Кодаш авылы топонимикасы һәм аның ҖИРЛЕ сөйләш үзенчәлекләре

Кодаш авылы топонимикасы һәм аның ҖИРЛЕ сөйләШ үзенчәлекләре
Ахунова Г.,
Әгерҗе шәһәре 1 нче гимназиясенең
Фәнни җитәкче: Закирова Г.Р Баланы туган җире назлый.
1. Әнием сүзләре: «Туган җиреңә мәрхәмәтле бул, ата-баба нигезен онытма!»
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр туган нигезендә үзенең тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата- баба нигезендә яши башлый. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, баласын назлый, чын күңелдән изге теләкләр тели. Мин дә кечкенәдән үк әни назын тоеп, аның сүзләренә колак салып үстем. Әнкәемнең «Туган – үскән җиреңә мәрхәмәтле бул, аны булдыра алганча ярат. Ата – баба нигезен онытма!» дигән сүзләре хәтеремә бик тирәнтен уелып калганнар. Ничек соң инде шундый гүзәл табигатьле, газиз туган ягыңны яратмаска мөмкин!?
Мин — шәһәр кызы булсам да, күңелем авылга тарта.Әтием – Арча районыннан, әнием – Әгерҗе районының Кодаш авылыннан. Һәр җәйге каникулымны мин әлеге авылларның икесендә дә ял итәргә тырышам.
Ләкин миңа шушы гүзәл табигатьле, бай тарихлы авылымны калдырып, шәһәрдә укуымны дәвам итәргә туры килә. Бу, әлбәттә, минем өчен авыр. Туган якны сагыну мине фәнни эшкә этәрде. Әлеге хезмәтемнең төп максаты да – туган телне җирле диалект шартларында өйрәнү.
Эзләнү эшләре алып барганда, мин өлкән буын кешеләре белән элемтәгә кердем, алар миңа чокыр, тау исемнәренең мәгънәләрен тирәнрәк аңларга ярдәм иттеләр. Шулай ук мин «Якташлар авазы» газетасы, Әгерҗе һәм Арча районына багышланган китаплар белән танышып чыктым. Әлеге хезмәтемдә Әгерҗе районы Кодаш авылының сөйләм үзенчәлекләре урын алды.
Гомумән алганда, үз авылыңның тарихын, аның килеп чыгышын һәм халкының сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү бүгенге көн яшьләре өчен бик актуаль. Без дә бит үзебездән соң килгән яшь буынга белгәннәребезне тапшырырга тиеш. Бу – безнең төп бурычыбыз.
Кодаш авылы топонимикасы
1. Авыл халкы Кодаш авыл җирлеге 1918 елда барлыкка килә. Аңа 5 авыл керә. Мәйданы – 6,64 кв.км, авыл хуҗалыгы җирләре – 5,01 кв. км. Авыл җирлеге биләмәләрендәге халык саны: Күрсәткеч 2005 ел  2006 ел 2007 ел   1.1.Даими яшәүче халык саны (ел башына) – кеше 528 510 464   Шул исәптән эшкә яраклы халык саны: 285 270 250   1.2. Ир – атлар саны 240 240 220   1.3. Хатын – кызлар саны 288 270 244   Кодаш авылында 1762 елда 80 кеше, 1921 елда 1131 кеше, 1926 елда 933 кеше, 1992 елда 310 кеше яшәгән. Элек авыл кешеләре игенчелек, терлекчелек, яшелчәлелек белән шөгыльләнгәннәр. Ат белән җир сукалап, кул белән чәчү чәчеп, арыш, бодай, арпа, борчак, киндер, солы иккәннәр. Игенне урак белән урганнар, чабагач белән сукканнар. Һөнәрчелек тә булган: кызыл балчыктан чүлмәк, савыт-саба ясаганнар, мунчаладан чыпта сукканнар, җитен һәм киндер сүсеннән, хайван йоныннан җеп эрләп тукыма тукыганнар, кием теккәннәр. Балта осталары, тиречеләр дә шактый булган. Шулай ук Алабуга өязендә сәүдә дә иткәннәр.
Авылда руслар, удмуртлар, татарлар яши. Башкортка һәм типтәргә бүленү юк. Авылда крестьяннар ясаклы булган.
Авыл зур булмаганлыктан, өч кенә урамнан тора. Авыл урамнарының исемнәрен өлкән буын кешеләре хәзер дә элекке кебек әйтәләр: «Югары оч» урамы (хәзер «Яшьләр урамы»), «Түбән оч» урамы (хәзер «Дуслык урамы»), «Бака аймагы » урамы (хәзер «Мәскәү урамы»). Хәзерге вакытта авылның үзәк урамы Габдулла Тукай урамы дип йөртелә. «Югары оч» урамы бу урам тауда урнашкан, шуңа күрә аны «Югары оч» урамы дип йөрткәннәр. «Түбән оч» урамы бу урам тау астындарак урнашкан, шуңа күрә аны «Түбән оч» урамы дип йөрткәннәр. «Бака аймагы »
урамы бу урам Җөре елгасы кырыенда урнашкан. Һәр көнне иртә белән шушы елгада бакалар «бак-бак» дип бакылдаганнар. Шуннан чыгып «Бака аймагы» урамы дигән исем кушканнар. Авылда хәзер дә төрле кушаматлар йөри. Мәсәлән: «Куян», «Күмәч» «Абытый», «Кия», «Торна», «Чупан», «Куамын». Хәзер дә кайбер кешеләрне «Күмәч Рафаэле», «Абытый Рифкате», «Кия Илсуры», «Әкәм Барие», «Чулап Салихы», «Щүкә Миннәхмәте», «Бүре Нәзире» һ.б. дип атыйлар.
Авыл Тирсә, Биектау, Көчек авыллары белән контактта тора.
2. Авыл тирәсендәге җир-суларның атамы
Авыл уртасыннан Җөре (Юринка) елгасы ага. Бу елга Юрий исемле рус авылыннан агып чыккан. Шуңа күрә аны Юринка елгасы дип атаганнар. Ул Удмурт республикасының Можга районына керүче Югары Җөре авылыннан ерак булмаган Таш Чишмәдән башланып китә. Башта көньякка, аннан соң төньяк-көнчыгышка агып Татарстан җирләренә килеп керә һәм Тирсә авылыннан ерак түгел Чаж елгасына коя. Җөре елгасының якынча озынлыгы 30 чакрым.
Җөре елгасы — талгын елга, ләкин кайбер урыннарда текә борылышлар ясый, бөтерелә, күбекләнә. Кайбер урыннарда ярларының биеклеге 4-5 метрга җитә. Үзе тирән түгел, киңлеге 1-2 метрдан 10 метрга кадәр.
Ноябрьдә елга боз белән каплана, бик тиз агучы урыннары кыш уртасында гына ката. Бозының калынлыгы 50-70 см була. Апрель уртасында елга боздан ачыла, бу вакытта су күләме нык арта.
Җөре елгасында су хайваннарыннан — кондыз, ондатра, балыклардан – чуртан, шамбы, ташбаш, чабак һ.б. яши.
Авыдлан ерак түгел чишмә бар. Урманнан җиләк җыеп, суга сусап кайтучылар шушы чишмәдән су эчкәннәр. Суы салкын булганга күрә аны «Салкын чишмә» дип йөртә башлаганнар. Кешеләр аның суын эчкән, чишмәгә савап итеп акча, җиләк һ.б. әйберләр салганнар. «Салкын чишмә»нең суы Җөре елгасына агып төшә.
Тау астына урнашканга күрә, авылда чокырлар да бар. Мәсәлән, Абыстай чокыры, Түбәтәй арка чокыры, Пүчинкә чокыры, Ташлы казан чокыры, Имәнле күл чокыры, Солдат чокыры. Абыстай чокыры Элек кыш көне кар бик күп яуганлыкатан, аның язгы ташуы да көчле булган. Шуңа күрә бер абыстай, Кыдырлы исемле авылга барганда, шул чокырда батып үлгән. Шуңа күрә аны Абыстай чокыры дип атаганнар. Имәнле күл чокыры Бу чокырның әйләнә тирәсен имән агачлары чолгап алган. Шул урман уртасындагы чокырны Имәнле күл чокыры дип атаганнар. Пүчинкә чокыры Бу чокырдан ерак түгел Пучинкә дигән рус авылы булган. Чокырның исеме дә шуннан чыккан Ташлы казан чокыры Бу чокыр казанга охшаган. Анда бик күп зур-зур ташлар аунап ятканнар. Шуннан чыгып аңа Ташлы казан чокыры дип исем кушканнар. Түбәтәй арка чокыры Бу чокырның ике ягы да түбәтәйгә охшаганлыктан, аңа шул исемне биргәннәр. Авылның сөйләм үзенчәлекләре.
3.1. Фонетика һәм морфология өлкәсендә үзгәрешләр.
Кодаш авылы татарлары тел һәм сөйләм үзенчәлекләре ягыннан татар теленең урта диалектына, Минзәлә сөйләшенә карый. Без моны түбәндә күрсәтелгән мисаллар ярдәмендә күрә алабыз.
Фонетика өлкәсендәге үзгәрешләр: ы — а и — әй бармый — [бармай]
кайтмый — [кайтмай] килми — [килмәй]
сөйли — [сөйләй] Ә тартыкларда үзгәрешләр юк.
Морфология өлкәсендәге үзгәрешләр:
исемнәрдә: [әтәй], [әнәй], [түкэч] -чүкеч, [аскыч] – ачкыч, [түмә] – төймә;
фигыльләрдә: [бармай], [кайтмай], [сөйләмәй], [җөгөрдөм] – йөгердем, [апкайттым] – алып кайттым, [барадыриэм] – бара идем, [китэрмэ] – китәрме;
сыйфатларда – бәләкәй.
3.2. Лексика өлкәсендә үзгәрешләр
Лексика өлкәсендә кайбер сүзләрнең әйтелеше безнең авыл төбәге өчен генә хас. Мин бу сүзләрне темаларга бүлеп тикшердем.
1. Туганлык терминнар: әнәй, әтәй, әби, бабай, алма апа, тәти абый, дәү әти, дәү әни.
2. Өй тирәсе, абзар-кура: ишегалды, баскыч, ишек, капка, пич, матча, муча – мунча, ялды, чолан, чарача, кәнешнәй, келәт, улак, лапас, кар базы.
3. Азык-төлек исемнәре: шәңгә, коймак, ипи, күмәч, бәлеш, бәрәңге боламыгы, пилмән, өчпочмак, кыстыбый, теплекәй, пирожки, теш, вак бәлеш, бавырсак, чәк-чәк.
4. Савыт – саба: бидрә, җамыяк, таз, чүмеч, агач кашык, чәй калагы, аш калагы, мискә, тәлинкә, табак, таба, чәнечке, чәйнек, чәшке, чәй тәлинкәсе.
5. Киемнәр: читек, калфак, түбәтәй, камзул, бәбәй итәкле күлмәк, яулык, мамык шәл, бишмәт, сырма, чүәк, гәлүш, тапочки, чабата, бутый.
6. Бизәнү әйберләре: беләзек, балдак, муенса, төймә, алка.
7. Үләннәр: кукы, ат кузгалагы, кузгалак, балтырган, кычыткан, әрекмән, әрем, сусанут.
8. Кошлар: каз, үрдәк, тавык, күркә, ак күгәрчен.
9. Хайваннар: сыер, сарык, бозау, тана, үгез, кышлау, кәҗә, дуңгыз, ат, бәрән, колын.
10. Балык исемнәре: елан балык, шомба, чабак, күтиәлә, ташбаш, чуртан, щука.
11. Транспорт: тарантас арба, кәшүкки чана, ат.
12. Эш кораллары: түкеч, пычкы, балта, казак, сәнәк, тырма, кәтмән, көрәк, урак, чалгы.
3.3. Малчылыкка караган сүзләр һәм фразеологизмнар
Авыл халкы хәзер дә терлекчелек белән шөгыльләнә. Йорт хайваннарына эндәшү сүзләре төрле авылда төрлечә. Без бу үзгәрешләрне түбәндә күрсәтелгән мисалларда күрә алабыз.
Чакыру:
Сарыкны – тәч — тәч — тәч;
Бәрәнне – бери – бери- бри;
Казны – дгә — дгә — дгә;
Каз пипиен – лиль – лиль – лиль;
Тавыкны – тип – тип – тип; ти – ти – ти;
Су биргәндә:
Бозауга, сыерга – чмоооор, чмоооор.
Авылымның мең елдан артык булган тарихы – халык байлыгы. Безгә үз тарихыбызны, телебезне, мәдәниятыбызны сакларга, ныклап өйрәнергә кирәк. Хәзерге көндә иң изге бурыч – үзебезнең бәйсезлегебезне күз карасыдай саклау. Әлеге фәнни- эзләнү хезмәтемнең әһәмияте хәзерге буыннарга гына түгел, ә киләчәк өчен дә бик зур. «Тарихыбызны ни өчен белергә кирәк?» дигән сорауга мин түбәндәгечә җавап бирер идем:
  1. һәркемгә тормыш агышында югалмыйча, үз урынын белү һәм билгеләү өчен;
  2. туган туфрагың, газиз җирең, ата-бабаң нигезен хөрмәтләү, Ватаныңны ярату өчен;
  3. борынгы әби-бабайлардан безгә изге мирас булып калган тәрбия-әхлакны, җыр-моңны, дин һәм тәртипне, татарлыгыбызны саклау өчен;
  4. хәзерге буыннан соң да дөньяда тормыш дәвам итәчәген һәм киләсе буыннарга якты истәлек калсын өчен.
Бүгенге көндә мин авылымнан еракта. Ләкин күңелем белән мин аның белән бергә. Мәктәпне тәмамлап, югары белем алгач, туган ягыма кайтып, әби-бабай нигезен саклап калу – минем бурычым.
Әдәбият.
    • Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр. – Казан: «Сүз» нәшрияты, 2008.
    • Әхмәтҗанов М… Татар шәҗәрәләре. — Казан, ТКН, 1995.
    • Имамов В. Сәет Батыр. – Яр Чаллы: КамАз нәшрияты, 1994.
    • Мәрданов Р.,Һадиев И. Әгерҗе төбәге тарихы. – Казан: «Тамга» нәшрияты, 2003.
    • «Мәйдан» журналы, 2008 ел, июнь.
    • Татар халкы иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар.
    • Тезисы докладов научной конференции молодых учёных. Казань. 1967. Аминев С.Х. Классовая борьба татарских крестьян Терсинской вотчины Тевкелеевых в XVIII веке.
    • «Якташлар авазы» газеталары.
    ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ: БҮГЕНГЕСЕ ҺӘМ КИЛӘЧӘГЕУкучыларның Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясе 10 декабрь 2010 елРОССИЯ ФЕДЕРАЦИЯСЕНЕҢ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ
    АЛАБУГА ДӘҮЛӘТ ПЕДАГОГИЯ УНИВЕРСИТЕТЫ
    ТАТАР ҺӘМ ЧАГЫШТЫРМА ФИЛОЛОГИЯ ФАКУЛЬТЕТЫ
    ТАТАР ФИЛОЛОГИЯСЕ КАФЕДРАСЫ
  • 0
  • 08 февраля 2011, 12:08
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.