Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек: татар әдәбияты (1)

Ярдәмлек татар мәктәпләре, гимназияләренең 9-11 сыйныф укучыларына, укытучыларга тәкъдим ителә. Кулланманың төп максаты – укучыларның белемнәрен системага салырга ярдәм итү, район һәм республика олимпиадаларына мөстәкыйль әзерләнергә юнәлеш бирү.
Татар милли мәктәп, гимназия, лицей укучылары катнашында үткәрелеп килүче татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының саллы тарихы бар. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты укытучы-галимнәре катнашында уздырылган һәр елгы бәйге анда үз эзен калдыра. Шул сәхифәне яктырту йөзеннән, җыентыкның беренче өлешендә соңгы биш елда тәкъдим ителгән сораулыклар бирелде.
Быелгы эшләргә нәтиҗәләр ясау, бәяләү максатыннан урнаштырылган мәкаләдә киләчәктә олимпиадага әзерләнү барышында игътибар ителәсе мәсьәләләр ассызыкланды, юнәлеш бирү омтылышы ясалды.
Укучыларның кызыксынуын күздә тотып, җыентык алдынгы урыннарны алган укучыларның иҗади фикерләвен ачык дәлилләп торган 11 сыйныф укучыларының эшләреннән үрнәкләр белән баетылды. Ярдәмлектә алар үзгәрешләрсез урын алды.
Әдәбият белеме, фән өлкәсендә барган яңарыш, әдәбият укытудагы үзгәрешләр әдәби әсәргә анализны төр һәм жанр, образлар системасы бирелеше ноктасыннан төгәлләштерүне, тирәнәйтүне таләп итә. Ләкин, мәктәптә әдәбият укытуның ахыргы максаты булып торса да, укучыларның әсәрне мөстәкыйль аңлау-анализлау күнекмәсе юк, аларның иң авырсынган сораулары да, нигездә, шуңа кайтып кала. Бу җәһәттән кулланма быелгы бәйгедә бирелгән хикәяләргә анализ үрнәкләре белән дә тулыландырылды. Укучыларга әдәби әсәр анализлаганда файдалану өчен терәк схема үрнәкләре белән киңәйтелде.
Шул рәвешле бу юлда беренче тәҗрибә буларак тәкъдим ителгән җыентыкта тупланган олимпиада сораулары аша укучыларда гомуми күзаллау, система, киләсе бәйгеләргә әзерлек юнәлешен, соңгы биш елда тәкъдим ителгән олимпиада сораулыклары арасында бәйләнеш булдыру күздә тотылды.

2000 нче елгы республика олимпиадасы сораулары
9 сыйныф.
1. “Лирик герой” төшенчәсен Г.Кандалый шигырьләре мисалында аңлатыгыз.
2. С.Сараиның “Гөлестан бит-төрки” әсәрендә автор идеалы чагылыш тапкан фикер-карашлар турында языгыз.
3. Казан ханлыгы чоры әдәбиятына хас үзенчәлекләр турында языгыз.
4. Хикәягә анализ ясагыз.

Акбай белән Карабай
Язгы төннәрнең берсендә, аһ-уһ килеп урынымда әйләнгәләгәндә, караңгы почмактан әни тавышы ишетелде:
— Нишләп көрсенәсең әле, улым, авырмыйсыңдыр ич?
— Юк, авырмыйм, әни. Түбәтәй тавы башында ятим көчекләр туңып ята, әниләре кайтмый да кайтмый, шуларны жәллим.
— Күңелем сизә, син аларны барыбер алып төшәсең инде, — дип көлде әни. – Җан биргәнгә җүн бирер әле… Сөтебез дә мул, алып кайт син аларны.
— И, әни, — дидем мин, шатлыгымнан айлы тәрәзәгә сикерердәй булып, — рәхмәт, әни.
Иртән көтү куганчы безнең ишегалдында иде инде көчекләр. Ничек шулай яраткандыр табигать: берсе – бүздәй ап-ак, икенчесе – җир кебек кап-кара; агының күзләре күксел төстә, карасының күзләре дә чем-кара, ерактанрак карасаң, аның күзләре күренми дә хәтта, нәни төймәчекләр генә елтырап торасыман.
Көчекләр дерелди-дерелди сөт эчтеләр дә кояшта җылынган басма тактасы өстендә икесе бер йомгакка әверелеп, йокыга киттеләр.
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Мин үзем дә, күрше малайлары да уйнап туйды сөйкемле көчекләр белән. Басма алдында аклы-каралы сәер йомгак тәгәрәп ятуын күргәч, тавыклар да гаҗәпләнү катыш шомлы кытакламыйлар, яшел күзле бохар песие дә сырт йоннарын кабартып, мыекларын тырпайтмый инде хәзер. Хәер, басма алдына җылынырга гына чыга көчекләр. Лапас астында үз куышлары, үз оялары бар аларның – шунда кочаклашып йоклыйлар, шунда төн куналар, оя авызыннан башларын гына чыгарып, чәпел-чәпел сөт эчәләр.
Исемнәре дә бар инде аларның. Бик гади, бик ятышлы исемнәр – Акбай белән Карабай. Чәңгелдәп өрә-өрә ишегалды буенча күбәләкләр, шөпшәләр куарга да өйрәнделәр.
Ә җәйге каникуллар бетәрәк мондый хәл булды. Өйгә яңа көзге алып кайткач, иске көзгене әни басма алдына чыгарган иде. Шул көзгене кичтән йөзе белән яктыга әйләндереп куйган идем. Иртән ни күрим – көчекләр икесе дә көзге каршына килеп туктаганнар, әниләреннән качып, кичке уенга барырга җыенган кызлар кебек, мыштым гына көзгегә карыйлар. Карабай, үзенең кара булуына гарьләнгәндәй, ничектер боегыбрак тора. Ә Акбай, киресенчә, күзләрен куанычлы елтыратып, үз шәүләсенә текәлгән, бертуктаусыз койрыгын болгый. Әтәч койрыгыдай кәкрәеп төшкән колакларына кадәр шатланганын сиздерә Акбайның.
Карабай озак маташмады, якынрак килеп үз шәүләсен иснәштергәләде дә борылып китте. Акбай башын әле бер, әле икенче якка кыйшайткалап, үз кыяфәтенә сокланып туя алмыйча, шактый озак торды. Ул да түгел, бәләкәй тәпиләреннән нәни тырнакларын чыгарып, көр тавыш белән өреп тә җибәрде. Аннары, кисәк кенә мәтәлчек атынып, бер читкә тәгәрәде һәм сикерә-сикерә лапаска таба йөгерде. Җайлап кына сөт эчәргә керешкән Карабайны әле болай, әле тегеләй төрткәләде, тегесе тыңламагач, тешләрен ыржайтып ырылдап та алды. Карабай бу хәлгә гаҗәпләнми-сәерсенми генә язмышына буйсынды, койрыгын кысып, лапас почмагына кереп шылды.
Акбай ашап туйгач кына чыкты ул сөт эчәргә. Бу хәл көндез дә, кич тә, алдагы көннәрдә дә шулай кабатланды. Ояларында бер йомгакка әверелеп йокламыйлар хәзер алар. Акбай түрдәрәк корырак урында кәпрәеп ята, Карабай оя авызындагы каты җирдә кадерсез генә тәгәрәгән…
Көз җитте. Бәрәңге бакчалары Карабай йоныдай каралгач, атна-ун көн микән, юк микән – бервакыт иртүк сәер тавыш сискәндереп уятты мине. Кайдадыр кемдер кемгәдер рәнҗеп, җәберләнеп елый иде сыман. Торып тәрәзә янына килдем. Бөтен җиһан ап-ак. Кар яуган, беренче кар яуган. Җиңел генә киенеп, ишегалдына чыктым. Йомшак карга беренче эз салуым булды – теге тавыш янә, бу юлы якында гына ишетелде. Күз камашуы кими төшкәч, ишегалдындагы тамашаны күреп, тетрәнеп киттем: кар җәймәсе уртасында соргылтланып, төсе уңыбрак калган Акбай, ак дөньяның бердәнбер чәчәгедәй балкып утырган туганының ияге астына башын яшереп, кызгандырып, нәзек кенә шыңшып, үзенчә чын күңелдән елый иде. Карабай әледән-әле аның колак артына кара борынын тидергәләп ала. Әйтерсең лә, Акбай үзенең ак төстә булуы белән масаеп йөрүе өчен туганыннан гафу үтенә, тегесе исә: “Елама, елама, гафу итәм сине… Дөнья шулай ул, гел актан яисә карадан гына тормый, аклы-каралы була”, — дип, Акбайны юата иде.
(Ф.Шәфигуллин)

10 сыйныф
1. Ф.Әмирханның берәр әсәре мисалында “Сатира” төшенчәсен аңлатыгыз.
2. С.Рәмиевнең татар шигъриятенә алып килгән яңалыгы турында языгыз.
3. XX йөз башы татар драматургиясенә хас үзенчәлекләр турында языгыз.
4. Хикәягә анализ ясагыз.

Ак сирень.
Сания, әнкәй күрмиме дип, күзләрен як-якка уйнатып алды да кулындагы көзгегә бик озак итеп карап торды. Ул башын әле бер якка, әле икенче якка аудара, бармак очы белән кашларына тиеп-тиеп куя иде. Аннан соң ап-ак тешләренә карап торды. Аның иркендә булса, бу кара кашларны ул бераз нечкәрәк итәр иде. Керфекләрне озынрак һәм куерак, ә борынын – кечерәк… Ләкин, ни аяныч, төзәтеп булмый шул инде аларны…
Сания, җиңелчә уфылдап, көзгесен мендәр астына тыкты да барып география китабын алды, өстәл янына килеп утырды.
Саниягә быел ундүрт тула. Әнисе әйтә кызына:
-Кызым, битеңне ник гел юып торасың? Тишеп чыгарасың ич инде, — ди, көлә.
Туктаусыз өтәли торгач, Сания кичә күлмәген яндырды. Ә бу көзгегә ник шулай карыйсы гына килеп тора икән? Мәктәптә дә малайлар күрмәгән арада көзгесен портфельдән чыгара да ялт карап ала.
Сары тышлы калын дәфтәренә бит-бит шигырь күчерде. Әнкәсе юкта аларны кычкырып куый. Кайвакыт шундый дулкынланып укый башлый, күзләреннән кайнар яшьләр тәгәрәп чыга. Сания бу татлы яшь тамчыларын сөртеп алырга ашыкмый. Патефонда һаман бер җырны җырлата: “Син генә, син генә...” дип пластинка моңаеп кабатлаган җирдә Саниянең иреннәре тетрәнеп куя.
Көн саен кинога чаба торган кыз бармас булды. Гел өйдә утыра. Яраткан эше – тәрәзә каршына килеп, урамга карап тору… Трамвайлар уза, машиналар чаба… Кешеләр ашыга-ашыга каядыр баралар… Сания елмая. Нинди кызык күрде соң ул урамда? Нигә елмая? Үзенең күңелендәге татлы уйларына елмая ул…
Әнкәсе әллә ничә тапкыр әйтте инде: “Маңгаең белән тәрәзәгә кадалып торма, ватарсың!” – диде. Бүген дә Сания дәресләрен ашык-пошык бетерде дә ачык тәрәзә каршына килеп басты. Урамда май. Урамда чәчәк исе. Тротуардан узып баручы кызларның кулларында ак сирень.
Кичке сменада укучы балалар озакламый мәктәптән кайта башларлар. Санияләр тәрәзәсе турысыннан шаулашып, котырышып узарлар. Сания аларга карап калыр.
Чәчләрен ат ялыдай үстергән бер малай сары портфелен болгый-болгый шулай ук Санияләр тәрәзәсе каршыннан йөгереп узар. Портфелен болгый-болгый, сызгыра-сызгыра…
Саниянең көн саен карап калуын беләме икән ул? Ә бит үзе Санияләр белән күрше өйдә генә тора. Биш катлы яңа өйдә… Өченче катта. Тәрәзә төпләрендә кызыл кыңгыраулы гөлләр үскәнен дә белә Сания. Барысын да белеп тора ул: көтә “чәчнең” кайчан мәктәптән кайтуын да, стена газетасына шигырь язуын да… Барысын да… Ә ул малай, тәрәзә төпләрендә кызыл кыңгыраулы гөл үсә торган тузма башлы малай, Саниянең нишләп шулай көн саен тәрәзә каршына басып торганын беләме икән соң?
Мәктәптә булган яңа ел кичәсендә шушы малай (малай дигәч тә ул инде тугызынчыда укый), бодай көлтәсе хәтле чәчләрен туздырып, Маяковский шигырьләрен укыган иде. Шул кичәдән соң Сания Маяковскийны үлеп ярата башлады. Иптәш кызлары әйтәләр: “Фу, Маяковский… Аңлашылмый ич ул, — диләр, — Есенин булса әле менә...”
Сания аларның сүзләренә каршы серле итеп елмая гына… өйгә кайткач, Маяковскийны кычкырып укый. Күрше хатыны Диләфрүз апа беркөнне Саниянең әнисенә әйткән: “Сезнең кызыгыз артист булырга укыймы әллә югыйсә? Без стена аша ишетеп торабыз, тач артистларча кылана!” – дигән.
Тәрәзә каршында бүген ул бик озак басып тора инде. Каршы йортларда утлар кабынып өлгерде. Багана башларында да утлар балкый. Саниянең генә күңелендә караңгы… Кичке мәктәптә укучы балалар кайтып уздылар. Портфель бутап йөрүче малай гына күренмәде. Әлеге шул көлтә чәчле малай. Малай дигәч тә ул инде… тугызынчыда. Кичке сменада укый. Кайтмады бит бүген ни өчендер…
Ачык тәрәзәдән бүлмәгә кичке шәһәр тавышы агыла… Серле тавыш. Чыркылдап көлгән тавышлар… Пышылдашкан тавышлар. Әллә язгы төн үзе шундый серле итеп пышылдыймы? Әллә тротуар тутырып йөрүче кызлар пышылдашып сөйләшәләрме? Бу серле тавышлардан Саниянең күңеле иләс-миләсләнә. Бала чактагы кебек, әнкәсенең муенына барып сарыласы килә.
Саниягә бик моңсу, бик… Мең аваздан да аерыр иде Сания сызгыра-сызгыра йөгереп узган тавышны… Кайтмады…
Менә ул кинәт көзге каршына йөгереп барды да ашыгып чәчен төзәтте, аннары плащын алып киде. Бармак башына төкереп, туфлиен сыпырды, урамга йөгереп чыкты. Нишләмәкче ул? Сорасагыз Сания үзе дә әйтеп бирә алмас. Өйдә бик күңелсез… Өйдә утырасы килми. Йөрәге өзлексез талпына. Шушы йөрәк талпыну Санияне урамга алып чыгып китте бит инде.
Машиналар чабып уза, трамвайлар… Сания дә әкрен генә урам буйлап атлый. Багана башларыннан электр нуры агыла… Шәһәр көндезге кебек яп-якты. Урам тулы кеше. Саниянең каршысына да киләләр, Санияне куып узып та китәләр. Егетләр-кызлар, бармакларының очларына гына тотынышып, башларын чөя-чөя атлыйлар…
Кинотеатр каршында кеше бик күп. Сания дә шунда килеп туктады. Басып карап тора. Кинога керергә аның акчасы юк. Булса да кермәс иде. Керәсе килми.
Сания чәчәк сатучы хатын янына килде. Хатын кәрзиндәге сиреньнәрен мактый-мактый сата. Акчасы булса, Сания хәзер бер бәйләм ак сирень алыр иде. Алыр иде дә… Кинәт… Саниягә ни булды? Ул таң калып карап тора. Бу ул ич… Портфелен почмагыннан чеметеп кенә тоткан. Көлтә чәчләрен матур итеп артка тараган. Кәрзиннән сирень чәчәге сайлый. Сания йөгереп китеп бармакчы иде, кызның аякларын ниндидер җиңеп булмастай көч бәйләде дә һич җибәрми. Китмә, ди, карап тор, ди…
Нишләп әле Саниянең күзләрендә мондый томан? Нишләп әле трамвайлар икегә өзелә, кеше битләре коймактай җәелә? Юк, ул еламый… Юк! Ләкин керфекләре ник бу хәтле авырайды?
Бер кулында сары портфель, икенче кулында ак болыттай ак сирень бәйләме. Күзләре елмаюлы… Сирень бәйләмен ул янындагы бер кызга тоттырды. Кызның куллары нәзек кенә… Нәзек һәм ап-ак… Ак кулда ак сирень. Иреннәрендә ялкын… Күзләре нур тулы… Икесе дә елмаешалар… Бер-беренә карашалар да елмаешалар. Саниянең йөрәгенә ниндидер үткен нәрсә килеп кадалды, кадалды да сулык-сулык сызлатты… Ак кыз ак чәчәк күбегенә борын очын орындырып алды… Аннары икесе дә балкышып китеп бардылар…
Сания ничек кайтып җиткәнен хәтерләми. Ул өйгә кермәде, караңгы ишегалдында шыпырт кына йөрде… Бик озак йөрде. Аннары… аннары таш стенага кайнар маңгаен терәде дә үксеп елап җибәрде. Елау аңа бик рәхәт булды. Мондый тәмле күз яшьләрен ул әнә шушы серле кичтә беренче тапкыр татып карады…
(И.Гази)

11 сыйныф
1. Татар шигырь төзелеше үзенчәлекләрен аңлатыгыз.
2. Ә.Еники әсәрләрендә шәхес һәм җәмгыять мөнәсәбәте чагылышы.
3. Утызынчы еллар татар әдәбиятына хас үзенчәлекләрне санагыз.
4. Татар әдәбиятында туксанынчы елларда дөнья күргән әсәрләрне һәм аларның авторларын атагыз.
5. Хикәягә анализ ясагыз.

Фирүзә
Кар дөньясында Фирүзә исемле кар бөртеге оча иде. Ни өчен Фирүзәме? Асылташтай җем-җем итеп җемелдәгәнгәдер, бәлки. Ә бәлки… Хәер, әти-әниләребезнең безгә ни өчен нинди исем кушуларын ничек белеп бетермәк кирәк тә һәм бу хакта бәхәсләшүнең нигә кирәге бар? Фирүзә икән, Фирүзә. Хикмәт аның исемендә түгел.
Кар дөньясын тутырып очкан кар бөртекләре чиксез галәм океанында сәяхәт кылып йөргән йолдызлар санынча. Кем белә, бәлки, аннан да күбрәктер. Шул галәмәттә, шул ыгы-зыгыда, шул буталышта ничек танырсыз икән, кадерле дусларым, Фирүзәне?
Ә сез тәңкә карлар талгын гына тирбәлеп очканда һавага карагыз. Һай, шаян абый, кар бөртекләре барысы да бер төсле бит, диярсез инде башта. Ә сез игътибар беләнрәк карагыз. Күрдегезме? Бер кар бөртеге сезнең йөзгә орынам-орынам дип тирбәлде-тирбәлде дә читкә очып китте, җиргә кунам-кунам дип түбән төште-төште дә, җил канатларына утырып, янә югарыга омтылды. Аксыл болытлар арасыннан күз сирпегән кояш яктысына йөзек кашыдай ялтырап алды да үзе шикелле үк шаян, җитез кар бөртекләре арасына кереп югалды.
Әллә күрми дә калдыгызмы? Фирүзә шул иде бит инде. Шул үзе иде Фирүзә. Әйе, көмеш керфекле, ефәк чәчле, ачык йөзле кар бөртеге Фирүзә шул иде.
Кая бара, кая оча соң ул Фирүзә, дисезме? Үзе дә белми кая очканын, кай тарафларда йөзгәнен. Күк океаны чиксез, күк юллары озын, җил канатлары җитез.
Әллә сез үзенең кая очканын белергә теләми дип уйлыйсызмы Фирүзәне? Һи, теләмәгән кайда ул! Тик аның тир-ягындагы өлкән кар бөртекләре бик җитдиләр шул, һич кенә дә ипләп сөйләшергә теләмиләр Фирүзә белән.
Очты-очты да, йөзде-йөзде дә, озак кына тирә-ягына карангалап, Фирүзә янәшәдән генә очып барган өлкән кар бөртегенә эндәште:
— Абзыкаем, әйтче, зинһар, шулай ашкынып, дәртләнеп кая очабыз без?
— Урманнарны агартырга, тауларны яңартырга, басуларны җылытырга.
Фирүзә түбән карады.
— Ә нишләп төшмибез?
-Җирдә һәркайсыбызның үз урыны бар. Шул урынга барып җиткәч тә төшәрбез. Барыбыз бергә түгел, берәм-берәм төшәрбез. Берәм-берәм төшмәсәк, җиргә кар тигез ятмый. Кар тигез ятмагач, җир җылынмый. Җир җылынмагач, игеннәр уңмый. Игеннәр уңмагач, икмәк булмый. Икмәк булмагач, балалар куанмый. Балалар куанмагач, кар дөньясының кызыгы бетә. Безнең иң олы максатыбыз – балаларны куандыру.
Фирүзә беркавым, шат йөзле балалар һәм кызыгы беткән дөнья турында уйлый-уйлый, сүзсез генә очты. Аннары йомшак иреннәрен турсайтып болай диде:
— Ә минем бүген үк, хәзер үк шатландырасым килә балаларны.
Тәҗрибәле кар бөртекләре бер-берсенә карап елмаештылар.
— Алайса, — диде арадан бер өлкәнрәге, — син, сеңелкәем, ә-әнә теге тау битенә төшеп кунарсың. Ә-әнә, күрәсеңме, балалар чаңгы шуалар. Син төшеп кунгач, тау биегәебрәк китәр. Тау биегәйгәч, балалар шатланырлар.
— Анда бик күп бит кар бөртекләре, мине ничек танырлар соң балалар?
Кар бөртекләре Фирүзәнең беркатлы соравын җавапсыз калдырдылар. Чөнки балаларны бергәләп шатландырырга күнеккәннәр ич алар. Ә Фирүзә — кар дөньясында гомер булмаган хәл – башкалардан аерылып торырга уйлый.
— Бер генә баланы булса да шатландырасым килә минем, — дип, як ягына карады Фирүзә.
Фирүзә белән сөйләшеп торырга вакытлары юк иде кар бөртекләренең. Алар берәм-берәм җиргә төшеп ята тордылар. Чана юлларын калынайттылар, күл, болын, басу өсләренә ак юрган булып сырыштылар.
— Минем сезнең кебек шатландырасым килми балаларны, минем үземчә шатландырасым килә, — дип, әле бер кар бөртеге, әле икенчесе янына очып килде Фирүзә.
Безнең дә үзебезчә шатландырасыбыз килә дә бит аларны, тик кар дөньясының кагыйдәләре һәммәбез өчен дә бертөрле шул, — дип көрсенделәр кар бөртекләре.
— Бер генә баланы булса да үземчә шатландырыр идем, үземчә, — дип такмаклады Фирүзә һаман.
— Мондый холкың белән тиз эрерсең син, җирсемә алай, башкалар эшләгәнне генә эшләргә тырыш, — дип үгетләп карадылар Фирүзәне өлкән кар бөртекләре.
— Юк, юк, юк, — дип һаман үз сүзен сөйләде Фирүзә, — эресәм эрермен, әмма теләгемә ирешермен. Мин бик телим бит, бик теләгәч, теләгем үтәлергә тиеш минем.
Фирүзә башка кар бөртекләре белән тал ботагына кунып тирбәлде дә янә югары күтәрелде. Телеграф чыбыгында да, хәтта песнәк каурыенда да урын табалмады ул үзенә. Башка кар бөртекләре кунып калган урыннар һич кенә канәгатьләндермәде аны.
Шулай оча торгач, авыл урамына килеп керде Фирүзә. Анда, зәңгәр буялган капка төбендә, дөнья кубарып нәни кызчык елап тора иде.
Фирүзә бер очып үтте нәни кызчыкның каршыннан, ике очып үтте. Әмма кыз аңа бөтенләй игътибар итмәде.
— Елама, елама, мин сине шатландырырга телим, кара миңа, күр мине, менә мин нинди матур җемелдим! – дип кычкырды Фирүзә бөтен көченә. Тик аның тавышы бик нәзек, бик көчсез иде шул. Елау ләззәтенә бирелгән кызчык аның тавышын ишетмәде.
Бераздан кыз йодрыкларын язды. Ләкин, нәни учларында яшь тамчылары күргәч, тагын да кычкырыбрак еларга тотынды.
Менә шул мизгелдә тәвәккәлләде инде Фирүзә. Күкне тутырып очкан кардәшләренә соңгы мәртәбә карап алды да кызчыкның алсу учына очып төште. Нәни учтагы җылы яшь тамчысына кушылып эреп беткәнче, кызчыкның елаудан туктавын, аның чиста күк йөзедәй зәңгәр күзләрен киң ачып, соклану катыш куану белән тулуын күреп өлгерде ефәк чәчле, көмеш керфекле, ачык йөзле Фирүзә.
Фирүзәнең:
— Хушыгыз, туганнарым, мин теләгемә ирешеп эрим, — дигән соңгы сүзләрен җил биеккә-биеккә алып менеп китте.
— Хуш, кыю Фирүзә! – дип, бердәм гөрләделәр кар бөртекләре. Җил көчәйде. Кар дөньясында буран чыкты.
(Ф.Шәфигуллин)

2001 нче елгы республика олимпиадасы сораулары
9 сыйныф
I блок (теоретик сораулар)
1. Урта гасыр әдәбиятында күчемлелек, дәвамчанлык нәрсәләрдә ачык күренә? Санап үт.
2. Үзең теләгән ике яки берничә урта гасырга караган әсәрләр мисалында күчемлелек һәм дәвамчанлыкны дәлилләп кара.
II блок (чорга күзәтү)
1. XIX йөздә реалистик проза үсүенә тәэсир иткән факторларны санап күрсәт.
2. а) Түбәндәге исемлектән XIX йөздә реалистик проза әсәрләре иҗат итүче авторларны сайлап алып, яннарына берәр әсәрләренең исемен яз.
1) Хөсәен Фәезханов
2) Мартиньян Иванов
3) Каюм Насыйри
4) Салихҗан Кукляшев
5) Заһир Бигиев
6) Муса Акъегет
7) Риза Фәхретдинов
8) Закир Һади
б) Беренче реалистик роман язучы авторларны билгелә, астына сыз.
III блок (монографик тема)
Габдерәхим Утыз Имәни иҗаты
1. Габдерәхим Утыз Имәнинең эшчәнлек сферасын түбәндәге исемлектән билгеләгез.
1) мөгаллим
2) сүзлекләр төзүче
3) шагыйрь
4) китап басучы
5) мөхәррир
6) тәрҗемәче
7) табиб
8) тарихчы
9) телче
10) астроном
11) сәүдәгәр
12) шәрехче
13) тимерче
2. Бирелгән исемлектә кайсы әсәр Утыз Имәнинеке түгел, шуның астына сыз.
1) “Мөһиммәтез-заман”
2) “Горбатнамә”
3) “Кыйссасен-әнбия”
4) “Тәнзифел-әфкяр”
5) “Гаварифез-заман”
3. Түбәндәге исемлектән Имәни иҗатында күтәрелгән төп мәсьәләләрнең асларына сыз.
1) шәхес азатлыгы
2) “кече кеше”
3) гаиләдә ир белән хатын мөнәсәбәтләре
4) белемлелек, гыйлемлек
5) табигать һәм кеше мөнәсәбәтләре
6) икейөзлелек
7) мөселман-христиан мөнәсәбәтләре мәсьәләләре
8) колониаль изелү мәсьәләләре
9) катнаш никяхлар мәсьәләсе
IV блок (иҗади эш)
Хикәягә анализ ясагыз.

Кояш артыннан киткән тургай
Туган-үскән авылымны сагынып, кунакка кайттым. Туган җирдәге бөтен нәрсә ник болай җанга бик якын була икән? Хәтта урам туфрагына басканда да күңелем тетри…
Беренче көнне үк малай чакта ат саклаган чокыр-чакырларны, җилкәләп утын ташыган урманнарны, суын эчкән инеш буйларын – яхшы-яман истәлекләре белән күңелдә калган урыннарның барысын да йөреп чыктым. Йөрмәгән тик Олы күл буе гына калды. Мин аны юри соңгарак калдырдым. Олы күл ерак. Анда барып кайту өчен үзенә бер көн кирәк.
Әйтергә онытканмын, кызарып җиләк пешкән чаклар иде бу. Ашлыклар күкрәп үсеп утырган чак. Бик матур чак. Кояш кызуы басыла төшкәч, мин Олы күлгә барырга дип юлга чыктым. Көн сүрелеп бетмәгән иде әле. Кечкенәдән үк бик таныш, бик күп тапкырлар атта да, җәяү дә чабып узган юл буйлап әкрен генә барам. Тузанның кайнарлыгы хәтта ботинка табаны аша сизелә… Кояш гүя эрегән һәм менә-менә минем башка тамачак. Әлсерәп авызларын ачкан кара карга балалары, мин бик якынайгач кына, анда да теләр-теләмәс кенә, канатка күтәреләләр дә, ерак та китмичә, яңадан төшеп куналар. Барып җиткәч, балык сикерүдән җәелгән су алкаларына карап, төрле уйлар уйлап, чирәмдә бик озак утырдым. Малай чагында йөгереп йөргән җирләргә кире кайткан кешенең уйларга уйлары табыла инде. Аннары күлне бер тапкыр әкрен генә әйләнеп чыктым. Аннары тагын иске урынга килеп утырдым. Инде озак утырылды бугай. Өйдәгеләр мине югалтканнардыр. Ләкин никтер кузгаласым килми: кайчан әле мин тагы кайта алырмын, утырып калыйм. Камышта тирбәлгән кечкенә генә сары кошка карап утырам да утырам.
Кояш үз юлы белән әкрен генә төшеп бара… Өлгерә башлаган бодай исе, татлы бал исе борынга керә… Рәхәт! Ә тургайлар кич-кырын бигрәк тә котыралар икән. Баш турымда сайрыйлар да сайрыйлар. Әллә инде бөтен безнең район тургайлары минем баш очыма җыелганмы? Гөрләшәләр генә… Мин күккә карап чалкан ятам. Чалкан ятып тургай моңын тыңлыйм. Әнә берсе… әнә икенчесе… Түгәрәкләр ясый-ясый һаваны бораулап менеп баралар. Мин аларны күздән ычкындырмаска тырышып карап ятам. Колак төбендә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй…
Кояш бата, ахры, инде. Күл буйларына дымлы караңгылык төшә башлады. Ә күк йөзе әле зәп-зәңгәр, яп-якты… Бигрәк тә кояш баешы ягы… Ә болытлар кып-кызыл… Баягынак кар тауларыдай өелеп торган ак болытларга кинәт ут капты, болытлар ялкынланып яналар…
Кояш иңгән саен тургайлар күтәрелә, күтәрелә… Гүя кояштан аерыласылары килми, гүя кояш аларның әниләре…
Мин бер-ике тургайны һаман күздән ычкындырмыйм. Алар инде миңа кичке тәрәзәдә йөри торган күбәләк кадәр генә булып күренәләр. Үзләре һаман менә, һаман менә… Вакыт-вакыт мин инде аларны күздән дә югалтам. Аннары тагын эзләп табам.
Җирдә инде күптән кояш юк. Ә югарыда бар әле. Күккә чәчрәгән соңгы кояш нуры тургай канатында кызарып чагылып китә. Әнә шул чакта инде мин югалган тургайны яңадан шәйли башлыйм.
… Күренер-күренмәс кенә булып лепердәп торган бер тургай кинәт җиргә таба егыла башлады: кояш артыннан ияреп барырга аның көче, күрәсең, җитмәде… Әнә ул, канатларын җыеп, таш кебек атылып төшеп килә… Менә җир тургайга каршы сикерде. Мескен кошчык бәрелде, харап булды дип торганда гына, тургай канатларын җәеп җибәрде дә солы арасына әкрен генә килеп төште. Калган икесе әле һаман күтәрелә, һаман сайрый… Никадәр генә биек менгән булсалар да, моңлы җырлары әле һаман җиргә төшеп җитә: челтер-челтер, туррый-туррый, яй-яй…
Әнә тагын берсе егылып төшеп килә. Нәкъ борчак кыры турысына… Минем сикереп торасым, аны учыма тотып аласым килә… Менә мин сикереп аягыма бастым… Талпындым… Бусы да, канатын җәеп җибәреп, әкрен генә борчак арасына төште.
Ә соңгысы? Әнә ул ак болыт таулары фонында кара нокта кебек кенә булып леперди. Ул әле һаман менә. Ул кояшны күрә булса кирәк. Ә җир инде кояшны күрми. Камыш ышыгында су өсте инде кап-кара. Ә камышлар инде йокыда…
Ә тургай, ялгыз тургай, һаман менә, һаман күтәрелә… Бәлки, аның әнисе кояштыр? Әнкәсеннән аерыласы килмичә, ул һаман югарырак, һаман яктыгарак менәдер…
Мин керфек тә какмыйча карап ятам. Күзләремне йомып кына алсам да, тургай инде югалачак. Кайда соң әле ул? Мин аны күрми башладым. Юк, юк, күрәм. Әнә ул, әнә… Тузан хәтле генә инде… Ә шудай да тавышы челтерәп агып тора…
Мин көтәм, менә ул канатларын җыяр да, иптәшләре кебек үк, җиргә таштай атылып төшәр. Җирдә яралаган – җирдән аерыла алмас. Көтәм, ә ул һаман төшми. Ул һаман менә… һаман сайрый…
Мин инде аны күрмим. Юк, күрмим… Ә челтерәп аккан тавышын әле ишетәм. Ишетәм әле. Әллә ишетәм кебек тоела гынамы? Була ич шулай: җырчы җырлап туктаганнан соң да колак төбендә аның җыры беравык чыңлап ишетелеп тора…
Кая китте икән соң ул? Ник җиргә төшмәде? Ник бүтәннәр кебек канатларын җыеп түбәнгә атылмады? Әллә сайрый-сайрый кояш артыннан киттеме? Кояш артыннан… Әнкәсе артыннан…
Мин башымны артка ташладым да әллә ни гомер күккә карап тордым. Бәлки, ул бик югарыдадыр, кояш артыннан барадыр? Тик минем күзләрем генә аны күрә алмыйдыр? Шулайдыр…
Кичке чыктан юешләнгән үләннәр өсләп әкрен генә авылга таба атлый башладым. Атлыйм… Уйлыйм… Кояш артыннан киткән тургай хакында уйлыйм… Ә күлнең аргы башында, җәйге матур төнне котлап, бакалар кешнәшә…
(И.Гази)

10 сыйныф
I блок (теоретик сораулар)
1. Романтик иҗатка хас билгеләрне санагыз.
2. Татар әдәбиятында романтизм иҗат методының башлангыч чиген билгеләгез. Дөрес дип тапканның янына + билгесе куегыз.
1) XIX гасырның II яртысы;
2) XX йөз башы;
3) Кол Галидән башлап (XIV гасыр).
3. Романтизмның төп сурәтләү предметлары:
1) табигать
2) кешенең хисләрне кичерү киңлеге, эмоциональ киеренкелек масштабы
3) кешенең рухи тормышы (эчке дөньясы, уй-кичерешләре)
4) җәмгыять һәм шәхес арасындагы мөнәсәбәтләр
5) цивилизациянең әхлакка тәэсир итүе
6) кеше яшәешенең мәгънәсе
Дөрес дип исәпләгән пунктларны түгәрәккә ал.
4. Үзегез теләгән бер әсәрнең романтик әсәр икәнлеген язмача дәлилләгез.

II блок (чорга күзәтү)
XX йөз башы
1. XX йөз башы поэзиясенең үзенчәлекләрен санап чык.
2. XX йөз башы поэзиясендә сатирик лирика иҗат итүчеләрнең иң күренеклеләрен атагыз. Мисаллар белән дәлилләгез.
3. Түбәндәге исемлектән сәяси лирикага йөз тотып иҗат итүчене ассызыклагыз.
1) С.Рәмиев
2) С.Сүнчәләй
3) Н.Думави
4) М.Гафури
5) Г.Тукай
6) Ш.Бабич
7) Дәрдемәнд
4. Г.Тукайның романтик дип саналырга хаклы әсәрләренең өч-дүртен атагыз.
5. “Печән базары яхуд яңа Кисекбаш” әсәрен язганда Г.Тукай иске “Кисекбаш”ны файдалана. Түбәндәге исемлектән иске “Кисекбаш”ның авторын ассызыклап билгеләгез.
1) Хисам Кятиб
2) Билгесез автор
3) Котб
4) Әхмәд Үргәнчи
5) Әхмәдбик
6) Габдессәләм
Иске “Кисекбаш”ны тел-стиль үзенчәлекләренә карап, галимнәр кайсы чорга кертеп карыйлар?
6. Түбәндәге исемлектән XX йөз башы поэзиясендә үз мирасларын калдырган хатын-кыз шагыйрәләрне билгеләгез.
1) Газизә Сәмитова
2) Асия Минһаҗева
3) Заһидә Бурнашева
4) Маһруй Мозаффария
5) Гайшә Галиәкбәрова
6) Мәфтуха Вәлидия
7) Мәхбүпҗамал Акчурина
8) Гөлзәйнәп Хөсәения
9) Зәйнәп Сәгыйдә
10) Мәфтуха Вәлидия
III блок (монографик тема)
Шәриф Камал иҗаты
1. Түбәндәге исемлектән сайлап, Шәриф Камал иҗатында күтәрелгән төп мәсьәләләрнең асларына сыз.
1) табигать белән кеше мөнәсәбәте
2) “кече кеше”
3) гаделсезлек
4) катнаш никахлар мәсьәләсе
5) гомумкешелек идеалларының яшәеше
6) җәмгыять һәм кеше мөнәсәбәте
7) милләтнең колониаль изелүе
8) ата-ана һәм балалар мөнәсәбәте
9) яшәү һәм үлем
10) яңа җәмгыять кору каршылыклары
2. Шәриф Камал белем алган шәһәрләрне түбәндәге исемлектән билгеләгез.
1) Әстерхан
2) Баку
3) Рига
4) Истанбул
5) Багдад
6) Каһирә
7) Бохара
3. Ш.Камалның иң беренче басылган әсәрен түбәндәге исемлектән билгеләп, басылу елын күрсәтегез.
1) “Буранда”
2) “Сукбай”
3) “Шәкерт”
4) “Уяну”
5) “Ата”
6) “Бәхет эзләгәндә”
7) “Сәмруг кош”
4. Ш.Камалның үзегез теләгән бер хикәясен анализлагыз.

11 сыйныф
I блок (теоретик сораулар)
1. Эпик төр әсәрләренә хас үзенчәлекләрне санап чыгыгыз.
2. Түбәндәге исемлектән эпик төр жанрларын + тамгасы белән билгеләгез.
1) мәзәк
2) нәсер
3) мәсәл
4) сәяхәтнамә
5) хикәя
6) мәрсия
7) кыйсса
8) роман
9) очерк
10) парча (эссе)
11) эпопея
3. Үзегез теләгән бер әсәрнең эпик төргә каравын, ягъни эпиклыгын дәлилләгез.
II блок (чорга күзәтү)
1940-1950 нче еллар
1. 1940-1950 нче еллар әдәбиятында чагылган төп үзенчәлекләрне түбәндәге исемлектән + тамгасы куеп билгелә.
1) реалистик прозаның алгы планга чыгуы
2) халык авыз иҗаты әсәрләреннән килгән сурәтләү чараларын киң куллану
3) шигырь формасының иң үтемле әдәби форма булып өстенлек итүе
4) аерылу, сагыну, ярату, туган илгә мәхәббәт хисләренең дәрәҗәсен бирергә омтылу
5) зур күләмле романнарның иҗат ителүе
6) туган ил, балалар темаларының калку куелуы
7) милләт иреге, язмышы мәсьәләләренең көчәюе
8) яңа тормыш өчен көрәш, яңа җәмгыять төзү юлларын исбатлауны алга куйган әсәрләр иҗат ителү
9) колониаль изелү мәсьәләләренең алга куелуы
10) мифологик образларга мөрәҗәгать итеп, идеаль тормыш сурәтләргә омтылу
2. Бөек Ватан сугышында һәлак булган әдипләрнең асларына сызыгыз.
1) Фатих Кәрим
2) Зариф Бәшири
3) Муса Җәлил
4) Зыя Ярмәки
5) Нур Баян
6) Мөхәммәтһади Тимергалин
7) Хәйретдин Мөҗәй
8) Әхмәт Ерикәй
3. Бу өзек кемнең кайсы әсәреннән алынган?
“Сөекле балам! Син фашист этләрне кыйнарга китәсең. Намус һәм каһәр белән син ул бурычны үтәрсең дип ышанам. Изегез, бетерегез, кабәхәт фашистны! Җир өстендә бер генә бөртеге дә калмасын мәлгуннең! Мин телим: үземнең йөрәгемдә дошманга каршы кабынган ачу уты синең йөрәгеңдәге утка тоташып, дошманны бетергәнгә хәтле сүнми торган каһәр ялкыны тудырсын!”
4. 1941-1945 нче елларда сугыш турында иң югары сәнгатьчә дәрәҗәдәге әсәрләрне иҗат итүче авторларны бирелгән исемлектән ассызыклагыз.
1) Хәсән Туфан
2) Муса Җәлил
3) Фатих Кәрим
4) Гадел Кутуй
5) Нур Баян
5. 1940-1950 нче еллар әдәбиятында күтәрелгән төп мәсьәләләрне ассызыклагыз.
1) сугыш
2) яшәү һәм үлем
3) батырлык
4) “кече кеше”
5) мәхәббәт
6) гаиләдә бала тәрбияләү
7) җәмгыять һәм кеше
8) интернациональлек
9) ватанпәрвәрлек
10) табигать һәм кеше
11) катнаш никах
12) милләт язмышы
III блок (монографик тема)
Фатих Кәрим иҗаты
1. Ф.Кәримнең остазлары буларак кемнәрдән өйрәнүен ассызыклагыз.
1) С.Рәмиев
2) Дәрдемәнд
3) Г.Тукай
4) Х.Туфан
5) Һ.Такташ
6) С.Сүнчәләй
2. Ф.Кәримнең 1920 нче еллар иҗатына нәрсәләр хас? Түбәндәгеләрдән билгелә.
1) романтикларча дини-мифологик образларга мөрәҗәгать итү
2) ил тормышындагы гадәти генә вакыйгаларны шигъри юл белән бирү
3) символларга мөрәҗәгать итү
4) сурәтләү чараларының ярлылыгы
5) форма белән мавыгу
6) образлылыкның ким булуы
3. Ф.Кәримнең төрмә елларындагы иҗатының лирик героена нинди хисләр хас? Дөрес дип тапканнарын сайлап ал.
А) 1) нәфрәт
2) ялгызлык
3) рәнҗү
4) кимсенү
5) язмыш өчен борчылу
6)ил белән горурлану
7) Якты киләчәккә ышаныч
8) Язмыш өчен борчылу
Б) әлеге чор иҗатында лирик геройның хис дәрәҗәсен сурәтләү өчен автор тагын нинди образларга мөрәҗәгать итә?
1) кыр казы
2) сандугач
3) җил
4) күгәрчен
5) кулъяулык
6) таң
Дөрес дип тапканнарының асларына сыз.
4. Ф.Кәримнең сугыш чоры лирикасына хас үзенчәлекләрне санап чык.
5. Ф.Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасына анализ яса.

2002 нче елгы республика олимпиадасы сораулары
9 сыйныф
1.Әдәбият теориясе.
1.1 Китерелгән билгеләмәләрнең кайсы мифология төшенчәсен ачыклый:
А) уйдырмага корылган маҗаралы әсәрләр;
Б) борынгы кешеләрнең хыял ярдәмендә тудырган дөнья хакында образлы күзаллаулары;
В) кешенең хис-кичерешләрен әкияти геройлар тормышы белән сурәтләп бирү.
1.2. Нәрсә ул әсәр сюжеты?
А) персонажлар тормышы турында белешмә;
Б) әсәрнең төзелеше;
В) геройлар арасындагы мөнәсәбәт һәм вакыйгалар системасының вакыт һәм пространствода үстерелеп сурәтләнүе.
1.3. Дастан жанрына хас үзенчәлекләрне билгеләгез.
А) реаль чынбарлыкның билгеле вакыйгаларын эзлекле сурәтләү;
Б) вакыйга-хәлләр, уй-кичерешләр белән үрелеп бирелгән лиро-эпик әсәр;
В) авторның үз тормышы вакыйгаларына мөнәсәбәте сурәтләнеше;
Г) әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр, чынбарлык күренешләре, вакыйгалары үзара үрелешенә корылган әсәр;
Д) уйдырмага корылган маҗаралы сюжетлы мәхәббәт әсәре.

2. Казан ханлыгы чоры әдәбияты
2.1. “Идегәй” дастаны кайсы елда язылган дигән фараз бар?
А) XIV гасыр уртасы;
Б) XVI гасырның икенче яртысы;
В) XV гасырның 40 еллары.
2.2. Түбәндәге әдипләрнең кайсы Казан ханлыгы чоры шагыйре түгел:
а) Өмми Камал
б) Мөхәммәд Әмин
в) Мәхмүд Болгари
г) Колшәриф
д) Мөхәммәдъяр
2.3. XV-XVI гасырларда татар язма мәдәниятенең актив жанрларын билгеләгез.
А) газәл
Б) сәяхәтнамә
В) дастан
Г) мәрсия
Д) поэма
Е) мәдхия
2.4. Мөхәммәдъяр иҗатында традиция һәм новаторлыкны билгеләгез.
3. Каюм Насыйри иҗаты
3.1. Исемлектәге кайсы әсәрләрне К.Насыйри төрекчәдән тәрҗемә иткән:
а) “Әхлак рисаләсе”
б) “Әбүгалисина кыйссасы”
в) “Кырык бакча”
г) “Кырык вәзир кыйссасы”
3.2. К.Насыйри эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләгез:
А) гыйльми-мәгърифәтчелек
Б) шәрехчелек
В) әдәби тәрҗемәчелек
Г) тарихчылык
4. Бүгенге татар прозаикларының нинди әсәрләрен яратып укыдыгыз? Ни өчен?

10 сыйныф
1. Әдәбият теориясе.
1.1. Кайсы иҗат методында иҗат итү әдиптән тарихи чынбарлыкның конкрет сурәтләнешен таләп итә?
А) реализм
Б) романтизм
В) сентиментализм
1.2. Татар драматургиясенең барлыкка килү чорын билгеләгез һәм беренче драма әсәрен атагыз:
А) XIX йөзнең беренче яртысы
Б) XIX йөзнең ахыры
В) XX йөз башы
1.3. Конфликт төшенчәсенә билгеләмә табыгыз:
А) әсәр сюжетының иң киеренке моменты
Б) геройларның каршылыклы максат, омтылыш, уй-фикерләре кисешүе
В) персонажлар арасындагы бәйләнеш
1.4. Әдәби әсәрләрнең драма төренә караучы жанрларын билгеләгез:
А) комедия
Б) пьеса
В) фарс
Г) драма
Д) поэма
2. XX гасыр башы татар әдәбияты
2.1. Гасыр башы әдәбияты-сәнгате үсешен тәэмин иткән алшартларны атагыз.
2.2. Гасыр башы сүз сәнгатендәге иҗат юнәлешләрен билгеләгез.
2.3. Гасыр башының иң күренекле прозаикларын атагыз.
2.4. Гасыр башы прозасына хас үзенчәлекләрне билгеләгез.
3. Нәҗип Думави иҗаты
3.1. Н.Думавиның иҗатында чагылыш тапкан үзәк темаларны билгеләгез:
А) халык кайгысы
Б) мәхәббәт
В) сугыш афәте
Г) гыйлемлелек
Д) шәхес иреге
3.2. Н.Думави лирикасына хас үзенчәлекләрне атагыз:
А) иҗтимагый мәсьәләләрнең үткен куелуы
Б) халык авыз иҗаты үрнәкләре белән үрелгәнлек
В) гыйсъянчылык
Г) ким образлылык
Д) романтик мотивлар чагылышы
Е) суфи әдәбият символларын куллану
3.3. Н.Думавиның “Су кызы” хикәясенә анализ ясагыз.
Су кызы
Җәйнең иркен күге бердән үзгәреп, ачуланган төсле каралып китте…
Серле ай, серле йолдызларның серле нурлары астында тыныч кына калкып яткан авыллар, урманнар, сулар күздән югалды: аларны инде караңгылык басты, калын караңгылык каплады…
Урман һич тә разый булмаган төсле тавыш күтәрде: кычкырына, шаулый, гөрелди башлады. Урман эчендәге зур, тирән күл дә хәрәкәткә килде: бердән, күтәрелеп киткән җил агач араларында аю төсле үкерә, бүре кебек улый, елан булып сызгыра иде…
Озак та үтмәде, югарыда, караңгылык дөньясында, кемнәрдер утлы камчылар белән шаяра башладылар: тавыш купты, күк күкри, шыбырдатып яңгыр ява башлады.
Әйе, урман разый булмаган төсле һәнүз шаулый, ләкин авыллар тыныч, урманнан ерак түгел чокыр буйлап сузылып яткан зур татар авылы да тавышсыз калуында, хәрәкәтсез йоклавында… Тик урманга таба якның иң читендә булган Бану карчык ызбасында гына тычкан уты күренә, шундый җил купкан төннәрдә Бану карчык нидәндер йоклый алмый, әгәр йоклаган булса, куркынып уяна һәм, үзенә иптәш булсын өчен, лампасын кабызып, тәрәзә төбенә үк куя, үзе дисбесенә ябыша. Хәзер дә ул җил күтәрелү белән куркынып уянган вә, иптәше булган лампасын кабызып, тәсбихына ябышкан – шакмак саен бер иман яңарта, тәрәзәгә күз салган саен, ләхәүләләрен укый. Ул инде үзен йокыдан сискәндереп уята торган мондый җилләрнең, мондый яңгырларның таң алдындагы җилләр, таң алдындагы яңгырлар икәнен кат-кат сынаган. Аларның озакламый басылачакларын да белә, алар басылу белән таң да атачагын аңлый. Шулай булса да, нидәндер куркына. Табигатьнең шундый дәһшәт күрсәткән бер вакытында авыл читендә булган бер ялгыз йортта бу ялгыз Бану карчыкның тойгылары, бигрәк таң алдында була торган бер дәһшәтле вакыттагы тойгылары, куркыну сүзе белән генә тәгъбир ителерлек булмый; ул кайдандыр егълаган, көлгән тавышлар, гармун, скрипка авазлары чыпырдаулары, мылтык авазлары ишеткәндәй була вә шул төрлечә, берсенә-берсе каршы тойгылар астында басылып, күмелеп кала.Җил котырганнан котыра, урман шаулый; урман эчендәге күл ак башлы тулкыннар чыгарып чайкала. Ак башлы батыр тулкыннар берсе өстенә берсе ятып көч сынашалар. Тулкыннар арасында кызлар – су кызлары мәш килеп шаярышалар: төтен төсле кабарып торган кара чәчләрен артка салындырып, ямьле, җылы күкрәкләре белән батыр тулкыннар өстенә сикерәләр, энҗе кебек пакь тәннәре тулкыннар өстенә нур чәчеп батып китә, янә сикереп чыгалар. Янә тулкыннарны кочаклап, ефәк төсле сарылып, авып китәләр, үзләре көмеш тавышлары белән чыркылдап көләләр иде. Күк күкри, яшен яшьни, урман дерелди, алар бөтен дөньяларын онытып шыркылдыйлар, тулкын батырлар белән шаяра иде.
Озак та үтмәде, арадан берсе, ничектер зәгыйфьрәге, ничектер соңрагы батыр кебек йөзеп, ярга якынлады, ярга да якынлады, бөтен нурлы тәне, пакь гәүдәсе белән кырыйга да чыкты. Йа ходай, бөтен тәне, нәфасәте белән чыгып, җирдә яфраклар өстенә басты. Табанына кадәр төшкән төтен чәчен мамык куллары белән җилкәсенә салды, кулларын башына куеп, ягымлы күкрәген бераз алга калкытты да озак-озак итеп киерелде…
Моннан өч ел элек Бану карчык авылында күңелсез бер вакыйга, бөтен тирә-якны шаулаткан бер вакыйга булган иде. Һәр авылда булмаса да, күп татар авылларында булган кебек, бу авылда яшь егетләрнең мулладан, картлардан качып гармун уйный торган, җыелып биешә вә җырлаша торган йортлары Бану карчык йорты иде. Бану карчык йортының авылдан читтә булуы, йортта ир-атның булмавы, карчыкның да моңны сөя торган булуы егетләр өчен бик җайлы булу өстенә, Бану карчыкның яңа гына бәлягатькә ирешкән алтын алмасы кебек бердәнбер кызы Маһисылу да бар. Шуның өчен авыл егетләре бу йортта үзләрен оҗмахтагы кебек хис итәләр, зарларын, моңнарын түгәләр, шатлык вә куанычларын чыгарып салалар иде. Бик табигый буларак, пәрдәсез татар кызы бөтен авыл егетләрен үз тирәсендә әйләндерә, аларның күңелләрендә борыннарына исе дә килмәгән тирән-тирән гөнаһсыз тойгыларның кабаруына сәбәп була. Шуның өчен ул яшь Маһисылуны бөтен авыл егете ихтирам итә иде…
… Менә Бану карчык йортында була торган шул хәл күптән инде авылны тынычсызлый, мәсҗед картлары һәм бик шәригатьчә йөри торган мулла эчләрендә каты ачу саклыйлар, хәтта икенде, ахшам арасындагы вәгазьләрендә мулла Бану карчыкны телгә алып, чиркәнеп тә үткәли иде. Шулай булса да, Бануның үзенең инде карчык булуы, кызы Маһисылуның әле сабый булуы йортны барып туздырырга ничектер ирек бирми.
Менә Маһисылу бәлягатькә иреште… Менә халыкта ачлык башланды. Менә яңгырлар яумый башлады. Халык бердән купты. Мулла җилкенеп-җилкенеп мөнбәрдән вәгазьләр сөйләде, аларны авылдан куарга, аларны мәсхәрә итәргә, аларны, белмим, нишләтергә… Җомга атлы көндә Бану карчык йортына бердәм һөҗүм башлады: карты-корты, бала-чагасы шау килә иде, әүвәл карчыкны, аннан Маһисылуны мәсхәрә иттеләр, битләрен дегет вә корымнарга буяп бетерделәр, картлар мәсҗед таяклары белән мангалап та алалар иде…
Күлмәкләре ертылып, чәчләре тузып, башлары канап беткән мескин, гөнаһсыз, пакь Маһисылу мулланың үз кызларыннан миллион мәртәбә гафифә, яшь туташ, күңеле иркенлек белән мәгъруранә югартын тибә торган татар кызы бу хурлыкларга чыдасынмы? Ул шул канлы күлмәкләре белән шул көннең кичендә анасы яныннан югалды, туры урман эченә китте. Киткәннән китте, ниһаять, әлеге зур, тирән күлгә терәлде. Озак та уйламады, кулларын сузып суга сикерде вә бердән батып китте. Аның кайда киткәнен, кайда югалганын һичкем белмәде. Карчык ялгыз калды… Бу вакыйга, вакытында бик зур шау-шуларга сәбәп булган булса да, хәзер инде онытылган, авыл егетләре дә Бану карчык янына килмиләр, яки ул китерми иде…
Карчыкның белүенчә булды… Җил инде басыла башлады, тулкыннар да көчсезләнә, су кызлары да берәм-берәм югала иде. Тик Маһисылу гына кулларын башына куеп, киерелгән хәлдә авылга юнәлгән вә нидер-нидер исәпли, уйлана иде. Маһисылу бердән калтырап китте, нидәндер-нидәндер куркынды, ниндидер-ниндидер догалар укырга теләде, ләкин аның хәтеренә һичбер төрле дога төшмәде. Озак та үтмәде, Маһисылу кулларын җибәреп, шаркылдап көлә башлады. Ул гакылсызлар көлүе, тилеләр көлүе белән көлә иде. Урман аның көмеш тавышын гөрелдәтеп үзенә кайтарды. Ул тагын калтырап китте, ялт итеп суга таба борылды. Су кызлары һәммәсе батып беткән, тулкыннар да югалган иде. Маһисылу күккә бакты, анда инде болытлар агылып беткән, сүнәр-сүнмәс торган вак йолдызлар белән таң алдыннан актык нурларын чәчеп торучы ай гына агач башыннан Маһисылуга карап тора иде. Айдагы Зөһрә кыз, айның бер читенәрәк килеп, башын да бераз салындыра төшкән кебек Маһисылуны күзли, ачыграк күрергә тырышкан кебек карый иде. Маһисылу, Зөһрәне күргәч, тагын бер шыркылдап көлде һәм нигәдер-нигәдер бармак селекте. Зөһрәгә бармагын селкеп, нигәдер шаярды да тагын бер көлде, тагын бер көлде дә кулларын алга сузып сикерде. Ул ак балык төсле чумды…
Күктәге Зөһрә дә сүнде, чөнки таң атты.
Хәзер инде дөньяда гакыллылар, динлеләр тормышы башланды. Хәзер инде гакыллы башларга ярык сукаларын өстерәтеп кырга барырга гына калды, хәзер инде динле мулланың чапан-чалма киеп, какыра-төкерә мәсҗедкә баруына вакыт җитте.
(Н.Думави)
4. Бүгенге татар драма әсәрләреннән кайсыларын ошатасыз? Ни өчен?

11 сыйныф
1. Әдәбият теориясе.
1.1. Н.Исәнбәтнең “Идегәй” әсәре кайсы жанрга карый
А) драма
Б) трагедия
В) комедия
1.2. Кайсы төшенчәләр “әдәбият төре” сүзенә туры килә
А) лирика
Б) поэзия
В) драма
Г) баллада
1.3. Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” хикәясенең темасын билгеләгез
1.4. Эпик әсәрләрдә лирик чигенешләр ни өчен кертелә? Үзегез теләгән бер әсәр мисалында аңлатыгыз.
1.5. Х.Туфан иҗатында лирик геройга нинди сыйфатлар хас?
2. 1945-1970 еллар татар әдәбияты
2.1. 50 нче еллар уртасында әдәбиятка кайсы язучыларның иҗатлары кайтарылды?
2.2. С.Хәким кайсы әсәрләрен сугыш темасына багышлаган?
А) “Дала җыры”
Б) “Баһавиның моңы”
В) “Дуга”
2.3. Сугыштан соңгы әдәбиятка хас үзенчәлекләрне санагыз.
2.4. 1941-964 нче еллар аралыгында М.Җәлил һәм җәлилчеләр батырлыгына багышлап язылган әсәрләрне билгеләгез:
а) Ә.Фәйзи “Шагыйрь”
б) Г.Әпсәләмов “Агыла болыт”
в) С.Хәким “Языгыз, җир уллары”
г) Р.Ишморат “Үлмәс җыр”
д) В.Нуруллин “Шинельсез солдатлар”
2.5. Бу чорда эшләгән әдәбиятчы галимнәрнең кайсыларын беләсез, шуларны атагыз.
3. Илдар Юзеев иҗаты
3.1. И.Юзеев поэтик стиленең үзенчәлеге нәрсәдә?
3.2. И.Юзеев иҗатына хас символик образларны әсәрләреннән мисаллар белән аңлатыгыз.
3.3. И.Юзеев үз әсәрләрен кайсы иҗат методына өстенлек биреп яза?
3.4. И.Юзеев әсәрләрен лирик төрнең кайсы жанрларында иҗат итә?
3.5. И.Юзеевның “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасына анализ ясагыз.
4. 1990 нчы елларда әдәбият мәйданына килгән кайсы шагыйрьләрнең әсәрләрен яратасыз? Ни өчен?

2003 нче елгы республика олимпиадасы сораулары
9 сыйныф
1. С.Сараиның “Сөһәйл вә Гөлдерсен” әсәренең төп каршылыгын билгелә.
2. Түбәндәге әсәрләр нинди юнәлеш һәм иҗат методында язылган? Билгелә. Котбның “Хөсрәү вә Ширин”, З.Бигиевның “Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә”, Г.Кандалыйның “Сәхипҗамалга”, “Мулла белән абыстай” әсәрләре.
3. Эчтәлек, вакыйга, сюжет төшенчәләренә билгеләмә бирегез. Мисаллар китерегез.
4. Мөхәммәдъяр лирик героена характеристика бирегез.
5. Урта гасыр әдәбиятында заман герое кем ул?
6. Юан имән төбеннән төртеп чыккан яшь үсентене детальләп һәм аллегорик сурәтлә.
7. 90-нчы еллардан алып, бүгенге көн әдәбиятында нинди күренешләр булды, шуларны мисаллар белән дәлиллә. Бу чор әдәбиятында үзеңә ошаган әсәрләрне ата.

10 сыйныф
1. Г.Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” әсәренең темасын билгелә.
2. Түбәндәге әсәрләр нинди юнәлеш һәм иҗат методында язылган? Билгелә. Г.Исхакыйның “Кәләпүшче кыз”, “Зөләйха”, Ф.Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт”, Г.Тукайның “Милли моңнар”, Дәрдемәнднең “Видагъ” әсәрләре.
3. Катнашучы, характер, тип һәм хикәяләүче төшенчәләренә билгеләмә бир.
4. С.Рәмиевнең лирик героена характеристика бир.
5. XX йөз башы әдәбиятында заман герое кем ул?
6. Сөрелгән кара басуда ялгыз үсеп утыручы ак ромашка күренешен детальләп һәм аллегорик сурәтлә.
7. 90-нчы еллардан алып, бүгенге көн әдәбиятында нинди күренешләр булды, шуларны мисаллар белән дәлиллә. Бу чор әдәбиятында үзеңә ошаган әсәрләрен ата.

11 сыйныф
1. Г.Исхакыйның “Көз” әсәренең темасын билгелә.
2. Түбәндәге әсәрләр нинди юнәлеш һәм иҗат методында язылган? Билгелә. М.Җәлилнең “Кызыл ромашка”, Н.Исәнбәтнең “Идегәй”, А.Гыйләҗевның “Әтәч менгән читәнгә”, И.Юзеевның “Өчәү чыктык ерак юлга”, Ә.Баяновның “Сәяхәтнамә” әсәрләре.
3. Образ, деталь, символ, мотив төшенчәләренә билгеләмә бир.
4. Р.Фәйзуллинның лирик героена характеристика бир.
5. 1960-80 нче еллар әдәбиятында заман герое кем ул?
6. Сукмакта яткан көзге миләш яфрагын детальләп һәм аллегорик сурәтлә.
7. 90-нчы еллардан алып, бүгенге көн әдәбиятында нинди күренешләр булды, шуларны мисаллар белән дәлиллә. Бу чор әдәбиятында үзеңә ошаган әсәрләрен ата.

Казан — 2004

Төзүче: филология фәннәре кандидаты, КДУ өлкән укытучысы Н.М.Гафиятуллина
Фәнни мөхәррире: филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Д.Ф.Заһидуллина

Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы
Казан дәүләт университеты
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:53
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.