Морфология һәм орфография. 6 нчы сыйныф

Морфология

1. Сүз төркеме төшенчәсенә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.

а) мәгнәләре, грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр;
ә) мәгнәләре, грамматик билгеләре һәм җөмләдә кулланылышлары буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр;
б) грамматик билгеләре буенча бер төркемгә берләшкән сүзләр.

2. Татар телендә ничә сүз төркеме бар?

а) 10; ә) 12; б) 13.

3. Сүз төркемнәре ничә төркемгә бүленәләр?

а) өч; ә) биш; б) дүрт.

3. Мөстәкыйль сүз төркемнәрен дөрес билгеләнгән рәтне тап.

а) исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыл, аваз ияртемнәре, ымлык;
ә) исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыл, аваз ияртемнәре;
б) бәйлек, теркәгеч, хәбәрлек сүзләр, ымлык, кисәкчә, модал сүз.

Исем

1. Исем...-

а) предметны белдерә торган сүз төркеме.
ә) предмет һәм затларны белдерә тоган сүз төркеме.
б) предмет һәм затларны белдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә. Исем килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә.

2. Исемнәрнең санын дөрес билгеләгән рәтен табарга.

а) китаплар- берлек сан; кояш-күплек сан; парта-берлек сан;
ә) кеше-берлек сан; гөлләр- күплек сан; сыерчык-берлек сан;
б) гөмбәләр- күплек сан; җир- берлек сан; кашык-күплек сан.

3. Исемнәрнең килеше дөрес билгеләгән җөмләне ачыкла.

а) ботакка (юнәлеш килеше) гөмбәләр (баш килеш) дә кадыйлар;
ә) көзне (чыгыш килеше) аюлар (төшем килеше) да сизгән;
б) күләгәдә (баш килеш) эре чык бөртекләре (иялек килеше) кибә алмый аптырый.

4. Ясалышы ягыннан исемнәр ничә төркемгә бүленәләр?

а) биш; ә) ике; б) өч.

5. Сүз ясагыч кушымчасы булмаган рәтне ачыкла.

а) кибетче, ташлык, бүләк, авылдаш;
ә) китапны, ачкының, кызлар, тубы;
б) алмасы, бурычка, кыярлар, мамыкларын.

6. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган исемнәр рәтен ачыкла.

а) комлыкта, айның, кешелеккә, балаларыбыз;
ә) Илнур, аң-белем, суүсем, кура җиләге;
б) гадәтне, башлар, гүзәллек, атамаларыбыздан.

7. Исемнәрнең антоним парлары дөрес бирелгән рәтне күрсәт.

а) көн-төн, көнчыгыш-көнбатыш, шәһәр-кала;
ә) матурлык-гүзәллек, сала-авыл, дус-иш;
б) абзац-кызыл юл, дан-дәрәҗә, яңалык-искелек.

8. Исем сүз төркеме җөмләдә…

а) барлык җөмлә кисәкләре булып килә ала;
ә) ия, хәбәр генә булып килә ала;
б) ия, тәмамлык һәм аергыч кына булып килә ала.

Фигыль

1. Фигыльгә иң төгәл билгеләмә бирелгән җавапны ачыкла.

а) эшне, процесс рәвешендә белдерә тоган сүз төркеме.
ә) эшне, хәрәкәтне процесс рәвешендә белдерә торган сүз төркеме.
б) эшне, хәрәкәтне процесс рәвешендә белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме. Ул заман, зат-сан, барлык-юклык белән төрләнә. Фигыльләр нишли? нишләгән? нишләде? Нишләр? нишлиячәк? кебек сорауларга җавап бирә, җөмләдә күбрәк хәбәр булып килә.

2. Фигыльнең башлангыч формасы дип нәрсәне кабул итеп була?

а) фигыльнең тамыр, ясалма яки тезмә нигезе;
ә) боерык фигыльне;
б) сүзнең тамыры + мөнәсәбәт белдерүче кушымча.

3. Фигыльнең юклык төре нәрсәне белдерә?

а) эш яки хәлнең үтәлүен;
ә) эш яки хәлнең үтәлмәвен;
б) эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвен.

4. Дөрес җавап рәтен тап.

а) барлык төренең махсус кушымчасы юк, юклык төре –ма/-мә кушымчасы белән ясала;
ә) юклык төренең кушымчасы –ды/-де, -ты/-те;
б) барлык төренең кушымчасы кайбер очракларда булырга мөмкин.

5.Фигыльнең зат-сан кушымчалары ничә төре була?

а) өч; ә) ике; б) биш.

6. Фигыль юнәлешләре турында иң төгәл җавапны ачыкла.

а) татар телендә биш төрле юнәлеш бар;
ә) татар телендә биш төрле юнәлеш бар, алар үтәүченең эшкә төрлечә катнашуын белдерә;
б) фигыль юнәлешләре үтәүченең эшкә төрлечә катнашуын белдерә, алар татар телендә бишәү. Төп юнәлешнең кушымчасы юк, димәк барлык фигыльләрдә төп юнәлештә килә алалар.

7. Татар телендә фигыль ничә төркемчәгә бүленә?
а) биш; ә) җиде; б) тугыз.

8. Фигыльләр нәрсәдән чыгып ике төркемгә бүленә?

а) зат-сан белән төрләнү-төрләнмәвеннән чыгып;
ә) нинди җөмлә кисәге булуыннан чыгып;
б) нинди мәгънә белдереүеннән чыгып.

9. Боерык фигыльнең иң тулы мәгънәләрен күрсәткән җавапны ачыклагыз.

а) катгый боеру, таләп итү, эштән тыю;
ә) катгый боеру, таләп итү, киңәш итү, эштән тыю;
б) катгый боеру, эштән тыю, таләп итү, киңәш итү, теләк, өндәү, эшкә чакыру, үтенү, ялвару.

10. Хикәя фигыльгә иң дөрес билгеләмәне тап.

а) эш яки хәлнең сөйләм вакытында, сөйләмгә хәтле һәм сөйләм вакытыннан соң үтәлү-үтәлмәвеннән белдерә, юнәлешләрдә, барлык-юклык формаларында килә, зат-сан белән төрләнә. Җөмләдә хәбәр булып килә;
ә) эш яки хәлнең төрле вакытта үтәлү-үтәлмәвен белдерә; б) эш яки хәлне беледерә, зат-сан белән төрләнә, җөмләдә хәбәр булып килә ала.

11. Хәзерге заман хикәя фигыльгә бирелгән дөрес җавапны ачыкла.

а) сөйләм вакытында үтәлгән эшне белдерә;
ә) сөйләм вакытында үтәлгән яки үтәлмәгән эшне белдерә, -а/-и, -ый/-и кушымчалары ярдәмендә ясала;
б) сөйләм вакытында үтәлмәгән эшне белдерә, -а/-и, -ый/-и кушымчалары ярдәмендә ясала.

12. Хәзерге заман хикәя фигыльнең мәгънәләрен тулы чагылдырган рәтне тап.

а) сөйләп торган вакыттагы, һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне белдерә;
ә) һәрвакыт булып торган яки кабатланган эш-хәлләрне беледрә;
б) киләчәктә һичшиксез үтәләчәк, сөйләп торган вакытттагы, һәрвакыт булып торган яки кабатланган, эш-хәлләрне белдерә, үткәндә булган эш-хәлләрне җанландыру өчен дә кулланыла.

13. Үткән заман хикәя фигыльнең мәгънәсен ачылагыз.

а) сөйләм вакытында хәтле булган яки булмаган эш-хәлне белдерә;
ә) сөйләм вакытнда кадәр булган эш-хәлне белдерә
б) сөйләм вакытында хәтле булган яки булмаган эш-хәлне белдерә.

14. Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында аңлатманың иң тулысы бирелгән рәтне тап.

а) ясалышы: тамыр, ясалма яки кушма нигезгә –ды/-де, -ты/-те кушымчалары ярдәмендә ясала һәм нишләде? соравына җавап бирә;
ә) ясалышы: тамыр, ясалма яки кушма нигезгә -ды/-де, -ты/-те кушымчалары ярдәмендә ясала һәм нишләде? соравына җавап бирә; барлыкта һәм юклыкта бул;
б) ясалышы: тамыр, ясалма яки кушма нигезгә -ды/-де, -ты/-те кушымчалары ялганып ясала һәм нишләде? соравына җавап бирә; барлыкта һәм юклыкта була; зат-сан белән төрләнгәндә, кыска кушымчалар ала.

15. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы.

а) –да/-дә, -ты/-те кушымчалары;
ә) –ган/-гән, -кан/-кән кушымчалары;
б) –та/-тә, -ды/-де кушымчалары.

16. Билгеле һәм билгесез үткән заман фигыльләр арасында ниди аерма-лыклар бар (дөрес җавапны ачыкла)?

а) аермалар бар: ясалышында, зат-сан белән төрләнешендә, соравында;
ә) аермалар юк.
б) билгеле үткән заман барлыктагы төре юк.

17. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльгә дөрес һәм тулы аңлатма бирелгән җавапны ачыкла.

а) фигыльнең тамыр, ясалма нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала;
ә) фигыльнең тамыр, ясалма яки кушма нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала һәм нишләячәк? соравына җавап бирә;
б) фигыльнең тамыр, ясалма яки кушма нигезенә -ачак/-әчәк, -ячак/-ячәк кушымчалары ялганып ясала һәм нишләячәк? соравына җавап бирә; барлыкта-юклыкта була; зат-сан белән төрләнә.

18. Билгесез килчәк заман хикәя фигыльнең ясалышы.

а) –ды/-де, -ты/-те;
ә) –ган/-гән, -кан/-кән;
б) –р, -ар/-әр(-яр), -ыр, -ер.

19. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең билгеле киләчәк заман хикәя фигыльдән аермалы якларын ачылагыз.

а) ясалышында аерма бар;
ә) ясалышында; юклык кушымчасында;
б) аерма юк.

20. Шарт фигыльнең мәгънәсен дөрес күрсәткән җавапны тап.

а) шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш нең үтәлү-үтәлмәвеннә шарт булган эш-хәлне белдерә;
ә) шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-хтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә;
б) шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.

21. Шарт фигыльгә иң тулы билгеләмә бирелгән җавапны тап.

а) шарт фигыль –са/-сә кушымчасы белән ясала, ул зат-сан белән төрләнә;
ә) шарт фигыль –са/-сә кушымчасы ярдәмендә ясала, ул зат-сан белән төрләнә, шарт фигыль, да, дә, та, тә кисәкчәсе килеп, шарты булып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә;
б) шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә, ул –са/-сә кушымчасы ярдәмендә ясала, зат-сан белән төрләнә, шарт фигыль, да, дә, та, тә кисәкчәсе белән килеп, шарты булып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә.

22. Сыйфат фигыльгә иң дөрес билгеләмә бирелгән җавапны табарга.

а) ул эш-хәлне предметның билгесе итеп белдерә, нинди? соравына җавап бирә һәм җөмләдә аергыч була, сыйфат фигыль өч заманда килә, аның алты формасы бар;
ә) ул эшне предметның билгесе итеп белдерә, нинди соравына җавап бирә;
б) сыйфат фигыль үзендә берьюлы сыйфат һәм фигыль билгеләрен берләштерә.

23. Хәзерге заман сыйфат фигыльнең ничә формасы бар?

а) өч; ә) биш; б) ике.

24. Сыйфат фигыльнең гади формасы турында төгәл җавап бирелгән рәтне билгелә.
а) фигыльнең нигезенә -учы/-үче кушымчалары ялганып ясала;
ә) фигыльнең нигезенә -учы/үче кушымчалары ялганып ясала, гадәттә ул эш башкаручыны ачылап килә, юклык формасы – -ма/-мә кушымчалары ярдәмендә ясала;
б) фигыльнең нигезенә -учы/-үче + торган ярдәмче фигыле ярдәмендә ясала.

25. Сыйфат фигыльнең тезмә формасы хакында төгәл җавап бирелгән рәтне ачыкла.

а) –а/-ә; ый, -и кушымчалары булган фигыль һәм торган ярдәмче фигыле белән ясала, даими эәне билге итеп белдерә, төрле исемнәрне ачыклап килә;
ә) –а/-ә; -ый, -и кушымчалары булган фигыль һәм торган ярдәмче фигыле белән ясала, даими эшне билге итеп белдерә;
б) –а/-ә; -ый, -и кушымчалары булган фигыль һәм торган ярдәмче фигыле белән ясала, даими эшне билге итеп белдерә, төрле исемнәрне ачыклап килә, юклык формасы –ми торган һәм –мый торган ярдәмендә ясала.
26. Үткән заман сыйфат фигыльгә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.

а) фигыльнең нигезенә -ган/-гән; -кан/-кән кушымчалары ялганып ясала, зат-сан белән төрләнә;
ә) фигыльнең нигезенә -ган/-гән; -кан/-кән кушымчалары ялганып ясала, зат-сан белән төрләнә, сыйфатланмышы төшеп калса, төрләнми;
б) фигыльнең нигезенә -ган/-гән; -кан/-кән кушымчалары ялганып ясала, зат-сан белән төрләнә; сыйфатланмышы төшеп калса, исемләшә һәм килеш, сан, тартым белән төрләнә.

27. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ничә төре бар?

а) биш; ә) өч; б) ике.

28. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең ясалышын тулырак чагылдырган җавапны табыгыз.

а) –р, -ар, -әр, -ыр, -ер, кушымчалары;
ә) – р, -ар, -әр, ыр, -ер, -асы, -әсе, -ыйсы, -исе -ачак, -әчәк, — ячак, -ячәк кушымчалары;
б) -р, -ар, -әр, ыр, -ер, ыйсы, -исе, — ачак, -әчәк, — ячак, -ячәк.

29. Сыйфат фигыльнең хикәя фигыль белән аваздашлыгын күрсәткән билгеләрен иң тулы җавапны ачыкла.

а) үткән заман сыйфат фигыль билгесез үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны белән;
ә) үткән заман сыйфат фигыль киләчәк заман сыйфат фигыльнең –р кушымчалы төре билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны белән аваздаш;
б) үткән заман сыйфат фигыль билгесез үткән заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны, киләчәк заман сыйфат фигыльнең – р кушымчалы төре билгесез киләчәк заман хикәя фигыль III зат берлек саны һәм киләчәк заман сыйфат фигыльнең III зат берлек саны белән аваздаш була.

30. Хәл фигыльнең ничә төре бар?

а) өч; ә) дүрт; б) биш.

31. Хәл фигыльгә бирелгән иң тулы билгеләмәне тап.

а) үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән фигыль төркемчәсе;
ә) үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән зат-сан белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе;
б) үзендә берьюлы рәвеш һәм фигыль билгеләрен берләштергән һәм зат белән төрләнми торган фигыль төркемчәсе.

32. Хәл фигыльнең фигыль билгеләрен иң тулырак бирелгән җавапны ачыкла.

а) эш-хәлне белдерә, барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була, үзенә башка сүзләр ияртә ала;
ә) эш-хәлне белдерә, барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була;
б) эш-хәлне белдерә, юнәлеш формасында, барлыкта-юклыкта була;

33. Хәл фигыльнең рәвеш билгеләрен иң тулырак тәкъдим ителгән җавапны ачыкла.

а) рәвеш кебек хәл фигыль икенче бер фигыльгә иярә, аны ачыклый;
ә) рәвеш кебек хәл фигыль икенче бер фигыльгә иярә, ачыклый һәм җөмләдә хәл булып килә. Ул ничек? (нишләп?), кайчан? (нишләгәч?) һ.б. сорауларга җавап бирә.
б) рәвеш кебек хәл фигыль икенче бер фигыльне ачыклый.

34. Хәл фигыльнең барлык төрләренең дә юклык төре бармы?

а) барысының да бар;
ә) ике төренең юклык формасы бар;
б) өч төренең юклык формасы бар.

35. Исем фигыльгә тулы билгеләмәне билгеләгез.

а) затланышсыз фигыль төркемчәсе;
ә) затланышсыз фигыль, берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган фигыль төркемчәсе, эш-хәлнең исемен белдерә һәм нәрсә? нишләү? сорауларына җавап бирә, барлык-юклык формасында килә;
б) берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган фигыль төркемчәсе.

36. Фигыль кебек, исем фигыльнең билгеләрен иң тулы бирелгән җа-вапны тап.

а) барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында була; үзенә исемнәр һәм башка сүзләр ияртә ала;
ә) барлыкта-юклыкта килә ала;
б) юнәлеш кушымчаларын кабул итә.

37. Исем кебек исем фигыльнең билгеләрен иң тулы бирелгән җавапны тап.

а) килеш, тартым, сан белән төрләнә;
ә) җөмләдә ия, аергыч, тәмамлык, хәл булып килә;
б) килеш, тартым, сан белән төрләнә; җөмләдә ия, тәмамлык һәм хәл булып килә.

38. Бирелгән мисаллардан исем фигыль булган вариантны тап.

а) фикер йөртү, үтә гаҗәпләнү, соңа калу;
ә) уку әсбабы, үлчәү берәмлеге, күзәтү аппараты;
б) чәчү атналыгы, уку алдынгысы, сынау вакыты.

39. Инфинивка иң төгәл бирелгән билгеләмәне тап.

а) затланышсыз, барлыкта-юклыкта формасында килә ала;
ә) затланышсыз, барлыкта-юклыкта, юнәлеш формасында килә;
б) затланышсыз, барлыкта-юклыкта формасында килә ала, юнәлеш кушымчаларын кабул итә. Ул нишләргә? нишләмәскә? сорауларына җавап бирә, фигыль нигезенә -рга/-ргә, -ырга/-ергә, -арга/-әргә кушымчалары ялганып ясала.

40. Инфинтивның җөмләдә кулланылышын иң тулы бирелгән вариантын ачыкла.

а) икенче фигыльгә ияреп килә;
ә) кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән дә килә ала; икенче фигыльгә ияреп килә; мөстәкыйль дә кулланыла; хәзерге телдә сирәк кулланыла торган төре дә бар;
б) кирәк, тиеш, мөмкин, ярый кебек хәбәрлек сүзләр белән дә килә ала;

41. Төзелеше һәм ясалышы ягыннан фигыль ничә төргә бүленә?

а) ике; ә) биш; б) дүрт.

42. Җөмләдә фигыль нинди җөмлә кисәкләре булып килә ала?

а) җөмләнең баш кисәкләре;
ә) хәбәр, хәл, аергыч, тәмамлык, ия;
б) бары тик иярчен кисәкләр генә.

Сыйфат

1. Сыйфатка бирелгән иң тулы җавапны табыгыз.

а) мөстәкыйль сүз төркеме, предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? кайдагы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә, асыл һәм нисби төрләренә бүленәләр.
ә) мөстәкыйль сүз төркеме, предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кайдагы? кебек сорауларга җавап бирә, гадәттә аергыч булып килә;
б) мөстәкыйль сүз төркеме, предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, җөмләдә хәбәр булып килә.

2. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?

а) ике; ә) биш; б) дүрт.

3. Гади дәрәҗә турында билгеләмәнең иң дөрес вариантны ачыкла.

а) предметның гадәти билгесен белдерә;
ә) барлык сыйфатлар да гади дәрәҗәдә була ала, предметның гадәти (төп) билгесен белдерә, махсус кушымчалары юк;
б) барлык сыйфатлар да гади дәрәҗәдә килә ала.

4. Сыйфат дәрәҗәләренең иң күп юл белән ясалганын ачыкла.

а) артыклык дәрәҗәсе;
ә) гади һәм чагыштыру дәрәҗәләре;
б) кимлек дәрәҗәсе.
5. Сыйфатлар төзелешләре буенча…

а) тамыр булалар;
ә) ясалма булалар;
б) тамыр һәм ясалма булалар.

6. Сыйфатларның ясалышы буенча төрләренең иң тулы вариантын табыгыз.

а) тамыр, кушымча ялгау юлы, кушма сыйфатлар;
ә) тамыр, кушымча ялгау юлы, парлы һәм тезмә сыйфатлар;
б) тамыр, кушма, парлы сыйфатлар.

7. Сыйфат ясагыч кушымча булган рәтне ачыклагыз.

а) –лы/-ле; -сыз/-сез; -чан/-чән; -чыл/-чел һ.б.;
ә) –лан/-лән; -ла/-лә; -ма/-мә һ.б.
б) –нчы/-нче; -шар/-шәр; -ау/-әү һ.б.

8. Антоним сыйфатлар кергән табышмакларны тап.

а) Акыллыга әйтем,
Аңлады да белде;
Акылсызга әйттем,
Шаркылдады да көлде.

ә) Кызыл икән, ал икән,
Йәшел икән, сары икән,
Кеше йөрмәс, атлы үтмәс
Шундый күпер бар икән.

б) Кара төенем чишелде,
Эченнән гәүһәр чәчелде.

9. Бу күренеш ничек атала?

Сыйфатланмыштан башка килгән сыйфатлар җиңел исемләшәләр, килеш һәм тартым белән төрләнәләр;

а) бер сүз төркеменнән икенчесенә күчү;
ә) сыйфатларның исемләшүе;
б) сыйфатларның мәгънәләре үзгәрүе.

Сан

1. Санга дөрес һәм тулы билгеләмә бирелгән җавапны табыгыз.

а) предметның саның, исәбен белдереп, ничек? күпме? никадәр? ничәнче һ.б. сорауларга җавап бирә;
ә) предметның санын, исәбен белдерә, ничә? ничәнче? күпме? никадәр? һ. б. сорауларның берсенә җавап бирә; җөмләдә күбрәк исемне ачыклап килә һәм аергыч була; санны цифр һәм сүз белән дә язып була;
б) предметның санын белдереп, ничә? никадәр? күпме? һ. б. сорауларга җавап бирә.

2. Ясалышы ягыннан сан… Дөрес җавапны билгелә.

а) тамыр, кушма, парлы, тезмә төрләренә бүленә;
ә) тамыр, кыскартылма, парлы төрләренә бүленә;
б) кыскартылма, кушма, парлы төрләренә бүленә.

3. Төркемчәләре буенча саннар ничә төркемгә бүленәләр?

а) өч; ә) биш; б) алты.

4. Микъдар (төп) санының мәгънәсен төгәл күрсәткән җавапны ачыкла.

а) предметның тигез өлешләргә бүленүен белдерә;
ә) предметның санын якынча белдерә;
б) предметларның төгәл исәбен, микъдарын белдерә.

5. Тәртип саны турында тулы бирелгән билгеләмәне тап.

а) предметларның саналу тәртибен белдерә;
ә) предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә, ничәнче? соравына җавап бирә;
б) предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә, ничәнче? соравына җавап бирә, микъдар санына –нчы/-нче, -ынчы/-енче кушымчалары ярдәмендә ясала.

6. Дөрес җавапны билгелә.

Бүлем саны…

а) предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә;
ә) предметның тигез өлешләргә бүленүен белдерә, ничәшәр? һәм күп-мешәр? сорауларына җавап бирә, микъдар санына –ар/-әр, -шар/-шәр
кушымчалары кушылып ясала.
б) предметларның төгәл исәбен белдерә.
7. Дөрес җавапны билгелә.

Чама саны…

а) предметның санын якынча белдерә һәм ничәләп? никадәр? сорауларына җавап була, микъдар санына –лап/-ләп, -ларча/-ләрчә кушымчалары ярдәмендә ясала;
ә) бер төр предметларның бергә туплану исәбен белдерә;
б) предметның тигез өлешләргә бүленүен белдерә.

8. Җыю санына тулы билгеләмәне тап.

а) предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә;
ә) бер төр предметларның бергә туплану исәбен белдерә, ничәү? соравына җавап бирә, микъдар санына –ау/-әү кушымчалары ялганып ясала, саналмышы булмый;
б) предметларның төгә исәбен белдерә.

9. Дөрес җавапны билгелә.
Саннар җөмләдә…

а) барлык җөмлә кисәкләре дә булып килә ала;
ә) күбрәк аергыч булып килә;
б) гадәттә хәл булып килә.

Рәвеш

1. Рәвеш сүз төркеменә иң тулы билгеләмә бирелгән җавапны ачыкла.

а) Җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайдан? һ.б. сорауларга җавап бирә;
ә) җөмләдә эш яки хәлнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? күпме? һ.б. сорауларның берсенә җавап биреп, җөмләдә күбрәк фигыльне, сирәгрәк сыйфатны һәм рәвешне ачклап килә, төрләнми торган сүз төркеме;
б) җөмләдә эшнең билгесен белдереп, ничек? кая? кайда? кайчан? күпме? һ.б. сорауларга җавап биреп, күбрәк сыйфатны ачыклап килүче сүз төркеме.

2. Рәвешнең нинди җөмлә кисәкләре булып килә алуын дөрес күрсәткән җавапны билгелә.

а) гадәттә хәл булып кил;
ә) барлык җөмлә кисәкләре дә булып килә ала;
б) күбрәк хәл, рәвеш һәм исемне ачыклап килгәндә, аергыч та була ала.

3. Рәвешләрнең төзелеше буенча дөрес билгеләнгән җавапны табыгыз.

а) тамыр, кушымча ялгау юлы белән ясалган, кушма, парлы һәм тезмә;
ә) тамыр, кыскартылма, кушма;
б) парлы, тамыр, тезмә, кыскартылма.

4. Мәгънәләре ягыннан рәвешләр… (фикерне дәвам ит)

а) саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, урын рәвешләренә бүленә;
ә) саф, охшату-чагыштыру, күләм-чама, вакыт, урын һәм сәбәп-максат рәвешләренә бүленә;
б) охшату-чагыштыру, саф, күләм-чама рәвешләренә бүленә.

5. Рәвешнең ничә дәрәҗәсе бар?

а) ике; ә) өч; б) дүрт.

Алмашлык

1. Сүз төркеме буларак, алмашлыкка тулы билгеләмәне ачыклагыз.

а) башка сүз төркемнәрен алмаштырып килә ала, зат яки пред-метларга, аларның билгесе-санына һәм хәлләренә күрсәтә тор-ган мөстәкыйль сүз төркеме;
ә) үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки хәлләренә күрсәтш торган сүз төркеме;
б) үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның санына яки хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеме.

2. Алмашлыклар җөмлә кисәкләре ягыннан ниндиләре булып килә ала?

а) җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә ала;
ә) бары тик җөмләнең баш кисәкләре генә булып килә ала;
б) бары тик җөмләнең иярчен кисәкләре генә булып килә ала.

3. Мәгънәләре буенча алмашлыклар ничә төркемчәгә бүленә?

а) алты; ә) җиде; б) биш.

Аваз ияртемнәре

1. Сүз төркеме буларак, аваз ияртеменә бирелгән дөрес билгеләмәне ачыклагыз.

а) мөстәкыйль сүз төркеме, аларның лексик эчтәлеге бар;
ә) мөстәкыйль сүз төркеме, аларның лексик эчтәлеге бар, җөмлә кисәге булып килә ала, кеше һәм башка җан ияләре чыгарган авазларга, табигать күренешләренең тавышларына охшатып ясала, яңа сүзләр ясауда катнаша;
б) мөстәкыйль сүз төркеме, яңа сүзләр ясауда катнаша, төрле җөмлә кисәкләре булып килә ала.

2. Аваз ияртемнәрен ничә төркемгә бүлеп йөртәләр?

а) ике; ә) өч; б) алты.

Хәбәрлек сүзләр

1. Сүз төркеме буларак, хәбәрлек сүзгә бирелгән иң тулы билгеләмәне ачыкла.

а) хәбәрлек сүзләр сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, тыю, раслау яки кире кагу һ.б. мәгънәләр белән белдерә;
ә) хәбәрлек сүзләр сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, кирәклек, рөхсәт итү, тыю һ.б. мәгънәләр белән белдерә; сан, тартым, килеш, заман һәм зат-сан кушымчалары белән кулланыла;
б)хәбәрлек сүзләр сөйләмдәге фикерне мөмкинлек, тиешлек, кирәклек, рөхсәт итү һ.б. мәгънәләре белән белдерә; сан, тартым, килеш, заман, зат-сан кушымчалары белән кулланыла, күбесенчә хәбәр һәм башка җөмлә кисәкләре булып килә ала.

2. Хәбәрлек сүз булган мисалны табыгыз.

а) Билгеле, бу кап-кара урманда һәртөрле ерткыч та бар (Г. Тукай);
ә) Биектә торган кешене
Бик белә ул, бик таный,
Бик таныганга күрә дә
Үз итеп дәшеп карый. (Ш. Галиев)
б) Мең шырпыга бер лампа (Табышмак)

Бәйлек

1. Бәйлекнең җөмләдәге вазифасын тулырак билгеләнгән җавапны тап.

а) иярүче кисәне ияртүче кисәккә бәйли;
ә) җөмләдә иярүче кисәкне – ияртүче кисәккә һәм иярченле кушма җөмлә өлешләрен бәйли;
б) җөмләнең өлешләрен бәйли.

2. Төсле, чаклы, аша күрә, каршы, таба, башка, соң кебек бәйлекләрне башка сүз төркемнәреннән ничек аерып була?

а) сорау куеп, җөмләнең эчтәлегеннән чыгып билгелибез;
ә) аерып булмый;
б) җөмләдә башкарган вазифасыннан чыгып.

3. Нәрсәдән чыгып бәйлекләрне төркемчәләргә бүлеп карыйбыз?

а) үзләреннән алда килгән сүзнең нинди килештә килүен таләп итүләрен-нән чыгып;
ә) җөмләдә вазифаларыннан чыгып;
б) аерым кагыйдәсе юк.

4. Бәйлекләрнең ничә төркемчәсе бар?

а) биш; ә) өч; б) ике.

Теркгәгеч

1. Теркәгечнең җөмләдә үтәгән вазифаларын төгәл билгеләнгән җавап-ны ачыкла.

а) җөмлә кисәкләрен, кушма җөмлә һәм сөйләм өлешләрен үзара бәйләү өчен кулланыла;
ә) җөмлә кисәкләрен бәйләү хезмәтен башкара;
б) кушма җөмләнең өлешләрен бәйләү өчен кулланыла.

2. Теркәгечләр ничә төркемгә бүленәләр?

а) ике; ә) дүрт; б) биш.

3. Теркәгечләр… (фикерне дәвам ит).

а) һәрвакыт аерым языла;
ә) кайберләре кушылып языла;
б) кайберләре аерым языла.

Кисәкчә

1. Кисәкчә турында тулырак бирелгән билгеләмәне тап.

а) аерым сүзләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеме;
ә) аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеме;
б) аерым сүзләрнең яки җөмләләрнең мәгънәләренә өстәмә төсмер бирә торган сүз төркеме, мәгънәви яктан сүзгә нинди төсмер өстәүләрен карап, 7 төркемчәгә бүленә.
2. Кисәкчәләр ничек язылалар? (дөрес вариантны атарга).

а) һәрвакыт аерым язылалар;
ә) кайберләре сызыкча аша, кушылып һәм аерым язылалар;
б) сызыкча аша язылалар.

Модаль сүзләр

1. Модаль сүзләргә иң төгәл характеристика бирелгән вариантны ачыклагыз.

а) кереш сүзләрне сүз төркеме буларак, модаль сүзләр атамасы белән йөртелә; алар фикер чынлыгын раслый яки икеләнү, ихтималлык төсмерен белдерә; җөмлә кисәге булмыйлар, җөмләнең төрле урынна-рында килә ала;
ә) алар фикер чынлыгын раслый яки ихтималлык төсмерен белдерә;
б) җөмлә кисәге булып килә алмый, җөмләнең төрле урыннарында килә ала.

2. Модаль сүз булган мисалны тап.

а) Гаҗәпләнәм мин үзебезнең класс малайларына. (Г. Рәхим);
ә) минемчә, син хаклы түгел;
б) Минем бар кече улым,
Тик таныш түгел сезгә. (Г. Хуҗи)

Ымлыклар

1. Ымлыкларга иң тулы характеристика бирелгән җавапны тап.

а) кешенең эчке кичерешләре, хис-тойгылары, теләк-ихтыяры аша чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә;
ә) кешенең эчке кичерешләре, хис-тойгылары һ.б. аша чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерә, төрләнми торган сүз төркеме;
б) кешенең хис-тойгылары, теләк-ихтыяры аша чынбарлыкка мөнәсә-бәтен белдерә, төрләнми, кайберләре яңа сүзләр ясауда катнаша, ике төркемчәгә бүленә.

2. Ымлыклар янында нинди тыныш билгеләре куела? Аларның дөрес язылышы турындагы кагыйдәнең иң тулы күрсәтелгән җавабын ачыкларга.

а) җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтерләр белән аерыла;
ә) җөмләнең башка кисәкләреннән күбрәк өтерләр белән аерыла, көчле интонация белән әйтелгән ымлыктан соң өндәү билгесе куела, парлы ымлыклар сызыкча аша языла, ачык ишетелмәгән авазлар язуда күрсәтелми;
б) көчле интонация белән әйтелгән ымлыклардан соң өндәү билгесе куела, парлы ымлыклар сызыкча аша языла.

Дәрестә файдалану өчен текстлар, җөмләләр

1.Һөнәрле кулда гәүһәр бар,
Һөнәрсез кулда хәтәр бар. (мәкаль)

2. Ямавы бар, җөе юк,
Каласы бар. өе юк. (табышмак)

3. Суда изсәң агара,
Эченә өрсәң кабара,
Аллы-гөлле туп була,
Җиргә төшкәнче юк була. (табышмак)

4. Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән.
— Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. (А. Алиш)

5. Көннәрнең берендә шөпшә бал кортына очраган һәм аны өзелеп-өзелеп кунакка чакырган:
— Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күреп китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итрсең, — дигән.
— Ярый, — дигән бал корты, — барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк… (А. Алиш)

6. Хатын күнде, диде: “Ирем, ярар, ярар,
Бу икене кумаклыкка булсын карар;
Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,
Аларны соң асрап торып ни файда бар?” (Г. Тукай)

7. Кулы юк – күлмәк кия,
Кош түгел – мамыклы,
Мамыгы эчтә
Кирәк булыр кичкә. (табышмак)

8. Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем. (Г. Тукай)

9.Кечкенә генә тулпар
Тауга менәр, таудан төшәр,
Урман эчләп юртар. (табышмак)

10. Ике егет бии,
Аяклары җиргә тими. (табышмак)

11. Мин кыр ягына әйләнеп карыйм. Кояш ерак тау артына төшеп бара. Безнең бакча артындагы сыртта атлар яшь курпы ашап йөри. Аларның күләгәләре озын булып җиргә төшә. Ялгыз имән төбендә алмачуар ат ба-сып тора. Аның исеме Атака. Ул ат та, әтиләр кебек үк, фронтта йөреп кайткан. Атаканың янбашына сугышта пуля тигән. Ул юртканда әле дә чак кына аксап китә. Атака тирәсенә тай-тулак җыелган. Ул акрын гы-на башын кагып ала, ә тегеләре койрыкларын да кыймылдатмый тик торалар. Бәләкәй атларга Атака сугышта булган хәлләрне, үзенең күр-гәннәрен сөйли, ахры. Ниләр сөйли икән ул алмачуар ат? (М. Кәрим)

12.… Идел ярында, Тәтеш тавы итәгендә, моннан күп еллар элек бер ис-ке генә, инде кыйшая төшкән бәләкәй генә агач йорт була. Менә шунда, 1901 нче елның буранлы февраль иртәсендә ир бала дөньяга килә. Баш-та бурлак булып аркан тартып йөргән, аннан күп еллар буе авыр йөк та-шыган, ләкин бәхетнең ни икәнлеген дә белмәгән грузчик Хәйри белән хатыны Бибиасма малай тууга бик куанганнар. Ата-бабадан килгән на-данлык газабын җитәрлек татыганга һәм йөрәкнең кай төшендәдер бе-лемгә омтылыш чаткысы кабынганга күрәдерме, алар улларына Гый-лем дип исем кушканнар.
Көн арты көн, ел арты ел уза. Малай әкренләп үсә., йомышка ярый баш-лый. Баржа бушатучы әтисенә ул төшке аш илтә. Аның күз алдында бө-тен матурлыгы, зурлыгы белән Идел җәелеп ята. Югарыга һәм түбәнгә бертуктаусыз аккоштай пароходлар, төрле чимал төялгән баржаларны тартып баручы буксирлар узып тора, балыкчы көймәләре йөзә, чыек-чыек килеп акчарлаклар әйләнә. Әнә, алма, чия бакчалары белән чуар-лангна Тәтеш таулапры! Еракта-еракта иген кырлары. Нинди матур! Кешеләрнең йөзе генә караңгы… (Җ. Тәрҗеманов)

13. Син тудың. Син инде урамга йөгереп чыга башладың. Син тирә-юнь-гә исең китеп карыйсың. Бу кояш, бу агачлар, бу йолдызлар, бу ай, бу кошлар – синең өчен барысы да яңа, барысы да кызык. Әтиең сөйли, әниең сөйли, үзеңнең дә күзләрең, колакларың бар – син күрәсең, ишетә-сең. Әкренләп дөнья таный башлыйсың.
Синең бик беләсең килә: моннан мең еллар элек яшәгән кешеләр ниш-ләп йөргәннәр соң алар? Ә кояш гел булганмы? Ә менә бу елгалар? Диң-гезләр? Таулар? Ә менә бүген син яши торган шушы авыл моннан йөз ел элек булганмы, юкмы? Ә менә синең баш өстеңнән гөрләп узып китә торган самолетларны кем ясый? Шундый зур самолетлар ничек егылып төшмиләр? Ни өчен элек кешеләр әкияттә генә очканнар да, ни өчен бү-ген әкиятсез дә бик әйбәт очып йөриләр? Боларны белү өчен сиңа инде китап актарырга туры киләчәк. (И. Гази)

14.Бу китап үзе каян килеп чыккан? Борынгы заманда ни өчен китапны чылбырлап куя торган булганнар? Ә таш китаплар турында сезнең ишеткәнегез бармы? Татар халкында: “Тузга язмаганны сөйләмә!” ди-гән сүз бар. Димәк, кайчандыр кешеләр каен тузына язганнар икән. Ә кәгазьне кемнәр һәм кайчан уйлап тапкан?
Балалар, яшьләр! Сезнең шушы хакта күбрәк, тулырак беләсегез килми-ме? Менә миңа инде тиздән алтмыш яшь тула, ә шулай да минем белгән өстенә тагын, тагын беләсем килә. Һаман укыйм, һаман кулымда китап.
Сез китапны үзегезнең иң якын дустыгыз итеп күрегез. Китап канатлы ул! Канатына утырып, сезне ул мең елга, ун мең елга артка илтеп таш-лый ала. Анда сезне әллә кайчан үлеп беткән кешеләр белән танышты-ра. Китап сезне йөз елга алаг алып китә ала. Анда сез кешелек дөньясы-ның киләчәге белән танышасыз. Секундына 300 мең километрга якын тизлек белән очучы ракеталарда очасыз!
Китап әнә шундый могҗизалы нәрсә ул. Китапны сөегез! (И. Гази)

15. Безнең авыл тау буенда утыра. Ерак та түгел бер инеш бар. Балык та күп анда, эссе көннәрдә су керәбез, бик рәхәт. Әнә тау башындагы ике катлы агач йортны күрәсезме? Ул – безнең мәктәп. Өске катында зуррак класслар укый, ә без аскы катта. Тәрәзәләре зур, якты. Мәктәп янында бакчабыә бар. Анда алмагачлар, чияләр үсә. Кып-кызыл булып пешкән чияләрен җыйдык инде. Алмалары әле җыелмаган. Апа, иртәрәк әле, ди. Бакчабызга җимеш агачлары утырткан малайлар, кызлар инде мәктәп тәмамлаганнар. Кайсы фермада эшли, кайсы комбайн, трактор йөртә, шәһәргә китеп укыганнары да бар.
Әнә — яшелчә-җимеш бакчасы. Анысын без үзебез утыртттык, үзебез үс-терәбез. Кәбестә, кыяр, суган, помидорларны күптән җыйдык инде. Тоз-ладык та. Бер атнадан кәбестәләрне җыярбыз, ди апа.
Көз булса да көннәр матур. Ачык тәрәзәдән саф һава кереп тора, яшелчә-җимеш исе аңкый. Апаның атна дигәне бик тиз үтеп китте. Бүген дәрес-тән соң кәбестәләрне җыймакчы булабыз. Өйдән пычаклар алып кил-дек. Җәй буе сулар сибеп үстергән яшелчәләребезне җыю бик күңелле була бит! Без шул көннәрне түземсезләнеп көттек. (Г. Бакиров)

16. Дәрестән соң бакчабызга чыктык. Бер якта, безне җыеп алыгыз инде дигән кебек, ап-ак кәбестәләр кәперәеп утыралар. Бер якта суганнар, алар да өлгергән. Суганнарны башка класс балалары җыя. Алап, сап-сары башлы суганнарны сабакларыннан арчып кәрзиннәргә тутыралар да, мәктәп амбары янындагы үлән өстенә таратып ташлыйлар. Берничә көн шунда киптерергә кирәк икән. Берничә көнән аларның бер өлешен тозларбыз, калганын кышын мәктәптә җылы ашка булыр.
Безнең бакчада тагы көньякларда гына үсә торган баклажан, татлы бо-рыч, карбыз, кавын кебек нәрсәләр дә бар. Җәй буе тәрбияләп үстердек…
Әнә теге түтәлләрдә карбыз үсә, бусында кавын! Узган ел алар турында кайберәүләр: “Бездә алар үсми, ул көньякларда гына үсә”, дигәннәр иде. 50 килограмм кавын җыеп алдык, шундый тәмлеләр – бал гына! Ә менә быел ниндиләр! Уңыш тагын да күбрәк булыр. Беразын җыйдык та инде. ( Г. Бакиров)
17. Менә бу түтәллләрдә шикәр чөгендере үсә. Карагыз әле, кайбер тү-тәлләрдә бик шәп үскәннәр, ә кайберсендә алай түгел, кәҗә сакалы кебек кенә. Гаҗәпләнмәгез. Без тәҗрибә өчен шулай утырттык аны. Тегеләре-нә минераль ашламалар керткән идек, нинди шәп үскәннәр! Ә менә бу-сына ашлама салмадык. Күрәсез, үпкәләгәннәр, үсмәгәннәр. Нигә алай тилмертәсез дип әйтмәгез тагы. Сынарга кирәк бит, без шуның өчен эш-либез аны. Без бакчабыздан йөкләп-йөкләп яшелчә-җимеш җыеп алу өчен генә эшләмибез, ничек тәрбияләсәк уңыш яхшырак булыр, шуны да өйрәнебез. Класста алган белемебезне бакчабызда сынап карыйбыз.
Без колхозчыларга да булышабыз. Мәктәп парнигында аларга помидор, кәбестә үсентеләре үстерпе бирдек. Тагын чия.карлыган, крыжовник куаклары да үстерәбез. Әхмәт абый алма питомнигы да ясарга вәгъдә итә. Ясарбыз шул. Без авылыбызны гөлбакчага, колхозыбызны иң бай хуҗалыкка әйләндерергә телибез. (Г. Бакиров)

18. Гаҗәпләнәм мин үзебезнең класс малайларына. Үзләренең киләчәктә кем булачаклары турында да уйламыйлар.
Ә менә мин кем булачагымны ап-ачык күз алдыма китерәм.
Биш… дүрт… ике… бер! Старт! Койрыгыннан ут көлтәсе бөркеп, ракета акрын гына җирдән аерыла. Көчәя барган буран тавышы кебек шаулап, чиксез галәмгә юл ала. Радиолар гел минем исемне кабатлыйлар. Газе-таларда да минем рәсем генә. Карталарда бер нокта белән дә билгелән-мәгән Аланлык авылына фотографлар килеп тула. Безнең өйне, мәктәп-не, әтине, әнине һәм хәтта алама йонлы маэмайны да маэмайны да рә-семгә төшерәләр. Минем аркада классташ малайлар да телгә алына. Ра-вилне отличник дип язсалар, мине космонавт диләр…
Әлбәттә, бу хыял гына әле. Аны әлегә маэмайдан башка беркем дә, хәтта мине шефка алган Равил да белми. Шулай инде, галәмгә очып киткән минутына кадәр бер космонавтның да фамилиясе билгеле булмый. Кара төндә ялтыраган яшен кебек, кинәт килеп чыга ул.
Космонавтның белемле кеше булырга тиешлеген белгәнгә, табигать ту-рындагы фәннәрне ныграк өйрәнәм. Географиядән бер икелем дә юк. Гел өчле дә дүртле. Метеорларга охшаган ниндидер ташлар турында сөйләп, бер бишле дә эләктердем әле. (Г. Рәхим)

19. Безнең отрядта бөтенесе ундүрт кеше иде. Җиде кыз, җиде малай. Дө-ресен әйткәндә, җиденчебез кечкенә чагында гына малай булган. Хәзер инде ул – безнең класс җитәкчебез, зуп-зур Булат абый. Ботаника укыта. Табигатьне сөючеләр түгәрәгенә дә ул җитәкчелек итә.
Түгәрәгенә йөргәч, табигатен яраткач, үләнен дә, чәчкәсен дә йөгерә-йөгерә җыясың, киптерәсең, төрләрен төрләргә аерып куясың инде. Аның өстенә, табигате нинди бит! Июль башы. Көн буе кояш кыздыра. Күкләр зәп-зәңгәр, чип-чиста, бик биек. Кулъяулыгы хәтле дә болыт әсәре юк. Тал араларында кош-кортлар чыркылдаша, чәчәктән чәчәккә кунып күбәләкләр оча, бал корталары безелди. Ә тирән Ык, яшькелт су-ларында кояш нурларын чагылдыра-чагылдыра, тын гына, моң гына ага да ага. Башта Кама апасы белән кушылырга ашыга. Аннан икесе бергәләп киң Иделгә килеп чыгалар. Юлларында очраган инеш-елга-ларны үзләренә ияртә-ияртә, ерак- еракларга — диңгез-океаннарга агып китәләр. (Г. Мөхәммәтшин)

20. Алтын көз килеп керде урманга. Үзе Март-матурга да охшаган. Яз башындагыдай, урманнар үтә күренә. Тирә-юньдә тынлык. Сары яф-раклар гына кыштырдап коела. Тик ара-тирә генә ата көртлек мыгыр-дап куя да миләш чыпчыгы черкелдәп ала.
Көзнең килүен агачлар да хәбәр итте. Юкәләр, ак каеннар алтыннан ки-енде, шомырт һәм миләш агачлары, бурлаттай кызарышып, ялкынга охшады.
Яфраклар – агачлары белән, кошлар туган яклары белән хушлаша башладылар.
Кара каргалар мәш килде: кара болыт кебек җыелып, һавадан төшми очтылар. Үзләре “карр!.. карр!..” дип каты шауладылар, гүя тиздән кар явасын хәбәр иттеләр. Чәүкәләр һәм алар каргалар алардан да уздырды. Өй яки келәт кәрнизендә генә кыш чыгарга җыенган бу кошлар гүя ка-ра каргаларны озатып, үзләре моңаеп калалар, шуңа зык кубалар иде. Ләкин каргалар әле китмәде. Бүген монда, иртәгә арырак китеп, тукта-ла-туктала, алгарак кына очалар. Акрынлап, үзләре үтәсе озын юлны кыскарталар. Яр карлыгачлары, сарычалар, кызылтүшләр дә шундый ук хикмәтле блны сайлады. Аннары һөдһөдләр, аларга ияреп чәберчек-ләр дәррәү купты. Алар да китүгә, сандугачлар, шәһәр һәм авыл карлы-гачлары, алардан соң төн күгәрченнәре кузгалды. (Г. Хәсәнов)

21. Сентябрь — гөмбә ае да. Без күбрәк гөмбәләр патшасын – ак гөмбәне эзләдек. Урманда ерым битләрендә була ул. Каеннар аска йөгерешкән җирләрдә, я катнаш урманда, андагы яссы калкулыкларда – “кырмыс-калар шәһәре” торган җирләрдә. Коры тау битен кырмыскалар ярата, аны ак гөмбәләр дә ярата. Җәй коры килсә, алар агач төпләренә елыша, явымлы килсә, читкәрәк йөгерә, аланда, ачыклыкта күп була. Чөнки ачыклыклар тизрәк җылына. Агачларның да көньягында булмыйча, төньягында күмәкләп утыралар.
Без бергә йөрмибез. Аерым эзлибез. Мин алдан табыйм да мин алдан алыйм дип таптап йөгермибез. Тәкәббер гөмбә ак мыек яки артыш ку-аклары астында яшеренеп тора, зур коңгырт эшләпәсен басып кигәнгә, күзгә бик әллә ни ташланмый. Син үзең эзләп тапканны, баш игәнеңне, билеңне бөккәнне көтә. (Г. Хәсәнов)

22. Гөмбә аш өчен тәмле ул… Кыздырырга да бар әле – нарат гөмбәсе. Ул тозлап куйсаң, тәмен кыш буе җуймый.
Без җыя торган бүтән гөмбә дә бар әле – нарат гөмбәсе. Ул тозлау өчен бик әйбәт. Чыршы һәм каен булган тирәдә, наратлыкта үсә. Тәбәнәк ку-ыш аяклы, тигез эшләпәле. Түгәрәк эшләпәсе, искерә төшкәндәй, аз гы-на өскә бөгелеп, чокыраеп тора. Нарат гөмбәсе бер ялгызы гына бул-мый, көтүе белән үсә. Күрзинне эһ дигәнче тутырасың.
Тагын каен һәм усак гөмбәләре, кәҗә һәм әтәч гөмбәләре бар әле. Җирән һәм кызыл гөмбә, майлы гөмбә бар. Саный китсәң, ике йөзгә тулар. Тик син аларның үскән урыннарын таба гына бел. Агулы гөмбә белән бута-ма, ашый торганын гына җый. Ак гөмбә үскән тирәдә аңа охшаган агу-лы төссез гөмбә үсә ич әле, әнә шуның агуы елан агуыннан да көчлерәк. Ак гөмбәгә охшап, тагын ут гөмбәсе, шайтангөмбәсе үсә. Алар шулкадәр агулы, юганда берсе эләксә, ачысын җибәреп, җыйган бар гөмбәне эштән чыгара. Ничек аерырга дигәндә, ак гөмбә эшләпәсенең асты ак, ә болар-ныкы алсуланып тора. (Г. Хәсәнов)

23. Безнең урманда тар гына елга да ага. Бер мәлне шунда су күселәрен очраттым. Берсе авызына кишер капкан иде. Иген ташып, кышлык за-пас җыйган инде ул. Хәзер яшелчә ташый башлаган.
Мин йөргәнне күреп, бер нәни кошчык шау-шу кубара, куркулы хәбәр сала башлады. Кызгылт-көрән кошчык. Ак канатында зәңгәр таплар күренә. Башында бүреге дә бар. “Кра! Кра! Кра!” Урмандагы бүтән кош-чыклар, һәртөрле җәнлекләр дә аның тикмәгә генә тавыш чыгармасын белгәнгә, тиз арада яшеренеп өлгерделәр. Күкшә иде бу кош. Янында үр-мәләч тш бар. Чыпчыктан бераз гына зур.Зәңгәрсу-сары аркалы, ак түшле кош. Кызгылт койрыклы. Кәүсә буйлап баш түбән йөри ала ул. Урманда башка мондый кош юк. Озын һәм үткен томшыклы. Шул том-шыгы белән ул чикләвекне чокый. Агачтагы һәр ярык-йорыкны тик-шереп чыга. Корткыч бөҗәкләрне чүпли. (Г. Хәсәнов)

24. Вакытлар тиз уза шул. Әле кайчан гына ямь-яшел җәй иде. Кошлар җыры белән гөрли иде урманнар. Безнең тәрәзә каршында да зифа буй-лы, ямь-яшел, бөдрә чәчле каен кызы җилфердәп тора иде. Җәй көннә-рендә аңа иниди генә кош кунмады да ничек кенә сайрамады. Көз килде дә каен яфракларын сап-сары буяуга манып китте, ә җил минем мескен дустымны кочаклап алды да дер селкетеп какты, сукты. Сары яфрак-лар шабырдап җиргә коелдылар. Бу көннәрдә кошлар да ерак-ерак ил-ләргә китеп бардылар. Каен кызы яп-ялангач торып калды. Аңа бик салкын булыр инде.
Әмма борчылмыйм. Менә атна-ун көн узар да, ак тунын киеп, кыш ба-бай килеп җитәр. Җирне ап-ак юрган белән каплап китәр ул. Өшемә, анакай, тыныч кына йокла, дияр. Аннан соң минем каеныма да йомшак кына ак шәл урап куяр. Сиңа да җылы булыр, балакаем, бер дә курык-ма, туңмассың, дип, каенны башыннан сыйпар. Кыш бабай бик ягым-лы, бик яхшы бит ул. (Н. Дәүли)

25. Менә мин дә бу көзге ачы җилле, яңгырлы көндә үз песнәгемне сагы-нып көтәм. Ул да мине бик сагынгангадыр инде. Чөнки без күптәнге та-нышлар. Юк. Ул мине беркайчан да онытмас. Мин бит аны бервакыт үлем тырнагыннан тартып алган идем. Исемдә әле ул хәл. Узган елны шулай салкын кыш көннәренең берсендә иртә торып ишек алдына чык-кан идем. Карасам, нәкъ тәрәзә төбендә генә йоннары бозланып укмаш-кан бер кошчыкны күреп алдым. Нәни генә башын карат астына ты-гып, бөтенләй җансыз калган, йомры таш кисәге сыман хәрәкәтсез ята. Мескенем минем, туңып үлгәндер, ахры, дип, песнәкне учыма алдым да тизрәк өйгә кердем. Ләкин кош үлмәгән иде әле. Аның кечкенә генә йө-рәге әле дә дерелдәп тибә иде. Аз гына җылынуы булды, ул пырх-пырх килеп почмактан почмакка, тәрәзәдән тәрәзәгә сугыла-сугыла оча да башлады. Мин аны кабат тотып алып күкрәгемә кыстым. Бу минем өчен чын шатлык иде. Курыкма, юләрем, сиңа беркем тимәс, син инде җылы өйдә торырсың, язны икәүләп каршыларбыз, дидем. Песнәк, ми-нем сүзләремне аңлаган шикелле, сөйлән кебек кенә кара күзләре белән миңа карап торды. Нәрсәдер әйтергә теләгән кебек, томшыгын ачкалап куйды. Ул тынычланды. Тәрәзә төбендәге гөлләргә куна-куна очып уй-ный башлады. Өйгә тиз ияләнде, җимне дә тәлинкәдән генә чүпләргә өй-рәнде. Өйдәгеләрдән бөтенләй курыкмас булды. Көтмәгәндә генә я иң-башка, я күкрәккә килеп куна, аш вакыты җитте исә, гел өстәл читендә була. (Н. Дәүли)

26. Төштә соң буран кузгалды. Тәрәзәдән урамга караган саен, анда тук-таусыз яуган карны күрүгә, йөрәгем сызлар куя. Нишләр икән мондый буранда минем песнәгем? Бәлки әле яңадан әйләнеп кайтыр? Юк, ул кайтмады.
Тагын җәй булды, аннан соң көз килде. Мин һаман песнәгем турында кайгырып йөрдем. Мескенем минем, нишләде икән ул анда – урманда? Берәр явыз бәндә атып үтермәдеме, читлеккә эләктермәдеме икән?
Инде әнә беренче кар да яуды. Тәрәзә каршындагы каен кызы да яңадан ак шәлен ябынып уйга талды. Беләм, ул да песнәкне сагынып көтә. Мин дә көтәм, ә ул килми дә килми. Нәрсә булды икән аңа?
Бер иртә иде. Тәрәзә төбендә ниндидер тавышка кинәт уянып киттем. Күрәм, каенга көтүе белән песнәкләр килеп кунган. Шау-гөр киләләр. Әйтерсең лә каенны сарылы-аклы-каралы чәчәкләр сырып алган. Каен әкрен генә чайкалып киткән була, ул аларны шулай тыныч кына тибрә-тә кебек. Шунда бер песнәк тәрәзә өрлегенә үк килеп кунды да, башын сузып, өй эченә карады. Әйе, бу минем песнәгем иде. Мин аны таныдым! (Н. Дәүли)

27. Кыш үтте. Карлар эреп, сулар ага башлады. Җир йөзе кояш нурына чумды. Җылы якка киткән кошлар безнең илгә килә башладылар. Менә беркөн мин иртән торуга:
— Сыерчык килгән! – дигән сүзне ишеттем. Шунда ук урынымнан торып, тәрәзәгә карадым. Чынлап та, иртәнге кояшка каршы өй янындагы сы-ерчык оясы өстендәге чыбыкка бер пар сыерчык кунган: алар канатла-рын кагып талпына-талпына сайрыйлар иде. Безне бик сагынып кил-гәннәр алар. Дәртләре, шатлыклары эчләренә сыймый: шулай күңеллә-неп сайрыйлар.
Көннәр барган саен матурланды. Кырларда карлар бетеп, кара җир өсте яшәрә башлады. (М. Гафури)

28. Менә яз да җитте.
Басуның калку урыннары кардан әрчелеп, кара балчык күренде, кояш җылысында җипр өсте булана башлады. Урамнардан, тыкрыклардан чылтырап саргылт сулы гөрләвекләр акты. Зур үзәннәргә җыелган язгы кар суы, зур көмеш җәймә булып, кояш астында ерактан ук ялтырап кү-ренә, менә-менә, берәр урыннан ерылып, бүген таңда шаулап агып ки-тәргә тора. Картлар, яз бик әйбәт, бик дөрес килде, диләр. Кыр ташуы артыннан ук урман суының да шушы арада кузгалуын көтәләр. Оялары алдындагы кечкенә баскычларда, үзләренең зур куанычлары бөтен дөньяга ишетелсен өчен, сыерчыклар әле бер якка, әле икенче якка борыла-борыла, язның аксыл-зәңгәр күгенә таба сары томшыкла-рын сузып, көннәр буе сайрыйлар. Агач башларында тынгысыз песнәк-ләр чыркылдый; кызылтүшләр, матур йоннарын борыннары белән тө-зәткәләп, миләш ботагында көязләнеп утыралар; эләктереп китәргә җайлы-җайсыз яткан нәрсәләр юкмы икән дип, койма өсләрендә саес-каннар боргалана. Ферма тирәсендәге киң бушлыкта, койрык чәнчеп колхоз тайлары чабып йөри. Таң алды җиттеме, әтәч тавышыннан ко-лаклар тона. Алар, иртәнге һаваны яңгыратып, яше-карты, берсеннән-берсе уздырырга тырышып, сәгатьләр буенча кычкыралар.
(Г. Бәширов)

29. Мондый чалт аяз, җылы көнне зарыгып көткән халык табигать иркенә -сахрага ашыга. Яңа Кала янындагы такыр басу битләренә өр-яңа эзләр төшә, бормалы сукмаклар салына. Йөзәрләгән кеше купкан. Кайберәүләр җилкәләрендә дыңгычлап тутырган рюкзаклар аскан, икенчеләреенең иңбашларына нәниләре менеп атланган. Чыр-чудыр, көлештер! Әнә тегендәрәк транзистор җыр сиптерә, мондарак гитара чирттерәләр. Әнә шулай, бәйрәмчә шатлыклы гөрелтегә күмелгән, чуар төсләрдә балкыган халык, елга булып, Кама ягын таба да агыла! Сабантуймыни!
Рәшит сынатмый: әтисе шикелле үк иттереп, зур-зур атлый. Ә Рамил велосипедка атланып, әллә кая ук элдертте. Ярар, элдертсә элдертер, аның каравы Рәшиткә әтисе белән тәмләп сөйләшергә җай.
(Э. Касыймов)

30. Кояш түбәнәя, күк йөзе ачык, һава саф, бөтен дөньяны кичкә каршы гына була торган бер рәхәт тынлык чолгый.
Җилкәннәрен зур кош канатлары кебек югары күтәреп каерган көймә-без, күгелҗем шома диңгез өситеннән көнбатыш ягына таба карап, ак-рын гына кузгала.
Киттек.
Сау булыгыз! Сау бул, тыныч, куркынычсыз яр!
Без алга киткән саен, артыбыздагы шәһәр, лиман, андагы кораблар, ма-наралар, ерактан җилфердәп торган аклы-кызыллы байраклар җиргә бата баралар; аларның өстенә чыккан кара күк томан, без диңгезнең эченәрәк киткән саен, калыная, ярны, андагы карачкыларны үзенә йота бара.
Әнә инде бөтенләй югалдылар.
Бөтен дөньяда иге-чиге күренмәгән диңгез белән иң җитез хыяллар да чигенә барып чыга алмаячак күктән башка һичнәрсә калмады. Баярак кояш бар иде, ул диңгезгә дә, күккә дә бөек бер бай төс бирә иде.
Инде ул диңгез артына батты. Су өсте кояш баеганда була торган кызыл ут төсеннеән кара-сарыга, бара торгач, томанлы карага әйләнде.
Диңгез өстендә иртәле-кичле була торган төрле төстәге матур, шагыйра-нә күренешләр югалып, алар урынына адәмнең йөрәген еракка, төпкә, ти-рәнгә алып китә торган куе караңгы, серле бер хәл килә.
(Г. Ибраһимов)

31. Без һаман барабыз.
Ерак күктә нурлы йолдызлар калка башлый. Төн якыйнаган саен алар арталар, күбәяләр, шул хәлгә җитәләр ки, бөтен күк йөзе якты алмазлар белән зиннәтләнә…
Без һаман барабыз.
Ләкин бик акрын гына, бик ялкау гына.
Киче һаман тын, халык һаман йоклый.
Тик койрыкчы гына, күзләрен бер йолдызга текәп, урында катып кал-ган кебек, югалып утыра. Ул да хыялы белән икенче дөньяларга киткән булса кирәк. Дәшми-тынмый, тавыш-кузгалыш белән тирән тынлыкны бозмый.
Һәммә нәрсә кара, карңгы, җәйге, көзге төннәрдә генә була торган ка-лын, куе караңгылык бөтен тирә-якны йоткан, диңгез, су бөтен дөнья үзе шул гәүдәләнгән караңгылык төсле тоелар.
Көймәбез гүя суны гына түгел, шул дивар кебек каты караңгылыкны да ярып бара.
Диңгезнең суы шул дәрәҗәдә тын, авыр, куе күренә ки, өстебезгә түшәл-гән күкнең куе караңгылык эченнән ялтыраган миллионнарча йолдыз-лар диңгез төбенә аз гына селкенми, әлҗе-мөлҗе килми төшәләр, гүя алар шунда үзләре тезелгәннәр. (Г. Ибраһимов)

32. Бераздан диңгез төбеннән моң гына нурлы ай күтәрелә. Ул башта кызгылт-сары, соңра аксыл-сарыга, ахырдан көмеш кебек ак нурга әй-ләнә дә, бөтен дөньяга, җәфа чиккән һәммә җаннарга сөеп, иркәләп ка-рап, акрын ыган киң күк эчендә йөзеп китә.
Айның күренүе белән үк каядыр тарала, кача башлаган куе караңгы-лык минут саен юкара, сыегая; бара тогач, диңгез өсте элекке бераз кур-кынулы авыр кара төстән чыгып, айның йомшак салкын нуры белән күмелә, көмеш төсенә керә. Күк диңгезгә төшә, без шул миллионнарча йолдызлар, нурлы айлар белән зиннәтләнгән олы көзге өстеннән китә-без… Баягы караңгылык һәммәне йоткан, үзеннән башка һичбер нәрсә калдырмаган иде.
Хәзер дә тын, тыныч, әле дә җил-давылдан, шау-шудан әсәр юк. Ләкин айның нурлары дөньяны каплаган кара пәрдәне алу белән, диңгез өстен-дә, бигрәк тә безнең көймәбез тирәсендә яктылык белән чолганган бер хәят башлана. Күрәм, көймәбез ай белән, йолдызлар белән бизәлгән диң-гез суын икегә ерып бара. Аның арты бераз шадралана, шулар өстендә йолдызлар уйный, җилкәннең йөреше бераз сулгарак китсә, бу тавыш-сыз дулкыннар эченә ай үзе дә чумып-чумып ала. (Г. Ибраһимов)

33. Дарья карчык иртүк торып, кетәклектәге караңгы, тыныч почмакта урын сайлады һәм шунда йомшак печән тутырылган кәрзингә унөч йо-мырка өстенә бүрекле тавыкны утыртты.
Иртәнчәк әле яктырып та җитмәгәнгә, унөченче йомырканың яшькелт-рәк икәнен дә һәм аның башкаларына караганда зуррак булуын да кар-чык күрми калды. Тавык тырышып утыра, йомыркаларны җылыта, тиз генә җим ашап, су эчеп килә дә тагын утыра; хәтта мескеннең төслә-ре үзгәрде. Ул шундый ачулы булып китте: берәрсе якын килә башласа, хәзер ыслый, кыртлый башлый, хәтта әтәчне дә якын җибәрми, ә әтәч-нең анда, караңгы почмакта, нәрсә булганын бик беләсе килә. Шулай итеп тавык өч атна оя өстендә утырды һәм, ниһаять, йомыркалар эчен-нән кечкенә борыннарын күрсәтеп, берсе артыннан берсе чебешләр чыга башлады: алар борыннары белән кабыкны ватып чыгалар да кагынып куялар һәм йөгерә башлыйлар, кечкенә тәпиләре белән тузан актарып корт эзләргә керешәләр.
Яшькелт йомырканың чебеше барысыннан да соңга калып чыкты. Шу-лай да аның сары мамыклы йонлач түгәрәк гәүдәсе, кыска аяклары, киң борыны бик сәер тоелды. Аның ашавы да, йөрүе дә безнеңчә түгел; аяклары кыска, ничектер чалыш, ә йөргәндә аумаклап йөри… Тавык үзенең бу чебешенә хәйран калды, ләкин ничек кенә булса да ул аның улы бит. Тавык башка чебешләрен яраткан кебек үк аны да ярата һәм саклый, карчыганың күрә белән каурыйларын кабарта һәм аяклары нинди икәнен дә тикшереп тормастан канатлары астына бөтен чебешлә-рен яшерә. (К. Ушинский)

34. Эченә керсәң, борылып чыга алмаслык куе урманда бик күп еллар гомер иткән картАю беркөнне бал ашап утырганда тирән уйга чумды. “Яшем инде йөзгә якынлашып килә, ләкин гомер буе шушы урманда сакчы булып яшәп тә, нинди агачларның кешеләргә нинди файда китер-гәнен рәтләп белә алмадым. Инде үләр вакытым җитеп килә, миңа исән чагымда бу агачлар белән ничек тә якынрак танышасы һәм алар турын-да белгәннәремне әйтеп калдырасы, әйтеп кенә түгел, кешеләр кебек язып калдырасы иде. Ләкин мин бит яза белмим...”- ди ул, үз-үзе белән сөйләшеп.
Кинәт йомшак кына җил исеп үтте. Агач яфраклары әкрен генә җилфер-дәп куйдылар һәм үзара шыпырт кына сөйләшкәндәй булдылар. Агач башларына җай гына тирбәтеп искән бу җил көчәйгәннән-көчәя барды. Берничә минуттан соң инде ул көчле давылга әверелде. Урман шаулый башлады. Барлык агачлар гүяки бәхәскә кереп, нәрсә турындадыр сүз көрәштерәләр иде. (Г. Галиев)

35. Кыш. Табигатьнең ак һәм пакь чагы. Тирә-юнь ак томанга төренгән. Чыршы-наратлар, әйтерсең, иңнәренә челтәрле ак шәл ябынып, тездән карга чумган. Ә зифа каеннар ак алкалары белән мактана шикелле… Бар җиһанда тоташ бәйрәм диярсең!
Кышның гүзәллеген чынлап тойыйм дисәң, урман ишеген шакы… Юк, юк, уята күрмә берүк, күзәт кенә. Кышкы урман тын гына йоклый. Га-җәеп серле тынлык, ник бер тавыш ишетелсең!.. Юри генә аваз салсаң, тавышың әллә кайларга, еракларга китеп югалыр сыман.
Ә яктылык – берни белән дә чагыштыргысыз, әйтерсең лә урман өстенә энҗе-мәрҗән сибеп чыкканнар, бөтен җир, агач-куаклар, ачык урыннар – бары да яшь кәләшнең туй күлмәгедәй ап-ак… Мамыктай ак кар өс-теннән күзләрне камаштырып кояш нурлары чәчри. Мондый мул, сих-ри яктылык бары тик ап-ак кышта гына була ала.
Шул аклыкка кинәт кенә песнәк яки башка берәр кош килеп кунды исә, ап-ак карда нәни генә эзләр төшеп кала. Алар энҗедәй тезелгән хәреф-ләрне хәтерләтә. Ак җиһанның ак битләрен актар да, елның шушы фа-сылына гына хас шигъри юлларны укы.
Күп тә үтмәс, февраль җилләре исәр дә, тау сыртларын челтәрләп, җил-җил итеп уйный башлар. Сыерчык бураннарында адашып калган хыя-лый уйларыңа чумып, учларыңа кар-энҗеләр җыярсың. Тик алар менә-менә елап җибәрерсыман… Әнә, эреп юкка да чыктылар…
Әйе. Кышкы төн аеруча сихри-серле. Ай яктысында, йолдызлар гөмбәзе астында гашыйк парлар вәгъдә беркетә. Аларга комачаулама дигәндәй. Күк йөзендә тоташ ак дболытлар дулкыны ай яктысына пәрдә кора.
(Д. Гайнетдинова)

36. Озак та үтми, әлеге болыт чак кына итәген җыеп ала да, янә тулган ай йөзе яктырып китә. Ай нурында җиргә сибелгән көмеш тәңкәчекләр уйнаклый. Һай, бу кыш фасылының матурлыклары…
Битләреңнән чеметеп алган салкыны да, көчле бураннары да, үтеп бул-маслык кар көртләре дә сине яратып шаярталар, ныклыгыңны сыный-лар. Ә тәрәз артында улаган җиле – мең төрле тавышларчыгарып кың-гыраулы атлар килгәнен хәтерләтә. Җиһанга тоташ моң, җыр агыла.
Ә бүген, бу мизгелдә табигатьтә ап-ак кыш, сихри кыш… Кышның сихри аклыгы әкиятти гәзәллек дөньясына алып керә дә челтәр бишегенә салып тибрәтә. Ә күңел түрендә йолдызлар җемелдәвенә аваздаш моң чишмәсе, сәйләннәр җыры яңара. Аны бары тик шигъри юллар аша тасвирлап буладыр:
Зәһрә кызның сәйләннәре
Сибелгәнме дөньяга.
Ак бураннарга уралып
Әкияти төн яна… (Д. Гайнетдинова)
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:45
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.