6 класста татар телен блоклап өйрәтү

Фәүзия Фәрит кызы менә инде 14 ел буе татар теле һәм әдәбиятын укыта. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә яңа алымнар куллана, һәр эштә иҗади якын килә. укучыларны шәхес итеп тәрбияләүгә күп көч куя.
Фәүзия Фәрит кызы укытуның яңа формаларын, алымнарын даими өйрәнә һәм һәр дәреснең нәтиҗәле булуына омтыла. Укытучының эш нәтиҗәсе дә югары: аның укучылары район, республика олимпиадаларында даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар, Татар теле буенча белем сыйфаты да югары. Укучыларда белем алуга ихтыяҗ тудыру, шуңа нигезләнеп, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, фикерләү, танып — белү эшчәнлеген активлаштыру өстендә даими эшли. Балаларның «Призыв», «Юлдаш», газеталарында басылган мәкаләләре, шигырьләре шул хакта сөйли. Фәүзия Фәрит кызы — тәҗрибәле остаз да: файдалы киңәшләре, эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Укытучы үз белемен күтәрү өстендә даими рәвештә эшли, алдынгы педагогларның тәҗрибәсеннән иҗади файдалана.
Ул, 6 нчы, сыйныфта татар теленнән авторлык программасы төзеп, шуңа нигезләнеп укыта.
Иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру-хәзерге заман мәктәбенең төп бурычларыннан санала. Иҗади үсешкә юнәлдерелгән дәрес структурасы класста иҗади халәт тудыру һәм шәхестә белемне үзләштерү сыйфатлары формалаштыруга юнәлдерелгән. Барлык педагогик технологияләр укытуның эффектлылыгын, белем сыйфатын күтәрү, шуның белән бергә баланы шәхес буларак үстерү, укучыларга дифференциаль якын килеп, укытуны индивидуальләштерү максатыннан кулланыла. Шуңа күрә мондый технологияләр шәхескә юнәлдерелгән технологияләр дип аталалар да.
Терәк схема — конспект белән эшләү дәверендә төрле характердагы эш формалары файдаланыла. Болай эшләү барышында, билгеле, укучыларга дифференциаль якын килү — аларның үзләштерү үзенчәлекләре, хәтергә алу, характерлары һ.б. исәпкә алына, шуннан чыгып, укчыларга индивидуаль биремнәр тәкъдим ителә.
Ә эшне без терәк схема — конспект төзүдән
башлыйбыз. Бу эшкә аеруча игътибар бирелә.
Укучыларны конспект төзергә өйрәтү — үзе үк
әһәмитяле эш. Укытучы моның өчен махсус дәрес
үткәрә, анда укучыларны конспект төзүнең төрле
ысулларына өйрәтә.Аларны төзегәндә, укучыларның яшь үзенчәлекләре, хәзерлек дәрәҗәләре һ.б. исәпкә алына.
Терәк конспект икенчел текст функциясен үти, шуңа күрә аларда кыскартулар, төрле билгеләр, сигналлар, символлар һ.б. кулланыла. Терәк конспект төрле формада — схема, таблица формасында була.
Үзләре тарафыннан төзелгән конспект материалны яхшырак аңлауга, җиңелрәк
үзләштерүгә китерә. Аны төзү процессы эзләнү, ачыш атмосферасы тудыра.
Мондый терәк конспектларның әһәмияте зур: аларга таянып, укучылар айлар, еллар узгач та, белемнәрен искә төшерә, ныгыта алачаклар.
Терәк конспект балага бүгенге һәм алдагы дәресләрдә нәрсәләр өйрәнеләчәге турында күзалларга ярдәм итә.
Алар белән системалы эшләү вакытка экономия ясый, мөстәкыйль, индивидуаль эшкә вакытны күбрәк калдыра.
Ә конспектны өйрәнеп бетергәч, тестлар, дәрес -зачетлар, язма эшләр үткәрелә, укчыларның белемнәре бәяләнә.
Хәзер кайбер моментларга аерым тукталабыз. 6 нчы класста морфологияне ике өлешкә бүлеп карау, өйрәнү отышлы. Беренче зур блокка — мөстәкыйль сүз төркемнәре, икенчесенә башкалары керә.
Беренче конспект исемгә багышлана. Укучылар исем белән башлангыч класстан ук таныш. Шуңа күрә белемнәр актуальләштерелә, исемнең укучыларга таныш булмаган категорияләрен укытучы аңлата. Исемнәрнең ясалышы турында укучылар үзләре нәтиҗә ясыйлар, кагыйдә чыгаралар. Дәрес ахырында терәк конспектны -схеманы укыйлар, ә инде икенче дәрестә укучылар үзләре схеманы сызалар. Моның өчен гомуми дәфтәр, төрле төстәге ручкалар, линейка һ.б. кирәк була.

ИСЕМ

КИЛЕШ ТАРТЫМ
Берлек
Б.к. нәрсә? кәгазь I зат илем
И.к.нәрсәнең? кәгазънең II зат илең
Ю.к.нәрсәгә? кәгазъгә III зат иле
Т.к.нәрсәне? кәгазьне Күплек
Ч.к.нәрсәдән? кәгазьдән I зат илебез
У-В. к.нәрсәдә? кәгазьдә II зат илегез
III зат илләре

Белдерә

1. Предмет
( нәрсә? — шәм )
2. Предметсыз тэшенчэ
(нәрсә? — хыял )
3. Зат ( кем? — аучы )

Төрләнә

Берлек Күплек Уртаклык Ялгызлык
агач агач-лар кеше Сания
агроном агроном-нар шәһәр Черемиш
үлән үлән-нәр елга Таласлав

Ясалышы
Тамыр ис. — арыш, дус, кеше, чәй, урын, өй.
Ясалма ис. — җимлек, корэк, авылдаш, бүлмә, элмәк.
Кушма ис. — саф кушма -карабодай, аккош, көньяк парлы — җир-су, күрше-күлән, азык-төлек
тезмә — кура җиләге. Җидегән йолдыз, Олы Әтнә кыскартылма — АЭС, ТР, агитбригада,
драмтүгәрәк

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

1 3. Т-ЛЫ Из. т-лы III з. т-лы
Б.к. илем илең иле
И.к. илемнең илеңнең иленең
Ю.к.илемә илеңә илеңә
Т.к. илемне илеңне илен
Ч.к. илемнән илеңнән иленнән
У-в.к.илемдә илеңдә илендә
Җөмләдәге роле
Ия: Халкыбызның үзенә генә хас милли бәйрәмнәре бар.
Хәбәр; Сабантуй — татар халкның иң күңелле һәм шул ук вакытта ин борынгы бәйрәме.
Аергыч: Китап — кешенең күңел юлдашы, сердәше, акыллы киңәшчесе.
Тәмамлык: Китапны яратырга, саклап тотарга кирәк. Хәл: Китапханәдә 10 мең китап тупланган.
Эндәш сүз: Әй китап! һәрчак минем киңәшчем, сердәшем
булдың.

Бу схеманы эшләгән вакытта ук, материалның байтак өлеше истә кала. Ә инде ныгыту дәресләрендә балалар төркемнәрдә эшлиләр, төркемнең җитәкчесен сайлыйлар. Аның җитәкчелегендә бер -берсенә сөйләп чыгалар, аннан соң гына схема -конспектны яклау була. Бу эш укучыларның сөйләмен үстерүгә дә, белемнәрен ныгытуга, системага салуга китерә…
Гадәти (эш) дәресләрдә материалны ныгыту өстендә эшләгәндә, төрле алымнар кулланыла, төрле катлаулылыктагы күнегүләр уздырыла. Мондый дәресләрдә укучылар материал өстендә индивидуаль рәвештә эшлиләр. Укытучы укыту процессы белән җитәкчелек кенә итә. Бу дәресләр белемнәрне ныгыталар, эш стиле булдыралар, үз көчләренә ышаныч тудыралар. Ә инде белемнәрне ныгыту, системага салу этабында тестлар, төрле катлаулылыктагы карточкалар белән эш оештырыла. Укучыларга индивидуаль якын килү максатыннан консультацияләр үткәрелә.
Үз практикасында Фәүзия Фәрит кызы төрле төстәге карточкалар белән эшләүне кулай күрә (кызыл, зәңгәр, сары).Кызыл карточкаларда — катлаулы, зәңгәрләрдә -уртача, сарыларда җиңелрәк биремнәр тәкъдим ителә. Әмма бу үзенчәлеге балаларга әйтелми. Алар үзләре теләгән, үзләре булдыра алырдай, карточкаларны сайлап алалар. Иң әһәмиятлесе шунда: укучыларның барысы да биремнәрне үтәп чыга алалар, бу аларның күңелен күтәрә, үз көчләренә ышанычларын арттыра.
САРЫ ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР
№1
Исемнәрне табарга, килешләрен билгеләргә, нинди җөмлә кисәге булуын күрсәтергә.
«Без үзебезнең авылыбызга кайтабыз. Шуның туфрагында безгә җан иңгән, без шунда беренче тапкыр ана сөте суырганбыз, аннары ике аягыбыз белән шушы җиргә басканбыз, җир безне ныгыткан, без җирне ныгытканбыз. Менә шуның өчен җир безнеке, без шул җирнеке ». (ГТалиев).
]У°2
Исемнәрне килеш белән төрләндерергә: китап, кәгазь, тау.
№3 Тексттан исемнәрне табарга, асларына сызарга. Алтынчы җөмләдәге тавышына сүзенә морфологик анализ ясарга.
'Ч.Яңа чабылган печән түшәлгән арбага утыртып, әткәй мине дә Кайбыч ярминкәсенә алып барды. 2. Ниләр генә истә калган соң әле? 3. Аллы — гөлле бизәкле курай. 4. Ат кыяфәтендәге буяулы сыбызгы да алдык. 5. Бик арыдым, иртә кузгалдык бит, кайтканда йокыга оеп киткәнмен. 6. Әтәч тавышына уяндым ". (Ш.Галиев)

ЗӘҢГӘР ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР
№1
Исемнәрне табарга, баш, иялек һәм төшем килешендәге исемнәрне куллануның стиль үзенчәлекләрен билгеләргә.
''Кушлавыч — тыйнак кына аккан инешнең ике яктагы тау кырына «аргы як „ҺӘМ “бирге як'' булып сузылган. Кыш көне Кушлавычны кар каплагач, ул инеш буендагы өянкеләр бигрәк тә мәһабәт шау белән Җир — анага бишек җыры җырлыйлар, су буеннан күтәрелгән бу шауга Мөхәммәтгариф нигезендәге карт шомырт җыры да кушыла. Яз җиткәндә, Казан артында иң беренче булып Кушлавыч тау битләре ачыла, өянке башларында каргалар туй итә, аргы якның казлары бирге як казлары белән аваз алышалар ». (Ә. Фәйзи.)

№2
Исемнәрне баштан III зат тартым белән, аннары килешләр белән төрләндерергә, төрләнеш үзенчәлекләрен аңлатырга: повесть, тарак, игәү.

№3
Тиешле хәрефләрне куеп, җәяләрне ачып, текстны күчереп язарга. Исемнәр астына сызарга. Бирелгән исемгә морфологик анализ ясарга.
«Ил… ам… Бөт… н татар дөн… ясының горурлыгына әверелгән бу исемне ..әр тараф (та) яратып телгә алалар. Җырчы Ил… ам Шатров турында күп язылган, кин….лар т… ш….релгән, шиг… р.., ләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган. (Х,һ)алкыбызның моң иясе булган Ил… ам Шакиров үзе исән чакта (ук) ру(х, н) и асылынышы чагылдыручы зат булды». (Д.Гарифуллин)

КЫЗЫЛ ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР
№1
Сан, тартым һәм килеш кушымчалы тиңдәш кисәкләр кертеп, «Туган ягым» дигән темага хикәя төзегез.
№2
Курск, табель, биология сүзләрен тартым һәм килеш белән төрләндерергә, төрләнеш үзенчәлекләрен аңлатырга. Бу сүзләр белән җөмләләр төзергә.

№3
Тиешле хәрефләрне куеп, исемнәргә тартым кушымчаларын өстәп язарга, бирелгән исемгә морфологик анализ ясарга.
''Берничә көн үтүгә, Мә… мүт турында очерк язарга кер… штем. Ләкин хатлар минем колаг… да кеш- төн яң… ыра… лар… н дәв… м иттеләр, кул… а к….ләм алсам, язасы сүзләр… не оныттырдылар, фикер… не чуалттылар. Шулай газаплана торгач, анарның кайбер юл… ар… ын, өз… кләр… н очерк битләр… нә төш… р… ргә кер… штем". (Ф. Садриев)

Укытучының максатларымның тагын берсе укучыларның иҗади сәләтен үстерү булганлыктан, дәресләрдә, бигрәк тә индивидуаль эш оештырганда, боларга да басым ясала һәм укучыларга төрле характердагы биремнәр тәкъдим ителә. Әйтик, «Эндәш сүзләр, алар янындагы тыныш билгеләре» темасын өйрәнгәндә, укучыларга хат язарга кушыла, ә инде кайберләреңә шигъри формада язып карарга киңәш ителә. Менә шундый биремнәрнең берсенә мисал.

Шигъри хат.
Исәнмесез, кадерле әти-әнием, апайларым! Сезгә Мәскәүгә кунакка киткән Диана кызыгыз хат яза.
Мин Мәскәүдә, сез авылда,
Җибәрәм сезгә сәлам.
Сезгә хат язарга диеп
Алдым кулыма каләм.
Минем хәлләр бик яхшы, Борчылмагыз сез бер дә.
Исән-сау Мәскәүләргә
Барып җиттем мин менә.
Апаем, мине күргәч,
Бик шатланды, куанды.
Өчпочмак, кыстыбыйлар,
Бәлеш белән сыйлады.
Беркөнне апа белән
Барып кайттык паркка.
Ә икенче көнне без
Йөредек зоопаркта.
Шуннан киттек кайтырга,
Туңдырма ялый-ялый.
Мәскәү исемле матур
Шәһәрне карый-карый.
Рәхәт булса да калада,
Авылымны сагындым.
Мәскәүдән кайтканда,
Бүләкләр дә алырмын.
Сезнең хәлләр ничек соң?
Килә бик тә беләсем.
Сагындым барыгызны,
Килә бик тә күрәсем.
Әти, әни, апайлар
Исән- саулармы бар да?
Кемнәр? Кайда? Нишләгән?
Ниләр бар соң авылда?
Тәмамлыйм мин хатымны
Сау булыгыз, исән торыгыз!
Бу хатны сезгә язды-
Яраткан Диана кызыгыз.
Укытучы мондый иҗади биремле эшләрнең бик күп төрлеләреннән файдаланырга тырыша. Бу — шаян хикәяләр төзү дә, әкиятләр, хикәяләрне дәвам итү дә, шигырьләр, табышмаклар, мәкаль — әйтемнәр чыгару һ.б. Әмма бу иҗади эшләр дәрес материалы, темасы белән бәйләнештә булырга тиеш.
Теләсә нинди дәрестә, дәреснең теләсә кайсы этабында укучыларга индивидуаль якын килә. Әйтик, йомшаграк укучыларга җөмләләр төзү тәкъдим ителсә, сәләтле балалар хикәя-фикер йөртү, хикәя — тасвирлама, хикәя — сыйфатлама һ.б. төзиләр.
Соңгы вакытта дәреснең актив формалары белән мавыгу бар. Ләкин, укытучы уйлавынча, (үзе шул максатны күз алдында тота) дәреснең актив формалары ахыр чиктә дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга, белем сыйфатын күтәрүгә китерергә тиеш.
Фәүзия Фәрит кызы үз дәресләрендә тест белән эш, зачёт, компьютер технологияләрен куллануны отышлы саный.

«Исем» темасы буенча тест
/
Текстны укырга һәм А1, А2, АЗ биремнәрен үтәргә.
А. Көн саен иртәнге, көндезге һәм кичке ашка икмәк
кирәк.
Ә. Беркем дә икмәксез яши алмый.
Б.Кабарып пешкән кайнар коймак тагын да тәмлерәк
була.
В. һәр эшнең башы икмәккә бәйле.
А1. Дөрес текст барылыкка килсен өчен җөмләләрне
нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?
а)АӘБВ; ә)ӘАВБ; б) ВАБӘ;
в) ВӘБА;
А2. В хәрефе белән бирелгән җөмләдә икмәккә сүзе
төзелеше ягыннан нинди?
а) тамыр; ә) ясалма; б)кушма;
в) парлы;
АЗ. Б хәрефе белән бирелгән җөмләдә коймак сүзе
нинди җөмлә кисәге булып тора?
а) ия; ә) тәмамлык; б) аергыч:
в) хәбәр;
А4. Предметларны, затларны белдерүче мөстәкыйль
сүз төркеме ничек дип атала?
а) сыйфат: ә) сан; б)исем;
в)фигыль;
А5. Кайсы рәттәге сүзләрдә килешнең нечкә
кушымчасы кулланыла?
а) табель, фамилия, предприятие, биология;
ә) учреждение, ручка, китап, дәфтәр;
б) роль, химия, шагыйрь, карандаш;
в) шигырь, халык, әдәбият, география;
А6. Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган рәтне билгеләргә.
а) кеше, төн, аш;
ә) аккош, көнбагыш, кошчык;
б) эшче, кешелек, авылдаш;
в)комлык, печән, көнчыгыш.
А7. Китапны, дәфтәрен сүзләре нинди килештә?
а) иялек; ә)төшем; б)чыгыш;
в)юнәлеш.
А8. Тамыр, ясагыч һәм тартым кушымчалары булган
рәтне билгеләргә.
а)печәнлектә, сызым, көрәге;
ә) авылдашыкиңәшчесе, сүзлегем;
б) урак, сыекчасы, юлдашым;
в) сөйләм, таянычың, ярма.
А9. Тезмә исемнәрдән торган рәтне билгеләргә.
а) тирә(як), аш(су), җиләк (җимеш);
ә)ак(кош), көн(як), тере(көмеш);
б) каен (гөмбәсе), бака (яфрагы), Җидегән(йолдыз);
в) печәнлек, тугандаш, яфрак.
А10.Кайсы рәттәге исемнәргә -ин фамилия ясагыч
кушымча өстәлә?
а) Сафа, Җәлил, Сираҗи;
ә) Гата, Вафа, Мортаза;
б)Гайфи, Шакир, Яхъя;
в) Борһан, Вәли, Самат;
АП. Кайсы рәттәге ялгызляк исемнәр дөрес язылган?
а) Җидегән чишмә, Киек каз юлы, Хезмәт Герое,
Түбән оры;
э) Татарстан Республикасы, Зәй Районы, Шүрәле балеты;
б) Россия Федерациясе, "Җәлил" операсы, 8 нче
Март бәйрәме;
в) Г.Тукай исемнедәге Дәүләт Премиясе, Җиңү
бәйрәме.
А12.Хаталы исемнәр язылган рәтне билгелә.
а) көнъяк, сәнгәт, гыйнварь;
ә) төньяк, шагыйрь, каләм;
б) игълан, сәгать, галәм;
в)ямь, юньлелек, киная.
А13. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә исем түгел?
а) йорт куяны, сукыр кычыткан;
ә) җир җиләге, үги ана яфрагы;
б) сатлык мал, кызыл яулык;
в) бака яфрагы, каен гөмбәсе;
А14. Кайсы пар синоним була алмый? а) төлке -хәйләкәр кеше; ә) кибәк баш — надан; б)ишәк -тырыш кеше; в)сарык-акылсыз кеше.

Текстны укырга В1-ВЗ биремнәрен үтәргә.
1) Бу авыл миңа бик ошады. 2) Авыл уртасыннан боргаланып — сыргаланып агымсу үтә. 3)Шунда, шатлана — шатлана, бәбкәләре белән казлар, үрдәкләр һәм яшь балалар коена. 4) Су буена алмагачлар, чия һәм шомырт агачлары тезелгән. 5) Күрше таулардан чишмәләр ага.
В1 1 нче җөмләдәге авыл исеме нинди җөмлә кисәге?
а) аергыч; ә)ия; б)тәмамлык;
В2. 2 нче җөмләдәге агымсу, 4 нче җөмләдәге
алмагачлар төзелешләре буенча нинди төркемгә
керә?
а)тамыр; ә) кушма; б) ясалма;
В3 5 нче җөмләдәге таулардан сүзе нинди
кушымчалар алган?
а) күплек һәм тартым;
ә) күплек һәм килеш;
б) ясагыч һәм тартым.
С1. Бакча, чәчәкләр, җиләк — җимеш, куаклар, кошлар сүзләрен кертеп, 5-6 бәйләнешле җөмлә төзергә.
ВАРИАНТ II

Текстны укырга ҺӘМ А7ТА2, АЗ биремнәрен үтәргә.
А. Чынында мин рухым белән Казаннан беркайчан да китмәдем.
Ә. Кайда гына булсам да, Казан турында уйлыйм, татарча дога кылам, мөселман булып яшим.
Б. Күңелем һәм йөрәгем монда.
В. Читтә сөйләшергә кеше булмаса, Алла бар, дим, Алла белән туган телдә — татарча сөйләшеп була.
А1. Дөрес текст барлыкка килсен өчен, жөмләләрне
нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?
а) АӘБВ; ә) ӘАБВ; б) АБӘВ;
в) ВӘБА.
А2. Б хәрефе белән бирелгән җөмләдә кщгем сүзе
төзелеше ягыннан нинди?
а) ясалма; ә) тамыр; б) кушма.
АЗ. А хәрефе белән бирелгән җөмләдә Казаннан
сүзе нинди җөмлә кисәге булып тора?
а)ия; ә) тәмамлык; б1хәл; в) аергыч.
А4. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә
варианты бар?
а)2; ә)3; Щ4; в) 6.
А5. Сораулары икедән артык килешләр:
а) юнәлеш; ә) чыгыш; б)урын — вакыт; в) алда
саналганнарның өчесе дә.
А6. Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган рәтне
билгеләгез.
а) ана, ипи, чәчәк;
ә) гөлҗимеш, шәһәрчек, балакай;
б) авылдаш, көрәк, дуслык;
в) белем, тау, ашханә.
А7. Тамыр, ясагыч һәм килеш кушымчаларыннан торган рәтне билгеләргә:
а) уракны, белеме, печәнлек;
ә) тракторчылар, шәһәрчектә, балакаем;
б) элгечне, печәнлектә, сердәшкә;
в) китабыма, көрәкне, алмагач.
А8. Күңелем, рухым сүзләре нинди килештә?
а) баш килеш; ә) төшем килеше; б) иялек килеше.
А9. Парлы исменәрдән торган рәтне билгеләргә. а)аш(сү~), тирә (юнь), ата (ана); ә)көн(багыш), кара(бодай), су(үсем).
б) каен (җиләге), сукыр (кычыткан), кызыл
(карлыган);
в) бакыр, суган, авылдаш.
АЮ. Кайсы рәттәге исемнәргә -ев фамилия ясагыч кушымча өстәлә?
а) Гали, Җәләй, Гарәфи, Исмәгыйль;
ә) Сафа, Зиннәтулла, Яхъя, Рәшит;
б) Нурулла, Гани, Афзал, Илсур;
в) Гариф, Алмаз, Мортаза, Насыйр.
А11. Тартым белән төрләнгән исемнәрне билгеләргә.
а) Болгарга, мәктәп, баланың, ашлыклар;
б) иленең, күңелем, аналары, авылыбыз;
б) шәһәрдә, йортлар, җирдә, эшче;

в) кешелек, авылга, илне, сөенеч.
А12. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә исем түгел?
а) кура җиләге, Киек каз юлы, Татарстан
Республикасы;
ә) кызыл яулык, кара туфрак, зәңгәр күк;
б) кычыткан чыпчыгы, кызыл карлыган, каен
гөмбәсе;
в) сукыр тычкан, кан басымы, мүк җиләге.
А13. Кайсы рәттәге ялгызлык исемнәр дөрес язылмаган?
а) Олы Әтнә, Кара диңгез, Түбән Кама, «Шүрәле»
балеты;
ә) Яр чаллы, Самат операсы, Намус романы, Урал Тавы;
б) Кече Бирәзә, Тукай исемнедәге Дәүләт
премиясе, Хезмәт Герое;
в) Яшел Үзән, Буа районы, «Хәзинә» романы,
"Җәлил" операсы.
А14. Кайсы пар синоним була алмый?
а) куян — куркак кеше;
ә) ташбака — әкрен кеше;
б) кырмыска — тырыш кеше;
в) аю -җиңел сөякле кеше.

“Исем” темасы буенча зачёт.

I вариант.
1. Нинди сүз төркеме исем дип атала? Мисаллар
китерегез.
2. Тартым кушымчалары нәрсә белдерәләр?
Берәр исемне тартым белән төрләндерегез.
3. Төшем һәм иялек килеше кушымчаларының
кулланылышында нинди үзенчәлек бар?
Мисаллар белән дәлилләгез.
4. Исемнәрнең күплек төре ничек ясала?
Мисаллар китерегез.
II вариант.
1. Нинди исемнәр уртаклык һәм ялгызлык
исемнәр дип аталалар? Ялгызлык исемнәргә
нинди исемнәр керә?
2. Килеш кушымчалары нинди вазифа
башкаралар? Килеш сорауларын язып
чыгыгыз.
3. Баш килештәге исемнәр нинди җөмлә
кисәкләре була алалар? Мисаллар белән
аңлатыгыз.
4. Ясалма исемнәр нинди ысуллар белән
барлыкка киләләр? Ясалма исемнәрнең барлык
төрләренә дә мисаллар китерегез.

Карточкалар белән эш. (Укучылар үзләре сайлап ала). Монда шундый берничә карточка үрнәге тәкъдим итәм.

Сары

№1
Җөмләдәге исемнәрнең астына сызарга, бер исемгә морфологик анализ ясарга.
Җир йөзендә иң матур суз — әни. Әни сүзе дөньядагы барлык телләрдә ягымлы яңгырый.
Әни куллары иң мәрхәмәтле ҺӘМ назлы куллар. Әни йөрәге — иң тугрылыклы ҺӘМ иң сизгер йөрәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың шулкадәр шатлыклы ҺӘМ якты була ". (З.Воскресенскаядан)
№2 Исемнәргә тиешле килеш һәм тартым кушымчаларын өстәп язарга, килешләрен билгеләргә.
" Урман арт… калды. Юл безне көзге бодай басу… алып керде. Җил булмаса да, бодай… күз… күренер- күренмәс борынлаган, башаклар… талгын гына чайкала, әйтерсең лә шулай югарыга тартылып үсәләр. Мондагы юл тузанлы иде инде. Энекәш, сандалие… салып, элмәкләр… каптырды да чиләк бавын… элде ҺӘМ, трико — чалбар балалаклар… сызганып, яланаяк атлап китте". (Ә.Гаффар.)

№3. Бирелгән исемнәргә антонимнар сайлап
язарга:
дус — кыш — каралык- матурлык — шатлык — искелек — көн — әби-
яшьлек- галим-

Зәңгәр
№1 Бирелгән исемнәргә синонимнар сайлап язарга, алар белән җөмләләр төзергә.
шәһәр — , иптәш — , салкын-,
авыл-, мәрхәмәтлелек — , батыр-,
инсаф-
№2
1. Бирелгән исем ясагыч кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясагыз, шулардай файдаланып, 4-5 җөмлә төзегез.
-чы, -че: -даш, -дәш, — таш, -тәш:
-лык, -лек: -ча, -чә:
-ыш, -еш: -ык, -ек:
-ак, -әк, -к: -ым, -ем, -м:
-ыч, -еч, -ч:

№3
Бирелгән исемнәрдән тиешле кушымчалар ярдәмендә фамилияләр ясагыз, аларны алфавит тәртибендә урнаштырып языгыз.
Гали, Якуп, Ахун, Нурулла, Ильяс, Борһан, Җәлил, Гомәр, Идрис, Мәхмүт, Дәүли, Юлдаш, Минһаҗ, Закир, Кәрим, Сираҗи, Гәрәй, Локман, Рәшит, Тимери, Фәттах, Хәсәнша

Кызыл

№1.
Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәр кертеп, «Табигатьнең мин яраткан почмагы»
темасына зур булмаган инша язарга.
№2.
Баш килештәге исемнәр төрле җөмлә кисәге һәм эндәш сүз булган җөмләләр төзеп язарга
№3.
1) Омск сүзен килеш белән төрләндерегез. 2)Металл9 кристалл сүзләрен тартым белән төрләндерегез. Ничә л хәрефе язылыр?

№4.
1) Июнь, повесть сүзләрен тартым һәм килеш белән төрләндереп языгыз. 2) Тау, җәй, китап, кашык, су сүзләрен тартым белән төрләндерегез.
Тагын үзләштерү өчен кыенрак булган «Сан» темасына тукталып китик. Бу темага да шулай ук терәк схема төзелә.
Сан, барыбызга да мәгълүм, үзенчәлекле сүз төркеме: аны сүз белән дә, гарәп һәм рим цифрлары белән дә биреп була. Рим цифрларының дөрес язылышы кыенлык тудыра. Күп очракта, бигрәк тә вакытлы матбугатта, телевизор экраннарында да саннарны куллануда хаталар күзәтелә. Шуны искә алып, укытучы санның дөрес язылышына аеруча зур игътибар биргә. Саннарның дөрес язылышын ныгыту буенча төрле күнегүләр башкарыла (бу турыда алдарак сүз булыр).
Теге яки бу теманы өйрәнгәндә, рус, инглиз телләре белән чагыштырып күрсәтелә, охшаш, аермалы якларга басым ясала. Әйтик, татар телендә сан белән саналмышның кулланылышы рус теленнән бөтенләй аерылып тора. Бездә: 1, 100, миллион дәфтәр дип кулланылса, рус телендә ул: одна тетрадь, две тетради, три-четыре тетрадн, пять тетрадей, тысяча тетрадей формасында, ә инглиз телендә бер саны гына берлек санда. опе Ьоок ( ван бук ), калган барысы да s кушымчасы белән: two Ьоокs ( тү букс ) формасында кулланылуы әйтеп үтелә.
Өйрәнелә торган материалларны мәктәптә укытыла торган башка телләр белән бәйләп, чагыштырып укыту укучыларда толерант тел шәхесе тәрбияләүгә ярдәм итә.
«Сан » темасы буенча эш тә башлыча «Исем» темасы өстендәге кебек башкарыла. Монда бары тик индивидуаль, мөстәкыйль эшкә генә берничә мисал китереп үтәәбез.
Саннар
(ничә? күпме? никадәр?)
ЦИФР

Төркемчәләре:

микъдар:
тәртип: -ынчы, -енче;
бүлем: -ар, -әр;
чама: -лап, -ләп, -ларча, -ләрчә, -лаган, -ләгән;
җыю: -ау әү.

Ясалышы:
тамыр с- бер, туксан, йөз, илле…
кушма с. — унбер, унөч, унбиш,… унтугыз.
тезмә с. — мең тугыз йөз илле, кырык бер, йөз кырык өч…
парлы с. — биш-алты, тугыз-ун, алты-җиде…
в)Саналмыш — сан ачыклап килгән исем.
г)Җөмлэдәге роле — саналмышы белән килгәндә-аергыч, саналмышыннан башка килгәндә — ия, хобәр, аергыч, тәмамлык, хәл.
1) Саналмышы белән килгән саннар күбрәк аергыч була: Габдулла тиз арада икенче китапка күчте.(Ә.Фәйзи.) 2) Саналмышыннан башка килгән саннар, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнә һәм җөмләнең төрле кисәкләре булып килә: Егетләр алтыда йокыдан торалар, сигездә эшкә тотыналар. 3) Математик гамәлләрдә кулланыла торган
саннар саналмышсыз килә һәм, төрләнеп,
җөмләнең төрле
д) Саннарның исемләшүе. Саналмышыннан башка килгән саннар исемләшә һәм килеш, тартым белән төрләнә.

I. Саннарның дөрес язылышы.
1. Кушма саннар һәрвакыт кушылып языла:
унбер, унике, унҗиде, унсигез, унтугыз.
2. Тезмә саннар аерым языла: кырык бер, йөз
туксан биш, ике йөз ун.
Искәрмә: Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла: дүрт йөз уналты, алты йөз унике һ.б.
3. Парлы саннар бүлем һәм чама төркемчәсендә
генә очрый, алар сызыкча аша языла: өч-дүрт,
җиде-сигезләп, икешәр-өчәр.
4. Чама саны кушымчалары -лап,-ләп,-лаган,-
ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм
шулай әйтелә: унлап, унлаган.
5. Зуррак саннар цифр һәм сүз белән бергә
язылырга мөмкин: 25 мең, 15 миллион, 10
миллиард.
6. Кечерәк саннар күбрәк сүз белән кулланыла:
биш китап, ике катлы өй, өченче йорт.
7. Рус теле аша башка телләрдән кабул ителгәЪ
миллион, миллиард кебек саннар рус телендә
кабул ителгән тәртиптә әйтелә һәм языла.
Исендә тот!
Рим цифрлары нибары җиде билге белән
күрсәтелә:
I, V, X, L, С, D, М.
I -1 X- 10 С- 100 М- 1000
V- 5 Ь- 50 Б-500 (Төсле карточкалар күрсәтелә)

САРЫ ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР

№1. Саннарны табып, аларның төркемчәләрен билгеләгез. Төзелешен тикшерегез.

Сарымсак күп кенә авырулардай сакланырга ярдәм итә. Борынгы Кытай табиблары кеше яшәртү рецептын тәкъдим иткәннәр. Моның өчен 350 грамм сарымсакны сыгып, согын алырга ҺӘМ шуны 300 грамм чиста спирт белән катнаштырырга, массаны салкын урында 10 көн тотарга кирәк. Аннары 2-3 кат марля аша сөзәләр, тагын 3 көн тоталар.Шуннан соң аны 50 грамм салкын сөткә 25 әр тамчы салып көненә 3 тапкыр эчәргә кирәк. "( «Мәгариф » журналыннан).

№2
Саннарны саналмышы белән язып алыгыз, төзелеше буенча төрен һәм төркемчәсен күрсәтегез.
Санкт-Петербургтагы Эрмитаж дөнья күләмендә беренче урында тора торган картиналар галереясының иң зурысы исәпләнә. 3 миллион сәнгать әсәре ҺӘМ борынгы әйберләр куелган 322 галереяне карап чыгу өчен, 24 километр чамасы ара узарга кирәк. (Календарьдан)

№3.
Саннарны сүз белән язарга, астына сызылган санга морфологик анализ ясарга.
Кызыл китап" ачылмалы калын календарьга охшап тора. 1 нче томга имезүче хайваннарның 236 төре тупланган. 2 нче томда — котларның 287 торе. 3 нче том җир-су хайваннарының 36 төрен ҺӘМ сөйрәлүчеләрнең 119 төрен эченә ача. 4 нче томга төче суда яшәүче балыклар тупланган…
ЗӘҢГӘР ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР
№1. Саннарның төркемчәсен, төзелеше буенча төрен, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
Идел буенда таралган иң кечкенә акча — авырлык берәмлеге — дәник булган. 1,56 граммлы эре акча 0,78 граммлы ике дәниктән торган. Акчаны бик төгәл авырлыкта итеп сукканнар ҺӘМ, бозылмаган булса, аны өстәмә рәвештә үлчәү- тикшерү кирәк булмаган. Мәсәлән, Бәркә ханның без үлчәгән 130 данә акчасыннан: 45 данәсе, ягъни 1/3 е диярлек 1,50 — 1,56 грамм авырлыкка туры килә. ( Ә. Мохәммәдиев.)
№2. Бирелгән сүзтезмәләрдән файдаланып, җөмләләр төзергә, саннарның төркемчәләрен, төзелеше буенча төрен билгеләргә.
Ярты гомер, чирек сәгать, бер пот, икәү бергә, 1П том, 6 нчы сыйныф, алты-җиде атна, икәү бергә, икешәр кешелек.

№3. «Мәктәп китапханәсендә» темасына, саннар кулланып, хикәя язарга, саннарның төркемчәсен билгеләргә.

КЫЗЫЛ ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР
№1. Бер сүзе нинди мәгънәләрдә һәм функцияләрдә кулланыла? Бер саны нинди сүз төркемнәре функциясендә кулланыла?
1. Кыз сынын ясады бер оста.
2. Ә әбиләр, үзләренчә
бер әдәп саклап,
гәп саталар, иреннәрен чак кына каплап.
3. Бер әти үзе беләдер
ни ат казанганнарын.
4. Ә син миңа
шуның барысын
килә дисең'
бер көй белән.
5. Ничек язганымны бары
бер үзем генә беләм.
6. Сөйли бөтен тәне.Бер яна,
бер куя күк өшеп.
7. Бер ягында әнкәсе,
бер ягында әттәсе,
бер ягында тәттәсе,
бер кулында мәммәсе… ( Р. Фәйзуллин.)
№2. Рим цифрлары белән күрсәтелгән саннарны башта- гарәп цифрлары белән, аннары сүз белән
язарга.:
1) LХП, ХLПI, СХVI, ХСП, СДХХ, XIV;
2) LXXXVI, ХLV, СХХП, ХСП, ХСШ,
ДХVШ, XШ;
3) LХХI, ХLII, ХСVI, ДСХХХ, X LIV, ХLIV,
ХLIV, СХХУ.
№3. Саннар кергән мәкальләр уйлап языгыз.
№4. Телдә еш кулланыла торган ярты, чирек, әчмуха, гөрәнкә, пот саннарын цифрлар белән күрсәтегез, алар белән җөмләләр төзегез.
Йомгаклап, терәк конспектлар белән эшләүнең әһәмияте турында әйтеп узасым килә. Район, республика олимпиадаларында призлы урыннар алу шуны күрсәтә.
Мәсәлән, быел Черемиш төп мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы район олимпиадаларында — беренче урынны, республика олимпиадасында призлы урын яулады,

Сыйфат

Сыйфат сыйфатланмыш

кызыл нинди? ромашка
серле кайсы? йомгак
җырдагы кайдагы? Моң

Дәрәҗәләре:

Гади
яшел
киң
сай

Чагыштыру Артыклык
— рак, -рәк 1) ап-, ямь-, кып-, кап-.
яшелрәк 2) җете, чем-, дөм, тома.
киңрәк 3) бер үк тамырны кабатлау
сайрак (матурның матуры)

Кимлек
-су (зәңгәрсу);
-сыл, -сел (аксыл);
-елҗем ( күгелҗем);
-мса (җылымса);
-гылт, -гелт, -кылт, -келт
(саргылт, яшькелт)
-кылтым, -келтем
(ачкылтым, төчкелтем)

Ясалышы
1. Тамыр – зәңгәр, матур, тар, төче, кыска.
2. Ясалма — назлы, төссез, айлык, көзге.
3. Кушма — беркатлы, эчкерсез, тимеркүк.
4. Парлы — эреле-ваклы, аслы-өсле, иске-москы.
5. Тезмә — көрәк сакаллы, матур йөзле.
Асыл сыйфатлар — сары, аксак, кыю, усал, каты, кыска.
Нисби сыйфатлар — көзге (урман), сәяси раш), фәнни (хезмәт).

Сыйфат ясагыч кушымчалар:
-лы, -ле, -сыз,
-сез, -геч, -ге (-кы, -ке,); -ык, -е к, -к, -ынкы, — енке; — ма, -мә; -гыч,-геч; — лык, -лек.

Җөмләдәге роле:

1) Аергыч: Татарстанда калын урманнар, тигез
далалар, яшел тугайлы болыннар һәм кулләр бар.
2) Хәбәр: Аның табигате төрле һәм бик матур.

Исемләшкәндә:
1) Ия: Сөйләшкәндә, төрле сүзләр очрый; салкыны бар, була җылысы. ( Й.Г.)
2) Аергыч: Яхшының сүзе татлы. ( Мәкаль.)
3) Тәмамлык: Бәхетсезне ат өстендә эт талар. (М.)
4) Эндәш сүз: Сөеклеләребез! Сезне язның беренче
бәйрәме — 8 нче Март белән тәбрик итәбез.

VI сыйныфта татар теленнән тематик план. Терәк конспектлар белән эшләү.
Татар урта гомуми мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5 -11 нче сыйныфлар. -Казан: Мәгариф, 2003.
VI сыйныф өчен татар теле дәреслеге.
Авторлары: Д. Г. Тумашева, Ф. Ю. Юсупов, К. 3. Зиннәтуллина,
Аңлатма язуы
6 нчы һәм 7 нче классларда татар теленә атнага 2 сәгать вакыт бирелә. 6 нчы класста морфологияне өйрәнүгә барысы 60 ка якын сәгать бирелә. Шушы вакыт эчендә укучы барлык сүз төркемнәре турында мәгълүмат алырга тиеш. һәр дәрестә яңа тема, ныгытуга вакыт калмый диярлек.
Шуңа күрә материалны терәк конспектлардан файдаланып блоклап бирү отышлырак дип саныйм. Болай эшләгәндә, вакытка экономия ясала. Материал тулысы белән бирелә, аннары ныгытуга, күнекмәләр булдыру өстендәге эшкә вакыт күбрәк кала. Теманы өйрәнү зачет белән, язма эшләр белән төгәлләнә.
Темаларны блоклап өйрәнү мөстәкыйль эшкә вакытны күбрәк калдыра, укучыга көченнән килердәй эшне башкару мөмкинчелеге тудыра.
Белемнәрне ныгыту этабында тестлар, төрле катлаулылыктагы карточкалар белән эшләүгә вакыт күбрәк кала. Сүз төркемнәрен комплекслы өйрәнү, аларның уртак һәм аермалы якларын ачыклау, җөмләдәге функцияләрен билгеләү теге яки бу сүз
төркеме турындагы картинаны тулырак күзалларга ярдәм итә.
Ә бер дәрестә бирелгән информация күп булу
куркыныч түгел, чөнки бу сүз төркемнәре белән укучылар башлангыч класстан ук таныш.
Бу система белән эшләү үзен аклый: белем сыйфаты елдан-ел үсә, контроль эш, имтихан нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
Материалны комплекста бирү гомуми картинаны күзаллауга да ярдәм итә. Кабатлау, ныгыту, тестлар, төрле катлаулылыктагы карточкалар белән эшләүгә вакыт күп кала.
Укучыларның белемен тикшерү тестлар үтәү, зачетлар үткәрү, контроль эшләр уздыру юлы белән башкарыла.
Материалны блоклап бирү төркемнәрдә эшләү мөмкинлеге, үзара ярдәмләшү, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуга, үз- үзләренә ышанычны арттыруга китерә һәм белем сыйфатын үстерүгә этәргеч булып тора.

№ Дәрес темасы. Дәрес
Кереш дәрес. Туган тел турында әңгәмә. \
1. Кабатлау. Сүз төркемнәре. Җөмлә кисәкләре ( 2 )
1. Сүз төркемнәре буенча анализ. 1
2. Сүз ясалышына анализ. 1
III. Сүз төркемнәре турында төшенчә. 1
IV. Исем( 7).
1- Барысы да исем турында. Терәк конспект. 1.
2. Исемгә мофологик анализ. 1
3. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 1
4.Дәрес- зачет. 1
5.Б. с. ү. Хикәя " Кешене хезмәт бизи " 1
6.Контроль диктант. 1
7Диктантларга анализ.Хаталар өстендә эш. 1
V. Фигыль. ( 18 )
1 Фигыльләрнең барлык, юклык төре,
башлангыч формасы. 1
2 Терәк конспект. Затланышлы фигыльләр 1
3. Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ. 1
6-7 Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 2
8.Дәрес- зачет. 1
9.Б. с. ү. Искәртмәле диктант. 1
10.Б. с. ү. Изложение. 1
11. Затланышсыз фигыльләр. Терәк конспект.
12. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 1
13.Фигыльләргә морфологик анализ. 1
14.Тестлар. 1
15.Дәрес- зачет. 1
16Б. с. у. Сочинение " Туган ягым табигате ". 1
17.Контроль диктант. 1
18Диктантларга анализ. Хаталар өстендә эш. 1
VI. Сыйфат ( 5 )
1. Барысы да сыйфат турында. Терәк конспект. 1
2. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 1
3.Сыйфатларга морфологик анализ. Тестлар үтәү. 1
4.Дәрес- зачет. 1
5.Иҗади изложение. 1

VII. Сан (5)
1. Сан, төзелеше, төркемчәләре. Терәк конспект 1
2. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 1
3 Тестлар үтәү.
4. Акт язу 1
5.Дәрес-зачет 1
VIII. Рәвеш (9)
1. Рәвешләрнең тезелеше, төркемчәләре.
Терәк конспект. 1
2-3 Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 2
4. Рәвешләргә морфологик анализ I
5. Тестлар үтәү. 1
6. Дәрес — зачет 1
7. Б.с. ү. Изложение 1
8.Контроль диктант 1
9.Контроль диктантка анализ.
Хаталар өстендә эш 1
IX. Алмашлык (6)
1 Барысы да алмашлыклар турында.
Терәк конспект. 1
2. Ныгытуга күнегүләр. 1
3.Раслама язу. Тестлар үтәү 1
4.Дәрес- зачет. I
5.Б.с. ү. Картина буенча сочинение 1
6.Иҗади диктант 1

X Бәйләгеч сүз төркемнәре (4)
1. Бәйлекләр, теркәгечләр, анарның төрекмчәләре.
Терәк конспект 1
2. Ныгытуга күнегүләр. Мәкалә язу 1
3. Дәрес – зачет 1
4. Б.с.ү Сочинение * Кошлар — безнең канатлы
дусларыбыз «2.

XI. Модаль сүз төркемнәре (6)
1. Кисәкчәләр, хәбәрлек сүзләр, ымлыклар, аваз
ияртемнәре Терәк конспект 1
2. Ныгытуга күнегүләр 1
3. Дәрес – зачет 1
4… Аңлатмалы диктант 1
5-6.Б.с.ү. Изложение 2

XII Кабатлау (3)
1. Кабатлауга күнегүләр 1
2. Контроль диктант I
3. Контроль диктантка анализ. Хаталар өстендә
эш. Йомгаклау 1

Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Боярова Фазия Фәрит кызы тарафыннан төзелгән тематик планга рецензия
6-7 нче сыйныфларда татар теленнән тематик план турында.
Тематик план Ләмберә районы Черемиш төп мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Боярова Фазия Фәрит кызы тарафыннан төзелгән. Укытучы тәҗрибәсендә терәк конспектлар белән эшләү аның аның төп үзенчәлеге булып тора. Мисал өчен 6 сыйныфта сүз төркемнәрен өйрәнүгә вакыт җитәрлек түгел. Шуңа күрә автор материалны терәк конспектлардан файдаланып блоклап бирүне отышлы саный, аны үзенең эш системасына кертә. Укучыларның белем һәм осталыкларын тикшерү өчен зачет һәм язма эшләр, тестлар кертелгән.
бнчы сыйныфта 9 терәк конспект төзү кертелгән. Терәк конспектларны, схемаларны яклау, сочинениеләр язу, хаталар өстендә эш һәр сүз төркеме буенча тематик планда каралган.
Укытучы Ф.Ф.Боярованың эше игътибарга лаек, аның системасы иҗади эшләүгә корылган.
14.10,2008 ел. Н.Х.Насырова Мәгарифнең
үстерү институтының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы доценты

Файдаланылган әдәбият.
1. Татар урта гомуми мәктәпләре өчен татар
теленнән программа. 5-11 нче сыйныфлар. — Казан: Мәгариф, 2003.
2. VI сыйныф өчен татар теле дәреслеге.
Авторлары: Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З.
Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов
4. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар
әдәби теле. — Казан: Мәгариф, 2002.
5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле:
Күнегүләр. — Казан: Мәгариф, 2002.
6. Сәлимов Х.Х. Татар теленнән 222 тест. — Казан:
»Яңалиф", 2005
7. 5-11 сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы.
З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева — Казан, 2003.
8. Абдрэхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль
эшләү өчен күнегүләр. -Казан: Мәгариф, 2005.
9. 5 — 11 сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы.
Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. — Казан:
Мәгариф, 2001.

Муниципальное учреждение «Центр информационно-методического обеспечения муниципальных образовательных учреждений Лямбирского муниципального района РМ»

(Черемиш төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Боярова Фәүзия Фәрит кызы эш тәҗрибәсеннән)

2009 ел
  • 0
  • 21 сентября 2010, 15:48
  • ravil

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.