ЯКТАШЫБЫЗ ШӘЙХИ МАННУР – БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ

Туган Тулбаеңның
Урамнары буйлап,
Бер үтәргә иде бергәләп;
Күрешеп булмый,
Чарасызлык хисе
Күңелләрне талкый
телгәләп.
Күрешепләр булмый
Бик тә теләсәк тә…
Сәяф Шәйхи

Әйе, татар әдәбиятының күренекле вәкилләреннән берсе, шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче Шәйхи Маннурга – үзеннән соң якты эз калдырган якташыбызга багышланган бу шигырь юлларында сагыну, офтану хисләре ярылып ята. Сагынмаслыкмыни, очрашырга теләмәслекмени? Бу теләк-ихтыяҗ бигрәк тә олуг шагыйребезнең якынлашып килгән юбилее алдыннан арта, көчәя.
Ш. Маннурның әдәби мирасы, эшчәнлеге зур һәм күпкырлы. Үзе исән чагында аның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Беренче шигырь җыентыклары («Тайга төбеннән», «Чиккән сөлге») 1928 елда басылып чыга. Аның лирик шигырьләре, «Гайҗан бабай», «Казан кызы», «Җир- әнкәнең сылу кызы» кебек поэмалары, «Каз көтүче малай», Өч васыять» әкиятләре, «Агымсуларга карап», «Муса», «Чын сөю бармы?» исемле чәчмә әсәрләре татар поэзиясе һәм прозасы казанышлары рәтендә зур урын алган. А. С. Пушкинның «Евгений Онегин» поэмасын, «Салтан патша турында әкиятен», А. П. Чехов хикәяләрен, рус халык әкиятенә нигезләнеп язылган «Хәйләкәр төлке» әкият-поэмасын, якташыбыз тәрҗемәсендә яратып укыйлар. Ул татарча яңгыраткан әсәрләрнең авторлары арасында тагын Лермонтовны, Руставели, Шевченко, Маяковский, Михалковны, Бубенновны очратырга мөмкин.
Күренекле шагыйрь поэзия өлкәсендә үзенең остазлары итеп Г. Тукайны һәм Һ. Такташны саный:
… Алҗып калсам төннәр утырганда,
Чишәлмичә шигърем төенен,
Тукай белән Такташ кул сузалар,-
Җаен табам җуйган көемнең… (Ак чишмәсе»)
Әдәби хезмәтләре, Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыклары өчен, Ш. Маннур хөкүмәтнең күп кенә орден һәм медальләре белән бүләкләнә. Сугышның беренче көннәреннән үк ул үз теләге белән фронтка китә һәм сугышның ахырынача «Сугышчан чакыру», «Алга, дошман өстенә», «Ватан бәхете өчен» дигән фронт газеталарының хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Сугышчыларның тиңдәшсез батырлыклары турында дистәләгән очерклар, мәкаләләр язып бастыра.
«Муса» романы (1959-1964) тынгы белмәс якташыбызның Җәлил эзләреннән Минзәлә, Оренбург якларына, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләргә, хәтта Германиягә, ул утырган төрмәләргә барып кайтуы нәтиҗәсендә туа. Бу роман турында якташыбыз, җәлилче Фәрит Солтанбәков бик хаклы рәвештә түбәндәге сүзләрне язган: «Нинди зур, онытылмаслык эшләр башкарып китте Шәйхелислам абый! Ул иҗат иткән әсәрләрне халык һаман яратып укый. Ә бу – мәңге яшәү, үлемсезлек, дигән сүз. Аның «Муса» романы җәлилчеләрнең кылган батырлыкларын, рухи ныклыкларын халкыбыз күз алдына бөтен тулылыгы белән диярлек китереп бастырды… Шәйхелислам абыйны без беркайчан да онытмабыз!» Бу – Ш. Маннур иҗатына халык тарафыннан бирелгән бәя.
Туган җир, Туган авыл. Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәркайсыбызның газиз туган йорты, кадерле авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас сокланып туймаслык урыннары күп. Шагыйрьнең туып үскән Тулбай авылы табигате дә искиткеч матур. Шушы авылда урнашкан Ш. Маннур исемендәге музей-китапханәгә экскурсиягә баргач, мин аның, чынлап та, шулай икәненә ышандым. Шагыйрь язганча,
Колхозчылар, бал кортлары кебек
Хезмәт итә күңел беркетеп.
Эшлиләр дә, ашыйлар да алар,
Яшиләр дә алар гөлт итеп!
(«Авылдашларыма хат»)
Әйе, тырыш хезмәт белән дан казанган һәм авылдаш шагыйрьләренә олы мәхәббәтләре белән игътибарга лаек халык яши монда. Күмәк хуҗалыкның алдынгы игенче-терлекчеләре, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре ел саен Ш. Маннур исемендәге премия белән бүләкләнәләр. Гомумән алганда, бу премиягә 90 лап язучы-шагыйрь һәм хезмәт алдынгысы лаек булган.
Күренекле якташыбызның махсус балаларга адресланган китаплары да байтак: «Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Нәниләргә, дәүләргә», «Ямьле җәй», «Күгәрченнәр гөрләгәндә» һ. б. лар. Мин аларны кечкенәдән яратып укыйм, шигырьләрен, көйгә салынган җырларын өйрәнәм. Балалар бакчасына йөргәндә, «Зәңгәр күлен» Әниләр бәйрәмендә җырладым. Мәктәптә оештырылган «Туризм» түгәрәгенең гимнына әйләнгән «Яшь туристлар җырын» да теләп өйрәндек һәм җырлыйбыз. Ш. Маннур сүзләренә язылган «Шахта», «Ана җыры», «Мәк чәчәге» кебек җырларны өлкәннәр, шул исәптән минем әнием дә, яратып башкаралар. Мәктәбебезнең Театр түгәрәге әгъзалары, «Каз көтүче малай», Өч васыять» әкиятләрен, «Агымсуларга карап» автобиографик повестен сәхнәләштереп, укучылар алдында да, әти-әниләр алдында да чыгыш ясыйлар. Якташыбыз Шәйхи ага Маннурның юбилей даталарын зурлап, әдәби атналыклар, айлыклар итеп билгеләп үтәбез. Бу шагыйрьнең халык күңелендә мәңге яшәвен тагын бер тапкыр исбатлый түгелме?
Туган телебезгә бетмәс-төкәнмәс мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләүче «Тел бит...», «Яхшы бел» шигырьләрен кем генә белми икән?
Татарчасы — туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң-анаң, әби-бабаң
Сине сөя торган тел.
Бу телдә рух байлыгың
Һәм йөрәк кайнарлыгың… («Яхшы бел»)
Гомумән, Ш. Маннурның мәктәп турындагы, балаларның уку, ял вакытларын сурәтләгән, табигать матурлыгын тасвирлаган шигырьләре барыбызга да таныш. Аның тел көрмәкләндергечләре, математик шигырь- табышмаклары безнең телебезне, фикерләвебезне үстерү максатларында язылган. Мәсәлән, 100 каз турындагы табышмак-шигырьне математик ярышларда бик теләп файдаланабыз.
Күренекле шагыйребез күптән вафат инде, шулай булса да ул безнең күңелләрдә һәрвакыт яши. Аның әсәрләрен укып, илһам чыганагы, яшәү дәрте алабыз. Инде чирек гасыр буе буе Мамадыш төбәгенә дан җырлап торган шагыйрь һәйкәле ел дәвамында чәчәкләрдән бушамый. Һәйкәл янында шигырь бәйгеләре, әдәби кичәләр, әдипләр белән очрашулар еш үткәрелә. «Агымсу» иҗат берләшмәсе әгъзалары да тәүге сынауны шунда узалар.
Әдипнең туган авылында, үзе исемендәге музей-китапханә каршында, тууына 100 ел тулу уңаеннан куелган һәйкәл дә авылдашларын, килгән мәртәбәле кунакларны әллә каян, ерактан сәламли сыман. Моннан да зуррак бәхет бармы? Әйе, якташыбыз – мәңгелек, үзеннән соң якты эз калдырган бөек шәхес ул.
Әдәбият
Ш. Маннур. Шигырьләр. Казан, Таҗарстан китап нәшрияты, 1995.
«Ш. Маннурның тууына – 100 ел» әдәби альманахы. Мамадыш, 2005.
«Мамадыш таңнары» җыентыгы. Мамадыш, 2000.
Васильева М.И.
Дүсмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе
Фәнни җитәкче: Әгъләмова Н.Г.


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.


10 декабрь 2010 ел

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:30
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.