Татар теле укытуда балаларны фәнни-тикшеренү эшенә җәлеп итү

Безнең лицейда укучы балалар белән фәнни–тикшеренү эше алып бару 2004 елда башланды дияргә була. Чөнки безнең мәктәп лицей статусында булгач та безнең завуч Бэлла Леонидовна бөтен секцияләргә дә докладлар язарга алдан ук куша иде. Без инде, татар-башкорт теле укытучылары бу эшкә куркыбрак, шикләнеп карадык дияргә мөмкин. Чөнки үз телен камил белмәгән балалар белән ничек итеп тикшеренү эше алып барасың инде? Ләкин без дә бу шөгыльгә тиз генә өйрәнеп киттек дияргә була. Бар күңелеңне салып эшләгән эш үз җимешләрен, нәтиҗәсен бирә. Һәм шулай ук сәләтле балаларны кызыксындырып, бу эшкә җәлеп иткәч, эшләр алга әйбәт китте! Безнең балалар да үзләренең бу эшкә сәләтле икәннәрен күрсәттеләр, төрле яклап ачылдылар.
Әгәр дә инде безнең лицейның укучыларының беренче эшләре доклад-реферат формасында булса, соңгы елларда аларның эшләре тикшеренү формалары ала башлады.
Мәсәлән, 2004 уку елында Каспранова Юлия “С.Юлаев – башкорт халкының милли герое” дигән темага доклад белән чыгыш ясаган иде. Юлия бик сәләтле кыз, әле ул БДУда философия-социология факультетында укый.
2005 уку елында Аглямов Илгиз “Халык шагыйре Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗады” дигән фәнни-гамәли әш белән укучыларның фәнни академиясындә чыгыш ясады (Девятая научно-практическая конференция МАН школьников города Уфы), сертификат белән бүләкләнде һәм шулай ук докладның тезислары җыентыкка кертелде. (Материалы научно-практической конференции малой академии наук школьников лицея №107 Советского района г.Уфы)
2006-2007 уку елында шулай ук Аглямов Илгиз “Г.Тукай – халык улы” диген темага докладны Тукайның юбилей елына арнап аның иҗадына багышлады. Илгиз турында берничә сүз әйтеп китергә телим. Ул бала шундый оялчан гына, тыйнак кына малай иде. 7нче сыныфта килде ул безнең лицейга. Ул татар теле дәресләрен бик ярата иде. Үзе шигырьләр, иншалар бик оста яза иде.Илгиз докладлар белән чыгышлар ясап, олимпиадаларга йөреп иҗади үсте, остарды.
Тикшеренү эше барышында бар ниятләр тормышка ашсын өчен төп авырлык, әлбәттә, сүз дә юк, фәнни җитәкче өстенә төшә. Балага тема сайлауда дөрес юнәлеш бирү, җыйган материалны эшкәртә белергә, сүзлек өстендә эшли белергә өйрәтү, иҗадый үзаллы эшкә беренче адымнар ясарга ярдәм итү һ.б. Шулай ук укучыңа җылы мөнәсәбәт, төшенкелеккә бирелеп киткәндә өмет уятып, канатландырып җибәрү, хаталарын төзәтү дә зур роль уйный.
Фәнни-тикшеренү эше укучылырның үзләренә нәрсә бирә соң? Бик күп һәм бәяләп бетермәслек шәхси сыйфатлар бирә:
1. Үзаллы яңа белем үзләштерергә һәм аны практикада куллана белергә;
2. Ижадый фикерли белергә, авырлыклардан чыгу юлын табарга;
3. Мәгълүмат өстендә дөрес эшләү, киркле фактларны җыю, аларга анализ эшләү, дөрес нәтиҗә ясау, йомгаклау;
4. Төрле социаль группалар белән аралаша белү;
5. Үз әхлагын, интеллектын, мәдәнилеген үзаллы үстерү өстендә эшләү.
Бу сыйфатлар барысы да аларның киләчәк үзаллы тормышында кирәк булачак.
Фәнни-тикшеренү эше – укучыларның шәхесен үстерүгә ярдәм итүче уникаль инструмент, тәрбия һәм мәгариф эшендә төп факторларның берсе булып тора.
Тәрҗемә итмичә генә танылган галим А. Н. Колмогоровның сүзләрен әйтеп үтәсем килә: “Не существует сколько-нибудь достоверных тестов на одаренность, кроме тех, которые проявляются в результате активного участия хотя бы в самой маленькой поисковой работе”.
Узган 2008-2009 уку елында без лицейдагы фәнни-гамәли конференциядә “Исемеңнең сихри көче” дигән доклад белән чыгыш ясадык.
Ул эш бер укучының гына эше түгел, ә коллектив эш булды. Без аны язганда төрле сыйныф укучыларының исемнәрен тикшердек, күп сүзлекләрдән, китапханәләрдән төрле-төрле китаплардан, газеталардан исемнәрнең дөрес мәгънәлерен белдек, нәнәйләрдән аларның исемнәрен сораштык. Башта мин бөтен балаларга (кайсы сыйныфларда укытам) өйгә әш итеп үзләренең әти-әниләренең, туганнарының, күрше-тирәләрәнең исемнәренең мәгънәсен белеп килергә куштым.
Аннан соң аларны укыткан укытучыларның исемнәре нинди мәгънәгә ия булганын белергә куштым. Ашханәдә әшләгән апаларның исемнәрен язып сүзлекләрдән карап аларга аңлаттык һәм башкалар да бездән үзләренең исемнәре нинди мәгънә аңлатканын сорый башладылар. Кемнең гаиләсендә бала туа, нинди исем матур була дип укучылар да сорый башладылар. Һәм без үзебезнең бу эшебезнең бушка булмавына бик куандык. Бу докладка әзерләнгәндә бөтен лицей гөрләп торды дияргә була…
Бу докладны тыңлаган балалар да шуны аңладылар: кешенең исеме җисеменә туры килерлек булырга тиеш.
Шунсын әйтеп китәсем килә: хәзер безнең яшьләр үзләренең балаларына “заманча”, “модалы” исемләр кушарга тырыша. Ләкин мода үзгәрә, ә бала шул кушамат кебек исемне гомер буе тагып йөрергә тиеш була.
Бигрәк тә ясалма исемнәр Вил и Ленар кешенең тормышына хаос кертә икән, тормышына кире йогынты ясый. Мәсәлән, Илнар исеме тәмуг уты мәгънәсен аңлата.
Гөлнар — тәмуг гөле.
Индирә — һиндларда сугыш алиһәсе икән.
Безнең татар-башкорт халкында күп исемнәр гарәп һәм фарсы теленнән алынган. Шуның өчен исем кушканда игътибарлы булырга кирәк һәм бу эштә татар теле укытучылары зур роль уйный дияр идем.
Шундый моментка тукталып китәсем килә. Әгәр дә безнең татар-башкорт кешесенең исеме Анжела, Элиза, Диана һ.б. кебек булса, ул кешеләр документларны ук үзгәртмәсә дә, мулладан яңа исем куштырса да ярый. Аллаһы Тәгалә каршында исеме шул үзгәргәне булыр.
Бу докладны без башта Аминева Айсылу (6с) белән башлаган идек. Соңгы вакытта ул еш авырды (тамагы шеште) һәм мин докладны иртәгә конференция була дигән көнне Рысаева Айгөлгә (5 сыйныф) бирдем.
Ул көнне безнең лицейда ата-аналар өчен “Ачык ишекләр көне” иде. Айгөл докладны укып, өйрәнеп, үзенең төзәтмәләрен керткән, туганнарының исемнәренең мәгънәсен язган, өстәгән.
Һәм ул докладны дикторлар кебек укып комиссияны таң калдырды.
Чыгышымның соңында яшь укытучыларга теләкләремне әйтәсем килә. Курыкмагыз, фәнни-гамәли әшкә укучыларыгызны җәлеп итегез, сәләтле талантлы балаларны табыгыз, аларны үстерегез.
Мин үзем менә быел инде өченче тапкыр Болгар иленә сәяхәткә барып кайттым. Ул һәр елны 12-13 июньдә мәчет аркылы оештырыла. Әгәр мөмкинчелек булып, ата-аналарга, югары сыйныф укучыларына шул турыда сөйләп, Болгар иленә сәяхәткә барып, андагы тарихи манараларга менеп, безнең беренче татар бабаларыбызның изге каберләрен күреп, мәчетләренә, музейларенә кереп, фотолар ясап, шул мәгълүмәтләр белән фәнни-тикшеренеү эше башкарып чыгарсыннар дигән теләк белән сезгә, хөрмәтле укытучылар, мөрәҗәгать итәм.

Муллабаева Г.Ш., Уфа шәһәре Совет районы 107нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы
  • 0
  • 19 сентября 2010, 12:57
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.