Пермь өлкәсе Күңгер районы татарлары. III бүлек

III бүлек. Пермь өлкәсе Күңгер районы татарларының лексик-сөйләш үзенчәлекләре.

Бай традициягә ия, борынгы әдәбияты һәм язуы булган татар теле төрки телләр семьясына кыпчак телләре төркеменә керә һәм шул ук вакытта огуз, болгар телләренә хас элементларны да эченә ала.
Практик максатлардан чыгып татар телен XVII гасырда өйрәнә башлыйлар, фәнни яктан исә бу тел галимнәренең игътибарын XIX гасырда үзенә җәлеп итә. Татар теленең “шивәләрен” беренче буларак рус галиме А.Г. Бессонов классификацияли. Хәзерге классификациянең нигезе итеп күренекле телче Җ. Вәлидинең (1927) классификациясе алынган. Бу система Л. Җәләйнең 1938, 1947 елларда язылган хезмәтләрендә берникадәр үзгәртелә һәм аныкландырыла. Соңгы елларда татар диалектларының классификациясе тагы да тулыландырыла һәм ачыклана төшә. Моның сәбәбе – татар диалектологиясенең шактый алга китүендә. Моның 1958 елдан диалектларны лингвистик география методын кулланып өйрәнү башланды һәм нәтиҗәдә элек өйрәнелгән сөйләшләрнең чикләре ачыклана төште.
Әлегә кадәр билгеле булмаган сөйләшләр өйрәнелде, элек монографик планда өйрәнелгәннәре тагы да җентекләбрәк тикшерелде, күп кенә борынгы күренешләрнең фактларның татар телендә яшәп килгәнлгег беленде. Диалектларның телдә тоткан урынын, аларның әдәби телнең үсешендә уйнаган ролен билгеләү дә әһәмиятле нәтиҗәләрнең берсе булып исәпләнергә тиеш.
Татар теле өч диалектка бүленә: урта диалект, көнбатыш диалекты һәм көнчыгыш диалекты. Бу диалектларның һәрберсе берничә сөйләшне берләштерә. Әдәби телнең нигезен урта диалект тәшкил итә. Ләкин ул шактый катлаулы. Моны берничә төрле тарихи сәбәп белән аңлатырга мөмкин. Татар халкының фин-угыр, төрки, славян халыклары белән йөзләрчә еллар буена дәвам иткән мәдәни-икътисади мөнәсәбәтләре, аларның бер-берсенә йогынтысы, төрле вакытта, төрле сәбәпләр аркасында татарларның башка өлкәләргә күчеп китүе һәм территориаль, икътисади яктан изоляцияләнүе, аларның яңа шартларда яши башлавы – болар барысы да телнең үсешенә, яңа сөйләшләрнең барлыкка килүенә, һичшиксез, йогынты ясамый калмаган.
Билгеле булганча, әдәби тел кллар үткән саен үзенең эчке ресурслары исәбенә, башка телләр белән үзара бәйләнеш һәм йогынты ясау процессында камилләшә, байый бара. Бу өлкәдә җирле сөйләшләр аеруча әһәмиятле, бетмәс-төкәнмәс чыганак булып торалар.
Идел төрки компоненты көчлерәк. Безнең карашыбызча, шушы компонент пермь сөйләш вәкилләренең казан татарларының бер этнографик группасы булып, аларның сөйләше татар теленең урта диалектына караган бер сөйләш буларак формалашуда төп һәм хәлиткеч рольне уйнаган.
Пермь татарларының формалашуында Идел буе төрки компонентының хәлиткеч роль уйнавын тел материаллары да раслый: пермь татарлары сөйләше безнең әдәби телебезнең формалашуында нигез башы булып торган урта диалектка карый. Алай гына да түгел, ул әлеге урта диалектның перифериядәге, борынгылыкны аеруча нык саклап килә торган сөйләшләре (нократ. касыйм, подберезы, керәшен) рәтенә керә.
Бер-берсеннән шактый ерак урнашкан төбәкләрдә булуларына карамастан, перифериядәге бу сөйләшләр бер төркем борынгы күренешләре белән үзара берләшәләр. Мондый факт аларның кайчандыр бергә, бер территориаль берәмлек эчендә яшәгәнлекләре һәм шул вакытта ук казан татарлары сөйләм теленеңтөп билгеләре формалаша башлавы турында сөйли.
Шулай итеп, борынгы чорларда ук булган тарихи бергәлек берничә гасырлар буе дәвам итеп килә. Күп кенә галимнәр пермь татарларының казан татарлары белән якын икәнлекләрен аерым ассызыклап килгәннәр. Тел үзенчәлекләре ягыннан да, пермь татарлары сөйләше башкорт теленнән бик нык аерыла. Мәсәлән, аларның сөйләшендә ч, с авазлары үзләре әйтелә. (чәч, су, сал, чәчә), ягъни авазлар составы, сүзлек фонды, сүзләрне ясау яки төрләндерү үзенчәлекләре аларның татарча сөйләшүен күрсәтеп торалар.

I. Сөйләшнең фонетик үзенчәлекләре.
1. Сөйләшкә җ-лаштыру хас: җул (юл), җәмле (ямьле).
2. Д-т тартык авазларының тәңгәллеге күзәтелә: аташ (адаш), дары (тары). Күренүенчә, сөйләштә интервокаль позициядә борынгы төрки т сакланган, ә сүз башында яңгырау д авазын күчкән.
3. Кайбер сүзләрдә с урынына з авазы кулланыла: зөңге (сөңге), мазаю, (масаю).
4. Сүз башында п урынына б авазы һәм, киресенчә, кайбер сүзләрдә б урынына п әйтелә: бәке (пәке), бешерү (пешерү).
5. Авазларны спорадик буташтыру күренешләре очрый:
а) ф һәм п авазларын буташтыру: япрак (яфрак), перма (ферма);
б) х һәм к авазларын буташтыру: якшы (яхшы), вахыт (вакыт);
6. Ч-т-с-ш тартыкларының тәңгәллеге: баргас (баргач), килгәс (килгәч), чаташу (саташу), шалбар (чалбар).
7. Метатеза күренешләре: магалай (маңгай), үрмәкчә (үрмәкүч).
8. Ә-и-э (е) сузыкларының тәңгәллеге: кәрәк (кирәк), чеприк (чүпрәк), печин (печән), беле (белән), ирләү (эрләү).
9. О-у-ы сузыкларының тәңгәллеге: суң (соң), сурау (сорау), улан (олан), мыча (мунча), была (була).
10. Өй дифтонгы урынына ү әйтелә: кү (көй), үрә (өйрә), күәнтә (көянтә), түмә (төймә).
11. Ай, әй дифтонглары урынына ый, и кулланыла: алый (алай), болый (болай), шулый (шулай), тегели (тегеләй).
12. Переплатация күренеше очрый: әтнә (атна), себерү (сыпыру).

II. Сөйләшнең грамматик үзечәлекләре.
1. Сөйләштә кулланыла торган сүз ясагыч кушымчалар:
-лык, -лек: баслык (баскыч);
-ык, -ек: тыныгу (ял итү, тын алу), күзегү (күз тию);
-чак, -чәк: мынчак (муенса);
-ыргау: ятыргау (ятсыну).
2. Инфинитив -ма, -мә, -мага, -мәгә аффикслары белән аңлатыла: Сине күрмәгә килдем (Сине күрергә килдем). Бу аффикслар, “итү” ярдәмче фигыле белән килеп, теләкне, максатны белдерәләр.
3. –ың, -ең аффиксы боерык фигыльнең 2 зат күплек санын белдерә: алың (алыгыз), бирең (бирегез).
4. Кушма, гибрид кушымча –дыгый, -деги күптән үткән заман хикәя фигыльнең күплек санын тәгъбир итә: бардыгый (“бардык иде” дән ясалган, “барган идек” конструкциясенә туры килә), килдеги (килгән идек).
5. Кушма формант –аямый, -әеми күптән үткән дәвамлы заманны аңлата: бараемый (бара иде), киләеми (килә идем).
6. –ды, -де аффиксы белән “исә” ярдәмче фигыле шарт фигыльне белдерә: көннәр аруланды исә (көннәр аруланса), Айдар кайтты исә (Айдар кайтса).
7. – дые, -дие кушма аффиксы әдәби телдә үткән заман хәл фигыль формасы –гач та, -гәч тә урынына кулланыла: явын ява башладые, без кайтып та киттек (яңгыр ява башлагач, без кайтып киттек).
8. Килеш кушымчаларын куллануда түбәндәге үзенчәлекләр бар:
а) иялек килеше кушымчасы –ның, -нең урынына – ныкы, -неке файдаланыла: Сабирныкы малай (Сабирның малае), синеңке сөртү (синең сөлге);
б) чыгыш килеш кушымчасы –дан, -дән, -тан, -җән урынына иялек килеше кушымчасы –ның, -нең кулланыла: Син кайсы якның? (Син кайсы яктан?);
в) зат һәм күрсәтү алмашлыкларының төрләнешендә аермалыклар бар. Аны түбәндәге схемада күрсәтергә мөмкин:
мин
миңке
миә
мине
миән
миеңдә
ул
аңкы
аңа
аны
аңан
аыңда
бу
мыңкы
мыңа
мыны
мыңан
мыңда
шул
шуңкы
шуңа
шуны
шуңан
шуыңда
9. Саннар, алмашлыклар җөмләдә аергыч функциясен үтәп килгәндә, аерылмыш белән бергә килүләренә дә карамастан, аңа хас кушымчаларны үзләренә алалар: өчне кимәк алып куйдым (өч икмәк алып куйдым), шушындыйны күлмәк тектермәгә кәрәк (шушындый күлмәк тектерергә кирәк).
10. Бүлүче теркәгечкә күчкән әллә-әллә сүзләре урынына маса-маса кулланыла: Килә маса, юк маса, хәзер күз ул хәтле күрми. (Әллә килә, әллә юк, хәзер күз ул хәтле күрми).
11. Бит, ич, кисәкчәләре урынына кый сүзе кулланыла.

III. Сөйләнешнең лексик үзенчәлекләре.
Авызлану (нәрсәдер дә булса эшләргә, бүләк итәргә сүз бирү),
айагычтан (аягүрә),
алабата (алабута),
аймак (күп),
артаба (соңыннан, шуннан),
арчу (чистарту, юу),
ату исә (югыйсә),
аңгай (һаман),
алмаша (юләр),
алчиприк (алъяпкыч),
айранмай (акмай).

Башлап (беренче тапкыр),
бидерә (чиләк),
бүкән (урындык),
баштак (шаян),
бармакча (уймак).

Гөрәнкә (гривенка) – 400 грамм,
гүлмич (идән асты),
гамәлгә ярамый (эшкә ярамый).

Дәгәнәк – чәнечке (үсемлекләрдә),
дары ярма (сары бока – пшено),
дөңгеж (төклетура),
даим (һәрвакыт),
дәрҗин.

Ирмәк (кызык),
ирләү (эрләү),
йапрак (яфрак),
йастык (мендәр),
йобату (юату).

Карагат (карлыган),
карагай (нарат),
картнәй (дәү әни),
катнар (чорма),
каттым (туңдым),
кодык (бәке),
көлкәй (колын),
кумалак (калмак),
конҗогыр (кәлтә),
кутару (вату, сүтү),
кумак, (күсе),
кәбин (кибән),
кәҗинкә (чолан),
кәгәвен (кигәвен),
кәртүк (бәрәңге),
күбә (печән чүмәләсе),
күкчин (шәмәхә төс),
күтәрмә (болдыр),
кызыл торма (чөгендер),
каз печин (шалфей),
катнар (чардак).

Лапы (чүп),
лапкы (кибет),
лыҗдыр (почмак),
ләчтә (пешәр-пешмәс ипи турында).

Мүгеш (почмак),
мәлҗерәү (шиңү).

Отыры (тагын да шәбрәк),
очсыз (арзан),
ордыбай (игътибарсыз),
олау (ялгау),
озан (кыр тавыгы).

Сагызак (шөпшә),
сыктак (елак),
сөртү (сөлге),
сигизлин (суалчан),
сырлау (буяу),
сәли (бишек),
сакат (поши),
сугу (туку).

Тая (шуа),
тастар (сөлге),
токын (абзар),
тупса (бусага),
тәбәшәк (тәбәнәк),
телү (яру),
тыркыш (пычрак),

Улан (бала),
угата (бигрәк тә),
үкәләү (ышку).

Чутсыз (исәпсез),
чапчак (агач кисмәк),
чаршау (корма),
читән (койма),
чичкә (чәчәк),
чучка (дуңгыз),
черки печин (мәтрүшкә),
чебеч (тавык),
чилкәвеч (җилпуч),
чөкердәү (җыерчыклану).

Шөкмит (әрекмән),
шартлама (җир җиләге),
шырамта (мунчала).

Этборын (гөлҗимеш),
өмеҗе (кура җиләге),
әпә (телсез),
җигәрле (җитез),
үтеч (бурыч),
әкәр (ата песи яки эт),
эрешке (эре кара чебен).
Йомгаклау.

Йомгаклап әйткәндә, Пермь татарларының килеп чыгышы, формалашуы бик катлаулы, ул тамырлары белән төрки дөньясына барып тоташа. Меңнәрчә еллар дәверендә бу төбәктә төрле халык вәкилләр килеп урнашканнар һәм үзләренең тарихи эзләрен калдырганнар. Аларның барчасы да төрки дөньясына керә торган халыклар дисәк тә ялгыш булмас. Пермь татарлары борынгыдан Болгар-Казан яклары белән тыгыз мөнәсәбәттә булып, төрки-татар телен, үзенчәлекле гореф-гадәтләрен саклап кала алганнар.
Һәр халыкның үз теле, үз тарихы бар, ул үз тамырларын аңларга, белергә тели. Шушы җәһәттән татар халкының җирле географик терминнарын тикшерү дә халыкның телен, тарихын һәм тамырларын белү-өйрәнүдә үзеннән шактый зур һәм мөһим өлеш кертә.
Һәркемне туган җиренә, аның урман-кырларына, тау-үзәннәренә, елга-суларына, юл-сукмакларына, болын-көтүлекләренә, сала-калаларына нәкъ менә аларның тарихларын, атамаларын кайчан, кемнәр тарафыннан бирелүен һәм нәрсә аңлатуын, лексик мәгънәләрен белү, белергә теләү беректерә, туган җирнең, туган якның кадерен, газизлеген һәм якынлыгын шулар арттыра, милли тамырларны шулар ныгыта, беркайчан һәм берничек тә өзелмәс итә.
Географик объектларның күбесенә бик борынгы заманнарда ук исемнәр бирелгән. Бу атамалар, буыннан-буынга күчә барып, бүгенге көнгәчә киле җиткәннәр. Шуңа күрә алар теге яки бу төбәктә яшәгән халыкның борынгы теле, тарихы, тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре турында байтак кына мәгълүматларны хәбәр итә торган “тарих хәбәрләре” булып саналалар.
Бик борынгы, ерак заманнардан башлап, ыруг-кабиләләр, халыклар үзләренең туган телләрендә дөньядагы бөтен нәрсәгә, җанлысына, җансызына, аларның сыйфатына, халкына, эш-гамәленә карап, һәрберсенә муафыйк исем-атама биргәннәр. Һәркайсының исеменә җисеме муафыйк булып, туры килеп, килешеп тора.
Исем белән җисем диалектик бердәмлек тәшкил итә. Башта дөньяга иң кыйммәтле, биек-олуг җисем – кеше (бала) туа, аңа исем кушыла, әдәм баласының ошбу җиһанда яшәү дәверендә җисеме белән органик бөтенгә әверелә; кемнең кемлеге, кылган эш-гамәлләре исеме аша хәбәр ителә, белдерелә. Кеше җисемен исеме аша таныта. Кеше (җисем) фани дөньядан киткәч тә, исеме кала, исеме яши, исем үлемсез. Кеше (җисем) китә — исеме кала. Кеше (бала) туа – исем ала, яшәеш тормышын дәвам итә. Татар халкының берничә дистәдән артык гасырларны үз эченә алган тоташ буыннар чылбырыннан гыйбарәт милли исемнәр тезмәсе өзелмичә, дәвамлы рәвештә алга, киләчәккә юл ала.
Татар теле – асыл, матур мәгънәле, күркәм-нәфис кеше исемнәренә ифрат бай тел. Чал тарих дәвамында татар теленең милли исемнәр хәзинәсе – милли исемияте өзлексез байый-тулыланыла, яңара, камилләшә килгән. Милләтнең милли йөзен, зат-шәхеснең кайсы милләт вәкиле булуын күрсәтүче бу гаять мөһим антропонимик процесс безнең көннәрдә дә дәвам итә һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Балага исем кушу йоласына килгәндә, безнең якларда яшь ата-аналар интернациональ, рус исемнәрен кулайрак күрәләр. Бу халыкның үз даирәсендә (җөмһүриятендә) яшәмәүләре белән аңлатыла. Ләкин матур яңгырашлы, саф татарча исемнәр кушу очраклары да бар. Айнар, Алмаз, Әмин, Мөхәммәт, Гомәр, Гөлназ, Ләйлә исемнәре быел яңа туган балаларга кушылган.
Ләкин Европа илләреннән кергән исемнәрне дә очратырга мөмкин: Карина, Диана, Марсель, Денис.
Алдагы тормышыбызда үзебезнең исемнәр дә онытылмас, буыннан-буынга тапшырылып килер дип ышанып каласы килә.
Лексик – җирле сөйләш үзенчәлекләргә килгәндә, күңгер ягы татарлары сөйләме әдәби сөйләм кебек матур яңгырашлы булмаса да, игътибарга лаек. Анда телебезнең борынгы формалары сакланып калган. Бу аеруча 9нчы сыйныф дәреслеген өйрәнгәндә күзгә ташлана. Мәсәлән, М.Колый хикмәтләрендә безнең як сүзләре белән аваздаш сүзләр очрый: күек (кебек), даим (гелән), күрмәгә (күрергә).
Кыскасы, Пермь төбәгендә яшәүче “күңгер яклар” дип аталган халыкларны нигездә татар халкының аерылгысыз бер этник төркеме дип карарга тулы нигез бар.

Библиография

татар телендәге әдәбият исемлеге:
1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992. – 295 б.
2. Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә ил тарихы. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1994. – 263 б.
3. Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1989. – 254 б.
4. Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. – Казан: КДУ нәшрияты, 1990. — 276 б.
5. Саттаров Г.Ф. Татар топонимиясе. – Казан: КДУ нәшрияты, 1998.- 438 б.
6. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? – Казан: “Раннур” нәшрияты, 1998. – 487 б.
7. Ягъфәров Р. Пермь татарлары турында. Барда типографиясе, 2000.-104 б.

рус телендәге әдәбият исемлеге:
1. Закиев М.З. О достоинствах и задачах татарской лексикологии: Вопросы татарского языкознания (Уч. записки КГПИ, вып. 95). – Казань, 1971.
2. Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в ХХ век. – Казань, 2000. – 112 б.
  • 0
  • 18 сентября 2010, 15:03
  • admin

Комментарии (0)

RSS свернуть / развернуть

Только зарегистрированные и авторизованные пользователи могут оставлять комментарии.