Татар теле дәресләрендә терәк схемалар-конспектлардан файдалану

Мәдинә Мингариф кызы менә инде 28 ел буе татар теле һәм әдәбиятын укыта. Укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә яңа алымнар куллана, һәр эштә иҗади якын килә. укучыларны шәхес итеп тәрбияләүгә күп көч куя.
Мәдинә Мингарифовна укытуның яңа формаларын, алымнарын даими өйрәнә һәм һәр дәреснең нәтиҗәле булуына омтыла. Укытучының эш нәтиҗәсе дә югары: аның укучылары район, республика олимпиадаларында даими рәвештә призлы урыннар яулыйлар, 20 дән артык укучысы төрле уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуларын дәвам иттерәләр. Татар теле буенча белем сыйфаты да югары. Укучыларда белем алуга ихтыяҗ тудыру, шуңа нигезләнеп, аларның иҗади сәләтләрен үстерү, фикерләү, танып – белү эшчәнлеген активлаштыру өстендә даими эшли. Балаларның “Сабантуй”, “Арча хәбәрләре”, “Көмеш кыңгырау”, “Алтын каләм” газеталарында басылган мәкаләләре, шигырьләре шул хакта сөйли. Мәдинә Мингарифовна – тәҗрибәле остаз да: файдалы киңәшләре, эш тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклаша. Укытучы үз белемен күтәрү өстендә даими рәвештә эшли, алдынгы педагогларның тәҗрибәсеннән иҗади файдалана.
Ул, 6 нчы, 7 нче сыйныфларда татар теленнән авторлык программасы төзеп, шуңа нигезләнеп укыта.
Иҗади шәхес үстерү һәм формалаштыру-хәзерге заман мәктәбенең төп бурычларыннан санала. Иҗади үсешкә юнәлдерелгән дәрес структурасы класста иҗади халәт тудыру һәм шәхестә белемне үзләштерү сыйфатлары формалаштыруга юнәлдерелгән. Барлык педагогик технологияләр укытуның эффектлылыгын, белем сыйфатын күтәрү, шуның белән бергә баланы шәхес буларак үстерү, укучыларга дифференциаль якын килеп, укытуны индивидуальләштерү максатыннан кулланыла. Шуңа күрә мондый технологияләр шәхескә юнәлдерелгән технологияләр дип аталалар да.
Терәк схема – конспект белән эшләү дәверендә төрле характердагы эш формалары файдаланыла. Болай эшләү барышында, билгеле, укучыларга дифференциаль якын килү – аларның үзләштерү үзенчәлекләре, хәтергә алу, характерлары һ.б. исәпкә алына, шуннан чыгып, укчыларга индивидуаль биремнәр тәкъдим ителә.
Ә эшне без терәк схема – конспект төзүдән башлыйбыз. Бу эшкә мин аеруча игътибар бирәм. Укучыларны конспект төзергә өйрәтү — үзе үк әһәмитяле эш. Мин моның өчен махсус дәрес үткәрәм, анда укучыларны конспект төзүнең төрле ысулларына өйрәтәм.Аларнытөзегәндә, укучыларның яшь үзенчәлекләре, хәзерлек дәрәҗәләре һ.б. исәпкә алына.
Терәк конспект икенчел текст функциясен үти, шуңа күрә аларда кыскартулар, төрле билгеләр, сигналлар, символлар һ.б. кулланыла. Терәк конспект төрле формада – схема, таблица формасында була.
Үзләре тарафыннан төзелгән конспект материалны яхшырак аңлауга, җиңелрәк үзләштерүгә китерә. Аны төзү процессы эзләнү, ачыш атмосферасы тудыра.
Мондый терәк конспектларның әһәмияте зур: аларга таянып, укучылар айлар, еллар узгач та, белемнәрен искә төшерә, ныгыта алачаклар.
Терәк конспект балага бүгенге һәм алдагы дәресләрдә нәрсәләр өйрәнеләчәге турында күзалларга ярдәм итә.
Алар белән системалы эшләү вакытка экономия ясый, мөстәкыйль, индивидуаль эшкә вакытны күбрәк калдыра.
Ә конспектны өйрәнеп бетергәч, тестлар, дәрес – зачетлар, язма эшләр үткәрелә, укчыларның белемнәре бәяләнә.
Хәзер кайбер моментларга аерым тукталам. 6 нчы класста морфологияне ике өлешкә бүлеп карау, өйрәнү отышлы. Беренче зур блокка – мөстәкыйль cүз төркемнәре, икенчесенә башкалары керә. (Терәк – конспектлар күрсәтелә)
Беренче конспект исемгә багышлана. Укучылар исем белән башлангыч класстан ук таныш. Шуңа күрә белемнәр актуальләштерелә, исемнең укучыларга таныш булмаган категорияләрен укытучы аңлата. Исемнәрнең ясалышы турында укучылар үзләре нәтиҗә ясыйлар, кагыйдә чыгаралар. Дәрес ахырында терәк конспектны – схеманы укыйлар, ә инде икенче дәрестә укучылар үзләре схеманы сызалар. Моның өчен гомуми дәфтәр, төрле төстәге ручкалар, линейка һ.б. кирәк була.

Эчтәлек.
1. Укытучы турында кыскача белешмә.
2. Терәк схемалар – конспектлар белән эш тәҗрибәсе.
3. Терәк схемалар.
4. Төрле төстәге карточкалар.
5. Тестлар.
6. Зачет өчен биремнәр.
7. 6, 7 нче класслар өчен авторлык программалары.
8. Файдаланылган әдәбият.


Исем.

Килеш Белдерә Тартым
Б.к. кәгазь Берлек
И.к. кәгазьнең I зат илем
Ю.к. кәгазьгә II зат илең
Т.к. кәгазьне III зат иле
Ч.к. кәгазьдән Күплек
Ур.-в.к.кәгазьдә I зат илебез
II зат илегез
III зат илләре

Төрләнә

Берлек Күплек Уртаклык Ялгызлык
агач агач-лар кеше Харис
агроном агроном-нар шәһәр Казан
үлән үлән-нәр елга Агыйдел

Ясалышы
Тамыр ис. – арыш, дус, кеше, чәй, урын, өй.

Ясалма ис. – җимлек, көрәк, авылдаш, бүлмә, элмәк.
саф кушма –карабодай, аккош, көньяк

Кушма ис. — парлы – җир-су, күрше-күлән, азык-төлек
тезмә — кура җиләге, Җидегән йолдыз, Олы Әтнә
кыскартылма – АЭС, ТР, агитбригада, драмтүгәрәк

Тартымлы исемнәрнең
килеш белән төрләнеше

I з. т-лы II з. т-лы III з. т-лы
Б.к. илем илең иле
И.к. илемнең илеңнең иленең
Ю.к.илемә илеңә илеңә
Т.к. илемне илеңне илен
Ч.к. илемнән илеңнән иленнән
У-в.к.илемдә илеңдә илендә

Җөмләдәге роле
Ия: Халкыбызның үзенә генә хас милли бәйрәмнәре бар.

Хәбәр: Сабантуй – татар халкның иң күңелле һәм шул ук вакытта иң борынгы бәйрәме.

Аергыч: Китап – кешенең күңел юлдашы, сердәше, акыллы киңәшчесе.

Тәмамлык: Китапны яратырга, саклап тотарга кирәк.

Хәл: Китапханәдә 10 мең китап тупланган.

Эндәш сүз: Әй китап! Һәрчак минем киңәшчем, сердәшем булдың.

Бу схеманы эшләгән вакытта ук, материалның байтак өлеше истә кала. Ә инде ныгыту дәресләрендә балалар төркемнәрдә эшлиләр, төркемнең җитәкчесен сайлыйлар. Аның җитәкчелегендә бер – берсенә сөйләп чыгалар, аннан соң гына схема – конспектны яклау була. Бу эш укучыларның сөйләмен үстерүгә дә, белемнәрен ныгытуга, системага салуга китерә…
Гадәти (эш) дәресләрдә материалны ныгыту өстендә эшләгәндә, төрле алымнар кулланыла, төрле катлаулылыктагы күнегүләр уздырыла. Мондый дәресләрдә укучылар материал өстендә индивидуаль рәвештә эшлиләр. Укытучы укыту процессы белән җитәкчелек кенә итә. Бу дәресләр белемнәрне ныгыталар, эш стиле булдыралар, үз көчләренә ышаныч тудыралар. Ә инде белемнәрне ныгыту, системага салу этабында тестлар, төрле катлаулылыктагы карточкалар белән эш оештырыла. Укучыларга индивидуаль якын килү максатыннан консультацияләр үткәрелә.
Үз практикамда мин төрле төстәге карточкалар белән эшләүне кулай күрәм (кызыл, зәңгәр, сары).Кызыл карточкаларда – катлаулы, зәңгәрләрдә — уртача, сарыларда җиңелрәк биремнәр тәкъдим ителә. Әмма бу үзенчәлеге балаларга әйтелми. Алар үзләре теләгән, үзләре булдыра алырдай, карточкаларны сайлап алалар. Иң әһәмиятлесе шунда: укучыларның барысы да биремнәрне үтәп чыга алалар, бу аларның күңелен күтәрә, үз көчләренә ышанычларын арттыра. (Төрле төстәге карточкалар күрсәтелә.)

САРЫ ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР
№1
Исемнәрне табарга, килешләрен билгеләргә, нинди җөмлә кисәге булуын күрсәтергә.

“Без үзебезнең авылыбызга кайтабыз. Шуның туфрагында безгә җан иңгән, без шунда беренче тапкыр ана сөте суырганбыз, аннары ике аягыбыз белән шушы җиргә басканбыз, җир безне ныгыткан, без җирне ныгытканбыз. Менә шуның өчен җир безнеке, без шул җирнеке”. (Г.Галиев).

№2
Исемнәрне килеш белән төрләндерергә: китап, кәгазь, тау.

№3
Тексттан исемнәрне табарга, асларына сызарга. Алтынчы җөмләдәге тавышына сүзенә морфологик анализ ясарга.

“1.Яңа чабылган печән түшәлгән арбага утыртып, әткәй мине дә Кайбыч ярминкәсенә алып барды.
2. Ниләр генә истә калган соң әле? 3. Аллы – гөлле бизәкле курай. 4. Ат кыяфәтендәге буяулы сыбызгы да алдык. 5. Бик арыдым, иртә кузгалдык бит, кайтканда йокыга оеп киткәнмен. 6. Әтәч тавышына уяндым”. (Ш.Галиев)

ЗӘҢГӘР ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР

№1
Исемнәрне табарга, баш, иялек һәм төшем килешендәге исемнәрне куллануның стиль үзенчәлекләрен билгеләргә.
“Кушлавыч – тыйнак кына аккан инешнең ике яктагы тау кырына “аргы як”һәм “бирге як” булып сузылган. Кыш көне Кушлавычны кар каплагач, ул инеш буендагы өянкеләр бигрәк тә мәһабәт шау белән Җир – анага бишек җыры җырлыйлар, су буеннан күтәрелгән бу шауга Мөхәммәтгариф нигезендәге карт шомырт җыры да кушыла. Яз җиткәндә, Казан артында иң беренче булып Кушлавыч тау битләре ачыла, өянке башларында каргалар туй итә, аргы якның казлары бирге як казлары белән аваз алышалар”. (Ә.Фәйзи.)
№2
Исемнәрне баштан III зат тартым белән, аннары килешләр белән төрләндерергә, төрләнеш үзенчәлекләрен аңлатырга: повесть, тарак, игәү.
№3
Тиешле хәрефләрне куеп, җәяләрне ачып, текстны күчереп язарга. Исемнәр астына сызарга. Бирелгән исемгә морфологик анализ ясарга.
“Ил… ам… Бөт… н татар дөн… ясының г… рурлыгына ә… ерелгән бу исемне ..әр тараф(та) яратып телгә алалар. Җырчы Ил… ам Шакиров турында күп язылган, кин… лар т… ш… релгән, шиг… р… ләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган. (Х,Һ)алкыбызның моң иясе булган Ил… ам Шакиров үзе исән чакта (ук) ру(х,һ)и асылыбызны чагылдыручы зат булды”. (Д.Гарифуллин)

КЫЗЫЛ ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР
№1
Сан, тартым һәм килеш кушымчалы тиңдәш кисәкләр кертеп, “Туган ягым” дигән темага хикәя төзегез.
№2
Курск, табель, биология сүзләрен тартым һәм килеш белән төрләндерергә, төрләнеш үзенчәлекләрен аңлатырга. Бу сүзләр белән җөмләләр төзергә.
№3
Тиешле хәрефләрне куеп, исемнәргә тартым кушымчаларын өстәп язарга, бирелгән исемгә морфологик анализ ясарга.
“Берничә көн үтүгә, Мә… мүт турында очерк язарга кер… штем. Ләкин хатлар минем колаг… да көн- төн яң… ыра… лар… н дәв… м иттеләр, кул… а к… ләм алсам, язасы сүзләр… не оныттырдылар, фикер… не чуалттылар. Шулай газаплана торгач, аларның кайбер юл… ар… ын, өз… кләр… н очерк битләр… нә төш… р… ргә кер… штем”. (Ф. Садриев)
Минем максатларымның тагын берсе укучыларның иҗади сәләтен үстерү булганлыктан, дәресләрдә, бигрәк тә индивидуаль эш оештырганда, боларга да басым ясыйм һәм укучыларга төрле характердагы биремнәр тәкъдим итәм. Әйтик, “Эндәш сүзләр, алар янындагы тыныш билгеләре” темасын өйрәнгәндә, укучыларга хат язарга кушам, ә инде кайберләренә шигъри формада язып карарга киңәш итәм. Менә шундый биремнәрнең берсенә мисал.

Шигъри хат.
Исәнмесез, кадерле әти-әнием, апайларым! Сезгә Казанга кунакка киткән Гөлназ кызыгыз хат яза.
Мин Казанда, сез авылда,
Җибәрәм сезгә сәлам.
Сезгә хат язарга диеп
Алдым кулыма каләм.
Минем хәлләр бик яхшы,
Борчылмагыз сез бер дә.
Исән-сау Казаннарга
Барып җиттем мин менә.
Апаем, мине күргәч,
Бик шатланды, куанды.
Өчпочмак, кыстыбыйлар,
Бәлеш белән сыйлады.
Беркөнне апа белән
Барып кайттык паркка.
Ә икенче көнне без
Йөредек зоопаркта.
Шуннан киттек кайтырга,
Туңдырма ялый-ялый.
Казан исемле матур
Шәһәрне карый-карый.
Рәхәт булса да калада,
Авылымны сагындым.
Казаннан кайтканда,
Бүләкләр дә алырмын.
Сезнең хәлләр ничек соң?
Килә бик тә беләсем.
Сагындым барыгызны,
Килә бик тә күрәсем.
Әти, әни, апайлар
Исән- саулармы бар да?
Кемнәр? Кайда? Нишләгән?
Ниләр бар соң авылда?
Тәмамлыйм мин хатымны
Сау булыгыз, исән торыгыз!
Бу хатны сезгә язды-
Яраткан Гөлназ кызыгыз.

Мондый иҗади биремле эшләрнең бик күп төрлеләреннән файдаланырга тырышам. Бу – шаян хикәяләр төзү дә, әкиятләр, хикәяләрне дәвам итү дә, шигырьләр, табышмаклар, мәкаль — әйтемнәр чыгару һ.б. Әмма бу иҗади эшләр дәрес материалы, темасы белән бәйләнештә булырга тиеш.
Теләсә нинди дәрестә, дәреснең теләсә кайсы этабында укучыларга индивидуаль якын килергә тырышам. Әйтик, йомшаграк укучыларга җөмләләр төзү тәкъдим ителсә, сәләтле балалар хикәя-фикер йөртү, хикәя – тасвирлама, хикәя – сыйфатлама һ.б. төзиләр.
Соңгы вакытта дәреснең актив формалары белән мавыгу бар. Ләкин, минем уйлавымча, (үзем шул максатны күз алдында тотам) дәреснең актив формалары ахыр чиктә дәреснең нәтиҗәлелеген аттыруга, белем сыйфатын күтәрүгә китерергә тиеш. (Тест, зачет сораулары күрсәтелә).

“Исем” темасы буенча тест
I вариант
Текстны укырга һәм А1, А2, А3 биремнәрен үтәргә.
А. Көн саен иртәнге, көндезге һәм кичке ашка икмәк кирәк.
Ә. Беркем дә икмәксез яши алмый.
Б.Кабарып пешкән кайнар коймак тагын да тәмлерәк була.
В. Һәр эшнең башы икмәккә бәйле.

А1. Дөрес текст барылыкка килсен өчен җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?
а)АӘБВ; ә)ӘАВБ; б) ВАБӘ; в) ВӘБА;

А2. В хәрефе белән бирелгән җөмләдә икмәккә сүзе төзелеше ягыннан нинди?
а) тамыр; ә) ясалма; б)кушма; в) парлы;

А3. Б хәрефе белән бирелгән җөмләдә коймак сүзе нинди җөмлә кисәге булып тора?
а) ия; ә) тәмамлык; б) аергыч: в) хәбәр;

А4. Предметларны, затларны белдерүче мөстәкыйль сүз төркеме ничек дип атала?
а) сыйфат: ә) сан; б)исем; в)фигыль;

А5. Кайсы рәттәге сүзләрдә килешнең нечкә кушымчасы кулланыла?
а) табель, фамилия, предприятие, биология;
ә) учреждение, ручка, китап, дәфтәр;
б) роль, химия, шагыйрь, карандаш;
в) шигырь, халык, әдәбият, география;

А6. Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган рәтне билгеләргә.
а) кеше, төн, аш;
ә) аккош, көнбагыш, кошчык;
б) эшче, кешелек, авылдаш;
в)комлык, печән, көнчыгыш.

А7. Китапны, дәфтәрен сүзләре нинди килештә?
а) иялек; ә)төшем; б)чыгыш; в)юнәлеш.

А8. Тамыр, ясагыч һәм тартым кушымчалары булган рәтне билгеләргә.
а)печәнлектә, сызым, көрәге;
ә) авылдашы, киңәшчесе, сүзлегем;
б) урак, сыекчасы, юлдашым;
в) сөйләм, таянычың, ярма.

А9. Тезмә исемнәрдән торган рәтне билгеләргә.
а) тирә(як), аш(су), җиләк (җимеш);
ә)ак(кош), көн(як), тере(көмеш);
б) каен (гөмбәсе), бака (яфрагы), Җидегән(йолдыз);
в) печәнлек, тугандаш, яфрак.

А10.Кайсы рәттәге исемнәргә -ин фамилия ясагыч кушымча өстәлә?
а) Сафа, Җәлил, Сираҗи;
ә) Гата, Вафа, Мортаза;
б)Гайфи, Шакир, Яхъя;
в) Борһан, Вәли, Самат;
А11. Кайсы рәттәге ялгызляк исемнәр дөрес язылган?
а) Җидегән чишмә, Киек каз юлы, Хезмәт Герое, Түбән оры;
ә) Татарстан Республикасы, Зәй Районы, Шүрәле балеты;
б) Россия Федерациясе, “Җәлил” операсы, 8 нче Март бәйрәме;
в) Г.Тукай исемнедәге Дәүләт Премиясе, Җиңү бәйрәме.

А12.Хаталы исемнәр язылган рәтне билгелә.
а) көнъяк, сәнгәт, гыйнварь;
ә) төньяк, шагыйрь, каләм;
б) игълан, сәгать, галәм;
в)ямь, юньлелек, киная.

А13. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә исем түгел?
а) йорт куяны, сукыр кычыткан;
ә) җир җиләге, үги ана яфрагы;
б) сатлык мал, кызыл яулык;
в) бака яфрагы, каен гөмбәсе;

А14. Кайсы пар синоним була алмый?
а) төлке –хәйләкәр кеше;
ә) кибәк баш – надан;
б)ишәк –тырыш кеше;
в)сарык-акылсыз кеше.

Текстны укырга В1-В3 биремнәрен үтәргә.
1) Бу авыл миңа бик ошады. 2) Авыл уртасыннан боргаланып – сыргаланып агымсу үтә. 3)Шунда, шатлана – шатлана, бәбкәләре белән казлар, үрдәкләр һәм яшь балалар коена. 4) Су буена алмагачлар, чия һәм шомырт агачлары тезелгән. 5) Күрше таулардан чишмәләр ага.

В1. 1нче җөмләдәге авыл исеме нинди җөмлә кисәге?
а) аергыч; ә)ия; б)тәмамлык;
В2. 2 нче җөмләдәге агымсу, 4 нче җөмләдәге алмагачлар төзелешләре буенча нинди төркемгә керә?

а)тамыр; ә) кушма; б) ясалма;

В3. 5 нче җөмләдәге таулардан сүзе нинди кушымчалар алган?

а) күплек һәм тартым;
ә) күплек һәм килеш;
б) ясагыч һәм тартым.

С1. Бакча, чәчәкләр, җиләк – җимеш, куаклар, кошлар сүзләрен кертеп, 5-6 бәйләнешле җөмлә төзергә.

II вариант.
Текстны укырга һәм А1, А2, А3 биремнәрен үтәргә.

А. Чынында мин рухым белән Казаннан беркайчан да китмәдем.

Ә. Кайда гына булсам да, Казан турында уйлыйм, татарча дога кылам, мөселман булып яшим.

Б. Күңелем һәм йөрәгем монда.

В. Читтә сөйләшергә кеше булмаса, Алла бар, дим, Алла белән туган телдә — татарча сөйләшеп була. (Р. Бохараев)

А1. Дөрес текст барлыкка килсен өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?
а) АӘБВ; ә) ӘАБВ; б) АБӘВ; в) ВӘБА.
А2. Б хәрефе белән бирелгән җөмләдә күңелем сүзе төзелеше ягыннан нинди?
а) ясалма; ә) тамыр; б) кушма.

А3. А хәрефе белән бирелгән җөмләдә Казаннан сүзе нинди җөмлә кисәге булып тора?
а)ия; ә) тәмамлык; б) хәл; в) аергыч.

А4. Исемнәрдә күплек сан кушымчаларының ничә варианты бар?
а)2; ә)3; б)4; в) 6.

А5. Сораулары икедән артык килешләр:
а) юнәлеш; ә) чыгыш; б)урын – вакыт; в) алда саналганнарның өчесе дә.
А6. Тамыр һәм ясагыч кушымчадан торган рәтне билгеләгез.
а) ана, ипи, чәчәк;
ә) гөлҗимеш, шәһәрчек, балакай;
б) авылдаш, көрәк, дуслык;
в) белем, тау, ашханә.

А7. Тамыр, ясагыч һәм килеш кушымчаларыннан торган рәтне билгеләргә:
а) уракны, белеме, печәнлек;
ә) тракторчылар, шәһәрчектә, балакаем;
б) элгечне, печәнлектә, сердәшкә;
в) китабыма, көрәкне, алмагач.

А8. Күңелем, рухым сүзләре нинди килештә?
а) баш килеш; ә) төшем килеше; б) иялек килеше.

А9. Парлы исменәрдән торган рәтне билгеләргә.
а)аш(су), тирә (юнь), ата (ана);
ә)көн(багыш), кара(бодай), су(үсем).
б) каен (җиләге), сукыр (кычыткан), кызыл (карлыган);
в) бакыр, суган, авылдаш.

А10. Кайсы рәттәге исемнәргә -ев фамилия ясагыч кушымча өстәлә?
а) Гали, Җәләй, Гарәфи, Исмәгыйль;
ә) Сафа, Зиннәтулла, Яхъя, Рәшит;
б) Нурулла, Гани, Афзал, Илсур;
в) Гариф, Алмаз, Мортаза, Насыйр.

А11. Тартым белән төрләнгән исемнәрне билгеләргә.
а) Болгарга, мәктәп, баланың, ашлыклар;
ә) иленең, күңелем, аналары, авылыбыз;
б) шәһәрдә, йортлар, җирдә, эшче;
в) кешелек, авылга, илне, сөенеч.

А12. Кайсы төркемдәге сүзтезмәләр тезмә исем түгел?
а) кура җиләге, Киек каз юлы, Татарстан Республикасы;
ә) кызыл яулык, кара туфрак, зәңгәр күк;
б) кычыткан чыпчыгы, кызыл карлыган, каен гөмбәсе;
в) сукыр тычкан, кан басымы, мүк җиләге.

А13. Кайсы рәттәге ялгызлык исемнәр дөрес язылмаган?
а) Олы Әтнә, Кара диңгез, Түбән Кама, “Шүрәле” балеты;
ә) Яр чаллы, Самат операсы, Намус романы, Урал Тавы;
б) Кече Бирәзә, Тукай исемнедәге Дәүләт премиясе, Хезмәт Герое;
в) Яшел Үзән, Буа районы, “Хәзинә” романы, “Җәлил” операсы.

А14. Кайсы пар синоним була алмый?
а) куян – куркак кеше;
ә) ташбака — әкрен кеше;
б) кырмыска – тырыш кеше;
в) аю -җиңел сөякле кеше.

“Исем” темасы буенча зачет
I вариант.

1. Нинди сүз төркеме исем дип атала? Мисаллар китерегез.
2. Тартым кушымчалары нәрсә белдерәләр? Берәр исемне тартым белән төрләндерегез.
3. Төшем һәм иялек килеше кушымчаларының кулланылышында нинди үзенчәлек бар? Мисаллар белән дәлилләгез.
4. Исемнәрнең күплек төре ничек ясала? Мисаллар китерегез.

II вариант.

1. Нинди исемнәр уртаклык һәм ялгызлык исемнәр дип аталалар? Ялгызлык исемнәргә нинди исемнәр керә?
2. Килеш кушымчалары нинди вазифа башкаралар? Килеш сорауларын язып чыгыгыз.
3. Баш килештәге исемнәр нинди җөмлә кисәкләре була алалар? Мисаллар белән аңлатыгыз.
4. Ясалма исемнәр нинди ысуллар белән барлыкка киләләр? Ясалма исемнәрнең барлык төрләренә дә мисаллар китерегез.

Карточкалар белән эш. (Укучылар үзләре сайлап ала). Монда шундый берничә карточка үрнәге тәкъдим итәм.

Сары.
№1
Җөмләдәге исемнәрнең астына сызарга, бер исемгә морфологик анализ ясарга.
“ Җир йөзендә иң матур сүз — әни. Әни сүзе дөньядагы барлык телләрдә ягымлы яңгырый.
Әни куллары – иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм иң сизгер йөрәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зур булса, тормышың шулкадәр шатлыклы һәм якты була”. (З.Воскресенскаядан)

№2 Исемнәргә тиешле килеш һәм тартым кушымчаларын өстәп язарга, килешләрен билгеләргә.
“ Урман арт… калды. Юл безне көзге бодай басу… алып керде. Җил булмаса да, бодай… күз… күренер- күренмәс борынлаган, башаклар… талгын гына чайкала, әйтерсең лә шулай югарыга тартылып үсәләр. Мондагы юл тузанлы иде инде. Энекәш, сандалие… салып, элмәкләр… каптырды да чиләк бавын… элде һәм, трико – чалбар балалаклар… сызганып, яланаяк атлап китте”. (Ә.Гаффар.)

№3. Бирелгән исемнәргә антонимнар сайлап язарга:
дус – кыш –
каралык- матурлык –
шатлык — искелек –
көн — әби-
яшьлек — галим –

Зәңгәр.
№1 Бирелгән исемнәргә синонимнар сайлап язарга, алар белән җөмләләр төзергә.

шәһәр — , иптәш — , салкын-, авыл-, мәрхәмәтлелек — , батыр-, инсаф-.

№2
1. Бирелгән исем ясагыч кушымчалар ярдәмендә исемнәр ясагыз, шулардан файдаланып, 4-5 җөмлә төзегез.

-чы, -че: -даш, -дәш, -таш, -тәш:
-лык, -лек: -ча, -чә:
-ыш, -еш: -ык, -ек:
-ак, -әк, -к: -ым, -ем, -м:
-ыч, -еч, -ч:

№3
Бирелгән исемнәрдән тиешле кушымчалар ярдәмендә фамилияләр ясагыз, аларны алфавит тәртибендә урнаштырып языгыз.

Гали, Якуп, Ахун, Нурулла, Ильяс, Борһан, Җәлил, Гомәр, Идрис, Мәхмүт, Дәүли, Юлдаш, Минһаҗ, Закир, Кәрим, Сираҗи, Гәрәй, Локман, Рәшит, Тимери, Фәттах, Хәсәнша

Кызыл.
№1
Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәр кертеп, “Табигатьнең мин яраткан почмагы” темасына зур булмаган инша язарга.

№2. Баш килештәге исемнәр төрле җөмлә кисәге һәм эндәш сүз булган җөмләләр төзеп язарга

№3. 1) Омск сүзен килеш белән төрләндерегез.
2)Металл, кристалл сүзләрен тартым белән төрләндерегез. Ничә л хәрефе язылыр?

№4. 1) Июнь, повесть сүзләрен тартым һәм килеш белән төрләндереп языгыз.
2) Тау, җәй, китап, кашык, су сүзләрен тартым белән төрләндерегез.

Тагын мин үзләштерү өчен кыенрак булган “Сан” темасына тукталып китәм. Бу темага да шулай ук терәк схема төзелә.
Сан, барыбызга да мәгълүм, үзенчәлекле сүз төркеме: аны сүз белән дә, гарәп һәм рим цифрлары белән дә биреп була. Рим цифрларының дөрес язылышы кыенлык тудыра. Күп очракта, бигрәк тә вакытлы матбугатта, телевизор экраннарында да саннарны куллануда хаталар күзәтелә. Шуны искә алып, санның дөрес язылышына аеруча зур игътибар бирергә тырышам. Саннарның дөрес язылышын ныгыту буенча төрле күнегүләр башкарыла (бу турыда алдарак сүз булыр).
Теге яки бу теманы өйрәнгәндә, рус, инглиз телләре белән чагыштырып күрсәтелә, охшаш, аермалы якларга басым ясала. Әйтик, татар телендә сан белән саналмышның кулланылышы рус теленнән бөтенләй аерылып тора. Бездә: 1, 100, миллион дәфтәр дип кулланылса, рус телендә ул: одна тетрадь, две тетради, три-четыре тетради, пять тетрадей, тысяча тетрадей формасында, ә инглиз телендә бер саны гына берлек санда: one book ( ван бук ), калган барысы да s кушымчасы белән: two books ( тү букс ) формасында кулланылуы әйтеп үтелә.
Өйрәнелә торган материалларны мәктәптә укытыла торган башка телләр белән бәйләп, чагыштырып укыту укучыларда толерант тел шәхесе тәрбияләүгә ярдәм итә.
“Сан ” темасы буенча эш тә башлыча “Исем” темасы өстендәге кебек башкарыла. Мин монда бары тик индивидуаль, мөстәкыйль эшкә генә берничә мисал китереп үтәм.
Саннар
( ничә? күпме? никадәр? )
ЦИФР
Төркемчәләре:

микъдар
-ынчы,-енче – тәртип
-ар, -әр — бүлем
-лап,-ләп,-ларчә, -ләрчә, -лаган, ләгән — чама
— ау,-әү — җыю

Ясалышы:
тамыр с.- бер, туксан, йөз, илле…
кушма с. – унбер, унөч, унбиш,… унтугыз.
тезмә с. – мең тугыз йөз илле, кырык бер, йөз кырык өч…
парлы с. – биш-алты, тугыз-ун, алты-җиде…
в)Саналмыш – сан ачыклап килгән исем.
г)Җөмләдәге роле – саналмышы белән килгәндә- аергыч, саналмышыннан башка килгәндә — ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл.

1) Саналмышы белән килгән саннар күбрәк аергыч була: Габдулла тиз арада икенче китапка күчте. (Ә.Фәйзи.)

2) Саналмышыннан башка килгән саннар, исемнәр кебек, килеш һәм тартым белән төрләнә һәм җөмләнең төрле кисәкләре булып килә: Егетләр алтыда йокыдан торалар, сигездә эшкә тотыналар.
3) Математик гамәлләрдә кулланыла торган саннар саналмышсыз килә һәм, төрләнеп, җөмләнең төрле кисәге була: Ике икең – дүрт. Илленең яртысы егерме биш була.
д) Саннарның исемләшүе. Саналмышыннан башка килгән саннар исемләшә һәм килеш, тартым белән төрләнә.

I. Саннарның дөрес язылышы.
1. Кушма саннар һәрвакыт кушылып языла: унбер, унике, унҗиде, унсигез, унтугыз.
2. Тезмә саннар аерым языла: кырык бер, йөз туксан биш, ике йөз ун.
Искәрмә: Тезмә сан составындагы кушма сан үз кагыйдәсе буенча языла: дүрт йөз уналты, алты йөз унике һ.б.
3. Парлы саннар бүлем һәм чама төркемчәсендә генә очрый, алар сызыкча аша языла: өч-дүрт, җиде-сигезләп, икешәр-өчәр.
4. Чама саны кушымчалары –лап,-ләп,-лаган,-ләгән борын тартыгыннан соң да языла һәм шулай әйтелә: унлап, унлаган.
5. Зуррак саннар цифр һәм сүз белән бергә язылырга мөмкин: 25 мең, 15 миллион, 10 миллиард.
6. Кечерәк саннар күбрәк сүз белән кулланыла: биш китап, ике катлы өй, өченче йорт.
7. Рус теле аша башка телләрдән кабул ителгән миллион, миллиард кебек саннар рус телендә кабул ителгән тәртиптә әйтелә һәм языла.

Исеңдә тот!
Рим цифрлары нибары җиде билге белән күрсәтелә:
I, V, X, L, C, D, M.
I – 1 X — 10 C — 100 M — 1000
V — 5 L — 50 D – 500

(Төсле карточкалар күрсәтелә)

САРЫ ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР

№1. Саннарны табып, аларның төркемчәләрен билгеләгез. Төзелешен тикшерегез.
“ Сарымсак күп кенә авырулардан сакланырга ярдәм итә. Борынгы Кытай табиблары кеше яшәртү рецептын тәкъдим иткәннәр. Моның өчен 350 грамм сарымсакны сыгып, согын алырга һәм шуны 300 грамм чиста спирт белән катнаштырырга, массаны салкын урында 10 көн тотарга кирәк. Аннары 2-3 кат марля аша сөзәләр, тагын 3 көн тоталар.Шуннан соң аны 50 грамм салкын сөткә 25 әр тамчы салып көненә 3 тапкыр эчәргә кирәк.”( “Мәгариф” журналыннан).

№2
Саннарны саналмышы белән язып алыгыз, төзелеше буенча төрен һәм төркемчәсен күрсәтегез.
Санкт-Петербургтагы Эрмитаж дөнья күләмендә беренче урында тора торган картиналар
галереясының иң зурысы исәпләнә. 3 миллион сәнгать әсәре һәм борынгы әйберләр куелган 322 галереяне карап чыгу өчен, 24 километр чамасы ара узарга кирәк. (Календарьдан)

№3.
Саннарны сүз белән язарга, астына сызылган санга морфологик анализ ясарга.
“ Кызыл китап” ачылмалы калын календарьга охшап тора.1 нче томга имезүче хайваннарның 236 төре тупланган. 2 нче томда – кошларның 287 төре. 3 нче том җир-су хайваннарының 36 төрен һәм сөйрәлүчеләрнең 119 төрен эченә ала. 4 нче томга төче суда яшәүче балыклар тупланган…

ЗӘҢГӘР ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР

№1. Саннарның төркемчәсен, төзелеше буенча төрен, нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
“ Идел буенда таралган иң кечкенә акча – авырлык берәмлеге – дәник булган. 1,56 граммлы эре акча 0,78 граммлы ике дәниктән торган. Акчаны бик төгәл авырлыкта итеп сукканнар һәм, бозылмаган булса, аны өстәмә рәвештә үлчәү- тикшерү кирәк булмаган. Мәсәлән, Бәркә ханның без үлчәгән 130 данә акчасыннан: 45 данәсе, ягъни 1/3 е диярлек 1,50 – 1,56 грамм авырлыкка туры килә. ” ( Ә. Мөхәммәдиев.)

№2. Бирелгән сүзтезмәләрдән файдаланып, җөмләләр төзергә, саннарның төркемчәләрен, төзелеше буенча төрен билгеләргә.
Ярты гомер, чирек сәгать, бер пот, икәү бергә, III том, 6 нчы сыйныф, алты-җиде атна, икәү бергә, икешәр кешелек.

№3. “Мәктәп китапханәсендә” темасына, саннар кулланып, хикәя язарга, саннарның төркемчәсен билгеләргә.

КЫЗЫЛ ТӨСТӘГЕ КАРТОЧКАЛАР
№1. Бер сүзе нинди мәгънәләрдә һәм функцияләрдә кулланыла? Бер саны нинди сүз төркемнәре функциясендә кулланыла?
1. Кыз сынын ясады бер оста.
2. Ә әбиләр, үзләренчә
бер әдәп саклап,
гәп саталар, иреннәрен
чак кына каплап.
3. Бер әти үзе беләдер
ни ат казанганнарын.
4. Ә син миңа
шуның барысын
килә дисең
бер көй белән.
5. Ничек язганымны бары
бер үзем генә беләм.
6. Сөйли бөтен тәне.Бер яна,
бер куя күк өшеп.
7. Бер ягында әнкәсе,
бер ягында әттәсе,
бер ягында тәттәсе,
бер кулында мәммәсе… ( Р. Фәйзуллин. )

№2. Рим цифрлары белән күрсәтелгән саннарны башта- гарәп цифрлары белән, аннары сүз белән язарга.
1) LXII, XLIII, CXVI, XCII, CДXX, XIV;
2) LXXXVI, XLV, CXXII, XCII, XCIII, ДXVIII,XIII;
3) LXXI, XLII, XCVI, ДCXXX, X LIV, XLIV, XLIV, CXXV.

№3. Саннар кергән мәкальләр уйлап языгыз.

№4. Телдә еш кулланыла торган ярты, чирек, әчмуха, гөрәнкә, пот саннарын цифрлар белән күрсәтегез, алар белән җөмләләр төзегез.

Сүземне йомгаклап, терәк конспектлар белән эшләүнең әһәмияте турында әйтеп узасым килә. Татар теленнән белем сыйфаты 2001 елда 67% булса, 2005 елда 78% тан артып китте. Район, республика олимпиадаларында призлы урыннар алу, 20 дән артык укучыларыбызның төрле уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә укуы шуны күрсәтә.
Мәсәлән, быел 11 сыйныфны тәмамлаган Дәулиева Айгөл 9нчы -11нче сыйныфларда район олимпиадаларында — беренче урынны, зона һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулады, татар теле буенча БРИ ны “ биш”легә тапшырып, берьюлы ике югары уку йортына имтихансыз үтте. Ул бүгенге көндә КДУнын татар теле бүлегендә укуын дәвам иттерә.

Сыйфат
Сыйфат сыйфатланмыш
кызыл ромашка
серле йомгак
җырдагы моң

Дәрәҗәләре:

3) Ясалышы
1. Тамыр -зәңгәр, матур, киң, ачы, озын.
2. Ясалма — назлы, төссез, айлык, көзге.
3. Кушма – беркатлы, эчкерсез, тимеркүк.
4. Парлы – эреле-ваклы, аслы-өсле, иске-москы.
5. Тезмә-көрәк сакаллы, матур йөзле.

4) Асыл сыйфатлар – сары, аксак, кыю, усал, каты, кыска.
Нисби сыйфатлар – көзге (урман), сәяси (караш), фәнни (хезмәт).
5) Сыйфат ясагыч кушымчалар: -лы, -ле, -сыз, -сез, -геч, -ге ( -кы, -ке,); -ык, -е к, -к, -ынкы, -енке; — ма, -мә; -гыч,-геч; — лык, -лек.
6) Җөмләдәге роле:
1) Аергыч: Татарстанда калын урманнар, тигез далалар, яшел тугайлы болыннар һәм кулләр бар. 2) Хәбәр: Аның табигате төрле һәм бик матур.
Исемләшкәндә: 1) Ия: Сөйләшкәндә, төрле сузләр очрый; салкыны бар, була җылысы. ( Й.Г.)
2) Аергыч: Яхшының сүзе татлы. ( Мәкаль.)
3) Тәмамлык: Бәхетсезне ат өстендә эт талар. (М.)
4) Эндәш сүз: Сөеклеләребез! Сезне язның беренче бәйрәме – 8 нче Март белән тәбрик итәбез.

VI сыйныфта татар теленнән тематик план.
Терәк конспектлар белән эшләү.
(Авторлык программасы)

Татар урта гомуми мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5 -11 нче сыйныфлар. – Казан:
Мәгариф, 2003.
VI сыйныф өчен татар теле дәреслеге. Авторлары: Д. Г. Тумашева, Ф. Ю. Юсупов, К. З. Зиннәтуллина, Б. М. Мифтахов.

Аңлатма язуы

6 нчы һәм 7 нче классларда татар теленә атнага 3 сәгать вакыт бирелә. 6 нчы класста морфологияне өйрәнүгә барысы 80 гә якын сәгать бирелә. Шушы вакыт эчендә укучы барлык сүз төркемнәре турында мәгълүмат алырга тиеш. Һәр дәрестә яңа тема, ныгытуга вакыт калмый диярлек.
Шуңа күрә материалны терәк конспектлардан файдаланып блоклап бирү отышлырак. Болай эшләгәндә, вакытка экономия ясала. Материал тулысы белән бирелә, аннары ныгытуга, күнекмәләр булдыру өстендәге эшкә вакыт күбрәк кала. Балалар төркемнәрдә эшлиләр. Теманы өйрәнү зачёт белән, язма эшләр белән төгәлләнә.
Темаларны блоклап өйрәнү мөстәкыйль эшкә вакытны күбрәк калдыра, укучыга көченнән килердәй эшне башкару мөмкинчелеге тудыра.
Белемнәрне ныгыту этабында тестлар, төрле катлаулылыктагы карточкалар белән эшләүгә вакыт күбрәк кала. Сүз төркемнәрен комплекслы өйрәнү,
аларның уртак һәм аермалы якларын ачыклау, җөмләдәге функцияләрен билгеләү теге яки бу сүз төркеме турындагы картинаны тулырак күзалларга ярдәм итә.
Ә бер дәрестә бирелгән информация күп булу
куркыныч түгел, чөнки бу сүз төркемнәре белән укучылар башлангыч класстан ук таныш.
Бу система белән эшләү үзен аклый: белем сыйфаты елдан-ел үсә, контроль эш, имтихан нәтиҗәләре шуны күрсәтә.
7 нче класста гади җөмлә синтаксисын өйрәнү барышында һәр дәрестә диярлек яңа тема бирелә. Кабатлауга, күнекмәләр булдыру өстендә эшләүгә вакыт калмый диярлек.
Шуңа күрә гади җөмлә синтаксисын өйрәнүне блоклап, терәк схемалар нигезендә алып бару отышлырак. Җөмлә кисәкләре белән укучылар башлангыч һәм 5 нче класстан таныш. Шунлыктан берьюлы информация күп булудан курыкмаска кирәк.
Материалны комплекста бирү гомуми картинаны күзаллауга да ярдәм итә. Кабатлау, ныгыту, тестлар, төрле катлаулылыктагы карточкалар белән эшләүгә вакыт күп кала.
Укучыларның белемен тикшерү тестлар үтәү, зачётлар үткәрү, контроль эшләр уздыру юлы белән башкарыла.
Материалны блоклап бирү төркемнәрдә эшләү мөмкинлеге, үзара ярдәмләшү, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алуга, үз- үзләренә ышанычны арттыруга китерә һәм белем сыйфатын үстерүгә этәргеч булып тора.
№ Дәрес темасы.

№ Дәрес темасы. Дәрес
саны
1. Кереш дәрес. Туган тел турында әңгәмә. 1
1. Кабатлау. Сүз төркемнәре. Җөмлә кисәкләре ( 3 )
1. Сүз төркемнәре буенча анализ. 1
2. Сүз ясалышына анализ. 1
3. Б. с. ү. Сайланма диктант. 1
III. Сүз төркемнәре турында төшенчә. 2
IV. Исем ( 14 ).
1- Барысы да исем турында. Терәк конспект. 2. 2.
3. Терәк конспектны яклау. 1
4. Исемгә мофологик анализ. 1
5- Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 4
8.
9. Дәрес- зачёт. 1
10. Б. с. ү. Хикәя “ Кешене хезмәт бизи ” 1
11. Изложение. 1
12. Контроль диктант. 1
13. Диктантларга анализ.Хаталар өстендә эш. 1
14. Резерв дәрес.

V. Фигыль. ( 28 )
1Фигыльләрнең барлык, юклык төре, башлангыч формасы. 3
3. Терәк конспект. Затланышлы фигыльләр
4. Терәк конспектны яклау. 1
5. Затланышлы фигыльләргә морфологик анализ. 1
6- Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 5
10.
11. Дәрес- зачёт. 1
12. Б. с. ү. Искәртмәле диктант. 1
13. Б. с. ү. Изложение. 1
14. Сүзлек диктанты. 1
15- Затланышсыз фигыльләр. Терәк конспект. 2
16.
17. Терәк конспектны яклау. 1
18- Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 3
20.
21. Фигыльләргә морфологик анализ. 1
22. Тестлар. 1
23. Дәрес- зачёт. 1
24. Б. с. ү. Сочинение “ Туган ягым табигате ”. 1
25. Хәтер диктанты. 1
26. Контроль диктант. 1
27. Диктантларга анализ. Хаталар өстендә эш. 1
28. Резерв дәрес. 1
VI. Сыйфат ( 8 )
1. Барысы да сыйфат турында. Терәк конспект. 1
2. Терәк конспектны яклау. 1
3- Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 2
4.
5. Сыйфатларга морфологик анализ. Тестлар үтәү. 1
6. Дәрес- зачёт. 1
7. Иҗади изложение. 1
8. Аңлатмалы диктант. 1

VII. Сан (7)
1. Сан, төзелеше, төркемчәләре. Терәк конспект 1
2. Конспектны яклау 1
3. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 2
4-5 Тестлар үтәү. Акт язу 1
6. Дәрес – зачет 1
7. Искәртмәле диктант 1
8. Резерв дәрес 1

VIII. Рәвеш (11)
1. Рәвешләрнең төзелеше, төркемчәләре. Терәк конспект. 1
2. Терәк конспектны яклау. 1
3-4 Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 2
5 Рәвешләргә морфологик анализ 1
6. Тестлар үтәү. 1
7. Дәрес – зачет 1
8. Б.с. ү. Изложение 2
10. Контроль диктант 1
11. Контроль диктантка анализ. Хаталар өстендә эш 1

IX. Алмашлык (10 )
1-2 Барысы да алмашлыклар турында. Терәк конспект. 2
3. Терәк конспектны яклау. 1
4. Ныгытуга күнегүләр. 2
6. Раслама язу. Тестлар үтәү 1
7. Дәрес- зачет. 1
8. Б.с. ү. Картина буенча сочинение 1
9. Иҗади диктант 1
10. Резерв дәрес 1

X Бәйләгеч сүз төркемнәре (7)
1-2. Бәйлекләр, теркәгечләр, аларның төрекмчәләре. Терәк конспект 2.
3. Конспектны яклау 1
4. Ныгытуга күнегүләр. Мәкалә язу 1
5. Дәрес — зачет 1
6-7 Б.с.ү Сочинение. “ Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз ” 2.

XI. Модаль сүз төркемнәре (9)
1-2. Кисәкчәләр, хәбәрлек сүзләр, ымлыклар, аваз ияртемнәре 2.
Терәк конспект
3. Терәк конспектны яклау 1
4-5 Ныгытуга күнегүләр 2
6. Дәрес — зачет 1
7. Аңлатмалы диктант 1
8-9 Б.с.ү. Изложение 2
XII Кабатлау (3)
1. Кабатлауга күнегүләр 1
2. Контроль диктант 1
3. Контроль диктантка анализ. Хаталар өстендә эш.Йомгаклау 1
VII класста татар теле дәресләрендә терәк
конспектлар.

Тематик планлаштыру

(Авторлык программасы)

Программа Б. М. Мифтахов һәм Г. М. Сөнгатев
авторлыгында “ 7 класста татар теле ” дәреслеге буенча эшләүгә исәпләнгән.

Төзүче: Каюмова М. М.

№ Дәрес темасы. Дәрес
саны са
I. Кабатлау. Сүз ясалышы, сүз төркемнәре. (6 с.).
1. Сүз ясалышы. 1
2. Сүз ясалышы буенча тикшерү. 1
3. Сүз төркемнәре. 1 1.
4. Морфологик анализ. 1 1.
5. Б.с.ү. Сочинение “Минем җәйге ялым”. 1 1.
6. Синтаксик берәмлекләр. 1 1.
II. Сүзтезмә һәм аның төрләре. (5 с.)
1. Терәк конспект.Барысы да сүзтезмә турында. 1
2. Терәк конспектны яклау. 1
3. Дәрес-зачет 1
4 -5 Б.с.ү. Изложение. 2 2.
III. Җөмлә һәм аның төрләре. (6 с.)
1. Терәк конспект. Барысы да җөмлә турында. ( Хикәя, сорау, боеру, тойгылы җөмләләр). 1
2. Конспектларны яклау. 1
3-4 Ныгытуга күнегүләр. 2
5. Б.с.ү. Дөрес язу, уку күнекмәләрен үстерү буенча эш. 1
6. Искәртмәле диктант. 1
IV. Җөмләдә сүзләр тәртибе, логик басым. (5с.)
1-2. Терәк конспект. Җөмләдә сүзләр бәйләнеше, сүзләр тәртибе, логик басым турында. 2.
3. Ныгытуга күнегүләр. 1
4. Контроль диктант. 1
5. Контроль диктантларга анализ, хаталар өстендә эш, ныгыту. 1.
V. Ике составлы җөмләләр (42 с.)
1-2. Терәк конспект.Баш кисәкләр, аларның белдерелүе. Ия белән хәбәрнең җөмләдәге урыны. Ия белән хәбәр арасындагы сызык. 2

3. Терәк конспектларны яклау. 1
4-5. Ныгытуга күнегүләр. 2
6. Дәрес-зачёт. Җөмләнең баш кисәкләре. 1
7. Б. с.ү. Хат язу күнегүләре. 1
8-9. Изложение 2

VI. Терәк конспект.
1. Аергыч, аның белдерелүе, аерылмышы белән бәйләнеше. 1
2. Ныгытуга күнегүләр. 1
3. Б. с. ү. Сочинение “ Кыш килде ” ( “ Миләш – безнең
як җимеше ”) 1.
VII. Терәк конспект.
1. Тәмамлык, туры һәм кыек тәмамлык, аның белдерелүе. 1
2. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 1
3. Дәрес- зачёт. 1
4. Сайланма диктант.
VIII. Хәл һәм аның төрләре, белдерелүе( 14 ).
1-2. Терәк конспект. 2
3. Терәк конспектны яклау. 1
4-7. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 4
8. Дәрес- зачёт. 1
9. Б. с. ү. Гариза язу.
10. Хәтер диктанты. 1
11-12. Контроль изложение. 2
13. Контроль изложениегә анализ. Хаталар өстендә эш. Мәкалә язу. 1
14. Резерв дәрес. 1
IX. Аерымланган хәлләр. ( 6 )
1. Терәк конспект. Аерымланган хәлләр, алар янында тыныш билгеләре. 1
2. Терәк конспектны яклау. 1
3- 4. Ныгытуга күнегүләр. 2
5. Б. с. ү. Сочинение “ Кышкы табигать кочагында ”. 1
6. Иҗади диктант. 1

X. Аныклагычлар, аларның аерымлануы, тыныш билгеоләре.(6)
1. Терәк конспект. 1
2. Терәк конспектны яклау. 1
3. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 1 4. Дәрес- зачёт.Аерымланган кисәкләр 1
5. Контроль диктант. 1
6. Контроль диктантка анализ. Хаталар өстендә эш. 1
XI. Модаль кисәкләр.( 13 ).
1-2. Терәк конспект. Эндәш сүзләр, кереш сүзләр, кереш җөмләләр, җөмлә башында килгән әйе, юк сүзләре. 2
3. Терәк конспектны яклау. 1
4- 6. Күнекмәләр булдыру өстендә эш. 3
7. Дәрес- зачёт. 1
8-9. Иҗади изложение. 2
10. Контроль диктант. 1
11. Контроль диктантка анализ. Хаталар өстендә эш. 1
12. Б. с. ү. Әдәби образга характеристика язу. 1
13. Резерв дәрес. 1
XII. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре ( 7с )
1-2. Терәк конспект. Тиңдәш кисәкләр, алар янында тезүче теркәгечләр, гомумиләштерүче
сүзләр, тыныш билгеләре. 2
3. Терәк конспектны яклау. 1
4-5. Ныгытуга күнегүләр. 2
6. Дәрес- зачёт. 1
7. Искәртмәле диктант. 1
XIII. Бер составлы һәм ким җөмләләр; аваз ияртемнәре, ымлыклар, алар янында тыныш билгеләре (11с)
1- Терәк конспект. 2
2.
3. Терәк конспектны яклау. 1
4- Күнекмәләр булдыру эше. Диалоглар төзү. 3
6.
7. Дәрес- зачёт. 1
8. Б.с.ү. Акт язу. Сайланма диктант. 1
9- Контроль изложение. 2 10.
11. Б.с.ү. Контроль изложениегә анализ. Хаталар өстендә эш. 1.

XIV Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, системага салу (7с )
1- Балаларның белемнәрен ныгыту, системага салу. 3
3.
4. Йомгаклау тестлары. 1
5. Дәрес- зачёт. 1
6. Контроль диктант. 1
7. Б.с.ү. Контроль диктантка анализ, хаталар өстендә эш.
Йомгаклау 1

Арча районы Түбән Аты урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Каюмова Мәдинә Мингариф кызы тарафыннан төзелгән тематик планга рецензия
6-7 нче сыйныфларда татар теленнән тематик план турында.
Тематик план Арча районы Түбән Аты мәктәбе укытучысы М.Каюмова тарафыннан төзелгән. Укытучы тәҗрибәсендә терәк конспектлар белән эшләү аның аның төп үзенчәлеге булып тора. Мисал өчен 6 сыйныфта сүз төркемнәрен өйрәнүгә вакыт җитәрлек түгел. Шуңа күрә автор материалны терәк конспектлардан файдаланып блоклап бирүне отышлы саный, аны үзенең эш системасына кертә. Укучыларның белем һәм осталыкларын тикшерү өчен зачет һәм язма эшләр, тестлар кертелгән.
6нчы сыйныфта 9 терәк конспект төзү кертелгән. Терәк конспектларны, схемаларны яклау, сочинениеләр язу, хаталар өстендә эш һәр сүз төркеме буенча тематик планда каралган.
7 нче сыйныфта гади җөмлә синтаксисын өйрәнү шул ук система – материалны терәк конспектлар белән блоклап өйрәнү каралган.
Укытучы М.М.Каюмованың эше игътибарга лаек, аның системасы иҗади эшләүгә корылган.

30.03.2006 ел. З.Н.Хәбибуллина, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы доценты

Файдаланылган әдәбият.

1. Татар урта гомуми мәктәпләре өчен татар теленнән программа. 5-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2003.
2. VI сыйныф өчен татар теле дәреслеге.
Авторлары: Д.Г. Тумашева, Ф.Ю. Юсупов, К.З. Зиннәтуллина, Б.М. Мифтахов
3. VII сыйныф өчен татар теле дәреслеге. Авторлары: Б.М. Мифтахов һәм Г.М. Сөнгатов.
4. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. – Казан: Мәгариф, 2002.
5. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле: Күнегүләр. – Казан: Мәгариф, 2002.
6. Сәлимов Х.Х. Татар теленнән 222 тест. – Казан: “Яңалиф”, 2005
7. Сәфиуллина Ф.С., Нәбиуллина Г.Ә. Татар теленнән тестлар.Синтаксис- Казан: “Яңалиф”, 2006
8. V-XI сыйныфлар өчен язма эшләр җыентыгы. З.Н. Хәбибуллина, М.А. Вәлиуллин, Х.Г. Фәрдиева – Казан, 2003.
9. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр. –Казан: Мәгариф, 2005.
10. 5 – 11 сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. Хәбибуллина З.Н., Нәбиуллина Г.Ш. – Казан: Мәгариф, 2001.

(Авторлык проекты)

Арча районы Түбән Аты урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Каюмова Мәдинә Мингарифовна

Фәнни җитәкче: Хәбибуллина З.Н.,
ТР Мәгарифне үстерү институты доценты,
педаг.фән.канд.

2006 ел.
  • 0
  • 21 сентября 2010, 12:41
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.