“Мәдрәсәләрдән чыккан шәкертләр ни диләр?” (2)

Чынан да Ишмөхәммәт хәзрәт 1911 елда император исеменә ил буенча мәдрәсәләрдә “кадим ысулы уставы” нигезендә генә укытырга кирәклеге турында махсус Указ чыгаруны сорап хат язган. Аның фикеренчә, мәдрәсәләрнең алты этабында да бары тик Коръән кануннары гына укытылырга тиеш булган. И.Динмөхәммәтов көндәлек матбугатта һәм үзенең брошюраларында ул чорның алдынгы карашлы Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Г.Баруди, Г.Курсави, М.Бигиев кебек зыялыларына каршы бик актив чыгышлар ясаган. Алар белән турыдан-туры сүз көрәштергән.
Шундый олы шәхесләр белән кара-каршы тора алган, 41 ел дәвамында мәдрәсә мөдәррисе булып, йөзләгән муллалар хәзерләгән шәхесне көчсез дип, яки бары тик тискәре булган дип әйтеп буламы? Иж-Бубый мәдрәсәсенең таркалуын да Ишмөхәммәт хәзрәткә генә сылтаучылар бар. Дөрес, ул югарыдан бирелгән күрсәтмә нигезендә Иж-Бубый мәдрәсәсенә килеп, мәдрәсә эшчәнлеген тикшергән. Судта да катнашкан. Әмма суд материалларында (“Бубилар мәдрәсәсе” китабы) Ишмөхәммәт хәзрәтне гаепләрлек бер генә дәлил дә юк. Киресенчә, бу китапта мәдрәсә укытучыларының Төрек флотына ярдәм итеп акча җыюлары (бу рус-төрек сугышы чоры) һәм тыелган матбугат таратулары турындагы доносны Бубыйларның үз кешеләре җиткергән булуы исбатлана. Инде килеп, суд нәтиҗәсендә, Бубыйларның берсе дә атылмый. Бубыйларны соңарак Сталин репрессиясе шаукымында атарга хөкем итәләр.
Әйе, тарихчы-галимнәр арасында да, язучы-шагыйрьләр арасында да, “Ишми бакчасына” таш ыргытучылар әле дә җитәрлек. Аларның кайберләре Ишмөхәммәт хәзрәт турында бернинди төп чыганакларны укыганы булмаса да, кемнәргәдер иярүчеләр генә. Икенчеләре исә “Ишми ишанның доносларын яки шуңа этәрүче документлар белән архив материалларын актарганда очрашканыбыз бар” диләр. Мөхәммәтнәҗип хәзрәт тә:
“Ишмөхәммәт хәзрәт 1911 елда бөтен җәдитләр өстеннән төрле урыннарга гаризалар бирепү шуннан соң күп җирләрдә тикшерүләр башланып, шул вакыт миндә дә бик дәһшәтле сурәттә тикшерү булып, күп кәгазьләр, китапларны алып, әллә ничә кәрзинкә тутырылып, үземне дә кулга алып Сарапульгә алып китерделәр. Инде революционер исеме тагылгач, минем тирәгә дус ишеләр якын килми, бар да качып беттеләр. Малмыж, Алабуга полицияләрен үтеп, Сарапульга жандармийский управлениягә киләчәк начальник ябарга кушып, ябып та куйдылар. Ябылуда бераз вакытлар кичкәч, мәчеттән чыгып, жандарм назарында байтак вакыт Сарапульдә торганнан соң начальник “авылда тормаска” подписка алгач, авылга кайтып, бер кич кунып, иртәгесен Казанга йөреп киттем,” — дип яза.
“Түнтәр мәгърифәтчесе Мөхәммәткамал Мозаффаровның Малмыж шәһәрендә беренче рус-татар мәктәбе ачуы да кемгәдер ошамаган, сөргенгә җибәрелгән” дип язылган Малмыжда 1924 елда басылган “Музей” журналында.
1916 елда Түнтәрдә Ишмөхәммәт хәзрәткә кунак булып киткәннән соң танылган драматург Мирхәйдәр Фәйзи үзенең № 6 “Көндәлекләр дәфтәре”нә болай дип язып калдырган:
“22 сендә Сәеетгәрәй абзый белән 23 нә дип дәгъват килгән Балтачның Сабирҗан мулла мәҗлесенә барырга чыгып, Түнтәргә барып кундык. Бөтен Рәсәйгә мәшhүр булган бу авылның ил дошманы булган кешесенә (М.Фәйзи шикелле яшь зыялылар дошман дип санаган кеше дип аңларга кирәк. Мирхәйдәрнең абыйсы Сәетгәрәй hәм күпчелек мөселманнар бу шәхесне үз араларында иң олылардан санаганнар. — Фарук Нәкыйпов искәрмәсе) барып төшү hәм кунак булу ничектер мәкруh (тыелган эш — Ф.Н.) күренгәндәй булды.
Түнтәр ике мәчетле, Шодадан кечерәк бер авыл. Һәйбәт өйләр байтак булса да, Ишминең өйләре арада бер дворец кебек тора. Ике катлы, асты таш, өсте агач, урамга 15 тәрәзә караган бер өйне авыл җирендә дворец дип атау күпертү булмастыр, шәт. Ишек алдына да әллә ни кадәр сузылып киткән бәләкәй өйләреннән башка 20 дән артык бүлмә санадым...”
Без Ишмөхәммәт хәзрәт эшчәнлегенә нигезле бәя бирә дә алмыйбыз. Бу уңайдан бер очрашуда “Тарих белән бик сак булырга кирәк,” — диде безгә танылган язучыбыз Туфан ага Миңнуллин. Хак сүзләр.
Ничек кенә булмасын, Ишмөхәммәт хәзрәтне ул яшәгән чор корбаны дип уйлыйбыз без. 1905 елгы рус революциясе татарлар өчен дә демократиянең бөтен капкаларын ачып куйгач, безнең милләтнең дә мәгърифәтенә юл ачыла. Күп кенә газета-журналлар чыга башлый. Татарларның милли-азатлык хәрәкәте үсә. Бу исә рус самодержавиесе өчен куркыныч тудыра башлый. Власть тирәсенә канэчкеч Столыпин килә. Ул чорларда Столыпин жандармериясе 1936 еллардагы Сталин жандармериясеннән бер дә ким булмый. Татар демократиясен кысу өчен ул төрле ысуллар файдалана. Ишмөхәммәт хәзрәтне дә шушы максаттан файдалана.
Соңгы 15 ел эчендә Татарстан диния назарәте мөфтиенең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт тырышлыгы белән Ишмөхәммәт хәзрәтнең шактый дини фәнни хезмәтләре рус теленә һәм кайберләре татар теленә дә тәрҗемә ителде һәм китапчыклар итеп бастырылып чыгарылды. Монда шуны искәртик, Ишмөхәммәт хәзрәт фәнни хезмәтләрен гарәп хәрефләре белән генә түгел, ә гарәп телендә язган булган. Совет чорында ук Ишмөхәммәт хәзрәтнең хезмәтләре һәм анны аклау турында татар халкының күренекле язучысы Мөхәммәт Мәһдиев өйрәнеп, язып чыккан иде. Әмма аның башына суктылар. Соңгы ун елда бу мәсьәләне Ишмөхәммәт хәзрәтнең оныгы Фарук Нәкыйпов тирәнтен өйрәнде. Бер үк вакытта, тарихчы галимнәр Д.Салихов, Р.Мәрданов һ.б. бу юнәлештә зур көч куйдылар. Танылган татар язучысы Туфан Миңнуллин: «Гомер буе без анны «Ишми ишан» дип сүгеп килдек. Тарих шуны күрсәтте: Ишмөхәммәт хәзрәт динебез сагында торып, милләтебезнең әхлакый сафлыгы өчен көрәшкән икән» дип чыгыш ясады.
Ни кызганыч, Алтын Урданың җимерелүе, Казан ханлыгының буйсындырылуы, 1918 елда Идел-Урал мөселман дәүләтенең санаулы көннәр генә яшәп калуы, Бөек Ватан сугышы алдыннан һәм сугыш чорында татар язучылар корпусының һәм татар зыялыларының кырылуы, һәм башка периодларда татар зыялылары арасында барган кирәкмәс ызгышлар… безнең тарих ул.
— Нигә без шундый соң? — дигән сорауга каршы бер олы галимебез болай дип җавап бирде:
— Татар ул элек-электән бик көчле халык. Һәркемнең үз аргументлары бар…
… Ишмөхәммәт хәзрәт “Кадиме ысул”га теше-тырнагы белән ябышып ятса да, аның уллары яңалык юлыннан китәләр: рус-татар мәктәпләрендә укыйлар, берсе бухгалтерлар мәктәбен дә тәмамлый. Хәзрәт аларга каршы килми. Бер улы Нурлыгаян Динмөхәммәтов Октябрь революциясе елларында кызыл командир була. Икенче улы Габделхәй Динмөхәммәтов совет чорында язучы, журналист һәм мәгърифәтче буларак таныла. Өченче улы Нурислам Динмөхәммәтов совет мәктәбе укытучысы булып җитешә. Кызы Латыйфа апа да бик тә итәгатьле һәм зыялы икәнен мин үзем дә яхшы хәтерлим. Ул Түнтәргә олайгач та еш кайтып, кулыннан килгән кадәр фәкыйрьләргә ярдәм итүче, үтә дә кешелекле зат иде. Латыйфа апаның бер улы Җәүдәт Айдаров Казанда дирижер һәм музыка белгече буларак зур дәрәҗә алды: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеменә лаек булды. Икенче улы Тәлгать Айдаров Казан заводларында югары дәрәҗәле, танылган уйлап табучы-инженер булып эшләде. Ишмөхәммәт хәзрәтнең тагын бер оныгы Фарук Нәкыйпов Казанның РТИ заводында баш инженер һәм директор урынбасары вазыйфаларын башкарып, халык ихтирамын яулады.
Вакыт тәгәрмәчен бераз кирегә әйләндереп, Түнтәрнең сигезенче имамына тукталыйк. Ул — Мөхмәммәднәҗип бине Шәмсетдин бине Рәхмәтулла бине Мәхмүд бине Сөбханкол бине Рәхманкол Түнтәри.
Мөхәммәднәҗип хәзрәт үзе турында болай яза:
“Түнтәргә, бәлкем, бер җиргә дә мулла булу фикерем булмый торып, анамның ирексезләве белән ихтыярсыз, бу гаять фетнәле урынга Ишмөхәммәт хәзрәт янына икенче имам булып урнашкан идем. Мулла булуым бик низаглы булып, бу эшкә Ишмөхәммәт мулла бар көче белән каршы торып, Габделлатыйф Хәкимов һәм авылның башка таза тормышлы вак сатучыларны үзенә ияртеп, безнең яктагы ярлылар белән хилаф бер оешма төзеп, ике елга якын низаг прошенияләр белән эше сузылып, инде эш булмый, дип торганда, бәдбәхет указ дигән афәт килеп, зур мосыйбәт (бәла) булды. Бөтен бәланең башы булган бу указ килсә дә, байтакка тынычлыкны саклап эш кылмый тордым. Мине, мулла кылган ярлылар эшләргә күчелеп, мәҗбүр итеп, тарткалашып, ләвазымча (чаралар) керешеп, күңелсез вакыйгалар һаман була килде. Боларның бер гамәле мин булсам да, бая ә дигәнче бу низаг эченә ихтыярсыз килеп кергән идем. Мулла булгач, әһәмиятле эшем мәктәп ачып, бар расходны үз өстемә алып, ярлылар балалалрын укырга-язарга өйрәтә башладым. Башта ысулы җәдидтә үк булмый, шулай да бер төрле тәртип беләнрәк укыта килеп, 1903 ел башында бөтенләй ысулы җәдидкә әйләндердек.”
Шушы ноктага җиткәч, алда искә алынган Габделлатыйф Хәкимов турында берникадәр мәгълүмат биреп китик. Ул 1840 елда Түнтәрдә туган. Түнтәрдә, Малмыжда, Оренбургта, Бөгелмәдә, Уфада зур кибетләр тоткан. Түнтәрдәге кибете энесе, Малмыждагысы, Бөгелмәдәгесе уллары карамагында булуы билгеле.
Гаяз Исхакый Мәскәүдә чыккан “Сүз” газетасының 1916 ел 14,19,2 август саннарында чыккан мәкаләсендә түбәндәгеләрне яза: “Казан газеталары фәүкелгадә (гадәттән тыш) бер зур милли хәбәр китерделәр. Уфаның һиммәтле байларыннан Гаделлатыйф хаҗи Хәкимов Казандагы Харитонов матбагасын йөз меңгә сатып алып, шул матбаганы “Өмид” белән берләштереп, дини китаплар нәшер итәр өчен ширкәт мәйданга китергән. Габделлатыйф хаҗи Уфа җәмгыяте хәйриясенә күптән түгел генә йөз мең сум иганә иткән заттыр. Габделлатыйф хаҗи Уфадагы үз мәхәлләсенең мәсҗеден, мәдрәсәсен бина (хәзер Хәкимовның Уфадагы мәчет һәм мәдрәсә биналарында “Башэнерго” конторасы һәм чукрак балалар интернаты урнашкан. Габделлатыйф хаҗи үзе гаиләсе белән 30 еллар караңгылыгына кереп югала. — “Гомеремнең ун көне” китабында А.Хәлим искәрмәсе.) иткән, бүгенге көндә үз хәрәҗаты (чыгымнары) берлән тәрбия итә торган заттыр.”
Г.Хәкимовның ике манаралы мәчете бүгенге көндә, Уфаның дүртенче җәмигъ мәчете буларак, дин тотучы мөселманнарга кайтарып бирелгән. Габделлатыйф абзый салдырган Түнтәрнең икенче мәчет бинасы 1944 елда Чепьяга район советы башкарма комитеты бинасы итеп күчерелгән. Ул 1912 елда Түнтәрдә салдырган кирпеч мәдрәсә бинасы бүген дә түнтәрлеләргә хезмәт итә. 1905 елда Габделлатыйф абзыйның Бөгелмәдә яшәгән улы миллионер Шакир бай Түнтәргә ак таштан 140 квадрат метрлы мәдрәсә бинасы төзи. Бина бүген дә файдалануда.
Шакир бай турында “Бугульминская газета”сы болай дип яза: (“Живая связь времен” исемле Владимир Изергин мәкаләсе, 27.08.1996ел)
“1910 ел. Бер класслы рус-татар училищесы ачыла. “1907 елның 1 ноябрендәге кагыйдәләр җирле татарлар күңеленә бик хуш килде, — дип яза ул чордагы журнал. — Ш.Л.Хәкимовның материаль һәм мораль эчкерсез ярдәме белән Бөгелмәдә рус-татар мәктәбе ачыла. Бу мәктәп җирле мәчетнең ишек алдындагы бер бинасында (флигель) була. Мәктәп җирле мөселманнар хисабына тотылган дип саналса да, чынлыкта мәктәпнең бөтен чыгымнарын сәүдәгәр Хәкимов үз өстенә ала.” Шуны да өстәргә кирәк, мәктәп ул заман өчен кирәкле җиһазлар белән дә тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән була. Укытучы итеп русча һәм татарча яхшы белгән, тиешле имтихан тапшырган, белемле яшь укытучы чакырыла. Беренче дәресләр бер группадан торып, 1909 елның 1 ноябрендә башлана һәм болай дәвам итә: төшкә кадәр мөсеман дин укуы һәм татар грамотасы, төштән соң рус теле, хисап һәм русча язу. Дәресләр бик уңыш белән баралар.”
Хәкимовлар турындагы мәгълүматны Бөгелмә педагогия училищесе директоры Әнәс Гарипович Ибраһимов җибәрде. Ул болай дип тә өстәгән: “Бүгенге көндә Бөгелмәнең үзәгендәге Хәкимовның элеккеге сәүдә үзәге йорты татар мәдәни үзәге өчен бина итеп реставрацияләнә”.
1903 елның икенче яртысында Малмыж өязендәге мөселман мәктәпләрен карап чыгу отчетында болай дип язылган: “… Түнтәр мәдрәсәсе шактый зурлыктагы һәм биеклектәге ике яңа төзелгән агач биналарда урнашкан. Биналар ике-өч ел элек Казан сәүдәгәре Ишморатов хисабына төзелгәннәр. Мәдрәсә биналарының бүлмәләре класс бүлмәләренә ошамаган, торак бүлмәләрен хәтерләтәләр. Зур булмаган бүлмәдә идәнгә паласлар җәелгән. Мөдәррис өлкән шәкертләргә лекция укый. Китаплар өчен куелган кечкенә өстәлдән башка бүлмәдә башка җиһазлар юк...” (Фонд 205, опись 2, эш берәмлеге 2375, битләр 57 ике яклап, шунда ук опись 3, эш берәмлеге 2847, бит 32 ике яклап)
Бу вакыта таш һәм кирпеч мәдрәсә биналары төзелмәгән була әле.
Мөхәммәтнәҗип хәзрәт турында мәгълүматлар бирүне дәвам итик. Аның Түнтәр мәдрәсәсендәге эшчәнлеге турында тагын бер документ бар:
Вятка губернасының 1895-1899 елгы язмаларда болай диелгән: “Түнтәр авылында ике мәктәп — мәдрәсә һәм башлангыч мәктәп теркәлгән. Биналар имам Шәмсетдинов тарафыннан шәхсән бирелгән. Белем бирүчеләр указлы муллалар Нәҗип Шәмсетдинов һәм мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. Укучылар саны — 140 малай. 1899 елда укучылар саны: малайлар 150, кызлар 50.” (Фонд 205, опись 2, эш бер. 2189, 10 бит ике яклап һәм эш бер. 2273, 5 бит ике яклап.)
Мөхәммәтнәҗип хәзрәт үзе болай яза:
“Уникенче елгача муллалык правам сәламәт булып, уникенче елда сәяси шөбһәле кеше дип, бу праваны алдылар. Сәясәттән һич хәбәрем, сәясәт белән бер эшем булмаганы шөбһәсез булса да, ни өчендер мине сәясиләрдән санадылар. Сәясилек өчен мәгълүмат булу өстенә җәсарәтле булу беренче шарт булганга, бу инде миндә чеметеп алырлык да булмаганга шөбһәгә урын юк иде.”
Шулай итеп, Мөхәммәтнәҗип хәзрәтнең Түнтәрдә икенче мәдрәсә ачуы һәм бу мәдрәсәнең эшчәнлеге 1895-1912 елларга туры килә.
1911-1912 елларда Вятка губернасы Малмыж өязенә кергән татар авылларында Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указлы мулла буларак хезмәт күрсәтүче муллалар исемлеген Карадуган музее директоры Бакый Шәймуллович Зыятдинов Киров шәһәре архивыннан алдырды. (Фонд 205. сакл. берәмлеге 2847, 31-34 битләр.)
Ул документта Малмыж өязендә урта белем бирүче мәдрәсәләр икәү дип күрсәтелгән: Арбор волостена кергән Түнтәр мәдрәсәсе. Мөдәррисе — өлкән мулла Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов. Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган. Кошкин (Күкшел – Малмың янында) волостена кергән Мәчкәрә мәдрәсәсе. Мөдәррисе — Мәхмүт Шәрипов. Мәчкәрә мәдрәсәсен тәмамлап указ алган. Документта моннан башка Малмыж өязендәге татар авылларындагы мәчетләр каршындагы башлангыч белем бирүче мәдрәсәләр (алар ул заманда мәктәп дип аталган) барлыгы 34 дип күрсәтелгән. Шул имамнардан 24е Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлап указ алган муллалар. Бу әле Малмыж өязендә генә. Бу документта Мөхәммәмнәҗип мәдрәсәсе башлангыч мәктәп дип күрсәтелә. Әмма монда төгәлсезлек бар дип уйлыйбыз.
2000 елда Казан Дәүләт университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсе фәнни хезмәткәре, безнең якташыбыз Диләрә ханым Абдуллина китапханә фондыннан безнең өчен бик кадерле кулъязма документ табып бирде. Ул Мөхәммәднәҗип хәзрәт тарафыннан төзелгән. Районыбызның танылган имамы — мөхтәсиб Җәлил хәзрәт ярдәме белән Татарстан Ммилли китапханәсе директоры урынбасары Ирек Һадиев һәм китапханәнең фәнни хезмәткәре филология фәннәре кандидаты Раиф Мәрданов бу документны кириллицага күчереп бирделәр. Бу галимнәрнең рөхсәте белән, бу документны без тулысы белән китерәбез: (документ матбугатта беренче тапкыр басыла). Документның титул битендә “«Мәдрәсәи Шәмсия». Түнтәрдә.” дигән штамп куелган. Ахырда мөһер белән расланган.
“Түнтәр авылында мәрхүм остазлар шәехе Гали вә шәйхе Шәмсетдин хәзрәтләренә нисбәтле булган «Мәдрәсәи Шәмсия»нең эчке эшләренә караган вакытлы «Кануннамә»
Аңлы, игътибарлы кешеләргә ачык мәгълүмдер ки, дин вә милләтнең төзеклеге һәм саклануы – гыйлем вә гамәл вә милли гореф-гадәтләрне саклау, гыйлем вә мәгариф үсеше мәдрәсәләребезнең яхшылыгы белән хасил буладыр. Мәдрәсәләр төзеклегенең күп сәбәпләреннән берсе — шәкертләрнең әхлак вә гайрәтле пәйгамбәребез хәдисләре вә милли гадәтләребезгә муафыйкъ булудыр һәм шуңа күрә шәригать гыйлемнәре Ислам әхлагы һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең гамәлләренә мисал булуы ихтимал дип исәпләнгән «Мәдрәсәи Шәмсия» шәкерләре өчен Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, ошбу Канун төзелде.
Бу мәдрәсәгә нисбәтле булганнар бу Канунны хөрмәтләрләр, һәрбер маддәсен үтәүне зарур күрерләр, үзләрен бу Канунга муафыйкъ тотарлар. Өмет итәбез ки, бәрәкәтле гыйлем, гүзәл әхлак хасил булып, милләтләренә хәерле хезмәтче буларак, Аллаһ каршында әҗерле-саваплы булырлар. Аллаһ һидаят тәүфыйк бирсен!
1 маддә. Мәдрәсәгә кабул ителәчәк шәкерт рәсми документлары вә башка җәһәттән Русия дәүләте тәртипләренә муафыйкъ, сәламәт булуы, элек тә бозыклык вә фәхеш белән бәйле булмаган зат булуы тиеш.
2 маддә. Бу Канунамәне яхшы аңлап, ихлас күңел белән кабул итү тиеш.
3 маддә. Тәгаенләнгән комитет тарафыннан имтихан кылынып, тиеш күренгән сыйныфка күчерелер.
4 маддә. Аш-чәй тиешле вакытларда булып, намаз, дәрес вакытларында булмас.
5 маддә. Кич сәгать уннан калмый йокларга ятыр, җиде сәгатьтән ким йокланмас.
6 маддә. Дәрес араларында тәнәфес, дәресләр тәмам булгач ял ителер; пәнҗешәмбе көн өйләдән соң, җомгагача дәрес булмас.
7 маддә. Ошбу тәнәфес, ял мәддәсе алтынчы мәддәне үтәгән шәкерт хакында.
8 маддә. Ун яшеннән узган шәкертләр биш вакыт намазны вакытларында үтәрләр, һәр көндә ике намазны мәчеттә башкарырлар.
9 маддә. Намазның фарыз, вәҗиб, сөннәтләрен үтәү шәригать тәртипләрен саклап башкарырлар; мәчетнең тәртипләрен үтәп, халык өчен хәерле үрнәк булырга тырышырлар.
10 маддә. һәр шәкерт мәдрәсәне әдәпкә өйрәнү һәм әхлак төзәтү урыны дип белеп, үзен хайванияттән саклап, инсаният (кешелеклелек) белән зиннәтләргә тырышырга тиеш. һәркем үзеннән олыга игътибар вә ихтирам белән, үзеннән түбәнгә киң мәрхәмәт белән мөгамәлә итәр. һичбер вәхшиләрчә, залимнарча мөгамәләдә булмас. Мөгаллимнәр дә шәкертләргә шәригать вә канун буенча ягымлылык белән мөгамәлә итәрләр. Шәкертләрнең әдәп вә хәрәкәтләрендә кимчелек күрелсә, дәфтәргә язылыр. Әгәр кыскача, бетәрдәй эш булса, вакытында тәрбия белән бетерелер. һәркем чит кешеләргә яхшы мөгамәләдә булыр.
11 маддә. Мәдрәсәнең эчке, тышкы пакьлегенә зыян китермәскә. Бинасын, башка әсбапларын бозылудан сакларга тырышалар. Пыяла вату, башка әсбапларына зарар китерү кебек аерым зарарлар кем тарафыннан ирешсә дә, ул түләр. Мәдрәсә эченә аяк киеме белән керү, комган, башка нәрсәләрне урынсыз кую; стена, тәрәзә, өстәлләрне язу карарлары белән буяу, теләсә кая төкерү кебек тәрбиясез эшләр тыелыр. Кайда гына булса да, мәдрәсә намусына тигән сүзләрдән катгый тыелырлар.
12 маддә. Шәраб, караклык, хыянәт, ялганлашу, бозыклык, гайбәт… һәм кәгазь уены, кубыз, тәмәке кеби хәрам вә һәрбер начар эшләрдән, әлбәттә тыелырлар.
13 маддә. Шәкерт вә мөгаллимнәр тиешле булган дәрес вазыйфаларында, һичшиксез, булып, дәресләр, шиксез, дәвам итәр. Җәдвәлдә тәгаен ителгән дәресләр аңлап укылыр. Аңлау өчен гаять тырышырлар. Дәресне аңламаенча калу бөтенләй дөрес булмас. Аңлау өчен яхшылап аңлатуны сорарлар, һичкемнән баш тартмаслар. Мөгаллимнәр дә бу мәсьәләдә, әлбәттә, мәмкинлек бирерләр, ярдәм итәрләр. Дәрес вакытларында башка эш белән шөгыльлләнү катгый тыелыр, гомер вә вакыт әрәм ителмәс.
14 маддә. Уку дәвамында һәр дәресне күнегүдән башка, атнада яки айда бер мәртәбә хосусый имтиханнар булыр. Уку ахырында еллык гомуми имтихан кылыныр.
15 маддә. Дәрес билгеләре исәпләнгәннән соң, имтихан билгеләренең начар булуы яртысыннан арткан шәкерт сыйныфыннан күчерелмәс. Өч ай дәрес вакыты калган шәкерт иске сыйныфына кертелмәс. Мәгәр иптәшләре укыган дәресләрдән имтихан тотса, кушылыр. Яз көне имтихансыз кайткан шәкерт тә ошбу хөкемдә.
16 маддә. Октябрь башыннан апрель башынача… булган дәресләр дәвам итәр. Апрель башыннан кабатларга керешерләр, унбишләрендә ибтидаи, соңра рөшди шәкертләре имтихан кылыныр.
17 маддә. Гомуми имтихан тәмамынача зорурлык сәбәпләре кайткан шәкертне хосусый имтихан белән җибәрелер. Хәлне дәфтәргә теркәп, сыйныф кичергәндә игътибар ителер. Ләкин шәһәдатнамә, бүләк бирелмәс.
18 маддә. Май эчендә мәдрәсәдә торучы булса, тәмам ителәчәк дәресләрне укытылыр яки рәсми булмаган дәресләрдән сабак бирелер, буш торуга рөхсәт булмас. Май ахырында һәркемгә кайтыр өчен рөхсәт бирелер, чөнки өч ай ял — сәламәтлек кагыйдәләреннәндер.
19 маддә. Күрсәтелгән маддәләр тәгаен ителгән идарә комитеты тарафыннан үтәлер.
20 мәддә. Ошбу Кануннамә хәл вә заманга нисбәтле рәвештә камилләштерелер.
Аллаһының тәүфыйгына юлыксын!
Мөдир: Мөхәммәднәҗип Түнтәри.
(Түгәрәк мөһер: «Мөхәммәднәҗип бине Шәмсетдин»
Документны бераз гына анализлап китик. Бу документта дата куелмаган. Ул 1903 елларга карый булса кирәк. Чөнки “Канунамә”гә дәресләр расписаниесе 4 югары сыйныфлар өчен. Документ авторы язганча “Башлангыч белем бирүче мәктәбебезнең дәресләр расписаниесе аерым. Анда башка мөгаллимнәр,” дип күрсәтә.
Бу Кануннамә, ягъни мәдрәсә Уставы, югары властьлардан мәдрәсә эшчәнлеге өчен лицензия алу өчен кирәк булгандыр. Канунамәнең кыскалыгы — мөдирнең осталыгын күрсәтә. Иң кирәклесен генә язып, әхлак тәрбиясенә һәм шәкертләрнең сәламәтлегенә игътибар үтә зур икәнлеген искәртү зарур. Хәзерге заманның беркемнең дә хәтерендә калмый торган 30 ар битлек мәктәп Уставлары белән чагыштырып, мондый нәтиҗә ясап була: Мәдрәсә Канунамәсе мөгаллимнәр һәм шәкертләр өчен төп кулланма булып торган. Безнең мәктәп Уставларыбыз мәктәпләрдә андый-мондый “ЧП” булганда (Аллам сакласын!) “мәсьәләне чишү” өчен юридик документ булып тора.
Хәзер “Шәмсия” мәдрәсәсенең беренче сыйныфы һәм “Галия” сыйныфының дәресләр тәртибе белән танышыйк:
Рөшди беренче
Көн Дәрес Мөгаллим
Шимбә 1.Коръән Габделхәмид
2.Милли тарихе Ислам Мөхәммәднәҗип
3.Хөсне хат (мәшыкъ дәфтәреннән)
4.Хисап Габделгазиз
5.Тарихи милли Габделгазиз
Якшәмбе 1.Сарыф Габделхәмид
2.Тәрҗемә инша Мөхәммәднәҗип
3.Фикъһ Габделхәмид
4.Татбикать Мөхәммәднәҗип
5.Сарфы төрки Габделгазиз
Дүшәмбе 1.Җәгърәфия Габделгазиз
2.Сарыф Мөхәммәднәҗип
3.Кыйрәате фәнния Габделгазиз
4.Кыйрәате гарәбия Мөхәммәднәҗип
5.Хәдис Мөхәммәднәҗип
Сишәмбе 1.Коръәни Кәрим Габделхәмид
2.Хөсне хат (мәшыкъ
дәфтәреннән)
3.Хисап Габделгазиз
4.Тәрҗемә инша Мөхәммәднәҗип
5.Русия тарихы Габделгазиз
Чәр-шәм-бе 1.Сарыф Мөхәммәднәҗип
2.Тарихе Ислам Габделхәмид
3.Кыйраәте гарәбия Мөхәммәднәҗип
4.Кыйраәте төркия Габделхәмид
Пән-җешәмбе 1.Хәдис Мөхәммәднәҗип
2.Җәгърәфия Габделгазиз
3.Имләи гарәби Габделхәмид
4.Хөсне хат (мәшыкъ дәфтәреннән)
Җом-га Бу көн ял җомгача, җомгадан соң кабатлау
Икенче һәм өченче сыйныф расписаниеләре дә бар.
Галия сыйныфы
Көн Дәрес Мөгаллим
Шимбә 1. “Җәлалин” Мөхәммәднәҗип
2. “Һидайә” Мөхәммәднәҗип Габделгазиз
3. Хисап
Якшәмбе 1. “Нурел-йакыйн” Мөхәммәднәҗип
2. “Әлфия” Габделгазиз
3. Дөрүсе бәлягать Габделгазиз
Дүшәмбе 1. “Мишкяте шәриф” Мөхәммәднәҗип
2. “Шәрхел-мәнар” Мөхәммәднәҗип
3. Мантыйк Габделгазиз
Сишәмбе 1. “Җәлалин” Мөхәммәднәҗип
2. “Һидайә” Мөхәммәднәҗип
3. Хисап Габделгазиз
Чәршәмбе 1. “Нурел-йакыйн” Мөхәммәднәҗип
2. “Әлфия” Габделгазиз
3. Дөрүсе бәлягать Габделгазиз
Пәнҗешәмбе 1. “Мишкят” Мөхәммәднәҗип
2. “Шәрхел-мәнәр” Мөхәммәднәҗип
3. Дөрүсе мантыйкыя Габделгазиз
Җомга Бу көн ял җомгача, җомгадан соң кабатлау

Бу җәдвәлдә дәрес тәртипләре дөрес. Ләкин мөгаллимнәр тәртибе ялгыш булган. Моның дөрес булганын шаять газеталарның берсендә күрерсез.
Ибтидаиягә (башлангыч сыйныфлар) махсус янә бу тәртиптә дәрес җәдвәлебез бар. Ибтидаиядә мөгаллимнәребез:
1. Могыйнетдин әфәнде.
2. Мөхәммәтситдыйкъ әфәнде (ярдәмчесе).
Ибтидаине дә үзебез күзәтәбез һәи идарә итәбез.
Дәресләр тәртибен кириллицага күчереп биргән галимнәребез укытыла торган фән исемнәренә түбәндәчә аңлатмалар да биргәннәр:
Җәдвәлдәге дәрес исемнәренә аңлатмалар:
Гакаид — иман нигезләре
имля вә иншаи төрки — татар теле грамматикасы
имляи гарәби — гарәп теле орфорографиясе
кыйраәте гарәбия — гарәпчә уку
кыйраәте төркия — татарча уку
кыйраәте фәнния — табигать белемнәре, физика
мәшыкъ дәфтәре — матур язу дәфтәре
нәхү — синтаксис
сарфы төрки — татар теле морфологиясе
сарыф — морфология
татбикать — гарәп теле грамматикасы (?)
фикъһ — шәригать мәсьәләләре хакындагы гыйлем
хөсне хатт — матур язу
һәндәсә — геометрия
“Галия” (югары) сыйныф җәдвәленә аңлатмалар:
Бу җәдвәлдә, нигездә, дәресләр укытылган китап исемнәре күрсәтелгән. Үзебезгә мәгълүмнәренә аңлатма бирәбез:
“Җәлалин” — “Тәфсире Җәлалин” исемле китап. Коръәнгә гарәп телендәге тәфсир.
“Һидайә” — фикъһ, ягъни шәригать мәсьәләләренә багышланган китап.
Дөрусе бәлягать — матур сөйләм дәресләре.
“Мишкяте шәриф” — хәдисләр китабы.
Безнең өчен бик кадерле булган бу табыш өчен Диләрә ханым Абдуллинага, Җәлил хәзрәт Фазлыевка, Раиф Мәрдановка һәм Ирек Һадиевка тагын бер кат олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Мөхәммәднәҗип хәзрәт “Түнтәр авылы тарихы”нда үзе турында шактый күп мәгълүмат бирә. Аларны күчереп язмыйча, алдагы документның ни дәрәҗәдә куәтле булуын күрсәтү генә дә хәзрәткә бәянең олысын бирү урынлы булыр.
Мөхәммәтнәҗип хәзрәт эшчәнлегенә милләтебезнең каһарман галимнәре дә олы бәя бирделәр. “Мөхәмәтнәҗип хәзрәт үз чорының иң зыялыларыннан булган. Ул үз китабында теләсә нәрсә язмас,” — диде аның турында академик Марсель ага Әхмәтҗанов. Икенче бер могътәбәр галимебез тарих фәннәре докторы Равил ага Әмирхан аның турында болай диде: “Мөхәммәтнәҗип хәзрәт бик мәгълүматлы, күпкырлы шәхес булган. Без гаиләбездә аны “Түнтәр җизни” дип йөртә идек.” Чыннан да Мөхәммәднәҗип хәзрәт белән атаклы Әмирханнар нәселе Чистайның Закир ишан аша бәйләнә. Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең җәмәгате — Әминә абыстай — Закир ишанның бер кызы. Закир ишан ягыннан билгеле Зәйтүнә — Язучы Атилла Расихның әнисе. Зәйтүнәнең апасы Рәбига Түнтәрнең Мөгыйн исемле хәлфәсендә кияүдә була. (Мөгыйн хәлфәнең башлангыч сыйныфларда укытуы Мөхәммәднәҗипнең дәресләр расписаниесендә күрсәтелгән.) Язучы Атилла Расих бу турыда үзенең “Ишан оныгы”нда да ачык язган.
Мөхәммәднәҗип хәзрәт 1912 елда Түнтәр мәдрәсәсеннән читләштерелеп, Түнтәргә кайтырга рөхсәт булмагач, Казанда Галимҗан хәзрәт идарәсендә хезмәткә алына. Анда алар дини, гыйльми, сәяси мәҗәлләләр (китаплар) чыгару буенча эш алып баралар. Монда ул җиде елга якын, унҗиденче ел түнтәрелешенә кадәр хезмәт итә. “Гыйльми шөгыль булганга, минем өчен бу бик файдалы хезмәт булды,” — дип искә ала ул үзе. 1917 елда иске хөкүмәт бәреп төшерелгәч, Уфада мөфтият әһелләре алмаштырыла. Мөхәммәднәҗип хәзрәт Уфага мөфтият идарәсенә эшкә чакырыла. Аны Кустанайга да, Чистайга да чакыралар. Әмма ул асыл ватаны Түнтәргә кайта һәм кабат Түнтәр имамы булып урнаша. Яңадан мәдрәсә эшчәнлеген торгызмакчы була. Әмма мәдрәсә бер ел гына эшли. Мөхәммәднәҗип хәзрәткә совет мәктәбендә укыту насыйп булмый.
1929 елда Түнтәрдә “Үрнәк” колхозы төзелә. Мөхәммәднәҗип хәзрәт “Түнтәр авылы тарихы” хезмәтен яза. “Күңелем нәрсәдер сизенә,” — дигән ул язманың ахырларында…
1930 елда “мулла-эксплуататор” тамгасы астында ул кулга алына, мал мөлкәте тартып алына, аннары төрмәгә ыргытыла. Кайсы төрмәдә ничек вафаты билгесез. Җәмәгате Әминә абыстай 1942 елда Казанда туганнарында яшәп вафат була. Мөхәммәднәҗип хәзрәттән соң Түнтәрдә имам булып, 1930 елда Риза Фәхретдин кулыннан яңа указ алган Ишмөхәммәт хәзрәтнең бер улы Мөхәммәтнәкыйп халыкка хезмәт итә. Әмма аның да соңгы имамлыгы гомерле булмый. 1932 елда сталин маховигы аны да зинданга өстери. Гаиләсе исә авылдан куыла.
Мөхәммәднәҗип хәзрәтнең замандашы, икенче бер Түнтәр мәгърифәтчесе Мөхәммәткамал Мозаффаровның Малмыжда беренче рус-татар мәктәбе ачуын язган идек.
Малмыж музеенда 1855 елда Түнтәрдә туган, үз милләте, халкының тарихы, киләчәге турында кайгыртып яшәгән Мөхәммәткамал Мозаффаровның «Истәлек китабы»ннан күчермәләр бирелә. Мөхәммәткамал чыгышы белән Түнтәр авылыннан. Патша армиясе унтер-офицеры улы, Мирхәйдәр Фәйзинең җизнәсе. Ул 1890 елда Малмыжга килеп урнаша, анда әле ул вакытта 12 генә татар гаиләсе яши торган була. Аның тырышлыгы белән Малмыжда рус-татар училищесы эшли башлый. Мөхәммәткамал рус-татар мәктәбендә укучы шәкертләр өчен үз исәбенә йорт салып, земство карамагына тапшыра. Анда 13 ел буена 130 укучы яши. Шулай ук үз хисабына хатын-кызлар өчен туку мастерское ача. Аның бу эшләре кемнәргәдер ошамаган, күрәсең, ул Оренбург якларына сөргенгә җибәрелә. 1909 елда, аннан кайткач, тагын үз хисабына татар һәм гарәп телләренә өйрәтүче 6 айлык кызлар курсы ачып җибәрә. Анда укырга 66 кыз җыела, укытучы булып Мәчкәрәдән Хәдичә Үтәмешева килә.
Мөхәммәткамал Мозаффаровның язмышы да безгә билгеле түгел. Шунысы хак, Ризаэтдин Фәхретдин үзенең “Болгар вә Казан төрекләре” китабында (Татарстан китап нәшрияты, 1993 ел, 180 бит) Шиһабетдин Мәрҗанинең Казандагы татар зиратындагы кабер ташындагы язмаларга аңлатма биргәннән соң, болай дип язган:
“Бездән соң Малмыж шәһәре могътәбәрләреннән Мөхәммәдкамал әфәнде ибне Мозаффар тимердән челтәр (чардуган булырдыр — Р.З.) ясаткан дип ишеттем.” Монда тагын туганлык җепләре бар. Ш.Мәрҗанинең сеңлесе Бибифатыйма абыстай Түнтәрдә Фәйзерахман муллада кияүдә икәнен язган идем. “Ревизская сказка” язмалары Мөхәммәдкамалның әтисе Мозаффар Фәйзерахманның бертуган абыйсы булуы турында сөйли.
Эзләнүләр нәтиҗәсендә Түнтәр мәдрәсәсе белән бәйле булган шактый гына шәхесләрне һәм аларның эшчәнлеген ачыклау мөмкин булды. Бу шәхесләрнең бүгенге дәвам итүче кайбер буыннарын да таба алдык. Эзләнүләр алга таба дәвам итә. Түнтәрдәге “Мәдрәсә музее”на шактый гына мәдрәсә дәреслекләре, документлар, мәдрәсә һәм авыл тарихына бәйле экспонатлар тупладык. Монда укучылар һәм укытучылар коллективының бергәләп эшчәнлеге ярдәм итә.
Мәдрәсәләр чорында Түнтәрдә өч зур китапханә булуы билгеле. Мәдрәсәнеке, Ишмөхәммәт хәзрәтнеке һәм Гали ишаннан калып баетылган Мөхәммәднәҗип хәзрәтнеке. Күн тышлы, бизәкләп нәкышләнгән, зурлыклары ярты метрга кадәр җитүче китаплар бар иде дип сөйли иде өлкәннәр. Һәрбер китапханә өчен аерым бина булган. Безнең музейга тупланган китаплар диңгезнең тамчысы кадәр генә. Дөрес, Татарстан Милли музеенда, Тукай музеенда, Лобачевский китапханәсендә һәм Татарстан милли китапханәләрендә дә Түнтәрдән киткән берникадәр китаплар һәм кулъязмалар бар. Алары да… “без укый торган телдә” түгел.
Шулай булуга карамастан, борынгы мәдрәсәбез турында мәгълүматларны эзләнүләр нәтиҗәсе укучыларыбызга, укытучыларыбызга, авыл халкына һәм якташларыбызга бабайлар мирасын күпмедер кайтарып бирергә ярдәм итә. Бу мәгълүматлар тарихчы галимнәребездә дә кызыксыну уятырга мөмкин.
  • 0
  • 21 сентября 2010, 16:11
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.