«Егетләр, көч сынашыйк» (Ватанны саклаучылар көненә багышланган кичә)

Максат: Балаларда Ватанга мәхәббәт, Ватан сакчыларына хөрмәт, илгә хезмәт итүгә омтылыш.
Кичә барышы.
I. Кереш өлеш.
Музыка яңгырый. ( Совет Армиясе маршы. С.Сәйдәшев муз.)
1 нче алып баручы:
23 нче февраль… Бу бәйрәмгә инде 80 елдан артык. 80 елдан артык инде кешелекнең иң көчле яртысы көч, түземлелек, патриотизм һәм мәрхәмәтлелек бәйрәмен билгеләп үтә. Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җинү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек-электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул – ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз илеңнең намусын саклау.
2 нче алып баручы:
“Армия” сүзе латинчадан “коралладырылган” диеп тәрҗемә ителә. Ләкин армия коралы белән генә түгел, ә үзенең кыю, батыр солдатлары белән көчле. 1945 нче елда Совет Армиясе Гитлер гаскәрләрен тар-мар итеп, Европаны фашист илбасарларыннан азат итте.
1 нче алып баручы:
Ә тыныч вакытта безнең армия Россиянең унар меңләгән километр коры җир, су һәм һава чикләрен саклый. Һәм һәрвакыт борынгы бабаларыбызның иң яхшы хәрби традицияләренә таяна.
2 нче алып баручы:
Александр Невский һәм Дмитрий Донской, Козьма Минин һәм Дмитрий Пожарский, Александр Суворов һәм Михаил Кутузов, Георгий Жуков һәм Константин Рокоссовскийның бөек җиңүләре бүгенге солдатларны батырлыкка өнди, Ватанны яратуга өйрәтә.
1 нче алып баручы:
Бүгенге конкурс Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Ярышта ике команда катнаша.
(Командалар белән танышу, жюри составын сайлау.)
II. Конкурсларны үткәрү.
2 нче алып баручы:
Жюри командаларына бирелгән сорауларга җавапларның төгәллеген, дөреслеген, тулылыгын бәяли. Әгәр бер команда сорауларга җавапны белмәсә, җавап бирү хокукы икенче командага күчә. Һәр дөрес җавп өчен бер бал куела.

1 конкурс. “ Интеллектуаль викторина.”
1. Кем Россия армиясен оештыручы булып тора? (Петр I)
2. Россия флотын кем оештыра? (Петр I)
3. “Гардемарин” нәрсәне аңлата? (“гардемарин” французча “диңгез гвардиясе” дип тәрҗемә ителә, ягъни гардемарин ул диңгез акадимиясен тәмамлаучы кеше. Бу дәрәҗә Петр I тарафыннан 1716 нчы елда кертелә)
4. Гренардерлар кемнәр алар? (гренардерлар – алар гранатаметчиклар, колонна алдыннан баручы)
5. Винтовка очына беркетелә торган очлы корал нәрсә дип атала? (штык)
6. “Алар бер генә тапкыр ялгышалар”, — дип кемнәр турында әйтәләр? (Сапер)
7. Нинди җайланма ярдәмендә агулы газлардан сакланып була? (Противогаз)
8. Хәрби кирәк-яракны саклаучы склад нәрсә дип атала? (Арсенал)
9. Төз атучыны кем дип атыйлар? (Снайпер)
10. Корабль белән идарә итүче руль тәгәрмәчен нәрсә дип атыйлар? (Штурвал)
11. Моряклар арасында киң таралган өс киеме ничек дип атала? (Тельняшка)
12. Сигнал утлары белән юл күрсәтүче яр буендагы башня нәрсә дип атала? (Маяк)
Укучы башкаруында җыр.
2 конкурс. “Күренекле шәхесләр”
1 нче алып баручы:
Сезнең каршыгызда Россиянең алты бөек шәхесенең портретлары тора. Сезгә аларның исемнәрен атарга кирәк. Әгәр аларның ил алдындагы хәрби казанышларын да әйтсәгез, өстәмә бал куела. Башта икенче команда портретның номерын һәм анда сүрәтләнгән шәхеснең исемен атый, аннан соң беренче команда. Шулай дәвам итәбез.

3 конкурс. “Хәрби хәзерлек”
2 нче алып баручы:
Егетләр безнең булачак солдатлар бит. Ә хәрбиләр физик яктан чыныккан булырга тиеш. Шуңа күрә хәзер булачак конкурс сезнең физик әзерлекне күрсәтәчәк.
1. Отжимание. Һәр командадан берәр укучы катнаша. Ничә отжимание ясаса, командага шулкадәр бал өстәлә.
2. Армрестлинг. Командадан берәр укуч катнаша. Җиңүче команда копилкасына 5 бал өсти.

Укучы башкаруында нәфис сүз.
Римма Гайнанова. Солдатнын сөйгәненә хаты.

Сәлам, сәлам ерактан,
Сәлам сиңа солдаттан.
Сәлам илнең чигеннән,
Сәлам Ильнурчигыңнан.
Менә мин дә солдат булдым,
Кирзовый итек кидем.
Өстемдә — гимнастерка,
Билемә каеш бүдым.
Кая инде атлап йөрү –
Айт — двага басабыз.
Аркага биштәрле капчык,
Авыр мылтык асабыз.
Старшина бигрәк зәhәр,
Безнең каннарны эчә.
Чираттан тыш нарядта
Булдым әле мин кичә.
Кухняда почти бер центнер
әрчедем вак бәрәңге.
И ходаем, нигә болай
Җәфалыйсың бәндәңне.
Иртән – ботка, кичтән – ботка,
Шулар солдат ашлары.
Эшләр болай барса, җаным,
Кытаклый да башлармын.
Йоклап китеп, тәмле генә
Төшләр күргән чагымда
«Тревога!» дип куркытып
Уяталар барын да.
Вәт шунда башлана мәhшәр!
Мәж киләбез күч кебек.
Гимнастерканы – аякка,
Чалбарны башка киеп.
Синең артыңнан чапканчы,
Стадионда чапсам,
Бу кадәр интекмәс идем,
Мылтыктан да тоз атсам.
Бу кадәр интекмәс идем,
Турник белән дус булсам,
Гер күтәрсәм, суда йөзсәм,
Кышын чаңгыда шусам.
Шулай, җаный, служба бара,
Зарлана дип уйлама.
Кешегә әйтсәң, «слабак!» диеп
Я көләрләр – сөйләмә!
Үзен анда ни хәлләрдә?
Бик онытып бетермә.
Көтү бик авыр булса да,
Тырыш инде көтәргә.
Ике елга клуб ягына
Карама, онытып тор.
Күп тә үтмәс, сөйгән ярың
Баhадир булып кайтыр.
Вакыт үткәрәм диеп,
Карама чит – ятларга.
Егетләрнең асыллары
Китә илне сакларга.
Анда калган малай – шалай
Күз сала – нитә калса,
Мин аны үзем айт – двага
Бастырам, алла бирса!
Ярый, җаный, сау бул инде,
Көяләнмә, тыныч тор.
Илне hәм сине саклаучы
Булачак генерал – ИЛНУР!

4 конкурс. Капитаннар ярышы.
1 нче алып баручы:
Һәрберегезгә билгеле булганча, армиядә хезмәт итүченең хәрби дәрәҗәсе була. Сез хәрби дәрәҗәләрне беләсезме икән, шуны тикшерик әле. Хәзер капитаннар алмашлап хәрби дәрәҗәләрне атый. Күпме дәрәҗә атыйсыз, командагызга шуның кадәр бал өстәлә.

5 конкурс. Аукцион
2 нче алып баручы:
Ватанны саклаучыларга багышланган җырларга конкурсны башлыйбыз. Берәр куплет җыр башкарасыз. Кайсы команда иң ахыргы булып җырлый, шуңа 5 бал өстәлә.

6 конкурс…
1 нче алып баручы:
Армия сафларында хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы. РФ Конституциясе һәм башка федераль кануннар хәрби хезмәткәрләргә дәүләт мөстәкыйльлеген һәм аның территориаль бөтенлеген саклау, илнең иминлеген тәэмин итү, дошман һөҗүмнәрен кире кагу һәм халыкара йөкләмәләрне үтәү бурычларын һөкли.
Хәзер соңгы сорауларга җавап бирик инде.
1. Бүгенге көндә безнең авылдан хәрби хезмәттә ничә кеше һәм алар кемнәр?
2. Безнең районнан Советлар Союзы Геройларын атагыз.
3. Афганстанда хезмәт иткән авылдашларны атагыз.
4. Чечняда хезмәт иткән авылдашларны атагыз.
2 нче алып баручы:
Сүзне жюрига бирәбез.
Жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштыра.Җиңүче команданы котлый.
Хөрмәтле укытучы абыйлар, малайлар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Һәрвакыт сәламәт булыгыз.
1 нче алып баручы:
Бәйрәмдә катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт.

Укытучы: Нәҗмиева Лүзия Рәмил кызы

2008 ел
Татарстан Республикасы Актаныш районы
Кәзкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:33
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.