Морфология һәм орфография. 5 нче сыйныф

Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен төзелгән программага нигезләнеп тәкдим ителгән тестлар җыелмасы һәм дәрестә файдалану өчен ( сүзләргә морфологик анализ ясау, сүзләрне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерү өчен китерелә) текстлар, аерым җөмләләр бирелде.
Тестлар татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче, 6 нчы сыйныфлары өчен чыгарылган дәреслекләр (“Мәгариф” нәшрияты, 2006 ел) һәм татар урта мәктәпләре өчен татар теленнән программа (“Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел) таянып төзелде.
Әгәр шушы тест һәм текстлар җыелмасы ярдәмендә укучыларны бердәм республика имтиханына әзерлегенә ирешелсә, автор үз алдына куйган максатларына ирешкән дип уйлар иде.
5 нче сыйныф

Башлангыч сыйныфларда үткәннәрне кабатлау һәм тирәнәйтү.

МОРФОЛОГИЯ ҺӘМ ОРФОГРАФИЯ

Исем

1. Исем нәрсәне белдерә?

а) зат яки предметны;
ә) предметның билгесен;
б) эш яки хәлне.

2. Уртаклык исемгә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.

а) бер төрдән булган затларның, предметларның берсенә генә бирелгән исем;
ә) бер төрдән булган затларны, предметларны белдергән исемнәр.

3. Исемнәр…

а) берлектә генә килә алалар;
ә) күплектә генә килә алалар;
б) берлек һәм күплек санда киләләр.

4. Исемнәр нәрсә белән төрләнәләр?

а) килеш, сан, тартым;
ә) заман, зат-сан;
б) төрләнми.

Фигыль

1. Фигыль нәрсәне белдерә?

а) предметның билгесен;
ә) зат яки предметны;
б) эшне, хәрәкәтне, хәл-торышны.

2. Фигыльнең сораулары… –

а) кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? һ.б.
ә) нинди? кайсы?
б) нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? нишлиячәк?

3. Хикәя фигыльнең ничә заманы бар?

а) 3; ә) 4; б) 2

4. Бирелгән фигыльләр нинди заманда килгән?
Барды, кайткан, үтте, ятты, үскән, башлаган, яшәде.

а) киләчәк заман;
ә) хәзерге заман;
б) үткән заман.

5. Бирелгән фигыльләрнең заманнары дөрес күрсәтел-гән җавапны тап.

а) йөгерде- үткән заман; утыра- хәзерге заман; кайтыр- киләчәк заман;
ә) укый- үткән заман; барды- киләчәк заман; торачак- хәзерге заман;
б) алачак- хәзерге заман; эшләде- киләчәк заман; ашый- үткән заман.

Алмашлык

1. Алмашлыклар…

а) башка сүз төркемнәрен алмаштырып килә;
ә) башка сүз төркемнәрен алыштырып килми;
б) башка сүз төркемнәрен турыдан-туры белдерә.

2. Зат алмашлыкларына бирелгән тулы билгеләмәне ачыкла.

а) алар затларны һәм предметларны алыштыралар, берлек яки күплек санда булалар, килеш белән төрләнәләр;
ә) алар затларны һәм предметларны алыштыралар, берлек яки күплек санда булалар, килеш белән төрләнәләр, ия яки тәмамлык булалар;
б) алар затларны һәм предметларны алыштыралар, берлек яки күплек санда булалар, килеш белән төрләнәләр, ия яки тәмамлык булалар, тар-тым белән төрләнмиләр.

3. Зат алмашлыкларына дөрес билгеләмә бирелгән җавапны тап.

а) мин – сөйләүчене, син – тыңлаучыны, ул — сөйләшүдә катнашмаган затны яки предметны белдерә;
ә) мин – тыңлаучыны, син- сөйләшүдә катнашмаган затны яки пред-метны, ул – сөйләүчене белдерә.
б) син- сөйләүчене, мин – сөйләшүдә катнашмаган затны яки предметны белдерә, ул – тыңлаучыны.

СИНТАКСИС ҺӘМ ПУНКТУАЦИЯ

Сүзтезмә

1. Сүзтезмәгә дөрес бирелгән билгеләмәне тап.

а) сүзтезмә бер әйберне, эш яки хәлне башка шуңа охшаш әйберләрдән аерып, төгәлрәк итеп атый;
ә) сүзтезмә бер әйберне, эш яки хәлне ияртүче сүздән сорау куеп билге-ләнә.
б) сүзтезмә бер әйберне, эш яки хәлне башка шуңа охшаш әйберләрдән аерып, төгәлрәк итеп атый, сүзтезмә ике өлештән тора: әйберне, затны, эшне һ.б. турыдан-туры атаган ияртүче һәм аны ачыклап, төгәлләп килгән иярүче сүздән.

2. Ияртүче һәм иярүче сүзне дөрес билгеләгән җавапны табарга.

а) кызыл алма – кызыл (иярүче сүз), алма (ияртүче сүз);
ә) минем китабым – минем (ияртүче сүз), китабым (иярүче сүз).

3. Синтаксиска бирелгән дөрес билгеләмәне ачыкла.

а) тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре;
ә) тел белеменең синтаксис бүлегендә сөйләм төзелеше өйрәнелә;
б) синтаксиста сүз төркемнәрен өйрәнәләр.

4. Пунктуациягә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.

а) пунктуация – тыныш билгеләрен кую кагыйдәләре;
ә) пунктуация бүлегендә сөйләм төзелешен өйрәнәләр;
б) пунктуация бүлегендә дөрес язу кагыйдәләрен өйрәнәләр.

Җөмлә

1. Җөмләгә бирелгән тулы билгеләмәне табарга.

а) җөмлә тәмамланган уй-фикерне белдерә;
ә) җөмлә тәмамланган уй-фикерне, сорауны яки өндәүне, боеруны хәбәр иткән сүз яки сүзләрдән төзелә;
б) Җөмлә тәмамланган уй-фикерне, сорауны, өндәүне яки боеруны хәбәр иткән сүз яки сүзләрдән төзелә, ул интонация ягыннан тәмамланган бу-ла. Һәр җөмләдәге беренче сүз баш хәрефтән языла, җөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгесе куела.

2. Бирелгән мисалларның кайсысын җөмлә дип атап булыр икән?

а) кыш, кар, ява, урам;
ә) кышын ява, урамда ява;
б) Кышын урамда кар ява.

3. Бирелгән мисаллардан гади җөмләне күрсәт.

а) кояш чыкты, көн җылынды;
ә) балалар җәйнең рәхәтен күрергә теләделәр;
б) кич җитте, күктә ай күренде, йолдызлар җемелдәште.

4. Бирелгән мисаллардан кушма җөмләлесен аерып күрсәт.

а) март ае җитте, беренче кошлар кайта башлады;
ә) көн бүген шундый нык кыздыра;
б) урамдагы балалар чыр-чу киләләр иде.

5. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр ничә төргә бүленәләр?

а) 4; ә) 2; б) 3.

6. Хикәя җөмләгә бирелгән дөрес билгеләмәне тап.

а) нинди дә булса эш, хәл, күренеш турындагы уй-фикерне хәбәр иткән җөмләләр хикәя җөмлә дип атала.
ә) боеруны белдергән җөмләләр хикәя җөмләләр дип йөртәләр;
б) сорауны белдергән җөмләләр хикәя җөмлә дип йөртелә.

Җөмлә кисәкләре

1. Җөмлә кисәкләре ничә төркемгә бүленәләр?

а) 3; ә) 5; б) 2.

2. Кайсылары җөмләнең баш кисәкләренә керә?

а) ия, хәбәр;
ә) ия, хәл, хәбәр;
б) хәбәр, аергыч, ия.

3. Иягә тулы билгеләмә бирелгән җавапны тап.

а) җөмләдә баш килештә килә;
ә) җөмләдә баш килештә килеп, кем? яки нәрсә? сорауларына җавап бирә;
б) җөмләдә баш килештә килеп, кем? яки нәрсә? сорауларына җавап бирә торган һәм аның турында берәр яңалык хәбәр ителгән җөмлә кисәге ия дип атала. Ия, башлыча, исемнәр белдерелә.

4. Ияне җөмлә эчендә ничек билгелибез?

а) ике сызык сызабыз;
ә) дулкынлы сызык сызабыз;
б) бер сызык сызабыз.

5. Ияне дөрес билгеләгән җөмләне күрсәт.

а) Казан – Татарстанның башкаласы;
ә) Татарстан мул сулы елгаларга бай;
б) Казан шәһәрендә Сөембикә манарасы бар.

6. Хәбәргә бирелгән иң тулы билгеләмәне ачыкла.

а) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала. Хәбәр нишли? нишләгән? нишләр? ул кем? ул нәрсә? һ.б. сорауларга җавап бирә. Ул, гадәттә, фигыльләр белдерелә. Башка сүз төркемнәре дә хәбәр булып килә алалар.
ә) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге;
б) ия турында нәрсә дә булса хәбәр итә торган җөмлә кисәге хәбәр дип атала. Ул, гадәттә, фигыльләр белән белдерелә.

7. Хәбәрне җөмлә эчендә ничек билгелибез?

а) ике катлы дулкынлы сызык сызабыз;
ә) бер сызык сызабыз;
б) ике сызык сызабыз.

8. Бирелгән җөмләдәге хәбәр нинди сүз төркеме белән белдерелгән?

Сабантуй бәйрәме безнең төбәккә дә килеп җитте.

а) фигыль сүз төркеме белән;
ә) исем сүз төркеме;
б) сыйфат сүз төркеме белән.

9. Хәбәре дөрес күрсәтелгән мисалны ачыклагыз.

а) кышкы аяз төннәрдә йолдызлар күбрәк күренә;
ә) Г. Тукай 1886 нчы елда туган;
б) миңа авылда яшәү бик ошый.

10. Аергычга бирелгән иң тулы билгеләмәне тап.

а) аергыч – предметның билгесен белдерә;
ә) аергыч – предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк. Ул, гадәттә, сыйфат һәм исем белән белдерелә. Башка сүз төркемнәре дә аергыч булып килә ала.
б) аергыч – предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? кемнең? нәрсәнең? кебек сорауларына җавап бирә торган иярчен кисәк.

11. Аергычны җөмлә эчендә ничек билгелибез?

а) бер сызык сызабыз;
ә) ике сызык сызабыз;
б) дулкынлы сызык сызабыз.

12. Аергычы булган җөмләне ачыклагыз.

а) яз җитте, табигать кабат яшеллеккә күмелде;
ә) мин яшел алмаларны ныграк яратып ашыйм;
б) театр һәм музейларга йөрү – иң кызыклы шөгыль.

13. Аергычны дөрес билгеләгән җөмләне табарга.

а) тау башына салынгандыр безнең авыл…
ә) күктә алсу болытлар йөзә;
б) яшел төсне мин аеруча яратам.

14. Тәмамлыкка бирелгән иң тулы билгеләмәне тап.

а) тәмамлык – предметны, затны белдереп, кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк. Ул исем яки исем урынында килгән башка сүз төркемнәре белән белдерелә.
ә) тәмамлык — предметны, затны белдерә;
б) тәмамлык – предметны, затны белдереп, кемгә? нәрсәгә? кемне? нәрсәне? кемнән? нәрсәдән? кемдә? нәрсәдә? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк.

15. Тәмамлыкка ничек сызабыз?

а) ике сызык сызыла;
ә) өзек сызыклар (пунктир) сызыла;
б) дулкынлы сызыклы сызык сызыла.

16. Тәмамлыгы дөрес билгеләнгән җөмләне табыгыз.

а) Айгөл гөлләр үстерергә ярата;
ә) мин үз авылымны яратамын;
б) күп телләрне белү – бик файдалы.

17. Тәмамлыгы булмаган җөмләне табыгыз.

а) аларның йорты каршында гына трамвай туктый;
ә) әби безгә чәй эчертте;
б) тавык көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала.
18. Хәлгә иң тулы билгеләмәне тап.

а) хәл – эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын һ.б. белдерә;
ә) хәл – эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын һ.б. белдереп, кайда? кайчан? ни өчен кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк;
б) хәл – эшнең үтәлү урынын, вакытын, сәбәбен, максатын һ.б. белдереп, кайда? кайчан? ни өчен? кебек сорауларга җавап бирә торган иярчен кисәк. Хәлләр, гадәттә, рәвеш, исем һәм фигыльләр белән белдереләләр. Башка сүз төркемнәре дә хәл булып килә ала.

19. Хәлне җөмлә эчендә ничек билгелибез?

а) дулкынлы сызык сызабыз;
ә) бер сызык сызабыз;
б) сызык- нокта- сызык сызыла.

20. Хәл булган җөмләне табыгыз.

а) Каенсар артындагы каенлыкка кара каргалар оя ясаганнар;
ә) Казан – укучы яшьләр шәһәре;
б) көчле давыл булса, сыерчыклар оясына зыян салыныр.

Фонетика һәм орфоэпия

1. Фонетика...-

а) авазларны өйрәнүче тел белеменең бер өлкәсе;
ә) хәрефләрне өйрәнүче өлкә;
б) сүз төркемнәрен өйрәнүче өлкә.

2. Орфоэпия...-

а) дөрес язу кагыйдәләре җыелмасы;
ә) сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтүче өлкә;
б) җөмлә төзелешен өйрәнүче өлкә.

3. Авазлар ничек белдерелә?

а) язма сөйләмдә авазлар хәрефләр белән белдерелә;
ә) язма сөйләмдә авазлар саннар белән белдерелә;
б) язма сөйләмдә авазлар берничек тә белдерелми.

4. Сөйләм органнары дөрес күрсәтелгән җавапны табыгыз.

а) ашказаны, үпкәләр, тын юлы, бугаз, тавыш ярылары, авыз куышлыгы, тел, иреннәр, тешләр, борын куышлыгы, каты аңкау, йомшак аңкау һәм кече тел;
ә) ашказаны, куллар, аяклар, үпкәләр, тын юлы, бугаз, тавыш ярылары, авыз куышлыгы, тел, иреннәр, тешләр, борын куышлыгы, каты һәм йомшак аңкау, кече тел;
б) үпкәләр, тын юлы, бугаз һәм бугаз эчендәге тавыш ярылары, авыз куышлыгы, тел, иреннәр, тешләр, борын куышлыгы, каты аңкау, йомшак аңкау һәм кече тел.

5. Сузык авазлар… –

а) тавыштан гына торалар;
ә) тавыш һәм шаудан торалар;
б) шаудан гына торалар.

6. Тартык авазлар...-

а) тавыштан һәм шаудан яки шаудан гына торалар;
ә) тавыштан гына торалар;
б) шаудан гына торалар.

7. Татар телендә ничә сузык аваз бар?

а) 10; ә) 12; б) 9.

8. Дифтонг… –

а) бер иҗектә янәшә килгән ике сузык кушылмасы;
ә) бер иҗектә янәшә килгән ике тартык кушылмасы;
б) бер иҗектә янәшә килгән сузык һәм тартык аваз кушылмасы.

9. Дифтонг булган мисаллар табыгыз.

а) колач, таш, кылыч, калай;
ә) кияү, келәү, ау, тау;
б) аш, тамаша, кызыл, китап.

10. Сингармонизмга дөрес бирелгән билгеләмәне тап.

а) тартыкларның үзара охшашланулары;
ә) сузыкларның үзара охшашлануы;
б) сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары.

11. Сингармонизмның икенче төренә дөрес бирелгән билгеләмәне ачыкла.

а) сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешле ирен сузыклары {о}, {ө} килсә, калган иҗекләрдәге {ы}, {э} авазлары алар йогынтысында иренләшәләр;
ә) әйтелеш белән язылыш туры килмәгән очрак;
б) сүзнең беренче иҗегендә кыска әйтелешле ирен сузыклары {о}, {ө} килсә, калган иҗекләрдәге {ы}, {э} авазлары алар йогынтысында иренләшәләр. Сингармонизмның бу төре бары тик {о}, {ө}, {ы}, {э} авазларына гына кагыла һәм язуда чагылыш тапмый.

12. Тартык авазлар ничә төргә бүленәләр?

а) 4; ә) 3; б) 2.

13. Тартык авазлар нәрсәдән чыгып төрләргә бүленәләр?

а) әйткәндә тавыш катнашуыннан чыгып;
ә) әйткәндә тавыш һәм шауның катнашуыннан чыгып;
б) әйткәндә шауның катнашыннан чыгып.

14. Сөйләмдә тартыкларның ничә төрле үзгәреше күзәтелә?

а) ике; ә) өч; б) биш.

15.Иҗеккә дөрес бирелгән билгеләмәне тап.

а) әйтелешнең иң кечкенә кисәге. Һәр иҗек бер сузык авазга нигезләнә;
ә) әйтелешнең иң озын кисәге;
б) язылыштагы иң кечкенә кисәге.

16. Иҗекләр ничә төркемгә бүленәләр?

а) 4; ә) 3; б) 2.

17. Сузык аваздан гына торган яки сузык авазга тәмамланган иҗекләр…

а) ябык иҗекләр дип атала;
ә) йомык иҗекләр дип атала;
б) ачык иҗекләр дип атала.

18. Бирелгән сүзләрне юлдан юлга дөрес күчерелгән җавапны табарга.

а) ки-лешенгән, һава-ларда, кыз-гылт;
ә) ка-йвакыт, а-сылташ, калач-ак;
б) күлл-әвек, төнбое-к, җид-ешәр.

19. Сүзләрне иҗекләргә дөрес бүленгән очракны билгеләгез.

а) көнб-атыш, карал-ама, кат-ышу;
ә) гү-зәл-лек, кат-наш-ма; кал-дыр-мый;
б) ое-шма, милл-ион, юг-ары-га.

20. Басымы дөрес күрсәтелгән сүзләрне билгелә.

а) калаларда`, алдыла`р, сәхнә`, миләштә`;
ә) бара`лармы, ка`йтмадылар, ку`шымчаларны;
б) күргәнче`, йө`зделәр, көнья`к, анды`й.

21. Интонациягә дөрес билгеләмә бирелгән җавапны тап.

а) сөйләгәндә, тавышның төрлечә хәрәкәт итүе;
ә) күп иҗекле сүзләрдә иҗекләр бертөрле әйтелмиләр, аларның берсе, башкаларыннан аерылып, көчлерәк әйтелүе;
б) сүзне юлдан юлга иҗекләргә бүленүне.

22. Интонациянең төп өлешләрен дөрес күрсәткән җавапны табарга.

а) фраза басымы, пауза, логик басым;
ә) фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы;
б) фраза басымы, пауза, логик басым, тойгы басымы, сөйләм көе.

23. Үзенең көенә карап интонация ничә төргә бүленә?

а) 5; ә) 3; б) 2.

24. Сөйләм көенә карап, интонация ничә төргә бүленә?

а) 4; ә) 6; б) 5.

Графика һәм орфография
1. Алфавитка дөрес бирелгән билгеләмәне табыгыз.

а) Авазлар җыелмасы;
ә) язуда кулланыла торган хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптәге җыелмасы;
б) аваз һәм хәрефләр җыелмасы.

2. Татар теленә генә хас хәрефләр җыелмасы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.

а) ә, ө, ү, җ. ң, һ;
ә) а, ә, х, ө, ү, ю;
б) у, а, к, л, ы, д.

3. Татар алфавитында ничә хәреф бар?

а) 40; ә) 39; б) 38.

4. Берничә авазга билге булган хәрефләр ничәү?

а) 7; ә) 6; б) 4.

5. Хәрефләр арасында ике авазны белдерүчеләрне күрсәткән дөрес рәтне ачыкла.

а) в, р, ң;
ә) в, г, к;
б) н, ш, г.

Лексикология һәм сөйләм культурасы

1. Лексикологиягә дөрес бирелгән билгеләмәне тап.

а) телнең лексикасын өйрәнә торган фән;
ә) телнең килеп чыгышын өйрәнә торган фән;
б) авазларның ясалу урыннарын өйрәнә торган фән.

2. Омонимга дөрес бирелгән билгеләмәне тап.

а) әйтелешләре һәм язылышлары бер үк сүзләр;
ә) әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр;
б) капма-каршы мәгънәле сүзләр.

3. Синонимга дөрес бирелгән билгеләмәне тап.

а) язылышлары һәм әйтелешләре төрле булган, әмма мәгънәләре бер үк булган сүзләр;
ә) әйтелешләре һәм язылышлары бер үк, ләкин мәгънәләре төрле булган сүзләр;
б) капма-каршы мәгънәле сүзләр.

4. Антонимга дөрес бирелгән аңлатманы тап.

а) капма-каршы мәгънәле сүз;
ә) мәгънәдәш сүз;
б) язылышы һәм әйтелеше төрле булган сүз.

5. Фразеолгик әйтелмәгә тулырак аңлатманы тап.

а) үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүз;
ә) үзара тыгыз бәйләнгән берничә сүзле төзелмә;
б) ике яки берничә сүздән төзелгән һәм бер күчерелмә мәгънәне белдерә торган сүзтезмә. Алар сөйләмне җанландыралар, матур әдәбиятта сурәтләү чарасы буларак кулланылалар. Алар бербөтен мәгънә белдерәләр.

6. Бирелгән мисаллардан антоним булганын тап.

а) Узса да гомрем яртысы
Синнән гел аерым минем.
Тик бергә булды һаман да
Шатлыгым, кайгым минем. (С. Хәким)

ә) Никадәрле матур булмасыннар,
Гүзәл булмасыннар чәчкәләр,
Чәчәкләр дә күтәрелеп карый,
Исемнәре белән дәшсәләр. (С. Хәким)
б) Бураннар басылды,
Басылды, күк ачылды,-
Бигрәк зәңгәр икән күк,
Зәңгәр синең күзләр күк. (Ш. Галиев)

7. Синоним булган мисалны тап.

а) Үрләреңне менгәч, туган ягым,
Рәшәң белән битем юдың;
Һәрвакытта бергә уртаклаштың,
Уртаклаштың барын-югын син. (С. Хәким)

ә) — Ике бабамны беләм… – дим.
— Мәгълүматларың тар, их, — ди, — Бабаңнарда – ил язмышы,
Алар үзе тарих, — ди. (Ш. Галиев)

б) Таш өстендә таш калмады, агач затыннан агач калмады, куаклар калмады – һәммәсе янды, көйде, кара күмергә әйләнде. (Г. Бәширов)

8. Омоним булган мисалны тап.

а) Яшьлек шул дулкын шикелле
Узар, үтәчәк икән;
Яшьлек дип алдандым, алда
Бары күк чәчәк икән. (С. Хәким)

ә) Бу серләр аны кайчак шатландыра, сөендерә, канатландыра, ә кайчак куркыта иде.

б) Ул баш әйтә: Син вагоннан төш хәзер,
Бик якынлашты кирәкле төш хәзер. (Г. Тукай)

Сүз ясалышы. Сөйләм культурасы

1. Ясалышы буенча…

а) тамыр һәм ясалма сүзләр була;
ә) тамыр сүзләр генә була;
б) ясалма сүзләр генә була.

2. Тамырдаш сүзләр булган рәтне ачыкла.

а) ал, алма, алмагач;
ә) авылдаш, авыл, авылдашлар;
б) күк, күгелҗем, күп.

3. Сүзнең мәгънәле кисәкләре тулы бирелгән рәтне ачыкла.

а) тамыр, нигез;
ә) тамыр, кушымчалар;
б) тамыр, нигез, кушымчалар.

4. Тамырга тулырак бирелгән аңлатманы билгелә.

а) тамыр – сүзнең төп мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк. Ул сүздәге лек-сик мәгнәненең төп өлешен белдерә.
ә) тамыр- сүзнең төп мәгънәсен белдерә;
б) тамыр – сүзнең мәгънәсен белдерә һәм сөйләмдә аерым да кулланыла ала торган кисәк.

5. Тамыры дөрес бирелгән мисаллар рәтен күрсәт.

а) матур-лык, ур-ак, ике-шәр;
ә) авылдаш-ларга, тимерчелек-тә, кызылрак-ларын;
б) күтә-релде, югарыда-гы, вакытсыз-рак.

6. Сүз ясалышы ысулларын тулырак бирелгән рәтне билгелә.

а) сүз ясагыч кушымча ялгану, сүзләр кушылу;
ә) сүз ясагыч кушымча ялгану, сүзләр кушылу, фонетик ысул;
б) сүз ясагыч кушымча ялгану, сүзләрне кушылу, фоне-тик ысул, сүзләрнең мәгънәсе үзгәрү, сүзләрне бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү, сүзләрне кыскарту.

7. Сүз ясагыч кушымча ысулы белән ясалган мисаллар рәтен билгеләргә.

а) газаплы, урак, эшчән, гүзәллек;
ә) аккош, саубуллашу, көнбатыш;
б) бер-ике, аклы-сарылы, сөйли-сөйли;

8. Сүзләр кушылу ысулы белән ясалган мисаллар рәтен тап.

а) кичә (узды)- кичә (вакыт мәгънәсендә); ай (күк җисеме)- ай ( вакыт берәмлеге);
ә) кынчыгыш, Илшат, кушучлап;
б) ТР, райком, драмтүгәрәк.
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:44
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.