Минем энинен мәктәптә укыган истәлек - хатирәләре

Эх, мәктәп еллары… Рәхәт тә, куанычлы да, ваемсыз да, тынгысыз да мәктәп еллары. Моның шулай икәнен бары тик 11 нче сыйныфка җиткәч кенә анлыйсың икән. Тиздән, бик тиздән кыңгыраулы мәктәп еллары узенең ыгы — зыгысы, куңелле мизгелләре, борчу — мәшәкатьләре белән артта калыр.
һәр елдагы чыгарылыш узенең нинди дә булса бер үзенчәлекле ягы белән мәктәп тарихында урын ала. Безне дә үзара дус — тату, белемле, кызыксынучан коллектив буларак киләчәктә сагынып искә алырлар дип уйлыйбыз. Быелгы чыгарылыш укучылары да әле бик күп тапкырлар, хәтердә генә булса да, яраткан мәктәбебезгә әйләнеп кайтырлар.
Мәктәп еллары һәр кеше тормышында зур урын алып тора, чөнки ул еллар — балачак еллары. Ә балачак елларын эле беркемнең дә читләтеп үтә алганы юк. Шуның белән бергә ул еллар — кешенең шәхес буларак формалашкан еллары да. Олыгая барган саен, ул елларның һәр мизгеле үзәкләрне өзеп хәтерләрдә кабат яңарачак әле.
Шулай булмаса, минем әнием — Ягъфарова Асия Фэһеми кызы да — мәктәп тәмамлаганга инде 30 ел вакыт үткән булуга карамастан, шулай яратып искә алыр идеме икән мәктәп елларының?!
Мәктәптә үткәреләчәк иншалар конкурсы турында кайтып әйткәч, әнием дә узенең истәлек — хатирәләре белән уртаклашырга бик теләп риза булды.
«Бүгенгедәй хәтеремдә әле. һәрбер бала кебек үк мин дә 1971 нче елда Саба урта мәктәбенең 1 нче классына укырга кердем. Ул шатлыклы көн бүгенгедәй хәтеремдә. Беренче хәрефләрне танырга һәм язарга, кушу — алуларны өйрәткән укытучым Шамсетдинова Мөнәвәрә Малик кызы безнең хәтерләребездә мәңге сакланыр», — дип сөйләп китте әнием. Олы яшьтә булуына карамастан, тәүге укытучылары хәрбер балага зур түземлек, игътибар белән дәрес бирә башлый. Бу укытучыга сабырлык, балаларны ярату, үз эшенә чиксез бирелгәнлек кебек гүзәл сыйфатлар хас булган. Ул һәрбер баланы, аның әти — әнисен хөрмәт иткән. Шуңа күрәдер, аны да барлык район халкы уз иткән. «Бервакыт дәрестән соң, Мөнәвәрә апага дәфтәрләр тикшерергә булышырга калган идек,- дип дәвам итә әнием. -Сүз арасында шул көнне әниемнең туган көне булуын әйтеп куйдым. Шуннан укытучы апам китаплар арасыннан бер открытка алды да туган көнен котлап әнигә жибәрде».
Башлангыч мәктәп еллары сизелми дә үтеп китә. 29 бала дүртенче класска аяк атлый. Бу елны инде төрле фәннән төрле укытучылар укыта башлый аларны. Гайнетдинов Солтан Гильман улы, Арсланова Елена Аглеевна, Сафина Әльфия Тимербай кызы, Файсханов Валерий Садыйк улы, Ибраһимова Роза Абдулла кызы, Салихова Клара Шайхулла кызы, Миннеханова Рәфидә Мансур кызы, Исмагилова Кифая Сәет кызы һ.б. Бу укытучыларны әнием җылы хисләр белән әле дә искә ала. Класс житэкчесе итеп Низамиева Кәүсәрия Вагыйз кызын билгелиләр. Ул эпиемнәргә алгебра, геометрия фәннәреннән белем бирә. Ул фәннәрдән алган белем әниемә Казаннын хисап-кредит техникумына укырга керергә этәргеч бирә. Техникумны ул кызыл дипломга тәмамлый. Шул ук елны әнием Сабаның саклык банкына эшкә урнаша һәм 30 ел гомерен яраткан эшенә багышлый. Әлбәттә, Саба урта мәктәбендә алган белем әниемә тугры хезмәт итә.
«Класста 7 кыз, 22 малай булуга карамастан, без бик тату идек, -дип дәвам итте әнием. — Төрле кичәләрдә, КВНда, чараларда актив катнаша идек. Безне укыткан фән укытучылары да һәрберсе бик тәжрибәле, тирән белемле иде». Бу укытучыларның кайберләре бүгенге көндә дә баларга белем һәм тәрбия бирү эшен шул ук мәктәптә дәвам итә. Саба урта мәктәбен әнием белән бергә тәмамлаган ул кызлар һәм егетләр мәктәпне бетергәч тә югалып калмаганнар, һәрберсе тормышта үз юлларын тапкан. Кубесе югары белем алып, яраткан һөнәре буенча эшләрен дәвам итә. Бүгенге көндә аларнын балалары да укуларын шушы мәктәптә дәвам итә. Алар арасында мин дә бар.
Тиздән, бик тиздән бай тарихлы мәктәп сэхифәсенен соңгы битен без дә ябарбыз. Безнең урынны башкалар алыр.
Буген мәктәбем узенең 75 еллык олуг юбилеен бәйрәм
итәргә хәзерләнә. Аны кемнәр генә тәмамламаган. Никадәр
олы шәхесләр биргән минем туган мәктәбем. Без дә
киләчәктә әнә шул шәхесләр эшен дәвам итәрлек лаеклы
алмашчылар була алсак иде. Язмамны тубәндәге шигырь
юллары белән тәмамларга телим:
Мәктәбем!
Башым иеп, рәхмәт житкерэм! Синнән алган олы ышаныч Киләчәккә миңа коч бирә.
Олы юбилеең белән сине, чал мәктәбем! Мин синең белән чиксез горурланам!
Ягъфарова Гөлүсә, 11Г класс

Әбиемнең мәктәп хәтирәләре…
Без — бәхетле балалар. Күгебез аяз, дөньяларыбыз тыныч. Без бәхетле, мул тормышта яшибез. Без аң-белем алырга ашкынып торучы, мәгърифәтле балалар. Монын очен безнең әти-әниләребез, мәктәбебез, укытучыларыбыз, Илебез зур тырышлык куя. Безнең бүгенге җитеш тормышбыз өчен исә әби-бабайларыбыз тырышкан. Әбием — Хәнипова Әлфинур Әхмәт кызы бугенге көндә мин белем алган — Саба урта мәктәбендә аң-белем туплаган. 1944нче елның көзендә чандыр гына гәүдәле, зәңгәр күзле кызчык — Булатова Әлфинур беренче тапкыр белем йортының бусагасын атлап керә. Кара кучкыл ике толым, киндер-кара кулмәк, вак-төяк чүпрәк кисәкләреннән тегелгән мәктәп букчасы, яланаяк… Дәншәтле сугыш чорының самими баласы була әбием. Мәһабәт бинаның таш диварлары әнә шулай ничәмә-ничә сугыш ятимәсен сыендырган, дөньяның караңгылыгыннан йолып калып, белем нурын иңдергән.
Беренче укытучы… Кеше тормышында бу илаһи затлар бердәнбер ҺӘМ мәңгелек булалар. Гади генә «абый», «апай» дип йөртелүче мөгаллимнәр балаларга белем бируче генә түгел, изгелек орлыклары салучы мәрхәмәт ияләре. Әбием мәктәп елларын искә алганда, беренче укытучысы — Гыйләҗетдинов Гыйлметдин абый турында аеруча жылылык катыш сагыну белән сөйли. Беренче сентябрь, беренче кыңгырау… Мәктәптәге тәртип сагында торучы Банат апа Зарипоеаның җиңел кулы белән беренче дәрес башлана. Сыйныфның нәкъ түрендә урнашкан мичтән җылы бәреп тора, аны иртән үк, укучылар килгәнче, ягып куялар. Аның җылысыннан сыйныфның диварлары биегәеп, яктырып китә, тәрәзәдән кояш күз сала. Парталарга тезелешеп утырган укучыларны сәламләгәндәй түрдәге тактага юнәлә укытучының җитез куллары язган сүзләрне укый. Әнә ул мәнабәт нык гәүдәле, чем-кара чәчле, үзенә бик тә килешле костюм-чалбар кигән, бүгеннән „абый“ дип йөртеләсе кеше салмак кына, шул ук вакытта ирләргә хас җитдилек белән дәрес аңлата. Бөтен баланың күзе анда. Гүя ул әйткән Һәр сүз җылыга, назга сусаган нәниләрнең йомшак чәчләрен сыйпап үтә, күңелне җылыта, елмаерга мәҗбүр итә. Алдагы сыйныфларда шушы ягымлы „абый“ бөтерчектәй җитез балаларны табигатькә алып чыгачак. Анда Җир-Анабызның гүзәллеген кургән сабыйлар, бер мәлгә булса да тормыш авырлыкларыннан арыначак.
Сугыш афәтеннән суынырга өлгермәгән нәниләр куңеленә
бертигезләп сөенеч бүләк итә алган бу мөгаллимгә сигезенче дистәсен
ваклап килүче әбием әле дә рәхмәт укый. „Белем алу — кое казу“ дигән
мәкальнең асылын аңлучылар — әбием чоры балаларыдыр ул. Әтисез
үскән ике кызчыкны үстерү, кеше алдында ким-хур итмәскә әбиемнен
әнисе Миңнур әбиемә нинди көчләр кирәк булгандыр, әмма ул
алны-ялны белми, көн-төн дими, сабыйларына әни дә әти дә була белә. Әбием дә, кечкенә булуына карамастан, эшкә өйрәнеп үсә. Башлангыч сыйныфта укыганда ук, агач пүкәнгә басып, зур казанда аш пешерүен әле дә хәтерли ул. Авыр заманнарда яшәп, ачлык-ялангачлык газабын тоеп яшәсәләр дә, белем алуның никадәр мөним икәнлеген аңлый әбием. Ул сөйләгәннәрдән:»Сеңелем белән дәресне, җылырак булсын дип, мич янында әзерли идек.
Ул чакта керосин лампалар юк, сукыр лампа да тиз янып бетә.
Кайчакта, чыра яндырып утыра идек. Сеңелем әзерләгәндә, мин, мин
әзерләгәндә, чыраны ул тотып тора идем". Язганда да әбиемнәр
аклыгыннан ялтырап торган дәфтәрләрдә түгел, газета кырыйларына,
амбардан алынган накладнойларга яза торган булганнар. Мәктәпкә дә
алар бүгенгедәй матур туфлиләр түгел, чабата киеп барган, аларны да
яраклаштырып, «күтәртмәле» итеп ясаганнар. Шулай берчак, әниләре
кызларына башмак алып бирә. Көзге пычрактан курыкмаган кызчык —
әбием шул матур башмакны кияргә ютәлләп, яланаяк алтый. «Аякларым
туңудан кызарып шешсә дә, кимәдем, жәлләдем», — ди әбием.
«Мәктәпкә яратып бара идем, аеруча, рус теле ҺӘМ әдәбиятын
яраттым, ул фәннәрдән гел „5“ле генә алдым, ә менә математикадан
тырышсам да, көчле түгел идем. Укытучыларга рәхмәт, алар һәрвакыт
кешелекле булдылар», — дип хәтер яңарта Әлфинур әби. Алгебра ҺӘМ геометрия фәннәрен укытучы Зәйнәп Гали кызы Әхмәтҗанова, рус теле
ҺӘМ әдәбияты укытучысы Рәисә Шакир кызы, татар телчесе Банат апа, география укытучысы Галим Вәли улы, җыр дәресе укытучысы Алланияр Вәлиуллин, тарихчы Газиз Мөхетдинов, физика укытучысы Вагыйзов Габделхак Вагиз улы, мәктәп директоры Гаяз Байкиев, соңрак инде Ишалин Бари Мәрдан улы, пионер әйдәман Жанаева Галия Захаровналар -болар әбиемнен укытучылары, хөрмәткә лаек кешеләр. Әбием әле дә хәтерли: география фәнен укытучы Галим Вәли улы нәр балага биш агач утыртырга куша. Кечкенә каен, усак агачларын карап, аларга көн дә су сибеп тору вазыйфасы да йөкләнән укучыларга. Ул агачлар озак еллар мин укыган кызыл кирпечле мәктәп бинасын ямьләндереп торганнар, хәзер дә шул урында, инде шактый "өлкәнәеп", әбиемнәр чордашына әверлегәннәр. Әбием сөйләвенчә, сыйныфташлары нәкъ безнең кебек шук, шаян, тикктормас булганнар. Малайлар озын толымлы сыйныфташларының чәчләләрен тартып, тәнәфес җиттеме, качышлы, йөгерешле уйнаганнар. Әбиемә, хәтта, башлангыч сыйныфта укыганда, мәхәббәт аңлатучылар да булган. Сыйныфташының партага акбур белән зур итеп, "Әлфинур, мин сине яратам" дип язганын хәтер сандыгында саклый әбекәем. Хәбибрахманова Роза, Галимҗанов Фәрит, Вәлиев Илгиз, Мәрданова Фирая, Шәмсетдинова Луиза, Шәкурова Мөршидә, Кәримова Фаягөл, Хәбибрахманов Рөстәм, Вәлиев Габделбәр, Сверигин Ренат, Гомәрәв Ренат, Биккиева Ләлә, Хисаметдинова Люңия… Бүгенге көндә сафлары сирәгәйгән сыйныфташларын сагынып искә ала ул. Әлфинур әби тырыш укучы гына түгел, оста биюче дә булган. Мәктәп кичәләре аннан башка узмаган. Татарча парлы биюне аеруча оста башкарган ул. Моны әбием исеменә бирелгән мактау кәгазьләре дәлилли.
Сугыш еллары мәктәпләр өчен аеруча катлаулы чор. Белем учагын, «сүндермәү», укучыларга тиешле белем бирү генә түгел, мәктәпнең үз «яшәешен» саклап калу беренчел бурыч булып кала. Укытучылар,
укучылар җилкәсенә әнә шул еазыйфа төшә. «Дәрестән соң, басуга', чыгып, арыш, бодай башагын җыеп тапшыру эшендә безнең дә хезмәт зур. Борчакларны берәмтекләп җыйганнар әле дә истә», — дип сөйли Әлфинур әбием.
1951нче елда — 7 сыйныфны тәмамлауга ук Әлфинур әбием Саба ясле бакчасына хисапчы булып эшкә урнаша. Мәктәптә математика фәнен өнәмәгән кыз, һөнәрен бик тиз үзләштерә. 1974 нче елдан ул район мәгариф бүлегендә хисапчы булып эшли. Бу еллар әбиемне үз заманының абруйлы, мәгърифәтле, районыбыз мәгариф системасының үсүенә зур өлеш керткән кешеләр белән очраштыра. Хисанөе Хәйдәр Фәсхи улы, Насыйбуллин Нурислам Фәтхулла улы, Гыйләҗетдинова Елена Әнли кызы әбием өчен генә түгел, районыбыз өчен үрнәк кешеләр. Шул чорда ук алар ясле бакчаларның, мәктәпләрнең җитеш, төзек булуы өчен, балаларның якты киләчәге өчен зур тырышлык куеп эшли. Гаделлек, миһербанлык, профессиональлекне алга куеп хезмәт итә алар. Авыл Советында эшләгән чорда да әбием үз максатларына тугърылыклы булып кала. 1991 нче елга кадәр ул хисапчы гына түгел, алдынгы хезмәт иясе, мактауга лаеклы хезмәткәр. Әбиемә хас сыйфатлар: тырышлык, гаделлек, акылны алга куеп эш итү, хезмәтенә тугърылыклы булу, эчкерсезлек — болар бар да мәктәптә салынган тәрбия ҺӘМ белем орлыкларының мул уңышы. Тормыш мәктәбенең сабаклары…
Фазуллин Фәнзил, 7Гкласс -?-

Әй, мәктәбем белем учагы…
Әй, мәктәбем белем учагы
Син гомернен ин гузэл чагы.
Әйе, 2009 нчы ел Саба урта мәктәбе коллективы очен аеруча истәлекле ел, олы юбилей 75 еллык. 1976нчы елда типовой проект буенча 640 урынлы оч катлы бина сафка керә.
Шул ук елларда, район узәендэ профтехучилище ачу зарурлыгы туу сәбәпле, ике катлы элекке бина 104 иче урта профессионал техник училишега бирелә, ә мәктәп исә ике сменалы укуга кучә.
Менә шушы елларда-1975елнын 1 сентяберендә әтием беренче сыйныфка укырга керә. Аны ягымлы, якты йозле Роза Хасамовна Сверигина каршы ала.
Ә инде 4нче сыйныфта укырга килгәндә Шәйхетдинова Физия Корбан кызы, «балалар, хәзер мин инде сезнен укытучыгыз булам»-, дип каршы ала.
Безнен этимнен ойдә мәктәпне, укытучыларны, классташларны искә алмаган коне сирәктер. Саба урта мәктәбен тәмамлап узләрен у най яктан таныткан кешеләр Советлар Союзы Геройлары Зәки Хәбибуллин, Гали Закиров, композиторлар Хоснулла хэм Аллахияр Вәлиуллиннар, куренекле Галимнәр Әбрар Кәримуллин, Рифат Сверигин, Билал Минха ев, язучылар Фәузия Бэйрәмова, Хаҗэр Шэкурова, Нәҗип Бэтретдинов кебек шәхесләр белем алды.
Саба мәктәбенең оста җитэкчеләре, оештыручылар хәм белгечләр итеп танытучыларны санап утәсем килә Гали Садыйков, Анна Даниловна, Гаяз Байкиев, Бари Ишалин, Нурислам Насыйбуллин, Лена Гыйләҗетдинова, Фәния Хэсәнова.
Нәк менә Нурислам Фатхлислам улы — директор, завучлар — Лена Аглеевна, Фәния Хасановналар эшләгән вакытта укыйлар минем әтием — Илнур, әнием — Голия дә укый. 1980нче елны бугенгедәй куз алдымда, -ди әнием.«Чэчәк бәйләме тотып беренче сыйныфка укырга бардым. Безне бик ягымлы йоз белән Ракова Елена Абдулл кызы каршы алды, хәм оч ел безгә ныклы белем бирде. Ә инде 4нче сыйныфта Миннеханова Рәфидә Мансуровна житэклэде хәм нигезле белем биру очен коч куйды.
Минем дәу әнием Галимзянова Затия Хосәен кызы 38 ел буе Саба урта мәктәбендә балаларга белем бирә, ә хәзер инде лаеклы ялда.
Укытучыларыбызнын фидакарь хезмәтләре очен без баш иябез.
Алда хормәт белән исемләнучеләрнең изге эшләрен хәзерге педагогия коллективы да лаеклы хәм олы энтузиазм белән дәвам итсен иде!
Хәлилова Гүзәл, 8 б класс.

Дәү әтием белән дәү әниемнең мәктәп еллары
Байлар Сабасы гимназиясе 75 еллык юбилеен үткрергэ җыена. Минем эни-
этилэрдэү әни-дәү әтиләрем шушы мәктәптә белем һәм тәрбия алганнар. Дәү
әнием 1948нче елның 1нче сыйныфына укырга керә. Сугыигган соңгы еллар.
Бик авыр вакытларга туры килүгә карамастан, алар бик тырышып укыйлар.
Алар пичтә тәгәрәткән бәрәңге,үзлэре пешергән ипи белән тамак
туйдырганнар. Сыйныф җитәкчеләре Закирә апа Хөрмэтуллина булган. „Ул
бик әйбәт укытучы иде“,-диеп сөйли әбием.(Хәзер инде ул мәрхүм, урыны
оҗмахта булсын!) Дүртенче — бишенче — сыйныфта әбием, әнисе җиккән атка
утырып, мәктәпкә көл тапшырырга йөргән. Аның өчен бу бик күңелле
вакытлар булган. Инде 8нче сыйныфка җиткәндә, сыйныф җитәкчеләре
Зәйнәп апа Галиева була. Алар укытучыларын онытмыйлар, очрашуларга
йөрешен торалар. Әле күптән түгел генә Зәйнәп апаның 80 яшьлек юбилеен
үткәрделәр. Шулай итеп алар мәктәпнең иң беренче 11 еллык
чыгарылышына эләкәннәр. Мең тугыз йөз илле тугызынчы — алтмышынчы
елда аларны, 33 укучыны бер сыйныфка туплыйлар.Егерме еллык
очрашуларында алар 31 бала гына җыела.Сыйныфташларын онытмыйлар,һәр
5 ел саен очрашу оештырып торалар.Хәзерге көндә аларның арасында 8 кеше
юк инде.Ике мең унынчы елда алар 50 еллык очрашуларын үткәрергә
җыеналар.Дәү әнием, күп еллар буе ветлабораториядә эшләп,әле күптән
тугел генә лаеклы ялга чыкты. Без дә аның йөзенә кызыллык китермәбез диеп
ышандырабыз.Хәзерге көндә мәктәбебез гимназия статусын
алды.Гимназиядә 868 укучы белем һәм тәрбия ала,ә 98 укутучы белем бирә.Аларның күбесе район, республика олимпиадаларында призлы урыннар алалар. Укучылар һәм укытучылар спортта да бирешмиләр.Хокей, футбол, йөгерү, чаңгыда шуу кебек спорт төрләрендә безнең мәктәп спортсменнары укучылары призлы урыннар ала. Гимна: шябез директоры Ринат Нәкыйп улы оста оештыручы, гадел җитәкче.
Мин Саба гимназиясендә укуым белән чиксез горурланам.Дәү әнием, дәү әтием, әтием, энием укыган мәктәптә белем алам. Гимназиям, туганнарымның йөзенә кызыллык китермәм.
Рахимова Алсу, 6 В классы

Кыңгыраулы мәктәп еллары…
Минем әтием, Якупов Рөстәм Шогаеп улы, 1нче сыйныфка 1977 нче елда укырга керә. Ул вакытларда Байлар Сабасында 1 генә мәктәп була, ул да иске
беркатлы, агач бинада урнаша. Әтиемнен беренче укытучысы Гөлсылу Хакимовпа исемле була. Ул укучыларын хәреф танырга, санарга, язарга өйрәтә. 4нче сыйныфка барганда, әтиемне хэм аның классташларын Сираҗиева Рәисә Бадриевна җитәкли башлый. Ул аларга рус теле хэм әдәбияты фәннәрен укыта. Шулай ук әтием физика укытучысы Клара Шайхулловна, алгебра хэм геометрия укытучысы Кәусәрия Вагизовна, мәктәп директоры Нурислам Фатхуллович хэм башкаларны сагынып искә ала. Әтием миңа да: «Кызым, укытучылар әйткән һэр сузне игътибарлап тыңла», дип әйтә.
Мәктәп еллары турында әтием еш сөйли: кызыклы дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, төрле сәяхәт хэм экскурсияләрне искә төшерә. Ул елларда әтием башка укучылар кебек ук октябрёнок, пионер, комсомол булган.
Әтиемнен сыйныф җитәкчесе Рәисә Бадриевна ул елларда мәктәп музее оештырган, әти хэм анын классташлары музейга кызыклы экспонатлар тупларга булышкан, өйләрдән өйләргә йөреп, элекеге заман әйберләрен җыйган. Бугенге көндә ул музей район китапханәсендә урнашкан. Мин дә анда кереп, район
тарихы белән таныштым. Минем әтием мәктәптә гел «4» хэм «5» билгеләренә генә укыган. Аннары сон югары белем алган, армиядә хезмәт иткән. Хәзер әтием район электр челтәрендә баш инженер булып эшли. Мәктәбебез укытучыларына ул бик рәхмәтле. Мин дә әтием шикелле мәктәбемне бик яратам.
Якупова Ләйсән, 2А классы

Әтиемнең мәктәп еллары…

Минем әтием 1973 нче елда Саба урта мэктэбенен 1а сыйныфына укырга керә. Аны тэжрибэле укытучы Маннанова Асия Шафиковна уз канаты астына кабул итеп ала. Ул вакытта урта мәктәп элеккеге училище -хәзерге куп тораклы йорт бинасында була. Башлангыч классларда укыганын әтием бик еш искә ала. Бездә сезнен кебек шук идек, — ди ул. Аны укытучы Асия апасы дәрестә тик утырмагач — « кычыткан чыпчыгы» дип йәрткән. Класс тормышында бик теләп катнашкан. Алар да << Яна ел бәйрәмнәре», «Алифба бәйрәме», « Әниләр бәйрәмнәре». Әтием анда шигырьләр сәйләгән, жырлаган, рәсемнәр ясаган.
Дуртенче класстан аларнын класс житэкчесе Борисова Фаина Пантелеевна булган. Аннары алар без укый торган мәктәпкә кучкәннәр. Уку дәверендә әти октябрят, пионер хәм комсомол булуны кабул иткән көннәрен безнен эчен бәйрәм иде дип сәйли. Әти бигрәк тэ география, астрономия, хезмәт, НВП, черчения, рәсем дәресләрен яраткан. Ул сыйныфта редколлегия члены була. Алар бәйрәмнәргә стенгазеталар чыгарганнар. Әти чангы секциясенә, Бию тугэрәгенә йөргән.Алар мәктәптә «Алтын көз «, «Яна ел «, 23 февраль ,8 Март, «Кошлар кәне « кебек бәйрәмнәр уздырганнар. 1 Май, 9 Май, Октябрь бәйрәмнәрендә демонстрацияләргә чыкканнар. « Аҗаган « уеннары уйнаганнар. Әтием анда командир булган.
9-10 сыйныфларда аларнын класс житэкчесе Галиуллина Рәфидә Рәшитовна булган. Алар хэзердә әти белән хәбәрләшеп торалар, чәнки әти Рәфидә апанын энесе Рәис абый белән Әфганстанда бергә хезмәт иткәннәр. Әтием тагын НВП укытучысы Юрий Федоровичка кирәкле фән укытканы хәм анын армиядә бик кирәк булганы әчеп рәхмәт әйтеп хатта язган.
1983 нче елда әти мәктәпне унышлы гына тәмамлап чыгып Казанда шоферлар курсында укый, армиягә алына. Аннан кайткач читтән торып Казан автотранспорт техникумын тәмамлый.
Бугенге кәндә дә әти мәктәп тормышы белән кызыксынып мина куп сораулар бирә. Классташларын, укытучыларын очратса шатлыгын безнен белән дә булешә. Мәктәп яныннан узганда, әнә безнен класснын тәрәзәләре дип, мина курсәтә. Мина дәрес хәзерләргә, рәсемнәр ясарга булыша. Мәктәп еллары беркайчанда онытылмый, тәртипле бул, тырышып укы, безнен мәктәп бик кәчле, куп шәхесләр биргән мәктәп, укытучылар бай тэжрибэле, апаларынны тыңла, дип мине мәктәпкә озатып кала.

Саттаров Илшат, 4Б

Әти- әниебез дә монда белем алган.
Һэркемнең беренче класска аяк баскан мәктәбе һәм иң беренче хәреф танырга өйрәткән укытучысы була. Без дә моннан өч ел элек шушы мәктәпкә беренче адымнарыбызны атлап кердек. Беренче укытучыбыз Фәридә Вакиповна булды.
Ә бит моннан 30-35 еллар элек шушы мәктәптә безнең эти-эниләребез дә белем алган. Без алардан мәктәп елларын искә алуларын, хәтердә калганнарын сөйләүләрен сорадык. Безнең әтиебез Ганиев Мулланур моннан нәкъ 35 ел элек кызыл кирпечтән салынган (хәзер инде квартиралар итеп үзгәртелгән) мәктәпкә Туктар авылыннан 9 сыйныфка укырга килә. Ул вакытта алар 8 сыйныфка кадәр күрше Мәртен авылына барып укыганнан, аннан соң 9-10 га Саба урта мәктәбенә килгәннәр. Аларның класс җитәкчесе Солтан Гайнетдинов дигән укытучы абый булган. Ул хәзер дә исән. Тимершык авылында гомер итә икән. Әти аның турында бик күңелле укытучы иде ди. Аның дәресләрне ничек күңелле алып баруларын безгә сөйләде. Ул укучыларга һәрвакытта да „Нишләп бутый тишек булса су эчкә керә, ә бак тишек булса тышка чыга“.- дигән сорауны бирә торган булган. Үзе физика фәненнән укыткан.
Ә әниебез Гүзәлия Шәмсетдинова (хәзер Ганиева инде) бу мәктәпкә 1977 елда 9 класска укырга килгән. Аларның классында 38 бала укыган. Барысы да Сабага якын авыллардан булганнар. Класс җитәкчеләре Нәфига апа Зиннурова дигән укытучы булган. Хәзер вафат икән. Хәзер дә мәктәптә физкультура фәненнән укыткан Валерий Садыкович безнең әниләрне дә шул фәннән укыткан икән. Ул вакытларда директор булып Нурислам Фатхуллович эшләгән. Әтиебез кызыл кирпеч мәктәптә укыган булса, әниебез инде яңа мәктәп төзелгәч укырга килгән. Яңа мәктәп төзелгәнче укучылар ике сменада укыганнар. Безнең әниләргә бер генә сменалы вакыт эләгеп калган. Кызыл кирпечле мәктәпне СПТУ-104 итеп үзгәрткәч укулар яңадан ике сменада алып барылган.
1992 елда шушы мәктәпкә дәү апабыз Рузалия беренче сыйныфка укырга килә. Класс җитәкчесе Алсу Зөфәровна була. Аның классы нәкъ әниләр укыган класска туры килә. — Әти-әниләр җыелышларына барган саен үзем утырган партага утырырга тырыша идем,- ди әни. Мәктәптәге үзгәрешләрне бик кызыксынып карый идек, коридорга эленгән фоторәсемнәрне карап чыгарга да вакыт таба идек дип искә алалар.
Абыебыз Фидәрис, кечкенә апабыз Рүзилә дә беренче сыйныфка монда килгәннәр. Абыйны Илфат Мөхәммәтнурович, ә апаны Клара Хәсәновна укыткан.
Әти-әниләрнең истәлекләреннән без мәктәбебез турында менә шуларны белдек.
Фәйрүзә, Фәнзилә Ганиевалар
3 „А“ сыйныфы

Школьные годы чудесные…

Моя мама училась в нашей школе.
Ты школа, стала нам родная,
В твоих стенах училисъ мы.
Ты нам дала любовъ и ласку,
Ты стала матерью для нас!
С тобой мы жили, словно в сказке
Да, школа, ты любила нас!
Но прозвенит звонок прощалъный,
Как птицы, разлетимся мы
И ты любовь свою подаришь
Тем, что на смену нам пришли.
Наша школа большая, светлая и очень красивая. Нашей школе в этом году исполняется семьдесят пять лет. За это время нашу школу окончили много людей. Я очень люблю свою школу и горжусь своей школой. Я люблю свою школу ещё, потому что в этой школе училась моя мама. Она много рассказывает про свои учебные годы. Первой учительницей у неё была Гульсылу Хакимовна. директором школы в то время был Насибуллин Нурислам Фатхуллович, а завучем Елена Аглеевна. Некоторые учителя моей мамы работают до сих пор — это Ляля Масгутовна, Валерий Садыкович. Но многие учителя уже находятся на пенсии. Мама рассказывает что у неё были очень хорошие учителя и именно поэтому она выбрала эту профессию. Также мама мне рассказывала как их, сначала принимали в пионеры, а позже в комсомол. Сейчас моя мама работает в этой школе. Она учит первоклассников. Мама очень любит свою работу и своих учеников. Она тоже выпустила много учеников. Некоторые из них работают в нашей же школе и доме детского творчества. Мама хочет, чтобы и я, когда вырасту, стала учительницей. И я думаю, что действительно, стану учительницей, потому что эта профессия мне нравится.
Ахтямзянова Алсу, 2 Б класс.

Школьные годы, чудесные
(воспоминания моего папы)

Мой папа, Якупов Рустем Шогаепович, пошел в первый класс в 1977 году. Тогда наша школа располагалась в старом одноэтажном, деревянном здании. Немного позже построили новое кирпичное двухэтажное здание, где ученики стали учиться в больших светлых кабинетах. 7летнего мальчика и его одноклассников в мир знаний повела их первая учительница Гульсылу Хакимовна. Именно она научила моего папу читать, писать, считать. Папа вспоминает о ней, как об очень спокойной, грамотной, много знающей учительнице.
Вскоре папа наколол на школьную форму октябрят-ский значок, а потом повязал и пионерский галстук, позже он стал комсомольцем. В те времена, в годы советской власти, каждый стремился стать октябренком, пионером, комсомольцем.
В 4-ом классе классной руководительницей папы стала Сиразиева Раиса Бадриевна. Она преподавала в школе урок русского языка и литературы. Также: папа часто вспоминает и других учителей: Клара Шайхулловна познакомила с таким увлекательным предметом, как физика, справляться с формулами I алгебры и геометрии ребят научила Каусария I Вагизовна, а директор школы Нурислам Фатхуллович на уроках черчения научил ловко управляться с карандашом и линейкой. История, химия, география, биология… Сколько всего интересного и I увлекательного узнал мой папа на уроках! Первые друзья, первый и последний звонки, шумные перемены, увлекательные походы и экскурсии. Обо всем этом папа часто вспоминает и рассказывает нам. Классная руководительница папы Раиса Бадриевна вте годы основала школьный музей. Мой папа и его одноклассники тоже внесли вклад в это дело. Они помогали своей учительнице собирать интересные экспонаты, ходили из дома в дом. Сабинского района. Вскоре музей стал расширяться, стал районным, сейчас он находится в центральной библиотеке. Я тоже там побывал, с интересом познакомился с прошлым нашего поселка и района. Папа и его одноклассники до сих пор общаются, часто устраивают встречи, бывают на могиле своей первой учительницы Гульсылу Хакимовны. Мой папа всегда хорошо учился, в его аттестате всего три «4»-ки, остальные предметы он освоил на «отлично». Окончив школу, он поступил в энергоинститут, отслужил в армии. Сегодня мой папа работает главным инженером в районной подстанции. Он достиг в своей жизни многого и за это благодарен
своим родителям и, конечно же, родной школе и учителям.
ученик 8 «А» класса,
Якупов Адель Рустемович

Папины школьные годы

Мой отец в 1977 году пошел в первый класс. Его первой учительницей была Ракова Елена Абдулловна.С первого по третий класс они учились в старой школе. Класс у них был очень дружный, их было 30 учеников. Тогда ещё вместо столовой был только буфет.
В начальных классах мой отец был и отличником, и ударником. После того как построили новую школу, он учился там. Это было 1981 год, отец ещё был в четвёртом классе. А сейчас эта школа у нас называется старой.
С четвёртого класса у них классной руководительницей была Ибрагимова Роза Абдулловна. Тогда и начали у них преподавать по разным предметам разные учителя. Школьники всех уважали и ценили. Их по алгебре и геометрии обучала Гилязетдинова Елена Аглеевна, по физике — Шафикова Клара Шайхулловна, по русскому языку и литературе — Шайхутдинова Файзия Курбановна, по химии — Нурисламова Суфия Гулимановна. Ученики их класс особенно любили уроки труда и физкультуры. По физкультуре обучал Фаисханов Валерий Садыкович, по труду — Ахат Бариевич. Они любили и уроки биологии, учительницей была Сафиуллина Рахима Асхатовна. А красиво писать, выжигать и вырезать по дереву, рисовать их научил учитель рисовании Фанис Зарифуллович.
Их класс был очень силён и развит и физически, и умственно. Они учувствовали в «ОРЛЁНКе» и КВНах на республиканском уровне. С 1986 года их классной руководительницей стала Клара Шайхулловна. И в 1987 году они окончили Сабинскую среднюю школу, которая сейчас называется МОУ «Гимназия».
С 10 «Б» класса 1987 года выпуска сейчас имеются и работают высококлассные строители, сварщики, учителя, газовики, связисты, стоматологи и врачи, экономисты и бухгалтера, ректоры ВУЗов, зам. министры ЖКХ и других профессии. И всем они, по словам моего отца, обязаны своим учителям, с их 1977-1987 года в Сабинской средней школе и особенно классным руководителям.
И каждые 5 лет этот 10 «Б» класс 1987 года выпуска встречается в школе с учителями и друзьями.
Каримова Лейсан, 8б класс
… Школьные годы чудесные.
… Школьные годы чудесные,
С дружбою, с книгою,
с песнею
Как они быстро летят?!
Их не воротишь назад,
Разве они пролетят без следа.
Нет! Не воротит никто никогда
Школьные годы!!!
Наверное, каждый ученик хочет хорошо окончить школу и
скорее поступить в техникумы, вузы, университеты, и в конце концов начать свою личную жизнь. Интересно, а как сейчас думают наши родители? Хотят ли они пойти в школу? Вспоминают ли свои школьные годы?
Коротко расскажу о своей маме. Моя мама, Саттарова Гузалия Шамутдиновна, обучалась в Сабинской средней школе в 1972-1983годах. В это время суш, ествовало несколько детских организаций. Сначала школьники были «октябрятами» (носили октябрятские значки), затем школьники вступали в пионерскую организацию-были пионерами (носили красные галстуки), старшеклассники вступали в «Всесоюзную Ленинскую организацию. Вступив в «комсомол» или «пионеры», они брали на себя большую ответственность за проведение школьных общественных мероприятий. Проводили собрания, где обсуждали успеваемость и общественную жизнь школьников. Была тимуровская команда, которая помогала пожилым людям, устраивала сборы металлолома, макулатуры, золы.
Но и в школе мама преуспевала: училась только на «4» и «5», имела примерное поведение. Участвовала в спортивных соревнованиях и занимала призовые места: по кроссу, лыжным гонкам, бегу и т.д.
В эти годы директором школы был Насыбуллин Нурислам Фатхуллович(черчение)Завуч — Елена Аглеевна. Кл. рук. в начальных классах -Анфиса Киямовна Кл. рук. с 5-8 классы -Анна Матвеевна(рус. Язык и литература) Кл. рук. с 8-10 классы -Валерий Садыкович (физ-ра.) Алгебра и геометрия — Сайма Гариповна Химия — Софья Гилемхановна Рисование — Фанис Зарифуллович Биология — Рафида Мансуровна Ин. Язык — Роза Абдуловна Физика — Клара Шайхуловна История — Газинур Гарифович Цените школьные годы и школьных друзей. Ведь это самые замечательные годы жизни!
Саттарова Алсу, 8б класс

Школьные годы моего дяди.
Мой дядя Латыпов Искандер Ильсурович. С 1991 по 2001 год обучался в Сабинской средней школе. Его первой учительницей была Клара Хасановна.
В школе мой дядя учился только на отлично. За хорошую учебу был награжден серебряной медалью.
Во время учебы принимал участие в активной жизни не только класса, но и школы. Участвовал в различных конкурсах, смотрах, спортивных мероприятиях. Мой дядя был прилежным учеником. Он занимал призовые места на школьных и районных олимпиадах по математике, биологии, химии, физики. Имеет грамоты и дипломы за создание программ по информатике. А также был призером спартакиады учащихся среди сельских регионов по летним и зимним видам спорта.
После окончания школы, закончил с отличием ветеринарную академию. За хорошую учебу был направлен на стажировку в Швецию. Сейчас он работает главным врачом в «ООО Урта Саба».
Мой дядя — пример для подражания. Я хочу быть похожей на своего дядю, стараюсь хорошо учиться, и быть прилежной ученицей.
Латипова Илюся, 2 А класс.
  • 0
  • 19 сентября 2010, 12:55
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.