КУКМАРА ҖИРЛЕГЕННӘН ЧЫККАН ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫНДА ФРАЗЕОЛОГИК ӘЙТЕЛМӘЛӘР

Телдәге төшенчәләр бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртүләргә бирелми торган сүзтезмәләр белән дә белдереләләр: авыз еру – көлү. Телдәге мондый сүзтезмәләрне фразеологизмнар (грек. phrasis – тәгъбир, сөйләм әйләнмәсе, logos — өйрәнү) дип атыйлар. Мондый сүзтезмәләрне өйрәнә торган тармакны фразеология дип йөртәләр.Тел берәмлекләре буларак, фразеологизмнар түбәндәге билгеләргә ия:
1) кимендә ике сүздән тора;
2)компонентлар арасында мәгънәви бәйләнеш бар;
3)мәгънәнең һәм аны белдерүче лексик-грамматик чаралар тотрыклы;
4)сөйләмдә әзер килеш кулланылалар.
Фразеологизмнарны авторлар әдәби әсәрләрдә дә кулланалар. Ни өчен?
Чөнки фразеологик берәмлекләрне куллану сөйләмне образлы, бизәкле, тәэсирле итә. Шуңа күрә дә тел осталары аларны матур әдәбиятта яратып һәм мул кулланалар. Бу очракта фразеологик берәмлек үзенә хас булган мәгънәсендә генә килә. Әмма кайбер очракларда фразеологик берәмлекләр үзгәртелеп, яңа мәгънә, яңа төзелеш белән дә кулланылырга, яңа эстетик һәм сурәтләү сыйфатлары алып, яңа фразеологизмга әйләнергә мөмкин. Шулар хисабына татар теленең сүзлек составы байый. Һәм бу язучылар иҗатында чагыла. Шуның өчен мин чыгышымның темасын «Якташ язучылар иҗатында фразеологик әйтелмәләр» дип алдым.
Теманың эчтәлеген ачу өчен, түбәндәге максатны куйдым:
Якташ язучылар иҗатындагы фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен ачыклау.
Шуның нигезендә түбәндәге бурычларны билгеләдем:
1. «Якташ язучылар» дәреслек-хрестоматиясендә бирелгән әсәрләрдән өзекләр белән танышу;
2. фразеологик әйтелмәләрне туплау;
3. фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәләрен ачыклау.
Чыганак материал буларак «Якташ язучылар» дәреслек-хрестоматиясе алынды.
Теманың актуальлеге: Минем өчен якташ язучылар иҗаты телен өйрәнүнең әһәмияте зур. Татар телендә «Үзенең үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» дигән әйтем бар. Шушы әйтемнән аңлашылганча, һәрберебез үзенең якташ язучыларын белергә һәм алар белән горурланырга тиеш. Минемчә, үзең туып-үскән төбәктә дөньяга килгән һәм шунда уйнап үскән язучыларның әсәрләрен уку үзе бер мавыгудыр ул.
Без чын мәгънәсендә үзебезнең районда туып-үскән язучыларыбыз белән горурлана алабыз. Чөнки кешенең эчке дөньясын сурәтләүче, кешелеклелек, миһербанлылык сыйфатларын өстен куеп иҗат иткән язучыларыбыз тирән ихтирамга лаек. Ләбибә Ихсанова, Мәгъсүм Насыйбуллин, Фоат Галимуллин, Шаһинур Мостафин, Рәниф Шәрипов, Газинур Морат, Рифә Рахман шундый язучыларбыз. Ә аларның әсәрләренең телен өйрәнү үзебезнең як тарихын, тормышын яхшырак аңлауга мөмкинлек тудыра.
Фразеологик әйтелмәләр түбәндәге темаларга берләштерелде һәм мәгънәләре аңлатылды:
Шатлык
1. Көләч уй (Ә.Юныс «Шулай кайтып киләм» 23нче бит) Мәгънәсе: матур һәм яхшы уй.
Ашау яки ашыйсы килү.
1. Тамак ялгап алу (М.Насыйбуллин «Герман җирендә -татар җыры!..»35нче бит) Мәгънәсе: ашап алу.
Туйдыру
1. Сару кайнату (Ә.Юныс «Чакыра шау башаклар»25нче бит ) Мәгънәсе: туйдырып бетерү, ачу китерү.
Көчне күрсәтүче
1.Типсә тимер өзә (М.Насыйбуллин «Герман җирендә — татар җыры!..»35нче бит) Мәгънәсе: бик көчле.
Шаккату, курку
1. Телдән язу (М.Насыйбуллин «Герман җирендә — татар җыры!..» 36нчы бит) Мәгънәсе: курку, сүзне әйтә алмый тору.
Очрашу
1. Күзгә-күз бәрелешү (М.Насыйбуллин «Герман җирендә — татар җыры!..» 37нче бит) Мәгънәсе: кара-каршы очрашу.
Җимерелү
1. Җирнең асты өскә килү (М.Насыйбуллин«Герман җирендә — татар җыры!..» 34нче бит) Мәгънәсе: сугыш, һаләкәт, җимерелү.
Кешенең рухи халәте
1. Тез чүгү (М.Насыйбуллин «Герман җирендә — татар җыры!..» 35нче бит) Мәгънәсе: буйсыну.
Автор фразеологизмы
1.Тел күмү (Г.Морат. «Мәсәл» 71нче бит) Мәгънәсе: юкка чыгару.
Кешедәге сыйфат.
1. Йөз суы (Әхмәт Юныс «Уйларымның иң татлысы» 22нче бит) Мәгънәсе: абруй, хөрмәт.
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин:
 Язучылар үзләренең әсәрләрендә фразеологизмнарны предметның, затның эш-хәрәкәтен, торышын, халәтен, билгесен белдерү чаралары буларак кулланалар.
 Фразеологизмнар үзләренең кызыклыгы һәм серлелеге белән җәлеп итәләр. Алар кыска һәм оста әйтеләләр, үткен һәм образлы сүзләрдән торалар.
 Әдәби әсәрнең телен баетуда һичшиксез төп рольне уйныйлар.
Һәм мин үзем өчен кызыклы бер ачыш ясадым: язучылар телдә инде кабул ителгән тотрыклы гыйбарәләр белән генә эш итеп калмыйча, телне баетуга үзләреннән дә зур өлеш кертәләр икән, төгәлрәк итеп әйткәндә, үзләре дә фразеологизм уйлап табалар. Мондый фразеологизмны әлеге хрестоматиядә берне генә тапсам да, мин аны «автор фразеологизмы» дигән исем астында бирдем.
Әдәбият

1. Әхәтов Г.Х… Татар теленең фразеологик әйтелмәләр сүзлеге. – Казан. Татарстан китап нәшрияты — 1982.
2. Байрамова Л.К. Учебный тематический русско-татарский фразеологический словарь. — Казань – 1991.
3. Нәкый Исәнбәт. Татар теленең фразеологик сүзлеге. – Яр Чаллы «Идел-йорт» нәшрияты — 2001.
4. Сафиуллина Ф.С… Татарча русча фразеологик сүзлек. – Казан «Мәгариф» нәшрияты – 2001.
5. Якташ язучылар. Дәреслек — хрестоматия. – Кукмара — 2003.

Басырова А.Р.
Кукмара 3нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбе
Җитәкче: Бариева Д.Т.

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕ

Укучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе

Әхмәтсафина Р.,
Балык Бистәсе районы
Котлы Бүкәш урта мәктәбе
Фәнни җитәкче: Курмаева Р. Р.
10 декабрь 2010 ел

РОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:18
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.