.Кызны төп йорттан чыгарганда, сатулашалар.Аңа сандык,җастык, түшәк кебек тор-мышка кирәк-яракларны бирәләр.Туй каршылау беткәч, егет түшәк-җастык сатулаша.Түшәкчеләр кияүдән акча сорыйлар түшәк өчен.Киленнең дә өйгә кергәч кайнанага бүләкләр бирергә тиеш(мынча бирнәсе-яшь киленнең кайна-на йортына төшкәч, мончага керер алдыннан бирелер бүләге;җырт бирнәсе- яшь киленнең кайнана өенә төшкәч тә бирелә торган бүләге.Туйга әзерләнгән чакта өйне кыз бүләкләре белән бизиләр.Туйга кодалар ягыннан әзерләнеп китерелә торган ашамлыкларны кода ипийе, кода күчтәнәче дип атыйлар.Анда пар каз, пар күмәч, чәй, күпертмә, бәлеш, шикәрләрләр куелган булла. Татар халкының башка төркемнәрендәге кебек үк, туйга алып бара торган күчтәнәч-ләрне савым дип атыйлар.Туй вакытында кода күчтәнәчләрен табынга чыгару үзенчәлекле шаян җырлар белән бара, ул- кода ипийе чыгару дип атала.Туй ахырында «аргыш көлчәсе» дип түгәрәк ипийне табынга чыгаралар, кыз, егетләр.[Баязитова Ф.С.1997:93].
Керәшеннәрнең йолалары бик күп төрле.Шуларның берсе бала туу белән бәйле йолалар: бәби тугач җыр җырлаганнар, бәби туе ясаганнар.Бала тугачын бер атна арасыннан, ун көннәнме чукындырганнар.Баланы чукындыру йоласын үтәгәндә катнашкан кешеләр; үрсәни, үрсәти.Балага бишек көйлә-гәннәр.
Туган кешене генә түгел, үлгән кешене дә зурлаганнар.Аның җанын чакыр- ганнар, тынычлык теләп җыр, иман укыганнар.Уленең өчен, җидесен, тугы-зын, кыркынын, елын үткәргәннәр.Һәрбер үлене искә алу көнендә коймак белән тәберсен иткәннәр, мал суялар.
Тәберсе итү- үлгән кешене искә алу көннәрендә ашау ризыклары янында келәү итү.Үлеләрне шулай хөрмәтләгәннәр.
Кышның 24- 25 декабрьендә башланып киткән уен- Нардуган.
Бу бәйрәм керәшен халкында үткәрелми калмый.Нардуганда катнашучылар төрле битлекләр, киемнәргә киенеп өй буенча йөргәннәр.Үзләрен танытмаска тырышып, такмаклар әйткәннәр.Нардуган кергән йортта маллар күп булла дигәннәр.
Ә искечә җаңа җыл кичне җөзек салалар.Җөзек салу, балдак салу –нардуган уеннарының иң көтеп алганнары, күмәкләп җыелышып башкарыла торганнар-ының берсе.Егетләр, кызлар нардуган өенә җыелып, гаиләдәге баш бала белән төпчек баланы бәкедән су алып кайтырга җибәрәләр.Бәкедән су алганда, сунны балта белән кояш уңаена таба чызыклап алалар.Кайтканда сөйләшмичә, артына әйләнеп карамыйча кайтырга тиеш.Шулай алып кайтылган су тылсымлы, серле көчкә ия дип ышанганнар.Һәркем үз йөзеген үзе сала.Төпчек бала болгатырга утыра.Балдакларны салганда, такмакка карап юрыйлар… Аннары такмаклар әйтәләр.Бу куплетлар арсында яхшысы да, начары да була.Балдак салган суны алып чыгып кояшка каршы түгәләр[Токарев С.А.1983:85].
Масленица көненә туры килә май чабу. Бу көнне матур итеп бизәлгән атларга утырып урманга кәтәсә иткәннәр. «Яшьләр-кызлар май чапмаса, җитен кыска булыр»,-дип әйтә торган булганнар картларМай чабуның үзенең махсус көе һәм җырлары бар.Май чабулар узгач, керәшеннәр «коро тота» башлыйлар. Христиан дине йоласы буенча ураза тотуны керәшеннәр шулай әйтәләр.[Рамазанова Д.Б.1970:60].
Яз көне, тал ботаклары бөре чыгара башлагач, бәрмәнчек, бәрмәнчек ат-насы үткәрелә. Ул олы көнгә бер атна кала билгеләнә.Шушы ботакларны кояш чыкканчы, я кичтән, я иртән су буеннан алып кайтып, тупраксага элгәннәр. Аларны ташламаганнар.Яз көне беренче тапкыр көтү чыкканда, малларны ча-бып чыгарганнар, казлар күкәй салганда ояларына куйганнар. [Токарев С.А. 1983: 91].
Оло көн бик мөхим бәйрәм.Бу көндэ күкәй буяп, урамга зур даганнар куялар. Күкәй тәгәрәтешле уйныйлар.Паскадан соң 7 атна үткәч симект зиратка тәбер-сен итү)үткәрелә.Шул ук көнне болынга барып, каен төрергә баралар.Июннең беренче атнасында җапырак бәйрәме, 10 тирәсендә торыйсын булырга тиеш.
Яңгыр зак яумаган чакларда, ботка пешрәләр.Авылның яше-карты җыела.
14-15 нче июльдә Питырау үткәрелә.Шушы көнгә пичләрне, мрҗаларны агарталар.Бу көнне 40 төрле үлән җыеп киптерә-ләр.Файдасы ник тия дип сана-ла.Питырауга сарык суялар, бик зур келәү укыла. Җәйдән соң печәннәрнең эшен бетереп, көзгә, кышка әзерлек башлана.Керәшен хатыннары, әбиләре көзге са-рык җоныннан кышка җерләп җомгаклар әзерли-ләр. Каз өмәләре, тула басу- лар,өшкерүләр, печән өсләре оештырылырга тиеш.Керәшен халкында күп адарынулар һәм әйтемнәр бар.Тик алар бүгенге көндә югалып баралр.Инде электән калган тәңкәле киемнәр, ука-чачаклар, маңгай ука, маңгай тәңкәләре, мыйтутар кебек киемнәр инде музейларда да аз сакланган.
Әдәбият

Бакиров М.Х.Татар фольклоры: Югары уку йортлары өчен д-лек-Казан: Мәгариф,2008.-48б.
Баязитова Ф.С. Керәшеннәр.Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты.-Казан: Матбугат йорты,1997.-93,7б.
Рамазанова Д.Б. Говоры татар среднего Прикамья: Автореф. Дис. Канд. Филол. Наук.-Казань, 1970.-60стр.
Эш барышында 1920 елда туган Васильева Гликерия Ивановна истәлекләре файдаланылды.

Васильева Е.,
Тукай районы Мәләкәс урта мәктәбе
Фәнни җитәкчесе: Умнова Л.И.


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.
10 декабрь 2010 ел

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:32
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.