Китап һәм без

Китап-белем чишмәсе, диләр. Укырга яраткан һәм укыганыннан акыл ала белгән кешене китап акны карадан аера белергә, тормышта югалып калмаска, хаталар ясамаска өйрәтә.Бу бигрәк тә безгә, яшь буынга кирәк.
Бүгенге җәмгыятьтә чишеләсе проблемалар бик күп. Алар арасында иң актуальләреннән берсе-милләтләрнең үзләренә караганда күпсанлыраклары арасында эреп югалудан саклану проблемасы. Китап аша кешеләргә проблемаларны чишү юлларын күрсәтү- иң үтемле алымнарының берсе. Бу проблемалар балалар өчен язылган әсәрләрдә ничек яктыртыла соң? Мин шуны ачыклау максатыннан бүгенге көндә балалар өчен язучы әдипләрнең әсәрләренә мөрәҗәгать итәргә булдым.
Татар әдәбиятында андый әсәрләр күп. Мин күренекле драматургыбыз Т.Миңнуллинның балалар өчен язылган әсәрләренә тукталырга булдым.Минемчә, аларны тормыш әлифбасы дип атарга мөмкин.Нәрсә турында гына язмый Туфан абый: йорт хайваннары, кыргый хайваннар, төрле мифологик образлар, малайлар-кызлар, сихерчеләр, вәзирләр, тагын әллә кемнәр… Югарыда санап кителгән проблемалар турында авторның карашын белү өчен, мин
-Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган әсәрләренең күбесен укыдым;
-аларда күтәрелгән проблемаларны ачыкладым;
— тормыш белән чагыштырдым;
— автор турында дәүләт эшлеклесе буларак эшчәнлеге белән кызыксындым;
— аның әсәрләре буенча куелган спектакльләрне карадым.
Мин үземнең эзләнү эшемне язганда төп геройлары уртак булган «Авыл эте Акбай», «Акбай нигә күңелсез?»,»Акбай белән Сарык малае», «Акбай белән Кыш бабай»,»Тәмлетамак белән этбүрләр»,»Акбай SOS!»,»О кей, Акбай!» әсәрләренә таяндым.
Т.Миңнуллин Татарстан Югары совет депутаты буларак та, язучы буларак та татар милләтенең матди һәм рухи тормышы турында кайгырта, аны яхшырту өчен көрәшә.Ул аны дөрес законнар кабул итү, аларның үтәлешенә ирешү аша ирешергә омтыла; язучы буларак, бу эшне ул эчтәлекле әсәрләр язу аша башкара.
Югарыда санап үтелгән әсәрләр карап торуга гына хайваннар турында кебек.Укыган саен аларда мин үземне әйләндереп алган кешеләрне, без көн дә очрата торган проблемаларны таный бардым. Эзләнү эшемдә мин шуларның аеруча актуаль булганына тукталып үтәрмен.
Туфан Миңнуллин әсәрләренең барысы буенча да кызыл җеп булып барган проблема -туган телне, гореф- гадәтләрне саклау проблемасы. Автор хайваннар теле белән бүгенге җәмгыятьтә бик актуаль булган татар милләтенең язмышы турында сөйли, аның киләчәген кайгырта.
Әсәрдә туган тел, халыкның гореф-гадәтләре сагында торучы ике образ бар дип исәплим.Алар-Акбай белән Сарбай.
Акбай- авыл эте.Ул татар авылларындагы аксакал бабайлар кебек сөйләшә, фикер йөртә. Казанга баргач, аз-маз русча сукаларга өйрәнеп кайтып, ишегалдындагылар белән русча сөйләшергә маташкан Дүрткүзгә:»… Син болай Варавино этләре белән сөйләш. Балаларның телен бозып йөрмә. Безнең белән үзебезчә сөйләш, үзебезчә исәнләш,»[Т.Миңнуллин:317]-ди.
Шул ук вакытта Акбай күп тел белүгә, дөнья күрүгә каршы түгел.Бигрәк тә яшьләр күп белергә тиеш, ди. «Дөнья аларга калачак,»-ди ул Бүрегә. Акбай өчен Туган ил төшенчәсе дә изге:»Безнең үз илебез бар. Шуны онытма,» [Т.Миңнуллин:305]--ди көчек Дүрткүзгә.
»Акбай белән Сарык малае» әсәрендәге вакыйгаларны, әйтерсең, безнең көннәрдән, безнең тормыштан берни дә үзгәртмичә күчереп язганнар. Тәмлетамак кебек үз файдасына дөнья бутап йөрүчеләр һәркайда бар.Ул ишегалдындагы хайваннарны бүре теле өйрәнергә котыртмакчы була:»Бүре бүре инде ул.Бүре телендә сөйләшсәң синнән куркалар» [Т.Миңнуллин:317]-. Акылсызраклар аңа ышана:»Үзем сарык булсам да, балам сарык булмасын.Онытсын шул сарык телен,»-ди Әни-Сарык.Шуның аркасында Бәтие чак кына Бүре авызына керми кала.Ярый әле Бүре- зирәк хайван. Ә Сыер акыллырак булып чыга.Ул Бозауга:»Башта бозау телен әйбәтләп өйрән,» [Т.Миңнуллин:317]--ди.
Акбай һәм аңа охшаш образлар аша Т.Миңнуллин татар милләтенең чыганагы һәм милли сыйфатларның сакланып калган җире авыл икәнлеген күрсәтә.Шәһәргә киткәннәрнең (Әсәрдә-эт һәм песиләрнең) үз милләтенә(үз төрендәге хайваннарга) хас булган сыйфатларны югалтуларын күрәбез.Алар теге яки бу сәбәп белән шәһәргә эләгәләр дә сукбайга, яшәү өчен көрәштә явыз холыклы мәрхәмәтсез, табигать биргән сәләтләрен югалткан җан ияләренә әйләнәләр.
Татар авылындагы яшәеш тәртипләре, традицияләр турында күнелләргә үтәрлек итеп Сарбай образы аша бирелә.Ул шундый сагынып авылларда көзен үткән каз өмәләре, сугым суйган көннәрне искә төшерә:»… озакламый көз җитә. Авылда маллар суярлар, каз өмәләре булыр. Мал суйганда карап торулары! Ул май исе!.. Мал суючы да бит иң беренче ит кисәген сиңа ыргыта. Читкә китеп, ашыкмыйча гына шул ит кисәген ялыйсың...» [Т.Миңнуллин:..300]-.Аның монологларында кеше һәм хайваннар арасындагы гармония булган, бер-берсен хөрмәт итеп яшәгән чаклар сурәтләнә. «Һай, ул атның исләре! Һай, ул олауга ияреп йөрүләре, арба өстенә менеп аунаулары, кояш кыздырганда, телне асылындырып арба астында ятулары! Һай, ул кыш көннәрендә чанага утырып йөрүләре! Әллә нишләдек, һай Акбай балакай,» [Т.Миңнуллин:300]--дип уфтана Сарбай.
Бу әсәрләрдә кешеләрнең, милләтләрнең бер-берсенә хөрмәтле, түземле булу проблемалары (толерантность) да күтәрелгән дияргә мөмкин. Бүреләр белән этләр дус яшиләр, һәркайсы үз территориясендә тәртип саклый, хәтта бер-берсенә булышалар да. Мәсәлән, Акбай белән Бүре арасында үзара хөрмәт ярылып ята.Бүре, Тәмлетамак алдап алып килгән аңгыра Сарык бәрәненә тимичә, башкалардан да тидертмичә авылга кайтарып җибәрә.»Аңгыра бер сарык аркасында кешеләр белән, Акбай белән дошманлашу килешә торган эш түгел» [Т.Миңнуллин:331],-ди.Икенче мисал-этләр һәм бүреләрдән яралган Этбүрләр белән дә алар бергәләп көрәшәләр.Чөнки Этбүрләр-ике якның да иң начар сыйфатларын гына үзләренә алган, кыргыйланган, бер законга да (этләрнекенә дә, бүреләрнекенә дә) буйсынмый торган җан ияләре- »Урманга адашып килгән азгын этләр һәм урманда яшәгән бүреләрдән туган җан ияләре без» [Т.Миңнуллин:336]-. Алар берсенең дә традицияләрен сакламыйлар; димәк, тегеләр өчен дә, боларлар өчен дә куркыныч Бу образлар аша язучы Этбүрләр кебек яңа маңкорт буынның барлыкка килү куркынычын кисәткәндер. Шул ук вакытта автор Этбүрләрнең килеп чыгуында кешеләрнең гаепле булуларын да билгеләп үтә.
Кешегә тормыш өчен, бер яктан, аны әйләндереп алган табигать мөһим булса, икенче яктан, үзенең рухи дөньясы кыйммәт.Әсәрләрне өйрәнеп, анализлаганнан соң, мин түбәндәге фикерләргә килдем:
– татар әдәбиятының күренекле вәкиле булган Т.Миңнуллинның балалар өчен язган драма әсәрләре мисалында бүгенге көндә балалар өчен язылган китапларда бик җитди проблемалар күтәрелә дияргә мөмкин. Алар мәрхәмәтлелек, миһербанлылыкның кешеләр күңеленнән югала баруы өчен борчылып язылганы өчен аеруча игьтибарга лаек. Бу хәл кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә дә, табигатькә карата мөнәсәбәттә дә чагыла.
– минемчә, бу әсәрләрне укысалар, балаларның туган телен санга сукмый торганнары булмас иде.

Әдәбият

Т. Миңнуллин.Сайланма әсәрләр. 5том. Казан, Татар китап нәшрияты, 2002.
Л.И. Минһаҗева, ИХ… Мияссарова.Татар балалар әдәбияты. ТаРИХ 2003.
Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия, 2 нче том ТаРИХ 2003.

Бикмөхәммәтова З.
Әгерҗе шәһәре,
1 нче гимназия,
Фәнни җитәкче: Харисова Н.Я.


ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.
10 декабрь 2010 ел

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:24
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.