Татар телен дәүләти дәрәҗәгә күтәрү хакында фикерләрем бар

Без бүген татар телебезнең дөньядагы иң кулай 14 тел арасында икәнлеген яхшы беләбез. Бу заманында безнең телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли. Ил белән ил, җир белән җир кайчандыр шушы телдә сөйләшкән.Әгәр дә билгеле сәясәтче Афанасий Никитин татар телен белмәгән булса, Һиндстанга барып җитә алмаган булыр иде,җиткән булса, кайта алмаган булыр иде. Менә шушы дәрәҗәдә булган безнең телебез.
Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури.
Республикабызда иң таралганы татар-рус икетеллелеге. Ләкин бу икетеллелек һәрвакыт шул дәрәҗәдә булмаган. Беренче чорда аерым кешеләр ике телне ирекле куллана башлаган, һәм бүгенге көндә массакүләм билингвизм күренешен күзәтеп була.
Советлар чорында икетеллелек күренеше аеруча зур үсеш ала. Бу рус теле – халыкара теле булу сәбәпле. Төрле милләтләр арасында никахлашу саны арту, халыкларның миграцияләре – болар бөтенесе дә рус теленең абруен югарыга күтәреп килгәннәр. Шуңа күрә халыкларның якынлашуы, икътисади өлкәсендә берләшүе нигезендә икетеллелек күренеше тагын да киңәя бара.
Хәзерге шартларда «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру, татар телен гамәлгә кертү өчен объектив шартлар җитәрлек.
Икетеллелек проблемасын өйрәнү даими актуаль булып тора. Бу мәсьәлә күп кенә галимнәр тарафыннан өйрәнелде.
Танылган шагыйребез һәм хөкүмәт эшлеклесе Р. Миңнуллин дәүләт теле турында болай ди: «Нәрсә соң ул дәүләт теле? Ул – хөкүмәтнең, идарә органнарының халык белән аралашу, үзенең гражданнары белән сөйләшү теле. Ул телдә законнар, башка норматив-хокукый документлар басыла, утырышларның беркетмәләре һәм стенограммалары языла, дәүләт һәм идарә органнарының, судларның эше башкарыла. Шул ук вакытта ул балалар бакчаларында, мәктәп һәм башка уку йортларында яшь буынны тәрбияләү һәм аларга белем бирү теле дә. Матбугат органнары, радио һәм телевидение дә шул телләрдә эшләргә тиеш. Әгәр телебезне чын рәвештә гамәлгә кертәсебез килә икән, аны ике яссылыкта эшләргә тиешбез. Беренчесе- шушы телне дәүләти дәрәҗәгә күтәрү. Дәүләт үз халкы белән шушы телдә сөйләшергә тиеш. Кызганычка каршы,әле дәүләтебез халкы белән тулысынча үз телебездә сөйләшә алмый.
Икенчесе – ана телен гаиләгә кайтару.Әгәр татар телен балага гаиләдә иңдермибез икән, ул вакытта без телсез калачакбыз.Ата-ананың бурычы- телне ачу.Ата-ана шушы бурычны үтәми икән, димәк, ул халык алдындагы изге бурычын үтәмәде дигән сүз.
Өченчесе- шәһәрләр татарча сөйләшергә тиеш.Әгәр шәһәр һаман шулай русча сөйләшсә, без беркайчан телне гамәлләштерә алмаячакбыз.Чөнки шәһәргә авылдан яшьләр килә тора һәм алар бик тиз шәһәр яшәешенә сеңә торалар: теле, дине югала.Бу бик аяныч хәл.
Шушы шартларны башкарган вакытта без,һичшиксез, телебезне өр-яңадан дөнья күләмендәге зур телгә әверелдерәчәкбез.
Телләр турындагы законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыруның беренче елларында актив кына башланып киткән кайбер чараларның тора-бара сүлпәнәюе яки бөтенләй онытыла баруы турында борчылулар да бар.Туксанынчы еллар башында татар һәм рус газеталары, радио һәм телевидение татар телен өйрәтү буенча бик әйбәт дәресләр алып бара башлаган иде.Тора-бара алар нигәдер юкка чыкты.Республика матбугатында, дәүләт телерадиокомпанияләрендә тел мәсьәләсенә игътибар җитмәүгә борчылуны урынлы дип саныйм. Республика күләмендә оешмаларда, учреждениеләрдә, авыл һәм шәһәрләрдә татар телен өйрәнү буенча төрле-төрле дәрәҗәдә, төрле ысуллар белән эшләүче курслар оештыру эше нык сүлпәнәйде.Закон һәм программа кабул ителгән еллар белән чагыштырганда, соңгы арада шәһәр һәм шәһәрара транспортында тукталышлар турында һәм башка мәгълүматларны ике дәүләт телендә игълан итү бик нык азайды.Урамнардагы, юл читләрендәге, предприятие, төрле оешмалар биналарының эчендәге һәм тышындагы язмаларны ике дәүләт телендә башкару да тиешле дәрәҗәдә алып барылмый. Татар әдәбияты классиклары һәм танылган язучыларның әсәрләрен кабат бастырып, аларны киң укучылар даирәсенә җиткерү эшен яхшыртырга кирәк.
Татар теле үзләштерүдә башка чит телләрне үзләштергәндә кебек үк күнегүләр төрләренә таянып килә. Ләкин рус балаларына татар телен өйрәткәндә телебезнең үзенчәлекләрен дә истә тотарга кирәк. Әлбәттә, шул ук татар балаларына рус телен өйрәткәндә дә мөһим.
Татар теле сүзлек составын үзләштергәндә авыр яклары булып түбәндәгеләрне атап үтеп була:
1) татар теленең лексик байлыгы гаять зур: аңарда бик күп тарихи сүзләр, архаизм, кайтарылган сүзләр зур күләмдә очрый;
2) татар телендә аның төп сингармонизм канунына буйсынмаган гарәп һәм фарсы алынмалары катламы шактый зур;
3) татар телендә сүзләрнең күчерелмә мәгънәләре хәйран күп;
4) татар сүзе белән рус сүзе мәгънәләре арасында зур аермалар бар.
Бүгенге көндә икетеллелек проблемасы Татарстан Республикасы өчен телләр өлкәсендә иң мөһим проблемаларның берсе. Татар һәм рус телләренең хокуклары тигезләнде, ләкин кулланышы ягыннан рус теле абруе югарырак. Бу күренеш белән киләчәккә караган төп проблема бәйле:
– татар теленең абруен гамәлдә рус теле абруена кадәр күтәрү, ә моның өчен гамәли чаралар кирәк;
– татар телендәге уку йортларын дәүләт тарафыннан финанслау гына түгел, ә аларның дәрәҗәсен күтәрергә;
– татар телен гамәлгә ашыру: урамнарда, кибетләрдә, почтада һ.б. бөтен игъланнар татар һәм рус телләрендә булырга тиеш.
Республикабызның язмышы турыдан-туры татар теленә бәйләнгән.Татар теле чын мәгънәсендә дәүләт теле булган очракта гына Татарстан Республикасы яшәр, аның киләчәге булыр!
Әдәбият

Ахунзянов Э.М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция. – Казань, 1968. – 112 с.әлиев Р. Белемебез ачкычы // Мәгариф, №2, 2003. – Б. 8-10.
Вәлиева З. Теле барның – иле бар // Мәгариф, №2, 2003. – Б. 5-6.
Миңнуллин Р. Телебез булса, киләчәгебез дә булыр // Мәгариф, №2, 2006. – Б. 7-8.
Сафиуллина Ф.С. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. – Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2001. – 432 б.
Таһиров И. Чигенүләр булмасын // Мәгариф,№3, 2004.-Б.10.
Шәймиев М.Ш. Татар теле – дәүләт теле // Мәгариф, №2, 2003. – Б.

Абдулкәрәмов И.Б.
Алабуга муниципаль районы «Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе»
Фәнни җитәкче: Габбасова Л.Җ.
  • 0
  • 07 февраля 2011, 15:25
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.